Сыйныф сәгате "Үтә гомер, калырмы хәтер?"
классный час на тему
Тәрбия сәгате барышы:
I. Оештыру.
Хәерле көн, укучылар! Һәр яңа көн туды исә, без бер-беребезгә имин, тыныч көннәр телибез. Мин дә менә сезгә “Хәерле көн!” – дип эндәшәм. Узган һәрбер көнебез, кылган барлык гамәлләребез хәерлегә булсын!
II. Актуальләштерү
Укытучы: Укучылар, бүген унбишенче октябрь. Сезгә бүгенге көн нәрсә дә булса турында сөйлиме?
Укучы: Бүген Хәтер көне.
III. Төп өлеш
Укытучы: Дөрес, укучылар. Бу көнне татар халкы Хәтер көнен билгеләп үтә. Ни өчен бу көнне Хәтер көне дип атыйлар соң? Ул кайчаннан башлап билгеләп үтелә?
1552 нче елның 15 октябре милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң кайгылы көн булып кереп калган. Бу көнне Иван Грозный гаскәрләре Казан ханлыгына бәреп керәләр һәм аны яулап алалар. Бу көнне Казан ханлыгы тәхетендә утыручы Сөембикә-ханбикә Явыз Иванга әсирлеккә китәргә мәҗбүр була.
Шул дәвердән бирле күпме сулар аккан, дөнья киңлегендә күпме тарихи вакыйгалар булып узган, әмма халкыбызның азатлыгы өчен башларын салган Сөембикә-ханбикә, Кол Шәриф һәм аның шәкертләре, Казанны саклаганда соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшкән һәм шәһит киткән каһарман әби-бабаларыбызның якты истәлеге милләттәшләребез күңелендә азатлык, көрәш символы буларак мәңге сакланыр. Бу көн – изге көн.
Мин Кол Шәриф исемен телгә алдым. Тарихи чыганакларда Колшәрифнең тәрбияле, укымышлы, затлы нәселдән булуы искәртелә. 1546 елда, әтисе Мансур үлгәч, Казан руханиларының җитәкчесе итеп сайлана. Бу — Казан мәмләкәтенең катлаулы, каршылыклы, һәлакәт алды еллары. Колшәриф илдә иминлекне торгызырга, Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрне тыныч, сәяси юл белән хәл итәргә омтыла. Әмма Явыз Иван хөкүмәте аның тәкъдимнәрен кире кага һәм Казанга каршы канкойгыч сугыш башлый. Башка чара калмагач, Колшәриф тә, бүтән ватандашлары белән берлектә, үз иленең, халкының бәйсезлеген саклап көрәшкә күтәрелә. Колшәриф һәм аның янындагы башка татар укымышлыларының батырларча һәлак була.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
konspekt_klassnogo_chasa.doc | 43 КБ |
Предварительный просмотр:
СЫЙНЫФ СӘГАТЕ
Тема: Үтә гомер, калырмы хәтер?..
Максат: 1) Укучыларга Хәтер көне турында белешмә бирү
2) Укучыларда милли үзаң,үз халкынының үткәненә ихтирам
тәрбияләү.
3) Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү.
Җиһазлау: “Хәтер” китабы, том, Сөембикә рәсеме.
Тәрбия сәгате барышы:
- Оештыру.
Хәерле көн, укучылар! Һәр яңа көн туды исә, без бер-беребезгә имин, тыныч көннәр телибез. Мин дә менә сезгә “Хәерле көн!” – дип эндәшәм. Узган һәрбер көнебез, кылган барлык гамәлләребез хәерлегә булсын!
II. Актуальләштерү
Укытучы: Укучылар, бүген унбишенче октябрь. Сезгә бүгенге көн нәрсә дә булса турында сөйлиме?
Укучы: Бүген Хәтер көне.
III. Төп өлеш
Укытучы: Дөрес, укучылар. Бу көнне татар халкы Хәтер көнен билгеләп үтә. Ни өчен бу көнне Хәтер көне дип атыйлар соң? Ул кайчаннан башлап билгеләп үтелә?
1552 нче елның 15 октябре милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң кайгылы көн булып кереп калган. Бу көнне Иван Грозный гаскәрләре Казан ханлыгына бәреп керәләр һәм аны яулап алалар. Бу көнне Казан ханлыгы тәхетендә утыручы Сөембикә-ханбикә Явыз Иванга әсирлеккә китәргә мәҗбүр була.
Шул дәвердән бирле күпме сулар аккан, дөнья киңлегендә күпме тарихи вакыйгалар булып узган, әмма халкыбызның азатлыгы өчен башларын салган Сөембикә-ханбикә, Кол Шәриф һәм аның шәкертләре, Казанны саклаганда соңгы тамчы каннарына кадәр көрәшкән һәм шәһит киткән каһарман әби-бабаларыбызның якты истәлеге милләттәшләребез күңелендә азатлык, көрәш символы буларак мәңге сакланыр. Бу көн – изге көн.
Мин Кол Шәриф исемен телгә алдым. Тарихи чыганакларда Колшәрифнең тәрбияле, укымышлы, затлы нәселдән булуы искәртелә. 1546 елда, әтисе Мансур үлгәч, Казан руханиларының җитәкчесе итеп сайлана. Бу — Казан мәмләкәтенең катлаулы, каршылыклы, һәлакәт алды еллары. Колшәриф илдә иминлекне торгызырга, Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрне тыныч, сәяси юл белән хәл итәргә омтыла. Әмма Явыз Иван хөкүмәте аның тәкъдимнәрен кире кага һәм Казанга каршы канкойгыч сугыш башлый. Башка чара калмагач, Колшәриф тә, бүтән ватандашлары белән берлектә, үз иленең, халкының бәйсезлеген саклап көрәшкә күтәрелә. Колшәриф һәм аның янындагы башка татар укымышлыларының батырларча һәлак була.
Укучылар, сез Сөембикә турында нәрсә беләсез?
Укучы: Легендалар сөйләве буенча, әсирлектән котылу өчен, Сөембикә манарадан сикереп вафат булган. Аның хөрмәтенә әлеге манараны Сөембикә манарасы дип атаганнар.
Укытучы: Дөрес. Әмма бу легенда гына. Явыз Иван Казан ханлыгына бертуктаусыз яу белән йөри. Дошманга каршы тору халыкның күп көчен ала. Урыс патшасы Явыз Иван казанлылар Сөембикәне һәм сабый хан Үтәмешгәрәйне тотып бирсәләр, илне тынычлыкта калдырачагын Казан ханлыгына җиткерә.Сугышлардан йончыган халык, дәүләтне саклап калу нияте белән, Сөембикәне һәм аның яшь улын явыз Иван улына бирә. Явыз Иван 5 яшьлек сабыйны – Үтәмешгәрәйне – Сөембикәнең соңгы ышанычы, йөрәк парәсен әнисе кочагыннан йолкып ала. Әле бер нәрсә дә аңламаган сабыйны көчләп чукындыралар, исемен алыштырып, Александр дип кушалар. Динен, исемен алыштырган сабыйны христиан законын өйрәтергә, илен, халкын, туган анасын тизрәк онытсын өчен бер монахка бирәләр. Үтәмешгәрәй озак гомер итә алмый. Ул 18 яшендә 1566 елда әллә үтерелә, әллә бу дөньяда бер ямь калмаганлыктан, үзе үлә. Ул урыс патшалары күмелә торган һәм аларның каберләре белән беррәттән Мәскәү кремленең Архангельск чиркәвенә күмелгән. Әнисе Сөембикәне исә мәҗбүриләп Касыйм ханы Шаһгалига кияүгә бирәләр. Сөембикә шушы түбән җан тырнагы астында еллар, айлар, атналар, көннәр сула, саргая барып, зур газаплар белән дөньядан китә.
Бүген Хәтер көнен Ерак Австралия, Төркия, Кипр, Финляндия, Америка Кушма Штатларында яшәүче милләттәшләребез дә билгеләп үтә.
1990 елның 26 сентябрендә Сөембикә манарасына ай куелды, ә 15 октябрь исә манара янына меңләп кеше җыйналып, Коръән укылды, Хәтер көне зурлап уздырылды. Һәм шул көннән бирле Хәтер көне тантаналы рәвештә билгеләп үтелә. Ниһаять, өстендә ай торгызылган манара төбендә берничә ел рәттән ураза һәм корбан гаете уку нур өстенә нур өсти.
Хәтер көне – Бөек Ватан сугышында, туган җирләрен саклап, батырларча һәлак булганнарны искә алу көне дә. Рәсми мәгълүматларга караганда, илебез бу сугышта 27 миллион кешесен югалткан, 1700 шәһәр хәрабәгә әйләнгән, 10 мең авыл җир белән тигезләнгән.
Бөек Ватан сугышы – ул аерым шәхес яки бер урын хатирәсе генә түгел, ул бөтен халык хәтере. Халык хәтере – МӘҢГЕЛЕК! “Хәтер китабы” – каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәл. Бу – туган җирнең азатлыгы өчен башларын салган Татарстан уллары һәм кызларының якты истәлеге алдында баш июе билгесе.
Фронтка киткән һәр ике кешенең берсе һәлак булган, һәрбересенең исеме килер буыннарга ядкәр булып, 26 томлык “Хәтер китабы”на кертелгән.
Укучылар, сезнең каршыгызда “Хәтер китабы”ның ...томы. Биредә Яшел Үзән районыннан сугышка китеп, һәлак булган кешеләрнең исемлеге бирелгән. Бәлки алар арасында сезнең дә әби-бабаларыгыз да бардыр. Китапны ачып карыйк. Монда аларның фамилия, исемнәре, туган еллары, туган җирләре, ничәнче елда һәм кайда һәлак булулары теркәлгән.
Укучылар, әйдәгез әле, безнең якты киләчәгебез өчен көрәшеп һәлак булган әби-бабаларыбызга ихтирамыбызны бер минутлык тынлык белән белдерик.
IV. Йомгаклау
Димәк, укучылар, Хәтер көне кайчаннан башлап билгеләп үтелә?
Укучы: 1990 елның 15 октябреннан Хәтер көне зурлап уздырыла.
Укытучы: Дөрес. Ә әлеге көнебез Хәтер көне дип ни өчен атала?
Укучы: Чөнки без якты киләчәгебез өчен көрәшеп һәлак булган әби-бабаларыбызның исемнәрен хәтерләргә, аларның батырлыклары турында истә тотарга тиешбез.
“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, диләр. Шуңа күрә әйдәгез әле тарих белән кызыксыныйк, үзебезнең үткәннәребезгә карата ихтирамлы булыйк!
Сыйныф сәгатебезне Равил Фәйзуллинның шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә.
Хәтер кирәк, үткәннәрне күрер өчен,
Бүгенгене белер өчен!
Хәтер кирәк чын-ялганны аерыр өчен,
Үткәннәргә ныклап басып,
Бүгенгене
Хыялдагы киләчәккә туры алып барыр өчен!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сыйныф сәгате: "Төбәгебезнең хөрмәтле кешеләре"
Тема: Максат: Туган ил, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларны ...
Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф
5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....
"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)
8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....
"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)
Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...
"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)
Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....
Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)
Презентация 8 нче сыйныфта сыйныф сәгатен үткәрү өчен кулланылды. Сыйныф сәгатендә наркотик матдәләр, аларның зыяны турында белешмә би...
Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате. 8 сыйныф
Кешелеклелек бизи кешене, сыйныф сәгате...