Инновацион эшчәнлекнең темасы: "Әдәби текстны шәрехләү методы белән укучыларның әсәрне тирәнтен кабул итү күнекмәләрен үстерү"". ОТЧЕТ.
материал по теме
Предварительный просмотр:
Отчет об инновационной деятельности за 2016 год
Информационная карта инновационной деятельности | |
Полное наименование образовательной организации (учреждения) | Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа № 15 с углубленным изучением отдельных предметов» Советского района г. Казани |
Контактные данные: почтовый адрес, телефон, адрес официального сайта, электронная почта | Казань, ул.8 Марта, д.10. 272-15-25/ 272-66-63 sch114@yandex.ru |
Тема инновационной разработки | Әдәби текстны шәрехләү методы белән укучыларның әсәрне тирәнтен кабул итү күнекмәләрен үстерү(Формирование навыков читательского восприятия методом интерпретирования литературного текста). |
Автор инновационной разработки | Леронова Фидания Нургаяновна, татар теле һәм әдәбияты укытучысы |
Краткое описание инновационной разработки (актуальность, новизна, цель, задачи, ресурсы, содержание работы, полученные результаты (либо ожидаемые результаты, если только приступили к этой теме) | Әлеге инновацион проектны үзләштерү барышында укучыларны үз фикерләрен дәлилләргә өйрәтү, ягъни фикерләрен расларлык дәлилләрне әсәр тукымасыннан табып (сайлап уку, аңлатмалы уку ысулларын куллану, ни өчен? дигән сорауга иҗади, мөстәкыйль җавап бирергә өйрәнү), башкаларга аргументлы җиткерә алу күнекмәләрен формалаштыру күз уңында тотыла. Проектның төп максаты – укучыларда әсәрнең эчтәлек катламын бүгенге көн яшәешенә, ягъни андагы образлар аркылы бүгенге көнгә – укучының үз тирәлегенә якын китереп кабул итү күнекмәләре булдыру. Проектның бурычлары: методик комплекс системалары булдыру; 5, 6 сыйныф укучылары шәрехли алырлык әдәби әсәрләр исемлеген булдыру; махсус булдырылган укыту ысылларын апробацияләү; нәтиҗәле эш ысулларын уку- укыту процессына кертеп җибәрү. Проектның нәтиҗәләре: 1. 1. 5 сыйныф укучылары белән Г. Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” әсәрен шәрехләү барышында, әсәрне бүгенге көн яшәеше аркылы кабул итү барәбәренә, эчтәлекнең үз-үзеңне эшләргә мәҗбүр итү һәм үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләү турында булуын аңлау. 1.2. шәрехләү процессын оештыру өчен сораулар комплексы булдырылды (Ни өчен шәкерткә автор кояш, алмагач, сандугачны эндәштерә? Ни өчен автор шәкертне тәрәзә янына утырткан? Бүгенге укучы өчен “тәрәзә” нәрсә? (айфон, башка төрле гаджетлар). Сезнең өчен бүгенге тормышта кояш, алмагач, сандугач нәрсә? (Социаль челтәр...) . 1.3. Шәрехләү аркылы укучыларның алдагы тормышларында ихтыяр көче кирәклеген (тиешле вакытта үз -үзеңне мәҗбүр итә белү) аңлауларына ирешү. 2.1. 6 сыйныф укучылары белән Г. Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен шәрехләү барышында, әсәрне проза әсәре буларак, андагы образларны бүгенге образларга якынайтып, ягъни хәзерге 10 яшьлек баланың кичерешләре, мактану ситуацияләре, социаль тигезсезлек шартлары аша аңлау. 2.2.Шуның барәбаренә башкалардан үз көчең белән бәйле өстен булу һәм әтиеңнең социаль баскычтагы урынына бәйле өстен булуларның аермасын табарга-танырга өйрәтү, мондый ситуацияләргә тиешле бәя бирү. 2.3.Шәрехләү процессын оештыру өчен сораулар, биремнәр комплексы булырылды (Ни өчен автор Әхмәдулланы мулла малае буларак сурәтли? Әсәрдән Әхмәдулланың әтисе белән мактанган урыннарны, үзен башкалардан өстен санаган өлешләрне табып укыгыз! Әхмәдулла мулла малае булмаса көлкегә калыр идеме? Әсәрдән Әхмәдулла көлкегә калган урынны табыгыз һәм беренче сорау белән бәйләгез! Ни өчен автор Әхмәдулланың шулай өзгәләнеп елавын кирәк саный? Сез Әхмәдулла урыныда калсагыз, нишләр идегез? Алдагы көнне Әхмәдулла малайлар янына, сезнеңчә, ничек чыгачак?Ә сез ничек чыгар идегез? Бүгенге көндә, сезнеңчә, “Кәҗүл читек” нәрсә? (айфон, башка төрле гаджетлар). 2.4.Әсәр идеясен аңлауны тикшерү максатыннан, укучыларның иҗади, мөстәкыйль, фикерләүләрен формалаштыру өчен махсус бирем башкарту: “Әхмәдулланы бүгенге тормыш ситуациясенә куеп, кечкенә хикәя язып карагыз!” |
Сведения о распространении инновационного опыта: - участие в научно-практических конференциях - открытые уроки по инновационной деятельности на уровне муниципального района и республики; -участие в конкурсах, семинарах по инновационному направлению деятельности; -печатные работы за отчетный период и др. | Татар теле һәм әдәбияты МБдә“Әдәби текстны шәрехләү методы белән укучыларның әсәрне тирәнтен кабул итү күнекмәләрен үстерүдә беренче тәҗрибәләр” дигән темага чыгыш ясалды; 11. 10. 2016. Катнаштым: “Республиканский семинар учителей татарского языка и литературы в рамках республиканской инновацонной площадки (РИП). Инновационная образовательная программа дополнительного профессионального образования «Актуальные проблемы реализации ФГОС общего образования».24.11.16. |
Сведения, подтверждающие эффективность инновационной разработки (положительная динамики): - конкурсное движение, участие в олимпиадах, смотрах, конкурсов обучающихся (муниципальный, республиканский всероссийский уровень); - качество образования (высокобалльники); -др | Әдәбият дәресләрендә укучыларның активлыгы, кызыксынулары артканы сизелә. Әсәрне бүгенге көн белән чагыштырып, әсәрдәге вакыйгаларны хәзерге көнгә күчереп, геройлар урынына үзләрен куеп карау начар укучыларның да фәнгә карашын үзгәртергә булыша. Татар теле буенча республика олимпиадасында (мәктәп күләмендә)5нче сыйныфтан 8 укучының 5се катнашты, шуларның икесе алдагы олимпиадаларда катнашачак. Урта һәм югары звеноларда укыганда фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашырлар, әйбәт нәтиҗәләр күрсәтерләр дигән өмет бар. |
Форма представления инновационной деятельности (указать одну из предложенных): - «Мастер-класс» учителя по инновационной деятельности в рамках программы ПК; | - семинар-практикум для слушателей программы ПК (на базе 00); - элективный курс в рамках заявленной темы; „ - открытый урок по инновационнои деятельности на уровне муниципального района, республики; - печатные работы; - разработки (контрольно-измерительные материалы и др.) | Мәктәп күләмендә татар теле укытучылары өчен мастер-класс ( Г. Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” әсәрен шәрехләү методы белән укыту) уздырылды ; 17.11. 16. Россия Федерацияcенең “Мәгариф” электрон журналында “Әдәби текстны шәрехләү методы белән укучыларның әсәрне тирәнтен кабул итү күнекмәләрен үстерүдә беренче тәҗрибәләр” дигән мәкаләм басылды: http://xn--80aaivq1a3a.xn--p1ai/edebi-tekstny-sherekhleu-metody-belen-u/ Эш тәҗрибәсен уртаклашкан кайбер материаллар мәктәп сайтында урнаштырылды: |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Укучыларның орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү.
Бу реферат - минем берничә ел эшләгән методик темамның нәтиҗәсе....
Укучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынты ясаучы инновацион педагогик технологияләрнең эффектлылыгы һәм нәтиҗәлелеге .(Педсовет)
“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.Р.Фәхреддин Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүч...
Инновационный проект: "Формирование патриотического самосознания учащихся на уроках истории методом проектно-исследовательской деятельности"
Российский патриотизм и его развитие – одна из актуальных и сложных проблем социально–гуманитарной теории и практики. Патриотизм как компонент общественного сознания характеризует не только важнейшую ...
“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча лексик-грамматик күнекмәләр, 6нчы сыйныф
1. Тема буенча алган белемнәрне системага салу һәм гомумиләштереп кабатлау.2. Аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру, парларда һәм күмәк эшл...
Укучыларның орфографик дөрес язу күнекмәләрен үстерү
Выступление на тему, повышения орфографической грамотности учащихся...
"Интерактив метод алымнары аша укучыларның сөйләм телен үстерү"
Танып белү һәрчак эмоциональ үлчәнешне дә күз алдында тота. Балаларны тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнүчеләр барысы да менә шушы үлчәнешкә игътибар итәргә тиеш, шул чакта гына эш, уку дәресе һәр ка...
Туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә инновацион технологияләр. Сөйләм күнекмәләрен үстерү чарасы буларак, синхрон тәрҗемә итү ысуллары. Күнекмәләр
Күнекмәләр. Тәрҗемә процессында аеруча кирәк булган күнекмәләрне үстерү тәрҗемәчеләрне әзерләүнең мөһим өлешен тәшкил итә.Тәрҗемә күнекмәләрен үстерүнең үзенчәлеге шунда, алар бары тик укучыларның пра...