Рус мәктәпләренең 5 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
рабочая программа (5 класс) по теме
атнага 1 сәг. исәбеннән
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
5 сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы | 59.56 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль автоном белем бирү учреждениесе-
Әлмәт шәһәренең 5 нче номерлы урта гомуми белем бирү
һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе
Татар теле һәм әдәбияты Килешенде Расланды һәм гамәлгә кертелде
укытучылары методик Уку-укыту эшләре буенча приказ № ______, “____” ___________ 2012
берләшмәсендә каралды директор урынбасары
Беркетмә № __ “____”________ Сәгъдиева Г.Н Мәктәп директоры
МБ җитәкчесе _______________________ ___________________________________
___________________________ “_____” _________________
Шәйхетдинова Л.С. Баһаветдинова В.А
5 сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан
эш прграммасы
Төзүче: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәйхетдинова Лениза Сабит кызы
2012-2013 уку елы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Эш программасы түбәндәге документлар нигезендә төзелде:
1.Федераль дәүләт белем бирү стандарты, 2004.
2. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан,2008
3."Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы(татар балалары өчен)"/Ф.Г.Галимуллин, З.Н. Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, 1-11 сыйныфлар; "Тат.кит.нәшр., 2011.
4. ТР Әлмәт шәһәре муниципаль белем бирү учреждениесе-“5 нче номерлы гомуми белем бирү һәи инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе”нең 2012-2013 нче уку елына уку планы
Рус мәктәбенең 5 сыйныфында укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуның бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.
- Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.
- Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, чит илләрдәге милләттәшләребез тормышы турында мәгълүматлар бирү.
4. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә
ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Шулай ук хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.
Бу бурычлар, аерым-аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру бергә бәйләп алып барыла.
Программага әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомум-кешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләү бурычларын күз алдында тотып сайланды.
Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда бу әсәрләрнең роле зур. Яшь буынга милли яшәү рәвешен җиткерүдә, аның үзаңын үстерүдә, бу юнәлештә гамәли адымнар ясауга әзерләүдә әдәбият мөһим җирлек булып тора.
Эш программасының структурасы
Эш прграммасына түбәндәгеләр кертелде : титул бите, аңлатма язуы, календарь-тематик план.
- 5 нче сыйныф укучылары ия булырга тиешле гомумкүнекмәләр
Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә | Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итү | Фикерләү белән бәйле күнекмәләр | Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше |
1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү 2. Уку операцияләрен планлаштыру. 3. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау. 4Үзеңнең уку һәм танып-белү эшчәнлегеңне анализлау, аңа бүя бирү. 5.Мөстәкыйль белем алу буенча эшне планлашты -рырга өйрәнү. | 1. Дәреслек белән эш итә белү. 2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү 3. Төрле текстлардан төп фикерне аерып ала белү, текстның логик схемасын билгеләү, гади план белән эш итү. 4. Белемнәрне системалаштыру өчен таблица, график, схемалардан файдалану. .5. Эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку 6. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән системалы эшләү.7. Вакытлы матбугат басмалары белән даими эшли белү | 1.Уку мәсьәләсен куя белү. 2. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру. 3. Танып белү активлыгын үстерү. 4.Укучының мөстәкыйль фикерләве. 5 Гомумиләштереп нәтиҗә ясарга өйрәнү 6. Тикшеренү ысуллары: -охшатып эшләү. | 1. Телдән сөйләм: -текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә эчтәлекне аңлау; - укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу, сөйләмдә гади һәм җәенке җөмләләрдән файдалана алу; -өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү; -эчтәлек сөйли белү -бирелгән темага монолог төзү; 2. Язма сөйләм: -фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча бирелгән темага сочинение язу |
- 5 нче сыйныфка килгәндә, халык авыз иҗаты, аның төрләре турында белемнәре, әдәби әсәрләрдә төп фикере, сюжеты, гомумиләштерелгән образлар, аларның эш-гамәлләре, шигырь һәм аның сәнгатьлелеге турында белемнәре булырга тиеш, язучылар язган әкиятләр һәм халык әкиятләрен белергә, тылсымлы әкиятләрдәге предметлар, образларны күрсәтә белергә тиешләр.
Уку елы дәвамында формалаштырылырга тиешле белем һәм күнекмәләр:
- Татар халык авыз иҗаты жанрларыннан:
- әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфатларын аера белү;
- язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләрен;мәкальләр, табышмаклар һәм укучыларның тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның ролен белү таләп ителә.
- Сөйләм эшчәнлегенә таләпләр:
- текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары; укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу;
- өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү;
- укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәтеңне белдерә алу; тәкъдим ителгән ситуация , тема яки рәсем буенча сөйли белү:
- уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау; балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана алу.
- Татар мәдәниятеннән:
- татар халкының гаилә-көнкүреш, горе-гадәт һәм йолаларын аңлата белү; милли орнаментларны аера белү;
- Әдәбият теориясеннән:
уңай герой, тискәре герой төшенчәләрен аера белү;
- шигырь, хикәяне аера белү.
- Уку предметының эчтәлеге
Халык авыз иҗаты. Аның жанрлары.
Әкиятләр, алардагы тылсымлы сюжет. "Зирәк карт", "Җил арба", “Серле балдак”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләре. Әкият геройлары үрнәгендә шәфкатьлелек, миһербанлык тәрбияләү. Мәкаль һәм әйтемнәр турында төшенчә. Аларның табигатенә хас төп сыйфатлар. Мәкаль-әйтемнәрдә мәгънә тирәнлеге һәм аларның тел-бизәк,сөйләмнең тәэсирлелеген көчәйтү чаралары булуы.Укучыларны мәкаль һәм әйтемнәрне тупларга өйрәтү. Табышмаклар, әкият- табышмаклар, тизәйткечләр һәм шарадалар.Мәзәкләр. Хуҗа Насреддин мәзәкләре.
Габдулла Тукай. Башлангыч сыйныфларда шагыйрь турында өйрәнгәннәрне тирәнәйтү.
"Эшкә өндәү", "Сабыйга", "Эш беткәч уйнарга ярый","Су анасы" шигырьләре.Шагыйрьнең мәгърифәткә , яшь буынга белем бирү һәм тәрбия бирүгә мөнәсәбәте. Шигырь турында төшенчә.
Әнвәр Бакиров. Иҗаты турында кыскача белешмә. "Су анасы" балеты. Балет музыкасыннан өзек тыңлау."Тукай һәм музыка" темасына сөйләшү. Скульптор Садри Ахун. Рәсем сәнгатен үстерүдә аның хезмәтләре. "Казанда Тукай һәйкәлләре" дигән темага әңгәмә . Сынлы сәнгатьнең кеше тормышында тоткан урыны.
Әхмәт Фәйзи. Тормыш юлы турында белешмә. "Тукай " романы (өзек). Тукайның балачагы һәм язмышының халык тормышына бәйлелеге. Өзекләрне дәрестә һәм өйдә уку.
Нәҗип Думави. Тормыш юлы турында кыскача белешмэ."Айлы төн", "Син - кеше" шигырьләре.Табигатьнең матурлыгын сурәтләү, кешене бөек зат буларак бәяләү.
Нәкый Исәнбәт. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Халык авыз иҗатын җыюдагы хезмәтләре,аның үрнәкләре."Туган ил","Син сазыңны уйнадың" шигырьләре. Туган як. Туган илгә мәхәббәтнең сурәтләнүе.Бу әсәрнең җыр булып китүе.
Гаяз Исхакый. Тәрҗемәи хәле. " Кәҗүл читек" хикәясе. Әсәрдә бала психологиясенең бирелеше Хикәя турында төшенчә.
Мәҗит Гафури. Әдипнең тормыш юлы турында белешмә. "Гөлләр бакчасында" шигыре, "Кыр казы" хикәясе.Аларда хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсенең куелышы, укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Галимҗан Ибраһимов. Әдипнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. "Яз башы" хикәясе.Кеше һәм табигать мөнәсәбәте. Туган як
табигатенең матурлыгы, аның белән хозурлану темаларының күтәрелүе һәм сәнгатьчә хәл ителеше. Хикәя турында төшенчә .
Дәрҗия Аппакова. Тормыш юлы турында белешмә."Иолдызкай" хикәясе.Иорт хайваннарына мәхәббәт тәрбияләү,алар турында мәгълүмат бирү.
"Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясе. Кешеләр арасында дуслык, бер-береңә игътибарлы булу мәсьәләләренең актуальләштерелүе .
Гөлсем Сөләйманова. Халык җырчысының тормыш юлы һәм татар җыр сәнгате өлкәсендәге хезмәте турында белешмә.Ул башкарган җырлар
язмасын тыңлау, фикер алышу.
Фатих Кәрим. Шагыйрьнең тормыш юлы турында белешмэ.'”Үлем уены”әсәре. “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл" әкияте. Әкияттә хайваннар образларын сурәтләүдә авторның осталыгы.”Сибәли дә сибәли”шигырендә лирик герой кичерешләре.
Абдулла Алиш. Язучының тормыш юлы турында белешмә. "Сертотмас үрдәк" әкияте. "Чуар тавык" хикәясе (өзекләр).Хайваннар турындагы әкиятләрнең үзенчәлеге. Әсәрнең теле.
Фатих Хөсни. Язучының тормыш юлы турында белешмә."Малай белән солдат", "Сөйләнмәгән хикәя", “Үлем уены”әсәрләре. Малайның әтисенә мәхәббәте чагылышы. Өлкәннәр һәм бала психологиясен ачу.
Нәби Дәүли. Язучының тормыш юлы турында белешмә."Бәхет кайда була?" шигыре. Хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү. "Кар нинди җылы" хикәясе.Өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр.
Нури Арсланов. Шагыйрьнең тормыш юлы турында кыскача белешмә. "Казан" шигыре. Шагыйрьнең Казанга мәхәббәте, Казанның үткәне һәм киләчәге.
Гомәр Бәширов. Әдипнең тәрҗемәи хәле турында белешмә."Нинди ул Татарстан?" Республика турында мәгълүмат бирү . Үз туган ягың белән горурлану хисләренең бирелеше.
Каюм Насыри “Әбүгалисина”
Саҗидә Сөләйманова. Шагыйрәнең тормыш юлы турында белешмә."Кайный,шаулый Казан урамнары". Казанга бәйле бөек шәхесләр турында өстәмә мәгълүматлар бирү."Ялгыз торна" хикәясе. Халыктагы ырымнар һәм аларның тормыш-көнкүрештә чагылышы.
Шәүкәт Галиев. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле. "Алтын куллар","Телләр белүче каләм","Магнитафон онытмый","Саумысыз,арышларым" шигырьләре, һөнәрле ,белемле булуның, туган телне белүнең әһәмияте, зарурлыгы.
Рабит Батулла. Тормыш юлы турында белешмә."Дуслар дус булып кала" әкияте (өзек). Дусларны табу һәм аны саклый белүнең әһәмияте.
Фәнис Яруллин. Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә."Анам теле" шигыре."Кояштагы тап" әкияте.Ялганның кешегә начарлык булып кайтуы.
Солтан Шәмси. Язучы турында мәгълүмат бирү. "Табигатьнең газиз баласы" хикәясе.Кешене кеше иткән төп сыйфатлар: мәрхәмәтлелек, шәфкатьлеле
Ятлау өчен әсәрләр
Г.Тукай. Эшкә өндәү. Сабыйга
Н.Думави. Айлы төн.
Г.Ибраһимов. "Яз башы " хикәясеннән
Н.Дәүли. Бәхет кайда була? Н.Арсланов. Казан. Ш.Галиев. Хәзинә. Магнитофон онытмый
Сөйләшү тематикасы
Г.Тукай музеенда. Тукай һәйкәле янында. Чәчәкләр- тормыш бизәге. Китап-белем чишмәсе. Бакчачы һөнәре. Мин яраткан йорт хайваны. Безнең якның ерак тарихы. Туган ягым-Татарстан.
Дәрестән тыш уку
Татар халык әкиятләре.
Ә.Фәйзи. "Тукай" романы.
А.Алиш. Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык.
М.Латыйфуллин. Курайчы малай.
Җ.Тәрҗеманов. Шаян белән Наян.
М.Хәсәнов. Шайтан малае.
Ф.Яруллин. Серле дөнья
- ТЕМАТИК ПЛАН
№ | Тема | Сәг.саны | № | Тема | Сәг.саны |
1. | Халык авыз иҗаты. Әкият, мәкаль, табышмак, мәзәк.Җырлар. | 4 | 13 | Фатих Хөсни | 1 |
2. | Габдулла Тукай | 2 | 14 | Нәби Дәүли | 1 |
3 | Г.Тукайга багышлап иҗат ителгән әсәрләр. Әнвәр Бакиров , Садри Ахун, Әхмәт Фәйзи иҗаты. | 3 | 15 | Нури Арсланов Гомәр Бәширов | 1 |
16 | К.Насыйри | 1 | |||
4 | Нәҗип Думави | 1 | 17 | Саҗидә Сөләйманова | 1 |
5 | Нәкый Исәнбәт | 1 | 18 | Шәүкәт Галиев | 1 |
6 | Гаяз Исхакый | 2 | 19 | Рабит Батулла | 1 |
7 | Мәҗит Гафури | 2 | 20 | Фәнис Яруллин | 1 |
8 | Галимҗан Ибраһимов | 1 | 21 | Солтан Шәмси | 1 |
9 | Дәрҗия Аппакова | 1 | Класстан тыш уку Җ..Тәрҗеманов"Шаян белән Наян" М.Хәсәнов "Шайтан малае" Ф.Яруллин "Серле дөнья" А.Алиш "Мактанчык чыпчык белән Тыйнак сыерчык " | 1 1 1 1 | |
10 | Гөлсем Сөләйманова иҗаты | 1 | 22 | Йомгаклау | 1 |
11 | Фатих Кәрим | 2 | 35 сәг. | ||
12 | Абдулла Алиш | 1 |
- Укучыларның әзерле дәрәҗәсенә таләпләр:
Татар халык авыз иҗаты жанрларыннан:
әкиятләр, аларның төрләрен, геройларның төп сыйфатларын аера белү;
язучылар язган әкиятләрнең үзенчәлекләрен;мәкальләр, табышмаклар һәм укучыларның тапкырлыгын, зирәклеген билгеләүдә аларның ролен белү таләп ителә.
Сөйләм эшчәнлегенә таләпләр:
текстның исеме, андагы таныш сүзләр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары;укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу;
өйрәнелгән язучылар турында сөйләп бирү;
укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәтеңне белдерә алу; тәкъдим ителгән ситуация , тема яки рәсем буенча сөйли белү:
уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау; балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана алу.
Татар мәдәниятеннән:
татар халкының гаилә-көнкүреш, горе-гадәт һәм йолаларын аңлата белү;
милли орнаментларны аера белү;
Әдәбият теориясеннән:
уңай герой, тискәре герой төшенчәләрен аера белү;
шигырь, хикәяне аера белү.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының әдәбияттан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләүнормалары
Укучыларның белемнәрен тикшерү укытучы тарафыннан даими рәвештә алып барыла һәм укыту эшенең аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Ул белем , осталык һәм күнекмәләрнең формалаша баруын белү, ачыклау өчен агымдагы тикшерү, шулай ук уку елы ахырында нәтиҗә ясау максатыннан үткәрелә торган тикшерүләр формасында формалаша.
Уку - график рәвештә бирелгщн текстны телдән сөйләмгә күчерү (кычкырып укыганда) һәм аны мәгънәви берәмлекләргә бүлүне (эчтән укыганда) үз эченә алучы сөйләм эшчәнлегенең бер төре. Уку техникасы белән аңлау тыгыз бәйләнештә тора һәм алар бер-берсен тулыландыралар да. Баланың дөрес һәм йөгерек укуы уку техникасының күрсәткече булып, ә аңлауның - сәнгатьле уку санала.
Дөрес уку - әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку. Ул балаларның әйтелеш һәм текстны аңлы рәвештә кабул итә алу күнекмәләреннән чыгып бәяләнә, укучы аваз, иҗек һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укыганда гына дөрес укый дип әйтә алабыз.
Йөгерек уку - укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге.
Сәнгатьле уку текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хисләрне тавыш, басым һәм башка барлык просодик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.
Аңлап уку , ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карата үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатьле укуга ирешүнең төп шарты булып тора.
Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларының 1 минутта кычкырып уку тизлеге түбәндәгечә бәяләнә:
Сыйныф | Иҗекләр саны | Сүзләр саны |
5 | 140-200 | 80-90 |
Уку күнекмәләре түбәндәгечә бәяләнә:
"5" - укучы билгеләнгән күләмдә сүзләрне дөрес һәм җөмләләрне сәнгатьле итеп, тулысынча аңлап укыса;
"4" - уку тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә һәм текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап бирә алып, уку барышында 1-2 әйтелеш хатасы һәм сөйләмнең структур бүленешендә берничә төгәлсезлек җибәрелсә;
"3" - уку тизлеге программада каралган таләпләргә туры килмәсә, текст эчтәлеге буенча укытучы сорауларына җавап биргәндә, төгәлсезлекләр җибәрелсә, дөрес әйтелешкә бәйле һәм сөйләмнең төп структур берәмлекләренә бүлгәндә күзәтелә;
"2" - уку күнекмәләре тиешле тизлектән шактый түбән булып, текст эчтәлеген өлешчә аңлап, 5-6 дан артык әйтелеш хатасы җибәрелсә.
Укучының монологик сөйләмен бәяләү
"5" - тәкъдим ителгән тема буенча хикәя төзи белсә; дөрес интонация белән, тулы итеп, текстка бәя биреп, мөнәсәбәтен күрсәтеп сөйли алса, тупас булмаган хаталар җибәрелсә дә;
"4" - аерым паузалар, 1 -2 сөйләм хатасы ясаса; укытучы тарафыннан икедән артык булмаган ачыклаулы сорау бирелсә; "3" - теманың төп эчтәлеген ачса; 4-6 сөйләм хатасы җибәрсә, укытучы тарафыннан икедән артык ачыклаучы сорау бирелсә; "2" - сөйләмдә эзлеклелек сакланмаса, паузаларда төгәлсезлекләр китсә, 6 дан артык сөйләм хатасы һәм грамматик хата ясаса.
Диалогик сөйләмне бәяләү
"5" - тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куйса, әңгәмәдәшләренең сорауларына тулы җавап кайтарса;
"4" - дөрес сорау биреп, дөрес җавап кайтарса, ләкин сөйләм вакытында укытучы ярдәменә мохтаҗ булса, 2-3 сөйләм хатасы җибәрсә;
"3" - укытучы ярдәмендә сорау бирсә, я җавап кайтарса,сораулар биргәндә төгәлсезлекләр җибәрсә яки өйрәнгән җөмлә калыпларының бер
өлешен генә үзләштерсә, 4-5 сөйләм хатасы җибәрсә;
"2" - әңгәмә вакытында зур авырлык белән генә сорау бирсә, сорауларга үз көче белән җавап бирә алмаса, 6 дан артык хата җибәрсә.
- Эш программасында бирелгән сәгатьләр саны:
Гамәлдәге уку планы нигезендә атнага 1сәг. әдәбият һәм барлыгы 35 уку атнасы исәбеннән, уку елына 35 сәг.
Эш программасындагы үзгәрешләр:
- Укучылар урта гомуми белем бирү һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбендә уку сәбәпле уку планы буенча бирелгән сәгатьләр саны " Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын укыту программасы"нда бирелгән сәгатьләр саны белән туры килми (уку планында 1 с, программа -атнага 2 с. нисбәтеннән төзелгән). Шуңа күрә бүлекләргә бирелгән сәгатьләр саны үзгәрә.
- 5 нче мәктәпнең дәресләр челтәре буенча 56 сыйныфында әдәбият дәресе шимбә көнгә туры кигәнлектән, 29.12 (каникул башлана), 23.02(бәйрәм көн) көннәрдә дәресләр югала. Бу дәресләр материалын мин программаны тыгызлау хисабына үтәм (33-34 дәресләр). Шулай итеп, еллык сәг.саны -33 сәг.1 сәг.-резерв (35 нче дәрес)
5а сыйныфында әдәбият дәресе җомга көнгә туры килгәнлектән, 8.03 (бәйрәм көн) көнендә дәрес югала. Шулай итеп, еллык сәг.саны -34 сәг., 1 сәг.-резерв.(35 нче дәрес)
- Татар әдәбияты буенча практик эшләр
№ | Эш төре | Саны | Сәг.саны |
1. | Сочинение | 3 | 3 |
2. | Проект эше | 2 | - |
- Укыту-методик комплекты
УМК | Укытучы өчен методик әдәбият | Укучылар өчен әдәбият |
Дәреслек: ИсламовФ.Ф. Татар әдәбияты:Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәк. 5нче с-фы өчен дәреслк(татар балалары өчен). Казан: Мәгариф, 2009. | 1 .Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: "Мәгариф" нәш-ты, 2004 2. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. К.: ТКН, 3. Гайфуллина Ф.А. Әдәбият дәресләрендә 4. Хөснетдинова Л.К. Әдәбият укыту 5. Мифтахова М.А. Мәктәптә Хәсән Туфан 6. З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева. Рус мәктәбендә татар балаларына әдәбият укыту. 8 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан. Мәгариф. 2002.
11. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., | 1. Әдәбият белеме сүзлеге. 2. Галиуллин Т.Н. Шигърият 3. Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятыбызның 4. Программа буенча каралган 5. " Ялкын" журналы, |
5 сыйныф укучыларына характеристика
5а сыйныфында барлыгы 10 укучы. Алар барысы да татар телен ана теле буларак өйрәнәләр. Бу укучыларның 4 се татар телендә иркен аралашалар,йөгерек укый, 4 укучының тел байлыгы сайрак, ә калган 2 се русча фикер йөртә торган балалар. Эш программасы сөйләм теле уртача дәрәҗәдә булган укучылар өчен төзелде. 5 б сыйныфында да шундый ук күренеш күзәтелә.
КАЛЕНДАРЬ –ТЕМАТИК ПЛАН
№ | Тема | Сәг. са ны | Үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр, көтелгән нәтиҗәләр | Контоль төре | Дәрес тибы | Ис кәр мә | Үткәрү вакыты | ||
План буенча | Фактта | ||||||||
I чирек 10 сәгать | |||||||||
1. | Кереш дәрес. Матур әдәбият -сәнгатьнең бер төре. Халык авыз иҗаты. | 1 | Берәр әдәби әсәр уку (сайлап). Дәреслек-хрестоматия белән танышу./Халык авыз иҗаты төшенчәсен аңлата белү. | Дәрестән тыш уку өчен әсәр ләр исемлеген яздыру. | ятө | 1.09 | 7.09 | ||
2 | "Зирәк карт", “Серле балдак” әкиятләре | 1 | Халык авыз иҗаты турында төшенчә бирү. "Зирәк карт" әкиятен уку./Укылган әсәрнең жанрын, үзенчәлекле якларын аңлата белү, эчтәлеген сөйләү. | Халык иҗаты әсәрләрен атау | ятө | 8.09 | 14.09 | ||
3 | "Җил арба", “Кәҗә белән Сарык” әкиятләре | 1 | Сорауларга җавап алу. | Катнаш | 15.09 | 21.09 | |||
4 | Мәкаль һәм әйтемнәр. Табышмаклар, тизәйткечләр. Хуҗа Насреддин мәзәкләре. Җырлар. | 1 | Мәкаль һәм әйтемнәрдә сөйләмнең тәэсирлеген көчәйтү чараларының булуы. Логик фикерләү сәләте.Мәзәкләр, җырлар өйрәнү/ Мәк.һәм әйтемнәрне яттан өйрәнү, мәгънәләрен аңлата белү.Мәзәкләр һәм җырлар туплау | Катнаш | 22.09 | 28.09 | |||
5 | Г.Тукай. "Эшкә өндәү", "Сабыйга". | 1 | Шагыйрь турында белгәннәрен тирәнәйтү | ЯТӨ | 29.09 | 5.10 | |||
6 | Г.Тукай "Эш беткәч,уйнарга ярый". Г.Тукай "Су анасы" | 1 | Вакыт кадерен белүләре. Бала психологиясен сурәтләү алымнары. | Г.Тукай иҗаты буенча проект эше | Катнаш | 6.10 | 12.10 | ||
7 | Әнвәр Бакиров иҗаты. | 1 | Балет музыкасы турында белемнәрен киңәйтү. | 13.10 | 19.10 | ||||
ОС | Садри Ахунов иҗаты. | 1 | Рәсем сәнгатенең үсеше. | ЯТӨ | 20.10 | 26.10 | |||
9 | Ә.Фәйзинең -"Тукай"романы. | 1 | Шагыйрь язмышының халык тормышы белән бәйлелеге. | ятө | 27.10 | 2.11 | |||
10 | Н.Думави"Айлы төн", "Син-кеше!" | 1 | Шагыйрь иҗатының күпкырлылыгы. Әдәби сурәтләү чараларының | ятө | 3.11 | 16.11 |
кайберләрен күрсәтә белү. | |||||||||||||
II чирек 6 сәгать | |||||||||||||
11 | Н.Исәнбәт "Туган ил", "Син сазыңны уйнадың". | 1 | Әдәби сурәтләү чаралары. Туган илгә мәхәббәтне чагылдыру. Укылган әсәрләр буенча туган ил турында әңгәмә кору | ятө | 17.11 | 23.11 | |||||||
12 | Г.Исхакый "Кәҗүл читек". | 1 | Хикәя турында төшенчә. / Хикәя төшенчәсен мисаллар белән аңлата алу. | Әдәбият белемен тикшерү | ЯТӨ | 24.11 | 30.11 | ||||||
13 | Г.Исхакый "Кәҗүл читек" БСҮ,Сочинение"Милли, дини бәйрәмнәр". | 1 | Хикәядә бирелгән дини төшенчәләр. Милли, дини бәйрәмнәр турында төшенчә бирү./ Сөйләм телен үстерү | Сочинение язу | Катнаш | 1.12 | 7.12 | ||||||
14 | ДТУ. М.Хәсәнов"Шайтан малае" | 1 | Мөстәкыйль әсәрләр өйрәнү күнекмәләре булдыру | ДТУ | 8.12 | 14.12 | |||||||
15 | М.Гафури "Гөлләр бакчасында" "Кыр казы"(1 өзек) | 1 | Хезмәтнең тормыштагы роле мәсьәләсе. Табигатькә сакчыл караш. | ятө | 15.12 | 21.12 | |||||||
16 | М.Гафури"Кыр казы"(2 өзек) | 1 | Табигатькә сакчыл караш | Катнаш | 22.12 | 28.12 | |||||||
III чирек 9сәгать | |||||||||||||
17 | Г.Ибраһимов "Яз башы" | 1 | Әдипнең тормыш юлы турында белешмә; табигатьнең матурлыгы темасының сәнгатьчә хәл ителеше | ЯТӨ | 19.01 | 18.01 | |||||||
18 | Д.Аппакова "Шыгырдавыклы башмаклар", "Йолдызкай". | 1 | Иорт хайваннарына мәхәббәт тәрбияләү. Әдәби әсәрне анализлый белүләре. | Иорт хайваннарына мәхәббәт тәрбияләү | ЯТӨ | 26.01. | 25.01 | ||||||
19 | Г. Сөләйманова иҗаты. | 1 | Халык җырларының роле. Профессионал музыка әһелләренең татар халкы тормышындагы роле/ Артистканың иҗатын өйрәнү | Халык җырларының роле турында фикер алышу | ЯТӨ | 2.02 | 1.02 | ||||||
20 | Ф.Кәрим "Гармунчы аю белән җырчы Маймыл". | 1 | Әкияттә хайваннар образының бирелеше./ Образларга характеристика бирә белү | Әсәрне уку | Катнаш | 9.02 | 8.02 | ||||||
21 | Ф.Кәрим "Үлем уены".”Сибәли дә сибәли” БСҮ"Хатлар яздым утырып". | 1 | Патриотик тәрбия. Рәсми һәм шәхси хатлар турында төшенчә бирү | Шигырьне өлешләргә бүлү | ЯТӨ | 16.02 | 15.02 | ||||||
22 | А.Алиш "Сертотмас үрдәк", "Чуар тавык". | 1 | Язучының тормыш юлы турында белешмә алу. | А.Алиш тормыш юлы турында прокт эше | ЯТӨ | 2.03 | 22.02 | ||||||
23 | ДТУ.А.Алиш "Мактанчык чыпчык белән Тыйнак сыерчык" | 1 | Мөстәкыйль әсәрләр өйрәнү күнекмәләре булдыру | ДТУ | 9.03 | 1.03 | |||||||
24 | Ф.Хөсни "Малай белән солдат", "Сөйләнмәгән хикәя". | 1 | Малайның әтисенә мәхәббәте Балачактагы хыялларның тормышка ашуы/ Әсәргә кыскача анализ, сор.җ. | ятө | 16.03 | 15.03 | |||||||
25 | Н.Дәүли "Бәхет кайда була?" "Кар нинди җылы..." | 1 | Хезмәткә уңай мөнәсәбәт. Гаилә бөтенлегенең әһәмиятен аңлаулары | Бәхет темасына диспут | ятө | 23.03 | 22.03 | ||||||
IV чирек 8сәгать | |||||||||||||
26 | Н.Арсланов "Казан" . Г.Бәширов "Нинди ул Татарстан?" | 1 | Казанның үткәне һәм киләчәге Республика турында мәгълүмат./ Тема буенча әңгәмәдә катнаша алу | ятө | 6.04 | 5.04 | |||||||
27 | К.Насыйри “Әбүгалисина” | 1 | Галим булу өчен тырышлык кирәк леген аңлау | ятө | 13.04 | 12.04 | |||||||
28 | С. Сөләйманованың тормыш юлы. "Кайный, шаулый Казан урамнары" | 1 | Шагыйрәнең тормыш юлы. Казанга бәйле бөек шәхесләр турында мәгълүмат туплау | Казанга багышланшан әсәрләр турында сөйләшү | ятө | 20.04 | 19.04 | ||||||
29 | Ш.Галиев "Алтын куллар", "Хәзинә", "Телләр белүче каләм", "Магнитофон онытмый". | 1 | Эшкә булган мөнәсәбәт. Туган телне белүнең әһәмиятен аңлау. | Туган телне белүләрен тикшерү | ятө | 27.04 | 26.04 | ||||||
30 | Р.Батулла "Дуслар дус булып кала." БСҮ.Сочинение "Дуслык кадере" | 1 | Дуслар табу һәм аларны саклый белү. | Сочинение | Катнаш | 4.05 | 3.05 | ||||||
31 | Ф.Яруллин "Анам теле", "Кояштагы тап". | 1 | Туган телнең кадерен,ата-ананьщ кадерен аңлау | БСҮ | ЯТӨ | 11.05 | 10.05 | ||||||
32 | ДТУ. Ф.Яруллин "Серле дөнья" | 1 | Язучының тормыш юлы. Ихтыяр көче тәрбияләү | Музыканың сихри көчен аңлаулалары | ЯТӨ | 18.05 | 17.05 | ||||||
33 | С.Шәмси "Табигатьнең газиз | 1 | Мәрхәмәтлелек мәсьәләсе | Мәрхәмәтлелек | ЯТӨ | 25.05 | 24.05 | ||||||
баласы". | турында фикерләрен барлау. | ||||||||||||
34 | БСҮ,Сочинение "Кеше кадере". | 1 | Мәрхәмәтлелек мәсьәләсе | Сочинение | БСҮ | 31.05 | |||||||
35 | Резерв | 1 | Мөстәкыйль әсәрләр өйрәнү күнекмәләре булдыру | ДТУ |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.
11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....
Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....
татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...
10 нчы сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан I яртыеллык материалы буенча тест.
10 нчы сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан I яртыеллык материалы буенча тест....
Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)
Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)...
ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН 2015 - 2016 нче уку елына ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Татар әдәбиятыннан эш программасы...
6 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән эш программасы
6 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән эш программасы...