Х.Туфан
презентация к уроку (6 класс) по теме

Галиуллина Эндже Равиловна

Кайсыгызның кулы җылы? шигыренә анализ.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon h.tufan_.ppt495 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Кайсыгызның кулы җылы? Дөнья мине Үзгәртте: Еламаска өйрәтте. Күлмәк җиңен ертасымы? – Бәйлисе бар Йөрәкне. Сугышлардан замана Туктап торган арада, Яраларны ямаштырып Ята идем Далада: - Кайт!.. – дип, хатлар килделәр. Юллар... озын иделәр... Кайттым. - Бусы – алкалары, Бусы – кабере...- диделәр. Әгәр тагын килсәләр: - Сау! – дип хәбәр бирсәләр, Вулканнарга керер идем, Шундадыр ул... дисәләр. Бирде дөнья кирәкне, Еламаска өйрәтте... Кайсыгызның кулы җылы? – Бәйлисе бар йөрәкне...

Слайд 2

ЛИРИК ШИГЫРЬ АНАЛИЗЛАУ ПЛАНЫ . 1.Язылу вакыты. Реал ь – биографик һәм фактологик аңлатмалар. 2.Жанры (пейзаж лирикасы, гражданлык лирикасы, сәяси лирика, күңел лирикасы, фәлсәфи лирика ) 3. Лирик геройга бәя. Аның сурәтләнгәннәргә мөнәсәбәте, кичереше, фикере. 4.Тема, төп эчтәлек. 5.Хисләр бирелеше, аларның гәүдәләнеше, үсеш – үзгәреше. 6.Төп образлар, аларның әһәмияте, яңалыгы. 7.Сөйләм үзенчәлекләре, сурәтләү чаралары. 8.Әсәрнең төзелеше. 9.Шигыр ь төзелеше ягыннан бәя. Ритм һәм рифма.

Слайд 3

Лирика Пейзаж лирикасы Гражданлык Лирикасы Сәяси лирика Күңел лирикасы Фәлсәфи лирика Эпос Хикәя Очерк Хикәят Новелла Әкият Повест ь Роман Драма Трагедия Комедия Драма

Слайд 4

ЧАГЫШТЫРУ – НИНДИ ДӘ БУЛСА КҮРЕНЕШНЕ АҢА ОХШАШ ЯГЫ БУЛГАН ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ БЕЛӘН ЧАГЫШТЫРЫП СЫЙФАТЛАУ – ОХШАТУ. Нарасый Кояш ! Син дә бала кебек гамьсез. (Р. Гаташ) Мета́фора — күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру. Мондый тропта кебек , сыман , шикелле кебек ярдәмче сүзләр, кушымчалар төшеп кала, кайчак чагыштырыла торган күренешләрнең берсе генә әйтелә. Тәңкә карлар ява, Ап-ак карлар ... (Һ. Такташ)

Слайд 5

ЭПИТЕТ - әдәби ачыклау ярдәмендә образ тудыручы сурәтләү чарасы. Бер сәгат ь кенә моннан әүвәл явып киткән җиңел яңгыр шәһәр урамнарының тузанын баскан...(Ф.Ә.) Гипербола – чиктән тыш арттыру. Җиде кат җиргәчә нәфрәтем. Җиде кат күккәчә шатлыгым.(Р.Ф.) Литота – әдәби кечерәйтү. Зәгыйф ь кырмыскамын мин юлда яткан...(Дәрдемәнд)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәсән Туфан

Х.Туфан иҗаты буенча презентация...

Әдәби уку. 3 сыйныф. Хәсән Туфан. "Казан турында җырлар"шигыре

3нче сыйныф. Әдәби укудан Х. Туфанның "Казан турында җырлар" шигыре буенча ачык дәрес....

6 нчы сыйныфта Хәсән Туфан иҗаты буенча дәрес планы.

Укучыларны Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты , “Каеннар сары   иде”,  “Илдә ниләр бар икән?” шигырьләре белән таныштыру....

Х.Туфан

Әдәбият дәресе "Тормыш юлы  һәм иҗаты"...

Шигърияттә Туфан эзләре…

Язучының тормыш юлы иҗаты белән таныштыру....

Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .

Тема:   Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде  яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ . Максат:  1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын...

"Х. Туфанның "Киек казлар" шигырендә хис-кичереш" темасына 7сыйныф татар төркем өчен дәрескә план-конспект

"Х. Туфанның "Кмек казлар" шигырендә хис-кичереш" темасына 7 сыйныф татр төркеме дәрескә өчен план-конспект...