Сара апа - татар сандугачы
методическая разработка по теме
Бөек композиторыбыз Сара Садыйкованың тормыш юлы,иҗаты белән таныштыру.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
sara_sadyykova.doc | 66 КБ |
Предварительный просмотр:
“Аны сагынып, юксынып
гел сөйләр халык,
Аның җырларын яратып
гел көйләр халык.”
Максат: Бөек композиторыбыз Сара Садыйкованың тормыш юлы, иҗаты
белән таныштыру;
Укучыларда халык композиторы иҗатына ихтирам, мәхәббәт
тәрбияләү.
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада Сара Садыйкова портреты, стенада композиторның тормышын, аның иҗади эшчәнлеген тасвирлаучы фотокүргәзмә.
1нче алып баручы: Һәр халыкның үз моңы, үз Аһәңе бар! Күңел кылларын тибрәтүче, таш бәгырьләрне дә эретергә көче җиткән, елата да, җырлата да алучы моң һәм аһәң! Бездә дә бар нәкъ шундый бер тылсым иясе. Ул хал-
кыбызның олы композиторы, Аһәң сазы – Сара Садыйкова.
2нче алып баручы: Менә ничә еллар инде халкыбыз аны олылап, үз итеп, якын итеп, гади итеп, Моңсара дип йөртә.
1нче алып баручы: Шагыйрә Лена Шагыйрҗан истәлекләрендә болай ди:...
“Сара Садыйкова... Сара ханым... Сара апа... Бу исемне телгә алу белән, ни-
чектер, җаның җылынып китә, күңелне ниндидер якты моң сара... Моң сара...
Моң - Сара... Моңсара! Ничек матур, аһәңле яңгырый... ихтимал, исеме җи-
семенә туры килү шушы буладыр инде ул...”
2нче алып баручы: Челтер-челтер чишмә ага,
Кошлар сайрый, йөрәк кага...
Наз өләшеп, нур чәчрәтеп,
Моң тамчысы җиргә тама.
Җиргә тама, дөрли, яна
Халык җыры, татар җыры!
Кодрәт тулы серле, моңлы,
Халкым сыман бөек, олы
Татар кызы... Татар көе...
Сагыш, сөю, өмет хисе...
Шаулый анда диңгез җиле.
Кояш нуры, чәчкә исе.
Җыр сәнгате, моң дәрьясы
Бөек үрләр сыман олы.
Татар кызы йөрәгендә
Халкым моңы, халкым җыры.
1нче алып баручы: Татар халкының олы талант иясе, данлы якташыбыз Сара апа Садыйкова Апас районының горурлыгы һәм йөз аклыгы. Ул гомере буена халыкны,бигрәк тә апас кешеләрен яратты.
2нче алып баручы: Сара Садыйкованың Тукай клубында Шәүкәт Галиевкә тапшырган язуыннан: “Апас кешеләре... Фәхри Насретдинов, Мин исән чак-
та, Сез һәм Уфадан Бану Вәлиева җыелышып кайтыйк әле...”
1нче алып баручы: Шәүкәт Галиев аның фикерен хуплап, “Кайтыйк әле” шигырен иҗат итә.
Кайтыйк әле, кайтыйк әле, якташ, җилләр,
Күзне дымландырып искән чакта.
Чакырганны көтмик. Гомер көтми.
Кайтыйк әле, кайтыйк, исән чакта!
1нче укучы: Сара Садыйкова үзенең әби-бабалары, әнисе яшәгән Апас районы Тутай, Кызылтау авылларына, туган ягым дип, бик еш кайтып йөри. Чөнки аның моң чишмәләре, зур дәрья кебек киң иҗатка юл башы шушы авыллардан башлана. Биредә туып-үскән, соңрак Казан пристанендә эшләгән Әхмәдиша кызы Бибигайшә ханым, әнисе Нәгыймә ападан ятлаган шигырь-
мөнәҗәтләрне, халык көйләрен кечкенә Сара күңеленә дә сала.
2нче укучы: Аның күп кенә җырлары шушында туа. “Иртәнге нур”, “Дөнья матур, дөнья киң” дигән матур көйләре Тутай кырларында тургай сайравын тыңлап иҗат ителгән.
3нче укучы: Туган җир, туган туфрак! Бигрәк тә авырлык килгәндә үзенә тарта ул туган яклар. Бигрәк тә сине анда көтеп торучы, сыендыручы кешеләр булса. Күрәсең, Сара апа гомеренең соңгы елларында Тутайга кайткан саен җаны җылынып, зур канәгатьләнү алып, илһамланып килгән.
Җыр: “Йөрәкләрдә җыр яңара” ( Хәлим Гайнуллин сүзләре, Сара Садыйкова көе) 11нче сыйныф укучысы Гарипова Алсу башкара.
2нче алып баручы: Сара ханым Садыйкова иҗат юлы белән татар җыр сәнгате үсешендә әһәмиятле роль уйнады. Хөкүмәтебез, киң колачлы иҗат эшчәнлеген югары бәяләп, аңа Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Нәфис сүз: “Сара апага”. 6нчы сыйныф укучысы Зиятдинова Чулпан сөйли.
1нче алып баручы: Егерменче еллар... Мәскәү консерваториясенә укырга бер кыз килә. Ул бик тырышып укый. Әнисен, Казанны сагына.
Ал гөлләр сибегез безнең юлга,
Иделнең иртәнге җилләре.
Мәңгегә, гомергә истә калсын
Казанның кадерле кичләре.
“Казан кичләре” җыры яңгырый.(Хәсән Туфан сүзләре, Сара Садыйкова көе)11нче сыйныф укучысы Бәдертдинова Энҗе башкара.
4нче укучы: Консерваториядә укып йөргәндә, беренче мәхәббәт хисләре дә кабынып китә. Мәскәүдә Газиз Айдарский белән очрашашып, күрешеп яши башлагач, Сара өчен бөтенләй яңа дөнья ачыла. Куанычыннан ул кая басканын да белми, очынып йөри.
5нче укучы: Газиз Айдарский да аңа үзенең мәхәббәтен шигырь юллары белән белдерә: “Син, тик син генә...
Тормышыма ямь бирәсең,
Давылларда каршы торган
Тау чәчәге кебек,
Миңа карап, елмаясың,көләсең.
Синең көлүең, синең күз карашың
Бер күрүдә утларга салды.
Синең назлап әйткән сүзең
Йөрәгемнең түрендә калды.”
Нәфис сүз: “Син һаман да безнең белән” 6нчы сыйныф укучысы Зиятдинова Лилия сөйли.
2нче алып баручы: 1924нче елда оешкан “Эшчеләр таетры” белән гострольләрдә йөргәндә Газиз белән Сара бер-берсенең акылын-фигылен өйрәнеп бетсәләр дә, тәмам аңлашырга кыюлыклары җитми. Борынгыдан калган гадәт буенча, ике арада хатлар язышу китә. Алар кул очлары белән генә күрешеп, оялып кына бер-берсенә хат бирәләр.Газиз, әлбәттә, беренче башлап яза.
1нче укучы: “Хөрмәтле вә гыйззәтле Сара туташ! Минем сезне уйламаган бер генә минутым да юк. Сезне көн саен күреп яшәсәм дә, өзелеп сагынам...
Сара туташ! Без бергә булырга, гомергә бергә булырга, бергә бер тормыш корып яшәргә тиешбез. Бу тәкъдимемә Сезнең ризалыгыгызны көтәм...”
2нче укучы: Шулай хат алышулардан соң, Газиз Сараның әти-әнисенә аның кулын сорап, хат язып җибәрә. Кызның әти-әниләре кышкы каникуллар тирәсенә никах укытырга ризалык бирәләр. Бу хатлар алышу 1924нче елда була.
3нче укучы: 1925нче ел. Сара Мәскәүдә укып йөргән җиреннән Газиз Айдарский белән Казанда куела башлаган беренче татар операсы “Сания”дә катнашыр өчен, командировкага кайта. Бу вакытта Сара Садыйкова җырчы буларак Казан тамашачысына үзенең уңышларын күрсәтергә өлгергән була инде.Шушы елларда аларның кызлары туа. Кап-кара җемелдек зур күзле бу кызга Әлфия дип исем кушалар.
4нче укучы: Ә 1927-1928нче елларда Мәскәү, Ленинградта укучы татар җырчылары: Сара Садыйкова, Асия Измайлова, Разия Садыйкова һәм башка артистлар Казанга кайтып концертлар бирәләр. Сара ханымның тавышы гаҗәеп булганга, аны “Татарстан сандугачы” дип йөртә башлыйлар.
5нче укучы: Мин сандугач түгел, җырлыйм өзелеп,
Туган якка уем тартылган;
Сандугачтай читтә сайраганчы,
Очып кайтам җырым артыннан...
Җыр: “Керфегеңә тамармын мин” ( Ш.Маннапов сүзләре, Сара Садыйкова көе). 10нчы сыйныф укучысы Гайфуллина Алсинә башкара.
2нче алып баручы: 1934нче ел.Сара Садыйкова Мәскәүдә оешкан Татар опера студиясендә укый башлый. Студиядә уку елларында аның әнисе вафат була. 1933нче елда ире Газиз Айдарский авырып үлеп, аның белән мәңгегә аерылышу хәсрәтен кичергән Сарага бу хәбәр бик авыр тәэсир итә.
1нче алып баручы: Шушы авыр хәсрәтләрне аз гына булса да онытып тору өчен ул Ташкент якларына гастрольләргә чыгып китә. Сара Садыйкова тамашачыларыннан бик зур уңыш казана.Аның кайгысы таралгандай, күңеле күтәрелгәндәй була.
2нче алып баручы: Ниһаять, 1938нче ел. Укулар тәмам. Бер төркем артистлар казанга кайтырга чыгалар.
1нче алып баручы: Казан!
И Казан! Нурлы Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан!
Тукай Казаны!...
Мәскәүдән кайткан улларын һәм кызларын нуры белән балкып , дәрте белән ашкынып, моңы белән назлап каршы ала.
Нәфис сүз: “Сара апа – ул мәңгелек”. 8нче сыйныф укучысы Салаватуллин Илназ сөйли.
1нче укучы: Еллар узгач, аның күңелендәге моң һәм тиңсез таланты, чишмә булып, икенче үзәннән ага башлый. Сара ханымның икенче гомере – компо-
зиторлык чоры башланып китә.
2нче укучы: Аның нотага салган беренче җыры Ватан сугышы башлангач туа. Ул илебез хәсрәтенең бер тамчысы булып барлыкка килә. Бу җырда сараның фронтка киткән, хәбәрсез югалган ирен сагыну – сагышлары да бик ачык чагыла: “ Кайтырсың дип мин өмет итәм,
Мин сине көтәм, һаман көтәм.”
Түгелеп ташыган бу моңда Юлийны сагыну,аны тилмереп көтү – барысы берьюлы агыла: “Сагыналар сине якын дуслар,
Сагыналар сине моңлы кошлар...”
3нче укучы: Татар музыка дөньясында беренче танго булган “Көтәм сине” җыры меңләгән толларның йөрәкләрен тетрәтеп, телдән-телгә күчеп, күңелдән-күңелгә кереп һәркемгә үз булып китә.
Җыр: “Көтәм сине” ( Әхмәт Ерикәй сүзләре, Сара Садыйкова көе) 9нчы сыйныф укучысы Ибраһимова Резедә башкара.
4нче укучы: Сара Садыйкова – чын мәгънәсендә халык кызы, аның күңеле бөтенләе белән халык күңеленә тоташкан иде. Ул үзенең җырлары белән кешеләргә бәхет, көч һәм илһам өләшә. Безгә аның 300дән артык җыры билгеле.
5нче укучы: Онытылмас җырлар бүләк иттең,
Без җырларбыз синең хакыңда.
Китсәң дә син инде кайтмас булып,
Зур мирасың калды халкыңа.
6нчы укучы: Сара апа бөтен барлыгы белән музыка, җыр дөньясында яшәде.
“Җидегән чишмә”се белән ул халык күңелендә үз-үзенә мәңгелек һәйкәл куйды. Халык аны яратты, таныды, үз итте, зурлады. Ул халыкны яратты.
(Җидегән чишмә” көе уйнала)
1нче укучы: “ Мә, алыгыз йөрәк серләремне,
Бүләк итәм сезгә моң итеп.
Мине үстергән халкым, рәхмәт сиңа,
Калдырмаган өчен кол итеп!”
2нче укучы: Җидегән чишмә тавышы күңелләрдә,
Ул сандугачның моңы кайда соң?
Халык өчен хезмәт итеп үткән
Гомеренең бөтен елларын.
Җыр: “Җидегән чишмә” . 9нчы сыйныф укучысы Ибраһимова Резедә башкара.
2нче алып баручы: Җыр ул яшәү коралы. Җыр ул халыкның җаны. Җыр ул кеше йөрәгендә туа. Шагыйрь һәм композитор йөрәгендә. Кешенең барлык кичерешләре, барлык тойгылары үзенә җыеп алып чыңлата торган сизгер мең кыллы күңелдә туа. Юктан бар була! Җыр туа, җыр яши, җырлаучысы булган халык мәңге үлми! Сара Садыйкова җырлары яшәячәк, чөнки аларны җырлыйлар һәм җырлаячаклар.
1нче алып баручы: Йөрәкләргә керә, күңелләргә,
Сара апаның ямьле көйләре.
Кайдан килгән мондый моң бәйләме,
Гөл-чәчәктер туган җирләре.
Сара апаның җыры яңгыраса,
Йөрәк хисләрен ул уята.
Уйландыра, җанны юата.
Күзгә яшь китерә, елата.
Күпме тыңлап, күпме хисләнсәм дә,
Аңлатырга сүзләр аз төсле.
Аның тыры миңа ишетелә,
Гөрләп килгән ямьле яз төсле.
Нәфис сүз: “Йөрәкләрдә мәңге сакланыр” 6нчы сыйныф укучысы Нуриева Сөмбел сөйли.
1нче алып баручы: Сара апаның үлеме татар халкы өчен зур югалту булды. Мондый кабатланмас талант, мондый язмыш 100елга бер генә була. Татар композиторларының атасы – Салих Сәйдәшев булса, анасы – Сара Гариф кызы Садыйкова. Татар хатын-кызларыннан ул беренче композитор.
2нче алып баручы: Милләтемнең йөзек кашы бит ул,
Аның нуры мәңге тутыкмас.
Милләтебез көе югала дип,
Татар халкы бер дә курыкмас.
1нче алып баручы: Сара апа Садыйкова безнең арада юк.Әмма ул һаман халкыбыз күңелендә, җырлары һаман безнең белән яши.
Аның гомере үлмәс бер көй,
Колагымда чыңлый, ага.
Сара җыры, татар моңы,
Тиңсез йолдыз булып яна.
2нче алып баручы: Тормыш дәвам итә. Әнә тыңлагыз, Идел нинди тирән уелып, нинди тирән моңнар көйләп ага! Чишмәләр ничек матур челтерәп, кояш нурында җем-бем килеп, көмеш кебек җыр сузалар!
Ә кошлар, ә кошлар, кояшка, айга, йолдызларга җитсен моңыбыз дигәндәй, ничек матур итеп сайрыйлар!
Ә кешеләр, кешеләр җырлый...
Һәр тарафта җыр яңгырый! Тормыш җыр белән киләчәккә бара! ... Бу җыр-
ларда сара Садыйкова моңнары да бар!... Сара Садыйкова үзе җыр, үзе моң иде ул! Зиятдинова Лилия башкаруында “Бөтен гомергә” җыры яңгырый.
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
М.Х. Гайнуллин исемендәге Кызылтау урта
гомуми белем бирү мәктәбе
дигән темага класстан тыш чара.
Эшләде: М.Х.Гайнуллин исемендәге
Кызылтау урта гомуми белем бирү
мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Зиятдинова Чулпан Хәй-
дәр кызы.
Кызылтау, 2010ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
М.Җәлил. "Сандугач һәм Чишмә балладасы"
8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьтер кулланып үткәрү өчен материал ( презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...
рус телле балаларда татар теленнән татар төркемнәрендә эш программасы 5 класс татар теле
укытучыларга ярдәмгә...
Сарсаз-Баграж мәктәбенең “Сандугач” ансамбле “Бәрмәнчек бакчасы” фестивалендә катнашты
10 сентябрьдә Свияжск шәһәр-утраучыгында “Вербицы сад” – “Бәрмәнчек бакчасы” республика керәшен православие культурасы фестивале уздырылды. Безнең Сарсаз-Баграж мәктәбенең “Сандугач” ансам...
Сандугач керде күңелгә
Яшь талантларны барлаганда......
Разработка урока .М.Җәлил "Сандугач һәм Чишмә"
Муса Җәлил "Сандугач һәм Чишмә"...
Сандугач керде күңелгә...(Сыйныфтан тыш чара)
Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен тәкъдим ителә. Моның белән без мәктәптә укучы талантлы балаларны сәхнәгә алып чыгабыз....
“И. Шакиров-татар халкының рухи көзгесе, ул- татар сандугачы” -класстан тыш чара
“Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп яшәтүгә, аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте. ...