Укытучыга ярдәмгә
материал на тему
Предварительный просмотр:
ДӘРЕС ТИПЛАРЫ
Тел дәресләре үзләренең характеры (максаты, эчтәлеге, укучыларның эшчәнлеге, үткәрү методикасы) буенча төрлечә оештырыла һәм, шуңа карап, дәресләр төрле типта булалар.
Максаты ягыннан татар теле дәресләре, нигездә, 5 типка бүленә:
1) яңа материалны өйрәтү дәресе,
2) материалны ныгыту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе,
3) белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру, ягъни кабатлау-йомгаклау дәресе,
4) катнаш дәрес, ягъни барлык тип дәресләрнең функциясен үтәүче «синтетик» дәрес (яңа материалны өйрәнү, белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, гомумиләштерү һәм системалаштыру, контроль),
5) белем-күнекмәләрне тикшерү, ягъни контроль дәрес (контроль эшләр, белемнәрне тикшерү, зачет, үзара контроль һ.б.)
ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ КҮРСӘТМӘЛЕЛЕК
Күрсәтмә әсбапларның төрләре:
- график (таблицалар, схемалар, диаграммалар);
- сынлы сәнгать әсәрләре (картиналар, фоторәсемнәр, открыткалар, төрле рәсемнәр);
- символик күрсәтмә әсбаплар (тарихи яки географик карталар, төрле шартлы сызымнар);
- натураль һәм күләмле күрсәтмә әсбаплар (әйберләрнең үзләрен күрсәтү, муляжлар, геометрик фигуралар);
- экранлы әсбаплар (кино, телевидение, диафильм һ.б.).
- Таблица
- Рәсемле таблицалар
- Плакат
- Плакат-таблица
- Схема
- Плакат-схема
- Альбом-таблица
- Сүзлекләр
- Рәсемнәр
- Картиналар
- Кара такта
- Күчмә такта
- Открыткалар
- Карточкалар
- Техник чаралардан һәм программалы укыту элементларыннан файдалану
- Таблица һәм схемалар төзү
- Грамматик уеннар
МЕТОД ҺӘМ АЛЫМНАР
- Аңлату
- Сөйләү — лекция
- Әңгәмә
- Дәреслек һәм башка чыганаклар белән эшләү
- Күнегү
- Күчереп язу
- Диктант
- Аңлатмалы язу
- Хаталарны төзәтү
- Грамматик анализ
- Биремнәр үтәү
- Мөстәкыйль язма эшләр
- Экскурсия
- Семинар
- Практикум дәресләр
- Консультация
- Зачет
- Конференция
- Әдәби әсәрләр телен анализлау
- Татар теле дәресләрендә этимологик анализ
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ
АЛЫМНАР
- Мәгълүмат бирү алымнары:
- укытучы сүзе
- әсәргә иллюстрацияләр карау
- исем кушу
- укытучы укуы
- аңлашылмаган сүзләрне аңлату
- аңлатмалар бирү
- чагыштыру
- китап тәкъдим итү
- китап күргәзмәсе
- портрет белән эшләү
- Анализ алымнары:
- әсәрне өлешләргә бүлү
- план төзү
- язучы стилен, телен күзәтү
- чагыштыру
- эчтәлек сөйләү
- әңгәмә
- эзләнү
- проблемалар чишү
- вакыйгаларның урынын алыштыру
- Иҗади эш алымнары:
- иҗади биремнәр башкару
- сөйләү
- әсәрне сәхнәләштерү
- иллюстрацияләргә исем кушу
- текстның ахырын уйлау
- хикәя, әкият, шигырь иҗат итү
- рәсем ясау
- изложение-сочинение язу
- сценарий язу
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУ
ЧАРАЛАРЫ
Төп чаралар:
- Программа һәм дәреслекләр
- Фәнни-методик әсбаплар
- Әдәби материаллар
Ярдәмче чаралар:
- Таратма материаллар:
- Карточкалар
- Рәсемнәр
- Иллюстрацияләр
- Күргәзмә әсбаплар:
- Язучы портреты
- Картина
- Репродукцияләр
- Таблица-схемалар
- Фотоматериаллар
- Альбомнар
- Китаплар
- Күрсәтмә материаллар:
- Диафильмнар
- Киноматериаллар
- Тыңлама материаллар:
- Магнитофон язмалары
- CD-язмалар
ӘДӘБИ ӘСӘРНЕ ӨЙРӘНҮ
- Кереш дәресләр
- Әсәрне уку
- Әсәрне анализлау
- “Автор артыннан бару” юлы
- Образлар бирелеше аша анализлау
- Проблемалы анализ
- Йомгаклау
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Укытучыга
Яшь укытучы белән эшләгәндә "Тәҗрибә" мәктәбеннән киңәшләр...

Укытучыга кирәкле күнекмә. В помощь молодым учителям.
Укытучыга кирәкле күнекмәләр – яшь укытучыларга ярдәм йѳзеннән куела. Мәктәпкә яңа килүчеләргә түбәндә бирелгән кайбер әйберләргә игътибар итәргә киңәш итәм. Эщ тәҗрибәсе булмаган, эш юлын...

Укытучыга ярдәмгә
Әлеге материал «Аналитик фигыльләр» темасы буенча дәрескә ѳстәмә материал буларак әзерләнде. Материал татар теле укытучылары ѳчен ярдәмгә тәкъдим ителә. Бу материалны дәреснең ныгыту этабында да, тема...

Укытучыга ярдәмгә
Бу язмадагы материал изложение язарга өйрәтүгә багышланган һәм ул укытучыларга ярдәм өчен тәкъдим ителә. Әлеге материалны тугызынчы сыйныф укучыларын әзерләүдә дә, аерым укучы белән эшләүдә ...