Әти - әниләр җыелышы. Гаиләнең туган көне.doc
учебно-методический материал (5 класс)
Предварительный просмотр:
Ата-аналар җыелышы
Тема: Гаиләнең туган көне
Класс: 5
Үткәрү формасы: бәйге-җыелыш
Бурычлар:
1) белем бирү: ата-аналарга гаиләдә тәрбия процессын оештыру буенча педагогик белем, күнекмә, осталык белән кораллану мөмкинлеге тудыру
2) тәрбия: гаиләдә бала өчен уңайлы шартлар булдырырга, балага карата ялгыш гамәлләрдән тыелырга ярдәм итү, гаиләнең педагогик культурасын үстерү, укучыларда әти-әнигә хөрмәт тәрбияләү.
3) оештыру: белем һәм тәрбия бирү процессы сыйфатын яхшырту буенча коллектив карар кабул итү, мәктәп һәм гаиләләр арасында элемтәне ныгыту.
4) мәгълүмати: укучыларның уңышлары һәм проблемалары турында мәгълүмат бирү.
5) махсус: гаилә тәрбиясе методлары турында мәгълүмат җыю.
Ата-аналар җыелышында катнашучылар: ата-аналар, балалар, укытучы.
Җыелышка карата әзерлек: балалар һәм ата-аналар арасында үткәрелгән сорашып белешү үткәрү һәм аны анализлау.
Ата-аналар җыелышы планы:
- Җыелышны ачу. Укытучы чыгышы.
- Бәйгеләр.
- Сорашып белешү нәтиҗәләре белән танышу.
- Йомгаклау. Бүләкләү. Карар кабул итү.
- “Гаилә” кафесында чәй эчү
Ата-аналар җыелышының барышы.
Зал матур итеп бизәлгән. Түрдә Р. Фәхретдиннең “Ата вә ана өчен тәрбияле бала дәрәҗәсендә олуг байлык булмас” дигән сүзләр эленгән.
Зал кырыйлап һәр гаилә өчен өстәл куелган, өстәл өстендә гаиләнең фамилиясе язылган язу. өстәл артында әти-әни, балалар утырган. Түрдә жюри өчен өстәл куелган. Аның составына башлангыч сыйныф укытучылары керә ала.
Укытучы җыелышны башлый:
- Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар! Күмәк җыелышыбызны башлыйбыз.
Гаилә - кешенең бишеге, туган йорты, аның тормыш асылы, яшәү мәгънәсе. Кешелек гаиләдән башлана. Аны җәйге болынга тиңләргә мөмкин, һәр чәчәк, һәр үлән үзенчә үскән гаилә кебек үк, гаилә дә фәкать үзенчә тамыр җәя, ныгый, үсеп кила
«Гаилә бәхете, ил бәхете», - ди халык. Бу исә гаиләбезнең сәламәтлеге - ул ыруг нәселебез абруе, ил абруе дигән сүз. Гаилә һәр кешенең таяныр ноктасы.
Гаилә бәхетен ир белән хатын бергә тудыра, Ул уртак бәхет. Сезнең карлыгачларның ничек оя коруларын, балаларын ничек үстерүләрен күргәнегез бардыр. Кошлар да ояларын парлап ясыйлар, балаларына азыкны парлап ташыйлар.
Безнең балаларыбыз кайда тәрбияләнә? (Гаиләдә, балалар бакчаларында, мәктәптә.) Гаилә -җәмгыятьнең нигезе. Нәрсә ул гаилә? Минемчә гаилә - бергә яшәүче ир, хатын, балалар һәм якын туганнардан торган кешеләр төркеме ул. Шуңа күрә милләтнең бөтенлеге, бердәмлеге һәм саулыгы гаилә ныклыгына турыдан-туры бәйле. Без гаиләдә балаларны үстерәбез, аларга йогынты ясыйбыз, шәхес тәрбиялибез. Ә кем ул шәхес? Шәхес - ул аерым сыйфатларга ия булган, мораль яктан нык, физик сәламәт кеше.
Баланы тәрбияләү ана карыныннан ук башлана. Әлбәттә алкоголь, тәмәке белән мавыгучы аналардан нормаль бала тууы икеле. Авырлы ана саф һавада күп булырга, моңлы музыка тыңларга һәм витаминнарга бай ризыклар белән тукланырга тиеш.
Бала тәрбияләүдә гаиләнең роле зур. Гаиләдә баланың аңлы тәртибе өстендә эшләү һәрбер ата-ана өчен зарур. Гаиләдәге тәртип - ул баланың тыңлаучан булуы гына түгел, ә үзенә йөклөтелгән эшне теләп үтәргә тырышуы да. Хәзерге гаиләдә моны ничек тормышка ашырырга?
Тәртипне билгеле кагыйдәләрне саклаганда гына урнаштырырга була. Кайбер ата-ана үрнәк тәртипкә җәза бирү, тыю юлы белән ирешә Бу һич тә дөрес түгел, чөнки иң мөһиме -баланың үзендә җаваплылык хисе булырга тиеш.
1 укучы:
Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк.
Без яшәрдәй өй кирәк,
Әллүкиле көй кирәк.
Тукай туган тел кирәк,
Туган-үскән җир кирәк.
Мәңге имин ил кирәк!
2 укучы:
Кая барма, шунда әнкәй йөзе,
Кая барсам әнкәй күңелдә
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп йөри гомергә
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә,
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Ай- кояштан һәйкәл салырлык.
Җан җылысын тоя күңелебез
Әнкәй көчен тоя кулыбыз.
Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз!
3 укучы:
Минем әткәй көн дә эшкә китә,
Арып кайта аннан кичләрен.
Елмаюы итеп алып кайта
Шәфәкъләрнең алсу төсләрен.
Әткәй, әнкәй, сездән башка тагын
Кем бар шундый бала бәгырьле?
Кояш сыман әнкәй берәү булса,
Син дә , әткәй, шулай кадерле!
Сайрап туймас сандугачлармыни –
Сүзләребез бетми серләшеп.
Чәнечкеле битләреннән сыйпап
Иркәләнү үзе бер бәхет!
Укытучы:
Әйе, әни-әнкәй сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, изге сүз. Балаларның шатлыгын, кайгы-хәсрәтен алар беренче булып уртаклаша, акыллы киңәшләр бира Әниләрнең ягымлы, тәмле, йомшак сүзләре балага юлдаш була.
Җыелышыбыз “Гаиләнең туган көне” дип атала. Безнең сыйныфның дус, бердәм гаиләсе оешканга быел бер ел булды. Без бүген барлык гаиләләр белән тагын да якыннан танышырбыз, аларның яңа сәләтләрен ачыкларбыз, ярышырбыз, дуслашырбыз. Нәтиҗәдә бер зур гаилә - безнең сыйныф гаиләсе тагын да ныгыр.
- Ә хәзер үзләре белән таныштыру өчен, сүзне гаиләләргә бирәбез. (Һәр гаилә өйдә хәзерләнеп килә).
Жюри иң үзенчәлекле чыгышны билгели.
Укытучы:
Гаиләнең җылысы, татулыгы, андагы һаваның сафлыгы - ир белән хатынның иҗат җимеше. Бу өйнең зурлыгына да, җиһазларын зиннәтлелегенә дә карамый. Бәхетле гаиләләрдә җылы мөнәсәбәт хөкем сөрә анда мактау, рәхмәт сүзләре ешрак ишетелә
1. -Ә-хәзер, әниләр һәм балалар бер-берсенә нинди назлы сүзләр әйтәләр икән? (Чиратлашып һәр гаиләдән әни белән бала ягымлы сүзләр әйтәләр.)
2. Бик матур сүзләр дә беләсез икән. Ә хәзер татар халкының милли ашлары буенча ярыш оештырып алыйк.
Һәр гаиләгә - 1 сорау.
- Аш пешергәндә кулланыла, татар халкына хас ризык.
- Көн саен кулланыла, аннан башка өстәлдә ямь юк. Аңа халык дан җырлый.
- Каз өмәсе табынының бизәге.
- Күркәм ризык, туй мәҗлесенең бизәге.
- Җиләк-җимешне кайнатып, сөзеп ясала.
- Милли татар ашамлыгы.
- Эченә бәрәңге яки тары ярмасыннан эчлек салып пешерелә
- Бик үзенчәлекле ашамлык. Эчлеге рәт-рәт итеп тезелә
- Иң борынгы эчемлек.
3. Бу темага әйбәт җавап бирдегез. Ә менә балалар белән әти-әниләр бер-берләрен яхшы беләме икән? «Бер-беребез турында нәрсәләр беләбез?» конкурсы. (Һәр гаиләгә - балаларга 1 сорау, зурларга 1 сорау).
Балаларга сораулар:
- Әти-әниеңнең балачакта яраткан конфетлары?
- Бала чакта әти-әниеңнең яраткан җырлары.
- Әтиеңнең балачакта яраткан шөгыльләрен беләсеңме?
- Мәктәптә укыганда нинди фәннәрне яратмаганнар?
- Әтиең һәм әниеңнең яраткан укытучыларын беләсеңме?
- Әти-әниеңнең балачактагы кушаматлары.
- Әтиеңнең иң яхшы дустының исеме?
- Әниеңнең иң яхшы дустының исеме?
- Әти-әниеңнең иң яраткан җырчылары?
Әти-әниләргә сораулар:
- Сезнең балагызның яраткан киемнәре.
- Балагызның иң зур теләге?
- Кызыгызның яки улыгызның яраткан ризыгын атагыз.
- Балагызның иң яхшы дусты.
- Балага иң зур җәза нәрсә?
- Яраткан фәне?
- Яраткан шөгыле?
- Яраткан китабы?
- Яраткан җыры, җырчысы?
4. Җитезлеккә бәйге – спорт гаиләсен ачыклау. (Кыршау аша сикереп, гаилә билгеле бер араны уза).
5. Тормышның мәшәкатьләре булган кебек, бәйрәмнәре дә бар. һәркем бу бәйрәмнәрне үзенчә үткәрә Баланың беренче атлап китүе, «әннә», «әттә» дип дәшүе, бакчага, мәктәпкә китүе һәр гаиләгә бетмәс-төкәнмәс шатлык китерә
Безнең укучыларыбыз бу уку елында үзләренен зур юбилейларын - 10 яшь тулуларын билгеләп үтәләр.
Аларны котлау өчен сүзне әниләргә бирәбез.
Шулай ук туган көннәрен билгеләп үткән әти-әниләрне котлау өчен сүзне балаларга бирәбез.
Жюри иң үзенчәлекле чыгышны билгели.
6. Хәзер иң белдекле гаиләне билгелик.
- Мәктәпнең адресы нинди?
- Аның директорларын ата.
- Безнең мәктәпнең ачылганына ничә ел?
- Буа шәһәренә ничә яшь?
- Анда күпме халык яши?
- Р'айон оешканга ничә ел булды?
- Якташ язучы, артистлардан кемнәрне беләсез?
- Буа театрының җитәкчесе кем?
- Түбән Наратбаш авылында ничә кеше яши?
- 10.10.10. саннары нәрсәне аңлата?
7. «Безнең әти-әниләрнең балачагы» фотокүргәзмәсен ачу.
Бу өлеш ата-аналарга сюрприз була. Күргәзмәнең презентациясендә фотография белән балалар да, ата-аналар да таныштыра ала (кайчан, кайда төшерелгән Һ.6.). Әти- әниләргә балалар кулы белән эшләнгән бүләкләр тапшырыла.
8. Бал корты чәчәктән бал табар, балалар әкияттән тәм табар. Гаиләнең яраткан әкиятен сәхнәләштерү.
9. Татар халкы - әдәпле, дөрес сүзле, пакъ халык. Әйтем - сүзнең бизәге, мәкаль - сүзнең җиләге (ахырын әйтергә).
- Оста барда кулың тый, Белгән барда телең тый.
- Ана балага авызыннан өзеп каптыра.
- Ана күңеле балада, Бала күңеле далада.
- Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама.
- Казанга ни салсаң, Чүмечкә шул чыга.
- Олыласаң олыны, Олыларлар үзеңне.
- Эшлегә көн җитми, Эшсезгә көн үтми.
- Чит илдә солтан булганчы, Үз илеңдә олтан бул.
- Яхшы гадәт адәм итә, Яман гадәт әрәм итә.
10.“Иң эшчән гаилә” – пантомима. Гаиләдә күмәк эшләнә торган эшне сурәтләп күрсәтергә.
11. Урындык белән уен. “Зәлидә”көенә башта әтиләрдән, аннары әниләрдән, балалардан җиңүчене билгеләү.
Җиңелүчегә җәза. (Концерт номеры.)
Укытучы:
Җыелыш ахырына якынлаша. Хәзер сүзне жюрига бирәбез.
Жюри “Иң бердәм”, “Иң акыллы”, “Иң эшчән”, “Иң дус”, “Иң спорт гаиләсе”, “Иң милли җанлы” һ.б.номинацияләр буенча бүләкләр тапшыра.
Укытучы алдагы җыелыш карары буенча балалар белән үткәрелгән сорашып белешү нәтиҗәләре белән таныштыра.
Укытучы:
Гаилә - баланың төп тәрбиячесе. Балага игътибарлы булу, аны ярату, өй эшләренә җәлеп итү тәрбия бирүдә иң мөһим шарт. Бала, шәхес буларак тулысынча ачылсын өчен, тирә-юньдә аны яраткан, аңлаган, ягымлы карашы белән җылытучы әти-әни кирәк. Шуны онытмасак иде: бары бердәм, мәгърифәтле һәм мәдәниятле милләт кенә җинаятьчелек, наркомания кебек афәтләргә усаллыкка каршы тора ала.
Әйдәгез, бүгенге җыелышның карарын чыгарыйк. (Карар укыла).
И Ходаем! Рәхмәтеңнән ташлама. Бу дөньяга килгән һәр балага әти-әниле булып, тигез канат астында яшәргә язсын.
Ә хәзер «Гаилә» кафесына рәхим итик.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”
8 нче сыйныфта ата-аналар җыелышы” Компьютер технологияләре һәм бала сәламәтлеге ”...
Ата-аналар җыелышы. Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмияте.
Тема. Баланың шәхес буларак үсеш чорында аралашуның әһәмиятеМаксат. 1.Ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашуына этәргеч бирү....
Ата-аналар җыелышы
Тема. Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш (Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү) ...
8 нче сыйныф укучыларының ата – аналар җыелышы беркетмәсе
8 нче сыйныф укучыларының ата – аналар җыелышы беркетмәсе...
Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"
Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...
Сценарий "Туган телләр көне" Гаилә елына багышлап
Халыкара Туган көннәр көнен үткәрү өчен сценарий...
Статья на тему "Тел биргән дә гаилә, моң биргән дә гаилә"
2024 нче ел Россия Федерациясе тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан һәм 21 нче февраль - Халыкара Туган телләр көне уңаеннан Бәрәскә урта мәктәбендә “Тел биргән дә гаилә,...
- Мне нравится (1)
Комментарии
Әти - әниләр җыелышы. Гаиләнең туган көне
Материалыгыз файдалы һәм эчтәлекле