XX гасыр башы: “Фатиха Аитова мәктәбе”
материал по теме

Хасанзянова Клара Ахметовна

XX гасыр башы: “Фатиха Аитова мәктәбе”

 

“Әйдә халыкка хезмәткә,

Хезмәт эчендә йөзмәккә!”

Габдулла Тукай

 

Үзен хөрмәт иткән һәр халык үз халкының тарихын яхшы белергә тиеш. Татар халкында мәгърифәтчелек үсешенең тарихын өйрәнү зур әһәмияткә ия.

Халкыбызның аңын, рухи һәм матди культурасын үстерүдә мәгърифәт учаклары-мәктәп һәм мәдрәсәләр мөһим роль уйнаган.

Дәверләр үткән саен халыкның аң-белемгә омтылышы үсә барган. Мәктәп ачу, мәдрәсә тоту традицияләре гасырлар аша килгән. Әлбәттә, бу уку йортларының мәсләге дини булган. Моның шулай икәнлегенә дәлилләрне гарәп сәяхәтләре әсәрләреннән һәм фәнни хезмәтләреннән күрәбез.

Россия империясенең законнары буенча мөселман уку йортларына, мәктәп-мәдрәсәләргә дәүләт казнасыннан бер тиен дә акча бирелмәгән.

Мәгърифәтсез, томана халыкны буйсындыру, коллыкта тоту җиңелрәк бит. Мәктәпләр бары тик байлар һәм мәхәллә халкы хисабына гына яши алганнар. Халыкның аң-белемгә омтылышын күреп, татар байлары яңа мәктәп-мәдрәсә ачу өчен акча кызганмаганнар. Мәктәпләрдә дин белеменнән тыш сәүдә һәм тормыш-көнкүрешне үстерүгә ярдәм итәрлек, тормыш өчен кирәкле дөньяви фәннәрне дә (математика, физика, химия, география, тарих, чит телләр) укытканнар. Дин әһелләренең күпчелеге ихлас күңелдән халыкка хезмәт итәргә, төпле аң-белем бирергә омтылган.

Халкыбызның аң-белемгә омтылуы татарча китап басу эшенең алга китүе дә күрсәтә. Китап басу өлкәсендә Казан Россия шәһәрләре арасында иң алдынгы урынны тота. Татар мәдәниятенең бөек чоры – XX йөз башы. XX йөз башының Октябрь инкыйлабына кадәр, кыска гына вакытта, татар халкы, бай тарихи-мәдәни мирасын өлге  итеп, милләт буларак өлгерде, көн тәртибендә милли мөстәкыйльлек мәсьәләсен яңадан алга куя алды.

Татар рухи мәдәниятен тәрәкъкый иттерү юлында берничә буыннар дәвамында хезмәт күрсәткән аерым шәхесләр, бөек шагыйрьләребез, язучыларыбыз, галимнәребез, тарихчылар, хәтта аерым нәселләр бар... Күпләренең иҗаты, көрәше- халкыбыз мәдәнияте, әдәбияты, сәнгатьнең алтын фонды, йөзек кашы булып тора.

Шагыйрьләр Габдулла Тукай, Сәгыйть, Закир Рәмиевлар, Мәҗит Гафури, Гафур Коләхмәтов, әдипләребез Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, драматурглар Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи һәм башкалар. Халыкны аң-белемле итүдә күренекле шәхесләребез Гаяз Исхакый, Шиһабетдин Мәрҗәни, Фәхреддиновлар нәселе, Кәримиләр, Шәрәфләр, Терегуловлар, Исмагыйль Гаспралы, Апанаевлар, Габәшиләр, Яушевлар нәселе һәм башкаларны күрсәтеп китәргә мөмкин.

Бу данлы исемнәрне кемнәр генә белми. Шулар арасында Яушевлар нәселеннән, мөселман хатын-кызларын аң-белемле итүдә зур өлешен керткән Фатиха Яушева –Аитованың хезмәтләре мәңгелек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon xx_gasyr_bashy_fatiha_aitova_mktbe.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

XX гасыр башы: “Фатиха Аитова мәктәбе”

 

“Әйдә халыкка хезмәткә,

Хезмәт эчендә йөзмәккә!”

Габдулла Тукай

Үзен хөрмәт иткән һәр халык үз халкының тарихын яхшы белергә тиеш. Татар халкында мәгърифәтчелек үсешенең тарихын өйрәнү зур әһәмияткә ия.

Халкыбызның аңын, рухи һәм матди культурасын үстерүдә мәгърифәт учаклары-мәктәп һәм мәдрәсәләр мөһим роль уйнаган.

Дәверләр үткән саен халыкның аң-белемгә омтылышы үсә барган. Мәктәп ачу, мәдрәсә тоту традицияләре гасырлар аша килгән. Әлбәттә, бу уку йортларының мәсләге дини булган. Моның шулай икәнлегенә дәлилләрне гарәп сәяхәтләре әсәрләреннән һәм фәнни хезмәтләреннән күрәбез.

Россия империясенең законнары буенча мөселман уку йортларына, мәктәп-мәдрәсәләргә дәүләт казнасыннан бер тиен дә акча бирелмәгән.

Мәгърифәтсез, томана халыкны буйсындыру, коллыкта тоту җиңелрәк бит. Мәктәпләр бары тик байлар һәм мәхәллә халкы хисабына гына яши алганнар. Халыкның аң-белемгә омтылышын күреп, татар байлары яңа мәктәп-мәдрәсә ачу өчен акча кызганмаганнар. Мәктәпләрдә дин белеменнән тыш сәүдә һәм тормыш-көнкүрешне үстерүгә ярдәм итәрлек, тормыш өчен кирәкле дөньяви фәннәрне дә (математика, физика, химия, география, тарих, чит телләр) укытканнар. Дин әһелләренең күпчелеге ихлас күңелдән халыкка хезмәт итәргә, төпле аң-белем бирергә омтылган.

Халкыбызның аң-белемгә омтылуы татарча китап басу эшенең алга китүе дә күрсәтә. Китап басу өлкәсендә Казан Россия шәһәрләре арасында иң алдынгы урынны тота. Татар мәдәниятенең бөек чоры – XX йөз башы. XX йөз башының Октябрь инкыйлабына кадәр, кыска гына вакытта, татар халкы, бай тарихи-мәдәни мирасын өлге  итеп, милләт буларак өлгерде, көн тәртибендә милли мөстәкыйльлек мәсьәләсен яңадан алга куя алды.

Татар рухи мәдәниятен тәрәкъкый иттерү юлында берничә буыннар дәвамында хезмәт күрсәткән аерым шәхесләр, бөек шагыйрьләребез, язучыларыбыз, галимнәребез, тарихчылар, хәтта аерым нәселләр бар... Күпләренең иҗаты, көрәше- халкыбыз мәдәнияте, әдәбияты, сәнгатьнең алтын фонды, йөзек кашы булып тора.

Шагыйрьләр Габдулла Тукай, Сәгыйть, Закир Рәмиевлар, Мәҗит Гафури, Гафур Коләхмәтов, әдипләребез Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Шәриф Камал, драматурглар Галиәсгар Камал, Мирхәйдәр Фәйзи һәм башкалар. Халыкны аң-белемле итүдә күренекле шәхесләребез Гаяз Исхакый, Шиһабетдин Мәрҗәни, Фәхреддиновлар нәселе, Кәримиләр, Шәрәфләр, Терегуловлар, Исмагыйль Гаспралы, Апанаевлар, Габәшиләр, Яушевлар нәселе һәм башкаларны күрсәтеп китәргә мөмкин.

Бу данлы исемнәрне кемнәр генә белми. Шулар арасында Яушевлар нәселеннән, мөселман хатын-кызларын аң-белемле итүдә зур өлешен керткән Фатиха Яушева –Аитованың хезмәтләре мәңгелек.

Татар зыялылары, укымышлылары бер-берсенә ярдәм итешеп, булышып хезмәт иткәннәр, көрәшкәннәр.

Бөек халык шагыйре Габдулла Тукай :”Әйдә, халыкка хезмәткә” дип гасырга сузылган артталыкны бетерү эшенә көрәшкә чакырган. Без татар халкының яңадан җанлануын, милли горурлык хисе үсүенең шаһитлары булып торабыз.

Мәгърифәт учагын кабызучылар: Оренбургта- Хөсәеновлар, Троицкида-Яушевлар, Тоболда-Сайдуковлар, Казанда-Апанаевлар һәм бик күп зыялы затларны күрсәтергә булыр иде.

Татар мәдрәсәләре ике төргә бүленгән. Яңача укыту-җәдиди, искечә укытканнары кадими мәдрәсәләр дип аталган.

Искечә укытыла торган мәктәп-мәдрәсәләрдә дөньяви фәннәр укытылмаган. Динне, дини китапларны аңламыйча гына ятлаганнар. Габдулла Тукай “Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр” исемле шигырендә:

“Күп яттык без мәдрәсәдә

Аңламадык

                                                                                                            Бер нәрсә дә”

-дип язган шундый мәдрәсәләр турында.

Ләкин мондый мәдрәсәләр белән рәттән яңача укуны хуплаган мәктәп-мәдрәсәләр күпләп ачыла башлый. Бу-бик зур авырлыклар, көрәш аша алып барыла. Җәдиди мәктәп-мәдрәсәләрнең роле әйтеп бетергесез. Казанда “Мөхәммәдия”, Оренбургта “Хөсәения”, Уфада “Галия” мәдрәсәләре алдынгылардан санала. Татар халкының аң-белемгә омтылышы, борын-борыннан ук, рус галимнәрен генә түгел, чит ил вәкилләрен дә шаккатырган. Галимнәр үзләренең хезмәтләрендә, хәтта һәр авылда мәктәп-мәдрәсә булуы, хатын-кызларның да укый-яза белүе хакында сокланып язалар.

Бу хакта мәшһүр тарихчы Лев Гумилевның фәнни хезмәтләрендә мисаллар китерелә. Мәктәп-мәдрәсәләр халкыбызның әдәби теле, әдәбият, мәдәниятенә нигез салуда турыдан-туры йогынты ясаганнар. Шәригать кануннары буенча наданлык зур хурлык саналган. Адәм баласының тәүге догасы әлифба булган. Мондый үзенчәлек тагы кайсы халыкта бар!

Татарлар арасында мәктәп-мәдрәсәләр шактый күп ачылса да, монда нигездә ир балалар гына белем алганнар. Аерым кызлар (күпчелек бай кызлары) гына әтиләреннән, абыйларыннан сабак алганнар. Кайбер абыстайлар өйләренә кызлар җыеп, дин сабагы укытканнар.

Кызлар мәктәп-мәдрәсәләре ачылу XIX гасыр азагы- XX гасыр башларына туры килә. Бу чорда җәдидчелек хәрәкәте көчәя. Җәдидчеләр мәктәпләрендә яңача укыту ысулларын гына кертеп калмыйлар, алар кызларны укытуның милләт өчен зарурлыгын да дәлиллиләр. Кызлар мәктәбенә беренчеләрдән нигез салучылар да җәдид муллалар, абыстайлар, я булмаса, аларның кызлары, уллары була.

Казанда ир балалар өчен беренче җәдит мәктәбен 1889 елда күренекле мулла һәм мөдәррис Галимҗан Баруди ачса, кызлар өчен беренче мәктәпкә 1890 елда аның хатыны Маһруй абыстай нигез сала. Маһруй абыстай Малмыж өязе Мәчкәрә авылының гыйлемле гаилә Исхак Үтәмишев нәселеннән.

Маһруйның йөрәгендә яшьтән үк белемгә мәхәббәт уяну табигый була “1882 елда Казанга остабикә һәм килен булып төшкәч тә, буш вакытларында һаман гыйлемен арттырырга тырышкан”-дип яза Маһруй абыстайның биографы Шәһәр Шәрәф.

Аның мәктәбенә “Яңача вә файдаларын күрү өчен хосусан, имтихан укытуның рәвешләрен дәрес вакытларында хатын-кызлар күп җыела торган иде”-дип яза Ш.Шәрәф.

Җәдит мәктәпләренең барлыкка килүе һәм үсеше хөкүмәт тарафыннан куелган киртә-каршылыкларны җимерү юлында гына мөмкин булган.

Мәгърифәтче мөдәррис-мөгаллимнәрнең фидакарь хезмәте генә аларны чын дөньяви белем учагына әйләндергән. Бу татар халкының мәдәни һәм иҗтимагый тормышында зур вакыйга булган.

Иганәче, җәмәгать эшлеклесе, татар халкына дөньяви белем бирү тарафдары Фатиха Габделвәли кызы Аитова (1866-1942) – халыкка аң-белем таратуда, мәктәп-мәдрәсәләр ачуда зур тырышлык куйган фидаи затлардан. Ул, беренчеләрдән булып, Казанда башлангыч училищелар программасы буенча эшләүче мөселман кызлары гимназиясе ачу кирәклеге мәсьәләсен күтәреп чыга.

    Ф.Аитова 1866 елның ноябрендә Оренбург губернасының Троицк каласында сәүдәгәр Габделвәли Яушев гаиләсендә дөньяга килә. 1897 елда Казан сәүдәгәре Сөләйман Аитовка кияүгә чыга. Тарих фәннәре кандидаты Т.Биктимерова үзенең "Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында" дигән китабында билгеләп үткәнчә, “Фатиха кияүгә чыкканда үзенә гаиләдән бирелгән малны кызлар мәктәбе ачуга сарыф итү белән генә чикләнмичә, Казанда әле татарның ир балалары өчен дә гимназия ачыла алмаган бервакытта, ягъни 1916 елны, шул мәктәпне милли кызлар гимназиясе дәрәҗәсенә кадәр үстерә".

    Чыннан да, кияүгә чыкканнан соң, ул, йорт мәшәкатьләренә чумып, гаиләдә генә "бикләнеп" яшәргә теләми, җәмгыять файдасына булган эшкә багышларга үзендә көч барлыгын сизә. Иренең рухи һәм матди ярдәме белән 1897 елда, Казанның Суконный бистәсендә яшәүче татар кызлары өчен, бушлай тегү-чигү эшләренә өйрәтүче мәктәп ачтыра. Кызларның барысы да фәкыйрь гаиләләрдән була. Укыту кирәк-ярагын ире акчасына сатып ала. Әлеге мәктәп 3 ел яшәп кала.

    Әмма Фатиха Аитованың иң зур хыялы — милли кызлар гимназиясе ачу була. 1910 елда ул әтисе вафатыннан соң калган мираска дүрт сыйныфлы дөньяви мәктәп ачтыра. Ул 1913 елда — алты сыйныфлы мәктәп, ә 1916 елда кызлар өчен беренче хосусый гимназия итеп үзгәртелә.

    Әмма Ф.Аитовага максатына ирешү өчен бик күп каршылыкны җиңәргә туры килә. Әйтик, 1913-1914 елларда гына да ул Казан губернасының халык училищелары директоры М.Пинегинга биш тапкыр язмача үтенеч белән мөрәҗәгать итә, әмма аларның барысы да кире кагыла. Укытучылар мәктәбе ачу мәсьәләсе Казан укыту округы попечителе алдына да куела, ләкин аның да рөхсәте булмый.

    Тарихчы Т.Биктимерова югарыда телгә алынган китабында язганча, җирле хакимият аша максатына ирешә алмаган Фатиха Аитова Петроград чиновниклары белән турыдан-туры бәйләнешкә керә. Аерым алганда, Дәүләт думасында Казаннан сайланган депутат И.Годневка мөрәҗәгать итә. Мәгариф министры ярдәмчесенә җирле чиновниклар өстеннән шикаять тә бирә. Министр ярдәмчесе исә аңа 1914 елның 1 июлендә кабул ителгән "Хосусый уку йортлары турындагы закон"га таянып эшләргә киңәш итә. Әлеге закон нигезендә аерым кешеләргә уку йортлары ачу буенча шактый мөстәкыйльлек, әйтик, уку йортын тотучыга үзе теләгән башлангыч, урта һәм югары, гомуми яки һөнәри белем бирү яисә катнаш мәктәп ачу, аларда уку-укытуны үзе теләгән телдә алып бару, укытыласы фәннәрне сайлау, программаларны төзү хокукы бирелгән була.

    Фатиха Аитова, шушы законга таянып, 1916 елның 4 мартында "Казанда мөселман кызлар өчен хосусый урта уку йорты ачарга" рөхсәт алуга ирешә. Бу — заманы өчен олы вакыйга була. Ф. Аитова оештырган гимназия укыту эшләре куелышының һәм укытыла торган фәннәрнең рус мәктәпләренекенә туры килгән бердәнбер уку йорты була. Ул татар кызларының дөньяви белем алуга булган ихтыяҗына тулысынча җавап бирә һәм милли зыялылар арасында зур популярлык казана.

    Анда укыган өчен түләү гаиләнең матди хәленнән чыгып билгеләнгән. Фәкыйрь гаиләләр балалары акчаны кимрәк күләмдә түләгән яисә түләүдән бөтенләй азат ителгән. Әлеге мәктәптә 30-40 кыз бала бушлай укыган. Шунлыктан гимназияне тотуга киткән чыгымның яртысын Ф.Аитова үзе түләгән. Тагын шунысы кызыклы: әлеге гимназиядә укыту-тәрбия эшләре җәдит мәктәпләре үрнәгендә алып барылган.

    Шулай да укыту-тәрбия эшен оештырганда әлеге уку йорты шактый гына кыенлыкларга да очрый. Эш шунда: мондый типтагы белем учагы өчен билгеле бер программа булмый. Шуңа күрә Ф.Аитова рус мәктәпләре өчен әзерләнгән программаны татар гимназиясе таләпләренә җайлаштырып төзи.

    Кызлар гимназиясендә татар һәм гарәп телләре, рус теле һәм әдәбияты, гомуми тарих һәм Россия тарихы, гомуми география һәм Россия географиясе, арифметика, табигать белеме, кеше анатомиясе һәм физиологиясе, гигиена, педагогика, татарча һәм русча матур язу, рәсем, кул эшләре һәм дин гыйлеме укыту каралган. Россия тарихы һәм географиясеннән кала, барлык фәннәр татар телендә укытылган. Арифметикага атнасына — 3, рәсемгә — 2, Коръән нигезләрен өйрәтүгә 4 сәгать вакыт бирелгән.

    Казан губернасы, халык училищелары директоры М.Пинегин карары нигезендә, кызлар гимназиясендә кием кисү һәм тегү, шулай ук аш-су әзерләргә өйрәтү курслары ачыла.

    Укыту-тәрбия эше шул заманның алдынгы педагогы Маһруй ханым Мозаффария (1873-1945) һәм махсус әзерлекле хатын-кыз мөгаллимәләр җитәкчелегендә алып барыла. 1916-1917 уку елында, мәсәлән, рус телен, русча матур язуны — Казандагы хатын-кызлар югары курсларын тәмамлаган Бибимәрьям Акимбәтова (ул шул ук вакытта гимназия мөдире дә булган), гарәп теле һәм дин сабагын — Нәкыя Гайнуллина, татарча матур язу һәм табигать белемен — Шумкова гимназиясен тәмамлаган Мәрьям Мөштәриева, география һәм татар тарихын — Котова гимназиясендә белем алган Мәдинә Сәгыйтова, ә кул эшләрен гаилә укытучысы исеменә ия булган Вера Матвеева укыта.  Менә шундый тирән белемле укытучыларның укытуы бу уку йортының чын бәһасен билгеле. Аның даны еракларга тарала.

Һәр мәдрәсәнең үзенең эчке тәртибе, язылмаган кануннары булган, ләкин аларның барысын да берләштерә торган төп үзенчәлек-чисталык, тәртип, бер-беренә ихтирамлы-игътибарлы караш.

    Гимназиядә 230 баладан торган 5 сыйныф эшли. Укытучылар саны да 9 га җитә. I-III сыйныфларда — 40 ар бала, IV төп һәм параллель сыйныфларда — 60, ә V (төп һәм параллель) сыйныфта 50 бала укый.

    Гимназия 1918 елга кадәр эшли. Ул Казанда татар балаларына Европа мәгарифе үрнәгендә белем бирүче бердәнбер уку йорты була. Соңрак Совет власте тарафыннан ул беренче һәм икенче баскыч мәктәп итеп үзгәртелә.

    Татар хатын-кызларын яктылыкка, нурга илтүдә бәһалап бетергесез зур эш башкарган Фатиха Аитованың якты истәлеге һич тә онытылырга тиеш түгел. Оныгы Диләрә Йосыф кызы Аитова гаилә архивын бик тә кадерләп саклый. Алар арасында Фатиха Аитованың кызлар мәктәбе тормышын чагылдырган фотолар, укыту программалары, дәрес расписаниеләре бар. Болардан тыш, музей фонды Аитоваларның гаилә ядкарьләре: XIX гасыр башында кулдан язылган Коръән, туй бүләге — чигүле намазлык, шулай ук Аитова гимназиясендә укучы кызларның бергәләп чиккән җәймәсе белән дә тулыланды. Аларның бер өлеше Милли мәдәният музее экспозициясендә урын алган.

Шуңа да мәдрәсәләрдәге иҗади мохит анда укучыларга тәэсир итми калмаган һәм нәтиҗәдә бу уку йортларын тәмамлап чыгучыларның күпчелеге я әдәбиятка, я сәнгатькә, я журналистикага юл алган һәм шәкертләрнең иң зур өлеше халыкка аң-белем тарату, хезмәт итүгә җиң сызганып керешкән. Әлеге фидакарь затларның байтагы изге эшләренә, сайлаган һөнәрләренә гомерләренең соңгы көннәренә кадәр турылыклы булып калганнар.

Мәдрәсәләребез-мәгърифәт учаклары. Аларның тарихын белү зарур һәм безнең бурычыбыз.

Милләт кызларын аң-белемле итүдә башлап йөргән бу якты шәхеснең исеме киләчәккә дә билгеле булырга тиеш.

“Апалар да, әбиләр дә монда,

Калфак кигән кызлар төркеме...

Тарихларга язылачак бу көн

Милләтемнең данлы бер көне”

Кулланылган чыганаклар:

Т.Биктимерова. “Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында”

Г.М.Дәүләтшин, Ф.Ш.Хуҗин, И.Л.Измайлов. Татарстан тарихыннан хикәяләр, Казан “Мәгариф”, 1993.

Р.Мәһдиев. Мәдрәсәләрдә китап киштәсе, Казан Татарстан китап нәшрияты, 1992


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

урок по татарской литеретуре для 7 класса «Мой характер -моя судьба» по повести Фатиха Хусни «Перстень»

Предмет – Татарская литература    Краткая аннотация  урока:Тема урока  - «Мой характер -моя судьба» по повести Фатиха Хусни «Перстень»Класс  - 7 классТип урока: обобщение...

урок по татарской литературе для 7 класса «Мой характер -моя судьба» по повести Фатиха Хусни «Перстень»

Предмет – Татарская литература    Краткая аннотация  урока:Тема урока  - «Мой характер -моя судьба» по повести Фатиха Хусни «Перстень»Класс  - 7 классТип урока: обобщение...

Г.Ибраһимовның ХХ гасыр башы иҗатында яшьләр темасы

Г.Ибраһимовның ХХ гасыр башы иҗатында яшьләр темасына ясалган презентациядә шул чорга хас булган үзенчәлекләр күрсәтелә...

"Значение фразеологической единицы в речевой и стилистической особенностях прозы Фатиха Хусни" статья

В статье рассматриваются характерность индивидуального стиля потреблений фразеологической единицы в прозы Фатиха Хусни. Отмечается, что автор мастерски пользуется особенностью фразеологическ...

Презентация "Жизнь и творчество Фатиха Карима"

Презентация "Жизнь и творчество Фатиха Карима"...

Творчество Габдуллы Тукая в оценке Фатиха Амирхана

Творчество Габдуллы Тукая явилось одной из важнейших  предпосылок для формирования литературно-критических, эстетических взглядов Фатиха  Амирхана, стало основой для истол...

XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү.XIX гасыр татар әдәбиятына кыскача күзәтү. Поэзиягә күзәтү. А.Каргалый,Х.Салихов, Г.Кандалый, Г.Чокрый, Акмулла, Г.Сәмитова шигырьләреннән афоризмнар уку (презентация)

Максат һәм бурычлар: Укучыларны XIX гасыр татар әдәбияты тарихы, XIX гасыр поэзиясе, аның күренекле вәкилләре, иҗат үзенчәлекләре белән таныштыру....