8 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
рабочая программа по теме
8 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
8 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы | 63.23 КБ |
Предварительный просмотр:
МБГБУ “ ТР Саба муниципаль районы Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе” 02-03
“Каралды” “Килешенде” “Раслыйм” Мәктәп методик берләшмә Уку-укыту эшләре буенча Мәктәп директоры җитәкчесе_____________ В.Х.Мифтахова директор урынбасары ____ /А.Н.Шәймәрданов/ Беркетмә №1 ______/Г.М.Галиева/ боерык № “ ”август, 2017 нче ел “ ” август, 2017 нче ел “ ” август, 2017 нче ел
8 нче сыйныф өчен татар теленнән
эш программасы
Төзүче: Хадиева Гөлнара Әхмәт кызы, беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик киңәшмә утырышында кабул ителде
Беркетмә №1 “ 26 ” август 2017 нче ел
2017 - 2018 нче уку елы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
- Россия Федерациясендә мәгариф турында” Россия Федерациясенең федераль Законы (29.12.2012 №273-ФЗ)
- “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә)
- “2014- 2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау,өйрәнү һәм үстерү” буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы.
- Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008;
- Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (1-11 нче сыйныфлар). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011
- МБГБУ « ТР Саба муниципаль районы Эзмә урта гомумми белем бирү мәктәбе» нең 2017- 2018 нче уку елына кабул ителгән укыту планы;
- МБГБУ « ТР Саба муниципаль районы Эзмә урта гомумми белем бирү мәктәбе»нең төп белем бирү программасы (Үзгәртелгән һәм тулыланырылган варианты, приказ №178, 20.08.2017)
Укыту түбәндәге дәреслеккә нигезләнә: Татар теле.8 сыйныф:татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов.-Казан:Татарстан китап нәшрияты, 2015
Программа 2017 – 2018 нче уку елына 35 атнага 2 сәгать исәбеннән (ел буена барысы 70 сәгать) төзелә.
Үрнәк программада барлыгы 102 сәгать бирелгән.Укыту планы буенча каралган 70 сәгать исәбеннән темаларны өйрәнү сәгатьләре кыскартылды. Дәреслектә бирелгән “Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре” темасын өйрәнү 3 сәгать,”Пунктуация”темасын өйрәнү 4 сәгать итеп өстәп кертелде.
Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 13 сәгать бирелде. Анда сөйләм төрләрен камилләштерү күнегүләре- 3 сәгать, 4 изложение язу, изложениене бергәләп тикшерү- 4 сәгать, беркетмә язу-1 сәгать, арадаш аттестация эше (контрольэш: тест һәм бирем үтәү) планлаштырыла.
Эш программасының төп идеясе – татар теленнән белем бирү процессын планлаштыру, оештыру һәм идарә итү өчен шартлар булдыру. Программа төп өч функцияне үти:
- мәгълүмати-методик функция уку-укыту процессының барлык катнашучыларына 8 нч есыйныф укучыларының белем, тәрбия эчтәлеге һәм максаты турында күзаллау булдыру;
- оештыру-планлаштыру функциясе укыту материалының төзелеше, аның сыйфаты һәм күләмен билгели;
- контроль функциясе белеем бирүнең һәр этабында укучыларның белеем алу дәрәҗәсенә, аралашу күнекмәләренә нәтиҗә ясау мөмкинлеге бирә.
Татар теле “Татар теле” белеем бирү өлкәсенә карый, гуманитар фәннәр циклына керә.
Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфында ана теленнән белем бирүнең максатлары:
1) коммуникатив максат: укучыларны ана телендә иркен сөйләшергә һәм аралашырга, логик эзлекле итеп уйлый белергә, фикерне төгәл, ачык итеп җиткерә белергә өйрәтү; туган телнең аралашуда, рухи-әхлакый нормалар формалашуда һәм дөньяны танып белүдә төп чара булуын, аның эстетик кыйммәтен аңлату; 2) фәнни максат: татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз төзелеше һәм ясалышы, грамматик, стилистик нигезләре турында теоретик мәгълүмат бирү; 3) тәрбияви максат: туган телгә ихтирам һәм ярату хисләре тәрбияләү; укучыларда гуманлылык хисләрен тәрбияләү; әти-әниләргә, инвалидларга, ятим балаларга шәфкатьлелек хисләрен тәрбияләү; матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; туган як табигатен яратырга өйрәтү; туган илең белән горурлану, аны саклау; сәламәт яшәүнең бер төре булган спорт белән кызыксындыру һ.б.
8 нче сыйныфта татар теле дәресләре тел гыйлеменең синтаксис фәнен өйрәнүне дәвам итүне күздә тота. Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен куелган бурычлар:
●укучыларның башлангыч мәктәптә татар теленең фонетик, график, орфографик, орфоэпик, лексик, сүз ясалышы, грамматик, стилистик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү һәм телне тулы бер система буларак күзаллауны булдыру; ●укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү; ●телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү; ● язма һәм сөйләмә тел чараларын дөрес куллана белергә, аларны чагыштыра һәм кирәклесен сайлый, бәяли белергә өйрәтү; ●татар әдәби теле нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү; ●телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү; ●татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү; ●татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, аралаша-аңлаша белү; ●тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, рус теле белән чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү; ●текст һәм Интернет, электрон уку-укыту ресурслары, башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм шуны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү; ●укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.
8 нче сыйныф өчен “Татар теле” предметын өйрәнүнең нигезенә түбәндәге принциплар салына:
1. Үстерелешле укыту. 2. Планлаштыру һәм контроль. 3. Укытуның индивидуаль һәм дифференциаль формалары. 4. Күрсәтмәлелек, индивидуальлек, системалылык, эзлеклелек, фәннилек методларын куллану. Укыту процессының төп характеристикасы: 1.Эш формалары: сыйныф белән, группалап, индивидуаль, парлап, фронталь, дифференциаль. 2.Укыту методлары: сөйләү, аңлату, дәреслек өстендә эш, күнегүләр, күрсәтмәлелек, практик, эзләнү, проблемалы, мөстәкыйль эш, стимуллаштыру, тикшерү.
Татар телен өйрәнү түбәндәге фәннәр белән тыгыз бәйләнештә: - тарих, җәмгыять белеме (дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру); - әдәбият (татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләренең тәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдырудагы ролен ачыклау); - мәдәният (татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү); - рус теле (татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә – рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле-ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү).
Йомгаклау аттестация эшенең төре: контроль эш( тест һәм бирелгән җөмләне җөмлә кисәкләре буенча тикшерү).
Укыту – тематик планлаштыру.
№ | Бүлек һәм темаларның исеме | Барлык сәгатьләр |
1. | Тел һәм тел гыйлеме Үткәннәрне искә төшерү | 1 |
2. | Туры һәм кыек сөйләм | 6 |
3. | Кушма җөмлә | 1 |
4. | Тезмә кушма җөмлә | 2 |
5. | Иярченле кушма җөмлә | 19 |
6. | Катлаулы төзелмәләр | 12 |
7. | Пунктуация | 4 |
8. | Синтаксисны гомуми кабатлау | 4 |
6. | Диктант | 8 |
7. | Бәйләнешле сөйләм үстерү | 13 |
Барысы | 70 |
Укыту курсының эчтәлеге
1. 7 нче сыйныфта үткәннәрне искә төшерү (1 сәг) Тел һәм тел гыйлеме.Кереш.
Үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау. 7 нче сыйныфта үткәннәрне искә төшерү.
Укыту процессында әңгәмә, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эш формалары кулланыла.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:Гади җөмлә синтаксисын белү.
Контроль төрләре: сорауларга җавап, тест.Мөстәкыйль эш төрләре: тест, грамматик анализ, кечкенә күләмле хикәя язу.
2.Туры һәм кыек сөйләм ( 6 сәг) Туры һәм кыек сөйләм турында гомуми мәгълүмат. Диалог һәм монолог. Диалогтагы һәм монологтагы репликаларның язмада бирелеше, тыныш билгеләре. Туры сөйләмле җөмләгә синтаксик анализ ясау. Монологик сөйләмдә туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү.
Укыту процессында әңгәмә, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эш формалары кулланыла.
Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:
Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү: төрле темага караган әңгәмәдә иркен катнашу.
Язганда, туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес кую; диалогны һәм монологны дөрес төзи һәм яза белү; мөстәкыйль фикер йөртү эшчәнлеген активлаштыру;сөйләм эшчәнлегенең үзара аңлашу чарасы икәнлегенә төшенү.
Синтаксик анализ ясау.
Сөйләмдә туры сөйләмне – кыек, кыек сөйләмне туры сөйләмгә әйләндерә белү.
Контроль төрләре: сорауларга җавап, тест, диктант язу , мөстәкыйль эш эшләтү. Мөстәкыйль эш төрләре: тест, анализ.
3.Кушма җөмлә. (1 сәг) Бүлекнең төп эчтәлеге: Гади җөмлә төрләре; җөмләнең кисәкләре, алар арасындагы тезүле һәм ияртүле бәйләнеш турында алдагы сыйныфларда белгәннәрне искә төшерү.
Укыту процессында әңгәмә, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эш,изложение язу формалары кулланыла.Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр. Белемнәрне практикада куллана белү.
Контроль төрләре: сорауларга җавап, тест, сүзлек диктанты, изложение яздыру, мөстәкыйль эш эшләтү, төркемнәрдә эш.Мөстәкыйль эш төрләре: мөстәкыйль эш, изложение язу.
4. Тезмә кушма җөмлә. (2 сәг) Бүлекнең төп эчтәлеге: Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләр (компонентлар). Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр.Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр ,алардагы гади җөмләләрне үзара бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре.Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, алардагы гади җөмләләрне үзара бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре.
Укыту процессында әңгәмә, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эш, диктант язу формалары кулланыла.Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Кушма җөмлә компонентлары арасына тиешле тыныш билгеләрен кую,аларны дәлилләү. Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү. Җөмләгә анализ ясый белү.
Контроль төрләре: сорауларга җавап, тест, сүзлек диктанты, мөстәкыйль эш эшләтү, диктант яздыру.
Мөстәкыйль эш төрләре: хикәя язу, диктант язып, бирем үтәү, хаталар өстендә эш, дидактик материаллардан бирем үтәү.
5. Иярченле кушма җөмлә (19 сәг) Бүлекнең төп эчтәлеге: Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләр. Иярченле кушма җөмлә турында төшенчәИярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре. Синтетик иярчен җөмлә.Синтетик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре.Аналитик иярчен җөмлә.Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре. Иярченле кушма җөмләләр синонимлыгы.
Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.Иярчен ия җөмләле кушма җөмлә: төзелеше ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгәбәйләүче аналитик чаралар. Иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә: төзелеше ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик чаралар.Иярчен ия һәм хәбәр җөмләле кушма җөмлә: тыныш билгеләре.Иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар.
Иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар.Иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләле кушма җөмлә: тыныш билгеләре.Иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре. Иярчен урын җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре. Иярчен рәвеш җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар.Иярчен күләм җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар.Иярчен рәвеш һәм күләм җөмләле кушма җөмлә: тыныш билгеләре.
Иярчен сәбәп җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре.Иярчен максат җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре.Иярчен шарт җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре.Иярчен кире җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.Иярчен аныклагыч җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик чаралар, тыныш билгеләре.Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау:җөмләләргә синтаксик анализ ясау.
Укыту процессында әңгәмә, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эш, гади план буенча изложение язу һәм диктант язу формалары кулланыла.Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Җыелыш яки берәр утырышның беркетмәсен яза белү. Иярчен җөмләнең төзелеше ягыннан төрен,иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче синтетик чараларын белергә өйрәнү. Кушма җөмләнең схемасын, төрен, иярчен җөмләнең төзелеше ягыннан төрен,иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче синтетик чараларны дөрес билгеләү. Кушма җөмләләрдә баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую. Кушма җөмләләрне бер төрдән икенче төргә үзгәртә белергә өйрәнү. Җөмләнең мәгънәсен текстның эчтәлеге һәм бөтенлеге ягыннан аңлау. Укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.
Контроль төрләре: сорауларга җавап, тест, изложение яздыру, мөстәкыйль эш эшләтү, контроль диктант яздыру, БРТ тестлары, карточкалар буенча мөстәкыйль эш, аңлатмалы сүзлек диктанты яздыру, төркемнәрдә эш . Мөстәкыйль эш төрләре: гади план төзеп, изложение язу, диктант язып, бирем үтәү, хаталар өстендә эш, дидактик материаллардан бирем үтәү, мөстәкыйль эш, диалог һәм монолог язу.
6.Катлаулы төзелмәлә (12 сәг) Бүлекнең төп эчтәлеге: Катлаулы төзелмәләр турында төшенчә . Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре. Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә:тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә.Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре.
Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре. Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре. Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау:синтаксик анализ ясау.Катнаш кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре. Катлаулы төзелмәләрне гомумиләштереп кабатлау: синтаксик анализ ясау. Тезем.
Укыту процессында әңгәмә, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эш, гади план буенча изложение язу һәм диктант язу формалары кулланыла.Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Татар әдәби теленең кушма җөмләләргә караган кагыйдәләрен белү,алардан телдән һәм язма сөйләмдә дөрес файдалану. Җөмләнең төзелешен текстның эчтәлеге һәм бөтенлеге ягыннан аңлау.Схемаларда күрсәтү күнекмәләре булдыру. Укучыларның орфографик сизгерлекләрен үстерү. Укучыларның эчтәлекне текстка якын итеп бирә алуларына ирешү. Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү. Тест һәм бирелгән җөмләне җөмлә кисәкләре буенча тикшерү.
Контроль төрләре: сорауларга җавап, тест, изложение яздыру, мөстәкыйль эш эшләтү, контроль диктант яздыру, БРТ тестлары, карточкалар буенча мөстәкыйль эш, аңлатмалы сүзлек диктанты яздыру, төркемнәрдә эш . Мөстәкыйль эш төрләре: гади план төзеп, изложение язу, диктант язып, бирем үтәү, хаталар өстендә эш, дидактик материаллардан бирем үтәү, гади план төзеп, сочинение-сыйфатлама язу, мөстәкыйль эш. Арадаш аттестация эшенә контроль эш(тест һәм бирем) тәкъдим ителә.
7.Пунктуация(4 сәг).Бүлекнең төп эчтәлеге: Җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше,интонация һәм тыныш билгеләре.Нокта,сорау һәм өндәү билгеләре,күп нокталар,куштырнаклар куела торган очраклар.Өтер,нокталы өтер,ике нокта куела торган очраклар.Сызык һәм җәяләр куела торган очраклар.
Укыту процессында әңгәмә, дәреслек һәм башка чыганаклар белән эш, гади план буенча изложение язу һәм диктант язу формалары кулланыла.Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр: Тыныш билгеләре куелышы кагыйдәләрен өйрәнү. Укучыларның орфографик сизгерлекләрен үстерү.
Контроль төрләре: сорауларга җавап, тест, мөстәкыйль эш эшләтү, контроль диктант яздыру, БРТ тестлары, карточкалар буенча мөстәкыйль эш, аңлатмалы сүзлек диктанты яздыру, төркемнәрдә эш .
Мөстәкыйль эш төрләре: диктант язып, бирем үтәү, хаталар өстендә эш, дидактик материаллардан бирем үтәү, мөстәкыйль эш.
8.Йомгаклау. (4 сәг) Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.
9. Бәйләнешле сөйләм үстерү Бүлекнең төп эчтәлеге: Диктант язу Изложение язу Сочинение язу Бәйләнешле сөйләм үстерү. Җөмләнең мәгънәсен текстның эчтәлеге һәм бөтенлеге ягыннан аңлату.
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сөйләм төрләрен сөйләмә һәм язма формада камилләштерү күнегүләре.
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Җөмләнең төзелешен текстның эчтәлеге һәм бөтенлеге ягыннан аңлату.
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Җөмләнең тыныш билгеләре куелышын текстның эчтәлеге һәм бөтенлеге ягыннан аңлату.
Изложениене бергәләп тикшерү.
Беркетмә язу.
Бирелгән программа буенча укучыларының тел осталыкларына һәм күнекмәләренә таләпләр
Коммуникатив компетенция
-Сөйләм эшчәнлегенең төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм) үзләштерелә. Беренче этапта укучылар укылган яки тыңланган текстның темасы, төзелеше һәм төп фикерен, жанрын ачыклый, текст буенча әңгәмә үткәрә, үз фикерен дәлилли, телнең орфографик һәм орфоэпик, лексик, морфологик, синтаксик нормаларын саклап, эчтәлеген кыскача, тулы, сайлап алып, телдән яки язмача җиткерә. Телнең әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга диалогик һәм монологик сөйләм оештыра. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзи. Төрле типтагы язма эшләр, шул исәптән компьютер технологияләре кулланып, укучы диктант, изложение, сочинение һ.б. эшләр башкара. Татар сөйләм әдәбе нормаларын дөрес һәм урынлы куллана.
Лингвистик компетенция
- Тел система һәм иҗтимагый-мәдәни күренеш буларак өйрәнелә. Татар теленең барлык бүлекләре буенча үзләштерергә тиешле түбәндәге төп теоретик мәгълүматлар карала:
1) татар теленең иҗтимагый-мәдәни роле; татар милли әдәби теле һәм аның орфографик һәм орфоэпик нормалары; телнең фонетик системасы һәм аның закончалыклары, комбинатор һәм позицион аваз үзгәрешләре; татар телендә аваз һәм фонема, транскрипция; иҗек, татар теленең иҗек калыплары; басым һәм аның төрләре; интонация һәм аның компонентлары;
2) сүз, аның лексик мәгънәсе; сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләре; татар теленең сүзлек составы, аның ачык система тәшкил итүе; сүзләрне килеп чыгышы, кулланылыш даирәсе һәм активлыгы ягыннан төркемләү; фразеологик әйтелмәләр, аларның мәгънә үзенчәлекләре; лексикография;
3) сүзләрнең мәгънәле кисәкләре, аларның төрләре, сүз ясалыш ысуллары;
4) мөстәкыйль сүз төркемнәренең лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре, бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәренең грамматик үзенчәлекләре, сөйләмдә кулланылышлары;5) сүзтезмә һәм җөмлә, сүзләр һәм җөмләләр арасында бәйләнеш төрләре; җөмләнең аерымланган кисәкләре; җөмләләрне төркемләү принциплары; кушма җөмлә һәм аларның мәгънә ягыннан төрләре; туры һәм кыек сөйләм; текст, аның төзелеше; татар телендә тыныш билгеләре; 6) функциональ стильләр, аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре.
Этномәдәни компетенция
- Укучыларга телнең мили мәдәниятне чагылдыру формасы булуы аңлатыла. Тел чаралары ярдәменд әхалыкның милли үзенчәлекләрен сурәтләү мөмкинлекләре өйрәтелә. Тәкъдим ителгән текстлардан халык авыз иҗаты үрнәкләрен, тарихи лексиканы аеру, аларның төрләрен һәм мәгънәләрен ачыклау. Татар милләтенең дөньяны танып белүен чагылдырган төп төшенчәләр, аларның сүздә, сүз мәгънәсендә чагылыш үзенчәлекләре өйрәтелә. Татар халык иҗаты үрнәкләрендә сүзнең кулланылышы, төшенчәләрне бирү мөмкинлекләре анализлана.
- Шулай итеп, татар мәктәбе өчен анна телен укыту программасы эшлекле якын килүгә нигезләнә һәм анны тормышка ашыру өчен кирәкле алшартларны күзаллап төзелә. Укучыларның сөйләм эшчәнлеге үсеше һәм шәхси үсеш-үзгәреше югарыда саналган компетенцияләрдә ачык чагыла: коммуникатив компетенция төркемендә өйрәнелә торган тел материалы аралашу күнекмәләре булдыру максатын күздә тотып бирелә, лингвистик компетенция төркемендә аралашу өчен кирәкле тел материалының төзелеше, структурасы, эчтәлеге тәкъдим ителә, социо мәдәни компетенция төркемендә тел материалы халыкның мәдәниятен һәм тарихын чагылдыра торган билге буларак бирелә.
Түбәндәге нәтиҗәләр көтелә: Шәхси нәтиҗәләр: - татар теленең татар халкы өчен төп милли-мәдәни кыйммәт булуын, ана телендә шәхеснең әхлакый, рухи һәм иҗади яктан формалашудагы ролен аңлау; - туган телгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү, туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендә эшләргә теләк, омтылыш уяту; - туган телдә аралашу, үз фикереңне һәм хисләреңне төгәл, анык, күпьяклы итеп белдерү өчен кирәкле булган сүзлек составын һәм грамматик, стилистик чараларны белү; - аралашу төренә һәм ситуациясенә бәйле сөйләмне куллана һәм үзара бәйли белү; - иптәшләренең сөйләменә игътибар итү, үзеңнең сөйләмеңә күзәтеп бәя бирү, хаталарны төзәтү, бәхәстә катнашу, төрле дәлилләр кулланып, тема буенча фикер алышу.
Предметны үзләштерү барышында ирешкән нәтиҗәләр: -сөйләмиятнең барлык төрләрен (тыңлау, аңлау, уку, язу) үзләштерү: язма һәм сөйләм теленә караган мәгълүматның темасын, төп һәм өстәмә фикерен аңлау; төрле стильгә һәм жанрга караган текстларны дөрес уку һәм аңлау; төрле чыганаклардан мәгълүмат туплый белү; сүзлекләрдән һәм электрон чаралардан дөрес файдалана белү; аерым бер темага караган материалны туплый, анализлый, эшкәртә һәм үзгәртә белү; - татар теленең төп функцияләрен, татар теленең башка төрки телләр арасында тоткан урынын, телнең мәдәният, җәмгыять белән тыгыз бәйләнешен аңлау; - туган тел турындагы фәнни белемнәрнең нигезен булдыру, тел катламнарының, ярусларының үзара бәйләнешен һәм мөнәсәбәтен аңлау; - тел белеменең төп төшенчәләрен үзләштерү, аның тармаклары турында мәгълүмат булдыру; тел һәм сөйләм, сөйләм төрләре, аралашу ситуацияләре; сөйләм теле, функциональ стильләр, матур әдәбият теле; текст һәм аның төрләре; телнең төп берәмлекләре, аларның аермалы билгеләрен, сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен белү; - телнең төп стилистик чараларын, телнең әдәби нормаларын, сөйләм әдәбе нормаларын белү, аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү; - тел һәм сөйләм берәмлекләрен аера һәм анализлый белү; тел һәм стилистик чараларның кулланылышына бәйле рәвештә сөйләм төрләрен аера һәм чагыштыра белү; - телнең сәнгати чараларын аеру, аларның эстетик функцияләрен белү.
- нчы сыйныфларда татар телен укытуның предметара нәтиҗәләре:
-татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;
- татар телен әдәбият белән бәйләп, тел чараларының матур әдәбият әсәрләрендәгетәэсир көчен, сәнгатьлелеген булдыруда ролен ачыклау; чор әдәбиятына хас тел-сурәтләү чараларының үзенчәлекләрен ачу;
- телне әдәбият белән бәйләп, укыган яки тыңлаган әсәрнең эчтәлеген, планын, конспектын, резюмесын логик эзлекле итеп язарга, сөйләргә өйрәтү;
- телне мәдәният белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт, зәвык тәрбияләү;
- татар телен рус теле белән бәйләп, телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә – рухи кыйммәтләргә ихтирам, башка милләт вәкилләренә карата түземле–ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; телләрнең үзара багланыш-мөнәсәбәтләрен, шул мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә уртак төшенчәләр һәм тел берәмлекләре барлыкка килүне аңлату;
- рус һәм чит телләр, әдәбиятлар белән бәйләп, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлекләрен өйрәтү, алган белемнәрне төрле тел күренешләрен аңлатуда куллану;
- телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте, аның үсеше турында күзаллау формалаштыру, җәмгыять үсешенең телгә турыдан-туры мөнәсәбәте булуын җиткерү;
- татар теле дәресләрендә алган белем һәм күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышында тоткан урынын аңларга ярдәм итү; сөйләмне дөрес куллана, бәяли белергә, үз фикереңнең уңай һәм тискәре якларын аңларга, камилләштерергә өйрәтү;
- әдәби әсәрләрнең теле белән эшләгәндә, татар теле – бәйләүче чараларга бик бай тел, шул чаралар системасын, алар белдергән мәгънәләрне нәтиҗәлерәк үзләштерү максатыннан, стиль мөмкинлекләрен дә исәпкә алып, фикерне төгәл бирердәй сүзтезмә һәм җөмләләрне телебез хәзинәсеннән сайлап ала белү.
.
Укыту-методик әсбаплар исемлеге
I. Төп:1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәпһәмгимназияләрдә татар теленукытуметодикасы. – Казан: “Раннур” нәшрияты, 2000.
2. М.З.Зәкиев. Н. В. Максимов.Татар теле, 8 сыйныф, татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015
3. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан:“Мәгариф” нәшрияты, 2002.
4. М.З.Зәкиев. Н. В. Максимов.Татар теле, 8 сыйныф, татар телендә гомуми белем бирү оешмалары укытучылары өчен методик кулланма.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2015
II. Өстәмә: 1.Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 5-7. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2003. 2.Харисова Ч.М. Татар теле. Анализ үрнәкләре. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2009.
Укучылар өчен тәкъдим ителә торган әдәбият исемлеге 1.Ганиев Ф.Ә. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: “Матбугат йорты” нәшрияты, 2005.
Дидактик материаллар1. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2002.2. Таблицалар (гади җөмлә синтаксисы).
Мәгълүмати-электрон ресурслар1. "Татар теле. 5-11", "Белем.ру" ҖЧҖ, 2009. Мультимедияле ярдәмлек.2. Татар сайтлары: edu.tatar.ru; belem.ru.
Укыту процессының матди-техник тәэмин ителеше
I. Техник чаралар:1. Проектор2. Ноутбук3. Музыкальүзәк4. Тавышкөчәйткечләр5. Экран
II. Программалар:1. Windows 7 операционсистемасы:MicrosoftOffice 2003, 2007, 2010.MicrosoftOfficePowerPoint
КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН
№ | Дәрес темасы | Укучылар эшчәнлеге яки укыту эшчәнлеге төрләре | Сәг. саны | дата | |||||
план | факт | ||||||||
Тел һәм тел гыйлеме (1 сәг) | |||||||||
1 | Кереш.Үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау. 7 нче сыйныфта үткәннәрне искә төшерү. | Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү. | 1 | ||||||
Туры һәм кыек сөйләм (6 сәг) | |||||||||
2 | Туры һәм кыек сөйләм турында гомуми мәгълүмат. Кереш контроль эше: диктант | Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү. | 1 | ||||||
3 | Диалог һәм монолог. | Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү: төрле темага караган әңгәмәдә иркен катнашу. | 1 | ||||||
4 5 | Диалогтагы һәм монологтагы репликаларның язмада бирелеше, тыныш билгеләре. | Язганда, туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес кую; диалогны һәм монологны дөрес төзи һәм яза белү; мөстәкыйль фикер йөртү эшчәнлеген активлаштыру;сөйләм эшчәнлегенең үзара аңлашу чарасы икәнлегенә төшенү. | 2 | ||||||
6 | Белемнәрне тикшерү дәресе. Контроль диктант.Тылсымлы куак. | Орфографик сизгерлекне үстерү. | 1 | 22.09 | |||||
7 | Туры сөйләмле җөмләгә синтаксик анализ ясау. | Синтаксик анализ ясау. | 1 | ||||||
8 | Монологик сөйләмдә туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү. | Сөйләмдә туры сөйләмне – кыек, кыек сөйләмне туры сөйләмгә әйләндерә белү. | 1 | ||||||
Кушма җөмлә ( 1 сәг ) | |||||||||
9 | Гади җөмлә төрләре; җөмләнең кисәкләре, алар арасындагы тезүле һәм ияртүле бәйләнеш турында алдагы сыйныфларда белгәннәрне искә төшерү. | Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү. | 1 | ||||||
10 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язарга әзерлек. Ямьле Агыйдел буйлары. | Эчтәлекне текстка якын итеп бирә алуга ирешү.Тулы һәм эзлекле иҗади язма төрләренә өйрәнү;әдәби сөйләмнең грамматик закончалыклар,орфографик һәм орфоэпик,стилистик нормалар белән бәйләнешен төшенү. | 1 | ||||||
11 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложениене бергәләп тикшерү. | Хаталар өстендә эшли белергә өйрәнү. | 1 | ||||||
Тезмә кушма җөмлә (2 сәг) | |||||||||
12 | Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләр (компонентлар). Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр. Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр ,алардагы гади җөмләләрне үзара бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. | Кушма җөмлә компонентлары арасына тиешле тыныш билгеләрен кую,аларны дәлилләү. Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү. Җөмләгә анализ ясый белү. | 1 | ||||||
13 | Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр.Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр, алардагы гади җөмләләрне үзара бәйләүче чаралар һәм тыныш билгеләре. | Кушма җөмлә компонентлары арасына тиешле тыныш билгеләрен кую,аларны дәлилләү. Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү. Җөмләгә анализ ясый белү. | 1 | ||||||
14 | Белемнәрне тикшерү дәресе. Диктант. Булган, ди, бер әрәмәлек. | Орфографик сизгерлекне үстерү. | 1 | ||||||
Иярченле кушма җөмлә (19 сәг) | |||||||||
15 | Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләр. Иярченле кушма җөмлә турында төшенчә. | Әлеге темага караган кагыйдәләрне белү. | 1 | ||||||
16 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Беркетмә язу. | Җыелыш яки берәр утырышның беркетмәсен яза белү | 1 | ||||||
17 | Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре. Синтетик иярчен җөмлә. Синтетик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре. | Кушма җөмләнең схемасын, төрен, иярчен җөмләнең төзелеше ягыннан төрен,иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче синтетик чараларны дөрес билгеләү. Кушма җөмләләрдә баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую. | 1 | ||||||
18 | Аналитик иярчен җөмлә. Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре. | Кушма җөмләнең схемасын, төрен, иярчен җөмләнең төзелеше ягыннан төрен,иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик чараларны дөрес билгеләү. Кушма җөмләләрдә баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую. | 1 | ||||||
19 | Иярченле кушма җөмләләр синонимлыгы. | Кушма җөмләләрне бер төрдән икенче төргә үзгәртә белергә өйрәнү. | 1 | ||||||
20 | Иярчен җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.Иярчен ия җөмләле кушма җөмлә: төзелеше ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик чаралар. Иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә: төзелеше ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик чаралар. | Кушма җөмләнең схемасын, төрен, иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен,иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик чараларны дөрес билгеләү. | 1 | ||||||
21 | Иярчен ия һәм хәбәр җөмләле кушма җөмлә: тыныш билгеләре. | Кушма җөмләләрдә баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую. | 1 | ||||||
22 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение язарга әзерлек. Госпитальдә. | Укучыларның эчтәлекне текстка якын итеп бирә алуларына ирешү. Тулы һәм эзлекле иҗади язма төрләренә өйрәнү;әдәби сөйләмнең грамматик закончалыклар,орфографик һәм орфоэпик,стилистик нормалар белән бәйләнешен төшенү. | 1 | ||||||
23 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложениене бергәләп тикшерү. | Хаталар өстендә эшли белергә өйрәнү. | 1 | ||||||
24 | Иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар. Иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар. | Кушма җөмләнең схемасын,төрен,иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен,иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны дөрес билгеләү. | 1 | ||||||
25 | Иярчен тәмамлык һәм аергыч җөмләле кушма җөмлә: тыныш билгеләре. | Кушма җөмләләрдә баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую. | 1 | ||||||
26 | Белемнәрне тикшерү дәресе . Иҗади диктант. Сәламәтлек чишмәсе. | Орфографик сизгерлекне үстерү. | 1 | ||||||
27 | Иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре. | Кушма җөмләнең схемасын,төрен,иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен,иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны дөрес билгеләү. Кушма җөмләләрдә баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую. | 1 | ||||||
28 | Иярчен урын җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре. | Кушма җөмләнең схемасын,төрен,иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен,иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны дөрес билгеләү. Кушма җөмләләрдә баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую. | 1 | ||||||
29 | Белемнәрне тикшерү дәресе. Тикшерү диктанты. | Орфографик сизгерлекне үстерү. | 1 | ||||||
30 | Иярчен рәвеш җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар. Иярчен күләм җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар. | Кушма җөмләнең схемасын,төрен,иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен,иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны дөрес билгеләү. | 1 | ||||||
31 | Иярчен рәвеш һәм күләм җөмләле кушма җөмлә: тыныш билгеләре. | Кушма җөмләләрдә баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую. | 1 | ||||||
32 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Җөмләнең мәгънәсен текстның эчтәлеге һәм бөтенлеге ягыннан аңлату. | Җөмләнең мәгънәсен текстның эчтәлеге һәм бөтенлеге ягыннан аңлау. | 1 | ||||||
33 | Иярчен сәбәп җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре. | Кушма җөмләнең схемасын,төрен,иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен,иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны дөрес билгеләү. Кушма җөмләләрдә баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую. | 1 | ||||||
34 | Иярчен максат җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре. | Кушма җөмләнең схемасын,төрен,иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен,иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны дөрес билгеләү. Кушма җөмләләрдә баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую. | 1 | ||||||
35 | Иярчен шарт җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чаралар, тыныш билгеләре. | Кушма җөмләнең схемасын,төрен,иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен,иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны дөрес билгеләү. Кушма җөмләләрдә баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую. | 1 | ||||||
36 | Иярчен кире җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре. | Кушма җөмләнең схемасын,төрен,иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен,иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны дөрес билгеләү. Кушма җөмләләрдә баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую. | 1 | ||||||
37 | Белемнәрне тикшерү дәресе. Диктант. | Орфографик сизгерлекне үстерү. | 1 | ||||||
38 | Хаталар өстендә эш. Иярчен аныклагыч җөмләле кушма җөмлә: төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләре, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик чаралар, тыныш билгеләре. | Кушма җөмләнең схемасын,төрен,иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен,иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны,баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую. | 1 | ||||||
39 40 | Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау:җөмләләргә синтаксик анализ ясау. | Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү | 2 | ||||||
41 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложение язарга әзерлек.Синең әниең . | Эчтәлекне текстка якын итеп бирә алуга ирешү. Тулы һәм эзлекле иҗади язма төрләренә өйрәнү;әдәби сөйләмнең грамматик закончалыклар,орфографик һәм орфоэпик,стилистик нормалар белән бәйләнешен төшенү. | 1 | ||||||
42 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложениене бергәләп тикшерү. | Тулы һәм эзлекле иҗади язма төрләренә өйрәнү; язмача һәм көнкүрештә аралашу барышында мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә әзерләү; әдәби сөйләмнең грамматик закончалыклар,орфоэпик һәм орфографик, стилистик һәм пунктуацион нормалар белән бәйләнешенү. | 1 | ||||||
Катлаулы төзелмәләр (12 сәг) | |||||||||
43 | Катлаулы төзелмәләр турында төшенчә . Күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре. | Татар әдәби теленең кушма җөмләләргә караган кагыйдәләрен белү,алардан телдән һәм язма сөйләмдә дөрес файдалану. | 1 | ||||||
44 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Җөмләнең төзелешен текстның эчтәлеге һәм бөтенлеге ягыннан аңлату. | Җөмләнең төзелешен текстның эчтәлеге һәм бөтенлеге ягыннан аңлау. | 1 | ||||||
45 | Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә:тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә. | Схемаларда күрсәтү күнекмәләре булдыру. | 1 | ||||||
46 | Белемнәрне тикшерү дәресе.Аңлатмалы диктант. Урманнан башка тормыш юк. | Орфографик сизгерлекне үстерү. | 1 | ||||||
47 | Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре | Схемаларда күрсәтү күнекмәләре булдыру. | 1 | ||||||
48 | Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре. | Схемаларда күрсәтү күнекмәләре булдыру. | 1 | ||||||
49 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль изложение язарга әзерлек .Батырларны ил онытмас. | Эчтәлекне текстка якын итеп бирә алуга ирешү. | 1 | ||||||
50 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Изложениене бергәләп тикшерү. | Тулы һәм эзлекле иҗади язма төрләренә өйрәнү;язмача һәм көнкүрештә аралашу барышында мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә әзерләнү; әдәби сөйләмнең грамматик закончалыклар,орфоэпик һәм орфографик,стилистик һәм пунктуацион нормалар белән бәйләнешен төшенү. | 1 | ||||||
51 | Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре. | Схемаларда күрсәтү күнекмәләре булдыру. | 1 | ||||||
52 | Бәйләнешле сөйләм үстерү. Җөмләнең тыныш билгеләре куелышын текстның эчтәлеге һәм бөтенлеге ягыннан аңлату. | Җөмләнең тыныш билгеләре куелышын текстның эчтәлеге һәм бөтенлеге ягыннан аңлау. | 1 | ||||||
53 54 | Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау:синтаксик анализ ясау. | Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү. | 2 | ||||||
55 | Белемнәрне тикшерү дәресе.Диктант. Иделдә боз кузгалу. | Орфографик сизгерлекне үстерү. | 1 | ||||||
56 57 | Катнаш кушма җөмлә: компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре. | Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү. | 2 | ||||||
58 59 | Катлаулы төзелмәләрне гомумиләштереп кабатлау: синтаксик анализ ясау. | Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү. | 2 | ||||||
60 | Арадаш аттестация эше. Контроль эш:тест һәм бирем). | Тест һәм бирелгән җөмләне җөмлә кисәкләре буенча тикшерү. | 1 | ||||||
61 | Тезем. | Теземнәрне дөрес интонация белән уку, тыныш билгеләрен куярга өйрәнү. Белемнәрне практикада куллана белергә өйрәнү. | 1 | ||||||
Пунктуация (4 сәг) | |||||||||
62 | Җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше,интонация һәм тыныш билгеләре. | Җөмлә белдерә торган эчтәлекнең аның төзелешенә турыдан-туры бәйле булуын,ә җөмлә төзелешен төрләндерү аның эчтәлеген үзгәртүгә китерүен белү. | 1 | ||||||
63 | Нокта,сорау һәм өндәү билгеләре,күп нокталар,куштырнаклар куела торган очраклар. | Әлеге билгеләрнең нинди мәгънә белдерүен һәм кайсы урыннарда куелуын белү. | 1 | ||||||
64 | Өтер, нокталы өтер,ике нокта куела торган очраклар. | Әлеге билгеләрнең нинди мәгънә белдерүен һәм кайсы урыннарда куелуын белү. | 1 | ||||||
65 | Сызык һәм җәяләр куела торган очраклар. | Әлеге билгеләрнең нинди мәгънә белдерүен һәм кайсы урыннарда куелуын белү. | 1 | ||||||
66 | Белемнәрне тикшерү дәресе. Контроль диктант. Иделдә. | Орфографик сизгерлекне үстерү. | 1 | ||||||
Синтаксисны гомуми кабатлау (4 сәг) | |||||||||
67- 70 | Хаталар өстендә эш. Йомгаклау. Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау. | Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау | 4 |
8 нче сыйныф өчен татар теленнән контроль язма эшнең (тест һәм анализ) күрсәтмә варианты.
I . Тест биремнәрен башкарырга.
1.Нинди җөмлә тезмә кушма җөмлә дип атала?
а) гади җөмләләре үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләр
ә) тиңдәш кисәкләре үзара тезү юлы белән бәйләнгән
б) гади җөмләләре үзара тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгәннәр
в) гади җөмләләрне үзара бәйләүдә теркәгечләр катнашмаса
2. Бер барды, ике барды ( ) тегесе өйдә булмады җөмләсендә җәяләр урынына нинди тыныш билгесе куела?
а) өтер
ә) нокталы өтер
б) сызык
в) тыныш билгесе куелмый
3.Синтетик бәйләүче чараларны санагыз
а) көттерү паузасы, кушымчалар
ә) бәйлек, бәйлек сүзләр, мөнәсәбәтле сүзләр
б) кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшәлек
в) дөрес җавап бирелмәгән
4. Аналитик бәйләүче чараларны билгеләгез
а) көттерү паузасы, бәйлек сүзләр, кушымчалар
ә) мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, көттерү паузасы
б) теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, кушымчалар, көттерү паузасы, бәйлек сүзләр
в) теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр
5. Катнаш кушма җөмләдә нинди төр ияртүләр күзәтелә?
а) тезүле бәйләнеш
ә) ияртүле бәйләнеш
б) бер-бер артлы иярүле һәм берничә төр иярүле бәйләнешләр
6. Тезем нәрсәләр хисабына формалаша?
а) гади җөмләләре күп булу аркасында
ә) тиңдәш кисәкләре күп булу аракасында
б) югарыдагы ике җавап та дөрес
в) дөрес җавап бирелмәгән.
7. Үзегез күрәсез: бер тамчы яңгыр яуганы юк җөмләсенең мәгънә ягыннан төрен билгеләгез.
а) иярчен ия җөмлә
ә) иярчен рәвеш җөмлә
б) иярчен хәбәр җөмлә
в) иярчен тәмамлык җөмлә
8. Болыт җил искән яктан килә җөмләсенең мәгънә ягыннан төрен һәм төзелешен билгеләгез
а) иярчен вакыт җөмлә, синтетик
ә) иярчен күләм җөмлә, синтетик
б) иярчен урын җөмлә, аналитик
в) иярчен урын җөмлә, синтетик
9. Аерым җөмләләре үзара санау, каршы кую интонациясе аша бәйләнгән җөмләләрне ... тезмә кушма җөмлә диләр.
10. Тел белеменең тыныш билгеләре һәм аларны кую кагыйдәләрен өйрәнә торган бүлеге ... дип атала.
II. Түбәндә бирелгән җөмләгә җөмлә кисәкләре буенча анализ ясарга.
Агачлар,елгалар, зур-зур баткаклар, ничектер, күзгә чалынырга өлгерә алмыйлар, без аларны яшен кебек үтеп тә киткән булабыз. (Г.Ибраһимов)
в) тезүле һәм ияртүле бәйләнешләр
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
5 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
Рус мәктәбендә 5 нче сыйныфының татар төркемендә укучы балаларга татар теленнән эш программасы...
7 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
7 нче сыйныфта татар теленнән эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүдәт стандартларына нигезләнеп төзелгән....
10 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы
10 нчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасы 2008 нче елда чыккан 2009 нчы елда расланган вакытлы дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән...
татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы
9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...
татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы
Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе” методик берләшмә җитәкчесе: _________________ Сәмигуллина В.Н....
3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)
Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....
ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...
- Мне нравится (1)