Олимпиадага әзерләнәбез
материал для подготовки к егэ (гиа)

Салахова Венера Хамитовна

Олимпиадага әзерләнү өчен биремнәр

Скачать:


Предварительный просмотр:

Республика туры

РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

(2019-2020 нче уку елы)

4 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 180 минут

Максималь балл – 60

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Парсыз яңгырау тартык авазлардан гына торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) [б], [в], [г], [гъ], [д], [ж], [з], [җ];

        ә) [w], [й], [л], [м], [н], [ң], [р];

        б) [п], [ф], [к], [къ], [т], [ш], [с], [ч];

        в) [х], [һ], [ц], [щ].

2. Басымы соңгы иҗеккә төшмәгән сүзне билгеләгез. (2 балл)

Имән чикләвеге алмагач төбенә тәгәрәми. (Мәкаль)

        а) имән;

        ә) чикләвеге;

        б) алмагач;

        в) тәгәрәми.

3. Сүз башында языла алмый торган хәрефләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) җ, һ, к;

        ә) ә, ү, ө;

        б) ң, ъ, ь;

        в) ц, щ, ж.

4. Синонимнардан гына торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) суык, салкын;

        ә) җир, күк;

        б) көн, төн;

        в) әби, бабай.

5. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        - Габделбар, кара,

        Шүрлектә кара! (Җәвад Тәрҗеманов)

а) антонимнар;

        ә) синонимнар;

        б) омонимнар;

        в) күчерелмә мәгънәле сүзләр.

6. Тамырдаш сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) бал, бала;

        ә) бал, баллы;

        б) бал, балчык;

        в) бал, балык.

7. Нокталар урынына куела торган кушымча дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Дөнья... иң зур байлык – белем. (Мәкаль)

        а) -ның;

        ә) -га;

        б) -дан;

        в) -да.

8. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатны билгеләгез. (2 балл)

        а) кызыл;

        ә) кызылрак;

        б) кып-кызыл;

        в) кызгылт.

9. Хәзерге заман хикәя фигыль кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

        а) Төлке төнлә йөрер, көндез йоклар.

        ә) Мәктәп – белем йорты.

        б) Төлке төшендә дә тавык саный.

        в) Мәскәү бер көндә төзелмәгән.

10. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Ялкауның көн дә башы авырта. (Мәкаль)

а) хикәя;

        ә) сорау;

        б) боеру;

        в) тойгылы.

II. Башыгызны эшләтегез.

Нокталар урынына бармак “атамаларын” языгыз. (5 балл) 

................... бармак баш кашый,

................. бармак имән ташый,

................... бармак утын яра,

..................... бармак ат куа,

..................... бармак чәй эчә.

III. Теоретик бирем.

        Нокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (10 балл)

        Татар алфавитында .......... хәреф бар. Авазларны .................... һәм ишетәбез. [а] [о] [у] [ы] – ........................ сузык авазлар. -ма/-мә кушымчасына ...................... төшми. Кечкенә, нәни, бәләкәй – .................... сүзләр. -лы/-ле, -сыз/-сез – .......................... ясагыч кушымчалар. Калын әйтелешле сүзгә ........................ кушымча ялгана. -ны/-не – ............................. килеше кушымчасы. ........................... предметның санын, исәбен белдерә. Хикәя фигыльләр өч заманда кулланыла: хәзерге, ......................... һәм киләчәк.  

IV. Гамәли-иҗади бирем.

1. Сүзләрне татар теленә тәрҗемә итеп языгыз. (10 балл) 

Снеговик – ...............................                коньки – ............................ 

Дед Мороз – .............................                ворота – .......................... 

Снегурочка – ............................                клюшка – ...........................

лыжи – .............................                        шайба – ............................ 

санки – .............................                        вратарь – ......................... 

2. Кышкы каникул турында кечкенә генә сочинение төзеп языгыз (12-15 җөмлә). (15 балл)



Предварительный просмотр:

Татар мәктәбендә укучы балаларга

татар теленнән мәктәп олимпиадасы өчен биремнәр

4 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 60 минут

Максималь балл – 30

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Бирелгән мәкальдәге нечкә сузык авазларның саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Кем эшләми, шул ашамый. (Мәкаль)

        а) 3;

        ә) 4;

        б) 5;

        в) 6.

2. Бирелгән мәкальдәге саңгырау тартыкларның саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк. (Мәкаль)

        а) 3;

        ә) 4;

        б) 5;

        в) 6.

3. Парсыз яңгырау тартык авазларның саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) 4;

        ә) 5;

        б) 6;

        в) 7.

4. Бирелгән сүзнең тамыры дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        Көндәлекләр

а) көн;

        ә) көндә;

        б) көндәлек;

        в) көндәлекләр.

5. 25 санының төзелеш ягыннан төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) тамыр;

        ә) кушма;

        б) парлы;

        в) тезмә.

6. Бирелгән мәкальдәге төшеп калган сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Ялкауга ........ иң беренче төшә. (Мәкаль)

        а) таш;

        ә) кар;

        б) яңгыр;

        в) аш.

7. Юнәлеш килешенең сораулары дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

        а) кем? нәрсә?

        ә) кемгә? нәрсәгә? кая?

        б) кемдә? нәрсәдә? кайда?

        в) кемнең? нәрсәнең?

8. Киләчәк заман хикәя фигыль кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

        а) Балтасы суга төшкән.

        ә) Алма агачыннан ерак төшми.

        б) Суганның татлысы юк.

        в) Бер агач ике төрле җимеш бирмәс.

II. Теоретик бирем.

        В хәрефе турында белгәннәрегезне языгыз. (4 балл)

III. Гамәли-иҗади бирем.

        1. Табышмакның төшеп калган хәрефләрен куеп, күчереп языгыз. (3 балл)

Й...з кат кием,

барысы да т...ймәсе... .

        2. Җавабын табыгыз. (1 балл)

        3. Мәктәп укучысы ничек киенергә тиеш? Шул хакта языгыз. (6 балл)



Предварительный просмотр:

Сүзгә тулы лексик анализ ясау схемасы

1.        Сүзнең лексик мәгънәсен һәм аның төрләрен табарга: бер мәгънәле яки күп мәгънәле (күп мәгънәле сүз булса, башка мәгънәләрен аңлатырга).

2. Туры яки күчерелмә мәгънәле булуын күрсәтергә (күчерелмә мәгънәле булса, төрен билгеләргә: метафора, метонимия, синекдоха, вазифа буенча күчеш).

2.        Сүзнең омонимын табарга, булса, төрен (саф омоним, омофон, омограф, омоформа) билгеләргә.

3.        Сүзнең синонимнарын барларга.

4.        Сүзнең антонимын күрсәтергә.

5.        Әлеге сүз кергән фразеологизмнарны тупларга.

6.        Сүзнең килеп чыгышын (генезисын) билгеләргә: гомумтөрки(татар) сүзе яки алынма сүз (гарәп, фарсы, рус,европа телләре сүзе).

7.        Кулланылыш даирәсе ягыннан төрен (гомумхалык сүзе, диалектизм, профессионализм (термин), жаргон, арго) күрсәтергә.

8.        Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан төрен билгеләргә: искергән сүз (архаизм, тарихи сүз), неологизм, актив сүз.

9.        Эмоциональ-экспрессив катламга мөнәсәбәтен билгеләргә (битараф сүз, көнкүреш сүзе,китапча сүз).

Тикшерү үрнәге:

Агыйделем, гүя ефәк тасма,

Йолдызларым – күкнең сипкеле.

Тау башында минем Уфам тора,

Ак бәхеткә һәйкәл шикелле.

(Д.Булгакова)

Йолдыз –

1. Гомумтөрки сүз.

2. Күпмәгънәле сүз: күк җисеме; геометрик фигура; значок, хәрби билге, орден, батырлык билгесе; язмыш, бәхет, өлеш.

3. Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе – юнәлеш, көч, рух чыганагы; атаклы, күренекле, атказанган кеше).

4. Омонимы юк.

5. Синонимы юк.

6. Антонимы юк.

7. Фразеологизмнар: йолдыз санау, йолдыз чире, йолдыз булып балку, йолдыз эзе, күздән йолдызлар очу һ.б.

Йолдыз сүзенә өлешчә лексик анализ ясарга да мөмкин. Бу очракта югарыда башкарылган эшнең берсе генә яисә берничәсе генә башкарыла. Мәсәлән, йолдыз сүзенең килеп чыгышын билгеләү аерым бирем булган очракта ул сүзгә өлешчә лексик анализ булыр иде. Анализ тәртибе түбәндәгечә булыр иде: йолдыз гомум төрки сүз – йулдуз: тат. йолдыз, башк. йондоз, к.-балк. җулдуз, каз., к.калп. жундызжундуз, кырг. җылдыз, шор. чылтыс, якут. сулус, чув. çăлтăр [счŏлдŏр]. Тамыры имитатив йал//йул «ялтырау» сүзеннән. Кардәш телләрдән мисаллар һәм сүзнең этимологиясе сүзлек ярдәмендә бирелә. Укучы үзлегеннән күрше кардәш (башкорт, чуваш) телләрдән мисаллар китерүе тик хуплауга гына лаек.

Бәхет –

1. Алынма, гарәп сүзе.

2. Күп мәгънәле: тулы канәгатьләнү халәте, хисе; тормышта уңыш.

3. Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе юк).

4. Омонимы юк.

5. Синонимнары: сәгадәт, бәхет-сәгадәт, котлык, кот, рыскал, ураз, талигъ, доминанта сүз – бәхет.

6. Антонимы: кайгы, хәсрәт, бәхетсезлек.

7. Фразеологизмнар: бәхет басу (җиңү), бәхет ишеге (капкасы) ачылу, бәхет йолдызы (кояшы), бәхет кошы, бәхет сынау, бәхет эзләү һ.б.

Һәйкәл –

1. Алынма, гарәп сүзе.

2. Күп мәгънәле: архитектур яки скульптур корылма; кабер өстенә куелган корылма.

3. Күчерелмә мәгънәдә: гомумпоэтик метафора.

4. Омонимы юк.

5. Синонимнары: монумент, статуя, тораташ, сын, доминанта сүз – һәйкәл.

6. Антонимы юк. Аксюморон: тере һәйкәл.

7. Фразеологизмнар: һәйкәл кебек кату, тере һәйкәл һ.б.

...Гомер үтте җылы яңгыр көтеп,

Дары исе сеңгән болыттан.

(Җ.Исмәгыйлов)

Гомер –

1. Алынма, гарәп сүзе.

2. Күп мәгънәле: физиологик хәл, яшәү вакыты; тормышта билгеле бер чор.

3. Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе – вакыт, вакытның бер өлеше; юклык формасындагы фигыль янында рәвеш: беркайчан да; рәвеш: мәңгегә, бик озак вакытка).

4. Омонимы юк.

5. Синонимнары: тормыш, көнкүреш, яшәеш, тереклек, хәят, мәгыйшәт, диал. торым, доминанта сүз – гомер.

6. Антонимнары: үлем, әҗәл.

7. Фразеологизмнар: гомер итү (сөрү, кичерү), гомер (җебен) кисү (өзү), гомер таңы (язы), гомер көзе (соңы) һ.б.

Яңгыр –

1. Гомум төрки сүз.

2. Бер мәгънәле сүз.

3. Күчерелмә мәгънәдә: нәрсәдер ташкыны (бәхет, бәхетле тормыш) көтеп – автор метафорасы.

4. Омонимы юк.

5. Синонимы юк.

6. Антонимы юк.

7. Фразеологизмнар: яңгыр кою, яңгыр тамчысы, яңгыр теләнчесе һ.б.

Болыт –

1. Гомум төрки сүз.

2. Бер мәгънәле сүз.

3. Күчерелмә мәгънәдә: ниндидер кара көч, бәхетсезлек, куркыныч турында – гомумпоэтик метафора.

4. Омонимы: болыт – күп күзәнәклекләр семьялыгыннан түбән төзелешле хәрәкәтсез диңгез хайваны; шул хайванның мунчала итеп файдаланыла торган үле гәүдәсе; шуңа охшатып резинадан яки сентетик материалдан эшләнгән, суны үзенә җыя торган мунчала (губка). (Тарихи яктан краганда болыт «диңгез хайваны» болыт «тыгыз томан рәвешендәге атмосфера массасы» белән бәйләнешле һәм икесе дә борыңгы бул– «айкалып болгану, болгатылу» тамырыннан булуы бик мөмкин).

5. Синонимы юк.

6. Антонимы юк.

7. Фразеологизмнар: болыт каплау һ.б.

Дөнья мине үзгәртте:

Еламаска өйрәтте. (Хәсән Туфан)

Дөнья

1. Күп мәгънәле сүз: галәмнең бер өлеше; җир шары; безне чолгап алган бар табигать мохит; кешелек җәмгыяте; иҗтимагый чынбарлыкның бер өлкәсе; дөньялык һ.б.

Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе – бик күп, зур).

Синонимы: Дөнья – җиһан, галәм, җир йөзе, җир шары,

антоним – ахирәт, омонимы юк.

2.Килеп чыгышы ягыннан - гарәп сүзе.

3.Кулланылыш өлкәсе ягыннан - гомумхалык сүзе.

4. Актив сүз.

5.Фразеологизмнар:дөнья бәясе, дөнья йөзе, дөнья кую, дөнья көтү, дөнья күрү, дөньяга килү, дөнья тигезләнү, дөньяга чыгу, дөньядан китү, дөнья бетү.



Предварительный просмотр:

Без безсез яшәмибез,

Безсез без эшләмибез, -

Итекче без өчебез.

Өчебезгә - ике без.

(“Безнең безләр”)

Күпме йөрсәк тә без

Җәен,

Каптыра алмадык

Җәен.

(“Җәен”)

 

Торма, торна,

Тырмада,

Торна, торма

Тырнама!

Тукта,тотыйм

Торнаны.

(“Тырма, торма һәм торна”)

Тәлгать тоткан бер тиен,

Мин Талгатьне үртимен:

- Менә, сиңа ун тиен,

Бир син миңа бер тиен.

(“Тиеннәр”)

Чагыштыру бик урынлы,

Урман- Җирнең үпкәсе.

Кискән саен арта бара

Балталыга үпкәсе.

(“Үпкә”)

Барган идек басуга-

Басулары гел суда!

Су да су, гел су – басу...

Бездә афәт – су басу,

Монда рәхәт су басу.

(“Балык үсә басуда”)

Бигрәк зәңгәр икән күк,

Зәңгәр синең күзләр күк.

(“Сиңа әйтер сүзем бар”)

 

Язны көтеп алдым- яз килде.

Җанда тулышканны яз инде!

(“Яз бит”)

 

Яхшы белән Яман

Алышалар һаман,

Ярышалар яман!

(“Заманча көрәш”)

Урам-урланган,

Тыкрыгы тап-тар,

Үткән-сүткәннәр

Сүгәр дә таптар.

(“Яши татар”)

 

-Ике бабамны беләм…- дим.

-Мәгълүматларың тар, их, - ди,-

Бабаңнарда - ил язмышы, Алар үзе тарих , - ди.

 

Бирешмәссең Ялкаулыкка

Булса эшкә чын ният.

Түгел бу гаҗәп әкият,

Бу гап-гади чыният!

(“Чыният”)

Авылым – Тигәнәле...

Ярый ла сөйгән әле,

Үземә тигән әле!

(“Ярыйла сөйгән әле”)

 

Ачтым капканы,

Әйттем:

-Сыер, чык!

Очты да керде

Шулчак...

Сыерчык!

(“Охшашлык”)

Син яшь чакта безнең сурәтләр дә,

Матур чыга иде, Николай.

Объективтан микән, чырайларга

Җыерчыклар төшә, ник алай?

(“Объектив хәл”)

Ә шулай да бүген елмаябыз,

Белмәгәннәр әйтер - ник алай?

Туган көннәрдә без нәммәбез яшь,

Объектив хәл шундый, Николай!һ.б.

(“Объектив хәл”)

"Дөп-дөрес":

-Шома егет, булдыра бит

Бу, - диделәр, - башкарак.

Биктә дөрес, хәзер инде —

Тәҗрибәле Баш Карак.

(“Дөп-дөрес”)

Агышлары кайчак күңелледер,

Тавышлары кайчак моңсудыр,

Сагынулар булып кагылганы

Туган яктан килгән Моң-Судыр.

(“Безнең якның илчеләре булып”)

Бәлкем, әти мактагандыр:

"Минем балам -ут!" - диеп.

Башкалар кул селти иде:

"Беләм - баламут!" - диеп.

(“Бала тәрбияләү тәҗрибәсеннән”)

Шунда беренче тапкыр

Очраттым мин балторган.

Белмәгәндә мине көтеп

Көпшәсендә бал торган.

(“Болын аптекасы”)

Егет үрелмәкче булды...

Кыз кычкырды:

-Тимә!- диде.

Күзләренә карады да,

Әкрен генә:

-Ти... Мә!- диде...

(“Оялчан кыз”)

Үзе эшли барсын да:

Асфальтын да сала ул,

Тыгызлап та ала ул,

Тигезләп тә бара ул.

Рәхәт булыр юлчыга-

Машинадан... юл чыга!

(“Машинадан юл.... чыга”)

Бу дөньяда барысы да бар,

Бөтен нәрсә бик мул ла!

Ничек йокы симертмәсен

Төшкә хәтле Бикмулла.

(“Бикмулла”)

Гасыр чикчәрен җиңәрлек

Савыктыргыч им анда-

Туфаннар гүзәл гамендә -

Гуманистик иманда.

(“Иман”)

Бер, ике, өч, дүрт, биш басма,

Баскычта йөри Әсма,

Басмалар саный Әсма.

Алты басма, җиде басма...

Бу басмага басма,Әсма,

Яңадан саный башла!

(“Басмалар саный Әсма”)

Күрше дустына

Тәлинкә суза.

Ул койма аша:

- Мә, коймак аша,

Койма аша –

Кап-кайнар әле!

Кап,

Кайнар әле!

(“Шәвәли сыйлый”)

Хорны без дә тыңлыбыз,

Үрдәкләр дә тыңлыйлар.

Әнә алар, тыңлап бак,

Ярдан төшә: бак, бак, бак!

(“Бак-бакалар һәм ба-ка-лар”)

Бик матур ул бик күркәм,

Гайрәтле минем күркәм!

(“Минем күркәм”)

Ботка пеште-

Ботка төште,

Бот пеште....

Җитте, җитте,

Салма ботка!

Салсаң ботка,

Сал савытка!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Олимпиадага әзерләндерү планы

Районда үткәреләсе олимпиадага әзерләнү өчен...

Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез

10-11 сыйныф укучыларына республикакүләм  татар теле олимпиадасына әзерләнү өчен тестлар...

Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез

Лексикологияне кабатлау өчен  тестлар...

Укучыларны олимпиадага әзерләү

Олимпиада школьников представляет собой интеллектуальное соревнование между учащимися, увлеченными определенной сферой знаний....

Олимпиадага әзерләнү (телдән сөйләү)

рәсемнәргә таянып,телдән сөйләү өчен...

Татар теле һәм әдәбият фәненнән сәләтле укучыларны олимпиадага әзерләү буенча «юл картасы»

                          мәктәптә сәләтле балалар белән эшләү системасын формалаштыру...

Олимпиадага әзерләнәбез.2 нче сыйныф

Олимпиадага әзерләнәбез.2нче сыйныф...