Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)
олимпиадные задания (9 класс) на тему

Әхмәдуллина Рәмзилә Фирдинат кызы

Рус мәктәбенең татар төркемендә 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)

Скачать:


Предварительный просмотр:

Рус мәктәбенең татар төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)

  1. сыйныф
  1. Әдәбият теориясе.
  1. Халык авыз иҗатының “бәет” жанрын мисалга нигезләнеп аңлатыгыз.

  1. Әдәбият тарихы.
  1. Үткән уку елында өйрәнгәннәрне искә төшерегез. Р.Мөхәммәдиевнең “Беренче умырзая” повестенда сурәтләнгән Чегән чишмәсе турында языгыз.

2. Г.Исхакый иҗаты буенча сорау-биремнәргә җавап языгыз.

1) Г.Исхакый туып-үскән төбәкне – хәзерге район һәм авыл исемен языгыз.

2) “Г.Исхакый – эмигрант әдип” дигәнне аңлатыгыз.

3)  Әдипнең 4 (дүрт) драма әсәренең исемен языгыз.

4)  “Җан Баевич” пьесасының жанрын күрсәтегез һәм ни өчен әлеге жанрга каравын аңлатыгыз.

5) Пьесаның төп герое Җан Баевичка характеристика бирегез.

6) Пьесаның төп идеясен аңлатыгыз.

3.Әдәби-тарихи характердагы тестларга җавап.

1) Татар дәүләт академия театры исемен йөрткән драматург:

- К.Тинчурин

- Г.Камал

- Г.Исхакый

- Т.Гыйззәт

2) Түбәндәге әдипләрне һәм әсәрләрен туры китерегез:

- Ш.Галиев                 “Яшәү белән үлем арасында”

- Г.Ахунов                  “Чәчәкләр сөйли белә”

- Ш.Рәкыйпов              “Идел кызы”

- Н.Дәүли                     “Әткәйгә хат”

3) Түбәндәге әсәрләрне һәм жанрларын туры китерегез:

- Г.Исхакый “Сөннәтче бабай”                    комедия

- Г.Камал “Беренче театр”                          поэма

- К.Нәҗми “Хәят апа”                                 повесть

- Г.Әпсәләмов “Ак чәчәкләр”                        роман

4) Х.Туфан шигыре түгел:

- “Туган тел турында җырлар”

- “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

- “Кем сез?”

- “Кайсыгызның кулы җылы”

5) 1930 елларда репрессиягә дучар булган әдип:

- Ш.Усманов

- Һ.Такташ

- Ш.Еникеев

- Г.Исхакый

3.Түбәндә китерелгән өзекне укыгыз һәм биремнәргә җавап языгыз.

“Тышта җил, буран,  дөньяның астын өскә китерерлек булып кузгалган, дулый, лапас һәм морҗаларда әллә нинди моңлы җырлар җырлана иде...

Ярты төн узган, эшле, эшсез йоклый, ял итә, әмма бала һаман елый иде. Биш-ун минут туктап тора, тагын башлый... Бишеге янында зыр катып юатыр өчен газапланган анасы, бигрәк тә ире белән кунак тынычланып йоклый алмый торганнардыр дип борчыла иде.

Чыннан да, кунак  йокламый иде.

Инде авылның төрле ягында әтәч тавышлары ишетелә... Шул чагында гына бала йоклады...

Хөсәен кунагы белән иртәнге чәй янына утырган иде.

  • Буран азрак басылган, ахры... – диде кунак...

Һаваның начарлыгы чиктән тыш иде. Тыкрык һәм читән буйларында кар эскертләре тау-тау өелеп, өй һәм сарайлар белән тигезләнә, унбиш-егерме саженьнан читтә бернәрсә күренми, туктаусыз буран улый иде”.

Шәриф Камал.” Буранда”.

1) Әлеге өзек алынган әсәрнең жанрын күрсәтегез.

2) “Тышта җил, буран, дөньяның астын өскә китерерлек булып кузгалган, дулый, лапас һәм морҗаларда әллә нинди моңлы җырлар җырлана иде...”

җөмләсендә кулланылган сурәт чарасының (тропның) төрен билгеләгез.

3) Өзектә табигать күренешләрен сурәтләүне ачыклаган әдәби төшенчәне языгыз.

  1. Лирик әсәргә анализ.

Ркаил Зәйдулланың “Еллар аша” шигыренә анализ ясагыз.


Еллар аша

Туган якның төннәре дә якты!

Бу – син яккан учак балкышы,

Еллар аша шул төннәргә төшә,

Мине эзлидер күк ялгышып.

Ә мин җуйдым, җуйдым сурәтеңне,

Беркемгә юк кинә-битәрем...

Сагынуым! Сусаган җыр сыман

Сусыл йолдызларга күтәрел...

О, ул сүзләр, хатлар, затлы антлар –

Хата гына. Нишлим, хаталы...

Безнең мәхәбәтнең юрганы – күк,

Ә туган җир булган ятагы.

Ятлар – якын хәзер, якыннар – чит,

Читәне юк бакча, әйтерсең,

Минем аша үтә бөтен җилләр,

Саегая бара хәтерем.

Туган якның төннәре дә якты,

Безнең якта шундый төн инде...

Еллар аша орынды ул миңа,

Актарды да салды күңелне.


Рус мәктәбенең татар төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)

  1. сыйныф
  1. Әдәбият теориясе.
  1. Халык авыз иҗатының “легенда” жанрын мисалга нигезләнеп аңлатыгыз.

  1. Әдәбият тарихы.

1.Үткән уку елында өйрәнгәннәрне искә төшерегез. 

Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәре герое Фәнияргә характеристика языгыз.

2. Болгар чоры әдәбиятына караган сорау-биремнәргә җавап языгыз.

1) Болгар чоры әдәбияты кайсы чорларны (гасырларны) үз эченә ала?

2) Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәренең язылу вакытын (чорын) күрсәтегез.

3) Әсәр герое Зөләйхага характеристика бирегез.

4) “Кыйссаи Йосыф”та төш күрү алымы нинди функция үти?.

5) Әсәрнең үз чоры һәм бүгенге көн өчен әһәмиятен аңлатыгыз.

3. К.Насыйриның тормышы һәм иҗаты белән бәйле сорау-биремнәргә җавап языгыз.

1) К.Насыйри яшәгән чорны (гасырны) күрсәтегез.

2) К.Насыйриның фольклорны җыю-өйрәнүе белән бәйле ике хезмәтен атагыз.

3) Мәгърифәтченең “Әбүгалисина кыйссасы”н искә төшерегез һәм Әбүгалисина белән Әбелхарис арасындагы каршылык сәбәбен күрсәтегез.

4) “Әбүгалисина кыйссасы” әсәренең төп идеясен аңлатыгыз.

4.Әдәби-тарихи характердагы тестларга җавап бирегез.

1) Мәгърифәтчелек чоры әдибе:

- С.Сараи

- Котб

- М.Акмулла

- Мөхәммәдъяр


 2) Түбәндәге әдипләрне һәм әсәрләрен туры китерегез:

- Э.Касыймов                         Татар теле

- Н.Нәҗми                                Кем сез?

- Х.Туфан                                 Гомер ике килми

- М.Юныс                                 Шәмдәлләрдә генә утлар яна

3) Түбәндәге әсәрләрне һәм жанрларын туры китерегез:

- Т.Гыйззәт “Изге әманәт”                                  повесть

- Ш.Еникеев “Солтангәрәйнең язмышы”                 хикәя

- И.Юзеев “Таныш моңнар”                                поэма

- Ш.Камал “Буранда”                                        драма

4) “Идегәй” дастаны герое түгел:

- Норадын

- Фәрһад

- Кадыйрбирде

- Туктамыш хан

5) З.Бигиевнең “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә” әсәре  герое:

- Зөләйха

- Ширин

- Хәнифә

- Гөлдерсен

III.Түбәндә китерелгән өзекне укыгыз һәм биремнәргә җавап языгыз.

“Кыз урта буйлы, башында яхшы Казан калфагы киелмеш. Өстендәге күк йон камзулы нәзек вә зифа буена яхшы ярашып тора (...).

Бу кыз – мосафирханә хуҗасы кызы – гүзәл вә күркәм, Хәнифә исемле иде... Өйгә якынлашканда кыз, сарай тарафына карап вә бердән менланы күреп, оялдыгыннан көлде вә тиз үк шәл илә капланды. Әмма бу көлешендә кып-кызыл иреннәре, вак энҗе тешләре менланың күзеннән качмады. Хәнифә туташ өйгә кердектән соңра, менла, акылны туплап: “Мин ни иттем, нәфесемә буйсынып, кызга бактым, тәүбә-тәүбә”, - дип фикер йөртте. Соңрак менла шәһәргә чыгып, өй-йорт кирәкләренә алып вә башка эшләрне бетереп, янә мосафирханәгә кайтты”.

Муса Акъегетзадә. “Хисаметдин менла”

 

1) Әлеге өзек алынган әсәрнең жанрын күрсәтегез.

2) “Әмма бу көлешендә кып-кызыл иреннәре, вак энҗе тешләре менланың күзеннән качмады” җөмләсендә кулланылган сурәт чарасының (тропның) төрен билгеләгез.

3) Өзектә мосафирханә хуҗасы кызын сурәтләүне ачыклаган әдәби төшенчәне языгыз.

IV. Лирик әсәргә анализ.

Ркаил Зәйдулланың “Карурман” шигыренә анализ ясагыз.

Карурман

Без адаштык бугай карурманда,

Урманның да насыйп безгә карасы.

Кайсы кошның авазына иярик соң,

Татар иле?! –

Идел-Урал арасы.

Чәнечкеле чыбыкларны араладык –

Кайсы якка таба юллар ярасы?

Без бит, ахры, кыйблабызны югалтканбыз,

Татар иле?! –

Идел-Урал арасы.

Батырларның каберләрен карлар күмә,

Алар артта онытылып каласы...

Мине кемнәр йөрәгендә алып чыгар,

Татар иле?! –

Идел-Урал арасы.

Туган телен кем теләнеп сорап йөри?

Маңгайларда безнең кемнәр яласы?

Кыршау булып кыса җанны чик сызыгы,

Татар иле... –

Идел-Урал арасы.

Әй кара да гына урман, караңгы төн!

Затлы атлар кайдан эзләп табасы?

Сүнеп ята йонлач йолдызлар астында

Татар иле  –

Идел-Урал арасы.

Карурманда адашкан бу улларыңа

Синең белән кая кадәр барасы?

... Йөзебезне туфрагыңа яшерербез,

Татар иле  –

Йөрәгемнең ярасы.


Рус мәктәбенең татар төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан олимпиада сораулары (республика туры)

  1. сыйныф
  1. Әдәбият теориясе.

1.”Дастан” жанрын мисалга нигезләнеп аңлатыгыз.

  1. Әдәбият тарихы.

1.Үткән уку елында өйрәнгәннәрне искә төшерегез. 

М.Фәйзинең “Галиябану” драмасы белән татар драматургиясенә алып килгән яңалыгы турында языгыз.

2. ХХ гасырның икенче яртысы (1960 еллардан соң) шигъриятенә бәйле сорау-биремнәргә җавап языгыз.

1) ХХ гасырның икенче яртысы (1960 еллардан соң) шигъриятендә ике этапны күрсәтегез.

2) 1960 елларда актив иҗатта булган өлкән буын шагыйрьләрдән дүртесен атагыз.

3) 1960 елларда шигърияткә килгән яңа буын әдипләрдән дүртесен атагыз.

4) Әлеге чор шигъриятенең беренче этабына хас сыйфат-билгеләр турында языгыз.

5) Әлеге чор шигъриятенең икенче этабында урын алган 5 (биш) тема-мотивны күрсәтегез, һәрберсенә мисал китерегез.

3. Ә.Еники иҗаты белән бәйле сорау-биремнәргә җавап.

1) Ә.Еникинең алты әсәре исемен.

2) “Әйтелмәгән васыять” әсәрендәге төп конфликтны ачыклагыз.

3) “Әйтелмәгән васыять” әсәренең төп герое Акъәби фаҗигасенең сәбәбе турында языгыз.

4) Әсәрдәге Учак образының әдәби функциясен аңлатыгыз.

5) “Әйтелмәгән васыять” әсәренең төп идеясен ачыклап языгыз.

4.Әдәби-тарихи характердагы тестларга җавап бирегез.

1) Бөек Ватан сугышында һәлак булган әдип:

- Х.Мөҗәй

- Х.Туфан

- С.Хәким

- К.Тинчурин


2) Түбәндәге әдипләрне һәм әсәрләрен туры китерегез:

- Дәрдемәнд                 “Мин”                

- Г.Тукай                         “Видагъ”

- С.Рәмиев                         “Сәрләүхәсез”

- Г.Кандалый                “Сахибҗәмал”

3) Түбәндәге әсәрләрне һәм жанрларын туры китерегез:

- М.Акъегетзадә “Хисаметдин менла”                 поэма

- Г.Камал “Бүләк өчен”                                 комедия

- Ш.Бабич “Кандала”                                         роман

- Ф.Әмирхан  “Хәят”                                        повесть

4) Г.Афзал шигыре түгел:

- “Өф-өф итеп”

- “Якты моң”

- “Кызыл балчык” промартелендә”

- “Мыек борам”

5) Г.Тукай ис. Татарстан дәүләт премиясе лауреаты:

- Г.Тукай

- М.Җәлил

- Һ.Такташ

- Х.Туфан

3.Түбәндә китерелгән өзекне укыгыз һәм биремнәргә җавап языгыз.

“Ишектә элек-электән ялкаулык һәм фәкыйрьлекләре белән даны чыккан, Үшән кушаматы тагылган нәселнең бер вәкиле Халәп күренде. Өс-башы ташка үлчим: ямау өстенә ямау чәпәләгән тышсыз кыптыр кыска тун, башында чите камалы мескен бүрек, төбе асылынып торган ычкырлы киндер ыштан. Аягында, кайчандыр ак булып та, хәзер инде лимон сарылыгы, янә тагын күптөрле төсләр иңгән тула оек белән чабата. Чабатасының да бер сыңары “мыек” җибәргән. Аның каравы кыяфәте бик эшлекле, горур, түш киеренке, баш күтәрелгән. Иргали белән дә, бер дә исе китмәгән кыяфәттә:

  •  Ба-а, кемне күрәм мин?! Былтыр үлгән ябалак быел башын калкыткан, диләрме әле? Син дә исән икән ич, – дип, эре генә исәнләште.

Иргали дә:

  •  Җеназамны укырга ашыккансыз, – дип җавап кайтарды.”

Мәхмүт Хәсәнов. “Язгы аҗаган”.

1) Әлеге өзек алынган әсәрнең жанрын күрсәтегез.

2) Өзектә Халәп белән Иргалинең үзара сөйләшүе бирелә. Мондый сөйләм формасының әдәбият белемендәге атамасын языгыз.

3) Өзектә Халәпнең төс-кыяфәтен сурәтләүне ачыклаган әдәби төшенчәне языгыз.

  1. Лирик әсәргә анализ.

Ркаил Зәйдулланың “Сезнекеме?” шигыренә анализ ясагыз.

Сезнекеме?

Нәрсә җитми? Ник сулкылдый күңел?

Үкчәсенә баса-баса моңның,

Берьялгызым менә төннәр буе

Урамында йөрим авылымның.

Үткән давылларны төштә күреп,

Өянкеләр йоклый – дөнья тынган.

Йөрәгемне өтә кайнар сулыш,

Бәреп чыгып туфрак арасыннан.

Йөрәгемне өтә кайнар аваз –

Кем пышылдый миңа?

Кемнең өне?

Астан килә, астан ургый сорау:

“Безнең дәваммы син, безнекеме?”

Бабаларым!

Шул ук җегәр миндә,

Шул ук иман яши йөрәгемдә!

...Ә кемнәрдер әнә таптап үтә

Сезнең сөякләрне гамьсез генә...

Мин дә туңам – сез өшисез икән,

Сезгә эссе икән – мин дә янам!

“...Саумысез!” – дип дәшәм туган телдә,

Туган телдә – димәк, сезнең дәвам.

Иманым нык, шул ук сезнең иман!

Таңнарыма чыгам, кичеп төнне.

...Нигә һаман тыныч түгел күңел:

Сезнең дәваммы мин, сезнекеме?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан тестлар

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен төзелгән тестлар....

10 нчы сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан I яртыеллык материалы буенча тест.

10 нчы сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан I яртыеллык материалы буенча тест....

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. 6-сыйныф

Сингапур структурасын кулланып үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе. Рус мәктәбенең татар туркемнәре өчен....

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән дәрес эшкәртмәсе (7 нче сыйныф) Тема: “Сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау”

Аннотация.            Укыту-тәрбия процессына яңа методикалар һәм технологияләр кертү дәвам итә. Мәгариф системасының матди базасын ныгытуны хәзерге з...

Татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан тест сораулары

Татар теленнән һәм әдәбиятыннан тест сораулары һәм аларның җаваплары бирелгән...