М.Җәлил. "Сандугач һәм Чишмә балладасы"
презентация к уроку (8 класс) по теме
8нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьтер кулланып үткәрү өчен материал ( презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
alekseevam.r.prezentaciyano1.ppt | 2.22 МБ |
dres_no1.m.zhlil_.sandugach_hm_chishm_balladasy_8a.doc | 37 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Муса Җәлил (1906 – 1944)
М.Җәлилнең ”Сандугач һәм чишмә” балладасын өйрәнү. Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр Шигъремдәге изге антына. Бар җырымны илгә багышладым, Гомремне дә бирәм халкыма. М.Җәлил.
Тестлар I -вариант 1.М.Җәлилнең туган авылы кайсысы? А)Кармәт Б)Мостафа В)Кушлавыч Г)Чыршылы 2.М.Җәлилнең әнисе кем исемле? А)Рәхимә Б)Рәхилә В)Әминә Г)Чулпан 3.М.Җәлил шигыре түгелен күрсәт: А)”Җырларым” Б)”Вәхшәт” В)”Ак чәчәкләр” Г)”Дуска” 4. Тоткынлыкта язган юмористик шигыре кайсысы? А)”Бер үгет” Б)”Гашыйк һәм сыер” В)”Кызыл ромашка” Г) ”Катыйльгә” 5. Җәлилчеләрне кайчан хөкем итәләр? А)9 май, 1945. Б)25 август,1944. В)15 февраль,1942. Г)1 сентябрь, 1943. II -вариант 1.М.Җәлилнеә туган көне кайчан? А)26 апрель, 1886 Б)15 октябрь,1552. В)5 февраль, 1916. Г)15 февраль,1906. 2. М.Җәлил Оренбургта нинди мәдрәсәдә укый? А)Иж-Буби Б)Хөсәения В)Касыймия Г)Галия 3.”Хөкем алдыннан” картинасының авторы кем? А)Т.Хуҗиәхмәтов Б)Х.Якупов В)А.Абзгильдин Г)М.Минһаҗев 4.М.Җәлилнең беренче шигыре кайсысы? А)”Бәхет” Б)”Яшь ана” В)”Соңгы җыр Г)”Буран” 5.Советлар Союзы Герое исеме ничәнче елда бирелә? А)1945 Б)1991 В)1956 Г)2005
Җаваплар I -вариант 1-Б) 2-А) 3-В) 4-Б) 5-Б) II -вариант 1-Г) 2-Б) 3-Б) 4-А) 5-В)
Сүзлек эше. Гали –бөек,олуг. Мәгърур – горур. Тугрылык – бирелгәнлек (преданность)
Образларга характеристика Сандугач –таң җырчысы, матурлык, нәзакәтлек билгесе, сөю, мәхәббәткә тугрылыклы җанлы табигать иясе. Чишмә - җансыз табигать вәкиле, сафлык, чисталык билгесе,изге итеп бирелгән. Ул сусаганнарны су белән сыйлый, батырларның яраларын юа.
Килде ил батыры Мылтыктан, кылычтан, Йөрәге һәм анты Катырак корычтан. Илгә саф мәхәббәт Ярсыта йөрәген, Дошманны юк итү- Аның бар теләге... Ул арган, алҗыган Татып яшь ачысын, Ах, әгәр булсачы Бер генә тамчы су!
Бүлекләргә исем кую 1 бүлек . Сандугач белән Чишмәнең мәхәббәте. 2 бүлек. Чишмәнең хәсрәте. 3 бүлек. Сандугачның Егеткә ярдәм итәргә омтылуы. 4 бүлек . Егетнең үч алу өчен дошман артыннан ташлануы .
Сораулар 1.М.Җәлилнең сугышта иҗат иткән шигырьләре ничек дип аталган? 2.М.Җәлил эшләгән хәрби газета? 3.Шигырьдән өзек уку. Кемгә багышланганын ачыклау. Киткән чакта, кызым, нигә шулай Күзләремә әрнеп карадың? Сиздеңмени әткәң йөрәгенең Синең янда өзелеп калганын? Сиздеңмени синнән аерылуның Үлем төсле ачы булганын?.. Сиздеңмени синнән аерылганга Әткәң күңеле шулай тулганын?.. 4.М.Җәлилнең тормышын, иҗатын өйрәнүче язучының исеме. 5.М.Җәлилнең көрәштәше, балалар язучысы. “Сертотмас үрдәк” әкиятенең авторы. 6.Туган илен чын күңелдән яратучы, аның өчен үзенең тормышын бирергә әзер торучы кеше. 7.2010 елда нинди зур датаны билгеләп үтәргә җыенабыз?
Харис Якупов “Хөкем алдыннан”
Казанда М.Җәлил һәйкәле. Скульптор – В.Е. Цигаль Архитектор – Л.Г. Голубовский
Бакый ага Урманче Муса Җәлилнең бюстын иҗат иткән...
Предварительный просмотр:
Тема.”Сандугач һәм чишмә”балладасы. М.Җәлил.
Максат.1.Укучыларны әсәр белән таныштыру.
2.М.Җәлил турындагы белемнәрне ныгыту, белем дәрәҗәләрен сынау..
3. Шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау:дәреслек, М.Җәлил портреты, китаплар күргәзмәсе, дәрескә карата ясалган рәсемнәр, иллюстрацияләр, магнитофон, диск.
(1-2 слайдлар)
Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр
Шигъремдәге изге антына.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомремне дә бирәм халкыма.
М.Җәлил.
I.Актуальләштерү.
-Хәерле көн, укучылар!Дәресебезне М.Җәлилнең шигъри юллары белән башлап җибәрик(эпиграфны укыйм). Бүген без аның иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез.Башта алган белемнәрне сынап карыйк әле.(2 вариантка тест сораулары бирелә, тактадагы җаваплар белән тикшерелә. Үз-үзләренә бәя куялар). (3-4 слайдлар)
II.Уку мәсьәләсен кую.
-1956елда М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бер елдан соң ”Моабит дәфтәрләре” өчен илнең ул вакыттагы иң югары бүләгенә - Ленин премиясенә лаек була. Аңа кадәр дә, аннан соң да берьюлы бу ике бүләкне алган кеше булмады, андый шәхес Муса Мостафа улы Җәлил генә иде.
Җәлил шигырьләре бөек шигъри югарылыкта иҗат ителгән. Аларны укыганда, татар теленең шигърилегенә, байлыгына сокланасың, ә Җәлилнең бик катлаулы хис-тойгыларны һәм фикерләрне белдерергә сәләтле булуына таң каласың.
Хәзер без аның “Сандугач һәм Чишмә” балладасы белән танышырбыз.Нәрсә соң ул баллада?6 нчы сыйныфта өйрәнгәннәрне искә төшерик әле(җаваплар).Димәк, балладада фантастика аеруча зур урынны ала, монда арттырып тасвирлау һәм гомумиләштерү кулланыла. Әйдәгез, язманы игътибар белән тыңлыйк(аудиоязма)
III.Уку мәсьәләсен чишү.
1.Сүзлек эше.(5 слайд)
Гали –бөек,олуг.
Мәгърур – горур.
Тугрылык – бирелгәнлек (преданность)
2.Эчтәлек буенча фикер алышу.(кыскача эчтәлеген сөйләү).
3.Төп образларны ачыклау.
-Хәзер әсәрнең балладага хас сыйфатларын ачыклап карыйк:
Чишмә, Сандугач – кешеләр кебек бер-берсенә гашыйк итеп бирелә, алар аңлаша, уйлый, хис итә беләләр.
4. Образларга характеристика бирү.(тактада, дәфтәргә язып бару)(6 слайд)
-Сандугач –таң җырчысы, матурлык, нәзакәтлек билгесе, сөю, мәхәббәткә тугрылыклы җанлы табигать иясе.
Чишмә - җансыз табигать вәкиле,сафлык, чисталык билгесе,изге итеп бирелгән. Ул сусаганнарны су белән сыйлый, батырларның яраларын юа.
5.Әсәр буенча эш.(7-8 слайдлар)
А)1 бүлекне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә:
-Балладаның 1 бүлекчәсе шушы 2 символик образ арасындагы якынлыкны, аларның бер-берсенә соклануын, бер-берсенә хөрмәтләвен сурәтләүгә багышланган.Бу бүлеккә нинди исем куябыз?
(1.Сандугач белән Чишмәнең мәхәббәте)
Б) 2 бүлекне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә:
-Икенче бүлектә драматизм өстенлек итә. Дошман агулап киткән Чишмә үзенең каралган суы(ягъни пычранган сафлыгы) турында түгел, ә суын эчеп агуланачак ил батыры турында хәсрәтләнә. Монда Чишмә - үзәк образ, аңардан тирән хисләр ургыла.
(2.Чишмәнең хәсрәте)
В) 3 бүлекне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә:
-Өченче бүлекчәдә вакыйга үстерелә. Дошманны эзәрлекләүче Егетнең кыскача гына тышкы кыяфәте бирелә, һәм асыл максаты әйтелә. Егет агулы суны эчмәсме? Аңар Сандугач ничек ярдәм итә?
(3.Сандугачның Егеткә ярдәм итәргә омтылуы)
Г)4 бүлекне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә:
-Сандугач башта табигать үзенә бүләк иткән тылсымлы көчтән файдаланып карый:сайравы белән Егетнең игътибарын агулы судан читкә юнәлтмәкче була.Бердән, Егетне кисәтмәкче булса, икенчедән,ул Чишмәгә үзенең сөюе хакында сөйли, сөйгәне белән саубуллаша, һәм чыннан да. аңар соңгы чараны сайламый булмый. Илгә, җиргә, табигатькә, Чишмәгә зур зарар салучы дошман җиңелсен өчен, Егет исән калырга тиеш!
Сандугачның үлеме безгә бик көчле тәэсир итә, шулай ук бу үлем соклану да уята. Бу хәлгә тетрәнгән Егет яңа көч ала һәм үч алырга дошман артыннан ташлана.
(4.Егетнең үч алу өчен дошман артыннан ташлануы)
6.Ил батырына бәя бирү(аның портреты, характер үзенчәлекләре, максаты).
-Егет –ил батыры –кыю. Максатчан, Туган иленә биргән антына тугры. Кирәк икән, ул да шушы мәгърур Сандугач һәм Чишмә шикелле үләр.(6 слайд)
-Егет образында сез кемне күзалдына китердегез?
-Әйе, Муса Җәлилне. Ул әсирлеккә эләккәч тә, куркып утырмый, шигырьләре белән дошманга каршы көрәшә, иптәшләренә әсирлектән качарга ярдәм итә. Димәк, Егетне дә М.Җәлил кебек патриот дип әйтә алабыз. Алар үз гомерләрен аямыйча ил өчен, тынычлык өчен көрәшәләр.
IV.Йомгаклау.
-Бүген дә М.Җәлилне онытмыйбыз, аның әсәрләрен яратып укыйбыз. Татар халкының шундый горур, батыр кешеләре булуы белән чын күңелдән горурланып, алар үрнәгендә без үзебез дә тәрбияләнеп яшибез.
Сорауларга җавап алу (9 слайд)
1.М.Җәлилнең сугышта иҗат иткән шигырьләре ничек дип аталган? (Моабит)
2.М.Җәлил эшләгән хәрби газета? (“Батырлык”)
3.Шигырьдән өзек уку. Кемгә багышланганын ачыклау.
(Чулпанга)
Киткән чакта, кызым, нигә шулай
Күзләремә әрнеп карадың?
Сиздеңмени әткәң йөрәгенең
Синең янда өзелеп калганын?
Сиздеңмени синнән аерылуның
Үлем төсле ачы булганын?..
Сиздеңмени синнән аерылганга
Әткәң күңеле шулай тулганын?..
4.М.Җәлилнең тормышын, иҗатын өйрәнүче язучының исеме. (Рафаэль Мостафин)
5.М.Җәлилнең көрәштәше, балалар язучысы. “Сертотмас үрдәк” әкиятенең авторы. (Абдулла Алиш)
6.Туган илен чын күңелдән яратучы, аның өчен үзенең тормышын бирергә әзер торучы кеше. (Патриот)
7.2010 елда нинди зур датаны билгеләп үтәргә җыенабыз?
(Бөек Җиңүнең 65 еллыгын)
(10-12 слайдлар)
VI.Билге кую.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сара апа - татар сандугачы
Бөек композиторыбыз Сара Садыйкованың тормыш юлы,иҗаты белән таныштыру....
"Казан сандугачы"
Информационно-коммуникативные технологии как средство подачи материала...
Сарсаз-Баграж мәктәбенең “Сандугач” ансамбле “Бәрмәнчек бакчасы” фестивалендә катнашты
10 сентябрьдә Свияжск шәһәр-утраучыгында “Вербицы сад” – “Бәрмәнчек бакчасы” республика керәшен православие культурасы фестивале уздырылды. Безнең Сарсаз-Баграж мәктәбенең “Сандугач” ансам...
Сандугач керде күңелгә
Яшь талантларны барлаганда......
Разработка урока .М.Җәлил "Сандугач һәм Чишмә"
Муса Җәлил "Сандугач һәм Чишмә"...
Сандугач керде күңелгә...(Сыйныфтан тыш чара)
Бу материал татар теле Һәм әдәбияты атналыкларында үткәрү өчен тәкъдим ителә. Моның белән без мәктәптә укучы талантлы балаларны сәхнәгә алып чыгабыз....
Муса Җәлилнең "Ана бәйрәме" балладасы буенча үткәрелгән ачык дәреснең план-конспекты
Тема: Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” әсәре.Максатлар: “Ана бәйрәме” шигыренә анализ ясау...