Әниләр турында шигырьләр
материал по теме

Валиахметова Альфина Хуснулловна

Материалда Ш.Җиһангирова, Ф.Яруллин, М.Минзянова,Г.Васылова,Ф.Сибгаева һ.б.ларның шигырьләре файдаланылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әниләр турында шигырьләр22.98 КБ

Предварительный просмотр:

                                                  Кайларга җыендың, әнкәем, -

Сандыгың тутырып куйгансың...

Нигә ул шулкадәр ак ситсы,

       Тастымал,яулыклар җыйгансың?!

...Төсләре ник уңа күзеңнең,

Чәчләрең агара көннән – көн?

“Боларын, - дисең, бир кешегә,

Монысын...йә үзең киярсең...”

Нигә соң гел авыр сулыйсың:

“Китәм, - дип, - каласың...төпчегем!

Бәхетем, өметем син! Мин сине

Үземә алмашка үстердем...”

Нинди җыр җырлыйсың гелән син:

“Кайтулар булмас ул илләрдин...”

...Кирәкми әнкәем! Кирәкми!

Мин сине беркая җибәрмим!

Җибәрмим!

                                                                   ˟   ˟     ˟      ˟

Китмә әле, әнкәй, китә калсаң,

Ятим калыр өең, абзарың...

Иртүк чыкмасаң да, ишегалдың

Тоеп тора әле син барын...

Китә күрмә, әнкәй, карт алмагач

Түзә алмас, корыр син китсәң.

Син утырткан һәрбер чәчәк, үлән

Белеп тора әле – син исән!

Китмә, әнкәй, зинһар китә күрмә,

Тавыкларың калыр шыр ятим.

Морҗабыздан төтен чыкмас бүтән...

Ышандырып тагын ни әйтим?!

Әй,әнкәем, китмә әле, китмә!

Ятим итмә төпчек кызыңны!

Әйтелмәгән сүзләр күпме әле!

Сиңа юлым йөрәк сузымы.

Ерак түгел лә ул чакрымнар,

Йөрәгеңә – йөрәк сузылса,

Авыл ямьле әле, урам ямьле,

Өебез җылы, әнкәм, син булсаң...

Китә күрмә, әнкәм, ятим итмә...

Мин бит үксез инде болай да...

Синең изге догаң белән генә

Эшләрем бит бара уңайга.

Син әйт кенә -  нишлим, ниләр бирим,

Гомерең озын булсын өченгә?!

Китсәң, өзелер җанның соңгы кылы –

Үтермә син мине, үтермә!

Китә күрмә,әнкәй!Китә күр         ˟   ˟     ˟      ˟

Тәмле төшләр күреп йоклый сабый

Әнисенең җылы кочагында.

Күз яшьләре балкый сөенечтән

Әнисенең керфек очларында.

Дөньябызның якты җыры булып

Сабыеннан күзен алмый ана.

Аны алда зур бер тормыш көтә

Зур көрәшләр көтә аны алда.

Сабыйларның татлы авазлары

Бәхет өсти туган илебезгә.

Ана белән сабый елмайганда

Гел тынычлык балкыр җиребезгә.

˟   ˟     ˟      ˟

Син бабамнан алган җитезлекне

Әби кебек гаять сабырсың,

Туган илем кебек кешелекле,

Авылдашлар кебек батырсың.

Күгәрченнәр кебек гөрләшәбез,

Җанга рәхәт синең яныңда;

Шундый көннәр хатирәсе белән

Юанабыз ялгыз чагында.

Син бит әни- Кояш безнең өчен,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, әни, мәңге яшә

Иң кадерле, якын кешебез!

˟   ˟     ˟      ˟

Әнкәсен, бик теләсә дә

Сайлап ала алмый кеше.

Әнкәйләрне Ходай бирә,

Ул- фәкать Ходай эше!

Әнкәй ул чит- ят була алмый,-

Газиз генә бала ала!

Әнкәеңә мәхәббәтле,

Мәрхәмәтле бул, бала!

Әнкәй күңеле хай, сизгер-

Барсын да белә бит ул...

Әнкәйне сайлап алмыйлар,

Бердәнбер генә бит ул!

˟   ˟     ˟      ˟

Әниемнең уйчан күзләрендә

Күпме моң һәм сагыш бар.

Бар күңелең, өйрәк ялкыннарын

Һәрвакытта миңа багышлар

Изге өметләрен әниемнең

Ничек кенә итеп аклыйм соң.

Йөрәгеннән чыккан моңлы көне

Ничек кенә отып алыйм соң?

Вәгъдә бирәм, әнием, синең алда-

Өметеңне синең аклармын.

Синең җырларыңны ядкарь итеп

Күңелемдә мәңге саклармын.

˟   ˟     ˟      ˟

Анламыйм мин кайбер кешеләрне,
Оныталар бик тиз Аналарын.
Бу дөньяда Анадан да якын,
Мәрхәмәтле кеше,бармы тагын?
Ана гына аңлый,авыр чакта,
Ярдәм кулын суза баласына.
Төннәрен йокламый,һаман уйлый,
“Авыр түгелме?” - диеп баласына.
Ә балалар,вакыт юкка сылтап,
Күчерәлэр ,күрешүне тагын.
Мал артыннан һаман, чаба-чаба,
Оныталар,Аналары барын.
Мескен Ана,көтә инде,һаман,
Тик баласы гына исән булсын!
Ә бит вакыт көтми,гомер үтэ,
Мәңгегә, килмәгән бит,Аналарда!
Елатмагыз берүк Аналарны!
Исән чакта барыгыз,яннарына!
Алар сездән берни өмет итми,
Көтә алар бары балаларын!!!
Миннегуль Минзянова.10.11.16.

Балама

Түшем белән ярыр идем, балам,

Бу дөньядан барыр юлыңны.

Синең өчен, балам, дога кылам,

                                                   Ходаема сузам кулымны.

Син авырсаң, балам, мин авырыйм,

Син терелсәң, мин дә тереләм.

Син кайгырсаң, балам, мин кайгырам,

Син сөенсәң, мин дә сөенәм.

Без бәйләнгән җепләр өзелми шул,

Киселсә дә кендек җепләре.

Үсеп җитсәң дә син, кызым ! диеп,

Тураклана бәгырь итләре.

Мин җитәкләп йөрткән чагың, балам,

Калды инде ерак – еракта.

Җиңел язмыш сине җитәкләсен,

Шул догамны йөртәм йөрәктә.

                                    ˟   ˟     ˟      ˟


                                             Әниемә

Кем соң безгә,тугач:”Балам!” – диеп

Ягымлы тавыш белән эндәшә?

Һәммәбезгә нурлы кояш кебек

Җылылыгын тигез өләшә.

                                                                                 Бер минутка кем соң күзен йома

                      Елау тынгач,тавыш басылгач,

                    Кем куллары безгә кабат яба

                                            Төннәрендә юрган ачылгач?

                                    Кем иңнәренә килгән авырлыкны

Балам өчен диеп күтәрә.

Балам үссен, кеше булсын диеп

Бар гомерен шулай үткәрә?

                                     Шундый әниләр бит безне үстерделәр,

Ни эшләсәк, кая барсак та,

   Аз булыр күк алар хөрмәтенә

        Ак мәрмәрдән һәйкәл салсак та.

˟   ˟     ˟      ˟

                                                     Һәрбер Ана тели үз баласын

Гел бәхетле итеп күрергә.

Әзер алар, газиз баласына,

Ярты җанын бүлеп бирергә.

Инсаф, әдәп үрнәге ул һәрчак.

Бөек аның куйган хезмәте.

Ана хакын хаклап, күрсәтик без

Аналарга тиеш хөрмәтне.

˟   ˟     ˟      ˟

Безнең өчен яшәү өлгесе син,

Бар назыңны безгә багышладың.

Ап –ак карлар яуган шушы көндә,

 Таралсыннар барлык сагышларың.

Көчле бит син ,Әнкәй, түзем җанлы,

Мәрхәмәтле, изге күңелле.

Безгә биргән яшәү көче өчен,

Ходай олыласын үзеңне.

Без яшибез,Әнкәй, син булганга,

Тормышларның белеп кадерен.

Сиңа ныклы саулык телибез без,

Исәнлектә үтсен гомерең.

˟   ˟     ˟      ˟

Син соң әллә изге фәрештәме,

Әллә инде тылсым иясе.

Йөрәк җылың өчен рәхмәт әйтеп,

Килә бүген башны иясе.

Гаиләбез ныклы булсын өчен

Синең җылы, синең наз кирәк.

Синдә генә, бары синдә генә

Барсын сыйдыручы зур йөрәк.

Мәрхәмәтле, изге җанлы Әнкәй,

Бар назыңны безгә багышлап.

Яшисең син җирдә, һәрбер таңны

Бисмиллаңны әйтеп каршылап.

Рәхмәт сиңа барсы -барсы өчен,

Игелегең кайтсын үзеңә.

Насыйп булсын йөзгә кадәр яшәп

Оныкларың бәхетен күрергә.

˟   ˟     ˟      ˟

Кайтсам – китсәм, нурлы йөзең белән

Ишек ачып каршы аласың.

Шулай өзелеп тик әнкәөләр генә

Яратадыр газиз баласын.

Авызыңнан өзеп, өем – өем

Күчтәнәчләр төяп куясың;

Миңа рәхәт: инде картайсам да,

Килә һаман бала буласым.

Кайчакларда, куеныңа сыенып,

Килә үксеп- үксеп елыйсым.

Син генә бит, әнкәй, һәр сүземне

Ихлас күңел белән тыңлыйсың.

...Итәгеңдә утырасым килә,

Тоеп кулларыңның былысын.

...Кайткан саен нигә миннән , әнкәй,

“Килдеңме, балам?” – дип сорыйсың?

Ничек инде килим?! Очып кайттым!

Җан иңдергән изге нигезгә.

“Синең өең Казанда бит” димә,

Күңелем ятмый минем ул сүзгә.

Туган йортка кайтып кына була! –

Тагын ничә йортың булса да.

Монда мине тибрәлдергән бишек,

Тәпи атлап чыккан бусага.

Инде күптән искергән булса да,

Паркет түгел булса да идән...

Дөньяның бу җәннәт иңгән җире,

Мәккәм шушы минем, Мәдинәм!

Метр да җитмешнең яртысына

Тигезләшеп килсә дә буең, -

Газиз, кадерлерәк беркемем юк! –

Иртән уем синдә, кич уем...

Әни генә түгел, хәзер инде

Үзем әби кеше булсам да,

Син әнкәем минем тумышта да

Бүген дә, иртәгә... кайчан да!

Синең янда үткән бала чагым

Серле әкият кебек мәл сиңа!

Туган йортсыз, назсыз, тәмле сүзсез, -

Синсез үткән гомерем жәл миңа.

˟   ˟     ˟      ˟

Кайчан кайтсам да туган ягыма,

Капка төбеннән каршы аласың...

“Кычыткан иде борыным...” диеп,

Әз күчтәнәчне зурлап аласың.

Китә башласам,газиз әнкәем,

Яшь тулы күзең түбән иясең...

“Нәрсә җибәрим...”дип сөйли – сөйли,

Күчтәнәчләрне таудай өясең.

“Каладыр инде әллә нәрсәләр...

Елармын инде, калса, син киткәч...

Җаның теләгән бөтен нәрсәне

Биреп булмый шул ,сирәк күрешкәч...

Сирәк кайтасың...Сагынам тәкатьсез!

Минем өчен шул һаман бала син.

Гел – гел сызланып, әрнеп торучы

Йөрәгемнең иң татлы ярасы...”

“Нәрсә җибәрим...Тагын нәрсә?!” дип

Борчылма, әнкәй, берни кирәкми!

Татлы сүзләрең. Назыңны биреп,

Алып каласың минем йөрәкне...

˟   ˟     ˟      ˟

Бүләк иткән ак шәлемне, әнкәй,

Иңнәреңә бер дә япмыйсың,

Керләнмәсен диеп, төреп кенә

Иске сандыгыңда саклыйсың.

Мин бит аны сатып алган идем,

Ашка барган чакта ябар дип,

Озак кайтмый торып сагындырсам,

”Кызым бүләге” дип карар дип.

...Ә син аны һаман кызганасың,

Кара тисә, дисең, керләнсә...

Ап – ак күңелеңә ак шәлкәең

Бик килешер иде югыйсә!

Ничә әйттең инде:

“Шәлеңне, - дип, -

Үлсәм, кире алып китәрсең...”

Әй, әнкәем, ак шәлкәең сине

Алмаштыра алыр микән соң?!

˟   ˟     ˟      ˟

Әнкәй белән икәү чәй эчәбез,

Ни сөйләшсәк, шул сүз килешә.

“Алай ярамас” дип уйлап тормыйм,

Тарсынмыйм, оялмыйм мин һич тә.

Әнкәм миннән бер гаеп эзләми,

Бәйләнми һәр әйткән сүземә.

Телем белән “былбыллар сайратам”,

Сүзләр сайлап тормыйм үзем дә.

Шәһәрдә бит алай яшәп булмый,

Һәр сүзеңне үлчәп сөйлисең.

Дөнҗя тулы кеше арасында

Япа – ялгыз иңрәп йөрисең.

Анда сиңа бөтен кеше чит- ят,

Эч сереңне сөйләр кеше юк.

Кайгың бармы, шатлыкларың бармы –

Беркемнең дә синдә эше юк.

Әкрен – әкрен ваемсызлык баса,

Битарафлык били җаныңны.

Минем дә бит садә күңелемә

“Шәһәр җиле” килеп кагылды...

Эчик әле чәйләр тәмләп – тәмләп,

Гөр – гөр килеп икәү, әнкәем,

Авыл җанын пакҗләр өчен кайтты

Шәһәрләшкән газиз бәбкәең...

˟   ˟     ˟      ˟

Кайларга җыендың, әнкәем, -

Сандыгың тутырып куйгансың...

Нигә ул шулкадәр ак ситсы,

Тастымал,яулыклар җыйгансың?!

...Төсләре ник уңа күзеңнең,

Чәчләрең агара көннән – көн?

“Боларын, - дисең, бир кешегә,

Монысын...йә үзең киярсең...”

Нигә соң гел авыр сулыйсың:

“Китәм, - дип, - каласың...төпчегем!

Бәхетем, өметем син! Мин сине

Үземә алмашка үстердем...”

Нинди җыр җырлыйсың гелән син:

“Кайтулар булмас ул илләрдин...”

...Кирәкми әнкәем! Кирәкми!

Мин сине беркая җибәрмим!

Җибәрмим!

                                         ˟   ˟     ˟      ˟

Китмә әле, әнкәй, китә калсаң,

Ятим калыр өең, абзарың...

Иртүк чыкмасаң да, ишегалдың

Тоеп тора әле син барын...

Китә күрмә, әнкәй, карт алмагач

Түзә алмас, корыр син китсәң.

Син утырткан һәрбер чәчәк, үлән

Белеп тора әле – син исән!

Китмә, әнкәй, зинһар китә күрмә,

Тавыкларың калыр шыр ятим.

Морҗабыздан төтен чыкмас бүтән...

Ышандырып тагын ни әйтим?!

Әй,әнкәем, китмә әле, китмә!

Ятим итмә төпчек кызыңны!

Әйтелмәгән сүзләр күпме әле!

Сиңа юлым йөрәк сузымы.

Ерак түгел лә ул чакрымнар,

Йөрәгеңә – йөрәк сузылса,

Авыл ямле әле, урам ямле,

Өебез җылы, әнкәм, син булсаң...

Китә күрмә, әнкәм, ятим итмә...

Мин бит үксез инде болай да...

Синең изге догаң белән генә

Эшләрем бит бара уңайга.

Син әйт кенә -  нишлим, ниләр бирим,

Гомерең озын булсын өченгә?!

Китсәң, өзелер җанның соңгы кылы –

Үтермә син мине, үтермә!

Китә күрмә,әнкәй!Китә күрмә!

˟   ˟     ˟      ˟

Әнкәсен, бик теләсә дә

Сайлап ала алмый кеше.

Әнкәйләрне Ходай бирә,

Ул- фәкать Ходай эше!

Әнкәй ул чит- ят була алмый,-

Газиз генә бала ала!

Әнкәеңә мәхәббәтле,

Мәрхәмәтле бул, бала!

Әнкәй күңеле хай, сизгер-

Барсын да белә бит ул...

Әнкәйне сайлап алмыйлар,

Бердәнбер генә бит ул!

˟   ˟     ˟      ˟

Әниемнең уйчан күзләрендә

Күпме моң һәм сагыш бар.

Бар күңелең, өйрәк ялкыннарын

Һәрвакытта миңа багышлар

Изге өметләрен әниемнең

Ничек кенә итеп аклыйм соң.

Йөрәгеннән чыккан моңлы көне

Ничек кенә отып алыйм соң?

Вәгъдә бирәм, әнием, синең алда-

Өметеңне синең аклармын.

Синең җырларыңны ядкарь итеп

Күңелемдә мәңге саклармын.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ .

Тема:   Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты. “Гөлләр инде  яфрак яралар”, “ Иртәләрем - кичләрем” шигырьләренә анализ . Максат:  1. Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат юлын...

Аның йөрәге –шигырьләрдә. Х.Туфанга багышланган кичә.

Аның йөрәге –шигырьләрдә.Х.Туфанга багышланган кичә....

"ШИГЫРЬЛЕ КҮҢЕЛЛӘР" җыентыгы

Үземнең шигырьләремнән өзекләр...

Шигырьләр дөньясында

Конспект урока по теме М.Джалиль для русскоязычной группы...

Иҗат иткән шигырьләрем

Үземнең каләмемне дә тибрәтеп карарга булдым әле. Монда үзем иҗат иткән шигырьләрем....

Дәрес эшкәртмәсе. Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында”.

Габдерәхим Утыз Имәни. “Сату итү турында”,“Гыйлемнең өстенлеге турында”, “Татулык турында” темасына 6нчы сыйныфта әдәбият дәресе....