XX йөз башы татар драматургиясендә мәхәббәт һәм акча темасы.
план-конспект урока (10 класс) на тему

Шарифуллина Энджекай Юнусовна

Кеше тәрбияләү-күпкырлы процесс. Акыл тәрбияләү белән беррәттән хис һәм рухи тәрбия бирү дә мөһим.

 Болар – укучы шәхес булып формалашсын өчен кирәкле   кирәкле сыйфатлар. Бала җанының матурлыкка, яңалыкка  яңалыкка,хезмәт итәргә омтылуына ирешергә тыры-

  шам  мин. Иҗат сөенечләрен билгеләү дә эзләнү  теләген үстерә.Киләчәктә минем  укучым психик,рухи җәрәхәт алмаслык итү дә дәресләремнең төп максаты.                                                   

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon xx_yoz_bashy_tatar_dramaturgiyasend_mhbbt_hm_akcha.doc185 КБ

Предварительный просмотр:

                                                       

                                                            Шәрифуллина  Э.Ю.

                                                                                         Беренче категорияле татар                                    

   теле һ                                                                                       теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                               

                       Кеше тәрбияләү-күпкырлы процесс. Акыл тәрбияләү

                                 белән беррәттән хис һәм рухи тәрбия бирү дә мөһим.

                     Болар – укучы шәхес булып формалашсын өчен кирәкле                  кирәкле сыйфатлар. Бала җанының матурлыкка, яңалыкка               яңалыкка,хезмәт итәргә омтылуына ирешергә тыры-

                     шам  мин. Иҗат сөенечләрен билгеләү дә эзләнү  те-

ләген үстерә.Киләчәктә минем  укучым психик,рухи җәрәхәт алмаслык итү дә дәресләремнең төп максаты.                                                  

        

 XX йөз башы татар драматургиясендә мәхәббәт һәм акча   темасы.

Максат: XX гасыр башы татар драматургиясендә яңалыкларга һәм үзгәрешләргә күзәтү ясау, шул чордагы әдипләрнең кеше шәхесенә биргән бәясен ачыклау, укучыларда кешелек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес барышы:

1. “Беренче театр “дан өзек .

-   Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, дәресне  ни өчен шул өзекне караудан башладык?

 Әйе, без бүген тагын бер тапкыр театр тарихына күз салырбыз. Бөек Тукаебыз да бит

бер дә юкка “Театр – нурга, яктылыкка илтә” димәгән. XX йөз башы татар драматур-гиясенең үсеше турында белемнәребезне ныгытырбыз.

2. Татар драматургиясе үсешенең алшартларын искә төшерәбез.

 1) 1905 – 1907 рус инкыйлабы, шул еллардан соң тудырылган

шартлар,

 2) татар профессиональ театр мөстәкыйль үсеш юлына чыга, бу труппалар өчен яңадан-     яңа пьеса кирәк була.

3. Беренче татар труппасы турында слайдлар белән укучы чыгышы.

Укытучы сүзе.

Кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле җир йөзендә бик күп үзгәрешләр булган, ачышлар ясалган.Бу XX йөз башына да хас.Россиядә барган сәяси-тарихи вакыйгалар татар яшьләрен дә уятып җибәргән, шулай итеп татар әдәбиятына яшь каләм осталары килеп кергән. Кемнәр алар?(җаваплар тыңлана)

Тәүге уньеллыгында драматургиядә нинди талант ияләре үсеп чыкты дисәк, санап китәр-гә булыр иде.

Кайнар хисләргә бай Фатих Әмирхан янәшәсенә, дөнья хәлләрен кискен хөкем итә алган Гаяз Исхакый баса.Яшәүне шашып яраткан Кәрим Тинчурин сатирик комедияләре, җырлы, моңлы мелодрамалары белән үзенә бер дөнья ача.Акыллы музыкаль драмалары белән Мирхәйдәр Фәйзи татарның күңел түрен яулап ала.Заманалар уза.Бу әдипләр тудырган әсәрләр милләтнең бәяләп бетергесез мирасына әйләнәләр.

4. Үткән  дәресләрдә  драматургларның әсәрләре белән таныштык, шулай да үз-үзеңне тикшерү зыян итмәс.

 (Тестлар белән эш.)

5. Драма әсәрләре бик күп үзенчәлекле сыйфатларга ия. (Үзенчәлекләрен саныйбыз.)

6. Булачак әдипләр татар тормышындагы искелек белән яңалык арасында барган керәш-не сүрәтләде. Ә безнең әдәбият яңалыкка омтылышны һәрчак яклады, милләтнең үсешен алга сөрде.Бу чорда иҗат ителгән әсәрләрдә нинди мәсьәләләр күтәрелә? (Укучылар җавабы)

-ир белән хатын мөнәсәбәте,

-кызларны көчләп кияүгә бирү,

-хатын- кыз азатлыгы,

-акча һәм байлыкның кешене бозуы,

-мәгърифәтле булуның өстенлекләре кебек мәсьәләләр күтәрелә.

   - Ә сезнең өчен иң яраткан тема нинди тема?( Мәхәббәт темасы)

-Ә нәрсә соң ул мәхәббәт?(җаваплар)

-Нинди әсәрләр иҗат ителгән бу темага?

-Г.Исхакый “Өч хатын белән тормыш”, “Алдым-бирдем”,

-Г.Коләхмәтов “Яшь гомер”,Ф.Әмирхан “Тигезсезләр”,

-М.Фәйзи “Галиябану”,”Кызганыч” романтик драмасы.

-Нинди сәхнә әсәре турында фикер уртаклашасыгыз килә? (“Галиябану”)

8. -Бу әсәре белән  М.Фәйзи татар әдәбиятына нинди яңалык алып килде? (татар крестьяннары образын сәхнәгә күтәрә, музыкаль әсәр иҗат итә).

  Сүз башыбыз мәхәббәт.

Мәхәббәтнең утында янган, ярата алучы кеше дип нинди образны атый алабыз.Ни өчен?Галиябану образына характеристика (Хәлилне ярата, хисен яшерми.Чибәр.Яучы Бәдигә карчык аны нәрсә белән чагыштыра? Ул тышкы яктан гына матурмы? Юк, ул бөтен дөньяга чибәрлеге белән дан тоткан кыз.Әмма ул тышкы гүзәллек кенә түгел, аның рухи дөньяга да гүзәл. Ул намуслы, гадел, табигать аңа сирәк  кешегә туры килә торган сыйфат-көй чыгару  сәләте биргән.Ә Хәлил нинди егет?Хәлилгә  характеристика.

Алар бәхетлеме? Әйе, алар бик бәхетле, чөнки аларның мәхәббәтләре- илаһи күкләргә күтәрердәй бәхетләре бар.Әсәрдә кулъяулык турында сүз бара.Бу сүзгә нинди мәгънә салынган?(Вәгъдәләшү, мәңгегә тугъры булу).Яшьләр бер-берсе белән ничек аралашалар? Җыр белән.

       (“Галиябану”дан өзек)

Бәдри белән Галиябану Исмәгыйль дип бик өзгәләнәләр, нинди персонаж соң ул?

    Ул бай, мин-минлеге белән чиктән ашкан.Үзенең башкалардан өстенлеген күрсәтергә оялмый.Акчага теләсә нәрсәне сатып алып була дип уйлый.

-Тагын нинди сәхнә әсәрләрендә акча бәрабәренә генә яшәүче персонажлар бар?

   -“Банкрот” комедиясендә Сираҗетдин Туктагаев.

(сюжетын искә төшерәбез).

Сираҗетдин образы – тыштан бик изге күренә, әмма ул оятын җуйган.Баю турында гына хыяллана.Ә хатыны Гөлҗиһан? Бөтен уе көнләштереп яшәү.

  • Алар бәхетлеме? Юк.
  • Ә Галиябануның әнисе белән әтисе Исмәгыйльне белмиләрме?
  •  Беләләр,хәтта Бәдри Исмәгыйльнең тискәре сыйфатларына,бозыклыгына күзен йомып болай ди(тексттан табып уку). Аның уе- Галиябануны яратмаса да аңа кияүгә бирү. Шунда конфликт килеп чыга да инде. Бер якта -Галиябану, Хәлил, икенче якта Исмәгыйль, Бәдри, Галимәбану.
  • Рус әдәбиятында шул темаларны күтәргән әсәрләр бармы?.Островскийның”Бирнәсез кыз” драмасы. (Сюжетын искә төшерәбез).
  •  Паратов нинди персонаж?
  • Ларисага хас сыйфатлар.Карандышевка мөнәсәбәтегез.Лариса белән Галиябануда уртак сыйфатлар бармы?
  •  Аермалары.
  • Акча өчен яшәүчеләр максатларына ирештеләрме?

Исмәгыйль? Сираҗетдинны автор әсәре ни өчен шулай атала?Рухи банкроттлыкка төшкән.

  • Байлыкка омтылу начар күренешме?   (фикер алышу)
  •  Бу омтылу чиста, саф, хак юлда булырга тиеш.Ислам динендә дә мондый омтылышны изге һәм хыянәтсез булуына бик нык әһәмият бирелгән.
  • Хәзерге яшьләр һәм  XX йөз башы яшьләре.(Иҗади күмәк эш).

-Бу әсәрләр бүгенге көндә дә яратып укыла, карала,уйнала. Ни өчен?(җаваплар)

Б уәсәрләр классик әсәрләр.

Аларга хас үз чорларын тулы итеп, иң асыл-төп сыйфатларны ачып тасвирлап кына калмыйлар, аны киләчәк белән дә бәйләп куялар, сокландыра торган осталык була,искерми торган сер була.”Галиябану”да автор мәхәббәтне бернәрсә дә җиңә алмавын күрсәтә, бернинди акчага да сатып алып булмый аны.

Мәхәббәтнең көчен,гүзәллеген,серен бөтен дөнья әдәбиятынын да гомер буе аңлатып та,уйланып та бетерә алганы, сөйләп-тасвирлап бетерә алганы юк.

Шигырь укырга мөмкин.

     Акча                                                                    Мәхәббәт

       Исмәгыйль                                                                 Галиябану

       Сираҗетдин                                                               Хәлил

       Гөлҗиһан

Яшәү

Максатлары:

              матди байлык                                                         рухи байлык,

                  хисабына,                                                       бәхетле булу.

        барлык нәрсәгә                

                хуҗа булу.

Морале:      “Акча барда бар да                                          “Мәхәббәт-яраткан

                  дус шул, бар да яр;                                         кешең өчен яшәү ул”.

                  акча исе чыкмый

                  торса, бар да

                  яныңнан таяр!”

                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә үлем-үлемсезлек проблемасы, яшәү фәлсәфәсе (Проблема бытия и философия смысла жизни в произведениях татарской драматургии рубежа XX-XXI вв.) / Мингалие...

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы. Дәреснең темасы: Сингармонизм законы.

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы.Дәреснең темасы: Сингармонизм законы....

Бүгенге көн татар драматургиясендә милли сәнгать мәсьәләләре

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә милли сәнгать мәсьәләләре (Судьба национального искусства в произведениях современной татарской драматургии) / Мингалиева Л. // Этнодидактика народов Р...

Бүгенге көн татар драматургиясендә гаилә проблемаларының яктыртылышы

Мингалиева Л. Бүгенге татар драматургиясендә гаилә проблемаларының яктыртылышы (Художественное отражение взаимоотношений между поколениями в татарской сценической литературе последних лет) / Мингалиев...

Бүгенге көн татар драматургиясендә матди җитешлелек һәм әхлак сыйфатларының үзара шартланышы темасы

Мингалиева Л. Бүгенге көн татар драматургиясендә матди җитешлелек һәм әхлак сыйфатларының үзара шартланышы темасы (Тема взаимной обусловленности материального благополучия и нравственных качеств в тат...