Тел- милләтнең төп билгесе.
методическая разработка (7 класс) по теме
Татар теле атналыгында куллану өчен материал.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
тел турында газета.docx | 345.24 КБ |
Предварительный просмотр:
Күңел берлән сөям бәхтен
татарның,
Күрергә җанлылык вактын
татарның.
Татар бәхте өчен мин җан
атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын
татармын.
Г.Тукай.
Тел турында күренекле кешеләр фикере.
Без - татарлар, телебез - татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул.
/К.Насыйри/
Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймә-кемнән миндә туган телебезне сөю тугъды. Әгәр миңа җырулар ярдәм итмәсә, мин соң... туган телебезне сөймәк кеби бер олугъ нигъмәткә малик була алыр идеммени? Яшәсен халык әдәбияты, яшәсен туган тел!
/Г.Тукай/
Халыкның теле - аның рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла.
/К.Ушинский/
Милли тел язмышы ул - милләт яшәешенең нигезе. Телнең зәгыйфьләнә баруы ул - милләтнең юкка чыга баруының күрсәткече. Милләт ул - теле булган халык.
И туган телем, мөкатдәс моңым, яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам!
/Ә.Кәримуллин/
Тел турында шигырьләр.
Туган телгә мәдхия.
Әй син, телем, туган телем, тамыр телем.
Җир астыннан тарих серен табар телем...
Әй син, телем, рәхәт телем, авыр телем.
Телне тешләп канатырлык сабыр телем...
Синең белән рәхмәт укыйм, теләк телим.
Җырга салып сине, милли көйләр көйлим.
Табындагы икмәгем күк телем-телем.
Табынам сиңа, синсез бер тәм тоймас телем...
Әй син, телем, айлы төнем, якты көнем.
Әремнәрдән әче, балдан татлы телем.
Сине саклап калыр өчен, күпме белем
Кирәклеген аңладым мин, белдем бүген...
/Л.Шагыйрьҗан/
Туган тел.
Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
Җитсен иде һәрбер күңелгә;
Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,
Үзләренең асыл телендә.
Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем - бәгърем, син ул, син!
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
Һәрнәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа, туган телем,
Син өйрәттең миңа һәммәсен.
/Х.Туфан/
Күзләремне ачты минем,
Иркәләде үз телем.
Үз телем яктыртты юлны,
Үз телем бирде белем.
Үз телеңне сөймәгәндә,
Ярты ул алган белем.
Канатсыз коштай буласың,
Белмәсәң ана телен.
Сандугач язын сагынып
Кайтса да туган илен,
Үз көен онытса әгәр,
Аны назламас идем.
/ М.Аитова/
Туган тел хакында.
Тел ачылгач әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Тел ачылгач әйтә алсаң: "Әти!" - дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Соң минутта әйтә алсаң: "Әти!" - дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
Туган телең әнә шул булыр.
/Зөлфәт/
Туган телем.
Әнкәм сөеп-сөеп әйткән,
Әткәм чөеп-чөеп әйткән,
Апам биеп-биеп әйткән
Матур сүзләр җанымдадыр!
Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән,
Бабам сыйлап-сыйлап әйткән,
Абзам сынап-сынап әйткән
Зирәк сүзләр адымдадыр!
Язда уйнап-уйнап үскән,
Җәйдә буйлап-буйлап үскән,
Көздә уйлап-уйлап үскән
Туган телем канымдадыр!
Телгә тимә - аңга тимә,
Телгә тимә - канга тимә,
Телгә тимә - намга тимә,
Телгә тимә - җанга тимә!
/Ш.Галиев/
Туган телем.
Бик борынгыдан бабалар аша
миңа да килеп җиттең.
Бирдең аң. бирдең белем.
Хәзер инде офыктагы маяк булып
алга чакыр,татар теле,
Тукай теле, туган телем!..
/Акъегет/
Тел турында татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре.
* Сүз - бер көнлек, тел - гомерлек.
* Тел - ананың теләге,
Тел - ананың баласына иң кадерле бүләге.
* Бер телдә ун хикмәт,
Ун телдә йөз хикмәт.
* Тел белмәгән теленнән абыныр.
* Телгә сак бул!
* Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгәннәр коры калыр.
* Телне каләм саклый.
* Тел - күңелнең көзгесе.
* Теле юкны тигәнәк талар.
* Телләр белгән - илләр белгән.
* Тел ташны эретә.
* Инсафлының теле саф.
* Кеше күрке - йөз,
Йөзнең күрке - күз,
Уйның күрке - тел,
Телнең күрке - сүз.
* Теллеләр халык булып дөньяга чыккан,
Телсезләр балык булып дәрьяда калган,
Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.
* Инсафлының теле саф.
* Туган телем - иркә гөлем,
Киңдер сиңа күңел түрем,
Туган телем - үз телем,
Туган илем - үз көнем.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект урока во 2-м классе по учебнику "Милли 2" авт. С.И.Азарова и др.
Это второй урок по теме "Игрушки". Цель его: Обучение учащихся сообщению о т ом, как можно играть с разными игрушками....
УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.
Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...
КВН "Юл билгесе-ышанычлы дус"
Аннотация 1. Занятие проведено в 3-4 классе, когда основные ПДД хорошо изучены. 2. Форма проведения – это соревнование между командами на лучшее знание ПДД. Учащиеся делятся на 2 команды. Каждая коман...
7 класста геометрия дәресе "Өчпочмаклар тигезлегенең беренче билгесе"
Дәрес конспектыТема: «Өчпочмаклар тигезлегенең беренче билгесе» ( 7класс, геометрия, Атанасяна Л.С. дәреслеге буенча) Дәрес максаты:· теорема һәм т...
Милли мәгариф - милләт киләчәге
Материалда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының милли мәгариф эшчәнлеге яктыртыла...
ъ билгесе
ъ билгесе , 2 сыйныф , татар сыйныфы өчен...
ь (нечкәлек һәм аеру билгесе)
ь(нечкәлек һәм аеру билгесе) 2 нче сыйныф өчен дәрес план-конспекты...