Татарстан Республикасы Дәүләт Советы,презентация
презентация к уроку по обществознанию на тему
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы,презентация
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 2.85 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Парламент Парламент- хакимият бүленеше булган дәүләтләрдә югары вәкиллекле, закон чыгару органы.
1917 елның 6 маенда , көчәя барган революцион көрәш шартларында , Казанда крестьян депутатларының Беренче Губерна съезды эшен башлады . Съездда крестьян депутатларының губерна Советы сайланды .
ТАССР т өзелү 1920 елның 25 июнендә Казан губерна башкарма комитеты хакимлек итү вәкаләтләрен ТССРның Вакытлы революцион комитетына тапшырды . Бу вакыйга тарихка Республика төзелгән көн булып кереп калды . 1920 елның 26 сентябрендә Казанда автономияле ТССР Советларының I съезды уздырылды . Аның эшендә 348 делегат катнашты . .
1937 елда вәкиллекле хакимиятнең гамәлдәге системасына алмашка халык вәкиллегенең яңа органы – Татарстан Автономияле Совет Социалистик республикасының Югары Советы барлыкка килде . Беренче чакырылыш ТАССР Югары Советының беренче сессиясендәге депутатлары. Июль,1938 ел
фильм
1990 елда республика тарихында беренче тапкыр ТАССР Югары Советына һәм халык депутатларының җирле Советларына сайлаулар альтернатив нигездә уздырылды . 1990 елның 30 августында республиканың Югары Советы тарафыннан Дәүләт Суверенитеты турында Декларация кабул ителде . 1991 елда Татарстанда Президентлык институтын гамәлгә кую дәүләт суверенитетын ныгытуда мөһим этап булды .
Татарстан Республикасынын беренче президенты Минтимер Шарипович Шаймиев
1994 елның 29 ноябрендә Югары Совет даими эшләүче вәкиллекле, закон чыгаручы һәм контрольдә тотучы дәүләт органы – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы итеп үзгәртелде. 1995 елның мартында беренче чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар булды. Беренче Д әүләт советы рәисе Василий Николаевич Лихачев (1995-1998)
1998 елдан башлап хәзерге вакытка хәтле Ф.Х. Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советына җитәкчелек итә.
фильм
Д әүләт Советы- бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана . Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы Д әүләт Советы 100 депутаттан тора. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатына һәр 21 яшькә җиткән Татарстан ватандашы кыла ала.
Д әүләт Советы- бүген Дәүләт Советы составындагы 85 депутат “ Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе төбәк бүлекчәсенә керә . Җитәкчесе Мөхәммәтшин Фәрид Хайруллович
4 депутат – “Россия Федерациясе коммунистлар партиясенә ” керә . Җитәкчесе МИРГАЛИМОВ Хафиз Гаязович
Татарстан – яңа гасыр ” Республика иҗтимагый хәрәкәте вәкилләреннән депутатлар төркеме барлыкка килде . Җитәкесе- ЗАКИРОВ Ринат Зиннур улы
1957 елның 1 мартында ТАССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туа. 1978 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1986 елда Мәскәүдә совет сәүдәсенең читтән торып уку институтын тәмамлый. 1980-83 елларда – өлкән энергетик, Саба урман сәнәгать хуҗалыгы баш энергетигы. 1983-85 елларда Саба райпо идарәсенең рәис урынбасары. 1985-90 елларда Арча районы кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе. 1990-92 елларда Арча районы башкарма комитеты рәисе. 1992-93 елларда Арча районы администрация башлыгының беренче урынбасары. 1993-96 елларда Биектау районы администрациясе башлыгы. 1996-98 елларда Татарстан Республикасы финанслар министры. 1998 елда Татарстан Республикасының Хөкүмәтен җитәкли. 2010 елның 25 март көнне бүгенге ваифасына кереште вазыйфаларын үтәүгә кереште
1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә туган . 1972 елда – Әлмәт газ сәнәгате техникумын , 1979 елда – Уфа нефть институтын , 1986 елда Сарытау югары партия мәктәбен тәмамлый . 15 яшендә Миңнебай газ-бензин заводында токарь булып эшли башлый . Совет Армиясе сафларында хезмәт итә . Аннан кайтканнан соң, "Әлмәтнефть" нефть промыселы идарәсе җитештерүенең автоматлаштыру цехында контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшли . 1970 еллар башыннан Әлмәт шәһәрендә партия, Совет һәм хуҗалык эшләрендә була : КПССның шәһәр комитеты сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы; халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары , беренче урынбасары , рәисе ; КПССның шәһәр комитеты секретаре, икенче секретаре; "Әлмәтнефть" НГДУда катламнар басымын тоту өчен технологик сыекча әзерләү буенча идарә башлыгы . 1980 еллар ахырында республика Хөкүмәтендә җаваплы урыннар били: сәүдә министры, Министрлар Советы Рәисе урынбасары , соңрак – Татарстан Республикасы Премьер-министры.
• 1948 елның 1 августында туган . “ Югары молекуляр кушылмалар химиясе һәм технологиясе ” белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлаган . • Тарих фәннәре докторы . • Россия Федерациясенең Атказанган мәдәният хезмәткәре , Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре . • “Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә ” медале , “ Казанның 1000 еллыгы истәлегенә ” медале , “ Фидакарь хезмәт өчен ” медале белән бүләкләнгән . • Татарстан Республикасы Дәүләт Советына өченче (2004 – 2009), дүртенче (2009 – 2014) чакырылышлар депутаты итеп сайланган . • “Казан” милли мәдәни үзәге ” муниципаль мәдәният учреждениесе директоры, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе . • Татарстан АССР төзелүнең 90 еллыгын билгеләп үтүгә әзерлек буенча оештыру комитеты составына , Татарстан Республикасы Президенты каршында Милләттәшләр эшләре буенча координация советы составына керә . • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе әгъзасы .
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
4 класс. Контроль эш. Татарстан Республикасы.
4 нче сыйныфның рус төркеме өчен "Татарстан Республикасы" темасына контроль эш, 2 вариантта төзелде....
Татарстан Республикасы темасы буенча дәрес планы
Рус телле балаларга....
Татарстан Республикасы символлары
Герб, флаг, гимн....

“Татарстан Республикасы” темасын өйрәнгәндә көтелгән нәтиҗәләр
“Татарстан Республикасы” темасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:– татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;– шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру...