имтихан сораулары
материал (9 класс) по теме

9 нчы сыйныф өчен имтихан сораулары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_bilet.doc246 КБ

Предварительный просмотр:

Билет №1

1. Гаиләң һәм үзең турында сөйлә.

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

3. Биремнәрне үтә.

2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

                                                            Олимпия уеннары.

   Спорт сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Кешеләр спортны шуңа күрә яраталар, спорт белән шөгыльләнәләр. Шәһәрләрдә стадионнар, бассейннар бар, төрле спорт клублары эшли. Спорт залы булмаган нинди дә уку йортын табу кыендыр.

   Профессиональ спорт өлкәсендә иң зур ярышлар – Олимпия уеннары. Анда спортның барлык төрләре буенча көч сынала: җиңел атлетика, авыр атлетика, гимнастика, футбол, волейбол һәм башкалар.

   Олимпия уеннары безнең эрага кадәр үк 1777 нче едда Грециядә барлыкка килгән. Ул 12 гасыр дәвамында Олимпия дигән шәһәрдә дүрт ел саен уздырылып килгән. Анда йөгерү, бокс, көрәш һ.б. буенча ярышканнар. Олимпия уеннары тынычлык һәм дуслык символы булган. Шуңа күрә ярышлар уздырылганда хәтта сугышлар тукталып торган.

   Хәзерге вакытта һәр илдә Милли Олимпия уеннары уздырыла. Ә бөтендөнья Олимпия уеннары кыш һәм җәй көне үткәрелә. Күп илләр халыкара Олимпия уеннарын үзләрендә уздырырга телиләр. Ләкин бу зур чыгымнар таләп итә. Спорт залларын, стадионнарны, кунакханәләрне, төзекләндерү яки яңаларын төзү өчен күп акча кирәк. Ярышлар узган көннәрдә төрле очрашулар, чыгышлар, күргәзмәләр, фестивальләр оештырыла. Шуңа күрә биредә спортчылардан башка меңнәрчә журналистлар һәм канаклар килә.

   Җәйге Олимпия уеннары, Кышкы  Олимпия уеннары кебек үк, дүрт елга бер тапкыр уздырыла. Ярышлар спортның түбәндәге төрләре буенча үткәрелә: җиңел һәм авыр атлетика, уктан ату, бокс, бадминтон, баскетбол, волейбол, байдарка, велосипед, суга сикерү, йөзү, фехтование, дзюдо, теннис, көрәш һәм башкалар.

Сүзлек

өлкә - область

ярыш – соревнование

халыкара – международный

уздырырга – проводить

чыгым – затрата, расход

таләп итә - требует

төзекләндерү – реставрировать

күргәзмә - выставка

оештырыла – организовывается

уктан ату – стрельба

3. 1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торыга тиеш?

1) апасы                                   а) 4,1,5,2,3

2) яши                                      б) 2,5,1,3,4

3) Максимның                        в) 3,1,4,5,2

4) Түбән Кама

5) шәһәрендә

2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.

   Этләрне көнгә ике тапкыр иртән һәм _____ ашатырга кирәк. Азык _____ булмасын. Этләр күп эчәләр, шуңа күрә савытта һәрвакыт _____ булсын. Этләр камыр ашлары, ______ азыклар яраталар. Аларның урыны ______ һәм ______ булырга тиеш. Этләр көчле ______ яратмыйлар. Алар ______ яхшы сизәләр.

Сүзләр: исне, баллы, кич, чиста, җылы, кайнар, тавыш, су.

Билет №2

1. Мәктәбең турында сөйлә.

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

3. Биремнәрне үтә.

2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

Ипи кадере.

   Беркөнне шулай җан әрнеткеч бер нәрсәгә туры килдем, дип башлап китте Хәлил абый сүзен. Бераз ял итим, хәл алыйм дип урам бакчасына кереп утырдым. Бакча уртасындагы асфальт җәелгән мәйданда малайлар туп уйныйлар. Зурлар түгел, бәләкәй малайлар. Күрәм: болар каткан булканы туп итеп типкәләп йөртәләр. Үзләре көлешәләр, булканы мәйданның бер башыннан икенче башына куалар. Күрсәгез иде, бөтен бер булка.

   Түзмәдем, уйнаучылар янына бардым. Шунда уйнаучы бер малайдан сорыйм:

  1. Нигә булка белән уйныйсыз? – дим.
  2. Тубыбызны алып чыкмаган идек, - ди.
  3. Каян алдыгыз соң аны? – дим.
  4. Чүплектән, - ди, кулы белән каршыдагы йортларның берсенә таба күрсәтеп.
  5.  Улым, син үзең яхшы малай шикелле күренәсең, әйт әле: ипине шулай типкәләп уйнарга ярыймы соң? – дип сорыйм тегеннән.

   Малай җавап бирми, башын иеп, тик басып тора. Кем малае икәнен дә, кайсы йортта торучы икәнен дә әйтергә теләми.

   Ахырдан мин аңа:

  1. Кара әле, улым, тыңла әле. Ипине алай мыскыл итеп, типкәләп уйнарга ярамый бит. Ипи бит ул – бик кадерле, бик кыйммәтле ризык. Аның һәр бөртеген кешеләр ел буе тир түгеп, тырышып эшләп табалар. Дөньяда тагын аннан да кадерле нәрсә юк. Бер кеше дә иписез яши алмый, - дим.

   Малай, бер сүз дә дәшмичә, сүземне тыңлап торды-торды да, иптәшләре янына йөгереп китеп барды. Алар шундук уеннарыннан туктап калдылар. Үзара нидер сөйләштеләр, миңа таба да карап-карап алдылар да төрлесе төрле якка йөгереп китеп тә бардылар.

Сүзлек

җан әрнеткеч – душераздирающий

типкәләп йөртәләр – пинают

мыскыл итәргә - унижать, издеваться

кыйммәтле – дорогостоящее

кадерле – дорогой

бөртек – крошка

3. 1) Бу җөмлә кайсы сорауга җавап була ала?

- Әйе, бер ай элек сатып алдык.

а) Сез компьютерны кайсы кибеттән сатып алдыгыз?

б) Сез инде компьютерны сатып алдыгызмы?

в) Сез компьютерны кайчан сатып алдыгыз?

2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.

   Мин ______ йөрергә яратам. Андагы _____, кош-кортларга сокланам. Беркөнне мин урманда ____ малайны күрдем. Аларның кулларында рогаткалар, ә аяк асларында үтерелгән _____ ята иде. Алар үзара: “Кемнең рогаткасы яхшы? Кем ничә кош бәреп төшергән?” – дип _____. Мин малайларның ____ катып калдым.

Сүзләр: бәхәсләшәләр, шәфкатьсезлегеннән, кошлар, өч, бөҗәкләргә, урманда.

Билет №3

1. Телләр белүнең кирәклеге турында сөйлә.

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

3. Биремнәрне үтә.

2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

Хәлең ничек әби?

   Хәлимә әби берүзе яши. Ләкин ул ялгызлыкны сизми, чөнки аның күршеләре яхшы. Алар әбинең хәлен белеп, кирәк вакытта аңа ярдәм итеп торалар.

   Бүген дә Хәлимә карчык янына кызы Резидә килеп керде.

  1. Хәлимә әби, исәнме. Хәлләрең ничек?
  2. Исәнме, кызым Резидә! Аллага шөкер, әйбәт. Хәл белергә керүең өчен рәхмәт.
  3. Хәлимә әби, бүген минем буш вакытым күбрәк. Әйдә мин тиз генә өеңне җыештырып алам.
  4. Һай, рәхмәт төшкере, кызым, бик яхшы булыр. Картайдым шул, билем авырта, иелеп идән юа алмыйм.

   Резидә идәннәрне юды, тузан сөртте. Күрше әбигә мәктәп тормышындагы яңалыкларны да сөйләргә онытмады. Ялгыз әбигә бүген нәрсә дә кызык иде.Ул Резиданы кызыксынып тыңлады, вакыт-вакыт сораулар да бирде. Шулай күңелле итеп эшләгәч, эш тә тиз бетте.

  1. Әби! Хәзер йөгереп кенә кибеткә дә барып килим әле. Иртәгә мәктәптә дәресләрдән соң зур бәйрәм була, шуңа күрә мин соң кайтам. Синең яныңа кирергә өлгермим. Кибеттән нәрсә алыйм?
  2. Рәхмәт балам. Катык, сөт, икмәк ал. Картайдым шул, аякларым начар тыңлыйлар. Кибеткә барып кайту хәзер җиңел эш түгел.

   Резидә яшь шул, кибеткә дә тиз генә барып кайтты.

  1. Әби, менә әйткәннәреңнең барысын да алып кайттым.
  2. Игелекле бала икәнсең, рәхмәт төшсен.
  3. Әби мин хәзер кайтыйм инде. Әниләр эштән кайтканчы, өйне җыештырырга, балалар бакчасыннан сеңлемне алырга кирәк. Мин берсекөнгә тагын килермен. Сау бул, әби!
  4. Сау бул, балам, сау бул, - дип, Хәлимә әби Резидәне аркасыннан сөеп озатып калды.  

Сүзлек

ялгызлык – одиночество

билем авырта – поясница болит

тузан – пыль

соң – поздно

өлгермим – не успею

берсекөнгә - послезавтра

3. 1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торыга тиеш?

1) чаңгы                                     а) 4,6,5,3,7,2,1

2) чыкты                                    б) 4,7,3,1,5,2,6

3) мәктәптән                              в) 3,7,4,6,1,5,2

4) Булат

5) шуарга

6) урамга

7) кайткач

2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.

   Аня этләрне бик ярата. Аның туган көненә әти-әнисе _____ алып кайтты. Көчеккә Джек исеме бирделәр. Пудель _______. Джек Аняга бик тиз _______. Аня да _______ бик яратты. Джек – шук һәм ____ эт.

Сүзләр: токымыннан, ияләште, хәрәкәтчән, көчек, аны.

Билет №4

1. Дустың  турында сөйлә.

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

3. Биремнәрне үтә.

2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

Шатлык.

   Иптәш кызлары белән шау-гөр килеп мәктәптән чыкканда, көн бик матур иде. Җәй үтүенә дә, инде көз җитүенә дә ышанасы килми иде Гүзәлнең. Укуның беренче көне шундый күңелле булды, дүрт дәрес сизелмичә үтеп китте. Классташлары, укытучылары, яраткан мәктәбе белән яңадан очрашуга бик шат иде кыз.

   Ләкин быелгы беренче сентябрь Гүзәл өчен башка еллардагы кебек үк күңелле дә булмады. Ни өчен дисезме? Элек бу көнне Гүзәл мәктәпкә абыйсы белән бара, абыйсы белән кайта иде. Белем бәйрәменә җитәкләшеп баручы абыйлы-сеңелле Гүзәл белән Фәриткә күпләр сокланып карап калалар иде. Бәйрәмчә киенгән, кулына чәчәк бәйләме тоткан Гүзәл абыйсы янәшәсендә горурланып атлый. “Күрәсезме, минем нинди абыем бар!” ди кызның күз карашы.

   Ә быел Фәрит, мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга китте. Гүзәл мәктәпкә әбисе белән барды. Әбиләре, әниләре, әтиләре белән килүче балалар күп иде. Күзләре белән күпме эзләсә дә, кыз абыйсы белән җитәкләшеп килүче баланы күрмәде. Аның абыйсы кебек абый беркемдә дә юк шул! Әлбәттә, Гүзәл абыйсы өчен шатлана, аның белән горурлана. Ләкин аның бүген иртәдән бирле җылыйсы килә. Абысы бүген сеңлесен юксына микән?

   Дәресләрдән соң кыз өйгә беренче тапкыр үзе кайтты. Абыйсы студент булгач, Гүзәл дә зур үсте дигән сүз бит инде!

   Менә Гүзәлләрнең йорты, әнә аларның балконы. Балконда елмаеп әбисе оныгын көтеп тора иде.

  1. Әбием, әбием! Мин өйгә берүзем кайттым!

   Әбисе елмаеп Гүзәлнең башыннан сыйпады. Әби һәм онык коймак белән чәй эчәргә утырдылар. Шул вакыт ишектә звонок шалтырады. Телеграмма китергәннәр. Гүзәл Миңлегалиевага дип язылган. Әбисе телеграмманы оныгына сузды.

  1. Кызым, бу - сиңа.  

   Гүзәл гаҗәпләнеп телеграмманы алды һәм ашыга-ашыга укый башлады. “Кадерле сеңлем Гүзәл! Сине Яңа уку елы белән котлыйм. Мин бүген синең белән бергә шатланам. Абыең Фәрит”.

   Гүзәлнең никтер тагын елыйсы килеп китте. Ләкин ул белә: еларга ярамый! Аның хәзер студент абыйсы бар. Гүзәл шатланып елмайды.

 Сүзлек

шау-гөр – шумно

сизелмичә - незаметно

янәшәсендә - рядом

сокланып – восхищаясь

бәйләм – букет

горурланып – гордо

юксына – скучает

онык – внук, внучка

3. 1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торыга тиеш?

1) барачакмын                          а) 3,6,1,4,5,2

2) шәһәренә                              б) 5,2,6,3,1,4

3) җәйге                                     в) 3,5,4,6,2,1

4) мин

5) каникулда

6) Казан

2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.

   Минем абыем кечкенәдән ______ кеше булырга хыялланды. Ул хәзер кадетлар ______ укый. Абыема хәрби кием бик _______. Шуңа күрә ул кызларга да бик ______. Кызлар абыемны еш _______ аптыратмагыз әле. Аның бер дә ______ юк, чөнки кадетлар мәктәбендә ______ җиңел түгел.

Сүзләр: мәктәбендә, хәрби, вакыты, килешә, шалтыратып, уку, ошый.

Билет №5.

  1. Көн режимы турында сөйлә.
  2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
  3. Биремнәрне үтә.

2. Текстны сәнгатьле итеп укы.

Тыңлаусыз песи.

    Безнең өйдә бер бүлмә бар. Анда китаплар, кәгазьләр бик күп. Бу бүлмәне әтием эш бүлмәсе ди.              Әтием заводта инженер булып эшли. Кичләрен ул бу бүлмәдә соңга кадәр эшли, ниндидер кәгазьләр карый, сызым сыза. Эш бүлмәсенә кермәгез, ди ул безгә. Әтием кушмагач, без анда кермибез. Песине дә кертмибез.

   Беркөнне әтием эшкә чыгып китте. Әнием дә өйдә юк иде. Карасам, әтиемнең эш бүлмәсе ачык калган. Мин әкрен генә ишек янына килдем дә бүлмә эченә карадым. Ни күрәм: бүлмәдә безнең шаян песиебез “кәгазь бураны” чыгарган! Аның гадәте шундый: өстәлме, урындыкмы - бөтен җиргә сикерә. Менә шул песи әтиемнең эш өстәлендәге кәгазьләрне идәнгә тартып төшергән дә, рәхәтләнеп, аларны кыштырдата-кыштырдата, уйный.

   Мин тиз генә кәгазьләрне җыеп алдым да өстәлгә куйдым. Ә песине, ачуланып, бүлмәдән куып чыгардым, ишекне ябып куйдым. Ә тагын керсә? Мин киткәнне генә көтеп торадыр әле ул. Ишекне тәпиләр белән ачарга өйрәнгәч, әтиемнең кәгазьләренә тияргә ярамаганны аңламый.

   Уенчыкларымны алып килдем дә эш бүлмәсе янында уйный башладым. Уйный-уйный идәндә йоклап киткәнмен. Кухняда аш пешереп йөргән әбием дә мине күрмәгән. Әтием күтәреп алгач кына уянып киттем. Ул инде эштән кайткан икән.

 - Нишләп монда йокладың, кызым? –дип сорады әтием.

-  Әтием, мин бүген сакта тордым. Песи бүлмәңнең ишеген ачарга өйрәнгән, мин шуны сакладым, - дидем.

Сүзлек

соңга кадәр-до поздна

сыза-чертит

сикерә-прыгает

гадәт-привычка

рәхәтләнеп-с удовольствием

куып чыгардым- выгнал, прогнал

тәпи-лапа

уянып киттем-проснулся

сак-пост,охрана

3. 1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?

1) Оляның            а)  7,6,3,2,4,5,1

2) көненә              б)  1,3,2,4,7,6,5

3) туган                 в)  5,7,6,1,4,3,2

4) әти-әнисе

5) бирделәр

6) бүләк

7) кирәкле

2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:

Сәяхәтебезне Казан шәһәренең _________ -Бауман урамыннан _________. Элек ул зур

Пойменный _____ дип аталган. Бу урамда_____йөргән, ә аннары, трамвай юлларын алып,

 _____ җибәргәннәр. Хәзер ул ___ урамы. ______ урамында_____биналар______һәйкәлләр күп.

Сүзләр: трамвай, үзәге, урамы, троллейбус, башлыйбыз, җәяулеләр, Бауман, яңа,тарихи.

Билет №6

  1. Бәйрәмнәр һәм үзең яраткан бәйрәмең турында сөйлә.
  2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
  3. Биремнәрне үтә.  
  1. Текстны сәнгатьле итеп укы.

Финляндиядәге татарлар.

   Финляндиягә татарлар XIX гасырда сәүдәгәр буларак килгәннәр. Ил буйлап келәм, тукыма сатып йөргәннәр. Хәзерге вакытта татарларның күбесе илнең башкаласы- Хельсинкида, Тампере, Ярвенпяя шәһәрләрендә яшиләр. Һәр өч шәһәрдә дә мәчәт эшли. Хельсинкида татарларны берләштерүче оешма бар. Аның төп максаты - татарларны бер-берсе белән очраштыру, таныштыру. Анда төрле кичәләр, милли бәйрәмнәр үткәрелә. “Тургай” исемле татар хоры да эшли. Финлянлиядә яшәүче татарлар балаларын туган телгә өйрәтүне үзләренең бурычлары итеп саныйлар. Туган телен, туган халкынның тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын белмәгән татарларны милләттәшләре хөрмәт итмиләр.

   Фин татарлары фин мәктәпләрендә белем алалар. Алар ике дәүләт теле – фин һәм швед телләрен яхшы беләләр. Фин хөкүмәте татарларга үз телләрен өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудыра. Татар балалары атнага бер тапкыр татар теле дәресләренә йөриләр.

   Җәй көне барлык татар балаларны 2-3 атнага татар лагерена җыелалар. Бу лагерь Швециядә һәм Америкада яшәүче татар балалары өчен ачылган. Балалар биредә бер-берсе белән аралашып, татарча сөйләшеп, күңелле ял итәләр. Сабан туе бәйрәме дә үткәрәләр.

Сүзлек

гасыр-век

сәүдәгәр-торговец

келәм-ковер

тукыма-ткань

оешма-организация

максат-цель

бурыч-долг

хөкүмәт-првительство

  1. 1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
  1. Рәмилә               а)  6,2,1,3,5,4,7,
  2. икенче                б)  7,1,2,5,3,4,6
  3. күчеп                   в)  2,7,4,1,5,3,6,
  4. Фәрит
  5. янына
  6. утырды
  7. көнне  

  1. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:

Без бишенче класста_____. Буген безнең алты дәрес______. Беренче дәрес-рус әдәбияты дәресе. Бу дәрестә без язучыларның әсәрләрен_____, сорауларга____.

Икенче дәрес-математика. Дәрестә мәсьәләр һәм мисаллар_____. Татар теле дәресендә без күнегүләр____, татарча_____. Рәсем дәресендә без матур рәсемнәр_____. Җыр дәресендә____һәм музыка____.

Сүзләр: ясыйбыз, җырлыйбыз, була, өйрәнәбез, укыйбыз, җавап бирәбез, чишәбез, эшлибез, сөйләшәбез, тыңлыйбыз.

Билет №7

  1. Әдәплелек турында сөйлә.
  2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
  3. Биремне үтә.

  1. Текстны сәнгатьле итеп укы.

Урман суы төшкәндә.

  1. Улым, бер эш кушыйм әле, - диде Зифа әби оныгы Рәҗәпкә. Буген бабаңның туган көне. Бәлеш салам, аш пешерергә телим. Баздан суган белән кишер генә алып мен әле.
  2. Вакытым юк, әби. Вазихлар белән тауга менәбез.

Рәҗәпнең ишекне шап итеп япкан тавышы гына ишетелеп калды. Урамда аның каршысына Вазих килә иде. Урамда көчле ташу. Бу-урман суы.

-Тауга менәбезме?-диде Рәҗәп.

-Минем әби апаларга кунакка киткән иде. Иртә белән үк. Хәзер ничек кайта инде? Башта әбиемне алып кайтыйм, Рәҗәп. Аннан соң уйнарбыз.

Вазих, ике дә уйламый, түбән очка йөгерде. Рәҗәп тә аңа иярде. Маһинур әби, чынлап та,ничек кайтырга белми, аптырап тора иде. Оныгын  күргәч, сөенеп туя алмады. Менә алар өй янына кайтып җиттеләр.

-Менә,әби, кайтып та җиттек! Өйгә кер, ял ит. Без тауга менәбез. Киттек, Рәҗәп! Ләкин Рәҗәп урыныннан кузгалмады.

-Мин тауга соңрак менәм. Өйгә кайтырга кирәк. Әби бер эш кушкан иде...

Ләкин... ул өйгә кергәндә, Зифа әби кишерне чистарткан, суган әрчеп утыра иде. Рәҗәп әбисенең күзләренә карады һәм, аның керфекләрендә күз яшьләре куреп, башын читкә борды. Нигә елый аның әбисе?

Сүзлек

ташу-половодье

иярде- пошел с ним

сөенеп туя алмады- ненарадовался

кушкан-велел

керфек-ресницы

елый-плачет

  1. 1) Бу җөмлә кайсы сорауга җавап була ала?

Мин алай дип әйтмәс идем. Киресенчә, ул сиңа бераз кечерәк.

а) бу чалбар миңа килешәме?

б) бу итәк миңа зурмы?

в) бу костюм сезгә зур түгелме?

                    2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:

      Марат һәм Азат______. Алар Ростов ______яшиләр. Малайның әниләре-рус, ә әтиләре_____. Өйдә алар русча сөйләшәләр, шуңа күрә__начар беләләр. Татарстанда татар теле____, шуңа күрә бөтен укучылар беләләр. Ә Ростов мәһәрендә мәктәпләрдә укучылар_____өйрәнмиләр.

Сүзләр: татарча, шәһәрендә, татар телен, татар, дәүләт теле, бертуганнар.

Билет №8

  1. Кием һәм дөрес киенү турында сөйлә.
  2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
  3. Биремне үтә.   
  1. Текстны сәнгатьле итеп укы.

Тәрбияле бала.

         Беркөнне Зиннәт урамнан акча янчыгы табып керде. Аның шатлыгы эченә сыймый иде. Бумажник эчендә байтак кына акча, блокнот, бер хәрби кешенең фоторәсеме дә бар иде.

       Зиннәтнең йөзе балкый, күзләре көлә, ә башында – матур хыяллар. Бу акчага тимераяк та, өр-яңа велосипед та алып була. Әле аннан да артып калыр. Малай, шатлана-шатлана, әнисенә шушы уйларын әйтте.

       Әнисе рәсемне кулына алды. “Бу офицер фронтта һәлак булган, ахры. Бәлки ул немецларга каршы әтиең белән бергә сугышкандыр. Бу әйберләрне югалткан кеше хәзер бик кайгыра  торгандыр. Бәлки улына соңгы рәсемедер бу”,- диде.

       Әнисенең бу сүзләреннән соң Зиннәт уйга калды. “Кемнеке икәнен белсәк, илтеп бирер идек”,- диде ул.

       Әнисе улыннан шушы җавапны көтә иде. Көткән сүзләрне ишеткәч, ул улын кочаклап алды. Шуннан соң алар бу әйберләрнең хуҗасын эзләргә булдылар. Икенче көнне урамдагы баганаларга белдерү кәгазьләрен ябыштырдылар.

       Беркөнне аларның ишеген кемдер акрын гына шакыды. Өйгә озын мыеклы бер абый керде. Ул үзенең акча янчыгын югалтканын әйтте һәм аның нинди икәнлеген, эчендә нәрсәләр булганын аңлатты. Әнисе табылдык бумажникны алып хуҗасына бирде.

       Мыеклы кеше бик шатланды, кат-кат рәхмәт әйтте һәм Зиннәтне үзләренә кунакка чакырды. Зиннәт бу абыйларда кунак булды. Саубуллашканда абый аңа бер төргәк биреп җибәрде.

   Өйдә Зиннәт белән әнисе төргәкне ачып карадылар. Аның эченә күп конфет һәм акча салынган иде.

Сүзлек

Акча янчыгы - бумажник

Шатлыгы эченә сыймый - счастью не было предела

Хәрби - военный

Һәлак булган - погиб

Кайгыра - переживают

Уйга калды - задумался

Илтеп бирер идек - отнесли бы, вернули бы

Кочаклап алды - обнял

Шакыды - постучался

Төргән - сверток

3. 1) Парлы исемнәр ясагыз, тәрҗемәсен күрсәтегез.

   а)тимер___-чар   _______птицы

б)төс___-корт    _______железо

в)чүп____ -  кыяфәт _____ внешность

  г) кош____-ярак      _______мусор

 д)кирәк____-томыр  ____необходимость

2.Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:

Татарстанда малайларның____күп. Казанда да аларның______апалары, энеләре,абыйлары яши. Марат белән Азат  алар белән гел татарча____. Малайлар быел да Казанга кунакка______кайттылар. Әбиләре аларга көн саен  өчпочмак, бәлеш пешерде. Әбигә барасы да булышалар, Марат бәрәңге___, Азат суган____, бабалары ит____, әбиләре камыр_____. Бүген әбиләре Азат һәм Маратны өчпочмак ясарга___. Малайлар да бик тырышып___. Шуңа күрә алар өчпочмакларны да бик____.

Сүзләр:  сөйләшергә тырышалар, туганнан туган, туганнары,  чистарта, яратып ашадылар, кунакка, өйрәтте, өйрәнделәр,тәмле пешерделәр,әрчи,җәя,турый.

                                                                               Билет №9

  1. Укытучы һөнәре турында сөйлә.
  2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
  3. Биремнәрне үтә.

2. Текстны сәнгатьле итеп укы. 

                                                                                    Батырлык.

       Бу хәл көз ахырында булды. Салкын төннәрнең берсендә ак күл өсте көзге кебек шома боз белән

капланган иде.

        Иртә белән бу хәбәр яшен тизлеге белән балаларга ишетелде. Алар, кәшәкә таякларын алып, күлгә

 таба йөгерделәр. Башта яр буендагы бозны аяклары белән типкәләп, аннан таяклары белән

суккалап карадылар. Боз ныкмы, яхшы катканмы? Балаларны кутәрерме? Шулай итеп бозны тикшергәч,

 күл уртасына таба шуып киттеләр. Аларның аяк астында җиңелчә генә боз чытырдаган тавыш

ишетелде, ләкин шау-гөр килеп шатланучы балалар моңа игътибар итмәделәр.

       Барысын да узып, иң алдан Маратларга килгән кунак кызы йөгерә иде. Зәңгәр күзле, тузган

сары чәчле, сипкелле, малайлардан да кыюрак, җитезрәк бу кыз һәрвакыт беренче булырга ярата.

Ул, күл уртасына кадәр кереп, рәхәтләнеп шуа башлады.

          Без, бөтен дөньябызны онытып, хоккей уйнаганда, кинәт ачы итеп кычкырган тавыш ишетелде.

 Бөтенебез тавыш килгән якка борылып карадык. Бозлар арасында, суга бер батып, бер калкып, кунак

кызының башы гына күренгәли иде. Бер минуттан, ул инде кычкырмый да башлады.

          Без куркудан катып калдык. Кайбер малайлар, кычкырышып, ярга таба йөгерә башладылар. Менә

шул вакытта Марат, бозга ятып, кулындагы таягын алга сузып, батучы кызга таба шуыша башлады. Кыз

малай сузган таякка чытырдап ябышты. Марат, әкрен генә артка таба шуып, кызны боз өстенә тартып та

чыгарды.

           Җиде яшьлек Маратның бу батырлыгы безне таң калдырды.

          Батырлык...Батырлыкның юл башы бар. Ул балачактан башлана. Ә ахыры юк, ул

гомер буе дәвам итә.                                                                    

Сүзлек

хәл - случай, событие

шома боз - гладкий лёд

яшен тизлеге - молниеносно

кәшәкә таяклары - клюшка

типкәләп - потопая

шуып киттеләр - начали кататься

чытырдаган тавыш –  звук, потрескавшего льда

сипкелле - с веснушками

ачы итеп - горько, жалобно

куркудан - от страха

яр - берег

батучы кыз - тонущая девушка

таң калдырды - поразил

буын – поколение

  1. 1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?

1) бәйрәме                                  а) 7,1,3,6,2,5,4

2) ел                                            б) 7,5,6,2,1,4,3

3) котлады                                  в) 6,3,2,5,4,1,7

4) белән

5) дусларын

6) яңа

7) Миша

2.Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:

Cтёпа Гранов мәктәптән _______. Кинәт кемдер бик каты ______. Тавыш елгадан _______. Стёпа елгага таба ______ һәм анда кечкенә Серёжаны _____. Серёжа боз өстендә ______. Боз ярылган малай суга _____. Серёжа ______ . Стёпа кечкенә Серёжаны _____.

Сүзләр : уйнаган, йөгерде, кычкырды, кайта иде, коткарды, күрде, бата башлаган,ишетелде, егылып төшкән.

Билет №10

  1. Татар язучысы яки шагыйре турында сөйлә.
  2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
  3. Биремнәрне үтә.

2.Текстны сәнгатьле итеп укы.

Кызлар шатлыгы.

Зөлфия узенә кулмәк текте. Тегеп бетергәч, ул үз эшенә сокланып карап торды: яңа күлмәк бик матур иде. Кыз, күлмәген киеп, көзге алдына килеп басты. Күлмәк аңа шулкадәр килешә! Ул матур күбәләккә охшап калган иде. Зөлфия, үзе дә сизмичә, шатлыгыннан бөтерелеп бии башлады.

Аннары ул, яңа күлмәген күрсәтергә дип, дусты Айгөл янына кереп китте. Айгөл дә аның күлмәгенең матурлыгына соклансын, дустының сөенечен уртаклашсын әле! Әгәр кирәк булса, Зөлфия аңа да күлмәк тегеп бирер. Икесе дә матур булырлар.

Шатлыктан алмадай кызарып, аларга барып кергәч, ни күрсен?! Көзге алдында өр-яңа күлмәк кигән Айгөл басып тора. Күлмәге шулкадәр матур инде! Дусты канатлы коштай менә-менә очып китәр кебек.

Кызлар, бер-берсенә карап, беразга сүзсез калдылар. Беренче булып Зөлфия сүз башлады. Ул дустын сораулар белән кумде:

-Ай, матур! Әллә үзең тектеңме? Болай матур итеп тегәргә әниең өйрәттеме?

-Юк, мин тугел. Авылдан әбием бүләк итеп җибәргән, - диде Айгөл.

- Синең дә күлмәгең бик килешле! Әллә үзең тектеңме?

-Әйе,- дип пышылдады Зөлфия. Аның бу сүзендә чиксез горурлык та, канәгатьләнү хисе дә бар иде. Һәм ул бөтерелә-бөтерелә биеп килде дә дустын кочаклап алды.

  Сузлек

Текте – сшил

Килешә - идет, к лицу

Уртаклашсын - пусть поделиться

 Канәгатъләнү – удовлетворённость

3. 1) Кирәкле сүзне языгыз.

Балалар табибының _______ вакыты иртәнге сәгать сигездән  кичке өчкә кадәр.

а) кабул итәргә

б) кабул итү

в) кабул итә

2.Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:

Менә _________ дә килеп җитте. _________ алмалар өлгерде. Бакчачы бабай _____ зур һәм сап-сары

ранет алмасы бирде. Ул алма шундый        ,шундый        һәм        иде. Чулпан

        бик озак сокланып карап торды. "Бу алма белән нишләргә икән? Ашаргамы,юкмы?-дип

уйлады ул. -Юк, ашамыйм бигрәк матур ______ бит!"________ул мәктәпкә китте. Мәктәптә ул

шул матур алманы        күрсәтте.

Сузләр: дусларына, иртән, көз, Чулпанга, бакчаларда, матур, хуш исле, зур, аңа, алма.


Билет №11

  1. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.
  2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
  3. Биремнәрне үтә.

2. Текстны сәнгатьле итеп укы.

Тату йорт.

Казан шәһәрендә казанлыларга гына түгел, бөтен Татарстанга билгеле бер йорт бар. Нинди йорт дисезме? Ул нәрсәсе белән данлыклы дип сорыйсызмы? Башкаланың Идел буе районында Дубравная урамында урнашкан бу йортта иң тату күршеләр яши.

Ун катлы, дүрт подъездлы бу йортта яшәүчеләрнең саны - 488 кеше, шуларның 140ы-балалар.

Социаль ипотека программасы буенча төзелгән бу йортта медицина хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр, милиция хезмәткәрләре, экономистлар, сатучылар, ике музыкант, ике композитор, Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры артистлары, җырчылар һәм башка һөнәр ияләре яши.

Татарлар, руслар, украиннар, белоруслар, марилар, чувашлар, чеченнәр, башкортлар яшәгән йорт бер зур һәм тату гаилә кебек. Йортта яшәүчеләр бер-берсен яхшы беләләр, хәл белешеп, ярдәм итешеп, борчу-шатлыкларын уртаклашып торалар.

Монда яшәүчеләр йортларын үзләре матурлыйлар. Халык йортны үз акчасына койма белән әйләндереп алган. Ишегалдына матур куаклар, чәчәкләр утыртканнар, аларны үзләре карап үстерәләр. Подъездларда һәм ишегалдында һәрвакыт чисталык, чөнки аларны беркем дә пычратмый. Елга берничә тапкыр, олысы-кечесе бергә җыелып, өмә ясыйлар. Йортның ишегалдында балаларга төрле таганнар, комлык, ә өлкән яшьтәгеләргә утырып ял итәр өчен җайлы утыргычлар эшләнгән.

Бу йортта яшәүчеләрнең үз традицияләре бар. Алар йортларының туган көнен ел саен сабан туе кебек итеп үткәрәләр. Бу бәйрәмдә төрле уеннар, ярышлар, төрле конкурслар уздырыла. 1нче класска укырга керүче балаларны Белем бәйрәме белән, олы яшьтәгеләрне Өлкәннәр көне белән бергә җыелып котлау, якындагы урманга чыгып кышкы сабантуй үткәрү, анда кайнар коймак белән чәй эчү гадәткә кергән.

Сүзлек

данлыклы - прославленный, знаменитый

борчу-шатлык - беспокойство-радость

уртаклашу - поделиться

өмә - коллективная помощь

таган - качели

җайлы –удобный

 гадәт - обычай, привычка

3. 1)         Сүзләрдән җөмлә төзегез.

Бертуктаусыз, менә, яуды, өч, яңгыр, көн, инде.

2)         Кирәкле сүзләрне сайлап языгыз.

   Өченче уку чирегендә Азат яңа мәктәптә укый башлады. Аның әтисе хәрби, шуңа күрә аларның

гаиләсе башка шәһәрдән  _____   килде. Яңа мәктәпкә малай бераз         һәм куркып

килде. Ләкин классташлары малайны         каршы алды. Азат та алар белән __________

тырышты: туган шәһәре, элекке классы, нәрсә белән кызыксынуы турында сөйләде. Балаларның
уртак шөгыльләре дә табылды, яхшы __________        урнашты. Тиз дуслашырга класс җитәкчесе дә _____. Укучылар тәнәфестә дә, дәрестән соң да күп вакытны бергә уздырдылар. Тиздән Азат класста _____ булып китте.

Сүзләр: дусларча, күчеп, мөнәсәбәт, дулкынланып, ярдәм итте, аралашырга, үз кеше.

Билет №12

  1. Ел фасыллары турында сөйлә.
  2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
  3. Биремнәрне үтә.

2. Текстны сәнгатьле итеп укы.

Матур ялган.

            Фәридәнең әбисе авырды. Берничә көн элек кенә тәмле-тәмле өчпочмаклар, пәрәмәчләр пешергән Зариф әби бүген авырып ята. Күзләре шундый боек, тавышы да көчкә ишетелә. Фәридә әбисен шундый кызгана. Маңгаен тотып карый - бик кайнар әбисенең маңгае. Бүген әби янына табиб чакырдылар. Ак халатлы апа әбине бик озак карады, кан басымын үлчәде, йөрәген тыңлады. Аннан соң, кечкенә кәгазьгә нәрсәдер язып, Фәридәнең әнисенә бирде.

              -     Дару алырсыз, - диде.

Табибны озатырга әнисе белән Фәридә дә чыкты.

              -     Мин сезгә дөресен әйтәм инде, - диде табиб, - әбинең хәле начар.

Фәридә бу сузләрне бик куркып тыңлады һәм әбисенең бүлмәсенә йөгереп керде.

              -     Әбием, - диде ул тиз генә, - табиб синең турында...

Кыз шунда туктап калды. Ул әбисенең күзләрендә яшьләр күрде. Аның әбисе елый! Һәрвакыт көлеп, елмаеп йөргән, башкаларны да көлдергән әбисе елый...

             -    Я, кызым, нәрсә диде врач апаң минем турында?

             -     Әбиең   тиздән   терелер,   борчылмагыз.   Берничә   көннән   тагын   тәмле өчпочмаклар пешерер, - диде.

Бүлмәгә кергән әнисен күргәч, уңайсызланып китте кыз: ялганлый бит!

             -     Дөрес, кызым, - диде әнисе дә, - нәкъ шулай дип әйтте. Зарифә әби елмайды, йөзләре алсуланды.

             -     Алайса, озак авырмам инде, - диде ул, тынычланып.

Әби, чыннан да, тиз терелде, чөнки балалары аны яхшы дарулар белән генә түгел, тәмле сүзләре һәм ягымлы йөзләре белән дә дәваладылар. Фәридә уйланып-уйланып йөрде дә әнисенә:

Әнием, теге вакытта мин әбиемә ялганладым бит. Син моны ишеттең, ялганым өчен ачуланмадың, - диде.

            -     Ялганың матур иде синең, кызым. Әгәр шунда дөресен әйтсәң, әбиеңнең хәле тагын да начарланыр иде. Ә синең яхшы сүзләреңне, матур теләгеңне ишетү аңа яхшы дару булды. Шуңа күрә тиз терелгәндер дә синең әбиең, -диде әнисе.

Сүзлек

Боек - грустный, унылый        

Көчкә - еле-еле                        

Кан басымы — давление          Яшьләр - слезы                         Терелер - выздоровит

Уңайсызланды - стало неудобно Ялганлый - обманывает          

Авыру - больной                

Дәвалады - лечил                          

3. 1) Дөрес тәрҗемәне күрсәтегегез.

Увидев машину времени, Айрат поразился.

Айрат вакыт машинасын күреп _________ .

а) шатланды        б) шалтыратты        в) шаккатты

2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.

Рөстәмне ___________    кибеткә җибәрде. Ул ипи, колбаса, сөт, катык алды һәм кибеттән_______. _______              адым гына киткән иде,каршысына бер зур эт ________ чыкты.. Эт______ болгап, борынын суза-суза ________башлады.. Эт _____    көтә иде. Ул бик_______,         аның _______ икән. Эт борыны белән _____________   пакетын иснәде.

Сүзләр: Рөстәмнең, ачыккан, әнисе, иркәләнә,биш-алты,чыкты,нәрсәдер,ашыйсы килә,килеп, койрыгын.

Билет №13

  1. Юл йөрү кагыйдәләре  турында сөйлә.
  2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
  3. Биремнәрне үтә.

2. Текстны сәнгатьле итеп укы.

Актәпи ник моңая?

    Актәпине әнисеннән елатып аердылар. Ул, әнием янына кире кайтарыгыз, дип, шыңшый-шыңшый ялынды. Яңа хуҗалары салып биргән сөткә әйләнеп тә карамады. Аның сөтне савыттан эчәсе килми, әнисен имәсе килә иде. Юк шул, тыңламадылар аны. Алай гына да түгел, икенче көнне иртән бүлмәдә берүзен калдырып киттеләр. Бу Актәпигә бөтенләй ошамады. Көчек сузып-сузып елады. Елый торгач, тәмам хәле, тавышы бетте. Инде нишләргә? Шулвакыт стена буендагы идән ярыгыннан “чи-чи” дигән нечкә генә тавыш ишетелде. Актәпи тынып калды, Шул якка карап тора башлады. “Чи-чи” диде ярыкта кемдер. Аннары: “Син кем? Кайдан килдең?” – дип сорады.

   Актәпи тагын елап җибәрде. Ярыкта нәни генә тычкан баласы күренде. “Син монда үзең генәме? Мыеклы ерткыч юкмы яныңда?” – дип сорады ул. Юк, Актәпи янында берәү дә юк иде. Моның шулай икәненә ышангач, тычкан баласы, ялт кына идән өстенә чыгып, арткы тәпиләренә утырды.

   “И, син бәләкәй икәнсең шул әле. Бәләкәйләр генә елак була. Менә мин, зур булгач, еламыйм. Исемем дә матур – Чи-чи,” – диде.

   Актәпи моңа бик гаҗәпләнде. “Син үзең бәләкәй, әнә ич нинди бәләкәй!” – диде ул аңа.

   Чи-чи бәхәсләшеп тормады (зурлар һәрвакыт юл куя белә), тавышсыз-тынсыз гына бүлмәне әйләнеп чыкты. Актәпигә дип салган сөт савыты янына килде. Иреннәрен ялады. Ул тәртипле тычкан иде, бик ашыйсы килсә дә, сөткә тимәде. “Нигә сөтне эчмисең? Бик тәмледер ул?” – диде.

   Актәпи, савыт янына килеп, сөткә телен тидерде. Әйе шул, сөт чынлап та тәмле иде. Ул Чи-чине дә бергәләп сөт эчәргә чакырды.

Сүзлек

аердылар – разлучили

шыңшый-шыңшый ялынды – умоляя скулил

әнисен имәсе – материнское молоко

сузып-сузып – протяжно, жалобно

карлыкты – охрип

яларга – облизывать, лизать

ирен – губы

юл куя – уступает

бәхәсләшү – спорить

елак – плаксивый

арткы тәпи – задние лапы

ялт кына – быстро

ерткыч – хищник

ярык – щель

ошамады – не понравилось

 

3. 1) Кайсы җөмлә сорауга җавап була алмый?

Бу уку елында сезнең классыгызда үзгәрешләр булдымы?

а) Әйе, безнең класска ике яңа укучы килде.

б) Әйе, безнең класста барысы да элекечә, үзгәрешләр юк.

в) Әйе, безнең классның өч укучысы башка мәктәпкә күчте.

2) Тиешле сүзләрне табып языгыз.

   Кичә иптәш кызым белән “Әкият” кафесына кереп ______. Монда _______ бик тәмле әзерлиләр. Башта _______ алдык. Аннары беренчегә _______ , икенчегә итле бәрәңге ________. Чәйне _________ белән эчтек. Десертка туңдырма _______.

Сүзләр: салат, гөбәдия, ашадык, токмачлы аш, алдык, ашап чыктык, ризыкларны.

Билет №16

1. Татарстанның башкаласы турында сөйлә.

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

3. Биремнәрне үтә.

2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

Бүләк.

   Илшат мәктәптә рәсем ясау белән танылды. Дуслары да көн саен диярлек, аңа рәсем ясатырга керәләр. Ялындырмый малай, тиз генә ясап бирә.

   Илшат бүлмәсендә әтисе ясап биргән барлык җиһазларга да күз ташлап алды да сөенеп елмайды. Улына рәсем ясарга җайлы булсын дип тырышкан әтисе. Менә аның кечкенә өстәле. Нинди генә буяулар юк монда? Җаның ниндиен тели, шундыйны сайла.

   Өч көн элек Илшат янына дусты Радик кергән иде.

  1. Берсекөнгә минем абыйның туган көне, сине дә чакырырга кушты. Кич белән үткәрәбез. Кил, яме! Бик матур рәсем ясап кил!

   Илшат чакыруны кабул итте, килергә сүз бирде. Рәсем дә матур булды. Радикның абыйсы шатланыр инде, бүләккә сокланыр.

   Бер атнадан Илшатның әтисенең дә туган көне җитә. Шуннан озак та түгел әнисенеке. Илшатлар гаиләсендә туган көннәрне һәр ел матур итеп үткәрәләр. Бәйрәм табыны әзерлиләр, теләкләр әйтәләр. Илшат та әтисе белән әнисенә, кибеттән сатып алып, матур әйберләр бүләк итә. Әлбәттә инде, акчаны я әтисе, я әнисе бирә. Ләкин алар моңа әллә ни сөенмиләр кебек. Рәхмәт әйтәләр дә тыйнак кына елмаеп куялар. Бүген Илшат, уйлана торгач, әлеге тыйнак рәхмәтнең серенә төшенде. Радикның абыйсына бүләк итәргә дип ясалган рәсемне күргәч, әнисенең аңа сокланып карап торганын исенә төшерде. Бәлки әнисенең шушы рәсемне бүләккә алачак егет урынында буласы килгәндер? Илшатка шулай тоелды.

   Әйе, моннан соң әтисе белән әнисенә дә үз кулы белән эшләнгән бүләк бирәчәк ул. Иң кадерле кешеләре өчен бөтен күңел җылысын, мәхәббәтен салып ясаячак ул бу рәсемнәрне.

Сүзлек

Танылды – прославился

Ялындырмый – не заставляет упрашивать

Җиһаз – мебель

Берсекөнгә - послезавтра

Кабул итте – принял

Теләк – желание

Сөенмиләр – не радуются

Тыйнак – скромно

Сокланып – восхищённо

3.1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?

1) Рамилә                             а) 6,2,1,3,5,4,7

2) икенче                              б) 7,1,2,5,3,4,6

3) күчеп                                в) 2,7,4,1,5,3,6

4) Фәрит

5) янына

6) утырды

7) көнне

2) Кирәкле сүзләрне сайлап языгыз.

   “Сәләт” лагере – балаларның зур ________ дәүләте ул. Монда фәннәр буенча олимпиадаларда _______, конкурсларда ________ акыллы һәм сәләтле балалар ял итә. Алар төрле ______ өйрәнәләр. Кызыклы ________ белән шөгыльләнәләр. Һәр бала татарча ______ белергә тиеш. Лагерьда ял итүчеләр татар телендә генә _______.

Сүзләр: катнашучы, һөнәрләр, фәннәр, сөйләшә, җиңүче, аралашалар, мөстәкыйль.

 

Билет №17

1. Үзеңнең яшәгән җирең турында сөйлә.

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

3. Биремнәрне үтә.

2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

Күгәрчен һәм малай.

   Урам чатындагы чүп савытларына кемдер чуалып беткән капрон җепләр ташлаган. Шул җепләргә тәпиләре белән бер күгәрчен эләккән. Мескен кош ярсып бәргәләнгән саен, капрон җеп аның аякларын ныграк авырттыра. Күгәрчен яныннан узып барган кешеләргә ялварулы караш ташлый, кызганыч тавыш белән эндәшә. Чүп савытлары өстендә чыр-чу килеп, әле аска төшеп, әле югарыга күтәрелеп, күгәрчен көтүе оча. Әйтерсең, алар яраланган иптәшенең хәлен сорыйлар, аңа ярдәм итү юлын эзлиләр.

   Ә кешеләрнең бәргәләнгән күгәрчендә эшләре юк. Һәркем үз юлы белән китеп бара. Һәркемнең үз мәшәкате, үз шатлыгы, үз кайгысы.

   Хәер, барысы да алай ук битараф түгел икән әле. Кулына футбол тубы тотып, стадионга таба йөгерүче бер малай бәлага эләккән күгәрченне күрде һәм шунда ук аңа ярдәмгә ашыкты. Чүп савыты янына килеп, тубын җиргә куйды һәм күгәрченне тотмакчы булды. Ә күгәрчен аннан куркып, тагын да ныграк талпына, бәргәләнә башлады. Канаты белән малайның битен, кулларын бәргәләде...

   Тырыша торгач, малай күгәрченне тотып алды. Бер кулы белән сак кына аның тәпиләрен җептән ычкындырды. Нык курыккан кошчык тынып калды, аның гәүдәсе малай кулында дерелди иде. Малай, кошны ике куллап тотып, күгелҗем төймәләрне хәтерләткән күзләренә карады, аннары өскә күтәрде...

   Ул зәңгәр киңлектә очкан күгәрченне күздән югалганчы елмаеп карап калды...

Сүзлек  

Җеп – нитка

Тәпи – лапа

Эләккән – попал

Авыттыра – причиняет боль

Ялварулы караш – умоляющий взгляд

Кычганыч тавыш – жалобный голос

Бәргәләнү – бьется

Мәшәкать -  забота, беспокойство

Хәер – впрочем

Битараф – равнодушный

Бәла – беда

Талпына – пытается взлететь

Ычкындырды – освободил

Гәүдә - тело

Дерелди – дрожит

Киңлек – простор

Күгелҗем төймәләрне хәтерләткән күзләр – глаза, напоминающие пуговицы

3. 1) Җөмләнең ахрын күрсәтегез.

Урамдагы песи баласы тәртипсез ___________.

а) булып чыкты

б) килеп чыкты

в) йөгереп чыкты

2) Кирәкле сүзләрне табып күрсәтегез.

   Театрга спектакль  _______ 10-15 минутка иртәрәк килергә кирәк. Тамаша _______ үз урыныңа узганда, тамашачыларга карап уз. Спектакль _______ иптәшең белән сөйләшмә башка тамашачыларга _______. Антрактта ______ кычкырып сөйләшмә. Антракт беткәч, кесә телефоныңны ________. Артистларга чәчәкләрне спектакль ________ һәм алар сәхнәгә ________ чыккач кына бирергә мөмкин. _________ ябылганчы, урыныңнан кузгалма. Этешә төртешә гардеробка йөгерү бик ямьсез ________.

Сүзләр: пәрдә, залында, баш ияргә, башлаганчы, гадәт, йөзең белән, сүндереп куй, беткәч, кесә телефоныңнан, комачаулама, вакытында.

Билет №18

1. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйлә.

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

3. Биремнәрне үтә.

2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

Бурыч.

   Фатирымнан ашыга-ашыга чыкканда, күрше ишектә звонок биреп торучы бер карчыкны күрдем. Звонок төймәсе шактый биектә, ә әбинең буе тәбәнәк. Шуңа күрә ул, аяк очларына басып, өскә үрелә. Язгы пальто өстеннән бөркәнгән ак шәле җилкәсенә җыерылып төшкән. Йөзе борчулы, күз карашында, ниндидер өметсезлек, аптырау сизелә иде.

   Мин әбигә күршеләремнең бер атна элек ялга китүләрен әйттем. “Бик кирәк идемени соң алар?” – дим. Карчык баскан җирендә таптанып алды, авыр сулады. “Кирәк иде шул, бәбкәм, бик кирәк иде. Өченче тапкыр киләм инде. Мунчага барганда, акчам җитмәгәч, Хәбирәдән ике сум акча алып торган идем. Шуны бирәсем бар иде.”, - ди. “И, әби, шул 2 сумны бирәм дип кат-кат йөрмәсәң инде, - дим, - әллә ни зур акча түгел ич!”

   Карчык миңа гаҗәпләнеп карап алды. Сүзләремне ошатмавы йөзенә чыкты. “Бирәчәкнең зурысы-кечесе юк аның, бала. Олы кешегә андый бирәчәк белән яшәү дөрес түгел. Карт кешенең хәлен белеп булмый, үлеп китсәм, өстемдә кала ич!” – диде. “Алайса, калдыр соң миңа ике сумыңны. Күршеләр кайткач, кертеп бирермен”, - дим.

   Әбинең йөзе балкып китте, ул ашыгып, 2 сум акчаны миңа сузды. “И балам, игелекле кеше икәнсең, тагын ничек килермен дип борчылган идем. Рәхмәт, балам!”.

   Әбинең өстеннән тау төштемени! Ул ашыга-ашыга ишектән чыгып китте...

Сүзлек

Ашыга-ашыга – торопливо

Үрелә - тянется

Борчулы – беспокойно

өметсезлек – безнадёжно

сулады -  дышал

гаҗәпләнеп – удивлённо

бирәчәк (здесь) – долг

өстемдә кала – останется на мне

игелекле – добрый

тау төштемени – будто гора упала с плеч

3.1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?

1) бәйрәме                             а) 7,1,3,6,2,5,4

2) ел                                       б) 7,5,6,2,1,4,3

3) котлады                             в) 6,3,2,5,4,1,7

4) белән

5)дусларын

6) яңа

7) Миша

2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:

   Cтёпа Гранов мәктәптән _______. Кинәт кемдер бик каты ______. Тавыш елгадан _______. Стёпа елгага таба ______ һәм анда кечкенә Серёжаны _____. Серёжа боз өстендә ______. Боз ярылган малай суга _____. Серёжа ______ . Стёпа кечкенә Серёжаны _____.

Сүзләр : уйнаган, йөгерде, кычкырды, кайта иде, коткарды, күрде, бата башлаган,ишетелде, егылып төшкән.

Билет №19

1. Сәламәтлекне саклау турында сөйлә.

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

3. Биремнәрне үтә.

2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

Әти бүреге.

   Сания апа белән биш яшьлек улы Варис күрше авылга кунакка киттеләр. Варисның башында олы, эче йонлы матур бүрек - әтисенең бүреге. Аны әнисе: “Көн суык, җәяүле буран да чыгарга тора, төпчек улым туңмасын”, - дип, бик кадерләп, сандыктан алып кидерде. Варисның әтисе сугыштан кайтмады. Әнисе фермада бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләде. Көндез тамак ялгарга кайтса да, “әтиегез кайтмый микән” дип, күзе һаман тәрәзәдә булды. Төнлә балалары йоклап киткәч тә, “кайтып ишек шакыр да, ишетмичә калырмын” дип, бик сак йоклады. Иренең кайтмаячагына күңеле һаман ышанмады. Варис йокысыннан уянгач күзләрен ачып:

  1. Әтием кайтмадымы? – дип һәркөн сорады. Ә әтисе никтер һаман кайтмады.

   Ана һәм улы урман юлыннан нәрсәдер сөйләшеп баралар. Ярый әле чана юлын көрт басмаган. Юлның уң ягындагы зифа буйлы ак каеннар үзара пышылдашалар:

  1. Матур бүрек кигән бу үскән егет кая бара икән?

   Олы бүрек бик җылытты. Варис эченә сыймаган шатлыгын әнисе белән уртаклашасы итте:

  1. Әни, әни бу бүрек бик җылы икән. Эх, әтием кайтса, бөтенләй үземә бирер иде! – дип, алга таба йөгерде...

   Әнисе нәрсә әйтергә дә белмәде, баскан урынында туктап калды. Аның күзләреннән кайнар күз яшьләре акты.

   Бу минутта ана белән урман да елый иде ахры.

 Сүзлек

Йонлы бүрек – меховая шапка

Җәяүле буран – метель

Төпчек – последыш

Тамак ялгарга – покушать

Сак йокы – чуткий сон

Көрт басмаган – не замело

Күз яшьләре – слёзы

3.1) Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?

1) республикасының                             а) 9,8,6,1,3,2,7,5,4

2) кызыл                                                 б) 6,1,3,2,7,5,9,8,4

3) гербында                                            в) 6,1,3,2,9,8,5,7,4

4) сүрәтләнгән    

5) җирлегендә

6) Татарстан

7) кояш

8) ак барс

9) канатлы

2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:

   Шәһәребездә матур _______ күп була. Һәр көз _______ өлкәннәр көне үткәрәбез, чөнки шәһәрдә олы яшьтәге ________ күп. Алар бу бәйрәмне яраталар, аны ел буе ________. Без быел да бәйрәмгә тырышып әзерләндек. Бу көнне мәктәпкә __________ килде. Без аларны _________, мәктәбебезне күрсәттек. ________ кунакларны башта ашханәгә чакырды. Өстәлләрдә тәмле _______ һәм кайнар чәй иде.

Сүзләр : бәйрәмнәр, кешеләр, мәктәптә, көтәләр, каршы алдык, кунаклар, мәктәп директоры, ризыклар.

Билет №20

1. Компьютерның файдасы һәм зарары турында сөйлә.

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

3. Биремнәрне үтә.

2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

Җәйге бер көн.

   Җәйнең бер матур көнендә Азатлар авылына шәһәрдән ике малай кунакка кайтты. Берсенең исеме – Рөстәм, икенчесенеке – Илдус. Азат кунаклар кайтканны бик ярата. Ул көннәр буе яңа дуслары белән уйнады.

   Беркөнне Азат шәһәр малайларын балык тотарга алып барды. Елга аларның бакча башыннан ерак түгел генә ага. Гадәттә, анда балык шәп эләгә. Ләкин бу юлы су буенда озак тора алмадылар. Кырмыскалар бүген әллә нишләгәннәр, тешлиләр дә тешлиләр. Шундый авырттырып тешлиләр, һич түзәрлек түгел. Кармакларын җыеп, малайлар кайтырга җыендылар.

  1. Әни, кырмыска тешли, - Азат, капкадан керә-керә.
  2. Яңлыр була инде алайса, - диде әнисе.

   Балыктан иртә кайтулары бик әйбәт булды. Малайлар бер кош баласын үлемнән коткардылар. Ул оясыннан егылып төшкән мескен. Ярый әле песи тотып ашамаган. Аны ничек оясына куярга? Оя биек, буй җитәрлек түгел.

   Азат ярдәмгә әнисен чакырды. Ярый әле чыпчык баласы имгәнмәгән иде. Азатның кошчыкны сыйпыйсы килгән иде дә, әнисе рәхсәт итмәде. “Кеше кагылганнан соң ана кош баласын яратмый башлый”, - диде ул. Әни белеп әйтә инде ул! Азатның әнисе хайваннарның “телләрен” белә. Мәктәптә дә шул фәнне укыта. Әнисе кош баласын, яфраклар белән тотып, оясына куйды.

  1. Очарга өйрәнергә теләгән ул, - дип аңлатты малайларга.
  2. Кошлар очарга егыла- егыла өйрәнәләр икән, - дип уйлап куйды Азат.

   Көн шундый эссе. Эх, су коенып кайтырга! Дуслары Азатның шушы сүзләрен әйткәнне көтеп кенә торганнар диярсең. Алар шатланып риза булдылар.

Сүзлек

Эләгә - клюёт

Тешлиләр – кусают

Кармак – удочка

Мескен – бедняга

Оя – гнездо

Буй җитәрлек түгел – не достать

Имгәнмәгән – непокалечился

Сыйпыйсы килгән иде – хотели погладить

Егыла-егыла - падая

3.1) Бу җөмлә кайсы сорауга җавап була алмый?

 - Әйе, бездә салкыннар 35 градуска кадәр була.

а) Сездә көчле салкыннар буламы?

б) Сездә нинди салкыннар була?

в) Кыш көне һава торышы нинди?  

2. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз .

   __________ дуслары күп. Алар бик тату ______. _______ кар күп яуды.________ бергә зур тау ясадылар. Һәр баланың үз _______, шуңа күрә Раилә дә _______шаудан шуды. Беркөнне Раиләнең _____ дә кибеттән яңа матур чана алып кайтты. Раилә бик шатланды. Әтисе аңа: “Чанаңны________, саклап______!” – диде.

Сүзләр: балалар, Раиләнең, кыш көне, уйныйлар, чанасы, әтисе, тот, ватма, алар белән.

     

Билет №15

1. Татарстан Республикасы  турында сөйлә.

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

3. Биремнәрне үтә.

2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

Чәчәкләр.

   Уку елы тәмамланырга аз гына вакыт калган иде. Дамир белән Диләрә мәктәптән бергә кайттылар. Дамир кызга бакчадагы язгы эшләр турында сөйләде. Диләрә белә: Дамир бакчада эшләргә ярата. Кайчан җир казырга, нәрсәне кайчан утыртырга кирәклеге турында малай мавыгып сөйләде. Диләрә аны гаҗәпләнеп тыңлады: Дамир һәр эшнең тәртибен белә иде.

  1. Ә хәзер нәрсә утырту вакыты? – дип сорады ул малайдан.
  2. Бүген чәчәкләр утыртам. Телисеңме, кил, бергә утыртырбыз, - дип, ул Диләрәне үзләренә чакырды.

   Диләрә белә: 1 нче сентярьдә иң матур чәчәкләрне мәктәпкә һәрвакыт Дамир алып килә. Малай аларны ничек утырта икән? Бәлки Диләрә дә шундый матур чәчәкләр үстерә алыр? Класташлары Диләрә үстергән чәчәкләрне күреп сокланыр. Шул турыда уйлап, кыз ризалашты.

   Дамир, өйгә кайтып, киемнәрен алыштырды, ашады-эчте, өйдәге эшләрне бетерде. Ә Диләрә һаман юк. Кызны көтә-көтә, ул бакчага чыкты. Чәчәкләр утыртыр өчен җир йомшартты., түтәл ясады.

   Диләрә килгәч, алар икәү эшләделәр. Дамир кызга эшнең тәртибен күрсәтте, аңлатты. Чәчәкләр матур булып үссен өчен, җәй буе аларга көн саен су сибәргә, җирне йомшартырга кирәк диде.

   Эш беткәч, Диләрә өйләренә кайтып китте. Ул, бакчаларына чыгып, чәчәкләр утырту өчен урын сайлады. Дамир биргән орлыкларны утырту өчен түтәл ясады.

   Шул вакыт дус кызлары кереп, Диләрәне урамга чакырдылар. Диләрә, нишләргә белмичә, әле чәчәкләр түтәленә, әле дусларына карады. Кыз бакчадан дуслары белән чыгып йөгергәндә, чәчәк орлыклары түтәл янында калды.

   Ул өйгә кич белән кайтты. Бик арыган иде. Ашады да ятып йоклады. Ә иртә белән кыз чәчәкләр турында бөтенләй онытты.

   Дамир чәчәкләргә көн саен су сипте. Алар бик матур булып үстеләр. Көн артыннан көн үтте. Алтын көз килеп җитте. Беренче сентярьдә Дамир, үзе үстергән чәчәкләрне тотып, мәктәпкә килде. Диләрәгә шул вакытта бик кыен булды. Шундый матур чәчәкләрне ул да үстерә ала иде бит!

Сүзлек

Тәмамланырга – до окончания

Мавыгып – увлечённо

Гаҗәпләнеп – удивлённо

Сокланырга – восхищаться

Түтәл – грядка

Җир йомшарту – разрыхлять землю

Орлык –семена

Кыен булды – неудобно

3.1) Бу җөмлә кайсы сорауга җавап бирә?

Әйе, без мәктәптә инглиз телен өйрәнәбез.

а) Сез мәктәптә инглиз телен өйрәнәсезме?

б) Сез мәктәптә нинди тел өйрәнәсез?

в) Сез мәктәптә ничә тел өйрәнәсе?

2) Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.

   _________ без яңа тема үттек. Галия Нуровна аңлатканда, Камил аңа күп төрле сораулар _________. Камил – бик башлы ________. Кайберәүләр аны шуның өчен дә _________. Ә мин Камилне _________булганы өчен _____________.

Сүзләр: хөрмәт итәм, бүген, яратмый, яхшы дус, бирде, малай.

Билет №14

1. Татарстанда балалар ял итү урыннары  турында сөйлә.

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

3. Биремнәрне үтә.

2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.

Бәхет

   Җәйге ял вакытында Гөлгенә Казаннан авылга, әнисенең бертуган абыйсы гаиләсенә кунакка кайтты. Миргазыян абый – авыл укытучысы. Көннәрнең берсендә ул Гөлгенәгә “Үзең буя” (“Раскрась сам”) дигән альбом һәм буяу карандашлары бирде.  Альбомда йорт кошларының һәм хайваннарының рәсемнәре ясалган иде.

   Дәү абыйсы Гөлгенәне үзенең янына утыртты да сораштыра башлады:

  1. Менә монысы нәрсә инде, сеңлем?
  2. Каз, - диде Гөлгенә.
  3. Ә бусы?
  4. Гусак.

   Миргазыян абый яхшылап кына аңлатты.

  1. Русчасын дөрес әйттең – гусак. Ә татарчасы ата каз була. Ата каз.

   Укытучы абый альбомның алдагы битен ачты.

  1. Ә монысы нәрсә инде?
  2. Тавык, - дип җавап бирде Гөлгенә.
  3. Ә бусы?
  4. Ата тавык.

   Миргазыян абый көлеп җибәрде. Әмма, Гөлгенәне үпкәләтмәскә тырышып, әкрен генә әйтте:

  1. Без татарча аны әтәч дибез. Русчасы петух була.

   Алар шулай итеп альбомның башка битләрен ачтылар. Туган телне чамалы белгән шәһәр кызы башка рәсемнәрдә дә хаталар ясады. Дәү абыйсы аның һәр сүзен кат-кат төзәткәч, Гөлгенә әллә никадәр яңа сүз өйрәнде. Гөлгенә аларны тагын бер кат кабатлап чыкты. Миргазыян абыйсы аңа тагын бик күп кошларның, чәчәкләр, агач-куакларның татарча исемнәрен өйрәтте.

   Шәһәргә кайтканда, Гөлгенә татарча матур итеп сөйләшә белә иде. Рәхәт икән ул үз туган телеңдә сөйләшә белү! Зур бәхет икән ул!...

Сүзлек

Җайлап-ипләп – корректно

Чамалы – немного

Төзәтү - исправить

3.1) Кайсы җавап дөрес түгел? Күрсәтегез.

Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

а) дөрес тукланырга кирәк

б)  спорт белән шөгыльләнергә кирәк

в) күп ашарга кирәк

2) Тиешле сүзләрне табып языгыз.

   Камил _______ беренче бетерде. _________ партада утыручы Сәрия биремнәрен __________ утыра иде. Класста __________ урнашты. Мин ________ теманы яхшы белгәнен дә, контроль эшен беренче эшләп бетерүен дә яхшы беләм. Без аның белән _______, бер ________ утырабыз.

Сүзләр: күрше, контроль эшен, эшли алмый, тынлык, Камилнең, дуслар, партада.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

олимпиада сораулары

рус группалары 7 класс 2 вариантта...

Хәйдәрова Р.З. дәреслекләре буенча татар теленнән имтихан биремнәренә җаваплар

Хәйдәрова Р.З. дәреслекләре буенча татар теленнән имтихан биремнәренә җаваплар...

Татар теленнән имтихан билетлары

9 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә Ф.С. Сафиуллина дәреслеге белән укучыларга...

9сыйныф өчен Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча имтихан билетлары

9 сыйныф өчен традицион имтихан билетлары Р.З.Хәйдарова дәреслеге буенча....

Н. Гыйматдинованың "Болын патшасы" әсәре буенча имтихан материаллары. 8 сыйныф рус төркемнәре

Н. Гыйматдинованың  "Болын  патшасы"  әсәре   буенча   имтихан  материаллары. 8  сыйныф  рус  төркемнәре....