Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар
учебно-методический материал

Рәхмәтуллина Наилә Васил кызы

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар

Укучыларны орфографик кагыйдәләрнең нигезенә төшендерүдә уеннарның әһәмияте зур. Түбәндә биреләчәк уеннар 5-6нчы сыйныфларда белемнәрне ныгыту, камилләштерү, укучыларга грамоталы язу күнекмәләре бирү максатыннан уздыру уңай нәтиҗә бирә.

 “Парын тап” уены. Бер укучы парлы сүзнең беренче өлешен әйтә, икенчесе аны тәмамлый. Мәсәлән, җырлы – (биюле), эсселе – (суыклы), иске –(москы), иксез – (чиксез).

“ң хәрефе кергән сүзләр”. Укытучы сүзнең мәгьнәсен аңлата, укчылар аны ң хәрефе кергән исем белән белдерәләр.

  1. Язгы, җәйге, көзге явым-төшем. (Яңгыр).
  2. Язын, җәен тырышып эшләсәң, көзен аны мул итеп алырсың. (Уңыш).
  3. Кояш чыккан вакыт. (Таң).
  4. Дүрт урынлы сан. (Мең).
  5. Кышкы спорт инвентаре. (Чаңгы).
  6. Кечкенә кыз туган. (Сеңел).
  7. Ахыргы. (Соңгы).
  8. Ялгыз, парсыз. (Сыңар).
  9. Бәйгедә иң көчле. (Җиңүче).
  10. Яшелчә. (Бәрәңге).

 “Бу нинди сүз”. Сүзнең беренче һәм соңгы хәрефләре билгеле. Алар арасында язылырга тиешле хәрефләр санынча сызыклар куела. Укучылар схемага туры килгән сүзләрне уйлап әйтәләр. Мәсәлән, т------ь. (табигать, тәнкыйть).

“Таркалган сүз”. Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып сүзләрне “җыярга”.

Тәмхәр – рәхмәт, кҗәнле – җәнлек, азобу – бозау, ңрыяг – яңгыр, һ.б.

“Шифрны ачыгыз”. Таныш, өйрәнгән шигырьдәге сүзләрнең беренче хәрефләре бирелә. Шигырьне тулысынча язарга. Мәсәлән,

И т ,с г

И-с к т!

С т т с,

К т б... (Х.Туфан).

И телем, сансыз гасырны,

Исән-сау кичкән телем!

Сыкраулар теле түгел син,

Күкрәүләр теле бүген! (Х.Туфан).

“Омонимнар”. Бер укучы (“тикшерүче”) класстан чыгып тора. Оештыру төркеме (3-4 укучы) омоним әзерли. Әйтик, төш сүзен эзләп табарга кирәк, ди. Аның мәгьнәләре камырдан әзерләнгән ризык, җимеш эчендәге каты кабыклы орлык, йоклаганда “күрә” торган вакыйгалар, кичерешләр, көн уртасы, урын һ.б. Оештыру төркемендәге укучылар әлеге мәгьнәләрне бер-бер артлы ашыкмыйча, “тикшерүче”гә әйтәләр. Шулардан чыгып, ул төш сүзен эзләп табарга тиеш.

    Уенның икенче төре: “тикшерүче” оештыручыларга сорау бирә. Мәсәлән, ул кайда булырга мөмкин? Төркемдәгеләр әлеге сорауга үз җавапларын әйтә. Беренчесе - өстәлдә, ди. Икенчесе – җимеш эчендә, өченче бала – без аны күрәбез, дүртенчесе – ул тәүлек вакытын белдерә, һ.б. “Тикшерүче” җавапларны анализлап, нәрсә турында сүз баруын әйтә.

“Авыр язылышлы сүз”. Карточкаларда, яки слайдта укучылар кыенлык кичерә торган сүзләр бирелгән. Аларның “читен” хәрефләре төшереп калдырылган. Орфографик сүзлектән карап, төшеп калган хәрефләрне куярга. Болай эшләү уңай нәтиҗә бирә, чөнки күп укчыларның “күрү хәтере” яхшырак. Ә менә сүзләрне тактага да, дәфтәргә дә (болай язмагыз дигән максаттан) хаталы итеп язып күрсәтергә ярамый. Сүзнең язылышы укчы хәтеренә нык сеңеп калган була, ә аның хаталы сүз буларак тактада урын алуы инде онытылган була.

“Баскыч”. Әлеге уен укучының сүз байлыгын арттыруда ярдәм итә. Әйтик, беренче хәрефе А булган сүзләр уйлап әйтергә кирәк. Кабатланмаган. Яңа сүзләр әйтүче кеше җиңүче була.

А-

А—

А---

А----

А-----.

Исем темасын үткәндә, “баскыч”та түбәндәге сүзләр урын алырга мөмкин: ас (җәнлек), агу, акча, алтын, алма, агач һ.б.

“Пирамида” уены да шулай уйнала.

А

                                                          А   -  а

                                                       А   -   -   а

                                                           А  -   -   -   а

Файдаланырга мөмкин булган сүзләр: ана, акча, абага, аждаһа, алабуга һ.б.

“Югалган хәрефләр”. Сүзләрдәге сузык авазлар төшереп калдырып языла. Укучы нинди хәреф төшеп калганын әйтергә тиеш. Әлеге уен авыр язылышлы сүзләрне үзләштергәндә нәтиҗәле була. Мәсәлән, с г т ь, (сәгать),

в з ф (вазифа), м һ б т (мәһабәт), һ л к т(һаләкәт), һ.б.

“Муенса”. Укытучы бер укучыга туп ыргыта һәм бер сүз әйтә. Тупны тоткан кеше әлеге сүзнең соңгы иҗегеннән башланган сүз әйтергә тиеш. Уен шулай дәвам итә. Мәсәлән, таба-бака-кабак-бакча-чана-Наил-Илнур һ.б.

Әлеге уеннарга слайдлар ясасаң, тагы да кызыклырак, отышлырак була.

Предметка хас билгеләрне әйтү

     Укучыларга төрле предметлар сурәтләнгән рәсемнәр күрсәтелә. Шул предметка хас билгеләрне барлау һәм әйтү. Мәсәлән: лимон ачы, сары; төлке хәйләкәр, кызгылт-сары төстә, матур; бүре явыз, соры, куркыныч.

Нәтиҗә. Сыйфат предметка хас булган нәрсәләрне белдерә? (билгеләрне)

“Дөрес кәрзингә сал” уены

     Смарт-тактада алты кәрзин, кәрзиннәрдә сыйфатлар. Әлеге кәрзиннәргә бирелгән сыйфатларны дөрес итеп урнаштырырга кирәк.

     Укучылар әлеге кәрзиннәргә исемнәр куя. (Укучылар предметның төрле билгеләрен әйтәләр, укытучы ача бара)

     Куллану өчен сыйфатлар: яшел, кара, сары, кызыл, ак, шәмәхә, зәңгәр; баллы, ачы, тәмле, тозлы, татлы; кечкенә, зур, озын, түгәрәк, шакмаклы; юмарт, усал, ягымлы, юаш, саран, ярдәмчел; йомшак, каты, куе, яшь.

     Нәтиҗә. Сыйфатлар предметка хас кайсы билгене белдерә? (төсне, тәмне, күләмне, характерны, форманы һ.б.)

                 

                  “Укы, уйла, яз, үз урыныңны тап, аңлат”

     Укучылар алдында карточкалар. Аларда текст язылган. Укучыларның бурычы шундый: текстны сәнгатьле итеп укырга; сыйфатларны табып күчереп язарга; аннан сыйфатлар санына карап, дөрес номер янына басарга.

Нәтиҗә. Булса, сыйфатларны табуда кыен очракларны күрсәтегез.

“Парымны әйт”

     Смарт-тактада ике баганада сүзләр язылган. Беренче баганадагы сүзләр ачык, икенчесендә капланган. Бирем: сыйфатларның синонимнарын әйтергә.

яхшы

дымлы

кечкенә

батыр

матур

акыллы

әйбәт

юеш

нәни, бәләкәй

куркусыз, кыю

гүзәл, чибәр

зирәк, зиһенле, тапкыр

Нәтиҗә. Синоним сыйфатлар дип без кайсы сыйфатларга әйтәбез? Алар ни өчен кирәк? (мәгънәләре охшаш булган сыйфатларга; кабатлаулар булмасын өчен кирәк)

“Тизрәк ал һәм дөрес җавап бир” (смарт-тактада)

    - Укучылар, сезнең алда диңгез. Сез, диңгездән “балык”ны алып, анда язылган сүзне кычкырып укырга һәм капма-каршы мәгънәдәге парын әйтергә тиеш.

(Сүзләр: куркак, ачы, саран, ак, озын, тук, йомшак, ялкау)

     Нәтиҗә. Капма-каршы мәгънәдәге сыйфатларны ничек дип атыйбыз? (антоним сыйфатлар) Алар ниөчен кирәк? (сөйләмне кабатлаулардан саклау өчен)

“Белемеңә карап”

     Укытучыда өч төрле конверт. Кызылында – катлаулы, яшелендә – уртача, агында җиңел биремнәр.

     Кызыл конверттагы бирем. Бирелгән сүзләрне файдаланып, әниегез турында сөйләгез.

     Яше (карт, яшь, өлкән, урта яшьтә)

     Күзләренең төсе (зәңгәр, коңгырт, яшькелт, ссоры, кара)

     Борыны (туры, озын, кыска, киң, кәкре)

     Иреннәре(матур, кабарынкы, калын, юка)

     Чәчләре (бөдрә, озын, кыска, сары, чем-кара, куе, туры)

     Гәүдәсе (зифа, ябык, юан, җитез)

     Гомумән алганда, (матур, акыллы, ягымлы,ярдәмчел)

     Яшел конверттагы бирем. Җөмләләрне сыйфатлар белән тулыландырыгыз.

     Яз җитте. Күктә кояш балкый. Урамда балалар уйный. Аларның тавышлары ишетелә.

    Ак конверттагы бирем. Нокталар урынына тиешле сыйфатларны куегыз.

    Иртүк торып битен юган,

     Кем уяткан Ләйләне?

     Уятмаган, үзе торган –

     Бүген әни бәйрәме.

     Пәрдәләрне ачып куйды,

     Көн ..., көн ямьле!

     Якты булсын, балкып торсын –

     Бүген әни бәйрәме.

     Өстәл өстен кат-кат сөртте,

     Җәйде ... җәймәне.

     ... булсын, ... булсын

     Бүген әни бәйрәме.

( Сүзләр: кояшлы, ап-ак, чиста, пөхтә)

     Эшне һәр төркемнән бер укучы тикшерә.

     Нәтиҗә. Сыйфатлар сөйләмдә ни өчен кирәк? ( сөйләмне тулыландыралар, матурлыйлар)

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Татар теле дәресләрендә уеннар"

Татар теле дәресләрендә уеннар...

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КАТНАШ УЕННАР

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КАТНАШ УЕННАР...

Татар теле дәресләрендә уеннар

Уку процессында телгә өйрәтүнең иң уңышлы алымнары арасында уеннар төп урынны алып тора.   Уен – ул тормыш күренешләренең символы...

«Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар»

laquo;Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар»...