Ачык дәрес Тема: Дөрес сөйләргә өйрәтү күнегүләре
методическая разработка по теме

Хасаншина Лейсан Илдусовна

 

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы

8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак-мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

Чыгыш

Тема:  Дөрес сөйләргә өйрәтү күнегүләре

 

 

 

 

 

                                                                                               

 

 

                                                                                               Татар теле һәм

                                                                                                 әдәбияты укытучысы

                                                                                        Хасаншина Л.И.

 

2008-2009 уку елы

           Укучыларны дөрес сөйләргә өйрәтүнең бер ысулы – аерым авазны дөрес әйтергә күнектерү:

          - авазның әйтелешен тыңлау (баланың аңында авазның образы туа);

          - аваз әйтелешендә мөмкин булган хаталарны кисәтү, аларны булдырмау, хата җибәрүнең сәбәбен ачыклау;

          - укучыдан авазны әйттерү (башта укытучы артыннан кабатлый, аннан үзе генә әйтә).

          Кайбер авазлар – иреннәрне җәеп әйткәндә, кайберләре авызны зур итеп ачкандагына тиешле яңгыраш таба. Сүздәге авазларны дөрес әйтү өчен, иреннәр җыелып та, җәелеп тә өлгерергә тиеш. Сүзләргә күчкәнче, аваз күнегүләрен бик күп эшләргә кирәк. Һәр күнегүдә сузыклар пышылдап, кычкырып, ишетелерлек итеп өчәр мәртәбә кабатлана (сулыш һәм тавыш өстендә эш).

Авазны тавышсыз гына, сөйләм органнарын хәрәкәтләндереп әйтү алымы да бар. Болай эшләү өйрәнелә торган авазның артикуляцион үзенчәлекләрен тел, бит мускуллары, теш казансы һәм иреннәр хәрәкәте аша сиземләргә мөмкинлек бирә.

Артикуляция гимнастикасы

  1. Калын сузыкларны әйтү: а-о-у-ы.
  2. Нечкә сузыкларны әйтү: ә-ө-ү-э-и.
  3. Калын-нечкә сузыкларны парлап үйтү: а-ә, о-ө, у-ү, ы-э, и;
  4. [А] авазын калын сузыклар белән әйтү:

а-а, а-о, а-у, а-ы;

а-а, а-о, а-о-у, а-о-у-ы.

5. [Ә] авазын нечкә сузыклар белән әйтү:

     ә-ә, ә-ө, ә-ү, ә-э, ә-и;

     ә-ә, ә-ө, ә-ө-ү-, ә-ө-ү-э-, ә-ө-ү-э-и.

(Соңгы ике күнегү авазларның ясалу урыннарын ныгыта.)

  1. Һәр сузык авазны [ә] авазы белән әйтү:

а-ә, о-ә, у-ә, ы-ә, ә-ә, ө-ә, ү-ә, э-ә, и-ә.

7. “Сузыклар җыры”. Иреннәрне җәеп әйтә торган сузык авазлардан башлап, иреннәрне җыеп әйтә торган сузыклар белән бетерү:

    и – ы – э - ә - а – о - ө - у – ү.

8. Киресенчә кабатлау:

    ү – у - ө - о – а - ә - э – ы – и.

Тиешле аваз күнегүләре башкарылганнан соң, сузык авазларны иҗекләрдә, сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә әйтү күнегүләрен үткәрәбез.

Ишетеп аңлау күнегүләре

Күнегүләр түбәндәге тәртиптә эшләнә: авазны иҗек, сүз, сүзтезмә, җөмләдә күрсәтү.

Биремнәр үрнәге:

1. Тыңла һәм [а] авазы булган иҗекләрне күрсәт (карточка ярдәмендә күрсәтү яки кул күтәрү).

2. Тыңла һәм [а] авазы булган сүзләрне күрсәт.

3. Сүзтезмәләрне тыңла һәм  [а] авазы булган сүзләрне күрсәт.

4. Җөмләләрне тыңла һәм [а] авазы булган сүзләрне күрсәт (нинди күнегү башкарылуга карап, аваз исеме үзгәртелә).

[А] авазы

1. Ут, ит, ат, от, аш, үт, от.

2. Апа, күлмәк, алма, урман, алка.

3. Матур күлмәк, кызыл алма, алтын кул, сары чәчәк, яхшы иптәш.

4. Бу – апа. Аның исеме – Алсу. Алсу апа миңа курчак бирә.

[Ә] авазы

1. Ат, әт, ут, үт, ит, эт.

2. Әтәч, китап, дәфтәр, рәхмәт, бала.

3. Кызыклы китап, чиста дәфтәр, бер рәхмәт, акыллы бала, яшь әтәч.

4. Мин кызыклы китап укыйм. Миңа чиста дәфтәр кирәк. Акыллы бала – ата-ана бәхете.

[О] авазы

1. Он, өн, ун, үн, эн, ин, ын.

2. Көн, төн, абый, оч, өч, ылыс, кош, шар, бирүче.

3. Өч кыш, кызыл шар, ак он, караңгы төн.

4. Кызыл шар оча. Очучы самолетка утыра. Очты, очты, кошлар очты.

[Ө] авазы

1. Он, өн, ун, үн, ин, ын, эн.

2. Сөт, гөл, ипи, бал, сан, тал, бөре, төн.

3. Матур гөл, караңгы төн, йомшак ипи, бөдрә тал, куе бал.

4. Минем әбием матур гөлләр үстерә. Мин салкын сөт яратам. Кызыл алма бик тәмле.

[У] авазы

1. Ат, эт, ут, үт, от, ит.

2. Урам, урман, күбәләк, чәчәк, курчак, бабай, кул.

3. Зур урам, калын урман, алтын кул, яңа курчак, зәңгәр чәчәк.

4. Калын урманда күкенең моңлы тавышы ишетелә. Алсу апа курчак бирде. Зәңгәр чәчәк буламы?

[Ү] авазы

1. Үс, ус, ас, әс, ис, әс, ыс.

2. Үт, үтә, үтүк, чыршы, чәйнек, тәлинкә, күл, үрдәк.

3. Яшел чыршы, кыр үрдәге, түгәрәк күл, зәңгәр чәйнек.

4. Әни кер үтүкли. Күлдә үрдәк йөзә. Яшел чыршы, басып торчы өйнең түрендә.

[Ы] авазы

1. Ис, ыс, эс, ас, әс, ус, үс.

2. Ылыс, чыршы, нарат, камыш, балан.

3. Озын нарат, яшел чыршы, куе ылыс, ачы балан.

4. Мин нарат урманын яратам. Күлдә камыш шаулый. Бу чыршының ылысы куе.

[Э] авазы

1. Ат, эт, ут, үт, от, ит, ыт.

2. Эт, эш, бал, чәч, чәй, кеше.

3. Тәмле бал, акыллы кеше, күрше эте, салкын чәй.

4. Акыллы кешенең эте дә акыллы була. Күрше эте кыр үрдәге тоткан. Кар өстендә төлке эзе бар.

[И] авазы

1. Ат, ут, үт, ит, ыт, эт, өт.

2. Ипи, бала, ишек, чалбар, күлмәк, бияләй.

3. Тәмле ипи, акыллы бала, зәңгәр итәк, кара чалбар.

4. Ишкәк белән ишә-ишә, Ирек йөри Иделдә. Зәңгәр итәк озын түгел икән. Сиңа кара чалбар килешә.

   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Гасырлар кайтавазы". Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан, ачык фикерләр дәресе.

Урта гасыр әдәбиятын өйрәнүне йомгаклау уңаеннан,  ачык фикерләр дәресе....

Ачык дәрес Тема: “Нишләр?” соравына җавап бирүче сүзләр

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы8 төрдәге Мамадыш махсус коррекцияләү торак-мәктәбе       Ачык дәресТема:  “Нишләр?” соравына җавап бирү...

Ачык дәрес 2 б сыйныфы, рус төркеме. Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Дәреслекнең авторы - И.Л. Литвинов.

Бу ачык дәрес И.Л. Литвинов дәреслеге буенча эшләнелде. Б у дәрес билгеле үткән заман хикәя фигыльне кабатлау дәресе....

Ачык дәрес Тема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау.

Ачык дәресТема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау....

Татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныф, рус төркеме) Тема: 1000 санын кертү

Татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныф, рус төркеме)Тема: 1000 санын кертүМаксат: 1) Мең саны белән таныштыру, өч һәм дүрт урынлы саннарны укый белү күнекмәләре булдыру.2) Сөйләм телен, логик фикерлә...

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?”

Дәрес темасы – Бәхет.Уздыру формасы – диспут.Максат: 1.     Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү....

Тема: “Сашаның дуслары” хикәясе. (6 нчы классның рус төркемендә татар әдәбиятыннан уздырылган ачык дәрес планы.)

Р.З.Хәйдәрованың коммуникатив –үстерелешле технологиясенә нигезләнеп  уздырылган дәрес конспектын тәкъдим итәм....