Олимпиадага әзерләнү өчен материал
олимпиадные задания (8, 9, 10, 11 класс)

Гыйззәтуллина Резеда Мөнир кызы

Татар теле һәм әдәбияты буенча олипиадага әзерләнү өчен сораулар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл olimp_sorau.docx53.46 КБ

Предварительный просмотр:

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасы биремнәре

(2013/2014 нче уку елы)

  1. Тестлардагы дөрес җавапларны билгеләгез.

А1. Сингармонизмга буйсынмаган сүзне күрсәтегез:

  1. унике;
  2. сабый;
  3. сәгыйть;
  4. җырлаучы.

А2. Ирен ассимиляциясе кайсы сүздә күзәтелә?

  1. әнкәй;
  2. шомыртның;
  3. унбиш;
  4. йөрәгемнең.

А3. Борын ассимиляциясе кайсы сүздә күзәтелә?

  1. шаяннар;
  2. дәште;
  3. айлы;
  4. борынгы.

А4. Саңгырау һәм яңгырау тартыклар чиратлашкан сүзләр кайсы мәкальдә бар?

  1. кеше акылын ишет, үз акылың белән эш ит;
  2. бәйрәм ашы – кара-каршы;
  3. бер аягын атлаганчы, икенче аягын эт ашый;
  4. ирнең асылы эштә танылыр.

А5. Авылга сүзендә тартыклар охшашлануның нинди төре күзәтелә:

  1. яңгыраулыкта охшашлану;
  2. саңгыраулыкта охшашлану;
  3. яңгыраулыкта-саңгыраулыкта охшашлану күренеше сакланмау;
  4. охшашлануның бер төре дә күзәтелми.

А6. Телара сүзлекләр алар ...

  1. бер телдәге сүзләрнең мәгънәсен синонимнары белән аңлатып бирәләр;
  2. бер телдәге сүзләрнең мәгънәсен икенче телдә аңлатып бирәләр;
  3. бер телдәге сүзнең мәгънәсен шул ук телдә аңлатып бирәләр;
  4. бер телдәге сүзләрнең мәгънәсен омонимнары белән аңлатып бирәләр.

А7. Бу сүзләр татар теленә кайсы телдән кергән?

Арыш, сука, салам, уҗым, әвен, эскерт, кәбестә, бүрәнә, мич, мичкә

  1. фарсы теленнән;
  2. гарәп теленнән;
  3. рус теленнән;
  4. рус теле аша башка телләрдән.

А8. Түбәндәге өзектә калын хәреф белән билгеләнгән сүзнең кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан төрен билгеләгез:        

Бер уйласаң, син кем миңа?

                Беренче күрәм алда.

                ...Без – Җирдәш шул. Кеше булып

Яшәргә килгән җаннар. (Р.Фәйзуллин)

  1. архаизм;
  2. неологизм;
  3. тарихи сүз;
  4. актив лексикага карый.

А9. Җөмләләрдән һөнәри, диалекталь сүзләрне, фәнни терминнар һәм жаргоннарны табып, каршы яктан уклар белән күрсәтегез.

Ике авыл арасында ләпек ерып йөргән эзләребезне калын кар каплады. (К.Кәримов)

Жаргон сүз

Авазларның формант төзелеше аларның спектрында ачык күренә. (Ф.Сафиуллина)

Диалекталь сүз

Гомумән, безнең студентлар универда күңелләренә хуш килгән урыннарга яңа исемнәр уйлап табарга яраталар (Көнд.м.)

Фәнни терминнар

Юл чатларында плакатлар, “Тракторчы, уңга кермә!” дигән язулар, резервуарлар, промысел вышкалары күзгә чалынып кала. (Г.Ахунов)

Һөнәри сүзләр

А10. Синоним, омоним, антоним сүзләр кергән җөмләләрне табып, каршы яктан уклар белән күрсәтегез.

Сүз, ниһаять, исемле, дәрәҗәле, олы яшьтәге кеше турында бара. (Ә.Еники)

Антоним сүзләр

Кояшның һәм Җирнең

Мәхәббәт җимеше,

Тормышка омтылган

Яңа зат – ул кеше.

Җир-ана аермый

Олыга, кечегә;

Улларын, кызларын кадерләп үстерә. (М.Әгъләмов)

Омоним сүзләр

Берни дә күрмим, ишетмим,

Җир һәм галәм кап-кара.

Анаң күкрәгенә ятып,

Йөрәген тыңлап кара. (И.Юзеев)

Синоним сүзләр

А11. Тиз, җәяү, аягүрә, яланөс рәвешләренең төркемчәсен билгеләгез.

  1. саф рәвешләр;
  2. күләм-чама рәвешләре;
  3. вакыт рәвешләре;
  4. охшату-чагыштыру рәвешләре.

А12. Казлар, үзара сөйләшә-сөйләшә, муеннарын боргалый-боргалый, ишегалдындагы зур тагаракта кара-каршы торып юыналар (Г.Б.) җөмләсендәге калын хәреф белән бирелгән фигыль  кайсы юнәлештә?

  1. йөкләтү юнәлешендә;
  2. уртаклык юнәлешендә;
  3. кайтым юнәлешендә;
  4. төшем юнәлешендә;

А13. Рәшидә, яшьләрен йота-йота, шак-шок атлап, урам буйлап китеп барды (Ә.Е.) җөмләсендә калын хәрефләр белән бирелгән сүз кайсы төркемгә карый?

  1. рәвеш;
  2. ымлык;
  3. аваз ияртеме;
  4. кереш сүз.

А14. Мәсьәләне телдән чишәбез җөмләсендә калын хәрефләр белән бирелгән сүз ничек ясалган?

  1. яңа сүз ясалмаган;
  2. тамырга ясагыч кушымча ялганган;
  3. әлеге формада икенче сүз төркеменә күчкән;
  4. алдагы төркемнәрдә дөрес җавап күрсәтелмәгән.

А15. Мөнәсәбәт белдерүче модальлек кушымчалары гына булган рәтне билгеләгез.

1. -ды/-де, -сыз/-сез, -чы/-че;

2. -рак/-рәк, -кай/-кәй, -шар/-шәр;

3. -лар/-ләр, -ган/-гән, -да/-дә;

4. -са/-сә, -ып/-еп, -ачак/-әчәк.

А16. Ясагыч кушымчасы булмаган сүзләр рәтен күрсәтегез.

  1. көзләр, балакай, яшьлек, тормыш;
  2. карга, язгы, эшчән, килгән;
  3. җиденче, берара, укымыйча, кызчык;
  4. бүген, бишәү, көлеп, бушлай.

А17. Сыйфат фигыльләрдән генә торган рәтне табыгыз.

  1. баргач (белү), алып (китү), килүче (кешеләр), ашау (турында уйлау);
  2. яза (белмәү), алачак (китап), белгән (вакыйга);
  3. уйнаганчы (елау), укып (чыгу), яза-яза (тыңлау), сөйләгәч (белү);
  4. укыйсы (газета), китә торган (пассажирлар), кайтучы (кунаклар), менгән (тау).

А18. Сүзтезмәне күрсәтегез.

  1. сары чәчәк;
  2. сап-сары;
  3. сары һәм соры;
  4. сарылары үсеп чыкты.

А19. Калын хәрефләр белән бирелгән сүз кайсы җөмлә кисәге булып килә?

        Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын... (Г.Тукай)

  1. тәмамлык;
  2. аергыч;
  3. кереш сүз;
  4. хәл.

А20. Синнән башка яши алмыйм (Җыр) җөмләсендәге “башка” сүзе:

  1. юнәлеш килешендәге исем;
  2. бәйлек;
  3. теркәгеч;
  4. сыйфат.

А21. Җөмлә ахырында кайсы тыныш билгесе куела?

        Ни белән үлчәнә үткән гомер ( ) (С.Сөләйманова)

  1. нокта;
  2. өндәү билгесе;
  3. сорау билгесе;
  4. күпнокталар;

А22. Җөмләдәге аерымланган хәлнең төрен билгеләгез.

        Сугышчылар, ут астыннан чыгар өчен, бөтен көч белән алга ыргылдылар, ләкин аларның да сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя барды. (Г.Әпсәләмов)

  1. сәбәп хәле;
  2. рәвеш хәле;
  3. максат хәле;
  4. вакыт хәле.

А23. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Күзләремне йомып кына алсам да, тургай инде югалачак. (И.Г.)

  1. иярчен вакыт җөмлә;
  2. иярчен шарт җөмлә;
  3. иярчен кире җөмлә;
  4. иярчен сәбәп җөмлә;

А24. Күрсәтү алмашлыгы белән белдерелгән ялгызак мөнәсәбәтле сүз булган баш җөмлә иярчен җөмләгә хәтле килсә, алар арасына

  1. өтер куела;
  2. ике нокта куела;
  3. сызык куела;
  4. бернинди дә тыныш билгесе куелмый.

А25. Түбәндә бирелгән үзенчәлекләр телнең кайсы катламына хас:

        Билгеле бер даирәдә генә кулланыла торган тел үзенчәлекләренә ия; терминнар, китап сүзләре очрый; тотрыклы калыпка ия; хис-тойгы сүзләре кулланылмый.

  1. фәнни телгә хас;
  2. публицистика теленә хас;
  3. рәсми телгә хас;
  4. матур әдәбият теленә хас.

II. Теоретик бирем.

  1. Алмашлык сүз төркеме турында языгыз.

III. Нокталар урынына тиешле сүзләр өстәп языгыз.

  1. Сингармонизм ике төргә - ... гармониясенә һәм ... гармониясенә бүленә.
  2. [к],  [къ], [п] саңгырау тартыклары ике сузык арасында яки сузык белән сонор тартык арасында яңгырау парлары белән … .
  3. Сүзнең төп мәгънә белән беррәттән өстәмә мәгънәләргә дә ия булуы аның ... дип атала.
  4. Бертөрле аваз составына ия булган сүзләр ... дип атала.
  5. Билгеле бер формада гына омоним булган сүзләр ... дип атала.
  6. Билгеле бер төбәктә генә кулланылган сүзләрне ... дип атыйлар.
  7. Мөнәсәбәт белдерүчеләр ... төркемгә бүленә.
  8. Биеп, шаулый-шаулый, кергәч, чыкканчы - ... фигыльләр.

IV. Гамәли бирем.

Шул арада табигать бик нык үзгәргән юл буендагы  печәне чабып алынган җирләрдә куе яшел келәм булып яшь үлән үсеп чыккан. (В.Нуруллин).

  1. Тыныш билгеләрен куярга.
  2. Җөмлә чикләрен билгеләп, бәйләүче чараларны күрсәтергә.
  3. Җөмлә кисәкләренең асларына сызарга.
  4. Җөмләнең схемасын төзергә, төрен билгеләргә.
  5. Яшел сүзенә фонетик анализ ясарга.
  6. Үзгәргән, җирләрдә, куе сүзләренә морфологик анализ ясарга.
  7. Алынган сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерергә.

V. Иҗади бирем.

Халкым теле миңа – хаклык теле,

Аннан башка минем телем юк.

Илне сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк. (Н.Арсланов)

Әлеге юлларны Сез ничек аңлыйсыз? Фикерләрегезне белдереп, күләме 8-10 җөмләдән артмаган бәйләнешле текст языгыз.


Татар мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары өчен

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасы биремнәре

(2013/2014 нче уку елы)

  1. Тестлардагы дөрес җавапларны билгеләгез.

А1. Татарларда гарәп алфавиты кайсы гасырларда кулланылган?

  1. X – XVIII гасырларда;
  2. X – XX гасырларда;
  3. X – XXI гасырларда;
  4. X – XIX гасырларда.

А2.   Төрки телләрне генә үз эченә алган төркемне күрсәтегез.                                  

  1. комык теле, фарсы теле, уйгыр теле, башкорт теле;
  2. караим теле, үзбәк теле, урум теле, печенег теле;
  3. төрекмән теле, якут теле, таҗик теле, казах теле;
  4. дөрес җавап бирелмәгән.

А3. Тел гыйлеме - ...

  1. телне, аның яшәү һәм үсеш закончалыкларын өйрәнә торган фән;
  2. телнең сүзлек байлыгын төрле яктан өйрәнә торган фән;
  3. сөйләм төзелешен өйрәнә торган фән;
  4. сөйләм авазларын өйрәнә торган фән.

А4. Татар теле - ...

  1. тамыр тел;
  2. полисинтетик тел;
  3. флектив тел;
  4. агглютинатив тел.

А5. Аваз ул - ...

  1. фонемаларның язуда белдерелүе;

2. тон һәм шау катнашында барлыкка килгән саңгырау берәмлек;

3. сөйләмнең таркалмый торган иң гади берәмлеге;

4. тон һәм шау катнашында барлыкка килгән яңгырау берәмлек.

А6. Сузык һәм тартыклар артикуляциясенең бер-берсенә җайлашуы ничек атала?

  1. ассимиляция;
  2. аккомодация;
  3. сингармонизм;
  4. диссимиляция.

А7. Татар телендә сузыкларны телнең горизонталь хәрәкәтенә карап төркемләгәндә, нинди төркемнәр барлыкка килә?

  1. озын һәм кыска сузыклар;
  2. иренләшкән һәм иренләшмәгән сузыклар;
  3. алгы һәм арткы рәт сузыклары;
  4. югары, урта һәм түбән күтәрелешле сузыклар.

А8. Татар телендәге [о] авазына кайсы характеристика туры килә?

  1. арткы рәт, урта күтәрелешле, иренләшкән сузык;
  2. алгы рәт, урта күтәрелешле, иренләшкән сузык;
  3. арткы рәт, урта күтәрелешле, иренләшмәгән сузык;
  4. алгы рәт, урта күтәрелешле, иренләшмәгән сузык.

А9. [w] авазына туры килгән характеристиканы күрсәтегез.

  1. ирен-ирен, өрелмәле, сонор, авыз авазы;
  2. тел алды, ярым-йомык, сонор, авыз авазы;
  3. ирен-теш, өрелмәле, шаулы, яңгырау аваз;
  4. ирен-ирен, йомык, сонор, борын авазы.

А10. Татар теленә хас булмаган иҗек калыбын күрсәтегез.

  1. СТ;
  2. ТСТ;
  3. ТТС;
  4. СТТ.

А11. Этимология ул - ...

  1. ялгызлык исемнәрне өйрәнә торган фән;
  2. сүзләрнең килеп чыгышын өйрәнә торган фән;
  3. сүзнең атау мәгънәсен, атама бирү закончалыкларын өйрәнә торган фән;
  4. телнең тотрыклы төзелмәләре җыелмасы;

А12. Шигырь юлларыннан омонимнарны табып, астына сызыгыз, төрен билгеләгез.

Салават күперен күрдем,

Шундый матур буялган!

Ялганын да ялган инде,

Ләкин матур бу ялган. (М.Галиев)

  1. пароним;
  2. омограф;
  3. омофон;
  4. омоформа.

А13. Парлы сүзләр нинди берәмлекләргә нигезләнеп барлыкка килгәннәр?

Чит-ят, бата-чума, әйләнә-тулгана

  1. омоним;
  2. антоним;
  3. пароним;
  4. синоним;

А14. Синонимик рәттәге доминанта сүзне табыгыз.

  1. ризык;
  2. нигъмәт;
  3. ашамлык;
  4. азык.

А15. Модальлек кушымчалары булмаган сүзләр төркемен билгеләгез.

  1. һәрвакытта, уйнамаган, ашлаган;
  2. әнкәйгә, батырларны, сөенечтән;
  3. уйлама, аңлашкан, киттеләр;
  4. уйчанлык, яшьлектәгечә, тынычлыкның.

А16. Сүзнең нигезе дөрес билгеләнгән төркемне күрсәтегез.

  1. әйтелгәнчә-рәк, тынычсызлык-та, уйламаганлык-тан;
  2. кызыклы-лык, җырлама-гач, эшчеләр-ебез;
  3. шифалы-рак, беләкләр-гә, әдәпле-лек;
  4. өстәлләр-дә, кызчык-лары, ашъяулык-ны.

А17.  Ярый, бар, мөмкин, тиеш, кирәк сүзләре:

1. фигыльләр;

2. хәбәрлек сүзләр;

3. бәйлек сүзләр;

4. кисәкчәләр.

А18. Җөмләдә калын хәреф белән бирелгән фигыльнең юнәлешен ачыклагыз.

Ләкин синең йомшак мөгамәләң, зәңгәр күзләреңне тутырып елмаеп каравың миңа көч бирделәр, уйланган җырымны көйгә салдылар. (Г.Кутуй)

  1. төшем юнәлеше;
  2. кайтым юнәлеше;
  3. төп юнәлеш;
  4. йөкләтү юнәлеше.                                                                        

А19. Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгез.

        Әгәр кешене кеше итү безнең кулдан килә торган булса иде, без аны инде алтыннан коеп куйган булыр идек. (Г.Камал)

  1. иярчен тәмамлык җөмлә;
  2. иярчен шарт җөмлә;
  3. иярчен кире җөмлә;
  4. иярчен сәбәп җөмлә.

А20.  Кайсы вариантта тиңдәш кисәкләр арасына өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар дөрес күрсәтелгән?

         Эссе һавада мин суда койнам (1) йөзәм;

        Чәчрәтәм (2) уйныйм (3) чумам (4) башым белән суны сөзәм. (Г.Тукай)

  1. 1,2,3,4;
  2. 1,3,4;
  3. 2,3,4;
  4. 3,4.

А21. Синтетик иярчен урын җөмлә баш җөмләгә:

  1. парлы мөнәсәбәтле сүзләр ярдәмендә;
  2. хәл фигыль кушымчалары ярдәмендә;
  3. җирдә, якта, урында сүзләре ярдәмендә;
  4. ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнә.

А22. Без өчәү тын гына ятабыз (Г.Әпсәләмов) җөмләсендә билгеләнгән сүз нинди җөмлә кисәге?

  1. ия;
  2. хәл;
  3. аергыч;
  4. аныклагыч.

А23. Күзгә төртсәң дә күренми, шул дәрәҗәдә караңгы (М.Юныс) җөмләсендә иярчен җөмлә баш җөмләгә нинди бәйләүче чара ярдәмендә бәйләнгән.

  1. кушымча ярдәмендә;
  2. мөнәсәбәтле сүз ярдәмендә;
  3. янәшә тору юлы белән;
  4. көттерү интонациясе ярдәмендә.

А24. Җөмләдәге аерымланган хәлнең төрен билгеләгез.

Сугышчылар, ут астыннан чыгар өчен, бөтен көч белән алга ыргылдылар, ләкин аларның да сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя барды (Г.Әпсәләмов)

1. сәбәп хәле;

2. рәвеш хәле;

3. максат хәле;

4. вакыт хәле.

А25. Игътибарсызлыгы сүзе нинди мәгънәле кисәкләрдән тора?

1. тамыр, модальлек, сүз ясагыч, бәйләгеч;

2. тамыр, сүз ясагыч, сүз ясагыч, бәйләгеч;

3. тамыр, сүз ясагыч, модальлек, бәйләгеч;

4. тамыр, модальлек, модальлек, бәйләгеч.

  1. Теоретик бирем.
  1. Татар халкында язу тарихы турында языгыз.

III. Нокталар урынына тиешле сүзләр өстәп языгыз.

  1. Сүзнең беренче иҗегендәге [о], [ө] сузыкларының аннан соңгы иҗекләрдә килгән [ы], [е] сузыкларын иренләштерүләре сингармонизмның ... гармониясе дип атала.
  2. Калын һәм нечкә сузыклары булган сүз сингармонизмның ... гармониясенә буйсынмый.
  3. Антонимнар – мәгънәләре буенча ... сүзләр.
  4. Татар теленең төп язу принцибы – ... принцип.
  5. Татар телендә барлыгы ... мөстәкыйль сүз төркеме бер.
  6. -мы, -ме, -мыни, -мени, -дыр, -дер, -тыр, -тер, -чы, -че, -сана, -сәнә кисәкчәләре үзләре бәйләнгән сүздән ... киләләр һәм ... язылалар.
  7. Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрдән торган җөмлә ... була.
  8. Аерым җөмләләре үзара санау, каршы кую интонациясе аша бәйләнгән җөмләләрне ... тезмә кушма җөмлә диләр.
  9.  Кереш сүзләр сөйләм эчтәлегенә, төзелешенә, сөйләм обстановкасына сөйләүченең төрле ... белдерәләр.

IV. Гамәли бирем.

Табигатьне мәсхәрә итсәк киләчәк буын безне беркайчан да кичермәс чөнки аның да табигатьтән файдаланырга хакы бар. (К.Паустовский)

  1. Тыныш билгеләрен куярга.
  2. Бәйләүче чараларны күрсәтеп, җөмлә чикләрен билгеләргә.
  3.  Җөмлә кисәкләренең асларына сызарга.
  4.  Җөмләнең схемасын төзергә, төрен билгеләргә.
  5.  Чөнки сүзенә фонетик анализ ясарга.
  6.  Беркайчан, кичермәс, табигатьне сүзләренә морфологик анализ ясарга.
  7.  Файдаланырга сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерергә.

V. Иҗади бирем.

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул вакыт –

Иле өчен, халкы өчен

Яшәгәндә җан атып;

Замананың авырлыгын

Җилкәсенә алганда;

Олы данга ирешеп тә,

Кече булып калганда. (Р.Харис)

Әлеге шигъри юлларны Сез ничек аңлыйсыз? Әнә шундый сыйфатларга ия булган якташларыгызны беләсезме? Фикерләрегезне белдереп, күләме 10-12 җөмләдән артмаган бәйләнешле текст языгыз.

Татар мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары өчен

татар теленнән үткәрелә торган республика олимпиадасы биремнәре

(2013/2014 нче уку елы)

  1. Тестлардагы дөрес җавапларны билгеләгез.

А1. Кайсы җөмләдә сингармонизмның рәт гармониясенә буйсынмаган сүз бар?

1. Үтә икән, китә икән

    Гомер дигәнең агып...

2. Җитә икән яшәү чоры

    Кадерсезләргә калып.

3. Беркем килми, беркем китми,

    Һичкем белми хәлеңне.

  1. Берьялгызың үткәрәсең

    Шулай картлык мәлеңне (Ш.Җиһангирова).

А2. Дуслык турындагы фразеологизмны табып билгеләгез:

1. авызы колагына җиткән;

2. энә белән җеп кебек;

3. ике куян артыннан куу;

4. ике тамчы су кебек.

А3. Семасиология ул -

  1. тотрыклы сүзтезмәләрне өйрәнә торган фән;
  2. тел гыйлеменең сүзнең мәгънә мөнәсәбәтен өйрәнә торган бер тармагы;
  3. сүзнең тарихын, килеп чыгышын өйрәнә торган фән;
  4. сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешен өйрәнә торган фән.

А4. Телнең кулланылыш өлкәләре үзенчәлекләрен нинди фән өйрәнә?

  1. диалектология;
  2. стилистика;
  3. гомуми тел белеме;
  4. лексикология.

А5. Исемнәрдә күплек сан кушымчалары кайсы төргә карый:

1. ясагыч кушымча;

2. бәйләгеч кушымча;

3. модальлек кушымчасы;

4. берсе дә туры килми.

А6. Әнкәй, төнге, төзелеш, унбиш сүзләре татар орфографиясенең кайсы принцибына нигезләнеп язылалар?

  1. морфологик принципка нигезләнеп язылалар;
  2. фонетик принципка нигезләнеп язылалар;
  3. график принципка нигезләнеп язылалар;
  4. тарихи-тридицион принципка нигезләнеп язылалар.

А7. Кайсы рәттә сүзләрнең дөрес язылышы бирелгән?

  1. кунакханә, канәфи, мәшгуль, итәгатьле, диккать, вәгазь;
  2. кунакханә, кәнәфи, мәшгуль, итагатьле, дикъкать, вәгазь;
  3. кунакханә, канәфи, мәшгүль, итагәтьле, диккәть, вәгәзь;
  4. бер вариант та дөрес түгел.

А8. Ничә сүздә басым соңгы иҗеккә төшми: дәфтәр, укучымын, машина, татарча, алтынчы, утырыгыз.

1. 1;

2. 2;

3. 3;

4. 4.

А9. Кайсы мәкальдә тел арты ассимиляциясе күзәтелгән сүз бар?

  1. Иренгәннең ирене икмәккә тимәс;
  2. Эш акылны таба, акыл – эшне;
  3. Йокы тамак туйдырмый;
  4. Адәмне адәм иткән – әдәп;

А10. Акустик яктан бары тавыштан гына тора, иҗек төзи ала торган авазлар нинди?

  1. сонор авазлар;
  2. яңгырау тартыклар;
  3. сузык авазлар;
  4. саңгырау тартыклар.

А11. Бу сүзләрнең ничәсендә ирен гармониясе күзәтелә?

        Өмет, сөтле, көе, борыч, өмә, коңгыз, төлке.

  1. Барысында да;
  2. 6 сүздә;
  3. 5 сүздә;
  4. 4 сүздә.

А12. “Тел уртасы, өрелмәле, сонор, авыз авазы” билгеләмәсенә туры килгән аваз кайсысы?

1. [w];

2. [л];

3. [й];

4. [м].

А13. Алынма сүзләрдә иҗек ахырындагы к, г хәрефләрен [къ], [гъ] дип уку өчен, бу хәрефләрдән соң ...

  1. калынлык билгесе куела;
  2. нечкәлек билгесе куела;
  3. сызыкча куела;
  4. бернинди дә тыныш билгесе куелмый.

А14. Иярчен җөмләнең мәгънәви төрен билгеләгез.

        Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә. (М.)

  1. иярчен аергыч җөмлә;
  2. иярчен тәмамлык җөмлә;
  3. иярчен аныклагыч җөмлә;
  4. иярчен вакыт җөмлә.

А15.  Кул-аяк җитмәү фразеологизмының мәгънәсе:

1. бөтен эшкә өлгерү;

2. теләсә нинди эшкә катнашып йөрү;

3. эшне тиз башкарып чыгу;

4. уйлаган эшеңне эшләргә җитешмәү.

А16. Балавыз сыгу фразеологизмының мәгънәсе –

  1. куану;
  2. елмаю;
  3. елау;
  4. көлү.

А17. Авылдашкайларыбыздан сүзе ничә мәгънәле кисәктән тора?

  1. 7;
  2. 5;
  3. 6;
  4. 8.

А18. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләр тупланган рәтне билгеләгез.

  1.  юынгандыр, уйландыру, ярату;
  2.  очырам, күрсәткәннәр, яшелләндерү;

3.   җырлашу, карату, юыну;

4.   караштылар, сөйдергән, җыелган.

А19. Имән өстәлләр өстенә алтын кашыклар кирәк (Җыр) җөмләсендә билгеләнгән сүзләр кайсы сүз төркеменә карый?

  1. сыйфат;
  2. исем;
  3. рәвеш;
  4. хәбәрлек сүз.

А20. Кара диңгез сүзенең ясалу ысулы ягыннан сүзнең төрен билгеләгез?

  1. тамыр сүз;
  2. тезмә сүз;
  3. ясалма сүз;
  4. кыскартылма сүз.

А21. Икесе дә якты, алсу йөзле, икесе дә матур, сөйкемле. (М.Җ.) җөмләсендә ияләр нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

  1. сан;
  2. сыйфат;
  3. исемләшкән сыйфат;
  4. исемләшкән сан.

А22. Үзен үзе тыңлата алмаган – кешене тыңлата алмас мәкалендә билгеләнгән сүз -

  1. киләчәк заман сыйфат фигыль;
  2. киләчәк заман хикәя фигыль;
  3. хәл фигыльнең беренче төре;
  4. хәл фигыльнең өченче төре.

А23. Иясе исемләшмәгән сүз төркеме белән белдерелгән мәкальне билгеләгез.

  1. күп укыган күп белер;
  2. өйрәнгән җирдә калмас;
  3. илсез кеше – телсез сандугач;
  4. егылмаган калыкмас.

А24. Урап-урап карлар күмә

        Кышның озын юлларын,

        Чың-чың итә, җил тузгыта

        Җиз кыңгырау моңнарын. (Ә.А.) шигырендә калын хәрефләр белән бирелгән сүз кайсы сүз төркеменә карый?

  1. хәбәрлек сүз;
  2. ымлык;
  3. аваз ияртеме;
  4. кисәкчә.

А25. Ул үзенең олы улын (1) минем әтине (2) солдатка әзерли иде. (М.Мәһдиев) җөмләсендә саннар белән билгеләгән урыннарга ниди тыныш билгесе куярга кирәк?

  1. өтер;
  2. ике нокта;
  3. сызык;
  4. бернинди дә тыныш билгесе куелмый.

А26. Кем сабыр, шул эшнең җаен табар мәкалендә иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

  1. иярчен ия җөмлә;
  2. иярчен аергыч җөмлә;
  3. иярчен тәмамлык җөмлә;
  4. иярчен аныклагыч җөмлә.

А27. Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе, ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе (Г.Тукай) җөмләсенең төрен билгеләгез;

  1. күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;
  2. күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә;
  3. катнаш кушма җөмлә.
  4. иярчен җөмләле кушма җөмлә.

II. Теоретик бирем.

  1. Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре турында языгыз. Мисалларга нигезләнеп аңлатырга.

III. Нокталар урынына тиешле сүзләр өстәп языгыз.

  1. Борын тартыгына беткән сүзләргә кушымчаның борын тартыгына башланган варианты ялгану тартыкларның ... ассимиляцисе дип атала.
  2. Тон һәм шау катнашында ясалган тартыклар ... тартыклар дип атала.
  3. Искергән сүзләр - ... төшеп калган, әмма телнең пассив сүзлек составында сакланган, шушы телдә сөйләшүчеләрнең күбесенә аңлашыла торган сүзләр.
  4. ... заман сыйфат фигыль кушымчасы - -учы.
  5. Сүзнең төп мәгънәсен белдереп, сөйләмдә аерым кулланыла ала торган һәм аерым бер сүз төркеменә керә торган кисәге ... дип атала.
  6. Ике яки икедән артык иярчен җөмлә бер баш җөмләгә ияреп килеп, алар үзара тиңдәш булсалар, андый җөмлә ... дип атала.
  7. Әйтү максаты буенча җөмләләр ... булалар.
  8. Тиңдәш кисәкләрнең барысын бергә җыеп, гомумиләштереп әйтә торган кисәк ... дип атала.

IV. Гамәли бирем.

        Кояш кыздырган саен көн эсселәнә бара иде урман куера барган саен һава да дымсурак салкынчарак булып тоела иде.

  1. Тыныш билгеләрен куярга.
  2. Бәйләүче чараларны күрсәтеп, җөмлә чикләрен билгеләргә.
  3. Җөмлә кисәкләренең асларына сызарга.
  4. Җөмләнең схемасын төзергә, төрен билгеләргә.
  5. Тоела сүзенә фонетик анализ ясарга.
  6.  Салкынчарак, кыздырган, да сүзләренә морфологик анализ ясарга.
  7.  Куера сүзен төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерергә.

V. Иҗади бирем.

Яңа, гүзәл чорга кергән чакта

Синең туган илең,

Хуҗа булып бассын алгы сафта

Акыл, Намус, Белем! (Г.Афзал)

Әлеге шигъри юлларны Сез ничек аңлыйсыз? Фикерләрегезне белдереп, күләме 12-14 җөмләдән артмаган бәйләнешле текст языгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Олимпиадага әзерләндерү планы

Районда үткәреләсе олимпиадага әзерләнү өчен...

Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез

10-11 сыйныф укучыларына республикакүләм  татар теле олимпиадасына әзерләнү өчен тестлар...

Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез

Лексикологияне кабатлау өчен  тестлар...

Укучыларны олимпиадага әзерләү

Олимпиада школьников представляет собой интеллектуальное соревнование между учащимися, увлеченными определенной сферой знаний....

Олимпиадага әзерләнү (телдән сөйләү)

рәсемнәргә таянып,телдән сөйләү өчен...

Татар теле һәм әдәбият фәненнән сәләтле укучыларны олимпиадага әзерләү буенча «юл картасы»

                          мәктәптә сәләтле балалар белән эшләү системасын формалаштыру...

Олимпиадага әзерләнәбез.2 нче сыйныф

Олимпиадага әзерләнәбез.2нче сыйныф...