Татар халык уеннары.
материал на тему

Камалетдинова Диана Фаат кызы

Татар халык уеннары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_halyk_uennary.docx33.85 КБ

Предварительный просмотр:

Татар халык уеннары

УЕН – УЛ ҖИТДИ НӘРСӘ...

Уеннар – милләтнең бай рухи хәзинәсе ул. Алар милләт, җәмгыять үсеше процессындагы яшәү рәвешләрен, социаль, иҗтимагый күренешләрне һәм ерак заманнарда яшәгән бабаларыбызның дөньяга карашын, тормыш-көнкүреш сурәтләмәләрен үзләренә «сеңдереп», саклап килгәннәр. Шуның өчен уеннар милләтнең этник тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итәләр. Бүген без сезнең белән татар халык уеннары белән танышырбыз.

1.”Буяу сатыш”. Бу уен урамда, ишек алдында, болыннарда уйнала. Балалар арасында "буяу сатучы” һәм "буяу алучы”   билгеләнә. Калганннар "буяулар” булып  тезелеп утыралар. "Сатучы” һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга. "Буяу алучы” килә:

-Дөбер-дөбер.

-Кем бар?

-Миңа буяу кирәк иде.

-Нинди?

-Ак.

йөгереп китә. Әгәр тотылса, уеннан чыгарыла. Барлык буяулар алынып беткәч, "буяу сатучы” "буяу алучы” га  килә: "Син минем буяуларымны бир”. "Мә, бирәм буяуларыңны. Тик бер шарт белән: син аларның  киемендәге   сәдәф төсен белергә тиешсең.  Шул вакыт барлык буяулар сәдәфләрен яшерәләр. Буяу сатучы "буяу” ларының сәдәф төсләрен искә төшереп әйткәч, "буяу алучы” аларны биреп җибәрә.

2. "Тотам  тотышлы”. 3 уенчы. Уенчылар чиратлашып уклауны куллары белән учлап астан–өскә тоталар  иң  өскә чыккан уенчы җәза ала.

3.  "Миңлебай” уены.

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада Миңлебай.

Син нишлисең, ни кыласың,

Без кыланырбыз шулай.

-Бер болай, бер болай, я кыланыгыз шулай.

-Бер болай, бер болай, моны эшләү бик уңай. ( Укучы артыннан хәрәкәтләр кабатлана.)

4. "Әйт, күгәрчен». Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар:

Әйт, күгәрчен, син генә,

Яшь кызлар ничек йөри?

Ул шулай да, ул болай,

Яшь кызлар йөри шулай.

(Балалар яулык очларын тотып йөриләр).

Әйт, күгәрчен, син генә,

Куян кебек сикереп йөриләр.

Куяннар ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Куяннар шулай йөри.

Әйт, күгәрчен, син генә,

Үрдәкләр ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Үрдәкләр шулай йөри.

(як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр).

5.   "Парлашу”. Балалар зур түгәрәк   ясап басалар. Физкультура  дәресен искә төшереп 1,2 дип санап чыгалар.  Беренчеләр бер адым алга чыга, икенчеләр урында кала. Шулай итеп ике түгәрәк барлыкка килә. Беренчеләр бер якка биеп китә, икенчеләр икенче якка  биеп китәләр. Көй туктауга  парлашып әйләнергә кирәк.

6.”Әтәчле”. Идәндә түгәрәк сызылган . Ике уенчы шул түрәрәккә кереп, бер кулын артка куеп, икенче кулы белән тездән бөгелгән аякларын тотып, бер-берсеннән читтәрәк басалар. Сыңар аякта сикергәләп, җилкә белән этеп бер-берсен   түгәрәктән чыгара алган уенчы җиңүче була.

7. "Яулык салыш". (20 уенчы катнаша) Балалар түгәрәктә. Көй башлануга  яулык кулдан-кулга түгәрәк буйлап җибәрелә. Көй туктауга яулык кемдә кала шул җәза ала.

8.”Яулык бәйләшле”. Балалар бер рәткә басалар. Беренче уенчыга яулык бирелә. Ул көй башлануга яулыкны бәйли, ике очын тотып елмая һәм икенче уенчыга салып бирә уен шулай дәвам итә, көй туктауга яулык кемдә кала, шул уенчы  уеннан чыга.

9.”Исеме кем”. (2 уенчы катнаша) Уенчыларның аркаларына кеше исеме язылган кәгазъ беркетелә. Бер-берсенә язуны күрсәтмәскә тырышырга тиеш. Биеп йөри-йөри,  кем  тизрәк язуны  күреп күршесенең исемен әйтә (кем тизрәк укый, кулын күтәрә).

10. "Урындыклар". Көй башлануга  урындыклар тирәли бииләр . Көй туктауга урындыкка утырып калырга тиешләр, урындыксыз калган  уенчы уеннан чыгарыла (урындыклар саны  уенчылар саныннан бергә ким  алына).

11.  " Кем җитезрәк?”   Ара калдырып ике урындык куела, урындыклар астына озын бау сузыла (бау урындыклардан чыгып тормаска тиеш). Көй башлануга ике  уенчы  урындыклар тирәли биеп йөриләр, көй туктауга  уенчылар  урындыкка утырып бау тартып алалар. Уенчылар санамыш аша сайланыла

Санамыш: -Уңда уймак, табада коймак,

                Мичтә бәлеш, ал да ябеш.

Беренче утырып бауны алган уенчы җиңүче.

12. "Ак калач”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр:
Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач    

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач!

(Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да ,түгәрәктәгеләргә кушыла). Уен-җыр шулай дәвам итә.

13. "Кем җитезрәк". Ике егет чыга. Ике кызның күзе бәйләнелә. Бәйләнгән күз белән егетләргә  алъяпкыч  кигезергә, яулык бәйләтергә  тиешләр. Соңга калып бәйләткәне җәза ала.

14. " Йозаклы”. Ике уенчы кулга-кул тотышып "йозак ясап” басалар.

Уенга катнашучылар көй башлануга түгәрәк буйлап бер-бер артлы биек "йозак” аша үтәләр, көй туктауга  йозак эчендә калган уенчы

 уеннан чыга, яисә җәза ала.

15. "Түбәтәйле”. Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда ,

уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба берурындык калдыралар.   Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.

16.”Кәрия-Зәкәрия”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

         Бу бик яхшы биюче,

         Бу бик яхшы биюче,

         Аның биюе матур,

         Аннан үрнәк алыгыз.

Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:

          Кәрия-Зәкәрия, коммая,

          Кәрия-Зәкәрия, коммая,

          Кәри комма, Зәкәр комма,

          Зәкәрия коммая

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач,

чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б. дип төр
17.
 "Тукмаклы”. Уенчылар түгәрәк ясап басалар, уртага бер уенчы
баса һәм тукмакны бөтереп җибәрә. Тукмак  сабы кемгә күрсәтә. 
Шул уенчы уеннан чыга.
18.
”Кәгазьдә бию”. Санамыш белән ике уенчы сайланыла. 
Көй башлануга уенчылар   кәгазъдә бии башлыйлар. Күпмедер
вакыт биегәннән соң кәгазъ урталай бөкләнелә, бер уенчы 
кәгазъдән чыкканчы  уен шулай дәвам итә.
19. 
"Урманга бару”. Балалар, бер-бер артлы тезелеп басалар. 
Марш астында атлап баралар.  Урманга килеп кергәч лирик көй
тыңлана. Балалар, таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк
җыялар, җырлыйлар:
Тиз-тиз итеп савытыма
Эре җиләкләр җыям.
Аларны йә киптерәм,
Йә татлы каклар коям.
Монда җиләк күп икән,
Аю-бүре юк микән?
Соңгы юлны әйтүгә, "аю" белән "бүре" килеп чыга
да балаларны куа башлый.
20.
” Кем тизрәк?” Уенчылар зур түгәрәк ясап басалар, уртада бер уенчы яулык  болгап тора, көй башлануга уенчылар түгәрәк буйлап биеп баралар, көй туктауга яулыкны  кемдә булса эләктереп калырга тиеш.
21. 
”Ачык авыз”. Балалар,аллы-артлы җитәкләшеп, парлашып, түгәрәк ясап басалар. Бер бала парсыз кала. Ул уртада басып тора. Бию көе уйнала. Шул вакытта эчке якта торган балалар түгәрәк ясап җитәкләшәләр Һәм бию көенә әйләнәләр. Шулай бераз әйләнгәннән соң. көй кинәт кенә туктала Һәм эчке яктагылар тышкы якта басып калган балалар белән парлашалар. Бер бала тагын парсыз кала. 
Ул, уртага чыгып: "Мин кем? " — дип кычкыра. Иптәшләре аңа: 
"Ачык авыз син!" — дип җавап бирәләр. Аннан соң "ачык авыз"
ның бер әйбере алына. Уен шулай кабат-кабат уйнала, Һәм "ачык 
авыз "лар биш-алтыга җиткәч, аларга җәза бирелә.
22.
”Әйдә, танышабыз”. Уйнаучылар, ике түгәрәк булып, кулга-
кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә 
җырлап әйләнә башлыйлар. Эчтәгеләр сәгать теле уңаена, 
ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның бер 
куплеты беткәч, барысы да туктап калалар. Ике түгәрәктәге 
уенчылар да бер-берсенә йөз белән борылып басалар, 
кулларын кысышалар: бер-берсе белән танышалар. Уйнаучылар 
танышып беткәнче, уен шулай дәвам итә.
23.
”Утраулар”.  Идәндә уенчылар саныннан бергә кимерәк итеп 
кәгазьләр таратыла. Көй башлануга уенчылар биеп йөриләр,ә көй туктауга "утрау”ларга басып калырга тиешләр. "Утрау”га  басып өлгермәгән уенчы, уеннан чыга. Уен барышында "утраула (кәгазьләр)  алына барыла, бер уенчы калганчы уен дәвам итә.
24.
”Санап җибәр!” Санамыш белән ике уенчы сайланыла:
"Каенда карга, имәндә чыпчык
Һавада кош, син очып чык!”
Уенчылар санынча урындыклар куела. Урындыкларда  төрле санда бәрәңгеләр салынган капчыклар.Уенчылар шул капчыклар өстенә утырып,  андагы бәрәңгеләр санын  әйтеп бирергә тиешләр.
25.
”Йомырка бөтереш”. Санамыш белән ике уенчы сайланыла.
Команда булуга уенчылар үзләренә  бирелгән йомырканы бөтереп 
җибәрәләр, кемнеке озаграк бөтерелә?
27.”Яшерәм яулык”. Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул, түгәрәктән чыгып, шушы сүзләрне җырлап йөри: 
Кулъяулыгым яшел, яшел, 
Яшел чирәм астында. 
Сиздермичә ташлап китәм 
Бер иптәшем артына. 

Сүзләрне әйткәндә, бер баланың уч төбенә кулъяулыкны калдырып китә. Үзе түгәрәк эченә кереп баса. Кулъяулыклы бала, тиз генә артка чыгып, сүзләрне әйтә-әйтә, уенны дәвам итәргә тиеш. Әгәр ул тоткарланып торса яки кулъяулык салганны сизмәсә, аңа җәза бирелә. 

28.”Колакка   колак”. Көй башлануга уенчылар таралышып биеп йөриләр,ә көй туктауга, нинди команда бирелә шуны парлашып үтиләр.Мәсәлән: Колакка колак, борынга борын, аркага арка, уң аякка уң  аяк, тезгә тез....  
29. "Болында”. Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Бер бала (Халидә) уртада кала. Түгәрәктәгеләр, әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итеп, җыр җырлыйлар: 
Чәчәкләр үскән болында 
Җырлыйбыз әйлән-бәйлән. 
Халидә, Халидә, 
Әйләнәсең кем белән? 

Халидә бер иптәшен уртага ала (Әминә). Җыр тагын кабатлана: 

Әминә, Әминә, Әйләнәсен кем белән? 
Шул рәвешчә уртага 5-6 бала җыелгач, уртадагылар түгәрәкләнеп басалар да, кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп, барысы бергә җырлыйлар: 

Гөлнара, Гөлнара, 
Син каласың уртада. 

Хәрәкәт туктала. Уртадагылыр күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар. Аннан соң, Гөлнарадан башкалары кырый түгәрәккә басалар, һәм уен яңадан башлана. 


30. " Капкалы”. 
10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар.Парлар  җитәклшкән килеш кулларын өскә  күтәреп капка ясап торалар.Көй башлануга арадан бер пар  үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара.Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала.
 31.”Агыйдел”. Балалар, парлашып, бер- бер артлы басалар. Бер бала парсыз кала, ул алга чыга. Кушымтаны җырлаганда, балалар кулларын бер-берсенә тотынган килеш өскә күтәрәләр (күпер ясыйлар). Шул вакытта парсыз бала күпер аркылы чыга һәм үзенә ошаган баланы сайлый. Уен дәвам итә. 

Агыйделнең суларында 
Ак чиләгем күмелде. 
Әйдә, дустым, безнең якка 
 Безнең яклар күңелле. 
Кушымта: 
Зәңгәр чәчәк жыя-җыя, 
Зәңгәрләттем кулымны. 
Бергә-бергә уйныйк әле, 
Бир дускаем, кулыңны. 

32. "Борынга шырпы кыстыру”.
 Уечыларның борынына шырпы кабы кыстырыла, шырпы кабын бит белән төрле хәрәкәтләр ясап төшерергә тырышалар. Кем беренче?
33. ”Күңелле яшисең килсә болай ит...” Балалар  түгәрәктә, алып баручы уртада басып тора һәм бергәләп түбәндәге текстны җырлыйлар, "болай ит” дигән вакытта алып баручы күрсәткән хәрәкәтне кабатлыйлар.
"Күңелле яшисең килсә, болай ит(2 тапкыр)
Күңелле яшисең килсә (3тапкыр) болай ит.

34.”Яулык алыш”. 
Бу уен күбесенчә кыз балалар тарафыннан уйнала. Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар һәм  бер кеше яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:

Талым, талым, талчыбык, 
Уртасында бал чыбык, 
Ал яулык, гөл яулык, 
Бир син миңа бер яулык, - 
дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана. 

35..”Селкенмә”. Көй башлануга уенчылар таралышып биеп йөриләр,ә көй туктауга,  уенчылар нинди дә булса бер торышта "катып калалар”. Селкенгән уенчы уеннан чыгарыла.
36 .”Без, без, без идек”.  Уенчылар түгәрәктә баш бармакларын күрсәтеп түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Без,без, без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек май ашадык, 
Келәткә кердек бал ашадык,
Кап та коп, Якуб
Авызыңны ач та яп!  Уенчылар авызларын йомалар, алып баручы уенчыларны көлдерергә, сөйләштерергә тырыша, Кем  беренче көлә яисә авызын ача шул уеннан чыга.
37.”Куянкай”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Түгәрәк уртасына кереп, бер бала чүгәли Ул — "куян ". Куян, бер кулын иягенә куеп, моңаеп утыра. Түгәрәктәгеләр җырлый-җырлый әйләнәләр: 
Ак куянга ни булган, 
Әллә инде авырган?
Иптәшен дә табалмый, 
Урыныннан да торалмый,
Куян, куян, син сикер,
Иптәшең табып китер! 

Куян биленә таянып сикерә башлый. Аннан бер иптәшен уртага алып әйләнәләр дә, чакырылган бала куян булып кала. Уен шулай дәвам итә. 

38. « Башмакчы». Балалар түгәрәк ясап басалар. Өлкәннәрдән берәү уенны оештыручы була.
 Ул, кулына бер башмак алып (башмак уйнаучы балаларның аяк размерыннан зуррак булырга тиеш), уртага баса. 
Җырлый: 
Төрле һөнәр беләбез, 
Матур итеп тегәбез; 
Асыл төсле җепләр белән
Башмак башын чигәбез. 
Балалар аңа каршы, түгәрәк буйлап йөреп, җыр җырлыйлар: 
Әй, башмакчы, башмакчы, 
Үзең оста такмакчы. 
Син җырлама такмагын, 
Бир кияргә башмагын. 

39.  «Күрсәт әле, үскәнем». 
Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы 
уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр
 кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: 
"Менә шулай, менә шулай",-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу
өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла: 
- Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар? 
- Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар. 
- Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар? 
- Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар. 
- Күрсәт әле, үскәнем, ничек чаба поездлар? 
- Менә шулай, менә шулай, шулай чаба поездлар. 
- Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар? 
- Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар. 

40. "Гөлбаһар”. 
Балалар, кулга-кул тотынышып, бер сафка басалар. 
Берсе "бакча каравылчысы итеп билгеләнә. Ул балалар алдында басып тора. 
Каршы яктан бер бала "көтүче " булып килә. 
Җырлый: 
- Әй, әбекәй, Гөлбаһар, синең артта ниләр бар? 
- Шалкан белән торма бар. 
- Берсен миңа бирсәнә! 
- Көчен җитсә тартып ал! 
  Көтүче балаларның берсен тотып үз ягына тарта башлый, ә "әби "
 аның юлына каршы чыгып йолкытмаска тырыша. 
"Шалкан-тормалар " берсенә берсе нык тотынышканнар, ычкынмаска,
 иптәшен дә ычкындырмаска тырышалар. Шулай берәм-берәм йолкып 
алып бетергәнче уен дәвам итә. 

41. "Такыя үрәм”. Балалр түгәрәк ясап басалар . Тәрбияче алып баручы була. Берничә балага "чәчәк" исеме кушыла, һәм аларга шул чәчәктән ясалган башлык бирелә: 
Без йөрибез болында, 
Чәчәкләр бик күп монда. 
Матур чәчәк җыябыз, 
Такыялар үрәбез. 
Алып баручы: 
Ал кирәк, гөл кирәк, 
Безгә нәфис гөл кирәк. 
Энҗе чәчәк, кил әле, 
Бер елмаеп көл әле. 
Энҗе чәчәк: 
Энҗедәй чәчәк атам мин 
Яз көнендә урманда. 
Миңа берни дә кирәкми 
Күләгәлек булганда. 
Балалар: 
Энҗе чәчәк, күр әле! 
Такыя итеп үр әле! 

Энҗе чәчәк чүгәләп утыра. Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә.
 Исеме аталган нәр чәчәк уртага чыгып утыра. Шулай итеп, такыя үрелә. 
Ромашка: 
Күкчәчәк: 
Кечкенә көнбагыш кебек 
Чәчәк булам мин үзем. 
Таҗларымны санап кара,
 Әгәр булсаң бик түзем. 
Арыш арасында үсәм, 
Зәп-зәңгәр чәчәк атам. 
Зәңгәр күкле, чат кояшлы 
Аяз көнне яратам. 
Такыя үрелеп беткәч, такыя бер якка, түгәрәктәге балалар икенче якка әйләнеп җырлыйлар: 
Без йөрибез болында, 
Чәчәкләр бик күп монда. 
Матур чәчәк җыйдык без, 
Такыялар үрдек без. 

42. "Наза”. Балалар парлашып, бер-бер артлы тезеләләр. Бер бала парсыз,ул уенчылыр каршысына чыгып баса. Балалар, җырлый-җырлый, баскан җирдә аякларын-кулларын хәрәкәтләндерәләр: 
                Наза дигән кыз баланың 
                Бөрлегәне түгелгән; 
               "Наза" дигән уенны без 
                Уйныйбыз чын күңелдән. 
 Кушымта.Наза, наза, 
                Наза матур кыз бала. 
                Наза тырыш, уңган бала, 
                Зирәк, акыллы бала. 
Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә, үзенә пар сайлый, Һәм алар икенче башка барып басалар. Парсыз калган бала уенны дәвам итә. 

43. "Нардуган”. Бер бала уртага чыга. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, нардуган җырын җырлап әйләнәләр: 
Син уртада, без кырыйда,
 Әйләнәбез, нардуган, 
Син нишләсең, ни кылансаң, 
Мин дә шуны булдырам! 
Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар шул хәрәкәтне кабатларга тиешләр. Кем шуны булдыра алмый, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә. 

44.  "Бу дустың белән күреш” .
 Балалар, кулга-кул 
тотынышып, түгәрәккә басалар Һәм җырның эчтәлегенә әйтелгән хәрәкәтләрне ясап, "'Сандугач-күгәрчен " көенә җырлап әйләнәләр: 

Аякларың тыпырдат, 
Куларыңны чәбәклә, 
Бер монда, бер монда, 
Кыен эш түгел бер дә. 
Башың аска иеп ал, 
Кул бармагың янап ал, 
Бер монда, бер монда, 
Кыен эш түгел бер дә. 
Бу дустың белән күреш, 
Бу дустың белән күреш, 
Йә иптәш, йә, әйлән, 
Бик кыен түгел бу эш. 
Жырга туры килгэн хәрәкәтәр эшлиләр. 

45.  "Түгәрәк алан”.
 Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә йөриләр Һәм такмак әйтәләр: 
Бу аланда чәчәкләр күп, 
Кыймыйм ләкин өзәргә. 
Әминә, Гөлфия, 
Әйдә әле биергә.
 
Бу аланда чәчәкләр күп, 
Без аларга тимибез, 
Лилия, Гөлия, 
Әйдә бергә биибез. 
Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып, бергәләп әйләнәләр Һәм икесе дә кырыйдагы балалар арасыннан берәр баланың каршына килеп башларын ияләр. Уен әлеге балаларның исемен әйтеп дәвам итә. 

46. "Бүген кемнең туган көне?". 
Балалар, кулга-кул тотынышып түгәрәк ясыйлар. Бер бала (туган көне булган бала) уртага чыга. Уйнаучылар, җырлый-җырлый, бер якка таба әйләнәләр, ә уртадагы бала түгәрәк эчендә каршы якка йөри. Тәрбияче балалар белән бергә җырлый: 
- Бүген кемнең туган көне? 
Нигә кояш елмая? 
- Белдек, белдек, Гөлсинәгә 
Бүген алты (3, 4, 5) яшь тула. 
Гөлсинәгә карагыз: 
Ничек матур киенгән! Сәламәтлек, бәхет, шатлык Телибез чын күңелдән. 

Икенче куплетны җырлаганда, балалар туктап, кул чабып торалар, Гөлсинә бии. 

47.  "Яулык бирәм”. Уйнаучылар көй астында - зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап әйләнәләр. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә: "Яулыгымны ал, кесәңә сал",- ди. Балалар: 
"Бер, ике,өч, дүрт, биш, тотарга тырыш!",-диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга Һәм яулыкны аннан алырга тырыша.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар.

Аулак өйдә уйналган уеннар турында белешмә....

Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары

"Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары" темасына фәнни эш. Дәрестән тыш чараларда, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә кулланырга мөмкин....

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра, ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Авыз иҗаты халыкның күмәк акылы, сәнгатьнең сәләте тудырган, форма ягыннан гас...

Тел һәм әдәбият дәресләрендә татар халык тарихы, гореф-гадәтләре, халык иҗаты материалларыннан файдалану  

Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы язучыларыбызның әсәрләрендә киң чагыла.   Г. Исхакый “Сөннәтче бабай”; Т. Миңнуллин “Туган ягым – яшел бишек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”...

Татар халык уеннары "Аулак өй"

Соңгы елларда халыкның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары көчәя бара. Бу үзгәреш балаларда да милли традиция, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләүне алга куя. Буыннан буынга күч...

Татар халык уеннары.

Татар халык уеннары темасына презентация....

Халык уеннары.

Татар  халык  уеннары  аша балаларга милли тәрбия бирү. Татар халык фольклор уеннары җыелмасы....