рабочая программа по татарскому языку
рабочая программа (5 класс) на тему
Рабочая программа по татарскому языку ( для русскоязычных детей, 5 класс)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
5a_tatar_tele_2_2.docx | 68.59 КБ |
Предварительный просмотр:
РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ
РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 5 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕНТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫ
Дәреслек: Хәйдарова Р.З. Татар Теле. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. – Казан: «Татармультфильм», 2014.
Аңлатма язуы
5 нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:
1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ “Об образовании в Российской Федерации”).
2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы Законы (Закон Республики Татарстан “Об образовании” № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).
3. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыктелләре турында”гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).
4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 (“Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования”).
5. “Татарстан Республикасының халык телләре турында” Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) “О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан”).
6. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.
7. “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.
8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).
9. ГББМБУ “41 нче номерлы мәктәп”нең Белем бирү программасы.
10. ГББМБУ “41 нче номерлы мәктәп”нең 2016-2017 нче уку елына Уку планы.
6. Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы. Казан “Мәгариф нәшрияты, 2014. (Төзүче-авторлары: Р.З.Хәйдарова, Р.Л.Малафеева)
7. Дәреслек: Татар теле, Р.З.Хәйдәрова, 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. – Казан: “Татармультфильм”, 2014.
5 нче сыйныф өчен "Татар теле " курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.), 5 нче сыйныф өчен Хәйдарова тарафыннан эшләнгән (Казан: “Татармультфильм”, 2014.) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.
Дәреслек: Татар теле. 5 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. – Казан: “Татармультфильм”, 2014.
Рус балаларына татар телен укытуның төп максаты
Рус балаларына татар телен укытуның төп максаты - гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.
Бурычлары:
- Укучыларда татар сөйләмен тыңлап аңлау күнекмәләрен булдыру.
- Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.
- Дөрес язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен булдыру.
- Төрле жанрдагы татар текстларын аңлап укуга өйрәтү.
- Татар теленең фонетик, орфоэпик, лексик, грамматик нигезләрен һәм үзенчәлекле тел күренешләрен гамәли үзләштерү.
- Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да үтәү мөһим.
- Аңа ирешү өчен, татар сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, әңгәмә корырга, фикер йөртергә, хәбәр итәргә күнектерү.
- Татар дөньясына караган милли традицияләр, ризыклар, бәйрәмнәр, уеннар, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру һәм татар әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерү .
Белем дәрәҗәсенә таләпләр:
- сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү;
- дәреслектә бирелгән тематик кысаларда татарчадан – русчага, русчадан – татарчага тәрҗемә итә белү;
- күчереп язу (уку елы башында 50 сүзле текст (язма күләме – 55-60 сүз), уку елы ахырында 60 сүзле текст);
- фикер йөртү элементлары кертеп, әзер план буенча бирелгән диалог, монолог язу
- изложение язу;
- эчтәлекне аңлап, тиешле тизлектә, дөрес уку: уку елы башында – 70-80 сүз; уку елы ахырында – 80-90сүз;
Күнекмәләргә таләпләр:
Гомуми белем мәктәбендә татар теле дәресләре укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелә, бу исә аларның тыңлап аңлау, сөйләү һәм сөйләшү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыруны үз эченә ала.
- тыңлап аңлау – аерым авазларны, иҗек калыпларын, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны ишетеп, мәгънәләрен һәм эчтәлекләрен аңларга өйрәтү;
- диалогик сөйләмгә өйрәткәндә, укучыларның көндәлек тормышын чагылдыра торган табигый темаларга сөйләшүләрен формалаштыру;
- монологик сөйләмгә өйрәткәндә аерым кешеләрне, әйберләрне табигать күренешләрен, хайваннарны тасвирлауга, сыйныф, мәктәп, авыл, шәһәр тормышы һ. б. турында хәбәр итүгә, укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген план буенча сөйләп бирү күнекмәләрен формалаштыру;
- укуга өйрәткәндә, татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтү, дәреслектәге текстларны сәнгатьле итеп, йөгерек һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру;
- яңа сүзләрне сүзлектән табу;
- язуга өйрәткәндә, сүзләрне иҗекләргә бүлеп, юлдан юлга дөрес күчерү кагыйдәләрен үзләштерү, сөйләмдә актив кулланыла торган сүзләрне орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү;
- язма сөйләмгә өйрәткәндә, терәк сүзләр, сүзтезмәләр һәм үрнәк җөмләләргә нигезләнеп, өйрәнелә торган лексик тема яки бирелгән ситуация буенча җөмләләр яза белү.
Укучыларда фонетик күнекмәләрбулдыру өчен, түбәндәгеләргә игътибар итү мөһим: татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешен үзләштерү; татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәнү; авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтүгә ирешү. Бу төр күнекмәләр булдыру өстендә эзлекле эшләү генә укучыларның сөйләмендәге фонетик хаталарны бетерергә мөмкинлек бирә.
Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланышын үзләштерү шарт. Моның белән беррәттән, татар һәм рус сүзләрнең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару да, рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала.
Укучыларның грамматик күнекмәләрен үстерү – төрле сүз төркемнәренең морфологик формалары, ясалышлары белән таныштыру, сүзләрнең җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә.
Укыту фәненең уку планында тоткан урыны
5 нче сыйныфта телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәниятләргә карата ихтирам хисе уята, укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга һәм объектив бәяләргә мөмкинлек бирә.
Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 3 сәгать исәбеннән, елга 102 сәгатькә төзелде.
Укытуның көтелгән нәтиҗәләре
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
- шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
- әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
- “гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, төшенчәләрен кабул итү, укучыда “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.
Метапредмет нәтиҗәләре:
Төп гомуми белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.
Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә МКТнең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.
Танып-белү гамәлләре:
- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
- иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
- объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
- төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
- тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив гамәлләр:
- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
- уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
- уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
- билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
- укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый һәм, кирәк булганда, төзәтмәләр кертә белү;
- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру.
Коммуникатив гамәлләр:
- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
- әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү;
- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
- парларда һәм күмәк эшли белү;
- мәгълүматны туплау өчен, күмәк эшчәнлектә катнашу;
- әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.
Предмет нәтиҗәләре:
- укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
- коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
- “Татар теле һәм әдәбияты” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.
Курсның эчтәлеге
1. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре.
2. Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы кушымчаларын аера белү.
3. Тамыр, кушма парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларның сөйләмдә куллануын кабатлау.
4. Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.
5. Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану.
6. Микъдар, тәртип, җыю саннарын аера белү.
7. Мин, син, ул зат алмашлыкларының, төшем килешләрендә сөйләмдә куллана белү.
8. Зат алмашлыкларының урын-вакыт килешендә сөйләмдә куллану.
9. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.
10. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.
11. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.
12. Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта 2нче затта төрләнешен сөйләмдә куллану.
13. Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану.
14. Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый, телим) белән сөйләмдә куллану
15. Чөнки, ләкин теркәгечләрен сөйләмдә куллану.
16. Өчен, шикелле бәйлекләрен, ян, өс, ас бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.
17. Кереш сүзләрне (минемчә, синеңчә, әлбәттә, кызганычка каршы, бәхеткә каршы, киресенчә, минем фикеремчә) сөйләмдә куллану.
Тематик планлаштыру
Тематик эчтәлек, сәгатьләр саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат |
Без мәктәптә (27 сәг.) Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, өй эше эшләү. Билгеләр. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә, саклап тоту. Китапханәдә. | Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау), үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Беренче сентябрь - Белем бәйрәме турында сөйли белү. Дәресләр расписаниесе буенча нәрсә эшләгәнне әйтә белү. Өй эшен әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү. Ни өчен яхшы, начар билгеләр алу турында сөйләшү. Уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белү. Китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү |
Мин – өйдә булышчы (34 сәг.) Без әти-әнигә булышабыз. Өйдәге эшләр. Без бергә эшлибез. Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм мактау. Кем эшләми - шул ашамый. | Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. Вакытны сорый, әйтә белү. Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү. Эш эшләргә риза булуыңны, булмавыңны белдерү. Өй эшләрендә үзеңә булышырга, ярдәм итәргә сорый, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтә белү. Кибеткә барырга куша, нәрсә алырга икәнен әйтә, сорый белү. Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү. Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү |
Дуслар белән күңелле (26 сәг.) Минем дустым бар. Дус була белү сыйфатлары. Дуслар белән итәгатьле сөйләшү. Дуслар, өлкәннәр белән телефоннан сөйләшү әдәбе. Дуслар белән туган көн үткәрү. Кибеттән ризыклар алу. Табын әзерләү. Табын янында үз-үзеңне тоту | Дустыңның барлыгын, кемнәр белән дус икәнеңне, аларның нинди булуын әйтә белү. Кайда, кайчан дуслашкан, дусның нинди булуын, бергә нишләгәнне сөйли белү. Чын дусның авыр хәлдә калдырмавын, бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшү. Дусларны телефоннан уйнарга чакыра, туган көнгә итагәтле чакыра белү. Дуслар белән туган көнгә әзерләнү, кибеттән ризыклар алу, кибетче белән сөйләшә белү. Татар халык ашларын, нәрсәләр ярату, яратмауны әйтә белү. Табын әзерләү турында сөйләшү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү |
Дүрт аяклы дусларыбыз (8 сәг.) Дүрт аяклы дусларның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре. | Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү. Этләр турында кызыклы мәгълүмат әйтә белү. |
Без спорт яратабыз (7 сәг.) Тән әгъзалары. Табибта. Сәламәт булу кагыйдәләре. Спорт белән шөгыльләнү | Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын, авыртмавын табибка әйтә, сорый белү. Спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, нинди спорт түгәрәгенә йөргәнеңне, физкультура дәресендә нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү. Сабантуйдагы милли уеннарны әйтә, Сабантуйга бару, катнашу турында сөйләшү |
Укытуның материаль-техник һәм мәгълүмати тәэмин ителеше
1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты”.
2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы”, төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. – Казан, 2014.
3. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 5нче сыйныф (Укытучылар өчен методик кулланма). – Казан, “Татармультфильм”, 2014.
4. Хәйдәрова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. – Яр Чаллы, 2014.
5. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан, “Мәгариф”, 2008.
Өстәмә әдәбият
1. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту, 5нче сыйныф. Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә. Гыйниятуллина, Г.И.Газизуллина. – Казан, “Татармультфильм”, 2014.
2. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. – Казан, “Гыйлем” нәшрияты, 2009.
3. Насибуллина Р.Н. “Татарский язык в таблицах и схемах для русскоязычных уча-щихся начальных классов”. – “Мәгариф” нәшрияты, 2007.
4. Максимов Н.В. “Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология.”Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.
5. “Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары.
Мәгълүмат чыганаклары
http://www.ed.gov.ru
Белем бирү буенча федераль агентлык
http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү
һәм профессиональ әзерләү академиясе
http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства
http://www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге
http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем порталы
http://www.mon.tatar.ru
http://www.shoolexpo.ru
http://. belem.ru
http://. tatar.ru ТР рәсми серверы
http://. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы
http://. intertat.ru ТР электрон газетасы
http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте
http://. suzlek.ru on- line русчасүзлек
http://. Kitapxane.at.ru татартелендәгеәдәбиәсәрләркитапханәсе
http://. Tatar.com.ru татартелесүзлекләрһәмүзөйрәткечләр
http://. Tatarca.boom.ru татарчатекстлар
http://. tataroved.ruТатартарихы: төрки – татардөньясы
http://. selet.ru “Сәләт” яшьләр
http://. Kitapxane.at.ru татартелендәгеәдәбиәсәрләркитапханәсе
http://. Tatarca.boom.ru татарчатекстлар
1 нче чирек | 2 нче чирек | 3 нче чирек | 4 нче чирек | еллык | ||||||
Дәрес | 27 | 21 | 30 | 24 | 102 | |||||
Теманы өйрәнү | 23 | 17 | 26 | 19 | 85 | |||||
Изложение | 1 | 1 | 2 | |||||||
Сочинение | 1 | 1 | 1 | 3 | ||||||
Контроль эш | 2 | 1 | 1 | 1 | 5 | |||||
Мөстәкыйль эш | 1 | 1 | 1 | |||||||
Дәреснең берничә минутында үткәрелгән эшләр | ||||||||||
Биремле диктант | 1 | 1 | 2 | |||||||
Сүзлек диктанты | 1 | 1 | 1 | 1 | 4 |
Календарь-тематик план
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида
Программа Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...
Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса по программе ФГОС
Рабочая программа по татарскому языку по программе Р.З.Хайдаровой...
Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (Татарская группа)
6 нчы сыйныфта, 5 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфология турында гомуми мәгълүмат бирелә. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирелә , аларның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-...
Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения
Рабочая программа для 6 классов по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....
Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)
5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...
Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)
5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...
Рабочая программа по татарскому языку 1 класс (татарская группа)
I.Аңлатма язуы 1 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:...