Конспект открытого урока в 9 классе " Шагыйрь күңеле авыл күркендә".
план-конспект урока (9 класс) по теме

Хисматуллина Нария Нургафовна

Якташ шагыйрь Шәрәф Мөдәриснең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү дәресе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yaktashybyz_sharaf_mudaris.docx46.78 КБ

Предварительный просмотр:

                                       

                             Тема.     Шагыйрь күңеле авыл күркендә                               

     ( Шәрәф Мөдәрриснең тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү буенча сыйныфтан тыш уку дәресе).

Максат. Якташ язучыбыз Ш.Мөдәрриснең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү; әсәрләрен укуга кызыксыну уяту; аның әсәрләре аша укучылар күңелендә шәфкатьлелек, түземлелек,батырлык, горурлык кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау. Ш.Мөдәрриснең портреты, әсәрләреннән төзелгән китап күргәзмәсе, стенд”Якташларыбыз”,мультимедиа, әсәрләренә укучылар ясаган рәсемнәр, матбугат материаллары.

Дәрес тибы: күзәтү.

Метод һәм алымнар: эзләнү,әңгәмә,чыгышлар ясау.

                                        Дәреснең эпиграфы.

        Һичкем әйтмәс:”Син,- дип, - үги, ят,

             Мактанырлык бар , - дип, - йә кемең?”

                    Чүпрәледә туып үскән

                    Шәрәфең бар синең,Шамилең!

                                                                                            Н.Хисамов.

Дәрес барышы.

l. Оештыру өлеше.Дәресне алып бару өчен уңай психологик халәт тудыру.

ll. Актуальләштерү.(Талгын гына музыка яңгырый.)

Укытучы. Туган як,туган туфрак, туган якның сихри табигате... Шундый кадерле, якын һәм назлы бу сүзләр. Иң беренче тапкыр бу дөньяга аваз салган, тәпи йөреп киткән вакытыбыздан алып, гомер агышы дәвамында бу изге сүзләр безне иркәли, назлый сөя.

   Һәркем өчен үзенең туган авылы, җанына рәхәтлек бирә торган гүзәл табигате, шифалы чишмәләре бик тә газиз.    Менә шуңа күрә дә, язмышка ияреп читләргә чыгып киткән кеше дә, авыр вакытта туган ягына кайтып сыена.

   Туган туфракның әреме дә, миләше-мәтрүшкәсе дә синең күңелеңә дәва бирә, яшәү көче өсти, киләчәккә омтылыш тудыра.  Һәр якның матурлыгы, гүзәллеге каләм әһелләре әсәрләре аша әдәбиятка үтеп керә, башкаларны да таң калдыра,сокландыра.

      Каләм әһелләре дигәч, күз алдына якташларыбыз – бертуган Роберт һәм Шамил Рәкыйповлар,Зәки Нури, Кыям Миңлебаев,Һади Атласи,Шиһап Әхмәров, Нурмөһәммәт Хисамов, Рәмис Әймәт, Рушания Арсланова һ.б. килә.

  Татар тарихындагы күренекле шәхесләр – мәгърифәтче Ш. Мәрҗәни,шагыйрь Г.Кандалый, язучы Ш.Усманов, СССРның халык рәссамы Х.Якуповларның да нәсел тамырлары Чүпрәлегә барып тоташа.(Портретлары  экранда күрсәтелә бара.)

lll. Яңа материал белән танышу.

Укытучы. Безнең районыбызның да олы тарихы бар.Быел аның оешуына 79 ел тулды, ә ТАССР төзелүгә 90 ел тулган көннәрдә  без аның үткәне һәм бүгенгесе белән   горурланабыз,киләчәккә зур өметләр баглыйбыз.

Укучы сөйли .  

      Безнең район тау ягында

Калку җиргә утырган.

Чүпрәлегә якты килә,

  Башкалабыз утыннан.

     Без барабыз җиңүләргә,

                Көн дә алга яңага.

       Безнең район бигрәк якын

                Ленин туган калага.

        Безнең район кырларында

Җанга рәхәт табасың.

Чүпрәлегә җил китерә,

          Бөек Идел һавасын.

Укытучы. Безнең Чүпрәле ягы үзенең каләм әһелләре,журналистлары белән дә мәртәбәле.

Шуларның берсе – язучы, танылган шагыйрь,тәрҗемәче, татар шигъриятендә сонет  җанрына нигез салучы  Мөдәррисов Шәрәф Хасиятулла улы. 1 нче ноябрьдә аның дөньга килүенә 90 ел тула.

Ул 1919 елның 1 ноябрендә Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында Хасиятулла абый белән Бикә апа гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә.

        “ Каракитә!

        Карап кына китсәм,-

      Ач әле син чыгып кыр капкаңны:

Саклый микән әле урамнарың

    Аяк эзең Шәрәф шагыйрь дигән,

         Мөдәррисе булган бер балаңның?”-

 дип яза Г.Сайяр “Татарстан хәбәрләре” газетасында.(Экранда күрсәтелә).

  Саклый, әлбәттә. Районыбызның  мәктәпләрендә,мәдәният йортларында, музейларында, балалар бакчаларында инде төрле чаралар үткәрүгә әзерлек эшләре күптән башланды.Районыбыз халкы аның юбилеен горурланып искә алачак.

1  нче укучы.

Ш. Мөдәрриснең сикәлтәле мәктәп һәм яшьлек еллары турында искә алганда күңелдә кызгану,борчылу, кайгыру һәм аның үткәненә соклану, горурлану хисләре туа.Әтисе- комиссар Хасиятулла абый “Әллә нинди” кеше булган. Хатыны Бикә апаны  Малае (Шәрәф) белән калдырып өйдән чыгып киткән.Авылда берничә хатынга өйләнеп, аларны аерып та җибәрә. Яңадан үз гаиләсенә кайтып берничә ел торалар.Дөньяга тагын ике кыз бала(Сания белән Салисә) туа. Ләкин кызганычка каршы гаилә тормышы тагын җимерелә. Ата кеше 3 баласы белән Бикә апаны калдырып тагын чыгып китә. Килеп балаларының хәлен белми, матди ярдәм күрсәтми. “Бу балаларны ничек үстерергә инде” дип Бикә апа кан – яшь түгә. Шәрәф гаиләдә олы бала буларак, әтисенең ташлап китүе өчен бик уңайсызлана, әнисенең кайгысын уртаклаша, сеңелләрен тәрбияләп үстерүдә булдыралган кадәр әнисенә булыша.Бикә апа хәлле һәм мәрхәмәтле кешеләрдән җитен һәм пәҗи эрләгәндә калган калдыкларны җыеп аны эрли һәм  Шәрәфкә оекбаш белән бияләй бәйли.Башлангыч сыйныфта укытучылары аңа 2 мәртәбә колхоздан кием-салым алып бирүгә ирешкән. Шулай бик авыр шартларда Шәрәф авылның башлангыч  мәктәбен уңышлы тәмамлап 5 сыйныфка  күрше Мунчәли җидееллык мәктәбенә укырга керә.

2 нче укучы.

Әлеге мәктәптә уку чоры Ш.Мөдәррис өчен каты сынау һәм шигырьләр яза башлау еллары булып санала. Укытучысының истәлекләренә караганда  ул төгәл фәннәрне бик өнәп бетермәсә дә, тарих , әдәбият дәресләрен нык үзләштергән.Мәктәптә “Алмашка “ исемле стена газетасы чыгаруда турыдан-туры катнаша, аның редакторы була.Шунда аның беренче шигырьләре чыгарыла,яхшыракларын “Коммунар” газетасына да тәкъдим итә.Әлеге мәктәпкә укырга йөрүе аның өчен бик читен була. Хәлле кешеләрнең балалары берләшеп ял көненнән соң, кышын Мунчәли авылына чана белән бара торган булалар.Шунда Шәрәфне утыртып бармыйлар, хәтта “Син бетле, бетең ябыша”,-дип кимсеткәннәр. Дөрес аның өс-баш киеме иске булса да,чиста,ямалган була. Бу хәл Шәрәфкә бик авыр тоела... Шулай да ул күңел төшенкелегенә бирелмәгән. Мәрхәмәтле кешеләрдән такта кисәкләре табыштырып, чаңгы ясый һәм шуның белән кырлар аша укырга йөри.Шундый кичерешләр белән тәмамлый ул күрше авыл мәктәбен.

“Киндер күлмәк иде өстемдә,

Ертык капчык иде аркамда.

Килеп төштем таңгы Казанга...

Шушы таңда нурлы Казанда,

Кабат тудым төсле анадан”.

3 нче укучы.

10 яшеннән китапка гашыйк,белемгә омтылган Кракитә малае Шәрәфне Казан әнә шулай 1935 елның сентябрь иртәсендә каршылый. Казан чоры тормышы да Ш.Мөддәриснең бик катлаулы була. Башта ул 1935-1938 елларда рабфакта укый.1937 елда  18 яшьлек комсомол егетнең “Үскәндә” исемле беренче шигырьләр җыентыгы чыга. Шушы елларда әтисенең якын туганы бер гаепсезгә репрессиягә эләгә. Шәрәф өчен тагын кайгы-хәсрәт була, аны рабфактан чыгаралар. Шулай да ул өметсезлеккә бирелми, иҗади  эшен дәвам итә.

4 нче укучы.

1941 елның язында Ш.Мөдәррис армия сафларына алына.Сугыш  башланганда ул Белоруссиядә чик буенча хезмәт итә. Чигенүләр белән Смоленск  янында барган бәрелешләрдә яралана.Контузия ала һәм Мәскәү госпиталенә җибәрелә. Аннан соң сәламәтлеген ныгыту өчен аны Казанга җибәрәләр. Шул арада ул туган авылы Каракитәгә кайта.Бу хакта авылдашы шигъри күңелле”Татарстан АССРның атказанган врачы” дигән мактаулы  исемгә лаек булган Җәүдәт Фәсхетдин улы Якупов “Шагыйрь күңеле авыл күркендә” дигән шигырендә :

             “... Кайттың берчак соры шинель киеп,

Яраланып утлы давылда.

        Аксый-аксый урам әйләндең дә,

    Кич утырдың җырлап клубта.

Ә иртәсен инде үзең теләп

                     Чыгып киттең кабат фронтка» дип язды.

  5 нче укучы.

1942 елның җәендә ул кабат сугышка китә. Сугыш елларында  Шәрәф Мөдәрриснең иҗаты  аеруча активлаша. “Ватан өчен”,”Фронт хакыйкате”, “Җиңү байрагы” исемле фронт газеталарында әдәби хезмәткәр һәм корректор була. Ул шигырьләр, поэмалар,хикәяләр,очерклар, сатирик һәм юмористик әсәрләр яза.  Бер үк вакытта ул үзен оста, төптән уйлаучы тәрҗемәче итеп тә таныта.

 Ш.Мөдәррис А.С.Пушкин, Н.А.Некрасов,Т.Г.Шевченко, чуаш язучысы К.В.Иванов һәм башкаларның әсәрләрен,татарчага тәрҗемә итеп күпсанлы укучыларга җиткерде. 1941 нче елда аның тәрҗемәсендә чуваш әдәбияты классигы Константин Ивановның атаклы “Нарспи” поэмасы басылып чыга. Поэманың турыдан – туры оригинальдан тәрҗемә ителүе , ул заман тәнкыйтендә аеруча уңай күренеш итеп бәяләнә.( Тәрҗемә ителгән әсәрләре күрсәтелә).

Укытучы.

 Ә хәзер, әйдәгез Ш.Мөдәрриснең иҗаты турында күренекле шәхесләрнең кайбер фикерләре белән танышып үтик. Ул үзенең “ Идел сылу” исемле  нәсерен, русчага тәрҗемә итеп,””Ватан өчен”  газетасында бастырып чыгара. Шушы уңайдан  фронтовик Хатип Госман ничек яза соң?

6 нчы укучы.

“Аның бу нәсере солдатларның да, офицерларның да, хәтта генералларның да бик яратып укый торган әсәре булды. Шәрәфтән рус телендәге газета өчен  махсус заказлар белән яздыра башладылар. Полковник Чекулаев – барлык газеталарның баш редакторы, Шәрәф  турында сүз чыккач, болай диде: “Он у вас – светлая голова”.

7 нче укучы.

”Ул гомере буе телләр өйрәнде,инглиз һәм немец телләрен яхшы белә иде, ә чуаш телен бер атна эчендә үзләштерде. Гарәп теленнән гаять грамоталы булуы өстенә, соңгы елларда тырышып латин телен дә өйрәнде” дип язды аның турында Нурмөхәммәт Хисамов.

8 нче укучы.  Шагыйрьнең чын дусты,каләмдәше Хатип Госман әнә нәрсә ди: - “... күзләрен кулъязмадан ала да , каядыр бер билгесез ноктага төбәп,”Нарспи “ны яттан чувашча укырга керешә. Ул шундый бирелеп укый. Хәтта янында кеше булганын да бөтенләй оныта кебек. Бара торгач туктап, ул туп-туры синең күзләреңә карый. “Нинди шәп!” ди. Тотына шуннан чуваш теленең матурлыгы турында сөйләргә: “Ул, ди, чуваш халкының күңел, зиһен баласы. Нинди

иркә, нинди мөлаем,нинди күркәм ,гүзәл тел!” дигән сүзләре белән чуваш халкының теленә мәдхия укый.

9 нчы укучы.

“Мин шагыйрь Шәрәф Мөдәррисне яхшы белә идем. Әдәбиятка да бер еллардарак килдек, бергә янып эшләргә хыялландык.  Ул үзен генә белгән , үзен генә сөйгән шагыйрь түгел иде. Ул бүтән язучыларны, художникларны,композиторларны,артистларны чын хөрмәт итә, алар турында озын-озын мәкаләләр яза иде”.(Габдрахман Әпсәләмов).

10 нчы укучы.

“ Әллә ничек, бүтәнчә

Чыңлады бар тараф,

Бар чыңлаулар өстендә
Җан өзгесе:”Шәрәф”.

Үз тавышым – дәшкәч...

Ник тидең, үлем ,аңа,

Ул бит минем яшьтәш?!

( Әнвәр Давыдов).

 Укытучы.

    Әйе , ул – журналист буларак та матбугат битләрендә үз исемен таныткан якташыбыз.

  Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” ордены, “Сугышчан батырлыклары өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә.1946 елны армиядән кайта. Сугыштан соң ул үзенең иҗат активлыгын тагын да арттыра.Казанга кайтып эшкә урнашкач,квартира сорап түрәләргә йөрми.Үз куллары белән өй җитештереп,шунда балалар язучысы Ләбибә апа Ихсанова белән корылган гаилә тормышын дәвам итә.(экранда Л.Ихсанова һәм Ш.Мөдәрриснең бергә төшкән сурәтләре күрсәтелә.)

“ Солдат кебек олы җанлы идең,

Бүлешә идең соңгы телемең.

            Бүлмәң тар булса да, кешеләр өчен

            Иркен иде синең күңелең”.

                                                      (Рәшит Гәрәй).

Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Әлфия, уллары Әнвәр, Әнәс хәзер үз тормышлары белән яшиләр. Балалар ,оныклар үстерәләр.

Шәрәф Мөдәррис балаларны бик яраткан.Аның балалар өчен язылган китаплары да шактый. Районыбыз музеенда аның озынча тар көндәлеге һәм кулъязмалары сакланган.Кызы Әлфиянең кулын шул көндәлек битенә төшереп, көнен,елын язып куйган. Көндәлек бите арта барган саен кызы Әлфиянең дә кулы үсүе күзгә ташлана. Шагыйрь әнә шулай гаилә учагын да җаны, тәне белән җылыткан.

    Каләмнең серле көчен тоеп яшәгән шагыйрьнең генә гомере кыска була: 44 яшен дә тутырып өлгермәгән килеш, 1963 елның 28 апреленда дөньядан китеп бара.Аның әманәте булып туган җиргә мәхәббәте, шигырь-хикәяләре кала.Аның әсәрләрендә сугыш, туган җир, туган авыл, дуслык темалары яктыртыла. Бигрәк тә туган як табигатенең чиксез гүзәллеге, матурлыгы күзгә ташлана.Ул үзенең “Туган авыл” шигырендә:

                                                     “...Яратам мин ясмык, бодайларын,

                                                            Күгәрченен тавык-чебиен;

Келәт янына яткан бозауларын,

        Бозау янына яткан песиен.

           Матчасында – минем бишегемнең

  Ыргак башлы тутык кадагы;

           Бакчасында -  тәүге шигыремнең

Үрләп үскән тәүге сабагы.

Бөтен җаным,бөтен күңелемнән

        Туган – үскән җирем яратам.

Эх, тиз микән таныш күперемнән

       

Керер көнем шунда яңадан?” (1944 ел).

 Менә шундый гүзәл табигать язучыга  үзенең илаһи көчен бирәме, әллә үзе дә табигать баласы булганга, шулай якын итәме.

Укучылар,буш вакытларыгызны әрәмгә уздырганчы, якташ язучыларыбызның  иҗат дөньясына үтеп кереп, серләр дөньясында канатланыйк һәм үзебезнең як табигате сулышын, туфрагының җылысын тоеп, яшәүнең тәмен һәм мәгънәсен сизеп яшик.

  Ә без бу серләргә бары тик якташларыбыз иҗаты белән кызыксынганда,әдәбият дәрьясында йөзгәндә генә төшенә алабыз.

lV Ныгыту.

(Биремле карточкаларга  җаваплар алу, аларны тыңлау).

1. Якташ язучылардан кемнәрне беләсең?

2.  Ш.Мөдәррис туган авыл кайсы?     а) Түбән Чәке; б)  Мунчәли; в) Каракитә;

3. Шәрәфнең әтисе кем? А) Гайнетдин;  Б) Хасиятулла;  В) Низаметдин;

4. Ш.Мөдәрриснең әнисен билгелә.а) Бикә; б) Зөләйха; в)  Мәмдүдә;

5.Кызларының исеме  а)  Саҗидә; б) Әлфия ; в) Салисә

6. Ш.Мөдәррис Казанга кайчан килә?   А)1934 нче елда

                                                                 Б) 1935 нче елда

        В) 1936 нчы елда

7. Шагыйрь кайчан армия сафларына алына?  1941; 1943; 1942;

8. Кайсы чуваш язучысының һәм нинди әсәрен татарчага тәрҗемә итә?

9. Якташыбыз Н.Хисамов Ш.Мөдәррис турында нинди фикерләр әйтә?

10. Фронтавик шагыйрь Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен  нинди медальләр белән бүләкләнә?

11. Ш.Мөдәрриснең кайсы сыйфатларын үзеңдә булдырыр идең?

Укытучы. Якташларыбыз иҗаты сезгә һәрвакыт илһам чыганагы, иҗат дәрте,яшәү яме биреп торсын. Үткәне , хәзергесе барның киләчәге дә булырга тиеш, ә киләчәге аның – без!

(Магнитофон тасмасында Р.Ильясов башкаруында “Чүпрәле”җырын тыңлау)

 V. Дәресне йомгаклау.

Шәрәф Мөдәррис  үзенең бөтен гомере, яшәү рәвеше, иҗаты белән татар әдәбияты тарихында мактаулы һәм үзенчәлекле урын били. Ул үзенең бер лирик парчасын болай дип башлап китә:

 Гомер уза,һаман томан гына

Керә бара хәтер түренә.

Хәзер ерак йолдыз сыман гына

Аның нурлы сыны күренә.

  Әйе,гадәти тормыш агышы нәкъ менә шулай дәвам итә, ләкин зур талант ияләренә мондый язмыш янамый.  Андый затлар дөньялыкта нинди иҗади югарылыкка ирешкән булсалар, гүр иясенә әйләнгәннән соң да даннарына зыян килми. Шагыйрь иҗади көчен ахырга кадәр ачып бетерә алмаса да, ул бүген  күпсанлы укучылар алдына “зур талант иясе” исеме белән килеп баса.

Vl. Өйгә эш бирелә.  “Минем туган ягым” темасына иҗади эш башкарып килергә.

          Чүпрәле районы,

                   Түбән Чәке урта мәктәбе

                       укытучысы Хисматуллина

 Нария Нургафа кызы

( Шәрәф Мөдәрриснең тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү дәресе).

                                 

                                 Түбән Чәке гомуми урта

                                   белем бирү мәктәбенең

                                     татар теле һәм әдәбияты

                                             укытучысы  Хисматуллина Н.Н.

                          дәрес эшкәртмәсе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект открытого урока. 2 Класс. Тема: "учимся играя."

План-конспект открытого урока. Тема: Учимся играя. Класс: 2 «А» УМК М.З.Биболетова «EnjoyEnglish-1» Lesson39...

Конспект открытого урока 5 класс "School"УМК "Enjoy English"

Конспект открытого урока 5 класс "School"УМК "Enjoy English"   ...

Конспект открытого урока 8 класс

Открытый урок в 8 классе Тема урока: «Колокольные звоны на Руси»       Цели урока: • восприятие образного содержания музыкальных произведений русских компо...

Конспект открытого урока по классу фортепиано «Развитие духовности и общей культуры через развитие образно-музыкального мышления»

Автор Ульева Ирина Николаевнапедагог дополнительного образования,педагог-организатов ЦДТ "Царицыно"Главная задача педагога дополнительного образования – найти такую форму работы с детьми, чтобы заняти...

КОНСПЕКТ ОТКРЫТЫЙ УРОК 9 КЛАСС Zukunftspläne

5ЫЙ ГОД ОБУЧЕНИЯ ,ТеМА  Zukunftspläne...

План – конспект открытого урока 7 класс. Тема: «Освоение техники выполнения броска в кольцо с 2 шагов в прыжке».

План – конспект урока 7класс.Тема: «Освоение техники выполнения броска в кольцо с 2 шагов в прыжке.»Цель: «Усвоение учащимися броска в кольцо с 2 шагов в движении при игре в баскетбол» Зада...

Конспект открытого урока по классу баян/аккордеон на тему «Развитие технических навыков игры на баяне на материале гамм, упражнений и этюдов в младших классах ДШИ»

Тема урока: «Развитие технических навыков игры на баяне на материале гамм, упражнений и этюдов в младших классах ДШИ».Цель урока: развитие технических навыков. Освоение техники игровых дви...