Билеты по татарскому языку для 9 класса по учебнику Нигъматуллиной Р.Р.
материал (9 класс) по теме

В помощь учителям татарского языка и литературы. Готовые экзаменационные билеты для учащихся 9 класса.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2012nche_uku__el_imtihan__biletlary.doc318 КБ

Предварительный просмотр:

                                   2012нче уку  елы чыгарылыш  имтихан  билетлары.    

Билет №1

1        Гаиләң һәм үзең турында сөйлә

2        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

 3. Биремне үтә

Билет №2

1        Мәктәбең турында сөйлә.

2        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

 3. Биремне үтә

Билет № 3

1.        Телләр белүнең кирәклеге турында сөйлә.

2.        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

3.        Биремне үтә

Билет № 4

1.        Дустың турында сөйлә.

2.        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

3.        Биремне үтә.

Билет № 5

1.        Көн режимың турында сөйлә

2.        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

3.        Биремне үтә.

Билет № 6

1.        Бәйрәмнәр һәм үзеңнең яраткан бәйрәмең турында сөйлә.

2.        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

3.        Биремне үтә.

Билет № 7

1 Әдәплелек турында сөйлә.

2.        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

3.        Биремне үтә

Билет № 8

1.        Кием һәм дөрес киенү турында сөйлә.

2.        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә

3. Биремне үтә

 Билет № 9

1.        Укытучы һөнәре турында сөйлә.

2.        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

3.        Биремне үтә.        

Билет № 10

1.Татар        язучысы яки шагыйре турында сөйлә.

2.        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

3.        Биремнеүтә.

Билет № 11

1.        Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.

2.        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә

3.        Биремне үтә.

Билет №12

1.        Ел фасыллары турында сөйлә.

2.        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә

3.        Биремне үтә.

Билет № 13

1.        Юл йөрү кагыйдәләре турында сөйлә.

2.        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

3.        Биремне үтә

Билет № 14

1.        Татарстанда балалар өчен ял итү урыннары турында сөйлә

2.        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

3.        Биремне үтә.

Билет № 15

1 Татарстан Республикасы турында сөйлә.

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтз.

3 Биремне үтә.

Билет № 16

1.        Татарстанның башкаласы турында сөйлә.

2.        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

3.        Биремне үтә.

Билет № 17

1.        Үзеңнең яшәгән җирең турында сөйлә.

2.        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

3.        Биремне үтә.

Билет № 18

1.        Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйлә.

2.        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

3.        Биремне үтә.

Билет № 19

1.        Сәламәтлекне саклау турында сөйлә.

2.        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

3.        Биремне үтә.

Билет № 20

1.        Компьютерның файдасы һәм зарары турында сөйлә.

2.        Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

3.        Биремне үтә.

                                                   1 нче билет.

1. Гаиләң һәм үзең турында сөйлә.

Минем исемем - Марина, фамилиям - Петрова. Мин 1995 елның 16 маенда Казан шәһәрендә туганмын. Мин гаиләм турында сөйләргә телим. Безнең гаиләбез зур һәм тату. Минем әбием, әтием, әнием һәм кечкенә энем бар. Әтиемнең исеме Андрей. Ул милиционер булып эшли. Әниемнең исеме Валентина. Әнием - укытучы. Энемнең исеме Алеша. Аңа биш яшь. Ул балалар бакчасына йөри. Хәрефләр өйрәнә, мәктәпкә барырга әзерләнә. Ә мин Казан шәһәренең ... мәктәбендә 9 нчы А классында укыйм Безнең мәктәп ике сменада эшли. Безне!-; классыбыз беренче сменада укый. Дәресләр сәгать сигездә башлана, икегә кадәр дәвам итә Буш вакытта мин китаплар укырга яратам,

музыка мәктәбенә йөрим. Дусларым белән очрашырга, алар белән урамда йөрергә да вакыт табам.

Без ... урамындагы ... катлы йортта, ... бүлмәле фатирда яшибез. Йортыбызның ишегалды бик матур. Анда өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бөтен уңайлыклар бар Балалар мәйданчыгында комлык, төрле таганнар ясалган.

Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Өйдә һәркемгә дә эш җитә: ашарга пешерергә, савыт-саба юарга, фатирны җыештырырга, кер юарга, кер үтүкләргә һәм башка бик күп эшләр эшләргә кирәк. Без бу эшләрне бүлешеп эшлибез. Әтием, гадәттә, тузан суырта, кирәк булса, паласларны кага, кибеткә йөри. Мин савыт-саба юам, идән себерәм, тузан сөртәм, чүп чыгарам... һәр көн иртән энемне балалар бакчасына алып барам, ә кичен алып кайтам. Әнием .гадәттә, ашарга пешерә. Без гаиләбез белән камыр ашлары яратабыз. Әнием камыр ашларын күбрәк ял көннәрендә пешерә.

Буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар, сканвордлар чишәргә, компьютерда интеллектуаль уеннар уйнарга яратабыз. Безнең әтиебез бик белемле, эрудит кеше. Ул күп белә, шуңа күрә без аның белән аралашырга, сөйләшеп утырырга яратабыз. Без белмәгән һәм аңламаган күп нәрсәләрне әти гади һём кызыклы итеп аңлатып бирә. Кайбер телетапшыруларны һәм кинофильмнарны да бергәләп карыйбыз. Театрларга, концертларга да күп вакытта бергәләп йөрибез. Аннан бергәләшеп фикер алышабыз.

Безнең туганнарыбыз күп. Әниемнең туганнары еракта яши, шуңа күрә без алар белән бик еш күрешә алмыйбыз. Ә әтиемнең бертуган абыйсы һәм туганнан туган энесе гаиләләре белән Казанда яшиләр. Алар белән бик еш аралашабыз. Бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез.

Мин әниемне дә, әтиемне дә, энемне дә бик яратам. Алар да мине яраталар. Мин аларның сау-сәламәт булуларын телим.

Тема буенча сораүлар:

•Гаиләң зурмы? Ничә кеше?

•Әти-әниең кайда һәм кем булып эшлиләр?

•Әбиең, бабаң бармы? Алар сезнең белән яшиләрме?

•Башка туганнарыгыз бармы? Алар кайда яшиләр?

•Туганнарыгыз белән күрешәсезме, еш аралашасызмы?

•Фатирыгыз зурмы? Ул ничә бүлмәле?

•Өйдә эш күпме?Ул эшләрне кем эшли?

•Гаиләгез дусмы? Бергә булырга яратасызмы?

•Гаиләдә буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез?

•Гаиләңә карага синең мөнәсәбәтең нинди?

2.        Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

                                          Олимпия уеннары

Спорт сәламәтлекне сакларга, үзеңне яхшы хис итәргә ярдәм итә. Кешеләр спортны шуңа күрә яраталар, шуңа күрә спорт белән шөгыльләнәләр. Шәһәрләрдә стадионнар, бассейннар бар, төрле спорт клублары эшли. Спорт залы булмаган нинди дә булса уку йортын табу да кыендыр.

Профессиональ спорт өлкәсендә иң зур ярышлар - Олимпия уеннары. Анда спортның барлык төрләре буенча көч сынала: җиңел атлетика, авыр атлетика, гимнастика, футбол, волейбол һәм башкалар.

Олимпия уеннары безнең эрага кадәр үк 1777 елда Грециядә барлыкка килгән. Ул 12 гасыр дәвамында Олимпия дигән шәһәрдә дүрт ел саен уздырылып килгән. Анда йөгерү, бокс, көрәш һ.б. буенча ярышканнар. Олимпия уеннарының дәрәҗәсе бик югары булган. Олимпия уеннары тынычлык һәм дуслык символы булган. Шуңа күрә ярышлар уздырылганда хәтта сугышлар тукталып торган.

Хәзерге вакытта һәр илдә Милли Олимпия уеннары уздырыла. Ә бөтендөнья Олимпия уеннары кыш һәм җәй көне үткәрелә. Күп илләр халыкара Олимпия уеннарын үзләрендә уздырырга телиләр. Ләкин бу бик зур чыгымнар таләп итә. Спорт залларын, стадионнарны, кунакханәләрне төзекләндерү яки яңаларын төзү өчен күп акча кирәк. Ярышлар узган көннәрдә төрле очрашулар, чыгышлар, күргәзмәләр, фестивальләр оештырыла. Шуңа күрә бирегә спортчылардан башка меңнәрчә журналистлар һәм кунаклар килә.

Җәйге Олимпия уеннары, Кышкы Олимпия уеннары кебек үк, дүрт елга бер тапкыр уздырыла. Ярышлар спортның түбәндәге төрләре буенча үткәрелә: җиңел һәм авыр атлетика, уктан ату, бокс, бадминтон, баскетбол, волейбол, байдарка, велосипед, суга сикерү, йөзү, фехтование, дзюдо, теннис, көрәш һәм башкалар.

3.        Фразеологизмнарның мәгънәләрен һәм русча эквивалентларын тап.

а)        алмадан җилләр искән         көчкә йөри                  языком мелет

б)        шөрепләре бушаган            оста сөйли          хороший аппетит

в)        тегермәне яхшы тарта          юкка чыкан          ветром сдуло

г)        берәр этлек көт тә тор         начарлык эшләр          крыша лоехала

д)        аяк өсте йоклый   __                    авыр аңлый                   жди свинства

е)        телләре телгә йокмый         аппетиты яхшы                    на ходу спит

                                                    Билет № 2

                                    1. Мәктәбең турында сөйлә.

Куп төрле мәктәпләр бар: дәүләт мәктәпләре, хосусый мәктәпләр, кызлар гына укый торган мәктәпләр, малайлар гына укый торган мәктәпләр, дини  мәктәпләр һ.б. Хосусый мәктәпләрдә уку түләүле. Дәүләт мәктәпләрендә уку түләүсез Хосусый мәктәпләрдә укучыларның саны, гадәттә, азрак була.

Безнең мәктәбебез - дәүләт мәктәбе. Анда кызлар-малайлар бергә укыйлар. Минемчә, ул бөтен мәктәпләрдән дә матуррак һәм яхшырак. Мәктәбебез ... елда ачылган Ул матур , чиста һәм анда уку өчен барлык шартлар да тудырылган. Безнең мәктәптә якын-тирә йортларда яшәүчеләр генә түгел, шәһәрнең башка районнарыннан килүче балалар да укый

Безнең мәктәп ... катлы. Ул ... урамында урнашкан. Анда заманча җиһазландырылган кабинетлар, ашханә, ике спортзал, музей, китапханә бар. Барлык кабинетларга да интернет тоташтырылган. Мәктәп китапханәсе бик бай, анда белешмә сүзлекләр, ярдәмлекләр, әдәби китаплар, төрле газета-журналлар бик күп. Мәктәп ишегалдында спорт мәйданчыгы бар. Анда төрле кирәкле спорт корылмалары ясалган. Спорт мәйданчыгында уку елы вакытында гына түгел, ә ел буе төрле ярышлар, спорт уеннары үткәрелә.

Мәктәпнең тирә-ягында - яшеллек, җәй көне матур чәчәкләр үсә. Мәктәбебезнең бакчасы да бар. Без анда күп төрле җиләк-җимеш, яшелчәләр, чәчәкләр үстерәбез

Хәзерге вакытта мәктәп ике сменада эшли. Монда ... укытучы укыта, ... укучы укый. Безнең мәктәпнең укучылары да, укытучылары да, анда эшләүче башка хезмәткәрләр дә бик тырыш һәм җаваплы кешеләр. Укучылар мәктәп җиһазларын ватмыйлар, стеналарны бозмыйлар, парталарга язмыйлар, шуңа күрә безнең мәктәптә һәрвакыт чиста һәм матур.

Укытучыларыбыз дәресләрдә темаларны яхшы аңлаталар, дәресләрдән соң төрле кызыклы түгәрәкләр үткәрәләр. Кирәк булса, безнең белән өстәмә шөгыльләнәләр. Безнең мәктәптә укучылар рус, татар, инглиз телләре өйрәнәләр. Мәктәбебездә математика, химия фәннәрен тирәнтен өйрәтүче класслар бар. Шуңа күрә безнең мәктәп укучылары шәһәр, республика күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашалар һәм призлы урыннар алалар.

Мин мәктәбемне яратам һәм аның белән горурланам.

Тема буенча сораулар:

• Нинди мәктәпләр була7

•        Дәүләт мәктәпләре һәм хосусый мәктәпләр арасында нинди

аерма бар?

. Сезнең мәктәбегез нинди? Ул кайда урнашкан?

•        Кабинетлар заман таләпләренә җавап бирәме?

. Мәктәбегездә ничә укытучы эшли, ничә укучы укый?

•        Мәктәп янында нәрсәләр урнашкан?

•        Мәктәбегезнең бакчасы бармы? Ул нинди?

•        Дәресләрдән соң нәрсәләр белән шөгыльләнәсез?

•        Нинди телләр өйрәнәсез? Нинди фәннәрне тирәнтен өйрәтәләр?

•        Мәктәбеңә карата мөнәсәбәтең нинди? Ни өчен син бу мәктәпне

сайладың?

  2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

                                               Ипи кадере

Беркөнне шулай җан әрнеткеч бер нәрсәгә туры килдем, дип башлап китте Хәлил абый сүзен. Бераз ял итим, хәл алыйм дип урам бакчасына кереп утырдым. Бакча уртасындагы асфальт җәелгән мәйданда малайлар туп уйныйлар. Зурлар түгел, бәләкәй малайлар. Күрәм: болар каткан булканы туп итеп типкәләп йөртәләр. Үзләре көлешәләр, булканы мәйданның бер башыннан икенче башына куалар. Күрсәгез иде, бөтен бер булка. Күңел өчен тешләп тә, кабып та карамаганнар!

Түзмәдем, уйнаучылар янына бардым. Шунда уйнаучы бер малайдан сорыйм:

—        Нигә булка белән уйныйсыз? — дим.

—        Тубыбызны алып чыкмаган идек,— ди.

—        Каян алдыгыз соң аны? — дим.

—        Чүплектән,— ди, кулы белән каршыдагы йортларның берсенә таба күрсәтеп.

—        Улым, син үзең яхшы малай шикелле күренәсең, әйт әле: ипине шулай типкәләп уйнарга ярыймы соң? — дип сорыйм тегеннән.

Малай җавап бирми, башын иеп, тик басып тора. Кем малае икәнен дә, кайсы йортта торучы икәнен дә әйтергә теләми.

Ахырдан мин аңа: — Кара әле, улым, тыңла әле. Ипине алай мыскыл итеп, типкәләп уйнарга ярамый бит. Ипи бит ул — бик кадерле, бик кыйммәтле ризык. Аның һәр бөртеген кешеләр ел буе тир түгеп, тырышып эшләп табалар.  Дөньяда тагын аннан да кадерле нәрсә юк. Бер кеше дә иписез яши алмый,— дим.

Малай, бер сүз дә дәшмичә, сүземне тыңлап торды-торды да, иптәшләре янына йөгереп кител барды. Алар шундук уеннарыннан туктап калдылар. Үзара нидер сөйләштеләр, миңа таба да карап- карап алдылар да төрлесе төрле якка йөгереп китеп тә бардылар.

       

3. Мәкальләрнең ахырын табып күрсәт.

а)        Белмәү оят түгел,                белемле кеше меңне егар.

б)        Эше барның,                белемнән эзлә.

в)        Бәхетне юлдан эзләмә,                белергә теләмәү оят.

г)        Телләр белгән -                ашы бар.

д)        һөнәрле үлмәс,                илләр гизгән.

е)        Көчле кеше берне егар,                 һөнәрсез көн күрмәс

                                                Билет № 3

1. Телләр белүнең кирәклеге турында сөйлә.

Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга ярдәм итә. Бүгенге көндә телләр белү бик кирәк, чөнки хәзер илләр арасында чикләр ачык. Телләр өйрәнү өчен чит илләргә сәяхәт итәргә бару, Интернет челтәре аша аралашу мөмкинлекләре дә бар. Бүген предприятиеләр, оешмалар беренче чиратта эшкә чит телләр белүче белгечләрне алалар. Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар 3 телне: татар, рус һәм инглиз телләрен яхшы белергә тиеш.

Чит телне өйрәнү өчен, теләк кенә җитми, зур тырышлык кирәк.

-Хәтерләре яхшы кешеләр телләрне җиңелрәк һәм тизрәк өйрәнәләр. Нинди дә булса чит тел өйрәнү өчен, шул телдә күбрәк сөйләшергә кирәк. Радио тыңлау, телевидение тапшырулары карау, магнитофон язмалары тыңлауның да файдасы зур. Телне вакыт-вакыт кына түгел, ә даими өйрәнергә кирәк. Һәр көн бер сәгать өйрәнү яхшы нәтиҗә бирә. Мөмкинлек булганда, өйрәнә торган телдә сөйләшү, уку, язу, сөйләгәнне тыңлау зур ярдәм итә. Транспортта барганда да, чират торганда да вакытны файдалансаң, өйрәнергә күпкә җиңелрәк була.

Шуны истә тотарга кирәк: бер телне өйрәнсәң, икенчесен өйрәнү - ике тапкыр, өченчесен өйрәнү - өч тапкыр ... җиңелрәк һәм тизрәк булачак.

Безнең мәктәптә татар, француз, инглиз, төрек телләре өйрәнергә була.

Татарстанда ике дәүләт теле бар, без ике телне дә яхшы белергә тиеш

Минем күп дусларым, күршеләрем, танышларым - татарлар. Шуңа күрә мин инглиз телен генә түгел, татар телен дә теләп өйрәнәм. Минем әтием дә, әнием дә татарча белмиләр. Алар минем татарча белүем белән горурланалар. Татар телен без 1 класстан өйрәнәбез. 9 класста бу фән атнага ... тапкыр булды. Без дәресләрдә сүзләр өйрәнәбез, татар теленең грамматикасы белән танышабыз, төрле темаларга аралашабыз, татарча дөрес сөйләшергә тырышабыз. Әдәбият дәресләрендә татар шагыйрьләре һәм язучыларының тормышын, иҗатын өйрәнәбез, татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре белән танышабыз.

ЮНЕСКО тикшерүләре буенча, татар теле - дөньяда иң киң таралган 14 телнең берсе. Бу 14 телне белсәң, теләсә нинди телдә сөйләшүче кешеләр белән аңлашырга була. Дөньяда җиде миллионга якын татар яши. Татарлар Чиләбе, Оренбург, Пермь,Ульяновск өлкәләрендә, Башкортстанда, Мордовиядә, Украинада, Урта Азиядә, Балтыйк буе дәүләтләрендә, Себердә, Төркиядә, Финляндиядә, Польшада, Австралиядә, Кытайда, Германиядә, Америкада да яшиләр.

Инглиз теле - халыкара аралашу теле, мин аны шуңа күрә тырышып өйрәнәм. Инглиз теленнән олимпиадаларда катнашам.

Тема буенча сораулар:

•        Телләр белү ни өчен кирәк?

•        Татарстан укучылары ничә телне яхшы белергә тиеш?

•        Мәктәбегездә нинди телләр укытыла?

•        Татар теле дәресләрендә нишлисез?

  1. Чит тел өйрәнәсеңме?
  2. Син ничек уйлыйсың, телләр өйрәнү киләчәктә сиңа ярдәм итәрме?

•        Әти-әниеңнең телләр өйрәнүгә мөнәсәбәте нинди?

•        Татар теле дөньяда нинди урын тота?

•        Тел өйрәнүче кешегә нинди киңәшләр бирер идең?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.  

                                   Хәлең ничек, әби?

Хәлимә әби берүзе генә яши. Ләкин ул ялгызлыкны һич тә сизми, чөнки аның күршеләре яхшы. Алар әбинең хәлен белеп, кирәк вакытта аңа ярдәм итеп торалар.

Бүген дә Хәлимә карчык янына күрше кызы Резидә килеп

керде.

—        Хәлимә әби, исәнме. Хәлләрең ничек?

—        Исәнме, кызым Резидә' Аллага шөкер, әйбәт. Хәл белергә керүең өчен рәхмәт.

—        Хәлимә әби, бүген минем буш вакытым күбрәк. Әйдә мин тиз генә өеңне җыештырып алам.

—- Һай, рәхмәт тешкере, кызым , бик яхшы булыр. Картайдым шул, билем авырта, иелеп идән юа алмыйм.

Резидә идәннәрне юды, тузан сөртте Күрше әбигә мәктәп тормышындагы яңалыкларны да сөйләргә онытмады. Ялгыз яшәүче әбигә бөтен нәрсә дә кызык иде Ул Резедәне кызыксынып тыңлады, вакыт-вакыт сораулар да бирде. Шулай күңелле итеп эшләгәч, эш тә тиз бетте.

—        Әби! Хәзер йөгереп кенә кибеткә дә барып килим әле Иртәгә мәктәптә дәресләрдән соң зур бәйрәм була, шуңа күрә мин соң кайтам. Синең яныңа керергә өлгермим. Кибеттән нәрсә алыйм?

— Рәхмәт балам Катык, сөт, икмәк ал. Картайдым шул, аякларым да начар тыңлыйлар. Кибеткә барып кайту хәзер җиңел эш түгел

Резедә яшь шул, кибеткә дә тиз генә барып кайтты.

—        Әби, менә әйткәннәрнең барысын да алып кайттым.

—        Игелекле бала икәнсең, рәхмәт төшсен.

—        Әби, мин хәзер кайтыйм инде. Әниләр эштән кайтканчы, өйне җыештырырга, балалар бакчасыннан сеңлемне алырга кирәк. Мин берсекөнгә тагын килермен. Сау бул, әби!

- Сау бул, балам, сау бул, - дип, Хәлимә әби Резидәне аркасыннан сөеп озатып калды.

3. Бирелгән сүзләрне кулланып, югалган песи баласы турында белдерү яз.

Сүзләр: сигез айлык, бар, кичке, Актәпи, песи баласы, югалды, гәүдәсе, соры тап, кушаматы, ак, кара, күрсәгез, зинһар, шылтыратуыгызны үтенәбез, тәпиләре, борыны да, маңгаенда, сәгать 6 дан соң, 4-62-52-74 телефонына, ярдәм итегез;

                                                 Билет № 4

1.        Дустың турында сейлә.

һәр кешенең дә дуслары бар. Кемнеңдер дуслары күбрәк, кемнеңдер азрак булырга мөмкин. Ләкин ышанычлы, чын дуслар, гадәтгә, күп булмый. Чын дуска курыкмыйча бөтен серләреңне сөйләргә була. Ул сине һәрвакыт аңлый, кирәк булса, ярдәм итә.

Минем дә дусларым күп, ләкин иң якын дустым - Олег. Без аның белән бер класста укыйбыз Ул акыллы, игътибарлы, ышанычлы, тәрбияле, ярдәмчел... Олегны классташлар гадел һәм кыю булганы өчен яраталар. Безнең дуслык беренче класста башланды. Бе'з аның белән беренче сентябрьдә таныштык һәм тәнәфесләрдә бергә уйный башладык. Олег күп укый, шуңа күрә күп белә. Математика, информатика фәннәрен ярата, компьютерда яхшы эшли. Олег программист булырга тели. Мәктәпне тәмамлагач, институтка укырга керергә җыена.

Безнең уртак шөгыльләребез дә бар: икебез дә музыка тыңларга яратабыз, бер үк спорт секциясенә йөрибез. Кирәк булса, бер беребезгә ярдәм итәбез. Олег миңа .гадәттә, төгәл фәннәрдән ярдәм итә, ә мин аңа инглиз теленнән булышам. Дустым белән бик сирәк үпкәләшәбез. Әгәр нинди дә булса аңлашылмаучылык килеп чыкса, үзара мөнәсәбәтләрне ачуланышмыйча генә ачыклыйбыз. Бер беребезнең фикерен игътибар белән тыңларга, аңларга тырышабыз

Мин шундый якын дустым булуына бик шатланам һәм аның белән горурланам.

Тема буенча сораулар :

•        Якын дуслар күп була аламы? Синеңчә, чын дус нинди булырга тиеш?

•        Синең якын дустың бармы? Ул кем?

•        Аның белән кайчан һәм ничек таныштыгыз?

•        Ул нинди кеше? Сиңа дустыңның нинди сыйфатлары бигрәк тә ошый? Аның нинди дә булса тискәре сыйфаты бармы?

•        Дустыңның гаиләсе турында нәрсәләр беләсең?

•        Буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?

•        Сезнең үзара мөнәсәбәтләрегез нинди? Ачуланышканыгыз бармы?

2.        Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

                                            Шатлык

Иптәш кызлары белән шау-гөр килеп мәктәптән чыкканда, көн бик матур иде. Җәй үтүенә дә, инде көз җитүенә дә ышанасы килми иде Гүзәлнең. Укуның беренче көне шундый күңелле булды, дүрт дәрес сизелмичә үтеп китте. Классташлары, укытучылары, яраткан мәктәбе белән яңадан очрашуга бик шат иде кыз

Ләкин быелгы беренче сентябрь Гүзәл өчен башка еллардагы кебек үк күңелле дә булмады. Ни өчен дисезме? Элек бу көнне Гүзәл мәктәпкә абыйсы белән бара, абыйсы белән кайта иде Белем бәйрәменә җитәкләшеп баручы абыйлы-сеңелле Гүзәл белән Фәриткә күпләр сокланып карап калалар иде. Бәйрәмчә киенгән, кулына чәчәк бәйләме тоткан Гүзәл абыйсы янәшәсендә горурланып атлый. « Күрәсезме, минем нинди абыем бар!» ди кызның күз карашы.

Ә быел Фәрит, мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга китте. Гүзәл мәктәпкә әбисе белән барды. Әбиләре, әниләре, әтиләре белән килүче балалар күп иде. Күзләре белән күпме эзләсә дә, кыз абыйсы белән җитәкләшеп баручы баланы күрмәде. Аның абыйсы кебек абый беркемдә дә юк шул! Әлбәттә, Гүзәл абыйсы өчен шатлана, аның белән горурлана. Ләкин аның бүген иртәдән бирле нигәдер елыйсы килә. Абыйсы бүген сеңлесен юксына микән? Аның да елыйсы килә микән?

Дәресләрдән соң кыз өйгә беренче тапкыр үзе кайтты. Абыйсы студент булгач, Гүзәл дә зур үсте дигән сүз бит инде!

Менә Гүзәлләрнең йорты, әнә аларның балконы. Балконда елмаеп әбисе оныгын көтеп тора иде.

—        Әбием! Әбием! Мин өйгә үзем кайттым!

Әбисе, елмаеп, Гүзәлнең башыннан сыйпады. Әби һәм онык коймак белән чәй эчәргә утырдылар. Шул вакыт ишектә звонок чылтырады. Телеграмма китергәннәр. Гүзәл Миңлегалиевага дип язылган. Әбисе телеграмманы оныгына сузды:

-        Кызым, бу - сиңа.

Гүзәл, гаҗәпләнеп, телеграмманы алды һәм ашыга-ашыга укый башлады.

«Кадерле сеңлем Гүзәл! Сине Яңа уку елы белән котлыйм Мин бүген синең белән бергә шатланам. Абыең Фәрит».

Гүзәлнең никтер тагың елыйсы килеп китте Ләкин ул белә: уларга ярамый! Аның хәзер студент абыйсы бар. Гүзәл шатланып елмайды.

3. Укытучыңны нинди дә булса бәйрәм белән котлап, открытканы язып бетер.  

_________________________________________________________________  !

______________чын   күңелдән  ______________________ белән     котлыйм

        _уңышлар,        

        телим.

                                       ___________________  белән _______________________

                                                5 нче билет.  

1. Көн режимың турында сөйлә.

Көндәлек режим ул - көндәлек эшне, йокыны, ашау-эчү, ялны дөрес оештыру. Йокыдан тору һәм йокларга яту, иртәнге, көндезге, кичке аш ашау, ял итү, дәрес әзерләү кебек һәр көн кабатлана торган эшләрне билгеле бер вакытта эшләргә гадәтләнергә кирәк. Ашаганнан соң физик эш белән шөгыльләнмәскә, дәрес әзерләгәнче бераз ял итәргә, йоклар алдыннан ашамаска күнегергә кирәк.

Мин йокыдан, гадәттә, сәгать җидедә торам. Зарядканы һәр көн ясарга кирәклеген беләм, ләкин кайбер көнне иренәм я өлгермим, һәр көн бер үк эшләр кабатлана: юынам, сөртенәм, чәчемне тарыйм, киенәм. Сигезенче яртыда мин иртәнге ашны ашыйм һәм мәктәпкә җыенам. Портфелемне кичтән тутырып куярга тырышам. Мәктәп безнең өйдән ерак түгел, шуңа күрә дәресләр башланганчы 20 минут алдан өйдән чыгып китәм. Мин мәктәпкә җәяү барам һәм җәяү кайтам, чөнки җәяү йөрү сәламәтлек өчен бик файдалы.

Дәресләр тугызынчы унбиш минутта башлана. Гадәттә, безнең алты дәрес була. Сәгать уникедә тәнәфестә ашханәдә ашыйм. Сәгать икедән соң мәктәптән кайтам һәм көндезге ашны ашыйм. Атнага өч тапкыр спорт секциясенә (бию түгәрәгенә) йөрим. Аннан соң өйдә булышам: бүлмәләрне җыештырам, идән себерәм, гөлләргә су сибәм, савыт-саба юам. Вакытым булганда, урамда дусларым белән саф һавада йөрим. Сәгать кичке биштән соң дәрес әзерли башлыйм, чөнки аңа күп вакыт кирәк. Кичке сәгать җидедә гаиләбез белән кичке ашны ашыйбыз. Дәрес әзерләгәннән соң буш вакыт калса, телевизор карыйм яки китап укыйм. Сәгать унбердә йокларга ятам. Кайвакыт сәгать уникегә кадәр дә утырам. Дәресләрдән тыш бик күп өстәмә материаллар дә укырга туры килә, чөнки имтиханга бик тырышып әзерләнергә кирәк. Интернеттан да бик күп кирәкле мәгълүматны эзлим һәм өйрәнәм.

Ял көннәрендә буш вакыт күбрәк була. Мин аны гаилә белән үткәрергә яратам.

Тема буенча сораулар:

•        Көндәлек режим ул - нәрсә?

.        Иртән мәктәпкә барганчы син нишлисең?

.        Мәктәптә нишлисең?

.        Мәктәптән кайткач нишлисең?

•        Буш вакытың күпме? Син аны ничек үткәрәсең?

-        Ял көннәрендә нишлисең?

2.        Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

                                             Тыңлаусыз песи

Безнең өйдә бер бүлмә бар. Анда китаплар, кәгазьләр бик күп. Бу бүлмәне әтием эш бүлмәсе ди. Әтием заводта инженер булып эшли. Кичләрен ул бу бүлмәдә соңга кадәр эшли, ниндидер кәгазьләр карый, сызым сыза. Эш бүлмәсенә кермәгез, ди ул безгә. Әтием кушмагач, без анда кермибез. Песине дә кертмибез.

Беркөнне әтием эшкә чыгып китте. Әнием дә өйдә юк иде. Карасам, әтиемнең эш бүлмәсе ачык калган Мин әкрен генә ишек янына килдем дә бүлмә эченә карадым. Ни күрәм: бүлмәдә безнең шаян песиебез! Аның гадәте шундый: өстәлме, урындыкмы — бөтен җиргә сикерә. Менә шул песи әтиемнең эш өстәлеңдәге кәгазьләрне идәнгә тартып төшергән дә, рәхәтләнеп, аларны кыштырдата-кыштырдата, уйный.

Мин тиз генә кәгазьләрне җыеп алдым да өстәлгә куйдым. Ә песине, ачуланып, бүлмәдән куып чыгардым, ишекне ябып куйдым. Ә тагын керсә? Мин киткәнне генә көтеп торадыр әле ул. Ишекне тәпиләре белән ачарга өйрәнгәч, аның әтиемнең бүлмәсенә тагын керәсе килер инде. Ул бит минем кебек акыллы түгел, әтиемнең кәгазьләренә тияргә ярамаганны аңламый.

Уенчыкларымны алып килдем дә эш бүлмәсе янында уйный башладым. Уйный-уйный идәндә йоклап киткәнмен. Кухняда аш пешереп йөргән әбием дә мине күрмәгән. Әтием күтәреп алгач кына уянып киттем. Ул инде эштән кайткан икән.

—        Нишләп монда йокладың, кызым?— дип сорады әтием.

—        Әтием, мин бүген сакта тордым. Песи бүлмәңнең ишеген ачарга өйрәнгән, мин шуны сакладым,— дидем.

3.        Тиешле репликаларны табып куй.

Саша: Алло, исәнмесез. Миңа Гүзәл кирәк иде.

Гүзәп: Сәлам, Саша.        .

Саша: Гүзәл, син бүген мәктәпкә килмәдең, әллә авырдыңмы?

Гузәл:         . Башым авырта, кичтән

температурам югары булды.

Саша:        .

Гүзәп: - Рәхмәт, бүген яхшырак. Температурам булмаса, иртәгә мәктәпкә киләм                         

Саша: - Юк, барысы да искечә.        .

Укытучы өйгә 3 мисал чишәргә бирде.

Гүзәл: - Син миңа яңа теманы аңлата аласыңмы?        

Саша: -        . Бер сәгатьтән киләм.

Г үзәл: Рәхмәт. Мин сине көтәм. Саша:        .

Репликалар:

а)        Син бит беләсең, математика - минем өчен авыр фән.

б)        Әлбәттә, бик рәхәтләнеп .

в)        Мин сине тыңлыйм.

г)        Ә бүген хәлең ничек?

д)        Математикадан яңа тема өйрәндек.

е)        Авырдым шул.

ж)        Очрашканга кадәр.

з)        Яңалыклар бармы?

                                                  Билет № 6

1. Бәйрәмнәр һәм үзеңнең яраткан бәйрәмең турында сөйлә.

Бәйрәмнәрне һәркем ярата. Төрле бәйрәмнәр бар: дәүләт бәйрәмнәре, милли бәйрәмнәр, һөнәри бәйрәмнәр, дини бәйрәмнәр, гаилә бәйрәмнәре, шәхси бәйрәмнәр... һәр бәйрәмнең тарихы ниндидер күңелле, шатлыклы, истәлекле вакыйга белән бәйле. Кайбер бәйрәмнәр күп гасырлар буе яши, кайберләре бик тиз юкка чыга. Күп илләр, халыклар өчен уртак бәйрәмнәр һәм бер ил яки бер халыкныкы гына булган бәйрәмнәр бар. Мәсәлән, Яңа ел - бик күп илләрдә борынгыдан бәйрәм ителә һәм төрле халыкларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе.

Ул минем дә иң яраткан бәйрәмем. Яңа ел - гаилә бәйрәме. Без гаиләдә бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнә башлыйбыз: дусларга һәм туганнарга бүләкләр сатып алабыз, чыршы бизибез... 31 декабрьдә төнге сәгать уникедә бөтен гаилә бәйрәм табынына җыела. Барыбыз да бер-беребезне Яңа ел белән котлыйбыз, бәхет телибез. Яңа елны каршылагач, урамга чыгабыз. Анда, гадәттә, халык күп була. Барысы да бәйрәм итәләр, һәркайда музыка яңгырый, шау-шу, уен-көлке  тавышлары. Кемдер гармун уйный, кемнәрдер җырлый, кемнәрдер бии. Кыш бабай һәм Кар кызы Яңа ел белән котлыйлар.

23 февральдә Россиядә ел саен Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне солдат һәм офицерларны гына түгел, барлык ир-атларны бәйрәм белән котлыйлар.

Июнь аенда татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе була. Бу бәйрәмнең тарихы, татар халкының тарихы кебек үк, бик борынгыдан киле. Сабан туе, гадәттә, матур урман аланында, яшел болында уза. Бу бәйрәм картларның да, яшьләрнең дә, балаларның да яраткан бәйрәме. Сабантуйда һәркем теләп катнаша. Бәйрәмдә төрле милли уеннар һәм ярышлар: ат чабышы, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу һәм башка уеннар уздырыла. Сабантуйның теп ярышы - милли көрәш Татарча көрәш ярышында катнашу һәм җиңү өчен батырлар ел буе әзерләнә. Сабантуй батырына бәйрәмнең иң зур бүләге бирелә.

Милли бәйрәмнәр халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуда зур роль уйный. Бу бәйрәмнәрдә төрле милләт кешеләре бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре белән танышалар.

Татарларның Сабан туе, русларның Спас ярминкәсе, керәшен татарларының Питрау, чувашларның Уяв, мариларның Семык һәм башка милли бәйрәмнәр соңгы елларда республикада яшәүче төрле милләт кешеләренең дә уртак бәйрәменә әйләнде.

Тема буенча сораулар: -Нинди бәйрәмнәр була?

-        Барлык бәйрәмнәр дә нинди вакыйга белән бәйле була?

-        Бөтен илләрдә дә бәйрәмнәр бертөрлеме?

-        Сезнең гаиләгездә аеруча кайсы бәйрәмнәрне яраталар? -Синең яраткан бәйрәмең бармы?

-Яңа ел нинди бәйрәм? Бу бәйрәмне гаиләгездә ничек үткәрәсез?

-        Безнең илдә нинди бәйрәмнәрне бигрәк тә яратып бәйрәм итәләр?

-        Сабан туе бәйрәме турында нәрсәләр беләсең?

-        Син тагын нинди милли бәйрәмнәр беләсең? Аларның роле нинди?

-        Сезнең шәһәрегездә (авылыгызда) гына үткәрелә торган нинди дә булса бәйрәм бармы?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Финляндиядәге татарлар

Финляндиягә татарлар XIX гасырда сәүдәгәр буларак килгәннәр. Ил буйлап келәм, тукыма сатып йөргәннәр. Хәзерге вакытта татарларның күбесе илнең башкаласы — Хельсинкида, Тампере, Ярвенпяя шәһәрләрендә яшиләр, һәр өч шәһәрдә дә мәчет эшли. Хельсинкида татарларны берләштерүче оешма бар. Аның төп максаты — татарларны бер-берсе белән очраштыру, таныштыру. Анда төрле кичәләр, милли бәйрәмнәр үткәрелә. «Тургай» исемле татар хоры да эшли. Финляндиядә яшәүче татарлар балаларын туган телгә өйрәтүне үзләренең бурычлары итеп саныйлар. Туган телен, туган халкының тарихын, мәдәниятен, әдәбиятен белмәгән татарларны милләттәшләре хөрмәт итмиләр.

Фин татарлары фин мәктәпләрендә белем алалар. Алар ике дәүләт теле — фин һәм швед телләрен яхшы беләләр. Фин хөкүмәте   татарларга үз телләрен өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудыра. Татар балалары атнага бер тапкыр татар теле дәресләренә йөриләр.

Җәй көне барлык татар балалары 2—3 атнага татар лагерена җыелалар. Бу лагерь Швециядә һәм Америкада яшәүче татар балалары өчен ачылган. Балалар биредә бер-берсе белән аралашып, татарча сөйләшеп, күңелле ял итәләр. Сабан туе бәйрәме дә үткәрәләр.

3. Тиешле кушымчаларны ярдәмендә сыйфатлар ясап языгыз.

-лы/-ле:         

-чан/-чән:        

-чыл/-чел:        

Сүзләр: әдәп, хәрәкәт, намус, вак, үпкә, максат

                                                     Билет № 7

1. Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйлә.

«Әдәплелек» сүзен син ничек аңлыйсың? Әдәпле булу - башка кешеләргә карата игътибарлы булу, дөрес аралаша белү дигән сүз. Әдәпле кеше белән аралашу рәхәт, шуңа күрә андый кешене һәркем ярата, хөрмәт итә. Гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез, сабыр булу - әдәплелек сыйфатлары.

һәр кеше дусларыннан, күршеләреннән, танышларыннан, хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеләрдән дә игътибар, ягымлы сүз һәм хөрмәт көтә. Беркемнең дә башкалардан начар, усал сүзләр ишетәсе килми. Әдәпле булу «Исәнмесез» сүзеннән, кешеләрнең бер-берсе белән елмаеп исәнләшүеннән башлана. Тәрбияле, әдәпле кешегә башкалар, гадәттә, яхшылык белән җавап бирәләр. Шундый кешенең генә ышанычлы дуслары, танышлары була.

Әдәплелек кагыйдәләре бик күп. Өйдә, мәктәптә, урамда, транспортта, кибеттә, подъездда, лифтта - кыскасы, һәркайда үзеңне әдәпле яки әдәпсез тотарга була. Әдәпле булу өчен, әдәплелек кагыйдәләрен белү генә җитми, аларны үтәү бик мөһим. Ләкин иң элек әдәпле булу теләге кирәк.

Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннарына, дусларына һәм бер дә таныш булмаган кешеләргә дә ярдәм итәргә әзер. Әдәплелек кагыйдәләрен үтәргә күнегергә кирәк. Мәсәлән: -транспортта өлкәннәргә, балалы хатын-кызларга урын бирергә; -аларга транспортка керергә һәм аннан чыгарга булышырга:

 -транспортта кычкырып сөйләшмәскә; ачу килгәндә дә тупас сүзләр әйтмәскә;

-        кешеләрнең хәленә керә белергә, башкаларны беркайчан да кыен хәлгә куймаска,

-ялганламаска, әйткән сүзеңдә торырга;

-башкалар сөйләгәндә игътибар белән тыңларга, бүлдермәскә һәм кирәк чакта гына сүзгә кушылырга;

-        гайбәт сөйләмәскә, мактанмаска, үзеңне тыйнак тотарга һ.б.

Тема буенча сораулар:

-Әдәпле кеше нинди була?

-Син нинди әдәплелек кагыйдәләрен беләсең?

-Әдәплелек кагыйдәләрен белү генә җитәме?

-Әдәпле булу өчен нишләргә кирәк?

-Синеңчә, син әдәпле кешеме?

2.        Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Борынгыдан килгән бәйрәм

һәр халыкның борынгыдан килгән бәйрәмнәре бар. Спас ярминкәсе - шундый бәйрәмнәрнең берсе. Христианнар бу бәйрәмне август аенда үткәргәннәр.

Алабуга шәһәрендә Спас ярминкәсе XIX гасыр башында үткәрелә башланган. Ул Мәкәрҗә (Макарьев), Ирбит ярминкәләре кебек үк данлыклы булган. Алабугага Россиянең 86 шәһәреннән сәүдәгәрләр сатарга төрле товар алып килгәннәр. Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы елларында ярминкә үткәрелмәгән. 1922-1941 нче елларда данлыклы Алабуга ярминкәсен яңадан ел саен уздырганнар. Бөек Ватан сугышыннан соң бу бәйрәм күп елларга онытыла.

Меңьеллык шәһәргә Спас ярминкәсен үткәрү традициясе ярты гасырдан соң яңадан кайтты. 2008 нче елның августында ул беренче тапкыр Бөтенроссия Спас ярминкәсе буларак үткәрелде. Ярминкә Алабуганың иң матур урынында - Шишкин буалары янындагы «Яшьләр» стадионында 3 көн барды. Ярминкәдә Россиянең 37 шәһәре катнашты, 25 мең кеше килде. Һәркайда: стадионда, буа буйларында, якын-тирә урамнарда сәүдә бер генә минутка да тукталмады. Ярминкәдә җыр-бию, уен-көлке дә күп булды. Шәһәр халкы да, килгән кунаклар да рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар.

3.        Тиешле репликаларны табып яз.

- Сөйләшә белүче песи күрәсең киләме?

        - __________________                ! Песиләр сөйләшмиләр, моны хәтта

кечкенә балалар да белә.

-                 ! Юкка ышанмыйсың, мин чынлап  әйтәм.  Ул песи-робот.  Әтием Япониядән алып кайтты.

        -        ! Ул чыннан да сөйләшәме?

         сөйләшә, тик японча. Теләсәң, иртәгә    дәресләрдән соң безгә кил. Үз күзләрең белән күрерсең.

-                . Сеңлемне дә алып килсәм

ярыймы7 Ул да күрсен әле.

        -                . Мин сезне көтәм.  

Репликалар: Килештек, әлбәттә, менә әкәмәт, шәп булыр, юкны сөйләмә,билләһи.

                                                                          8 нче билет.

1.Кием һәм дөрес киенү турында сөйлә.

Бик борынгы заманнарда кешеләр, тәннәрен салкыннан, җылыдан, тузаннан, җилдән һ.б.дан саклау өчен, кием уйлап тапканнар. Димәк, беренчедән, кием ул - тәнне саклау чарасы.

Икенчедән, кием үзенең хуҗасы турында мәгълүмат бирә. Ул хуҗасының зәвыгын һәм эчке культурасын күрсәтә.

Бер үк тукымадан, бер үк төрле фасонда тегелгән кием бөтен кешегә дә бармый. Ул кемгәдер искиткеч килешә, ә кемгәдер бер дә килешми. Сәйлән яки төсле җепләр белән чигелгән яисә җиңел шарф, брошка, каеш кебек өстәмә детальләр белән тулыландырылган кием бәйрәмчә һәм затлы күренә. Шуңа күрә мондый киемне теләсә кайчан һәм теләсә кая кимиләр.

Димәк, өченчедән, кием — кешене бизәү чарасы.

Кием төрле була: калын җылы кием һәм юка җиңел кием, затлы һәм гади кием, өске һәм эчке кием, эш киеме, спорт киеме, ... Һәр киемнең үз холкы,- кию урыны һәм вакыты бар. Кышкы киемне җәй көне кимиләр. Эш киемендә бәйрәмнәргә йөрмиләр. Спорт киемендә кунакка бармыйлар. Өй киемен кыйммәтле тукымадан текмиләр. Затлы киемдә савыт-саба юмыйлар. Эчке киемдә урамга чыкмыйлар.

Кыйммәтле, затлы кием дә килешмәскә яки урынсыз булырга мөмкин. Шуңа күрә зәвыклы һәм дөрес итеп киенә белергә кирәк. Мәсәлән, театрга джинсыдан бармау яхшырак. Рәсми очрашуга футболка киеп барсаң, башкалар сине аңламаска мөмкин. Ләкин һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк, һәр кием чиста, пөхтә һәм урынлы булырга тиеш.

Мин үзем дөрес киенергә тырышам: спорт белән шөгыльләнгәндә спорт киемен киям, чөнки ул хәрәкәтләнгәндә комачауларга тиеш    түгел. Бакчада эшләгәндә эш киемен киям, ул гади һәм уңайлы булырга тиеш. Кунакка барганда мин заманча, модалы киенергә тырышам. Кыйммәтле һәм купшы киемдә мин үземне уңайсыз хис итәм.

Мәктәпкә мин, классташларым кебек үк, мәктәп формасында йөрим. Бүгенге көндә мәктәп киеменең ниндиләре генә юк! Төсе һәм фасоны буенча теләсә ниндиен сайлап алырга була: кесәле яки кесәсез, якалы яки якасыз, кыска яки озын җиңле, сәдәфле -сәдәфсез... Ләкин шунысы мөһим: мәктәп формасы уңайлы. һәм эш стилендә тегелгән булырга тиеш  

Әгәр укучылар формадан йөрсәләр:

-        алард^а бер-берсеннән көнләшү хисе булмый;

-        алар үз>ләктәпләре белән горурланалар;

-        дәресләрдә җитди эш белән шөгыльләнәләр;

-        зәвык белән киенергә өйрәнәләр.

Тема буенча сораулар:

•Кешеләр ни өчен кием уйлап тапканнар?

•Кешеләргә кием ни өчен кирәк? Кием нинди функцияләр үти?

•Кеше ничек киенергә тиеш?

• Нинди кием төрләрен бөләсең?

•Мәктәпкә нинди киемнән йөрисең?

•Ни өчен мәктәпкә мәктәп формасыннан йөрергә кирәк?

•Кием нинди таләпләргә туры килергә тиеш?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

                                             Тәрбияле бала

Беркөнне Зиннәт урамнан акча янчыгы табып керде. Аның шатлыгы эченә сыймый иде. Бумажник эчендә байтак кына акча, блокнот һәм бер хәрби кешенең фоторәсеме дә бар.

Зиннәтнең йөзе балкый, күзләре көлә, ә башында - матур хыяллар. Бу акчага тимераяк та, өр-яңа велосипед та алып була. Әле аннан да артып калыр. Малай шатлана-шатлана әнисенә шушы уйларын әйтте.

Әнисе рәсемне кулына алды. «Бу офицер фронтта һәлак булган, ахры. Бәлки ул немецларга каршы әтиең белән бергә сугышкандыр. Бу әйберләрне югалткан кеше хәзер бик кайгыра торгандыр. Бәлки улының соңгы рәсемедер бу», —диде.

Әнисенең бу сүзләреннән соң Зиннәт уйга калды. «Кемнеке икәнен белсәк, илтеп бирер идек», — диде ул.

Әнисе улыннан шушы җавапны кетә иде. Көткән сүзләрне ишеткәч, ул улын кочаклап алды. Шуннан соң алар бу әйберләрнең хуҗасын

эзләргә булдылар. Икенче көнне урамдагы баганаларга белдерү кәгазьләре ябыштырдылар.

Беркөнне аларның ишеген кемдер акрын гына шакыды. Өйгә озын мыеклы бер абый керде. Ул үзенең акча янчыгын югалтканын әйтте һәм аның нинди икәнлеген, аның эчендә нәрсәләр барлыгын аңлатты. Әнисе табылдык бумажникны алып хуҗасына бирде.

Мыеклы кеше бик шатланды, кат-кат рәхмәт әйтте һәм Зиннәтне үзләренә кунакка чакырды. Зиннәт бу абыйларда кунак булды. Саубуллашканда абый аңа бер төргәк биреп җибәрде.

Өйдә Зиннәт белән әнисе төргәкне ачып карадылар. Аның эченә күп конфет һәм бумажниктагы акчалар салынган иде.

(А. Шамовтан)

3. Репликаларны кирәкле тәртиптә урнаштырып, сөйләшү тексты төзе.

____    - Юк, бармадым, өйдә генә булдым. Безгә ел саен Яңа елны

каршыларга Алабугадан, Бөгелмәдән кунаклар килә. Быел да туган- тумачалар күп җыелды, күңелле булды.

        __ - Яңа ел - гаилә бәйрәме. Шуңа күрә аны туганнар белән бергә

үткәрү -яхшы гадәт.

______  - Рәхмәт, Коля. Мин дә сине котлыйм. Быел Яңа елны ничек

каршыладың? Күңелле булдымы?

______   - Бик күңелле булды. Мин канәгать. Без гаиләбез белән

Мәскәүгә әнинең апаларына кунакка бардык. Каникул буе шунда булдым. Ә син кая да булса бардыңмы?

_______  -Килешәм. Яңа ел бәйрәме бер үк вакытта күңелле дә,

мәшәкатьле дә, чөнки барыбызга да эш җитте. Чыршы бизәү, бәйрәм өстәлен әзерләү, котлаулар һәм бүләкләр...

_______   - Сәлам, Булат. Сине Яңа ел белән котлыйм. Бәхет-шатлык,

сәламәтлек, укуыңда уңышлар телим.

                                            Билет № 9

                              1. Укытучы һөнәре турында сөйлә.

Дөньяда һөнәрләр күп. Заман белән бергә популяр һөнәрләр исемлеге дә үзгәрә. Безнең көннәрдә юрист, экономист, эшмәкәр

кебек һөнәр алырга теләүчеләрнең саны көннән-кен арта. Ләкин һәр заманда да кирәкле һәм мөһим булган һөнәрләр бар. Минемчә, укытучы һөнәре шундый һөнәрләрнең берсе. Укытучылар булмаса, табиб та, кибетче дә, космонавт та ... тагын бик күп, бик күп һөнәр ияләре булмас иде. Танылган галимнәрнең, язучыларның һәм башка кешеләрнең киләчәктәге һөнәри юлы мәктәптән, укытучыдан башлана.

Кечкенә чакта мин укытучы булу бик җиңел, рәхәттер дип уйлый идем: телисең - "биш"ле куясың, телисең - "өч"ле. Ләкин хәзер мин шуны аңладым: укытучылар начар билге куярга яратмыйлар. Без яхшы җавап бирсәк, алар шатланалар. Начар җавап бирсәк яки өй эшләрен эшләмәсәк, борчылалар. Укытучыларыбыз безгә яхшы белем бирергә тырышалар.

һәркем укытучы була алмый. Укытучы хезмәте бик авыр, һәм катлаулы. Яхшы укытучы булу өчен күп белү һәм балаларны ярату гына җитми. Түземле, сабыр, гадел, аңлаучан, ярдәмчел, шәфкатьле кеше генә укытучы булып эшли ала.

Безнең мәктәптә^., укытучы эшли. Алар барысы да үз фәннәрен белә һәм үз эшен ярата. Мин бөтен укытучыларны да хөрмәт итәм һәм безгә яхшы белем бирүләре өчен аларга бик зур рәхмәт әйтәм. Ләкин алар арасында минем аеруча яраткан укытучым бар. Ул - безнең класс җитәкчебез Володина Людмила Константиновна. Ул безгә химия, биология фәннәре укыта.

Людмила Константиновна бик яхшы күңелле һәм кайгыртучан кеше. Ул безне гел яхшылыкка гына өйрәтә, тәртипле булуыбызны тели. Людмила Константиновнаны безнең икенче әниебез дип әйтеп була, чөнки ул безнең өчен әниләрчә борчыла. Кирәк вакытта мактый, кирәк вакытта ачулана, кирәк вакытта ярдәм итә. Людмила Константиновна көн саен: «Бөтен дәресләргә дә әзерләнеп килдегезме? Нинди билгеләр алдыгыз?» -дип, укуыбыз белән кызыксына. Ул безгә яхшы белгеч булу өчен яхшы белем алырга кирәклеге турында еш әйтә.

Людмила Константиновна бик белемле кеше. Ул күп белә, чөнки күп укый. Мәктәптә кызыклы түгәрәкләр үткәрә, кирәк булса, дәресләрдән соң безнең белән өстәмә шөгыльләнә.

Тема буенча сораулар:

. Нинди һөнәрләр була? Бүген нинди һөнәрләр бигрәк тә популяр?

•        Ни өчен укытучы һөнәре һәр заманда да иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булып санала7

•        Укытучы булу өчен нинди сыйфатларның булуы кирәк7

. Яраткан укытучың бармы? Ул нинди фән укыта?

. Син аны ни өчен яратасың һәм хөрмәт итәсең? Укытучың турында нәрсәләр беләсең?

2.         Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

                                           Батырлык

Бу хәл көз ахырында булды. Салкын төннәрнең берсендә ак күл өсте көзге кебек шома боз белән капланган иде.

Иртә белән бу хәбәр яшен тизлеге белән балаларга ишетелде. Алар, кәшәкә таякларын алып, күлгә таба йөгерделәр. Башта яр буендагы бозны аяклары белән типкәләп, аннан таяклары белән суккалап карадылар. Боз ныкмы, яхшы катканмы"? Балаларны күтәрерме? Шулай итеп бозны тикшергәч, күл уртасына таба шуып киттеләр. Аларның аяк астында җиңелчә генә боз чытырдаган тавыш ишетелде, ләкин шау-гөр килеп шатланучы балалар моңа игътибар итмәделәр.

Барысын да узып, иң алдан Абдуллаларга килгән кунак кызы йөгерә иде. Зәңгәр күзле, тузгыган сары чәчле, сипкелле, малайлардан да кыюрак, җитезрәк бу кыз һәрвакыт беренче булырга ярата. Ул, күл уртасына кадәр кереп, рәхәтләнеп шуа башлады.

Без, бөтен дөньябызны онытып, хоккей уйнаганда, кинәт ачы итеп кычкырган тавыш ишетелде. Бөтенебез тавыш килгән якка борылып карадык. Бозлар арасында, суга бер батып, бер калкып, кунак кызының башы гына күренгәли иде. Бер минуттан, ул инде кычкырмый да башлады. Без куркудан катып калдык. Кайбер малайлар, кычкырышып, ярга таба йөгерә башладылар, Менә шул вакытта Абдулла, бозга ятып, кулындагы таягын алга сузып, батучы кызга таба шуыша башлады. Кыз малай сузган таякка чытырдап ябышты. Абдулла, әкрен генә артка таба шуып, кызны боз өстенә тартып та чыгарды.

Җиде яшьлек Абдулланың бу батырлыгы безне таң калдырды.

Батырлык... Батырлыкның юл башы бар. Ул балачактан башлана. Ә ахыры юк, ул дәвам итә. Буыннардан буыннарга күчеп, яңа батырлар тудыра.

(Й. Шәрәповадан)

3.         Алмашлыкларның төрен һәм тәрҗемәсен күрсәтегез.

а)        кем                           юклык алмашлыгы                         кто-то

б)        кемдер                            билгеләү алмашлыгы                     кто

в)        беркем                            билгесезлек алмашлыгы                каждый

г)Һәркем                            сорау   алмашлыгы                         никто

                               

                                           Билет №10

                    1. Татар язучысы яки шагыйре турында сөйлә.

Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә элеккеге Оренбург губернасы Мостафа авылында туа. Алты яшендә авыл мәктәбенә укырга керә. Гаиләләре белән шәһәргә күчкәч, укуын "Хөсәения" мәдрәсәсендә дәвам итә.

1922 елда Җәлил Казанга килә. "Кызыл Татарстан" газетасында шигырьләре, мәкаләләре басыла башлый.

Бөек Ватан сугышы башлангач, политруклар курсын тәмамлый һәм 1941 елда фронтка китә. 1942 елда аларның часте чолганышта кала. Каты яраланган Муса әсирлеккә төшә. Концлагерьдә ул фашистларга каршы көрәшүен дәвам итә Ул әсирләр арасында татарларны таба, яшерен оешма төзи. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача.

1944 елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилчене җәзалап үтерәләр.

Төрмәдә утырганда, Җәлил шигырьләр язуын дәвам итә. Бу шигырьләрне ул 2 блокнотка туплый. Шагыйрьнең үлеменнән соң Берлин төрмәсеннән бер блокнотны Габбас Шәрипов исемле тоткын, ә икенчесен бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.

Муса Җәлилгә батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме, ә "Моабит дәфтәрләре" җыентыгы өчен Ленин премиясе бирелә.

Җәлилнең исемен бөтен дөньяда беләләр. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры аның исемен йөртә. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Җәлил яшәгән фатирда шагыйрьнең музее ачылды. Татарстанда Җәлил исемендәге шәһәр бар. Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать,         драма        әсәрләре        иҗат        ителде.

Тема буенча сораулар:

•        Муса Җәлил ул - кем?

•        М.Җәлил кайчан һәм кайда туган?

•        Казанга кайчан килгән?

•        Шигырьләре кайчан басыла башлый?

•        Ничәнче елда фронтка киткән?

■ Ничәнче елда Муса әсирлеккә төшкән?

•        Муса Җәлил әсирлектә нинди эшчәнлек алып барган?

•        Аны ничәнче елда җәзалап үтерәләр?

•        Нинди бүләкләре бар?

2,        Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Кызлар шатлыгы

Зөлфия үзенә күлмәк текте. Тегеп бетергәч, ул үз эшенә сокланып карап торды: яңа күлмәк бик матур иде. Кыз, күлмәген киеп, көзге алдына килеп басты. Күлмәк аңа шулкадәр килешә! Ул матур күбәләккә охшап калган иде. Зөлфия, үзе дә сизмичә, шатлыгыннан бөтерелеп бии башлады..

Аннары ул, яңа күлмәген күрсәтергә дип, дусты Кифаяларга чыгып йөгерде. Кифая да аның күлмәгенең матурлыгына соклансын, дустының сөенечен уртаклашсын әле! Әгәр кирәк булса, Зөлфия аңа да күлмәк тегеп бирер. Икесе дә бик матур булырлар.

Шатлыктан алмадай кызарып, аларга барып кергәч, ни күрсен?! Көзге алдында өр-яңа күлмәк кигән Кифая басып тора. Күлмәге шулкадәр матур инде! Дусты канатлы коштай менә-менә очып китәр кебек.

Кызлар, бер-берсенә карап, беразга сүзсез калдылар. Беренче булып Зөлфия сүз башлады. Ул дустын сорауларга күмде:

—Ай, матур! Әллә үзең тектеңме? Болай матур итеп тегәргә әниең өйрәттеме?

—Юк, мин түгел. Авылдан әбием бүләк итеп җибәргән, — диде Кифая.

        Синең дә күлмәгең бик матур, нинди килешле! Әллә үзең

тектеңме?

—Әйе,—дип пышылдады Зөлфия. Аның бу сүзендә чиксез горурлык та, канәгатьләнү хисе дә бар иде. һәм ул бөтерелә- бөтерелә биеп килде дә дустын кочаклап алды.

(Р. Сәләховадан)

3.        Тиешле сүзләрне сайлап яз.

Өченче уку чирегендә Азат яңа мәктәптә укый башлады. Аның әтисе хәрби, шуңа күрә аларның гаиләсе башка шәһәрдән (A)  ______         килде.   Яңа мәктәпкә малай бераз (Б)________        һәм куркып килде. Ләкин классташлары малайны

(B        )        каршы алды. Азат та алар белән (Г)        ____

тырышты: туган шәһәре, элекке классы, нәрсә белән кызыксынуы турында сөйләде. Балаларның уртак шөгыльләре дә табылды, алар

арасында яхшы (Д)         урнашты. Тиз дуслашырга  класс

җитәкчесе дә (Е)         . Укучылар тәнәфестә дә,

дәрестән соң да күп вакытны бергә уздырдылар. Тиздән Азатны яңа классташлары (Ж)  ________________  .

     А) күчкән: күчеп; күчте

Б) дулкынланып; дулкынлана; дулкын

В) дуслаша; дуслык; дусларча

Г) аралашу; аралашсын; аралашырга

Д) мөнәсәбәт; кәеф; шөгыль

Е) ярдәм итте; ярдәм көтә; ярдәм кирәк

Ж) үзенә әйттеләр; үз иттеләр; үзләре киттеләр

                                 

                                 

                                                     Билет № 11

1. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Габдуллага 4 ай булганда - әтисе, озакламый әнисе дә үлә. Малай ятим кала. Габдулланы бабасы (әнисенең әтисе) үзенә тәрбиягә ала. Ләкин бабасының гаиләсендә малай озак яшәми. Үги әбисе Габдулланы яратмый, аны җәберли, еш тавыш чыгара. Габдулланы чит гаиләгә уллыкка бирәләр. Тугыз яшенә кадәр Габдулла башта Өчиледә бер гаиләдә, аннан соң Кырлай авылында икенче гаиләдә яши. Тугыз яшендә аны бертуган апасы Уральск шәһәренә алып китә. Уральскида ул мәдрәсәдә һәм өчьеллык рус мәктәбендә укый. Мәдрәсәдә төрек, гарәп, фарсы телләрен, ә мәктәптә рус телен өйрәнә. Уральскида Тукай шигырьләр яза башлый, әдәби журналларда эшли. <

1907 елда Тукай Казанга килә. Монда ул биш елдан артык яши. Балалар һәм өлкәннәр өчен шигырьләр яза. Балалар Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» әкиятләрен, «Туган тел», «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт», «Туган авып» шигырьләрен бик яратып укыйлар.

Авыр ятим балачак шагыйрьнең сәламәтлеген нык какшата: ул үпкә чире белән авырый. Шагыйрьнең хәле көннән-көн начарлана. Ул 1913 елның 2 (15) апрелендә Казанда үлә.

Г.Тукайның иҗатын татарлар гына түгел, ә бөтен дөньяда укыйлар, беләләр. Аның шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Татар халкы үзенең бөек улы белән горурлана. Казанда шагыйрьгә һәйкәл куелган. Туган авылы Кушлавычта, үскән авылы Кырлайда аның музейлары бар. Г.Тукай турында поэмалар, романнар, драмалар, симфонияләр язылган.

Тема буенча сораулар:

•        Г.Тукай кайчан һәм кайда туган7

•        Аның гаиләсе турында нәрсә беләсең?

•        Ни өчен аны уллыкка бирәләр?

•        Уральски шәһәренә ул ничә яшендә һәм ни өчен килә7

•        Уральскида ул кайда укый? Нинди телләр өйрәнә?

•        Г.Тукай кайчан шигырьләр яза башлый?

•        Ул Казанга кайчан килә? Монда күпме яши?

•        Г Тукай кайчан һәм нинди авырудан үлә?

2.        Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

                                                 Тату йорт

Казан шәһәрендә казанлыларга гына түгел, бөтен Татарстанга билгеле бер йорт бар. Нинди йорт дисезме? Ул нәрсәсе белән данлыклы дип сорыйсызмы? Башкаланың Идел буе районында Дубравная урамында урнашкан бу йортта иң тату күршеләр яши.

Ун катлы, дүрт подъездлы бу йортта яшәүчеләрнең саны - дүрт йөз сиксән сигез кеше, шуларның йөз кырыгы - балалар.

Социаль ипотека программасы буенча төзелгән бу йортта медицина хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр, милиция хезмәткәрләре, экономистлар, сатучылар, ике музыкант, ике композитор, Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры артистлары, жырчылар һәм башка һөнәр ияләре яши.

Татарлар, руслар, украиннар, белоруслар, марилар, чувашлар, чеченнар, башкортлар яшәгән йорт бер зур һәм тату гаилә кебек. Йортта яшәүчеләр бер-берсен яхшы беләләр, хәл белешеп, ярдәм итешеп, борчу-шатлыкларын уртаклашып торалар.

Монда яшәүчеләр йортларын үзләре матурлыйлар. Халык йортны үз акчасына койма белән әйләндереп алган. Ишегалдына матур куаклар, чәчәкләр утыртканнар, аларны үзләре карап үстерәләр. Подъездларда һәм ишегалдында һәрвакыт чисталык , чөнки аларны беркем дә пычратмый. Елга берничә тапкыр, олысы- кечесе бергә җыелып, өмә ясыйлар. Йортның ишегалдында балаларга төрле таганнар, комлык, ә өлкән яшьтәгеләргә утырып ял итәр өчен җайлы утыргычлар эшләнгән.

Бу йортта яшәүчеләрнең үз традицияләре бар. Алар йортларының туган көнен ел саен сабантуй кебек итеп үткәрәләр. Бу бәйрәмдә төрле уеннар, ярышлар, төрле конкурслар уздырыла. 1 нче класска укырга керүче балаларны Белем бәйрәме белән, олы яшьтәгеләрне Өлкәннәр көне белән бергә җыелып котлау, якындагы урманга чыгып кышкы сабантуй үткәрү, анда кайнар коймак белән кайнар чәй эчү матур гадәткә кергән.

3.        Парлы исемнәр яса. Телдән тәрҗемә ит.

а)тимер             _____          чар

б)        төс -             _______        корт

в) Чүп -             _______       саба

Г) КОШ -          ________      көлке

д)кирәк        -           _______       кыяфәт

е)        уен -            _______       су

ж)        исәнлек-     ________     тумача

з)        туган -        _________    томыр

и)        савыт –     _________      ярак

 к) аш -            ________      саулык    

                                             Билет №12

                                  1. Ел фасыллары турында сөйлә.

Кешеләрнең тормышы, хезмәте табигать белән, табигатьтәге үзгәрешләр белән тыгыз бәйләнгән. Безнең якта ел фасылларында нинди үзгәрешләр була ?

Яз җиткәч, көннәр озая, төннәр кыскара. Кояш көннән-көн ныграк җылыта, шуңа күрә кар эри, тамчы тама. Юлларда гөрләвекләр ага. Елгаларда боз кузгала, су арта, ташу башлана. Җылы яктан кошлар кайта. Иң элек каргалар, алардан соң тургайлар, сыерчыклар килә. Агачлар яфрак яра, беренче чәчәкләр шытып чыга. Бакчаларда эш башлана: җир казу, тырма белән тырмалау, орлыкларны әзерләү... Көннәр тагын да җылынгач, түтәлләр ясап , аларга орлык утырту вакыты җитә.

Татарстанда уртача климат. Җәйләр, гадәттә, кояшлы, җылы була. Ләкин соңгы елларда табигать үзгәрә: җәй я коры һәм эссе, я салкынча һәм яңгырлы була.

Бакчаларда эш җитәрлек: түтәлләргә су сибәргә, чүп утарга кирәк. Безнең якларда күбесенчә виктория, кара һәм кызыл карлыган, кура җиләге, чия үстерәләр. Яшелчәләрдән суган, сарымсак, кишер, бәрәңге, кыяр һәм помидор яхшы уңыш бирә. Кырларда икмәк - бодай, арыш, карабодай үсә. Коры, яңгырсыз елны уңыш начар була.

Җәйне көз алыштыра. Кошлар җылы якка китә. Көннәр кыскара, төннәр озая. Агач яфраклары төрле төсләргә керә. Җиләк-җимешләр, яшелчәләр өлгерә, аларны җыеп эшкәртергә кирәк. Кырларда, бак чаларда уңышлар җыела.

Көз башында һава җәй көне кебек җылы була. Яңгырлар бик сирәк ява. Төннәрен суыта башлый. Иртән бөтен җир юеш була, чөнки чык төшә.

Көз уртасында яңгырлар ешрак ява башлый. Юлларда яңгыр сулары озак ята. Һава салкынча. Иртәләрен томан төшә.

Көз ахырында һава тагын да ныграк салкыная. Иртән җир өсте, бакча, болыннар ак төскә керә. Мондый күренешне кырау төште диләр.

Безнең якларда кыш, гадәттә, декабрьдә башлана. Ләкин соңгы елларда кыш соңарып килә: кыш башы карсыз һәм җылы була, яңгыр яву гадәти күренешкә әйләнә. Декабрьдә көн 7 сәгатькә кыскара.

Гыйнвар елның иң салкын ае булып санала. Бу аща көчле салкыннар да, бураннар да була. Елгалардакүлләрдә боз катламы да көннән-көн калыная. Салкыннан аяк астында кар шыгырдый. Төньяк җилләре һаваны көннән-көн суыта. Кайвакыт һава температурасы 30 градустан да түбәнрәк төшә. Мондый салкыннарны халык, гармунсыз биетә, ди.

Февраль һава торышы буенча гыйнвардан аз аерыла. Күз ачкысыз бураннар, гармунсыз биетүче көчле салкыннар - бу айда гадәти күренеш. Кайбер көннәрдә һава температурасы 35 градуска кадәр төшә. Февральдә кар көртләренең иң биек вакыты. Көндезләрен кояш бераз җылыта башлый. Ай буена көн озынлыгы ике сәгатькә арта.

Тема буенча сораулар:

•        Татарстанда нинди климат?

. Язгы табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Яз көне бакчаларда,

басуларда нишләргә кирәк? » Җәйге табигать нәрсәсе белән матур? Җәй көне нинди эшләр бар?

•        Безнең якларда көз нинди? Нинди көзге эшләрне беләсең?

•        Кышын табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

•        Сиңа нинди ел фасылы күбрәк ошый һәм ни өчен?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

                                                 Матур ялган

Фәридәнең әбисе авырды. Берничә көн элек кенә тәмле-тәмле өчпочмаклар, пәрәмәчләр пешергән Зарифә әби бүген авырып ята. Күзләре шундый боек, тавышы да көчкә ишетелә. Фәридә әбисен шундый кызгана. Маңгаен тотып карый - бик кайнар әбисенең маңгае. Бүген әби янына табиб чакырдылар. Ак халатлы апа әбине бик озак карады, кан басымын үлчәде, йөрәген тыңлады. Аннан соң, кечкенә кәгазьләргә нәрсәдер язып, Фәридәнең әнисенә бирде

-        Дару алырсыз, - диде.

Табибны озатырга әнисе белән Фәридә дә чыкты.

-        Мин сезгә дөресен әйтәм инде, - диде табиб, - әбинең хәле начар. Фәридә бу сүзләрне бик куркып тыңлады һәм әбисенең бүлмәсенә йөгереп керде.

-        Әбием, - диде ул тиз генә, - табиб синең турында . ..

Кыз шунда туктап калды. Ул әбисенең күзләрендә яшьләр күрде. Аның әбисе елый! Һәрвакыт көлеп, елмаеп йөргән, башкаларны да көлдергән әбисе елый ...

-        Я, кызым, нәрсә диде врач апаң минем турыда7

-        Әбиең тиздән терелер, борчылмагыз. Берничә көннән тагын тәмле өчпочмаклар пешерер,- диде.

Бүлмәгә кергән әнисен күргәч, уңайсызланып китте кыз: ялганлый бит!

-        Дөрес, кызым, - диде әнисе дә, - нәкъ шулай дип әйтте. Зарифа әби елмайды, йөзләре дә алсуланды.

-        Алайса, озак авырмам инде, -диде ул, тынычланып.

Әби, чыннан да, тиз терелде, чөнки балалары аны яхшы дарулар белән генә түгел, тәмле сүзләре һәм ягымлы йөзләре белән дә дәваладылар. Фәридә уйланып йөрде-йөрде дә әнисенә:

-        Әнием, теге вакытта мин әбиемә ялганладым бит. Син моны ишеттең, ялганым өчен ачуланмадың, - диде.

-        Ялганың матур иде синең, кызым. Әгәр шунда дөресен әйтсәң, әбиеңнең хәле тагын да начарланыр иде. Ә синең яхшы сүзләреңне, матур теләгеңне ишетү аңа яхшы дару булды. Шуңа күрә тиз терелгәндер дә синең әбиең,- диде әнисе.

(Нәсимә Садыйктан)

3. Җөмләләрне язып бетер.

Уку елы тәмамланса,        

Уку елы тәмамлангач,        

Уку елы тәмамланмыйча,        

Уку елы тәмамланганчы,        

Уку елы тәмамланса да,        

                                                        Билет №13

1. Юл йөрү кагыйдәләре турында сөйлә.

Бүген безнең тормышыбызны транспорт чараларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Юлдагы машиналар саны көннән-көн арта. Машиналар арту белән, юлдагы һәлакәт очраклары да ешая. Ә бит юл фаҗигаләрен булдырмау кешеләрнең үзләреннән тора. Машиналарны да кешеләр йөртә, пассажирлар да. җәяүлеләр дә - без үзебез. Юл йөрү кагыйдәләрен белү-белмәү, аларны үтәү-үтәмәү дә үзебездән тора.

Безнең илдә 1994 нче елдан халыкара юл хәрәкәте кагыйдәләре кертелгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә түгел,

җәяүлеләр дә яхшы белергә тиеш. Куркыныч хәлләргә күбрәк юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән, аларны үтәмәгән кешеләр очрыйлар. Зур тизлек белән килгән машина алдыннан юл аркылы чыгу, светофор сигналларына игътибар итмәү, күп очракта күңелсез тәмамлана.

Ел саен республикада, юл һәлакәтенә очрап, уртача 800 кеше һәлак була, 6 меңнән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. Шуларның күбесе - балалар. Җәяүлеләр, машина килүен күрсәләр дә , юлны аркылы чыгарга ашыгалар, " өлгерәм," - дип уйлыйлар. Кайвакыт шоферлар машиналарын туктатып өлгерә алмый.

Шуңа күрә һәркем юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш.

-        Юл аша чыкканда, светофорга карарга кирәк.

-        Кызыл ут янганда, юл аша чыгарга ярамый.

-        Тротуарның уң ягыннан барырга кирәк.

-        Урам аша зебрадан гына чыгарга кирәк.

-        Тротуар булмаган урыннарда, сул яктан, каршы килүче транспортка карап барырга кирәк.

-        Велосипедта йөргәндә тротуар кырыеннан барырга кирәк.

-        Машина юлыннан йөрү, машина артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезеңдә тыела.

Бу гади кагыйдәләрне үтәү безнең сәламәтлегебезне генә түгел, тормышы-бызны да саклый.

Тема буенча сораулар;

•        Транспорт чаралары кеше тормышында нинди урын алып тора?

Безнең илдә халыкара юл хәрәкәте кагыйдәләре кайчан кертелгән?

•        Кагыйдәләр үтәлмәгән очракта, юлларда нинди хәлләр булырга мөмкин?

•        Юлда йөрү кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә белергә тиешме?

•        Ел саен республикада юл халәкәтенә очрап , күпме кеше һәлак була һәм тән җәрәхәтләре ала?

•        Юлларда күбесенчә кемнәр зыян күрә?

•        Син юл кагыйдәләрен үтисеңме?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Актәпи ник моңая?

Актәпине әнисеннән елатып аердылар. Ул, әнием янына кире кайтарыгыз, дип, шыңшый-шыңшый ялынды. Яңа хуҗалары салып биргән сөткә әйләнеп тә карамады. Аның сөтне савыттан эчәсе килми, әнисен имәсе килә иде. Юк шул, тыңламадылар аны. Алай гына да түгел, икенче көнне иртән бүлмәдә берүзен калдырып киттеләр. Бу инде Актәпигә бөтенләй ошамады. Көчек сузып-сузып елады. Елый торгач, тәмам хәле бетте, тавышы карлыкты Инде нишләргә? Шулвакыт стена буендагы идән ярыгыннан «чи-чи» дигән нечкә генә тавыш ишетелде Актәпи тынып калды, шул якка карап тора башлады «Чи-чи», —диде ярыкта кемдер. Аннары: «Син кем? Кайдан килдең?»— дип сорады. Актәпи тагын елап җибәрде. Ярыкта нәни генә тычкан баласы күренде. «Син монда үзең генәме? Мыеклы ерткыч юкмы яныңда?»— дип сорады ул. Юк, Актәпи янында берәү дә юк иде. Моның шулай икәненә ышангач, тычкан баласы, ялт кына идән өстенә чыгып, арткы тәпиләренә утырды.

«И, син бик бәләкәй икәнсең шул әле. Бәләкәйләр генә елак була. Менә мин, зур булгач, еламыйм. Исемем дә матур — Чи-чи», — диде.

Актәпи моңа бик гаҗәпләнде. «Син үзең бәләкәй, әнә ич нинди бәләкәй!»—диде ул аңа.

Чи-чи бәхәсләшеп тормады (зурлар һәрчак юл куя белә), тавышсыз- тынсыз гына бүлмәне әйләнеп чыкты. Актәпигә дип салган сөт савыты янына килде. Иреннәрен ялады. Ул тәртипле тычкан иде, бик ашыйсы килсә дә, сөткә тимәде. «Нигә сөтеңне эчмисең? Бик тәмледер ул?» — диде.

Актәпи, савыт янына килеп, сөткә телен тидерде. Әйе шул, сөт чынлап та тәмле иде. Ул Чи-чине дә бергәләп сөт эчәргә чакырды.

(Р.Хафизовадан)

3. Фигыльләрне һәм сорауларны кирәкле кушымчалар белән язып бетер.

после того, как отдохнул            ял ит        __________             Нишлә ______

в то время, когда отдыхает       ял ит        ___________            Нишлә_______

если отдыхает                           ял ит                 __________             Нишлә_______

если даже отдыхает                  ял ит __________            Нишлә________

пусть отдыхает                          ял ит                __________              Нишлә _______  

                                 Билет № 14

1. Татарстанда укучылар өчен ял итү урыннары турында сөйләргә.

Республикада балалар өчен төрле ял итү урыннары күп. Каникулларны файдалы һәм күңелле итеп үткәрер өчен мәктәп лагерьлары, спорт сарайлары, мәдәният йортлары, балалар иҗат үзәкләре бар.

Шулар арасында балаларның иң яратканы - җәйге лагерьлар. Эш юнәлешләре буенча җәйге лагерьлар берничә төрле була: ял лагерьлары, спорт лагерьлары, хезмәт лагерьлары, интеллект-белем лагерьлары.

Ял лагеренда балалар ял итәләр. Хезмәт лагеренда балалар, гадәттә, нинди дә булса файдалы хезмәт белән шөгыльләнәләр. Спорт лагеренда спортка зур игътибар бирелә Интеллект лагерьларында төрле фәннәр буенча белемнәрен тирәнәйтәләр.

Республикабызның «Сәләт» лагере турында белмәгән яки ишетмәгән кеше юктыр. «Сәләт» аланында ял итүче балаларны сәлкешләр дип йөртәләр.

«Сәләт» ул - балалар дәүләте, 9 мөстәкыйль лагерьны берләштерә. Казан, Әлмәт, Анапа шәһәрләрендә, Яшел Үзән, Саба, Зәй, Балтач, Алексеев, Биектау районнарында урнашкан һәр лагерьның үз программасы, үз юнәлеше бар. Мәсәлән, Алексеев районындагы Биләр лагеренда ял итүче балалар археология, экология белән шөгыльләнәләр, төрле һөнәрләргә өйрәнәләр. Ә Әлмәт районындагы «Сәләт»тә әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынучы балалар ял итә.

«Сәләт»тә олимпиадаларда җиңүче, төрле фәнни конференцияләрдә, конкурсларда катнашучы акыллы һәм сәләтле татар балалары гына түгел, башка милләт балалары да ял итә ала. Ләкин, моның өчен, беренчедән, аларның сәләтле, кызыксынучан, мавыгучан, аралашучан булулары кирәк. Икенчедән, «Сәләт»тә ял итүче һәр бала татарча сөйләшә белергә тиеш, чөнки биредә аралашу татар телендә генә бара.

«Сәләт»тә үткән вакытны бишенче уку чиреге дип әйтергә була. Укучылар 3 атна дәвамында төрле иҗади мәйданчыкларда, фәнни түгәрәкләрдә һәм остаханәләрдә шөгыльләнәләр.

Информатика, татар теле, әдәбият, тарих, логика, психология, сәнгать, фольклор дәресләрен танылган галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, тарихчылар, телчеләр, рәссамнар үткәрә. Ә менә инглиз теленә балаларны Америкадан килгән студентлар өйрәтә. Укулар һәр көн иртәнге аштан соң төшке ашка кадәр дәвам итә.

Остаханәләрдә балалар төрле борынгы кул эшләренә, мәсәлән, сөлге тукырга, балчыктан чүлмәк ясарга өйрәнәләр. Төшке аштан соң волейбол, футбол уеннары, «Сабантуй» һәм «Сәләт-туй» бәйрәмнәрендә бау тартышу, шахмат, армспорт ярышлары уздырыла.

Тема буенча сораулар:

•        Татарстанда балалар өчен нинди ял итү урыннары бар?

•        Җәйге лагерьларның нинди төрләрен беләсең?

•        Нәрсә ул - "Сәләт"7 Ул кемнәр өчен?

•        Сәлкешләр вакытларын ничек үткәрәләр?

•        Алар нәрсә белән шөгыльләнә? Сәлкешләр белән кемнәр шөгыльләнә?

•        "Сәләт" лагеренда спортка мөнәсәбәт нинди?

•        Синең "Сәләт" лагеренда ял иткәнең бармы? (Ял итәсең киләме7)

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

                                                     Бәхет

Җәйге ял вакытында Гөлгенә Казаннан авылга, әнисенең бертуган абыйсы гаиләсенә кунакка кайтты. Миргазыян абый — авыл укытучысы. Көннәрнең берендә ул Гөлгенәгә «Үзең буя» ("Раскрась сам") дигән альбом һәм буяу карандашлары бирде. Альбомда йорт кошларының һәм хайваннарының рәсемнәре ясалган иде.

Дәү абыйсы Гөлгенәне үзенең янына утыртты да сораштыра башлады: —Менә монысы нәрсә инде, сеңелем? —Каз, —диде Гөлгенә. —Ә бусы? —Гусак.

Миргазыян абый яхшылап кына аңлатты.

Русчасын дөрес әйттең — гусак. Ә татарчасы ата каз була. Ата каз! — Укытучы абый альбомның алдагы битен ачты. — Ә монысы нәрсә инде?

—Тавык, — дип җавап бирде Гөлгенә. —Ә бусы? —Ата тавык.

Миргазыян абый көлеп җибәрде. Әмма, Гөлгенәне үпкәләтмәскә тырышып, җайлап-ипләп кенә әйтте: — Без татарча аны әтәч дибез. Русчасы петух була. Апар шулай итеп бер-бер артлы альбомның башка битләрен ачтылар. Туган телне чамалы белгән шәһәр кызы башка рәсемнәрдә дә хаталар ясады. Дәү абыйсы аның һәр сүзен кат-кат төзәткәч, Гөлгенә әллә никадәр яңа сүз өйрәнде. Гөлгенә аларны тагын бер кат кабатлап чыкты. Миргазыян абыйсы аңа тагын бик күп кошларның, чәчәкләр, агач-куакларның татарча исемнәрен өйрәтте.

Шәһәргә кайтканда, Гөлгенә татарча матур итеп сөйләшә белә иде инде. Рәхәт икән ул үз туган телеңдә сөйләшә белү! Зур бәхет икән ул!..

(Дэния Гайнетдиновадан)

3. Фигыльләрне һәм сорауларны тиешле кушымчалар белән язып бетер.

вот бы отдохнут                    ял ит______         Нишлә _________

не отдохнув                           ял ит______                Нишлә__________

отдохнув                                ял ит______                Нишлә__________

до того, как отдохнуть          ял ит        ________           Нишлә__________

отдыхать                                ял ит________                Нишлә__________  

                                Билет № 15

 1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.

Татарстан Идел буенда урнашкан. Аның мәйданы - 68 мең кв. км. Хәзерге вакытта Татарстанда 4 миллионга якын 100 дән артык милләт кешесе яши Республикабызның иң күпсьнлы халыклары - татарлар һәм руслар. Республикада барлыгы 20 шәһәр, 20 поселок, 43 район, 3000 гә якын авыл исәпләнә. Татарстанда Казан, Алабуга, Яр Чаллы кебек зур һәм борынгы шәһәрләр дә, Тубән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән кебек кечкенәрәк һәм яшьрәк шәһәрләр дә бар.

Татарстан 1920 елның 27 маенда Россия Федерациясе составында барлыкка килә. 1990 нчы елдан республиканың рәсми исеме - Татарстан Республикасы. Татарстанда Конституция нигезендә дәүләт телләре булып татар һәм рус телләре санала. Татарстанның иң югары органы - Дәүләт Советы. Ул 5 елга сайлана.

Республикабызның рәсми символлары: дәүләт гербы, дәүләт флагы һәм дәүләт гимны бар.

Татарстанның башкаласы - Казан шәһәре 2005 елда бу борынгы шәһәр үзенең 1000 еллыгын бәйрәм итте.

Татарстанда уртача климат. Республика аша 4 зур елга: Идел, Кама, Нократ, Агыйдел елгалары ага. Кечкенәрәк елгалар һәм күлләр дә күп. Республикабыз урманнарга бай. Бездә бик биек таулар юк.

Татарстанда нефть чыга, промышленность зур үсеш алган. Казан шәһәрендә самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары, мех һәм тегү әйберләре җитештерелә. Яр Чаллы шәһәрендә бөтен дөньяда билгеле КамАЗ машиналары эшләнә. Түбән Камадагы шин заводы һәм химия комбинаты, Алабугадагы автомобиль заводы илебездә иң зур предприятиеләрдән санала. Яшел Үзәндә теплоходлар, суыткычлар ясыйлар. Татарстанда эшләнгән югары сыйфатлы товарлар төрле республикаларга, чит илләргә чыгарыла.

Бүгенге кендә Татарстан - зур сәяси, икътисадый, фәнни, мәдәни

үзәк.

Тема буенча сораулар.

•        Татарстан Республикасы кайда урнашкан?

•        Аның мәйданы күпме?

•        Татарстанда нинди милләт вәкилләре яши?

•        Татарстанда нинди борынгы/яшь шәһәрләр бар?

•        Ничәнче елдан республиканың рәсми исеме - Татарстан Республикасы?

•        Республикабызда кайсы телләр -дәүләт телләре?

•        Республиканың символларын беләсеңме?

•        Башкалабыз турында нәрсә әйтә аласың?

•        Татарстанның табигате нинди?

■ Республикабызда нәрсәләр җитештерелә?

•        Бүгенге көндә Татарстан нинди?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

                                                 Чәчәкләр

Уку елы тәмамланырга аз гына вакыт калган иде. Дамир белән Диләрә мәктәптән бергә кайттылар. Дамир кызга бакчадагы язгы эшләр турында сөйләде. Диләрә белә: Дамир бакчада эшләргә ярата. Кайчан җир казырга, нәрсәне кайчан утыртырга кирәклеге турында малай мавыгып сөйләде. Диләрә аны гаҗәпләнеп тыңлады: Дамир һәр эшнең тәртибен белә иде.

-        Ә хәзер нәрсә утырту вакыты? - дип сорады ул малайдан.

-        Бүген чәчәкләр утыртам. Телисеңме, кил, бергә утыртырбыз, -дип, ул Диләрәне үзләренә чакырды.

Диләрә белә: беренче сентябрьдә иң матур чәчәкләрне мәктәпкә һәрвакыт Дамир алып килә. Малай аларны ничек утырта икән? Бәлки Диләрә дә шундый матур чәчәкләр үстерә алыр? Классташлары Диләрә үзе үстергән чәчәкләрне күреп сокланыр? Шул турында уйлап, кыз ризалашты.

Дамир, өйгә кайтып, киемнәрен алыштырды, ашады -эчте, өйдәге эшләрне бетерде. Ә Диләрә һаман юк. Кызны көтә-көтә, ул бакчага чыкты. Чәчәкләр утыртыр өчен җир йомшартты, түтәл ясады.

Диләрә килгәч, алар икәү эшләделәр. Дамир кызга эшнең тәртибен күрсәтеп, аңлатып барды Чәчәкләр матур булып үссен өчен, җәй буе аларга көн саен су сибәргә, җирне йомшартырга кирәклеген дә әйтте.

Эш беткәч, Диләрә өйләренә кайтып китте. Ул, бакчаларына чыгып, чәчәкләр утырту өчен урын сайлады. Дамир биргән орлыкларны утырту өчен түтәл ясады.

Шул вакыт дус кызлары кереп, Диләрәне урамга чакырдылар... Диләрә, нишләргә дә белмичә, әле чәчәкләр утыртасы түтәлгә, әле дусларына карады. Кыз бакчадан дуслары бепән чыгып йөгергәндә, чәчәк орлыклары түтәл янында калды.

Ул өйгә кич белән кайтты. Бик арыган иде. Ашады да ятып йоклады. Ә иртәгесен кыз чәчәкләр турында бөтенләй онытты.

Дамир чәчәкләренә көн дә су сипте. Чәчәкләр берсеннән-берсе матур булып үстеләр. Көн артыннан көн үтте. Алтын көз килеп җитте. Беренче сентябрьдә Дамир, үзе үстергән чәчәкләрне кулына тотып, мәктәпкә килде. Диләрәгә шул чакта бик кыен булды. Нәкъ шундый матур чәчәкләрне ул да үстерә ала иде.

(Л. Саматовадан)

3. Фигыльләрнең юклык формаларын яз.

барлык формасы        юклык формасы

уйнар        

уйнасын        

уйнау        

уйнаячак        

уйнап        

уйнарга          

                                  Билет №16

1. Татарстанның башкаласы турында сөйлә.

Казан - Татарстан Республикасының башкаласы. Ул Иделнең сул ярында урнашкан. Аның мәйданы - 300 квадрат км га якын. Шәһәрдә 1 млн 200 гә якын кеше яши.

Казан - тарихи һәм архитектура һәйкәлләренә бай шәһәр. Башкаланың иң матур урыны - Казан Кремле. Шәһәрнең тарихы шушыннын башланган. Кремль Казансу буенда урнашкан. Ул биек таш стена белән әйләндерелгән. Казан ханлыгы чорында /Кремльдә Хан сарае, биш таш мәчет һәм башка биналар булган. Хан сарае урынында хәзер Президент резиденциясе урнашкан. Кремльнең иң борынгы һәм истәлекле урыны - Сөембикә манарасы. Ул 58 метр биеклектә, җиде катлы. Бу манара - Казанның изге символы: Казан кунаклары Кремльгә ак таштан салынган Спас манарасының капкасы аша керәләр.

Казан - мәдәни үзәк. Монда күпсанлы музейлар, күргәзмә һәм концерт заллары бар. Шәһәрдә 6 театр эшли: М.Җәлил исемендәге '1 Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, В.Качалов исемендәге Зур рус драма 1 театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия  театры, Яшь тамашачы театры, Татар дәүләт Курчак театры.

         Казан - фән үзәге. Биредә Татарстан Фәннәр академиясе, күпсанлы югары уку йортлары урнашкан. Шуңа күрә дә Казанны студентлар шәһәре дип йөртәләр. Федераль университет, техник һәм технологик, энергетик һәм медицина университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм башка югары уку йортларында 70 меңнән артык студент белем ала. /

Элек-электән Казан промышленность үзәге булып тора. Шәһәрдә күпсанлы завод-фабрикалар самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары, мех һәм тегү әйберләре һ.б. җитештерә.

Казан - борынгы тарихи шәһәр. 2005 елда Татарстан башкаласының меңьеллыгы Россия күләмендә бәйрәм ителде. Меңьеллык уңаеннан шәһәребез бик үзгәрде: яңа биналар төзелде, искеләре төзекләндерелде. Кремльдә искиткеч матур Кол Шәриф мәчете торгызылды. Казанда берсеннән-берсе матур биналар, яңа мәйданнар һәм һәйкәлләр барлыкка килде: Казан Ратушасы, Боз сарае, Меңьеллык паркы, халыкара ат спорты комплексы һ.б.

Бүгенге көндә Казан Универсиадага әзерләнә. 2013 елда бездә бөтендөнья студентлар олимпия уеннары уздырылачак

Тема буенча сораулар:

•        Татарстан Республикасының башкаласы кайда урнашкан?

•        Шәһәрнең мәйданы нинди, анда күпме кеше яши?

•        Казан Кремле турында нәрсәләр беләсең?

•        Казанда нинди музейлар бар?

•        Башкалабызда нинди театрлар эшли?

•        Казанны ни өчен студентлар шәһәре дип йөртәләр?

•        Меңьеллык уңаеннан Казанда нинди биналар төзелде/торгызылды?

•        Бүгенге көндә Казан нәрсәгә әзерләнә?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

                                                       Бүләк

Илшат мәктәптә рәсем ясау белән танылды. Дуслары да көн саен диярлек, аңа рәсем ясатырга керәләр. Ялындырмый малай, тиз генә ясап бирә.

Илшат бүлмәсендә әтисе ясап биргән барлык җиһазларга да күз ташлап алды да сөенеп елмайды. Улына рәсем ясарга җайлы булсын дип тырышкан әтисе. Менә аның кечкенә өстәле. Нинди генә буяулар юк монда! Җаның ниндиен тели, шундыйны сайла. Өч көн элек кенә Илшат янына дусты Радик кергән иде. — Берсекөнгә минем абыйның туган көне, сине дә чакырырга кушты. Кич белән үткәрәбез. Кил, яме! Бик матур рәсем ясап алып кил!

Илшат чакыруны кабул итте, килергә сүз бирде. Рәсем дә матур булды. Радикның абыйсы шатланыр инде, бүләккә сокланыр.

Бер атнадан Илшатның әтисенең дә туган көне җитә. Шуннан озак та түгел әнисенеке. Илшатлар гаиләсендә туган көннәрне һәр ел матур итеп үткәрәләр. Бәйрәм табыны әзерлиләр, теләкләр әйтәләр. Илшат та әтисе белән әнисенә, кибеттән сатып алып, матур әйберләр бүләк итә. Әлбәттә инде, акчаны я әтисе, я әнисе бирә. Ләкин алар моңа әллә ни сөенмиләр кебек. Рәхмәт әйтәләр дә тыйнак кына елмаеп куялар. Бүген Илшат, уйлана торгач, әлеге тыйнак рәхмәтнең серенә төшенде. Радикның абыйсына бүләк итәргә дип ясалган рәсемне күргәч, әнисенең аңа сокланып караганын искә төшерде. Бәлки әнисенең шушы рәсемне бүләккә алачак егет урынында буласы килгәндер? Илшатка шулай тоелды.

Әйе, моннан соң әтисе белән әнисенә дә үз кулы белән эшләнгән бүләк бирәчәк ул. Иң кадерле кешеләре өчен бөтен күңел җылысын, мәхәббәтен салып ясаячак ул бу рәсемнәрне.

(Г.Лотфуллинадан)

3. Фигыльләрне татарча язып бетер.

моет                     ю    ___

помогает мыть        ю______

моется (сам)           ю______

моется (кем-то или чем-то)           ю______

заставляет мыть          ю______      

                                       

                                             Билет № 17

1. Яшәгән җирең турында сөйлә.

Без гаиләбез белән Татарстан республикасында, Биектауда яшибез. Биектау районы Татарстанның төньяк- көнчыгышында урнашкан. Көньяктан республикабызның башкаласы Казан шәһәре, көнбатыштан - Питрәч , төньяк- көнчыгыштан Арча районнары , төньяктан Марий-Эл республикасы белән чикләшә. Биектау районы аша Казан - Екатеринбург тимер юлы үтә.

Биектау районына 1935 елның 25 гыйнварында нигез салына. Казан шәһәреннән Биектауга килгән вакытта биек тауга күтәреләсең. Шуңа күрә аны Биектау дип атаганнар. Районның гомуми мәйданы 170 мең гектар. Район территориясендә 46 мең 500 кеше яши, шул исәптән 64% -татарлар, 34%- руслар, 2% -башка милләт халыклары. Алар үзара дус-тату яшиләр.

Районда уртачз климат. Салкын кышларда температура минус 50 градуска , ә эссе җәйдә плюс 37 градуска кадәр җитә. Явым- төшем дә җитәрлек. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның "Туган авыл" шигырендә язылганча:

"Монда бик эссе вә бик салкын түгел, урта һава, Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява..."

Биектау районында урманнар 25 гектар җирне алып тора. Зәңгәр күл (Голубое озеро)- Биектау районы һәм Казан халкының иң яраткан ял итү урыны. Суы ел әйләнәсендә 5-6 С , су төбендәге зәңгәр ләм күлгә зәңгәр төс бирә, шуңа күрә ул "Зәңгәр күл"дип атала .

Район Казан шәһәрен төп авыл хуҗалыгы азык- төлеге белән тәэмин итә. Бөреле ябык акционерлык җәмгыятендә чәшкеләр (норка), төлкеләр үстерәләр.

Биектау районынында туып-үскән танылган кешеләр арасында Әхмәтһади һәм Садри Максудиларны, Галимҗан Барудины, Хәсәнгата һәм Солтан Габәшиләрне, Салих Сәйдәшевне әйтергә мөмкин. Биектау шулай ук күп кенә шагыйрьләрнең , язучыларның туган ягы. Биектаулылар Хәй Вахит, Әнвәр Бакиров, Зиннур Хөснияр, Альберт Хәсәнов, Рафис Корбанов исемнәре белән горурланалар.

Биектау районы тарихи урыннарга да бик бай. Шуларның берсе - Каймар авылы. 1722 елда Каймарга Петр 1 килә. Аның 50 яшенә Каймар авылында чиркәү салына. Каймарда күренекле шагыйрь Евгений Абрамович Баратынский яшәгән.

18 гасырның 1 яртысында алпавыт Михаил Тютчев Усад авылына нигез сала. 1870 елда әлеге җирләрне күренекле купец Николай Михайлович Журавлев сатып ала. 1878 елда Усадта зур пар тегермәне төзиләр. 1902 елда Николай Михайлович Журавлев пар тегермәнен спирт заводы итеп үзгәртә. Ул хәзерге вакытта да эшли. Заводта яхшы сыйфатлы эчемлекләр чыгарыла. Аның даны тирә- якка гына түгел, хәтта чит төбәкләргә таралган.

Биектау районында бөтен Казан арты өчен изге булган урын - урта гасырның икътисадын һәм мәдәни үзәге- Иске Казан урнашкан. 1992 елда Татарстан хөкүмәтенең махсус карары белән Иске Казан Дәүләт музей- тыюлыгы оештырылды

Районыбыз территориясендә промышленность җитештерү зур тизлек белән үсә. Казанның 1000 еллык юбилеена җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять "Гранташ" төзелде. Казан метросының стеналары "Гранташ"та җитештерелгән гарниттан салына..

Икмәк пешерү заводы, үзәк хастаханә, музыка мәктәбе, мәдәни үзәк, үзәк китапханә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү биналары эшләп килә. Ике заманча эшләнгән "Высокая гора" һәм "Усад" автодромнары Биектау җирлегендә урнашкан. Җәй көне анда Сабантуй бәйрәме гөрләп уза.

Биектау районында барлыгы 61 гомуми белем бирү мәктәбе, бер һөнәр училищесы бар. Барлык мәктәпләрдә интернет челтәренә тоташтырылган информатика кабинетлары эшли.

Соңгы елларда район үсә, үзгәрә. Күп кенә мәчетләр, торак йортлар, банклар, прокуратура биналары, яңа шифаханә корпуслары төзелде. Күптән түгел генә район үзәгендә "Туган якны өйрәнү" музее ачылды.

Мин үземнең торган җиремне яратам һәм аның белән горурланам.

Тема буенча сораулар:

•        Син кайсы шәһәрдә (районда) яшисең?

•        Син шушы шәһәрдә тугансыңмы? Монда синең гаиләң кайчаннан (ничәнче елдан) бирле яши?

•        Ул кайда урнашкан? Якын-тирәдә нинди шәһәрләр бар?

•        Аның янында табигать нинди? Урман, елга, болын, тау, ... бармы?

•        Шәһәреңнең тарихын беләсеңме? Аңа кайчан нигез салынган?

•        Шәһәрегез зурмы? Анда якынча күпме кеше яши?

•        Шәһәрдә кайсы милләт вәкилләре яши?Алар үзара дус яшиме?

•        Шәһәрегездә нәрсәләр бар? Чиркәү, мәчет, музей, ял паркы, спорт сарае, һ.б. бармы?

•        Шәһәрегездә нинди предприятиеләр бар? Алар нәрсәләр җитештерә?

•        Шәһәрегездә нинди уку йортлары (мәктәпләр, һөнәр училищелары, сәнгать мәктәбе, спорт мәктәбе, музыка мәктәбе, ...) бар?

•        Шәһәрегездә музейлар, театр, күргәзмә заллары бармы?

Шәһәрегездә нинди бәйрәмнәр үткәрелә? Сездә генә үткәрелә торган нинди дә булса бәйрәм, вакыйга бармы? Ул кайчаннан һәм ничек үткәрелә?

•        Шәһәр халкы буш вакытын гадәттә кайда һәм ничек үткәрә?

•        Син шәһәреңне яратасыңмы? Киләчәктә дә бу шәһәрдә яшәргә телисеңме? Ни өчен?

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

                                          Күгәрчен һәм малай

Урам чатындагы чүп савытларына кемдер чуалып беткән капрон җепләр ташлаган. Шул җепләргә тәпиләре белән бер күгәрчен эләккән. Мескен кош ярсып бәргәләнгән саен, капрон җеп аның аякларын ныграк авырттыра. Күгәрчен яныннан узып барган кешеләргә ялварулы караш ташлый, кызганыч тавыш белән эндәшә. Чүп савытлары өстендә чыр-чу килеп, әле аска төшеп, әле югарыга күтәрелеп, күгәрчен көтүе оча. Әйтерсең, алар яраланган иптәшенең хәлен сорыйлар, аңа ярдәм итү юлын эзлиләр.

Ә кешеләрнең бәргәләнгән күгәрчендә эшләре юк. һәркем үз юлы белән китеп бара. һәркемнең үз мәшәкате, үз шатлыгы, үз кайгысы.

Хәер, барысы да алай ук битараф түгел икән әле. Кулына футбол тубы тотып, стадионга таба йөгерүче бер малай бәлагә эләккән күгәрченне күрде һәм шунда ук аңа ярдәмгә ашыкты Чүп савыты янына килеп, тубын җиргә куйды һәм күгәрченне тотмакчы булды. Ә күгәрчен, аннан куркып, тагын да ныграк талпына, бәргәләнә башлады. Канаты белән малайның битен, кулларын бәргәләде...

Тырыша торгач, малай күгәрченне тотып алды Бер кулы белән сак кына аның тәпиләрен җептән ычкындырды. Нык курыккан кошчык тынып калды, аның гәүдәсе малай кулында дерелди иде. Малай, кошны ике куллап тотып, аның күгелҗем төймәләрне хәтерләткән күзләренә карады, аннары өскә күтәрде...

Ул зәңгәр киңлектә очкан күгәрченне күздән югалганчы елмаеп карап калды...

(Роза Хафизовадан)

 3. Кыска җаваплар буенча тиешле сорау җөмләләрне яз.

_____________бардың?                 __        Кара диңгезгә.

 ____________бардың?                  ___         Гаиләбез белән.

______________бардыгыз?                 ___        Июль башында.

______________ял иттең?                   ____        Спорт лагеренда

 ______________булдың?                     ____        Бер ай.

______________ үткәрдең?                  ____     Шәп.

                                                    Билет №18

1. Табигатьне саклау турында сөйлә.

Үсемлекләр дә, хайваннар да, кешеләр дә табигатьтә яшиләр. Табигатьнең иң зур байлыклары - һава, су һәм урманнар. Тереклек яшәсен өчен суларга - һава, ашарга - азык, үсәргә - кояш җылысы кирәк. Болар барысы да табигатьтә бар.

Чиста һава - табигатьнең иң зур байлыкларының берсе. Кызганычка каршы, завод һәм фабрика торбаларыннан һавага зарарлы матдәләр, корым, төтен чыга. Алар һаваны пычрата. Мондый һаваны сулау кешеләрнең сәламәтлеге өчен зарарлы. Пычрак һава җәнлекләр һәм хайваннар өчен дә куркыныч. Завод һәм фабрикаларда зарарлы матдәләрне һавага чыгармый торган махсус фильтрлар куярга кирәк.

Чиста су да - иң зур байлыкларның берсе. Сусыз тормыш юк. Су үсемлекләргә дә, кошларга да, бөҗәкләргә дә, хайваннарга да, кешеләргә дә кирәк. Кызганычка каршы, завод һәм фабрика торбаларыннан елгаларга һәм күлләргә пычрак су агып төшә. Ул табигатькә зур зыян китерә. Завод һәм фабрикаларда су чистарта торган фильтрлар булырга тиеш.

Урманнар - планетабызның "үпкә"се. Алар моннан 30 миллион еллар элек барлыкка килгән. Безнең планетада агач һәм куакларның 30 меңнән артык төре бар. 1 гектар урман бер елга 18 миллион куб метр һаваны углекислый газдан чистарта, 64 тонна газ һәм тузанны йота, 1 миллион куб метр кислород бүлеп чыгара.

Ләкин хәзер Җирдә урманнарның мәйданы кими: дөньяда минут саен 2 га урман юкка чыга. Табигатьнең юкка чыгуына кешеләрнең дә «ярдәме» бик зур: урманнарда, паркларда, елга буенда, ял иткән урыннарда пыяла савыт-саба, полиэтилен пакетлар, консерва банкалары өелеп кала.

Урманда ташлап калдырылган кәгазь 2 ел таркала, консерва банкасы- 90 ел, полиэтилин-200, пыяла кисәге 1000 ел таркалмый ята. Кеше үз кулы белән үзе яшәгән "яшел йор г"ын пычрата. Тәрбияле, әдәпле кеше урманда үзен ничек тотарга тиеш?

•        Тәрбияле кеше, суын эчеп карар өчен, язын каеннарның кәүсәсен кисеп «елатмас» .

•        Агач ботакларын, куакларны сындырмас, урмандагы чәчәкләрне кочак-кочак өзмәс.

•        Агулы яки таныш булмаган гөмбәләрне тибеп-таптап китәргә ярамый. Аларның бик күбесе - урманда яшәүче җәнлекләр өчен дару. •Ялгыш та, юри дә кырмыска ояларын туздыра күрмәгез!

•        Урмандагы җәнлек һәм кошларны тотып өйгә алып кайтырга ярамый.

•        Кирәкле-кирәксез учак ягарга ярамый. Корыган агачлар янында учак ягу куркыныч

•        Урманда чүп-чар калдырырга ярамый.

Планетабыз табигатенә куркыныч янавын бөтен дөнья халыклары аңлыйлар. 1971 елда Канадада «Гринпис» («Яшел дөнья») исемле халыкара экологик оешма барлыкка килде. Шундый ук оешма Россиядә 1992 елда эшли башлый. Оешманың максаты - табигатьне саклау һәм яклау. «Гринпис», төрле акцияләр һәм митинглар үткәреп, экологик проблемаларга дәүләтләрнең һәм кешеләрнең игътибарын « тарта.

1995 елда Татарстан Республикасының Кызыл китабы чыгарылды. Бөтен җир шарында кебек, бездә дә тыюлыклар булдырыла һәм аның табигате күзәтү астына алына. Киселгән урманнар урынына яңалары утыртыла. Сирәк очрый торган үсемлекләрне җыю, хайваннарны аулау тыела.

Тема буенча сораулар :

•        Табигатьнең иң зур байлыклары - нәрсәләр?

•        Тереклек дөньясында су һәм һава нинди роль уйныйлар?

•        Ни өчен урманнарны Җир планетасаның "үпкәсе" дип йөртәләр?

■ Бүгенге көндә су, һава, урманнар нинди хәлдә? Бу ситуациядә кешеләрнең роле нинди?

•        Син табигатьтә үз-үзеңне тота беләсеңме? Нинди кагыйдәләр беләсең? -Дөньяда табигатьне саклау буенча нинди эшләр башкарыла?

2.        Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Бурыч

Фатирымнан ашыга-ашыга чыкканда, күрше ишеккә звонок биреп торучы бер карчыкны күрдем. Звонок төймәсе шактый биектә, ә әбинең буе тәбәнәк. Шуңа күрә ул, аяк очларына басып, өскә үрелә. Язгы пальто өстеннән бөркәнгән ак шәле җилкәсенә җыерылып төшкән. Йөзе борчулы, күз карашында ниндидер өметсезлек, аптырау сизелә иде.

Мин әбигә күршеләремнең бер атна элек ялга китүләрен әйттем. «Бик кирәк идемени соң алар?» - дим. Карчык баскан җирендә таптанып алды, авыр сулады. «Кирәк иде шул, бәбкәм, бик кирәк иде. Өченче тапкыр киләм инде. Мунчага барганда, акчам җитмәгәч, Хәбирәдән 2 сум акча алып торган идем. Шуны бирәсем бар иде»,— ди. «И, әби, шул 2 сумны бирәм дип кат-кат йөрмәсәң инде,— дим,— әллә ни зур акча түгел ич!»

Карчык миңа гаҗәпләнеп карап алды. Сүзләремне ошатмавы йөзенә чыкты. «Бирәчәкнең зурысы-кечесе юк аның, бала. Олы кешегә андый бирәчәк белән яшәү дөрес түгел. Карт кешенең хәлен бепеп булмый, үлеп китсәм, өстемдә кала ич! - диде. «Алайса, калдыр соң миңа 2 сумыңны. Күршеләр кайткач, кертеп бирермен»,— дим.

Әбинең йөзе балкып китте, ул, ашыгып, 2 сум акчаны миңа сузды. «И балам, игелекле кеше икәнсең, тагын ничек килермен дип борчылган идем. Рәхмәт, балам ».

Әбинең өстеннән тау төштемени! Ул ашыга-ашыга ишектән чыгып китте...

(Роза Хафизова)

3.        Тиешле сорауларны һәм сүзләрне күрсәт.

а)        шарт фигыль                      Нишләгәч7                  аңлау

б)        хәл фигыль                     Нишләсә дә7                  аңлаучы

в)исем фигыль    ______    Нишләүче?    ____ аңлагач

г)кире шарт фигыль _____ Нишләсә?     ____ аңласа да

д)сыйфат фигыль     _____ Нишләү?      ____  аңласа

                                             Билет №19

1. Сәламәт булуның әһәмияте һәм сәламәтлекне саклау турында сөйлә.

Сәламәт булу - зур бәхет. Сәламәт кеше генә киләчәккә матур планнар кора ала. Сәламәтлеге начар булган кешенең иң зур теләге - сәламәтләнү.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, сәламәт булу 65 процент - яшәү рәвешеннән, 20 процент -әти-әниләрдән килгән геннардан, 15 процент - медицинадан тора Табиблар бүген дөньядагы 300 мең төр авыруның 5 мең төрен генә дәвалый алалар. Ләкин кыска гомернең сәбәбе авырулар гына түгел. Сәламәт булу-булмауда түбәндәге факторлар да зур роль уйный:

1)        яшәү рәвеше (спорт, режим, начар гадәтләр);

2)        дөрес туклану (файдалы яки зарарлы азык куллану).

Бүген мәктәп укучыларының 10-20 проценты гына сәламәт. Укучыларның күпчелеге начар күрә. 60 процент укучыларда - сулыш органнары авырулары, 10 процентта - нерв системасы, ашкайнату системасы, сөяк, мускул, кан тамырлары авырулары күзәтелә.

Электрон уенчыклар белән мавыгу (гаджетомания), телевизор күп карау, компьютер каршысында озак утыру, җитәрлек ял итмәү нерв авыруларын китереп чыгара. Саф һавада аз булу, көн режимын дөрес оештырмау баш мие авыруларын китереп чыгара. Дөрес тукланмау, начар сыйфатлы, майлы һәм баллы ризыклар ашау ашкайнату системасы авыруларын китереп чыгара. Тәмәке тарту, сыра эчү сәламәтлекне нык какшата.

Витамин җитмәү дә организмга зур зыян китерә. Берьюлы күп ашамаска, аз-азлап кына һәм ешрак ашарга гадәтләнергә кирәк. Майлы, баллы ризыклар сәламәтлек өчен файдалы түгел. Табиблар әйтүенчә, сагыз чәйнәү, кофе эчү, тәмәке тарту ияләнү китереп чыгара. Зарарлы ризыклар исемлеген дәвам итүче ашамлыклар, чипсы, пепси- һәм кока- кола, тиз әзерләнә торган токмач, хот-дог, , гамбургер һ.б.

Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен бик файдалы. Спорт кешедә үз-үзеңә ышану, ихтыяр көче, түземлек һәм тәвәккәллек кебек сыйфатлар тәрбияли. Организмны чыныктырыру кан әйләнешен яхшырта, нерв системасын ныгыта, матдәләр алмашын нормальләштерә.

Мин үзем сәламәт яшәү өчен кирәк булган кагыйдәләрне үтим. һәр көн иртән гимнастика ясыйм, салкын су белән юынам, спорт белән шөгыльләнәм, режим белән тукланам, тәмәке тартмыйм, сыра эчмим. Кыскасы, сәламәт яшәү рәвеше алып барам.

Тема буенча сораулар :

•        Сәламәт булу-булмау кеше тормышында нинди роль уйный?

•        Сәламәтлек булуга нинди факторлар тәэсир итә?

•        Бүгенге укучыларның сәламәтлеге нинди?

•        Яшүсмерләр арасында нинди авырулар бигрәк тә еш очрый?

•        Укучыларның сәламәтлеге начарлануның нинди сәбәпләре бар?

•        Нинди азык организм өчен зарарлы?

•        Спорт белән шөгыльләнүнең организмга тәэсире нинди?

•        Синең сәламәт яшәү рәвешенә мөнәсәбәтең нинди?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

                                               Әти бүреге

Сания апа белән биш яшьлек улы Вәрис күрше авылга кунакка киттеләр. Вәриснең башында олы, эче йонлы матур бүрек - әтисенең бүреге. Аны әнисе: "Көн суык, җәяүле буран да чыгарга тора, төпчек улым туңмасын", - дип, бик кадерләп, сандыктан алып кидерде. Вәриснең әтисе сугыштан кайтмады. Әнисе фермада бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләде. Көндез тамак ялгарга кайтса да, "әтиегез кайтмый микән" дип, күзе һаман тәрәзәдә булды. Төнлә балалары йоклап киткәч тә, "кайтып ишек шакыр да, ишетмичә калырмын" дип, бик сак йоклады. Иренең кайтмаячагына күңеле һаман ышанмады. Вәрис йокысыннан уянгач күзләрен ачып:

-        Әтием кайтмадымы? - дип һәркөн сорады. Ә әтисе никтер һаман кайтмады.

Ана һәм улы урман юлыннан нәрсәдер сөйләшеп баралар. Ярый әле чана юлын көрт басмаган. Юлның уң ягындагы зифа буйлы ак каеннар        үзара пышылдашалар:

-        Матур бүрек кигән бу үскән егет кая бара икән? Олы бүрек бик җылытты. Вәрис эченә сыймаган шатлыгын әнисе белән дә уртаклашасы        итте:

-        Әни, әни , бу бүрек бик җылы икән. Эх әтием кайтса, бөтенләй үземә бирер иде! - дип, алга таба йөгерде.

Әнисе нәрсә әйтергә дә белмәде, баскан урынында туктап калды. Аның күзләреннән кайнар күз яшьләре акты.

Бу минутта ана белән бергә урман да елый иде, ахрысы.

3. Исемнәрнең килешләрен һәм тәрҗемәләрен күрсәт.

а)        мәктәбен                            Чыгыш килеш                        в   твоей школе                         

б)        мәктәбеңнең             Юнәлеш килеше                   из твоей школы

в)        мәктәбеңә                 Баш килеш                            твоя  школа

г)        мәктәбеңне                Төшем килеш                        твоей  школы

д)        мәктәбеңнән              Иялек килеше                      твою   школу

е)        мәктәбеңдә              Урын-вакыт килеше             в  твою школу

                                             Билет №20

1. Компьютерның файдасы һәм зарары турында сөйлә.

Хәзер без тормышыбызны компьютердан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Компьютер кешеләр тормышында телевизор һәм телефон кебек үк гадәти әйбергә әйләнде. Бүген шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә генә авылларда да компьютерсыз мәктәпләр юк. 21 гасырда һәр кеше компьютерда эшли белергә тиеш Ләкин шуны онытмаска кирәк, компьютер кешеләргә дус та, дошман да була ала.

Ә аның файдасы нәрсәдә? Компьютер ярдәмендә язу-сызу эшләрен башкарырга, төрле уеннар уйнарга була. Интернетка кереп яңа дуслар белән танышырга, электрон почта аша алар белән хат язышырга, үзеуә_кшәкле теләсә нинди мәгълүматны табарга, мөмкин. Өйдән чыкмыйча гына, теләсә нинди китапны табып уку, фильмны карау мөмкинлеге бар.

Санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә, компьютерда эшләү сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга да мөмкин. Компьютер, башка приборлардан аермалы буларак, эшләгәндә баш миенә һәм күзләргә бик якын тора. Аннан чыга торган электромагнит нурланышы, кешенең организмына үтеп кереп, сәламәтлеккә зур_зь!ян китерә. Бигрәк тә нерв, йөрәк-кан тамырларьГсистемасы зыян күрә, күз күрүе дә начарлана. Табиблар компьютердан даими файдаланучыларның иммунитетына куркыныч янавы турында кисәтә.

Сәламәтлеккә зарар килмәсен өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

-эш урыны якты булсын, ләкин яктылык каршыдан төшмәсен;

 -монитор белән күзләр арасы 45—70 см булсын;

- компьютер каршысында көнгә 2 сәгатьтән артык утырырга ярамый;  

 -эш вакытында һәр 10—15 минут саен ял итәргә кирәк;

 -компьютерда эшләгәндә, бер үк вакытта монитор экранына һәм клавиатурага, система блогының арткы панеленә кагылырга ярамый;

 - кирәкле программалар белән генә эшләргә, эшне тәмамлагач, бүлмәне җилләтергә кирәк. Компьютерда эшләгәннән соң салкын су

белән бит-кулларны юу, саф һавада булу, хәрәкәтле уеннар уйнау, күз арыганда, махсус күнегүләр башкару тәкъдим ителә. 1

Психик тотрыксызлык, ярсучанлык, депрессиягә бирелү, виртуаль тормыш белән мавыгу "чире", компьютердан башка яши алмау (гаджетомания) һ.б шундый тискәре факторлар да күзәтелә. Күп вакытны компьютер белән уздыру сәбәпле, дусларга һәм гаиләгә игътибар кимергә, укуда яки эштә проблемалар туарга мемки

Тема буенча сораулар :

•        Бүген компьютер кешеләр тормышында нинди роль уйный?

•        Компьютерда нишләргә була?

•        Интернет кешеләргә нинди мөмкинлекләр бирә?

•        Компьютерның сәламәтлек өчен нинди зарары бар?

•        Сәламәтлеккә зарар килмәсен өчен, нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

•        Кеше тормышына компьютер тагын нинди тискәре йогынты ясарга мөмкин?

•        Син компьютерда эшли беләсеңме?

•        Компьютер каршысында күпме вакыт үткәрәсең? Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтисеңме?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

                                                Җәйге бер көн

Җәйнең бер матур көнендә Азатлар авылына шәһәрдән ике малай кунакка кайтты. Берсенең исеме - Рөстәм, икенчесенеке - Илдус. Азат кунаклар кайтканны бик ярата. Ул көннәр буе яңа дуслары белән рәхәтләнеп уйнады.

Беркөнне Азат шәһәр малайларын бальж тотарга алып барды. Елга аларның бакча башыннан ерак түгел генә ага. Гадәттә, анда балык шәп эләгә. Ләкин бу юлы су буенда озак тора алмадылар. Кырмыскалар бүген әллә нишләгәннәр, тешлиләр дә тешлиләр Шундый авырттырып тешлиләр, һич түзәрлек түгел. Кармакларын җыеп, малайлар кайтырга җыендылар.

—        Әни, кырмыска тешли, — диде Азат, капкадан керә-керә.

—        Яңгыр була инде алайса, —диде әнисе.

Балыктан иртә кайтулары бик әйбәт булды Малайлар бер кош баласын үлемнән коткардылар. Ул оясыннан егылып төшкән мескен. Ярый әле песи тотып ашамаган. Аны ничек оясына куярга? Оя биек, буй җитәрлек тугел.

Азат ярдәмгә әнисен чакырды. Ярый әле чыпчык баласы имгәнмәгән иде. Азатның кошчыкны сыйпыйсы килгән иде дә, әнисе рөхсәт итмәде. «Кеше кагылганнан соң ана кош баласын яратмый башлый»,—диде ул Белми әйтмидер. Азатның әнисе хайваннарның

«телләрен» белә. Мәктәптә дә шул фәнне укыта. Әнисе кош баласын, яфраклар аша тотып, оясына куйды.

—Очарга өйрәнергә теләгән ул, — дип аңлатты ул малайларга. —Кошлар очарга егыла-егыла өйрәнәләр икән, —дип уйлап куйды Азат.

Көн шундый эссе. Эх, су коенып кайтырга! Дуслары Азатның шушы сүзләрне әйткәнен көтеп кенә торганнар диярсең. Алар шатланып риза булдылар. —Кая барабыз? — диде Илдус

—Әйдәгез, Якты күлгә алып барам, —диде әнисе. - Яңгыр башланганчы, кайтып өлгерергә кирәк.

Машина белән бик тиз барып җиттеләр Якты күлгә. Су шундый җылы, кергәч, чыгасы килми. Күктә кояш кыздыра. Ә яңгыр һаман яумады. Рәхәтләнеп су коенып кайттылар.

Өйгә кайтып җиткәннәр генә иде, тузанлы юлга яңгыр тамчылары тамды. Юл сипкеллегә әйләнде. Әнисенең әйткән сүзе дәрес булып чыкты. Ни өчен яңгыр яуганын Азат та белә хәзер. Ә кырмыскалар каян беләләр икән?

Җәйнең бер көне малайларны күп нәрсәләргә өйрәтте. Күпме дәрес бирде бит ул аларга.

(Й. Җамалетдиновадан)

3. Исемнәрнең килешен, санын, затын билгелә, нинди сорауга җавап биргәнен әйт, аффиксларын күрсәт.

мәктәбебезне _________________________________

дусларыгызга _________________________________

әбиеңнең  _____________________________________

оныгына - ______________________________________

дәфтәрләремдә -          


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по татарскому языку 2 класс татарская группа

Тесты для проверки знаний ,2 класс,татарская группа,1 полугодие...

Билеты по английскому языку 9 класс

В данном материале представлены билеты по английскому языку для 9 классов, с текстами и устными темами...

Билеты по русскому языку 9 класс

Материал будет интересен учителям и учащимся выпускного 9 класса, которые собираются сдавать устный экзамен по русскому языку в традиционной форме....

Ответы на билеты по татарскому языку по учебнику Р.З.Хайдаровой.

9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча төзелгән имтихан билетларына җаваплар....

Билеты по русскому языку 7 класс (вопросы, ответы и практические задания)

Билеты предназначены для контроля знаний по предмету в конце года за курс 7 класса...

Билеты по химии для 8 класса (по учебнику О.С.Габриелян).

Билеты составлены для устного экзамена по химии для учеников 8 классов, обучающихся по учебнику О.С. Габриелян. Билеты составлены по формулировкам этого учебника, что упростит подготовку детей к ...

Рабочая программа по татарскому языку 1 класс (татарская группа)

I.Аңлатма язуы 1 нче сыйныфның татар төркеме өчен  татар теленнән   эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:...