Әхлак тәрбиясе
статья
Предварительный просмотр:
Дин һәм әхлак тәрбиясе.
Шәхес үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук танылган. Атаклы чех педагогы Ян Каменский “Гадәтләр кулланмасы” дигән хезмәтендә борынгы рим философы Сенеканың түбәндәге фикерен әйтә. “Иң башта яхшы гадәтләргә өйрән, аннары – зирәклеккә, беренчесеннән башка икенчесен өйрәнү авыр”. Әйе, бары әхлакый тәрбия генә яхшы холык, ныклылык һәм шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра. Ә инде “Минем холкым – минем язмышым”, - дигән гыйбарәне еш ишетергә туры килә. Сүзләрендә, эшләрендә, һәртөрле хәл вә хәрәкәтләрендә дөрес эш иткән кешегә әхлаклы кеше диләр.
Әхлак ул – эш-гамәлләрең өчен үз өстеңә җаваплылык алу. Әхлак һәрвакыт хөрмәттән башлана : үз-үзеңә, кешеләргә хөрмәт, табигатькә, Аллаһка.
Кешелек тудырган кыйммәтләрнең нигезе диндә икәнлеген бүген кемнәр генә инкарь итә алыр икән? Бу хакта Ризаэтдин Фәхретдин менә нәрсәләр яза : “Адәм баласына үзенең кем икәнлеген, кайдан килеп, кайда барачагын, ни өчен яратылып вә дөньяда торуын бу дөньяда гомер сөргән вакытында йөрергә тиешле булган юлын, үзе өчен нәрсәләр зарарлы вә нинди нәрсәләр файдалы икәнлеген белдерә торган бердәнбер корал – диндер.”
Дин дә, яхшы әхлак та, кешеләр белән Аллаһы Тәгалә, шулай ук кешенең кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрен билгеле бер тәртипкә сала. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салучы кануннар, кагыйдәләр, гореф-гадәтләр барлыкка килә. Ислам диненнән алган гүзәл бер әхлактыр.
Әхлак вазифаларыбыз :
- Аллаһы Тәгаләгә вә Пәйгамбәребезгә карата булган вазифаларыбыз;
- Үзебезгә карата булган вазифаларыбыз;
- Гаиләбезгә карата булган вазифаларыбыз;
- Ватан вә милләтебезгә карата булган вазифаларыбыз;
- Кешелеккә карата булган вазифаларыбыз.
Безнең Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбендә оештырылган һәм 15 ел эшләп килүче “Әхлак түгәрәге”нең дини –әхлак тәрбия бирүдә ярдәме зур. Аның җитәкчесе – Хәкимова Лира абыстай, укытучы-пенсионер. Бүгенге көндә аның 40лап укучысы бар. Түгәрәктә дини гыйлем нигезләре өйрәнелә, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә һәм татар зыялыларының тормышы һәм иҗат юлына зур игътибар бирелә.
Үткәрелгән төрле конкурслар балаларның белемнәрен ачык чагылдыра. Ә менә 10 ел рәттән Казан мәчетләрендә “Сөембикә сеңелләре һәм энеләре” дип исемләнгән республика бәйге-ярышларында катнашулары, гел призлы урыннарны алулары һәрберсенең күңелендә озак сакланыр.
Һәр атнаның чәршәмбе көнендә тәрбия сәгатьләре үтә. Анда дини әхлак темасына зур урын бирелә. Бу дәресләр баланың үзенә уйлап фикер йөртергә, эзләнергә, үзенең башыннан кичкән, я булмаса гаиләдә булган хәлләрдән тиешле нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирелә. Класс җитәкчеләре бөек мәгърифәтче Р.Фәхретдиннең “Балаларга үгет-нәсыйхәт”, “Шәкертлек әдәбе” кебек китапларына еш мөрәҗәгать итәләр. Дәресләрдә шулай ук танылган педагог Вил Казыйханов, академик Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә нигезләнеп язылган дәрес эшкәртмәләреннән файдаланыла.
Шулай ук мәктәбебездә дин әһелләре белән очрашулар үткәрү дә гадәткә кергән. Мөселман хатын-кызлары оешмасының җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллина мәктәбебезнең еш кунагы. Аның очрашудагы чыгышыннан өзек китерәсем килә : “Дөньяда ниятне, ихласлыкны сыный торган хәлләр күбәйгәннән күбәя бара. Милләтне, аның асыл тарихын төссезләндерү дә еш очрый. Сез – киләчәгебезнең гөлләре! Бу чуар җәмгыятебездә үзегезнең иман ныклылыгыгыз белән тискәре күренешләргә бирелмәссез, җәмгыятебезгә файдалы , игелекле кешеләр булырсыз”. Ак яулыклы кызлар, түбәтәйле егетләр һәр әйтелгән сүзне “йотып” , йөрәкләренә сеңдереп бардылар.
Татар халкында бер мәкаль бар : “Арбаның алгы тәгәрмәче нинди эз салып узса, арткысы шуннан тәгәри”. Шулайдыр, Бәрәскә халкы үзенең динлелеге, денлелеге белән аерылып тора. Бәрәскә Казан артының борынгы һәм зур авылларының берсе. Аның вакыйгаларга бай чал тарихы, халкыбызның мәгърифәте һәм мәдәниятен үстерүгә керткән зур өлеше бар.
1960 елларда сакланган кенәгәләрдә Бәрәскә авылында 3 мең кеше яшәгәнлеге, 3 мәчете, 2 мәдрәсәсе булганлыгы турында әйтелгән.
Шиһабетдин Мәрҗәни хезмәтендә күрсәтелгәнчә, Бәрәскәдә зур таш мәчетне 1769 нчы елда Ибраһим Йосыф улы дигән бай салдыра. Нык һәм матур итеп салынган, баскычлары чуеннан эшләнгән бу мәчеткә тирә-юньдә тиңнәр булмый. Шиһабетдин Мәрҗәнинең әтисе Баһаветдин да Бәрәскәдә туып, Бәрәскә мәдрәсәсендә белем алган һәм шуннан мулла булып киткән кеше.
Шунысын да әйтеп китик, Бәрәскәнең югары оч зиратында, хәзер инде тарихи әһәмияткә ия, төрбәләр дә сакланган.
Мәгърифәтле, мәдәниятлы халык беркайчан да югалмый. Илебездә нинди генә үзгәрешләр булмасын, ул аларның канына сеңеп буыннан-буынга күчеп бара.
Дин һәм әхлак. Бу төшенчәләр бер-берсенә бик нык бәйләнгән. Йөрәк тибешен ана мәхәббәте кузгатып җибәргән күк, дини әхлак тәрбиясе дә гаиләдән башлана.
Һәркем үзенә, киләчәгенә хәзерләгән ышануын уйлап-барлап карасын. Чөнки, балаларына таяна, оныкларына ышана алган кеше генә бәхетле була ала.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Доклад по татарской литературе "Татар халык авыз иҗаты әсәрләренә таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү"
Материал можно использовать в преподавании Татарской литературе...
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең роле.
Ризаэддин Фәхреддин....
Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү. Презентация.
Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү - укытучылар һәм әти - әниләрнең төп бурычы.Әхлак тәрбиясе бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып тора. 5 нче сыйныфларга әхлак тәрбиясе бирү тәҗрибәсенн...
Укучыларга әдәп – әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэддин бине Фәхреддин мирасын куллану
Конференция материалы...
Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү
Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү....
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы
Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү, һәръяктан камилләшкән шәхес тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...
Әхлак тәрбиясе бирү – тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы
Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били. Әхлак тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында д...