Шәхси үзбелем күтәрү планы
статья на тему
Шәхси үзбелем күтәрү планы башка укытучылар өчен дә файдалы булсын. Автор: Кәримова Р.С.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_tele_hm_dbiyaty_ukytuchysynyn_uz_belemenne_kutru_plany.doc | 134 КБ |
Предварительный просмотр:
Яңа Чишмә муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Тубылгы Тау төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Кәримова Роза Сабирҗан кызының
2014-2018 елларга
Шәхси үзбелем күтәрү планы
Шәхси мәгълүмат
1.1. | Фамилиясе | Кәримова |
1.2. | Исеме | Роза |
1.3. | Әтисенең исеме | Сабирҗан кызы |
1.4. | Вазыйфасы, укыту фәне | Татар теле һәм әдәбияты укытучысы |
1.7. | Педагогик стажы | 29 ел |
1.8. | Белгечлек буенча стажы | 29 ел |
1.9. | Белеме (белем дәрәҗәсе, диплом буенча белгечлеге, ничәнче елда һәм нинди уку йортын тәмамлаган) | югары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 1993 нче ел, Алабуга дәүләт педагогия институты |
Кереш
Безнең вакыт– үзгәрешләр вакыты ул. Җәмгыятькә профессиональ әзерлеге югары булган, эшлекле, иҗади фикер йөртә белүче кешеләр кирәк.
Яңа федераль дәүләт мәгариф стандартына (ФГОС) күчү Д.Медведевның “Безнең яңа мәктәп” милли мәгариф инициативасы юнәлешләренең берсе булып тора. Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәнә. Мәктәпләрдә башлангыч белем бирүнең яңа стандартлары 2011- елдан эшли башлады. Билгеле булуынча, яңа стандартлар мәктәпнең эчке “байлыгына” җитди таләпләр куя, уку предметының реаль тормыш белән бәйле булуын да аерым игътибарга ала. Мәсәлән, уку дәресенең төп максаты минутына ничә сүз уку түгел, ә текстны аңлап уку һәм аңа анализ ясый белү.
Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. ФГОС кертү традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итә.
Заманча стандартлар мәктәп баласына заманча таләпләр дә куя. Компьютерлар бәләкәчләрнең якын дустына әвереләчәк. Алар инде иншалар, диктантлар белән бергә смс-хәбәрләр, электрон хатлар да яза белергә тиеш. Дүртенче сыйныф укучысы компьютерда, рус теленнән тыш, чит телдә дә текстлар җыярга өйрәнергә тиеш була. Кыскасы, без яраткан акбур белән бетергеч янында флэшка, видеокамера һәм диктофонның да урын алуы көтелә.
Башлангыч мәктәп өчен өч вариантта стандартлар эшләнгән, Татарстан өчен кулай булган өченче вариантта туган тел һәм укуга да, рус теле һәм әдәби укуга да сәгатьләр бирелгән.
Яңа стандартлар балаларга көнозыны мәктәптә булырга мөмкинлек бирә. Дәрестән тыш эшләр хәзер укыту процессының бер өлеше булып санала. Бу инде экскурсия, түгәрәкләр, конференция, олимпиада, тикшеренү эшләре — барысы да официаль рәвештә мәктәптә оештырыла дигәнне аңлата.
Яңа стандартлар куйган таләпләрне санап чыгу мөмкин дә түгел.
Стандартка туры килгән программа белән эшләү нәтиҗәсендә башлангыч сыйныф укучысында түбәндәге шәхси сыйфатлар тәрбияләнергә тиеш:
- үз халкын, туган ягын һәм туган илен яратучы;
-гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге кыйммәтләрне хөрмәт итә, аларны кабул итүче;
-тирә-якны актив рәвештә танып белергә омтылучы;
-белем алу өчен кирәкле һәм файдалы булган эш формаларын үзләштерүче;
-гаилә һәм җәмгыять алдындагы бурычларын аңлый, үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә сәләтле булуын күрсәтүче;
-тирә-яктагыларга игътибарлы һәм ихтирамлы, аларны тыңлый һәм аларга үз фикерен яки мөнәсәбәтен белдерә алучы;
-үзенең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәвенә булышлык итүче.
-шәхес буларак, укучы белемен үстерергә әзер, укуга һәм тирә-якны танып белүгә сәләтле, гражданлык позициясен күрсәтердәй шәхси сыйфатларга ия;
- үз иле һәм халкы өчен горурлык хисләренә ия булган укучы;
-төрле халыкларга, аларның тарихына һәм мәдәниятенә карата хөрмәт һәм ихтирам хисләренә ия;
-бик тиз үзгәрүчән тирәлеккә яраклаша белүгә сәләтле;
-тыныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотып, укучыда иҗади эш белән кызыксына, матди һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл карый белүче.
Үзбелем күтәрү планы
1. Методик темам: «Яңа дәүләт стандарты нигезендә заманча технологияләрне кулланып, иҗади мөстәкыйльлеккә ия булган укучылар тәрбияләү”
Тема өстендә эш 2014 нче елда башланды, якынча 2018 нче елда тәмамлана.
Максат: Яңа федераль белем бирү стандартларына нигезләнеп, укытуның эчтәлеген яңарту; яңа алым һәм технологияләр кулланып, укыту сыйфатын күтәрү; югары нәтиҗәлелеккә ирешү.
Бурычлар:
- Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, үз белемне күтәрү өстендә даими эшләү;
- Тәҗрибә уртаклашу аша белем һәм методик осталыкны үстерү, квалификацион категорияне күтәрү;
- МБ утырышларында, теоретик семинарларда бәхәсле мәсьәләләр буенча фикер алышуда катнашу , һөнәри осталыкны, методик осталыкны күтәрү өстендә эшне системалы оештыру;
- татар телен укытуны заман таләпләренә туры килерлек итеп оештыру;
- белем сыйфаты динамикасын саклау максатыннан, төрле эш төрләре һәм яңа технологияләрдән файдалануны, укучыларда фәнгә карата кызыксыну хисләре уятуны мөһим бурыч итеп алу;
- укучыларның интеллектуаль үсеше дәрәҗәсен күтәрү өстендә максатчан һәм планлы эш алып бару;
- сәләтле балалар белән эш алымнарын яхшырту;
- укучыларны бердәм республика тестына нәтиҗәле әзерләү буенча системалы эш алып бару;
- район һәм республика күләмендә оештырылачак бәйгеләрдә, интеллектуаль, тәрбияви һәм төрле чараларда актив катнашу, нәтиҗәлелеген үстерү өстендә максатчан эш алып бару.
Үз белеменне күтәрү өстендә эшләүнең чыганаклары:
Вакытлы матбугат, шул исәптән: махсус әдәбият (методик, фәнни - популяр, публицистик, әдәби), Интернет; медиатека, семинарлар, конференцияләр, лекцияләр, тәҗрибә уртаклашу буенча чаралар, мастер-класслар, белемне күтәрү курслары, экскурсияләр, театрлар, күргәзмәләр, музейлар.
Үз белеменне күтәрү өстендә эшләүнең формалары:
- шәхси – шәхси план аша,
- төркемләп – мәктәп һәм район татар теле һәм әдәбият укытучылары методик берләшмәләре аша, шулай ук мәктәп тормышына катнашып.
Өйрәнү өчен төп сораулар:
- укуга мотивациясе түбән булган укучыларның белемнәрен коррекцияләү буена эшне тирәнәйтү;
- һәрбер укучыны стандарт булмаган ситуацияләрдә стандарт белемнәрне кулланырга өйрәтү.
Үз өстеңдә эшләү юнәлешләре:
Төп юнәлешләр | Чаралар | Эшләү вакыты |
Һөнәри | 1. Яңа программалар, дәреслекләрне өйрәнү, аларның үзенчәлекләрен,таләпләрен аңлау. 2. Интернет челтәре, нәшрият аша яңа технологияләр белән танышу. 3. Укытучылар өчен оештырылган курсларда квалификация күтәрү.
| даими |
Психологик-педагогик | 1.Үз белемнәреңне классик һәм заманча психология һәм педагогика өлкәсендә камилләштерү. | даими |
Методик | 1.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга заманча белем бирү эчтәлеген камилләштерү. 2.Татар теле һәм әдәбияты укытуның яңа формалары, методлары, алымнары белән танышу. 3.Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район һәм мәктәп метод берләшмәсе эшендә актив катнашу. 4.Сәләтле балалар белән эшне оештыру һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә,иҗади эшләр бәйгеләрендә,олимпиадаларда катнашу. 5.Интернет аша республика һәм үз мәктәбеңнең иң яхшы укытучыларының эш тәҗрибәсен өйрәнү. 6.Хезмәттәшләрнең дәресләренә йөрү, эш тәҗрибәсе белән уртаклашуда катнашу. 7.Һөнәри эшчәнлеккә үзанализ үткәрү. 8. Иң яхшы дәрес эшкәртмәләренең, алымнарының һәм табышларының шәхси базасын булдыру. 9.Хезмәттәшләр өчен ачык дәресләр үткәрү. 10.Фән һәм түгәрәк буенча электив курс программасын язу. 11.Үзбелем күтәрү темасы буенча докладлар белән чыгыш ясау. | даими даими даими ел саен даими даими даими ел саен ел саен |
Мәгълүмати-технологик технологияләр | 1.ИКТ өйрәнү һәм аларны уку процессына кертү. 2.Интернеттан татар теле һәм әдәбияты, педагогика, психология буенча мәгълүмат туплау. | даими даими |
Сәламәтлекне саклау | 1. Сәламәтлекне саклау технологияләрен белем бирү процессына кертү. | даими |
Үзбелем буенча эшләүнең төп этаплары
этаплар | эшнең эчтәлеге | вакыты | гамәли эшчәнлек |
Диагностик | Булган тәҗрибә һәм проблема буенча әдәбиятны өйрәнү | 2014-2015 | 1.Укытучыларның квалификация күтәрү курсларын үтү. 2.Мәктәп метод берләшмәсе утырышында чыгыш ясау. 3.Методик әдәбиятка язылу. 4.Бирелгән тема буенча әдәбиятны өйрәнү. |
Прогностик | 1.Теманың максатларын һәм бурычларын билгеләү. 2. Проблеманы чишүгә юнәлтелгән чаралар системасын булдыру | 2014-2015 | 1. Мәктәп метод берләшмәсе утырышында чыгыш ясау. |
Практик эшчәнлек | 1.Эш тәҗрибәсен кертү. 2.Методик комплексны формалаштыру. 3.Эшне төзәтү. | 2016-2017 | 1.Педсовет утырышында чыгыш ясау. 2.Мәктәп һәм район күләмендә ачык дәресләр. 3.Олимпиадаларда, бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу. |
Гомумиләштерү | 1.Нәтиҗәләр чыгару. | 2017-2018 | 1. Метод берләшмә утырышында чыгыш ясау. 2. Муниципаль олимпиадаларда, бәйгеләрдә,конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясау. 3.Мастер-класс. 4.Укытучыларга һәм укучыларга ярдәм күрсәтү. |
Гамәлгә кертү | Эш тәҗрибәсе белән уртаклашу | 2018 | 1.Шәхси сайтта эш нәтиҗәләрен бастыру. |
Педагогик осталыкны камилләштерү өстендә эшләү системасы.
- Педагогик-психологик осталыкны үстерү.
Бала тәрбияләүдә психологияне белү һичшиксез кирәк. Психологик үсеш процессының шәхес формалашуга йогынтысын белми торып, дөрес тәрбияләп булмый. Моның өчен бала психологиясе үзенчәлекләрен аларның яшеннән чыгып билгели белергә кирәк.Шуңа күрә яшь үзенчәлекләрен искә алырга кирәк. Тәрбия яшендә билгеле бер яшьтәгеләр белән нәрсәгә ирешергә икәнен белү өчен, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу билгеле бер яшьтәге укучылар төркеменең ирекле, интеллектуаль һәм эмоциональ үсеш сферасын уйлап өйрәнүгә юнәлдерелә.
Шуңа күрә һәр педагог педагогик-психология нигезләрен ныклап өйрәнергә тиеш. Мин дә үз белемемне күтәрү максатыннан түбәндәге әдәбиятны укып өйрәнәм.
№п/п | Куллану өчен материал | Билгеләнгән вакыты | үтәлеше |
1 | Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. “Тәрбия дәресләре” | Уку елы дәвамында | |
2 | В.А.Крутецкий “Основы педагогической психологии” | Уку елы дәвамында | |
3 | А.В.Петровский. “Психология турында популяр әңгәмәләр” | Уку елы дәвамында | |
4 | Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Җ.Г.Нигъмәтов. “Тәрбия теориясе һәм методикасы” | Уку елы дәвамында | |
5 | Ш.А.Амонашвили. “Максатың булса, юлы табылыр” | Уку елы дәвамында | |
6 | Селевко “Современные образовательные технологии» | Уку елы дәвамында |
II.Фәнни – методик яктан үз белемеңне күтәрү.
Укытучы укыту-тәрбия эшендә баланы нинди баскычлардан алып барырга, нәрсәгә өйрәтергә, балалар коллективын ничек оештырырга, аларны нинди чаралар белән өйрәтергә һәм тәрбияләргә кирәген яхшы белергә тиеш. Моңа ирешү өчен педагог фәнни-методик әдәбият белән таныш булырга тиеш. Шуларны истә тотып мин дә әдәбият белән танышам, өйрәнәм һәм алган белемнәремне практикада кулланам.
Укучыларның материалны үзләштерү сәләтен истә тотып, билгеле бер эш алымын сайлыйм. Фикерләү, истә калдыру, материалны үзләштерү, игътибарлы булу үзенчәлекләрен өйрәнү, балаларга дәрестә дифференциаль индивидуаль ярдәм итү ысулларын, аларның һәрберсенең танып-белү үзенчәлекләрен өйрәнү максатыннан уку елы дәвамында “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” “Начальная школа” журналларын, ”Мәгърифәт” , “Тәрбия” , “Ачык дәрес”, “Көмеш кыңгырау”, “Сабантуй”, “Первое сентября”газеталарындагы материалларны үз тәҗрибәмдә киң файдаланам.
№п/п | Куллану өчен материал | Билгеләнгән вакыты | үтәлеше |
1 | М.И.Мәхмүтов “Мәктәптә проблемалы укытуны оештыру” | Уку елы дәвамында | |
2 | “Начальная школа”, “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” журналлары | Уку елы дәвамында | |
3 | “Ачык дәрес”, ”Мәгърифәт” һәм “Тәрбия” газеталарындагы материаллар | Уку елы дәвамында | |
4 | Дәрестә куллану өчен мультимедийный дәреслек кулланмалар | Уку елы дәвамында | |
5 | Дәрескә презентацияләр, дәрес эшкәртмәләре төзү | Уку елы дәвамында | |
6 | Дәрестә куллану өчен математикадан тестлар төзү | Уку елы дәвамында | |
7 | Башлангыч сыйныфлар өчен эш программалары төзү | Уку елы башында |
III. Дәрес бирү методикасын камилләштерү.
Башлангыч сыйныф укучыларын укытуда яңа методик алымнар кулланып эшләү укучыларда белемнәрне арттыруда зур этәргеч ясый. Шуңа күрә дәрестә яңадан-яңа алымнар кулланырга кирәк. Ә моның өчен алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнү бик зур файда итә. “Начальная школ”, “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” журналларын, “Ачык дәрес”, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” һәм “Тәрбия” газеталарындагы материалларны даими укып бару бик нык ярдәм итә.
Шулай ук дәресләр вакытында интернет челтәреннән, ЦОР, сообществолар, Кирилл-Мефодийдагы әзер материалларны файдалану да бик уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен яңа мөмкинлекләр бирә.
IV.Уку-укыту процессының материаль базасын-иҗади
лабораториясен булдыру.
1.Кабинетны җиһазлау өстендә эшләү:
а) дәреслекләр, методик кулланмалар;
б) методик әдәбият;
в) көндәлек матбугат булдыру.
2. Укучылар белән индивидуаль эшләр өчен дидактик материаллар, карточкалар, тестлар булдыру;
3. Тематик папкалар, галимнәр, күренекле шәхесләребез турында мәгълүматлар, альбомнар булдыру;
4. Һәр классның таблицаларын даими куллану, тәртиптә тоту.
5. Дәрескә презентацияләр, дәрес эшкәртмәләре төзү;
6. Дәрестә куллану өчен мультимедийный дәреслек кулланмалар булдыру.
V.Үзеңнең педагогик тәҗрибәңне гомумиләштерү һәм тарату.
№п/п | Тема | үтәлеше |
МО, ШМО, педсовет утырышларында чыгышлар | 2014 – 2018 ел | |
1 | Үткән уку елының эш нәтиҗәләре буенча МО утырышында | 2014 – 2018 |
2 | Үткән уку елының эш нәтиҗәләре буенча ШМО утырышында | 2014 – 2018 |
3 | Уку-укыту процессының материаль базасын-иҗади лабораторияне тулыландыру буенча, педсовет утрышында | 2014 |
4 | Ачык дәресләр күрсәтү | Һәр елны |
5 | Ачык класстан тыш чаралар күрсәтү | Уку елы барышында |
6 | Традицион булмаган дәресләр үткәрү | Уку елы дәвамында |
7 | Башка фән укытучыларның дәресләренә кереп тәҗрибәне арттыру һәм фикерләр алышу | Уку елы дәвамында |
Дәрестә һәм дәрестән тыш укучылар белән эш | ||
1 | Яхшы укучы балаларны олимпиадаларда катнашуга әзерләү | Уку елы дәвамында |
2 | Районда үткәрелгән конкурсларда актив катнашу | Уку елы дәвамында |
3 | Дистационный конкурсларда катнашу | Уку елы дәвамында |
Ата-аналар белән эш | ||
1 | Ата-аналар белән тыгыз бәйләнештә тору | Уку елы дәвамында |
2 | Баланың белемен,аңлау дәрәҗәсен ата-аналарга даими җиткереп тору | Уку елы дәвамында |
3 | Ата-аналар катнашында төрле чаралар оештыру, “Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә” уены, кызыклы грамматика, математик кичәләр, КВН-нар һ.б. чаралар | Уку елы дәвамында |
4 | Ата-аналарны дәресләргә чакыру, алар алдында төрле темаларга чыгышлар ясау | Уку елы дәвамында |
Көтелгән нәтиҗә:
- Татар теле укытуның сыйфатын үстерү
- Яңа технологияләр кулланып дәрес эшкәртмәләре төзү һәм аны мәктәп сайтына урнаштыру
- Башкарылган эшләрне анализлау һәм нәтиҗәләре турында педсоветларда чыгышлар ясау.
- Мәктәпнең төп гомуми проблемаларыннан чыгып, үз өстеңдә эшләүнең төп юнәлешләрен билгеләү
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Үзбелем күтәрү планы
Фән укытучысы буларак минем темам:Укучыларның иҗади активлыгын мөстәкыйльеген үстерү....
Үзбелем күтәрү планы
Татар теле һәм әдәбияты укытучысының үзбелем күтәрү планы....
Үзбелем планы
Укытучының үзбелем планы...
Үзбелем планы
Үзбелем планы 2013-2017 нче ел....
Үзбелем күтәрү планы
Укытучы турында шәхси мәгълүмат;Максат һәм бурычлар;Методик тема;Көтелгән нәтиҗә;Үз өстендә эшләү юнәлешләре;Үзбелем буенче эшләүнең төп этаплары;Перспектив план....
Үзбелем күтәрү планы
2018-2019 нчы уку елына үзбелемемне күтәрү планы....
Үзбелем күтәрү планы
Укытучы турында шәхси мәгълүмат;Максат һәм бурычлар;Методик тема;Көтелгән нәтиҗә;Үз өстендә эшләү юнәлешләре;Үзбелем буенче эшләүнең төп этаплары;Перспектив план....