Гаиләдә әхлак тәрбиясе
методическая разработка (11 класс) на тему

Гайфуллина Дамира Гилфановна

Максат: 

        1.Гаиләдә әхлак тәрбиясен алып бару алымнарына тукталу.

         2Тәрбия өлкәсендә мәктәп һәм гаиләнеың тыгыз элемтәдә булырга кирәклегенә басым ясау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ata.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

                      Гаиләдә әхлак тәрбиясе.

Ата –аналарның  һәрберсе  үз  баласының  бәхетле  булуын  тели.  Һәркем  баланы  үзенчә  ярата,  үзенчә  тәрбияли.  Ләкин  аны  ярату  гына   җитәме?  Киләчәктә  ул  нинди  кеше  булып  үсәр?  Холык- фигыле, кешеләргә  мөнәсәбәте, кылган  эшләре  белән  горурлана  алырмы?  Менә  шулар  хакында  һәр  ата- ана  да  вакытында  уйлана  микән?

     Соңгы  вакытта  телевидение, радио, газета-журналлар  илдә  җинаятьчелекнең  көннән- көн  кискенләшә баруы  турында  хәбәр  итәләр.  Чыннан  да  кеше  үтерү, талау, кыйнау, имгәтү һ.б. күптөрле  җинаятьләрнең  ташкынсыман  арта  баруын  ишетеп , күреп  беләбез.

   Ул  гына  түгел, кайбер  очракларда  шаһитлары  да  булабыз. Галимнәр  раславынча  ,Россиядә  соңгы  елларда  алкоголизм  чире  чирләүче хатын-кызлар, ирләр,хәтта  балалар  саны  кискен  арта.  Ул  гына  түгел  наркомания  , токсикомания  һәм  фәхишәлек  аркасында  дәвалап  булмаслык  СПИД  чире  килеп  чыкты. Илдәге  бу  хәлләргә  безне       әхлаксызлык,ягъни  әхлак  нормаларын  , кагыйдәләрен  тупас  бозу, аларны  үтәмәү  китереп  җиткерде.

     Бала  әхлак  тәрбиясен  иң  беренче  чиратта  гаиләдә  ала.Укучыдагы  әхлак  нормалары  әти-әнидәге сыйфатларның  күчерелмәсе.  Бала  аларны  киптергеч  кәгазь  кебек  үзенә  сеңдереп  кенә  ала, уңай  сыйфатларны да, тискәреләрне  дә. Шуның  өчен  дә  халык  “Атасына  карап  улын, анасына  каркп  кызын  коч” дигән.  Без  һәрберебез  ата-ана , шуның өчен киләчәк  буынны  тәрбияләү  һәрберебездән  башлана.

   Әхлак.. Нәрсә  соң  ул., аны  ничек аңларга? Иң элек  шуны  ачыклап  китик. Әхлак  тумыштан уку, өйрәнү, гаилә  тәрбиясе һәм  башка  юллар  белән  ирешелгән  рухи  халәт, сөйләгән  сүзләрдә ,эшләгән  эшләрдә

Ясаган  хәрәкәтләрдә  күпчелек  тарафыннан  дөрес  дип табылган  норма. Бу  кагыйдәләр  кешеләр  арасындагы  узара  мөнәсәбәтләрне  тәртипле  итә, чөн-ки  кеше  дөньяда  башка  кешеләр  белән  бәйләнештә  яши  һәм  алар  мөнәсәбәтләрне  җайга  салучы  кагыйдәләр, гореф –гадәтләр  булырга  тиеш.  Тәрбияле  кеше  булу  өчен  гәүдә  саулыгы  гына  җитми, рухи  сәламәтлек  тә  кирәк. Шуңа  безнең : әти-әни, тәрбияче һәм  укытучыларның  бурычы—балабызның, укучыларның  рухи  сәламәтлеге  турында  кайгырту.  Ләкин  бу  эш  кайгыртылучының  да  ярдәме , тырышлыгы һәм  теләге  булганда  гына  уңышлы  булачак. Гомерендә  бер  генә  әдәби  китап  укымаган, театрда  булмаган  кешенең  рухи  яктан  нинди  ярлы  булуын  аңлавы  авыр  түгел.

    Тормышта  акча,байлык  артыннан  куу  күбәеп  китте,  ә  аның  нәтиҗәсе  күз  алдыбызда. Әлбәттә , баларга  күркәм  сыйфатлар  үзеннән-үзе  генә  килми, ата-ана, гаилә  членнары  үрнәгендә  еллар  дәвамында  тәрбияләнә.  Үрнәк  гаиләләрнең  бала  тәрбияләүдә  үз  педагогикасы  бар.

    Хезмәткә  мөнәсәбәт-кешенең  рухи  тормышында  гаять  әһәмиятле  сыйфат .  Бу уңайдан  танылган  педагог  Сухомлинский  болай  дип  әйткән:

”  Шатлык  хисе  көч  куя , тир  түгә һәм  арыганлыкны  тоя белгән  кешегә  генә  хас.Балачак  тоташ  бәйрәм  генә  булырга  тиеш  түгел.Хезмәт   киеренкелеге  юк  икән,бала  өчен  хезмәт  бәхете  дә  юк.Шушы  олы  бәхеттән  мәхрүм  итмәскә  кирәк.Алар  яшьтән  үк  хезмәтнең  тәмен  тоеп,үзләре  эшләгән  эшләрнең  нәтиҗәсен  күреп, горурланып  үссеннәр”.

   Еш  кына  өлкәннәр   белән  аралашканда   яшүсмерләрнең  иң  гади  нәрсәләрне  дә  белмәве  күзгә  ташлана. Бу  нидән  шулай  соң?  Әлеге  сорауга  ачыклык  кертү  өчен  бер  гаилә  тормышыннан  мисал  китерәсе  килә.  Ул  гаиләдә  ике  ир  бала  үсә.  Бу  малайларның  әйтерсең  ,бернәрсә  дә  гамьнәре  юк.Өйләренә  хәтта  туганнары ,танышлары  килсә  дә исләре  китми.  Шунысы  гаҗәп , бу балаларның чит кешеләр белән түгел ,үз әти-әниләре белән сөйләшер сүзләре юк.. Әти-әниләренә берәр әйбер кирәк булганда гына эндәшәләр.Ата-ананың да моңа исе китми. Ә балага аралашу , шатлык –борчуларын уртаклашу һава кебек кирәк. Юкса,аның рухи  дөньясының камиллеге турында  сүз  дә  булырга мөмкин түгел. Гаиләдә  шундый  мөнәсәбәт  яшәгәндә аларның үсеп җиткәч кенә аралашучан ,башкалар турында кайгыртучан кеше булуларына ышануы кыен. Балада аралашу ихтыяҗы бик яшьтән  үк барлыкка килә. Башта ул якын кешеләре ,аннары туганнары, яшьтәшләре,күршеләре белән  аралаша. Әлеге ихтыяҗны  үстерү дә,беренче чиратта  әти-әнисенә,аларның тормышта үз-үзләрен тотышына ,кешеләргә булган мөнәсәбәтләренә бәйле. Әгәр алар башкалар аралашырга яратмый .кунакка йөрми ,гомумән ,үз кабыкларына  гына бикләнеп яши икән .мондый гаиләдә үскән балалардан нәрсә таләп итәсең?

Шундый  шартларда бала күңелендә акрынлап үз-үзен генә ярату ,тирә-яктагыларга мөнәсәбәттә битарафлык сыйфатлары тамыр җәя башлый.  Андый  кешеләр  бүтәннәр  шатлыгына  шатлана, кайгысына  борчыла  белми.Бу  исә  шәхес  өчен  куркыныч.  Менә  шуңа  да  кешенең  бала  чактан  ук  үзенең  тар  дөньясында  гына  бикләнеп   яшәвәме, тормышка  мөмкин   кадәр  киңрәк  әхлакый   күзлектән  карый  белүе  бик  мөһим.

     Бер  гаиләдә  яшәүче  кешеләрнең  бер  берләренә  бурычлары  өч  өлешкә  бүлеп   карарга  була : ата-аналарның балаларга, балаларның  ата-аналарына,  туганнарның  бер-берсенә  булган  бурычлары.  Ата-аналарның  барысы  да  баласының  укуы,тәртибе  турында  хәбәрдәр  булып  торса, баласын  укыткан  укытучыдан  баласының  укуы  турында  сорашып  торса, әлбәттә  тәрбия  өлкәсендә  уңышка  ирешеп  булыр  иде.

    Ата-аналар  балаларының  кемнәр  белән  дус  булуларына  игътибарларын  юнәлтергә  тиеш, чөнки  дус  иптәшен  дә  начар  юлга  өстериячәк. Балагызда  тискәре  үзгәрешләр  сизәсез  икән  ,класс  җитәкчесе  белән  сөйләшеп  бергә-бергә  чишелеш  табарга  кирәк.

    Әгәр  без  ,әти-әниләр акыллы  киңәшче  булсак, ул  безгә  олыгайган  көнебездә  шатлык, бәхет  китерер  дип  көтәбез  инде. Хәзер  инде  балаларның  әти-әниләре  алдындагы  бурычларның  кайберләрен  карап  китик. Балаларны  кадерләп  ,җил-яңгыр  тидерми, төрле  авырлыклар  күреп  үстерәбез, картайган  көннәребездә  таяныч, караучы  булыр  дип.  Ләкин  ,кайвакытта  ышанычлар  акланмый  шул.  Карт  ата-анасын  карамый, картлар  йортына  илтүче  балалар  турында  ишетеп, укып  тоабыз  шул.  Ә                  

еллар  буе  ата-анасының  хәлен  белмәүчеләр  саны  күпме...

Фатир  алганчы  шәһәрдә  торган,  ә  инде  квартира  алгач  кире  өйгә-авылга  кайтарылган, онытылган  әби-бабайлар  да  җитәрлек.

    Шөкер, ата-анасын  картлык  көнендә  хөрмәтләп  түрдә  генә  утыртып, һәр  эшне  алар  белән  киңәшеп  эшләүче  гаиләләр  дә  күп.  Тирә-юньгә  игътибар  белән  карыйк  һәм  шундый  гаиләләрдән  үрнәк  алыйк.  Ә гәр  гаиләдәге  әби- бабайларга  каркта  хөрмәт ,ихтирам  зур  икән, балалар  моны  күреп  үсә, үрнәк  ала.

   Инде  хәзер  туганнарның,балаларның  бер-берсе  алдындагы  бурычларына  тукталыйк.  Ата-анадан  кала  иң  якын  кешебез –туганнарыбыз. Без  аларны  үзебезне  яраткан  кебек  яратырга  тиеш.  Яшьрәк  туганнар  абый-апаларын  хөрмәт  итәргә, олыларга  ,ә  апалары,абыйлары  исә  кече  туганнарга  игелекле  һәм  мәрхәмәтле  булырга  тиеш.( “Мәгариф” №5  ,2000  ,мисал  китерелә)

    Әгәр  инде  һәр  кешенең  милләте  һәм  Ватаны  алдында  торган   бурычларын  ачыкламасак,  бу  тема  тулы  булмас  иде. Чөнки  бу  бурычларны  үтәүне   күбебез  инде  мәҗбүри  дип  санамый, яки  белмәгәнлегенә   сылтап,  акланмакчы  була. Ватандашлар  арасында  гражданлык   мөнәсәбәтләрен   көйләү   өчен  дәүләт   хөкүмәте  законнар  кабул  итә.

    Безнең  бурычыбыз – шул  законнарны  хөрмәт  итү,  тайпылышсыз  үтәү,  чөнки  шул  законнарны  үтәп  яшәсәк,  тормышыбыз   тыныч  үтәр.Бу  бурычлар –үзебезнең  динне,милләтне,телне,гореф- гадәтләрне,йолаларны  саклап  калу. Үзебезнең  татар  теле  ,аның  данлы  үткәне  күз  алдыбызда.ә киләчәге  һәрберебез  кулында  икәнен  онытмыйк.

    Шунысы  күңелсез ,  хәзер  балалар  татар  сәнгате  белән  кызыксынмый ,  татарча  спектакльләр   каралмый , татарча  җырлар, көйләр сирәк  тыңлана ,  татар  артеслары  турында  бик  әз  генә  белә.Бу  турында  барыбызга  да  уйланырга  кирәк.Безнең  мәктәптә  ныклы  белем  бирү  белән  бергә  ,  тәрбия   өлкәсендә  дә  зур  эшләр  алып  барыла. Балаларга  әхлак- тәрбиясе   бирү  буенча  һәрдаим  сыйныф  сәгатләре  әңгәмәләр  үткәрелә. “Озын  толым”, “Сәламәтлек  театры”, төрле  юбиляр  язучыларга, композитрларга   багышланган  кичәләр, очрашу-бәйрәмнәр  һәм  башка  чараларда  укучыларда  бер-берсенә  шәхес  итеп  карау  формалаша,  әхлаклелек  кагыйдәләре  тәрбияләнә.  Әгәр  дә  без  һәр  кешенең  тормышына,  намусына, уй- фикерләренә  хөрмәт  күрсәтсәк,үзебезнекен генә гел  хакыйкать  терәге  дип  санамыйча, үз-үзебезгә  тәнкыйть  белән  карый  белсәк, без  кешеләр  һәм  кешелек  алдындагы  әхлак  бурычыбызны  үтибез  дигән  ышанычта  була  алабыз.      

     

 Кама-Тамагы районы Олы Салтык урта мәктәбенең  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Д.Г.Гайфуллина


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү. Презентация.

Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү - укытучылар һәм әти - әниләрнең төп бурычы.Әхлак тәрбиясе бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып тора.  5 нче сыйныфларга әхлак тәрбиясе бирү тәҗрибәсенн...

Татар әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү

      Татар әдәбияты  дәресләрендә халык авыз иҗаты аша укучыларга әхлак  тәрбиясе бирү....

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирү -тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Максатым:Балаларның сәләтен күрә белү, иҗади баскычка күтәрү, әдәпле, әхлаклы итү,    һәръяктан камилләшкән шәхес    тәрбияләүБурычларым:Укучыларны үз фикерләрен ана телендә дөрес ...

Әхлак тәрбиясе бирү – тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүнең бер чарасы

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били. Әхлак  тәрбиясе тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында д...