8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан
методическая разработка (8 класс) по теме

Туфан Миңнуллинның  “Бәхетле кияү” комедиясен өйрәнүне йомгаклау. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2.docx20.51 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Кайбыч муниципаль районы

ММУ “Ә.Сәгыйди исемендәге Кошман урта гомуми белем бирү мәктәбе”

8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан

дәрес план-конспекты

Югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Нәфыйкова

Рушания Мөхәммәтша кызы

Кошман - 2010

Тема. Туфан Миңнуллинның  “Бәхетле кияү” комедиясен өйрәнүне йомгаклау.

Максат. Укучыларның  әсәрне үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау.

Аларның үз фикерләрен эзлекле, матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен үстерү .

Балаларда гади хезмәт кешесенә, җир кешесенә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: А.Т. Әхмәдуллин, ф.Ә.Ганиев.”Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек- хрестоматия, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

Т.Миңнуллинның “Бәхетле кияү” комедиясе күренешләрен чагылдырган фоторәсемнәр.

                                             Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты. Эмоциональ халәт тудыру.
  2. Актуальләштерү:

/тест биремнәрен үтәү/

       1.Комедия жанрының үзенчәлекләрен билгеләгез?

       а) тормышта булган һәм булуы ихтимал булган берәр вакыйганы сурәтләү кечкенә күләмле чәчмә әсәр

      б) социаль һәм көнкүрештә очрый торган яраксыз хәлләрдән көлеп язылган сәхнә әсәре.

     в)геройның киеренке,тирән хисләрен чагылдыра торган эмоциональ  һәм ритмлы кечкенә күләмле чәчмә әсәр.

      2. Алдагы сыйныфларда без кайсы авторларның нинди комедияләре белән таныштык? Шуларны билгеләгез.

      а)К.Насыйри “Әбүгалисина”, Г. Камал “Беренче театр”

      б)Г.Кутуй “Рөстәм маҗаралары”, Н.Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”

      в)Н.Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”, Г.Камал “Беренче театр”

    3. Т.Миңнуллинның “Бәхетле кияү” комедиясендәге персонажларны билгеләгез.

       а)Харис, Нәфига, Әлмәндәр, Гөлбикә, Миләүшә, Айбулат

б ) Нури, Мөнирә, Харис, Нәфига, Исмәгыйль, Гөлбикә

в) Нури, Мөнирә, Әлмәндәр, Диләфрүз, Өммия, Гөлфирә.

  1. Яңа дәрес материалы өстендә эш/ Т. Миңнуллинның “Бәхетле кияү” комедиясе буенча фикер алышу./
  1. Автор ни өчен әсәрне комедия  дип билгеләгән?

      II. Көтелгән җавап: Бу әсәрне укыганда, без елмаябыз, көләбез. Көлү монда мәзәк хәлдән туа: беренче мәртәбә кунакка кайткан кияүләрен һәм күптән күрешмәгән кызларын Харис абый белән Нәфига апа бар дип тә белмиләр. Шуңа күрә Нури да, Мөнирә дә нишләргә һәм нәрсә әйтергә белми гаҗәпкә калалар. Яшь кияү үзен ошатмадылар дип уйлап, кайнаталарын һәм бу авыл кешеләре турында шактый ук ямьсез фикергә дә килә. Мәсьәлә икенче көнне төнлә яңгыр яугач кына ачыклана. Авылда күптән яңгыр яумаган, игеннәрнең корылыктан харап булу куркынычлы туган  икән.

      2. Н. Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”, Г. Камалның “Беренче театр”  комедияләре һәм Т. Миңнуллинның “ Бәхетле кияү” комедиясе арасындагы аерманы аңлатыгыз.

       Көтелгән җавап: Н. Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”, Г. Камалның “Беренче театр” комедияләрендә искелеккә ябышып яткан, тискәре, кире беткән яисә үзен әллә кемгә куеп, башкалардан акыллырак дип санаган, тинтәк, түбән җанлы кешеләрнең көлкегә калуын күрдек. Ә Т. Миңнуллинның “Бәхетле кияү” комедиясендә кешеләрдәге кимчелекләрдән көлү юк. Чөнки персонажлар – әйбәт кешеләр. Монда көлү аңлашылмаучанлыктан килеп чыккан мәзәк хәлдән туа. Без шуннан көләбез, яратып көләбез.

     3. Нури белән Мөнирәнең әти – әнисенә, авылдашларына хәтере калуга китергән сәбәп җитдиме, аның көчле каршылыкка әверелүе мөмкин идеме?

       Көтелгән җавап: Беренче карашка, Нури белән Мөнирәнең әти – әнисенә, авылдашларына хәтере калуга китергән сәбәп әллә ни җитди түгел кебек. Ләкин бу аңлашылмаучанлык Нури белән Мөнирә арасы бозылуга китерегә дә мөмкин иде. Мөнирәнең акыллылыгы, сабырлыгы аркасында мәсьәлә уңай якка хәл ителә. Ә бит тормышта, гаиләдә күңелсез хәлләр төрле аңлашылмаучанлыклардан һәм алардан ашыгып нәтиҗәләр ясаудан килеп чыга.

     4. Кунакка кайткан яшьләргә беренче көндәге битараф мөнәсәбәтне сез аңлыйсызмы яисә аклыйсызмы?

     Көтелгән җавап: Бу сорауга ике төрле җавап бирергә мөмкин. Беренчедән, чын җир кешеләренә хас булганча, Харис абый, Нәфига апа һәм аларның авылдашлары яңгыр булмауны, тишелеп чыккан игеннәрнең, бер тамчы яңгырга тилмереп, үсә алмыйча утыруын зур фаҗига итеп кабул итә. Тормышта, бигрәк тә өлкән буын авыл кешеләренең күбесе моны шулай итеп кабул итә. Чөнки аларда икмәк уңмауның фаҗигале нәтиҗәләре, икмәкнең ни дәрәҗәдә изге икәне яхшы таныш. Шуңа күрә аларны акларга була. Икенчедән, бүгенге көндә теләсә нинди юл белән байлык туплап, бары тик үзләре һәм якыннары турында гына уйлаучылар күбәйгән заманда башка фикер дә туарга мөмкин. Чөнки хәзерге вакытта гади хезмәт кешесен бәяләмичә, бары тик үзләренең балаларының капризларын, беренче планга куючылар, бигрәк тә җитәкчеләр арасында, еш очрый торган күренешкә әйләнде.

     5. Беренче һәм икенче күренешләр арасындагы төп аерманы табыгыз.

     Көтелгән җавап: Икенче күренеш беренчесеннән гомуми рухы белән тамырдан аерылып тора. Олыларның төшенке кәефләре , үзләрен авыл кешеләренә хас булмаганча тотулары / авыл кешеләренә кунакчыллык хас/ белән ихласлылык, кече күңеллелек, кунакчыллык арасында зур аерма бар. Әсәрне менә шул мавыктыргыч һәм кызыклы итә. Мөнирә һәм Нури белән бергә аптырап утырган укучының да, сер ачылгач, күңелендә канәгатьләндерү хисе туа.

     6. Драматург персонажлар теленең үзенчәлекләренә тиешле игътибар биргәнме?

    Көтелгән җавап: Драматург  персонажлар теленен үзенчәлекле булуына да тиешенчә игътибар иткән. Монда һәркем, бигрәк тә өлкәннәр, үзенчә сөйли. Фразеологик әйтелмәләр иркен кулланылган. Мәсәлән, “чебен тимәс чер итәр”, “бишкә ярылыр идем”, “авызга су кабып”, “үрдәкләренә каз куя беләбез без” һ.б. әйтемнәр,сүзтезмәләр әсәр телен баета, җанлы һәм халыкчан итә.

     7.  Автор әсәрне ни өчен “Бәхетле кияү” дип атаган? Нури, чыннан да, бәхетле кияүме? Нури, чыннан да, бәхетлеме ?

Көтелгән җавап:“Бәхетле кияү” дигән исем үзе  дә күп  мәгънәле. Нуриның бәхете, ул авылга кайткач, яңгыр явуда гына тугел “Бәхетле кияү”  дип  башта ук  аңа Мөнирә әйтә. Чыннан  да,  Нури бәхетле. Чөнки ул  әнә нинди сабыр , акыллы кызга өйләнгән, ул аны ярата. Әби – бабасы да /Мөнирәнең ата – анасы / тәртипле, туган җанлы, кызлары  һәм  кияүләре  өчен  үлеп  торалар. Бу авылның кешеләре, курше – күләм мөлаем, кунакчыл, эшчән  чыннан да, имондый авылга кияү  булу – үзе бер бәхет.

8. Өйгә   эш: Т. Миңнуллинның “Бәхетле кияү” комедиясендәге Нури һәм Мөнирә образларына характеристика бирергә.

9. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы

Тема :  Абдулла  Алиш  “Нечкәбил”Максат :       1)    әкиятне  укып, эчтәлеген  үзләштерү...

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан "А.Алиш "Нечкәбил" темасына дәрес планы

Тема :  Абдулла  Алиш  “Нечкәбил”Максат :       1)    әкиятне  укып, эчтәлеген  үзләштерү...

8 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән....

6 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан эш программасы (рус төркеме)

6 нчы сыйныфта  татар әдәбиятыннан эш программасы федераль дәүләт белем стандартына нигезләнеп төзелгән....

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин

5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан класстан  тыш уку дәресе ”Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” Ризаэддин Фәхреддин...

7"Б" СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ" ТЕМАСЫНА ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕС КОНСПЕКТЫ.

7"Б" СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН  "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ" ТЕМАСЫНА  ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕС КОНСПЕКТЫ....