Әдәби укудан технологик карта.
план-конспект урока
Әдәби укудан технологик карта.3 нче сыйныф(татар төркеме)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dbi_uku_3_syynyf.doc | 58.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Әдәби укудан технологик карта
Дәрес: Әдәби уку
Сыйныф: 3 нче сыйныф (татар төркеме)
Тема: “Әкиятләр” темасына иҗади эш.
Максат һәм бурыч:
1. Дидактик: Татар халык авыз иҗаты буларак әкият турында белгәннәрне ныгыту, автор, халык әкиятләрен искә төшерү. Әкиятләрне төрләре буенча бер-берсеннән аера белүгә ирешү. Әкиятләрне кызыксынып уку;
2. Үстерешле: Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм телен камилләштерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү; .
3. Тәрбияви: Сөйләм культурасы, сөйләм зәвыгы тәрбияләү, шәфкатьлелек, гуманлылык хисләре булдыру; Әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, ата-ананы, өлкәннәрне ярату, хөрмәт итү хисләре булдыру .
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет — халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әхлак һәм эстетик тәрбия бирү.
П р е д м е т — әкият жанрын кабатлау, аның төрләргә бүленешенең принципларын истә калдыру.
Шәхескә кагылышлы — укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү.
Җиһазлау: Дәреслек, презентация, тест.
Дәрес тибы: Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.
Дәрес этаплары: | Укучы гамәлләре | Укытучы гамәлләре | Уку-укыту гамәлләре |
1.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру. |
Исәнмесез, саумысез! Кояшлы иртә кебек,
| Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Исәнмесез, балалар! Хәерле көннәр! Имин үтсен көнегез! | Итагатьле итеп бер-беренә, укытучыга эндәшү. Әңгәмәдәшең белән коммуникациягә керә белү сәләтләрен үстерү. Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлаша белү сәләтләрен үстерү. |
2.Белемнәрне актуальләштерү. . | Сорауларга җавап бирү, үзләре төзеп килгән кроссвордлар чишү. 1.Бирелгән карточкаларның парын табу. 2. “Ни өчен бу төркемгә керә?” соравына җавап алу. “Табышмаклар”, “Әкиятләр”, “Мәкальләр” Һ.б | 1) Сораулар: - Без халык авыз иҗатының нинди жанрларын өйрәндек? https://yadi.sk/i/lVJXJSpHUh6rgQ - Сезгә кайсы жанр аеруча ошады? Ни өчен? 2) Өй эшләрен тикшерү 3) Хәзер уен ярдәмендә узган дәрес материалын кабатлап китәрбез... https://learningapps.org/display?v=pdfyahir320 Презентация https://yadi.sk/i/i82yZrEKLj7dlQ 4) - Сез слайдта нәрсәләр күрәсез? - Рәсем буенча әкиятнең исемен әйт. | Активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү. |
3. Уку мәсьәләсен кую. Тема һәм максатны билгеләү | Сорауларга җаваплар эзләү, дәлилләү; дәреснең темасын, максатын билгели белү. Тест https://yadi.sk/i/_L0Rk4NeWvWRpw | Сораулар бирү: -Балалар, нәрсә ул әкият? https://yadi.sk/i/bnnKOIOiV3tx5Q https://yadi.sk/i/i82yZrEKLj7dlQ - Нинди әкиятләр була? Презентация 2, 4 слайд. Мисаллар китерергә. Димәк, укучылар, без бүген әкиятләр турында кабатларбыз һәм иҗади эш эшләрбез. | Активлыкка,мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү. |
4. Материалны ныгыту | Биремнәрне үтәү.(5-6 нчы слайд ) https://yadi.sk/i/z9CSlYcPwuFPwg | Укучыларның белемнәрен тикшерү. (https://yadi.sk/i/z9CSlYcPwuFPwg https://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/2020/08/19/kiyatlr-temasy-buencha-izhadi-esh | Үз фикерләрен җиткерә белү |
5. Мөстәкыйль эш | Биремнәрне үтәү. (7-8 слайд) | Иҗади эш https://yadi.sk/d/XfiSlpn_x2k_0Q https://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/2020/08/19/kiyatlr-temasy-buencha-izhadi-esh | Үз эшен контрольдә тоту |
6. Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре. | Дәрестә алган белемнәрне, биремнәр эшләп тикшерү https://yadi.sk/i/CFQJHCqqbJSBJw | Биремнәр белән эшләү эшен оештыру. Эш тәртибен аңлату. https://yadi.sk/i/CFQJHCqqbJSBJw | Үз фикерләрен җиткерә белү. |
7.Рефлексия. | Үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү.
| 1. Нәтиҗә ясау: - Бүгенге дәресебезнең темасы һәм максаты нәрсә иде? - Дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә бирде? -Куйган максатларның барысына да ирештек дип уйлыйсызмы? 2.Өй эше. Иҗади эшне эшләп бетерергә: китапчык, иллюстрация, аппликация ясау, әкиятләр язу, әвәләү. | 1.Дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; 2.Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату. |
“Әкиятләр” темасы буенча иҗади эш.
укучыга мөстәкыйль өйрәнү өчен
инструкция
Кадерле укучы! бүгенге дәрес темасы: “Әкиятләр” темасы буенча иҗади эш.
Бу теманы аңлар өчен, әлбәттә, сиңа укытучы зур ярдәм күрсәтер , ләкин син аны мөстәкыйль (самостоятельно) дә өйрәнә алырсың дип ышанам.
- Моның өчен син башта уен ярдәмендә әкият жанрларын искә төшер.
https://nsportal.ru/shkola/raznoe/library/2020/08/19/kiyatlr-temasy-buencha-izhadi-esh
- Презентация ярдәмендә халык авыз иҗатының әкиятләр жанырын искә төшер
https://yadi.sk/d/zO4ViC-187zTCQ
- Тест эшлә, белемеңне тикшер . https://yadi.sk/i/ydBoHfw_oP8Ogw
- Халык авыз иҗаты темасы буенча белемеңне тикшерәсең киләме ?
Белемеңне биремнәр ярдәмендә тикшер https://yadi.sk/i/Mk0egxtuTiTC8A, тест эшләhttps://forms.gle/qSrtA4rrCoiow9Gy8
Уңышлар сиңа!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Дәрескә технологик карта
"Ньютон иленә сәяхәт" электив курс занятиесенә техногик карта...
Теманы өйрәнү өчен технологик карта
Теманы өйрәнү өчен технологик карта...
технологик карта
технологик карта...
. "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта
3 нче сыйныф рус төркеме өчен татар теленнән уку дәресендә "Безнең өйдә бәйрәм!" темасын өйрәнү өчен технологик карта....
Технологик карта
Технологик карта...
әдәби укудан технологик карта.(3 сыйныф,рус төркеме.)
Тема:“Көндәлек режим». Муса Җәлилнең.”Сәгать” шигыре....
2 нче сыйныф рус төркемендә укудан технологик карта
Татарстанга рәхим итегез! темасына технологик карта...