Өч теләк
классный час на тему
Предварительный просмотр:
/ нче күренеш
(Урман, агачлар, чәчәкләр белән сәхнә бизәлгән , татар халык көе.)
"Алтын балык" дигән җыр яңгырый. Малай белән кыз
бии, бии сәхнәгә чыгалар, җырның кушымтасына кушылыла.
Малай белән кыз:
Алтын балык, алтын балык,алтын балык,
Уйный суда, уйный суда, алтынланып...
(татар халык көе яңгырый, сәхнәдә Алтын балык пәйдә була)
Алтын балык: Сез чакырдыгыз мине, мин килдем.
Малай белән кыз: Исәнме, Алтын балык!
Малай: Син шундый матур, ягымлы балык.
Кыз: Без синең акыллы икәнеңне дә,һәмма нәрсәне эшли алганыңны да беләбез.
Алтын балык: Рәхмәт. Мин сезнең өч теләгегезне үти алам.
Кыз: Безнең бик тә, бик тә татар халык шагыйре Г.Тукайның әкиятләренә сәяхәт кыласыбыз килә.
Алтын балык: Мин сезнең теләгегезне үтим, Әмма шундый шарт белән: хәзер мин шигырь сөйлим, әгәр сез ул шигъри өзекнең кайсы әкияттән икәнең дәрес әйтсәгез, шул әкият дөньясында пәйдә булачаксыз. Тыңлагыз:
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл- Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен тавыклары жырлый диләр.
Малай белән кыз: Бу "Шүрәле" әкиятеннән.
(Магнитофоннан урман шавы, кошлар сайраганы ишетелә. Күбәләкләр, бал кортлары очып керә.)
Бала: Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп;
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек соң күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табалмасың ризык?
Күбәләк: Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйнымын очамын
Якты көн булганда
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,-
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һич тимә син миңа!
Беренче күбәләк: Ул авылның,- һич онытмыйм,- һәр ягы урман иде. Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Бал корты: Ак, кызыл, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчәкләр.Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчәкләр.
2нче күбәләк: Үпкәлиләр чәчәкләрне, төрле төсле күбәләкләр килеп, киткән булып, тагында шунда чүгәләп.
2нче бал корты: Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр.төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр.
(Бал корты, күбәләкләр куркышып очып китәләр. Кулына балта тоткан Егет пәйдә була. Урман шавы.)
Малай: Тиз барып җиткән Егет, эшкә тотынган баргач ук,кисә башлаган утынын болга белән тук та тук!
Кыз: Тукта,чу! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.
Сискәнеп, безнең Егет катып кала аяк үрә. (Малай белән кыз чыгып китә, Шүрәле пәйдә була.)
Егет: Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу? Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу! Сина миннән нәрсә кирәк?
Шүрәле: Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;
Булгалыйдыр көлдереп әдам үтергән чакларым. Кил әле син дә бармакларыңны селкет, и Яшь Егет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети. Егет: Яхшы, яхшы сүз дә юктыр,
Мин карышмыйм уйныйм.
Тик шартыма кунмәссен диеп мин уйлыйм...
Шул агачны бергә- бергә ошбу арбага салыйк.
Бүрәнәнең бер очында бер әрчелгән ярыгы,
Шул җиреңнән ныккына тот, и урман сарыгы!
Шүрәле: Бик авырта кулларым, дустым, зинһар җибәр... Ичмаса, әйтче зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исемең кем синең?
Егет: Әйтсәм, әйтим, син белеп кал: чын атым
"Былтыр" минем, (китә, Урман ияләре керә.)
Шүрәле: Кысты, харап итте явыз "Былтыр" мине, аһ, үләм, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?
Урман ияләре: Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел! И җүләр!
Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!
(Шүрәле һәм урман ияләре китә. Татар халык көе яңгырый, Алтын балык, Малай, кыз пәйдә була.)
Алтын балык: Хәзер сезгә икенче табышмак шигырь: Ките болар. Бара Һаман бара, бара,-Күренмидер күзләренә ак һәм кара.
Малай: "Кәҗә белән Сарык" әкияте. Алтын балык: Әйе! (Елмаеп чыгып китә.)
2 нче күренеш.
(Урман Бүреләр учак янына тезелешеп утырган, Кәҗә белән Сарык алар янына килә.)
1нче бүре: Ашыйбыз, бу икәвен тотабыз да...
2нче бүре: Менә ничек ит таптык бит боткабызга!
Сарык: Кайгырмагыз, бездә ит куп! (Бүре башын күрсәтә)
Кәҗә: Микикики! Капчыктагы бүре башы унике! (Сарык та тиз аңлап бу алдашны. Капчыктан алып килә шул ук башны)
1нче бүре: (куркып) Ашау уе чаты.
2нче бүре: Ничек кенә качыйк.
1нче бүре: Туктагыз, мин тиз генә боткага су китерим .(китә)
2нче бүре: Качты өлкән бүре! Ягез мин тиз генә аны эзләп килим.(китә)
Кәҗә белән Сарык: Качтылар болар, әйдә шәпләп ботка белән сыйланыйк. (Ботка ашыйлар да йокларга яталар.Малай белән кыз керә).
Кыз: Иртә белән иртүк торып, таң аткач ук...
Малай: Тагын болар урман буйлап сәфәритте. (Татар халык көе, Алтын балык килә.)
Алтын балык: Менә сезгә өченче табышмак:
Җәй көне эссе һавада мин суда койнам, йөзәм
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.
Кыз: "Су анасы" әкиятеннән!
Алтын балык: Бик дөрес! (чыгып китә).
Малай: Аһ, бәлә! Малай тарак чәлдереп чаба.
Су анасы: Качма, качма! Тукта, тукта, и карак! Ник аласың син аны,- ул бит минем алтын тарак!
3 нче күренеш.
(Бүлмә матур итеп җиһазланган: ятак, өстәл. Өстәлдә: самовар, чынаяк, тәлинкә, милли ризыклар. Әни өстәл янында чәй эчеп утыра.)
Малай: (йөгереп керә) Әни алтын тарак таптым Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым. (Әни, курка-курка гына кулына таракны ала. Малай чәй эчә дә йокларга ята. Тәрәзә шакыган тавыш ишетелә.)
Әни: Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри? Нәрсә бар соң төнлә белән, и пычагым кергери?
Су анасы: Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак? Бир бая көндез алып качты синең угълың карак!
Малай: Калтырыйм, куркам, инде мин кайда барыйм?
Әни: Мин сиңа күпме әйттем- тимә кеше әйберсенә.
Малай: Мин дә шуннан бирле эшкә кыймый башладым."Йә иясе юк!"- дип, әйберләргә тими башладым.
Кыз: Алтын балык рәхмәт сиңа! Безнең теләкләребезне үтәгән өчен, без сиңа моның өчен үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтәбез.
Алтын балык: Әйдәгез, күрсәтегез!
Татар халык көе яңгырый.
1.Бию (татар халык биюе) 5Г кызлары.
2. Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләү
З.Җыр "Бии итек - читекләр" 5 В укучылары
4. Җыр "Мәктәп еллары" 5 Г Гүзәл.
Шуның белән музыкаль кичә тәмам.
Бөгелмә шәһәре 6нчы урта мәктәбе
Габдулла Тукайның “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык”, “Су анасы”
әкиятләре буенча сәхнәләштерелгән музыкаль кичә
“ӨЧ ТЕЛӘК”
( 3-5 нче сыйныф укучылары)
Җитәкчеләре:
Хафизова Р.Ә
Газалиева А.Ә.
Бөгелмә, 2011нел.че