"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)
классный час (8 класс) по теме
Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 68 КБ |
Предварительный просмотр:
Ваганова Альбина Илсур кызы
8 сыйныф
Тема: Яман гадәтләр - кешелек дошманнары.
Максат: Яшьүсмерләрдә яман гадәтләргә карата тискәре караш, мөнәсәбәт булдыру.
Бурычлар:
1. Илебездә тәмәке тарту, алкоголизм, наркомания кебек яман гадәтләр
котырган чорда, укучыларда тормышта дөрес юнәлеш алуны, үз фикерләрендә тора белүне формалаштыру;
2. Укучыларга начар гадәтләрнең сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләү;
3. Темага кагылышлы ситуацияләр, биремнәр чишү, фикер алышу, төгәл бер нәтиҗәгә килү.
Җиһаз: компьютер, проектор, биремнәр, рәсемнәр, слайдлар.
Сыйныф сәгатенең барышы:
I. Оештыру моменты.
II. Кереш сүз.
- Укучылар, сез ничек уйлыйсыз безнең иң зур байлыгыбыз нәрсә?
(сәламәтлек)
- Дөрес, балалар, сәламәтлегебез - ул безнең иң зур хәзинәбез, байлыгыбыз, аны бернинди акчага да сатып алып булмый.
- Күренекле галимебез Р.Фәхреддин дә шул ук сүзләрне язып калдырган.
“Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да, тәнең сәламәт булмаса, рәхәтлек сизмәссең” - дигән атаклы мәгърифәтче. (слайд №1)
III. Төп өлеш. Сәламәт булу өчен.
- Ә физик яктан сәламәт булу өчен нишләргә кирәк соң?
( Чисталыкны сакларга) (слайд №2)
- Сез чисталыкны ничек саклыйсыз?
(Юынабыз, теш чистартабыз, чәч тарыйбыз, киемнәребезне чистартып, пөхтә итеп тотабыз)
- Сәламәтлекне тагын ничек саклап була? ( Дөрес тукланып)
- Дөрес туклану сүзен сез ничек аңлыйсыз?
(Витаминнарга бай ашамлыкларны куллану; яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирү; ашау режимын бозмау; организмга зыян китерүче ашамлыкларны рационга кертмәү (чипсы, төрле газлы сулар һ.б.)).
А, В, С, Д витаминнарына бай ашамлыклар рәсемнәрен күрсәтү.
(слайд №2)
- Организмны чыныктыру өчен нинди чаралар күрергә була?
(- Физик күнегүләр ясарга;
- Контрас душ керергә;
- Көндәлек режимны бозмаска;
- Спорт белән шөгыльләнергә һ.б.)(слайд №2)
- Укучылар, сәламәт булу өчен иң мөһиме тагын нишләргә кирәк?
(Әлбәттә, начар гадәтләрдән сакланырга)
- Бик дөрес, ә нинди соң ул яман, начар гадәтләр?
(- тәмәке тарту;
- алкоголизм;
- наркомания;
- игромания) (слайд №3)
IV. Яман гадәтләр.
А) Тәмәке тарту.
- Әйдәгез әле, укучылар, бергәләп уйлап карыйк, тәмәке тарту кешегә нинди зыян китерә?
* Янып тора торган тәмәке – ул 4000нән артык химик матдә бүлеп чыгаручы, кечкенә химик завод. Шул матдәләрнең күбесе канцерогеннар (рак авыруының барлыкка килүенең сәбәпчеләре).
* Тәмәке төтенендә кеше организмына зыян китерүче бик күп матдәләр тупланган. Тәмәке төтене аша никотин үпкәләргә үтеп керә һәм тиз арада кан составына кереп, баш миенә һәм йөрәккә барып җитә.
* Тәмәкедә никотин бар. Ул сулыш алу үзәген зарарлый,никотин белән агуланган очракта кеше сулыш параличыннан үлә.
* Тәмәке тарту аркасында гомер озынлыгы уртача 6-8 елга кыскара.(слайд №4, 5, 6, 7, 8)
- Укучылар, тәмәке тартучы белән тәмәке тартмаучы кешене аерып буламы? Ничек?
(Тәмәке тартучының бите саргая, җыерчыклана; тешләре сары, көрән төстә була; тәмәке исе аңкып тора һ.б.)
- Сез ничек уйлыйсыз, тартучы кешенең эчке органнары да үзгәреш кичерәме?
(Әлбәттә, үзгәрә)
- Хәзер тартучы һәм тартмаучы кешеләрнең үпкәләре төшерелгән слайдларны карап үтик. (слайд №9, 10, 11, 12, 13, 14)
- Куркыныч, тетрәндергеч рәсемнәр, шулаймы, укучылар?
- Тартучы кеше үзен генә агулыймы, әллә инде....?
(Юк, ул якындагы кешеләрне дә агулый)
Тәмәке тартучы белергә һәм истә тотарга тиеш, ул үзен генә түгел, ә бөтен кешеләрне дә зарарлый, агулый.
Н.А. Семашко
(слайд №15)
- Дөрес, укучылар, тәмәке тарткан кеше үзен генә түгел, янындагы кешеләрне дә агулый һәм аңа – “актив тартучы” диләр, ә аның янындагы тартмаучылар – “пассив тартучылар” дип аталалар.(слайд №16)
Б) Алкоголизм, наркомания.
- Һичшиксез, тәмәке тарту бөтен кешегә дә зыян гына китерә. Ләкин дөньяда моннан да көчлерәк афәтләр бар - алкоголизм һәм наркоманиия. Болар кешенең организмына бик зур зыян китерәләр.
- Аракы эчүчеләрнең бавыры зурая һәм таркала. Алкоголь белән мавыккан кешеләр йөрәк-кан тамырлары авырулары белән 20 тапкыр ешрак авырый.
- Алкогольне даими куллану гомерне якынча 10 елга кыскарта.
- Наркотик кулланган кешенең тән тиресе саргая, чәче коела, акылы зәгыйфьләнә, тиз картая. Теләсә нинди юл белән наркотик табу теләге аның бердәнбер максатына әйләнә.
- Бик сирәк наркоман гына 30 яшькә кадәр яши ала. Ул артык доза алудан, дистрофиядән, йөрәк эшчәнлеге бозылудан, төрле йогышлы авырулар белән зарарланудан үлә. (слайд №18, 19)
- Бу котычкыч сүзләр, саннар бик күп кешене уйланырга мәҗбүр итә. Хәзерге катлаулы тормышта һәрберегез дөрес юнәлеш алып үз юлыгыздан тайпылмыйча атларсыз дип ышанам.
V. Биремнәр өстендә эш.
А) - Укучылар, барыгыз да игътибар белән слайдларга карагыз, монда язылган биремнәрне, ситуацияләрне чишү юлын бергәләп эзләп карыйк әле.
- Ике укучы мәктәпкә тәмәке тарта-тарта бара. Аларны укытучы күрә һәм дәресләрдән соң үз кабинетына керергә куша. Укытучы дөрес эшләгәнме? «Мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре»нең бүтән урыннарда да үтәлүе мәҗбүриме?
- Күп кенә илләрдә поездда тәмәке тартучылар өчен – аерым һәм тартмаучылар өчен дә аерым вагон, рестораннарда аерым зал бар. Моның сәбәбе нәрсәдә, дип уйлыйсыз?
- Урамнан бер гаилә бара. Хатынының авызында тәмәке, иренең кулында сыра шешәсе. Яннарында кечкенә генә кызчык йөгерә. Бу гаиләне тәрбияле, үрнәк гаилә дип әйтеп буламы?
- Ә сезнеңчә, үрнәк гаилә нинди булырга тиеш?
- Сез гаиләгезне тәрбияле дип әйтә аласызмы?
- Сез зур үскәч, үзегезне нинди әти-әни, нинди гаилә итеп күз алдына китерәсез?
- Чыннан да, укучылар, сезнең киләчәккә хыялларыгыз бик чиста, саф. Һәм бу омтылышларыгызны, теләкләрегезне гел истә тотып яхшы, тәртипле, тәрбияле балалар булып үсегез.
Б) Фразаларны дәвам итегез:
- Әгәр дә мин потенциаль куркыныч кешене күрсәм .....
(качам, якыннарымнан ярдәм сорыйм)
- Әгәр дә миңа куркыныч янаса ..... йөгерәм.
(өйгә, мәктәпкә йөгерәм)
- Әгәр дә мине берәр кеше куркытса, мин бу хакта ..... сөйлим.
(әти-әнигә, укытучыма сөйлим)
- Наркотик кулланучыларны гына түгел, аны таратучыларны да ..... кирәк.
( җазаларга, ирегеннән мәхрүм итергә кирәк) (слайд №20-24)
VI. “Ялкын” журналындагы “Исәнмесез, мин - наркоман!” мәкаләсе белән эшләү. (№1 – Гыйнвар, 2009 ел)
Мәкаләне укып чыгам.
- Сез ничек уйлыйсыз, егетнең наркоман булуында әти-әнисенең гаебе бармы?
- Исемсез егет көчле рухлымы? Ни өчен?
- Егетнең дөрес юлга басмавы нинди адымнан башланган?
- Егетнең дуслары кемнәр? Алар нинди сыйфатларга ия?
- Исемсез егетнең тормышта максатлары бармы? Нинди?
- Егет яшәү мәгънәсен нәрсәдә күрә? Гомумән, аның күзләрендә яшәү мәгънәсе бармы?
- Сезнең уйлавыгызча, аның тормышы ничек тәмамланыр?
- Дөрестән дә, бу бик гыйбрәтле мәкалә. Яхшылыкны, яманлыкны аера белергә өйрәтә. Монда уйланырга бик күп сораулар ачык кала әле...
- “Исәнмесез, мин наркоман!” мәкаләсен укып без бер нәтиҗәгә генә килә алабыз:
Тәмәке тарту, эчкечелек, наркомания – кешелек дошманнары. (слайд №25, 26)
VII. Йомгак.
- Укучылар, әйдәгез, дәрестә үткәннәрне искә төшерик әле.
- Сәламәтлекне саклау өчен нишләргә кирәк?
- Яман гадәтләр кешегә нинди зыян китерә?
- Начар гадәтләрдән котылып буламы?
- Организмны чыныктырыр өчен, начар гадәтләргә бирешмәс өчен нишләргә кирәк?
( Бик дөрес, әлбәттә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк). (слайд №27)
- Укучылар, бүгенге сыйныф сәгате сезгә уйланырга бик күп мәгълүмат бирде дип уйлыйм.
Алдагы тормышыгызны кадерләп яшәгез!
Начар гадәтләрдән, серле кешеләрдән ераграк йөрегез.
Дөнья ямьле шуны белегез! (слайд №28)
Кулланылган әдәбият:
1. Фәхреддинев Р.Р. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән / Ризаэддин Фәхреддин.- Казан: Мәгариф, 2005.- 184 б.
2. “Ялкын” журналы, №1, 2009.
3. “Мәгариф” журналы, №8, 1996.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сыйныф сәгате: "Төбәгебезнең хөрмәтле кешеләре"
Тема: Максат: Туган ил, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларны ...
![](/sites/default/files/pictures/2013/12/06/picture-165920-1386345578.jpg)
Сыйныф сәгате.
Тема: «Мин- 5 нче класс укучысы»Укучыларның адаптация чорында үткәрелгән сыйныф сәгате....
![](/sites/default/files/pictures/2017/08/24/picture-720029-1503600004.jpg)
"Онытмадык... Мәңге онытмабыз алар батырлыгы турында". Сыйныф сәгате (8 сыйныф)
8 сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы елларына багышланган сыйныф сәгате....
![](/sites/default/files/pictures/2017/08/24/picture-720029-1503600004.jpg)
"Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?"сыйныф сәгате. (6 сыйныф)
Укучыларга кәрәзле телефонның хәзерге тормыштагы ролен аңлату, сәламәтлек өчен куркыныч икәнлеген дә искәртү. Укучыларга файдалы киңәшләр бирү....
![](/sites/default/files/pictures/2017/09/24/picture-951762-1506275260.jpg)
Сыйныф сәгате буенча презентация "Наркотикларсыз яшәү" (8 нче сыйныф)
Презентация 8 нче сыйныфта сыйныф сәгатен үткәрү өчен кулланылды. Сыйныф сәгатендә наркотик матдәләр, аларның зыяны турында белешмә би...