7"Б" СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ" ТЕМАСЫНА ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕС КОНСПЕКТЫ.
план-конспект урока (7 класс) на тему
7"Б" СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ" ТЕМАСЫНА ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕС КОНСПЕКТЫ.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
7b_syynyfta_dbiyat_drese.docx | 51.22 КБ |
Предварительный просмотр:
7 “Б” сыйныфта (рус төркеме) татар әдәбияты дәресе. Тема . “Безнең музейларыбыз” тексты. Максат: 1) ”Безнеӊ музейларыбыз” тексты белән таныштыру; Татарстан музейлары турында белемнәрне арттыру; 2) лексик тема буенча яӊа сүзләр белән таныштыру һәм аларны гамәли үзләштерү; диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү; 3) туган якның мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уяту, тарихыбызга хөрмәт тәрбияләү; 4) фикерләү сәләтен үстерү. Җиһазлау: интерактив такта, Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева” 7 нче сыйныф өчен татар теле” дәреслеге, сингапур методикасына кагылышлы бирем карточкалары.
Дәрес барышы.
Ι . Оештыру өлеше. (уңай психологик халәт тудыру). Дежур укучы белән әңгәмә. II. Өй эшен тикшерү. III. Белемнәрне актуальләштерү. IV. Яңа материалны аңлату. – Укучылар, бүген мин сезне Казан шәһәре буйлап виртуаль сәяхәткә чакырам.( Слайдлар. М.Горький музее рәсеменнән соң слайдлар туктатыла). - Әйтегез әле, тагын нинди музейлар әйтелмичә калды? (Милли музей, Сынлы сәнгать музее). – Укучылар, музейларда нәрсәләр саклана? (Экспонатлар).Әйдәгез әле, Сынлы сәнгать музеенда сакланучы экспонатларны карап китик (слайдлар күрсәтелә).Ребята, все экспонаты, которые хранятся в Национальном музее и в музее Изобразительных искусств, отражают историю, культуру, быт и традиции татарского народа. – Шулай итеп, бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? Ничек уйлыйсыз, нинди эш төрләрен башкарырбыз? (Укучылар максатны билгелиләр). Дөрес, безнең максатыбыз: “Безнең музейларыбыз” текстын уку һәм мәгънәсен аңлау, яңа сүзләр өйрәнү; ситуатив күнегүләр башкару аша, Казан шәһәрендә урнашкан музейлар турында мәгълүмат туплау. Эшебез нәтиҗәле булсын өчен, иң элек сүзлек эшен башкарырбыз (өйрәнелергә тиеш булган сүзләр язылган слайд күрсәтелә). – Хәзер эшне төркемнәрдә дәвам итәрбез. Дәреслекнең 82нче битен ачыгыз һәм текстны игътибар белән укып чыгыгыз. V. Ныгыту өлеше. “РАУНД РОБИН” структурасын куллану. Укучыларның бер төркеме тексттан Милли музей турында язылган өлешне, икенче төркем укучылар Сынлы сәнгать музее турында, ә өченче төркем укучылар күренекле кешеләрнең музейлары турында укыйлар. VI. Физкультминут. Күзләрне ял иттерү өчен күнегүләр башкару. VII. “ТАЙМД-ПЭА-ШЭА” структурасын куллану. Карточкалардагы биремнәрне укучылар парлап башкаралар. Биремгә туры килгән җөмләләрне генә табып укырга. – Укучылар, музейларның төп максаты нәрсәдән гыйбарәт? Әйе, музейлар безнең рухи байлыгыбызны, мирасыбызны саклыйлар. Без, үз чиратыбызда, бу бай мирасыбызны киләчәк буынга тапшыра алсак, изге бер бурычыбызны үтәр идек. VIII. Өй эше. IX. Рефлексия.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.
11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....
8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр
Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...
10, 11 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан эш программалары ( дәреслек Хәйдарова Р.З.)
эш программалары...
татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы
9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...
7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары
7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары...
7 "Б" СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ" ТЕМАСЫНА ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕСКӘ ҮЗАНАЛИЗ.
7 "Б" СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН "БЕЗНЕҢ МУЗЕЙЛАРЫБЫЗ" ТЕМАСЫНА ҮТКӘРЕЛГӘН ДӘРЕСКӘ ҮЗАНАЛИЗ....
Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе
Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....