Экологик факторлар һәм аларның йогынтысы
план-конспект урока по биологии (5 класс) на тему

Шарипова Ильхамия Валимухаметовна

Технологик карта 5 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekologik_faktorlar_5_kl.docx31.9 КБ

Предварительный просмотр:

Технологик карта

Предмет: биология

Класс: 5

Дәрес темасы: «Экологик факторлар һәм аларның тере организмнарга йогынтысы ».

Дәрес тибы: Яңа теманы  өйрәну дәресе.

Дәреснең максаты : экологик факторлар турында мәгълүмат бирү, аларның организмнарга йогынтысын өйрәнү.  

Бурычлар : укучылар экологик факторларның төрләрен аера, аларның бер- берсенә мөнәсәбәтен билгели белергә,  Һәр факторны характерлый белергә тиешләр.   

УУГ : 

Шәхси УУГ:  белем күнекмәләре формалаша, программа  материалын үзләштерүдә кызыксынучанлык, танып – белүчәнлек арта, иптәшләре һәм укытучы белән аралашканда коммуникатив компетентлык  үсә.  

 Регулятив УУГ: эш  максатын билгеләү, аны планлаштыру һәм чишүгә омтылу; үз гамәлләрен контрольдә тоту.  .

Коммуникатив УУГ: информацияләрне эзләү, барлау вакытында 

группада һәм парлар белән эшләгәндә укытучы һәм иптәшләре бн әңгәмә - диалогка катнашу.

Танып- белү  УУГ: текст, рәсемнәр, табигый объектлар белән эшләү;  нәтиҗә ясау, йомгаклау, күзәтү, барлыкка килгән нәтиҗәләрне аңлата белү.

 Көтелгән нәтиҗәләр: Укучы белергә тиеш:

    Экологик фактор;

    Абиотик фактор;

    Биотик фактор

   Антропоген фактор

Җиһаз: компьютер, мультимедийный проектор, дәреслек “Биология” Авторы: В. В. Пасечник. Издательство «Дрофа».

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I. Оештыру өлеше

1.Сәламләү .

Укучыларны сәламләү

 Укучыларның укытучыны сәламләве

2. Дәрескә әзерлек.

Укучыларның эш өстәлләре, уку предметлары: дәреслек, дәфтәр, ручкаларны  барлау.

3.Игүтибарны оештыру.

 Игүтибарны туплау өчен кыска гына кереш сүз, психологик пауза

 Актуализация (өй эшләрен тикшерү)

Игътибар!Игътибар! 05.10.2018 елдан хайваннар арасында Олимпия уеннары башланып китә. Стартка булачак олимпия йолдызлары – хайваннар тезелеп басты . Старт алдыннан  “ Табигатьтә гадәти булмаган” газетасының махсус корреспонденты алардан интервью алды.   Беренчеләрдән булып Чыпчык интервью бирде. Җиңүгә ирешү өчен ул  барлык җир тирәлеген  буйсындырачак. Икенчесе  - Яңгыр суалчаны: ул  барлык һава  тирәлеген үз итәчәк. Стартта  өченче Балык тора. Җиңү яулау өчен ул –җир – һава тирәлеген буйсындырачак. Дүртенчеләрдән – Чебен  тора. Ул  тизрәк җиңү яуларга су тирәлегенә ашыга .  Корреспондент аптырашта калган. Ни өчен ? Нинди яшәү тирәлекләрен беләбез?

 Укучылар тест эшлиләр.

Тыңлыйлар, анализлыйлар, нәрсә турында суз барганын төшенәләр. Хаталарны төзәтәләр.

 

Узара тикшерү эшләрне.

II. Мотивация  

Терек организмнар яшәү тирәлегеннән башка яши алалармы?

“Әйдәгез урманга һәм кырга

Табигать китабын укырга.

Бу китап гаять зур, гаять бай.

Анда бар: җир, су, күк, кояш, ай!”

 Киң болыннарда

Урман-кырларда,

Агачлар- гөлләр кибеп сулдылар,

Уйсу җирләрдә, елга – күлләрдә,

Көзге салкыннан сулар туңдылар.

Көннәр суынды, чишмәләр тынды,

Безне калдырып кошлар да китте.

 Ничек уйлыйсыз, без буген сезнең белән нәрсәләр турында өйрәнәчәкбез икән?  

(Тирәлек шартлары  -  экологик факторлар дип атала). 

Җавап бирәләр, тыңлыйлар, шигырҗне анализлыйлар,  тирәлекләрне һәм андагы шартларны тикшерәләр, саныйлар,   җавап бирәләр һәм теманы билгелиләр: “Экологик факторлар һәм аларның тере организмнарга йогынтысы”. Теманы дәфтәргә язып куялар.

 Максатны билгеләү, планлаштыру

 Дәрес максатын ачыклау.

Үз фикерләрен әйтәләр, нәрсә беләләр иде, нәрсә белмиләр, һәм нәрсә белергә телиләр.

 III. Яңа теманы аңлату.

 Бик күп факторлар булуга карамастан, аларны 3 төркемгә бүләләр.

Абиотик- терек булмаган

Биотик- терек табигать

Антропоген- кеше мөнәсәбәте

Экологик фактор типларының  схемасын төзегез!

  “ Моңсу хикәя” әкияте бн танышырга һәм  аңа бирелгән сорауларга җавап табырга

 .

 Эш 3 группада бара.

1гр. – «абиотик фактор»

2 гр. – «биотик фактор»

3 гр. – «антропоген фактор»

Һәр группа дәреслек буенча үз темасы бн таныша

 Эшне төгәлләү турында искәртә.

 Тынлыйлар, уйлыйлар, сорауларга җавап бирәләр, әңгәмәдә катнашалар.   

Схема төзиләр

Алгоритм нигезендә эшлиләр.  приложение № 2

 - текстны укыйлар, анализлыйлар, төп фикерләрне билгелиләр,  узара уртаклашалар аңлаталар  

1 группа - аңлата

2 группа  -аңлата

3 группа – аңлата  

 IV. Теманы ныгыту

 Физкультминутка үткәрә

Бер  – күтәрелдек, сузылдык  

Ике  – иелдек һәм бөгелдек

Өч – кулларны чәбәкләп,

  башны селкеттек.

Дүрт дигәндә  –куллар киң ,

Биш дигәндә – аяклар,

Ә алтыда – без парталарда кабат.

 Слайдта

 -  экологик факторларны 3 колонкага язып чыгыгыз

 Терек табигать (биотик)

Терек булмаган (абиотик) һәм                                     Антропоген фактор:

Урманда поңар, бүренең куян артыннан кууы, яңгыр яву, аюның җиләк ашавы, эсселек, елгага чуп – чар ташлау, күбәләкнең чәчәктән нектар суыруы.

 Биремне башкаралар, үзбәя.

V. Рефлексия һәм үзбәя 

 Ян-як партнерыгызга     бәя     бирегез!

                 1.Син молодец булдырдың!

                  2.Мин синең дәрестә эшчәнлегеңнән кәнәгать.

                  3.Син тагын да тырышыбрак эшли ала идем.

Үз-үзегезгә бәя бирегез!

                  - Дәрес материалын бик яхшы үзләштердем. Классташларыма да булыша алам.      (“5“ билгесе)

                  - Яхшы эшләдем . Дәрес материалын аңладым.

 (“4” билгесе)

-                 Яхшы эшләдем, ләкин иптәшем ярдәменнән баш тартмыйм . ( “3 “ билгесе)

 

Дәреснең темасын, максатын, бурычларыннан чыгып, авыр эпизодларны, ошаган эпизодларны барлыйлар; үзләренең һәм иптәшләренең активлык дәрәҗәләрен билгелиләр.  

VI.  Өй  эше.

 Өй эшен аңлата.

1.  параграф 5 дәреслектән

2.  27 нче биттәге сораулар;  

3. мәкальләрне аңлатырга:

- “Язгы яңгыр үстерә, ә көзгесе черетә”.

-  “Су булган җирдә - чәчәк ата”.

 

 өй эшләрен язалар.

 


Кушымта 1.

Моңсу хикәя.  

Автор:   Салкын көзге    җилле  бер көн. Иртәдән бирле яңгыр коя да коя. Шундый ямьсез коннәрнең берсендә бәләкәй керпе, соры күке  һәм кечкенә кырмыска сыенырга урын эзләгәндә бер чыршы төбендә очрашканнар.

Кырмыска: Ай-яй, чиләкләп коя бу яңгыр!

Күке: Өч көн тоташ ява бит. Оча алмыйм, азык таба алмыйм. Тагын бер көн яуса мин ачтан үләм бит!

Кырмыска : Яңгыр туктаса мин ояма кайтыр идем, анда җылы һәм коры!

Керпе: Зарланмагыз әле. Тормышта төрле хәлләр була. Әз генә түзегез инде, хәзер яхшырыр көн.

Кырмыска: Минем өчен ямьсез кон - дөньяда иң начары!

Күке: Мин ашарга яратам, минем өчен иң куркынычы – ач калу.

Керпе: Эх, сез! Миңа бөтенләй начар булды, ә мин бит зарланмыйм.

Күке: Сөйлә әле, без бит синең дусларың.

Керпе: Үпкәләттеләр мине.Беркөнне урманда йоргәндә гөмбәчеләрне күрдем. Гөмбә таба алмаганга зарланалар иде. Мине күреп алдылар да: “ Менә гомбәне кем ашап бетергән икән!- диделәр. Оятымнан җир тишегенә керердәй булдым, урманны ташлап әллә кайларга китәселәр килде.  

Күке: Чыннан да бер гөнаһсызга үпкәләткәннәр бит сине. Нинди надан кешеләр соң алар? Бөтенебезгә дә билгеле: керпеләр бөҗәкләр бн тукланалар бит. Сирәк кенә булса да тычканнар, бакалар бн тукланалар. Ә энәләренә гөмбә тагып алар әкиятләрдә һәм мультфильмнарда гына булалар. 

Мине дә кыерсыталар бит. Имеш, мин начар ана, йомыркаларымны башка кошларның оясына салам икән. Күкеләрнең 130 төреннән 50 төре генә  шулай эшли, ә күбесе башка кошлар шикелле үз балаларын үзләре үстерәләр. Ә никадәр бөҗәкләрне юк итәбез. Дөрес әйтәсең син Керпе, юкка кыерсыталар безне кешеләр.

 Кырмыска: Нинди киңәш бирергә дә белмим сезгә. Мин дә сөйлим  әле. Оябызны рәтләргә дип, корыган чыбык – чабык эзләргә чыктым.  Күрәм, бер малай  урманга килеп тәртипсезләнә башлады: агач ботакларын сындырды, уләннәрне өзде һәм чыбыкларны өеп карт имән төбендә учак якмакчы булды. Ләкин без- урман кырмыскалары һәм черкиләр ана ут төртергә ирек бирмәдек. Без аякларыннан үрмәләп тешләдек, черкиләр башы очында безелдәделәр. Ул куллары белән селтәнеп безне бәргәләргә тотынды. Күпләребез һәлак булды.

 Ә урманнан мин китергә җыенмыйм. Мин монда үстем, минем оям монда, дусларым монда. Урманны саксыз калдырырга ярамый. Сез үзегез белгәнчә эшләгез, ә мин урманда калам.

Автор: керпе белән күке уйга калган арада яңгыр туктаган, җил басылган, кояш чыгып җылытып җибәргән.  Аларга рәхәт булып киткән.

 Күке: без бер кая да китмибез. Урман безнең йортыбыз, аны сакларга кирәк!

 

 

Кушымта 2.

Текст белән эшләү алгоритмы. 1 группа.

  1. Хикәяне укып чык!
  2. Нинди табигать күренешләре белән таныштын?
  3. Ул табигать күренешләренең  хайваннарга  нинди файдасы  бар?
  4. Нинди зыяны бар?
  5. Бу күренешләрне нинди факторга кертәбез.

Текст белән эшләү алгоритмы. 2  группа.

  1.  Хикәяне укып чык!
  2. Нинди хайваннар турында сүз бара.
  3. Бу хайваннарның урманга файдасы бармы?
  4. Нинди фактор?
  5. Бу хайваннар турында яңалык белдегезме?

 

Текст белән эшләү алгоритмы.  3  группа.

  1. Хикәяне укып чык!
  2. Хикәядә кеше роле бармы?
  3. Кеше табигатькә  файда бирәме, әллә зыян саламы?
  4. Нинди фактор?

5 сыйныфта үткәрелгән “Экологик факторлар һәм аларның тере организмнарга йогынтысы  ” темасы буенча үткәрелгән ачык дәрескә анализ.

Укытучы :  Шарипова Илһамия Валимухаметовна

Дәрес темасы:  “Экологик факторлар һәм аларның тере организмнарга йогынтысы ”

Дәрес тибы : Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Дәреснең максаты:  экологик факторлар турында мәгълүмат бирү, аларның организмнарга йогынтысын өйрәнү.  

Дәреснең бурычлары:

Предметные: укучылар экологик факторларның төрләрен аера, аларның бер- берсенә мөнәсәбәтен билгели белергә,  Һәр факторны характерлый белергә тиешләр

Предметара:

Әдәбият, сәнгать  белеме фәннәре бәйләнешендә яңа белемнәр ачу.   Экология һәм фактор   төшенчәләре өстендә эшләү. Укытучы белән диолог  алып бара белү.

 Шәхси УУГ:проблемалы сорауларны чишкәндә укытучы һәм яшьтәшләре белән хезмәттәшлек итү. Кече төркемдә эшли белү.

-биремнәргә иҗади якын килү

   табигатьтә  сакчыл караш булдыру.

Регулятив: эш  максатын билгеләү, аны планлаштыру һәм чишүгә омтылу; үз гамәлләрен контрольдә тоту.   

Танып- белү: текст, рәсемнәр, табигый объектлар белән эшләү;  нәтиҗә ясау, йомгаклау, күзәтү, барлыкка килгән нәтиҗәләрне аңлата белү.

Коммуникатив: информацияләрне эзләү, барлау вакытында 

группада һәм парлар белән эшләгәндә укытучы һәм иптәшләре бн әңгәмә - диалогка катнашу.

Дәрес алып бару методлары: сөйләм, әсбаплар белән эшләү, өлешчә  проблемалы эзләнү,  практик ( таблица, билгеләү каточкалары   төзү).   

Дәреснең тибы:Комбинированный

Форма : индивидуаль, парлы, күмәк

Әлеге дәрес тематик план буенча төп – төгәл көненә туры килә.  Дәрес башында дәресне актуальләштерү максатыннан  хайваннарның яшәү тирәлеген  кабатлап табышмак –информаөия тыңладылар, хаталарны төзәттеләр  һәм теоретик тестлар белән төгәлләп куйдылар.  Болар барысы да яңа темага кереп китү өчен кирәк иде . табигатьтә бара торган ел фасылларына бәйле үзгәрешләр турындагы шигырь  белән проблемалы ситуация тудырылды. Бу яңа темага кереп китергә мотивация булды дип исәплим. Балалар үзләре яңа теманы ачыкладылар, максатларны билгеләделәр.  

Дәреснең төп этабы – экологик факторларны өйрәнү,   дәреслек белән эшләү, “Моңсу хикәя” әкиятеннән информацияләрне җыю,   аларны  тыңлап анализлау,   Ныгыту өлеше гади уен зарядка, бирелгән факторларны таблицага тутыру формасында узды..

Дәрес барышында ярышу, чагыштыру, эзләнү характерындагы ысуллар кулланылды. Теманы формалаштырганда, яңа теманы үзләштергәндә, төрле авырлыктагы биремнәрне башкарганда). Уен ысулы- үз-үзләренә, иптәшләренә бәя биргәндә.

Дәрестә өстенлек итте:

1).   Үстерелешле белем бирү технологиясе,   үсемлекләр һәм хайваннар, хайваннар һәм хайваннар, хайваннар һәм кеше мөнәсәбәте  турында информация туплауда чагылды.

Хезмәттәшлек технологиясе( парларда,группада эш, әңгәмә кору,уртак нәтиҗәләр ясау, йомгаклау өлешендә)

 Дәрестә биологик төшенчәләр өстендә уңышлы эш башкарылды,  (фактор, биотик, абиотик, антропоген)

 Физик һәм акыл нагрузкасын киметү өчен физкульт минутка үтте. Контроль урынлы булды .

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Без аларны мәңге онытмабыз

Сугышның беренче көннәрендә татар язучылары оптимистик әсәрләр иҗат итү белән җавап бирделәр. Газета һәм  журналларда патриотик шигырьләр  һәм публицистикязмалар күп басылды. Сугыш баш...

Дөньяның экологик проблемалары

Дөньяның экологик проблемалары  белән таныштыру...

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул  хәтфә урамы.Йомшак җилн...

Разработка урока по математики 5 класс "Натураль саннарны тапкырлау һәм аларньң үзлекләре"

Аннотация к урокуДанный урок является уроком повторении. Материал урока направлен на развитие творческого мышления учащихся. Задачи подобраны одно-двухшаговые по своему решению. Структура урока: поста...

"Сәләтле шәхес тәрбияләүдә тәрбия эшенең йогынтысы"

Бүгенге көндә тормыш мәктәп алдына тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя. Чөнки хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, җәмгыяттә үз-үзеңне генә ихтирам...

ДӨРЕС ЯЗА БЕЛҮНЕ ҮЗЛӘШТЕРҮГӘ ЯРДӘМ ИТҮЧЕ ФАКТОРЛАР ҺӘМ ШАРТЛАР.

Күп укый торган һәм күзәтүчән бала, чыннан да, дөресрәк яза. Дикъкатьләп уку балага сүзнең график образын күреп хәтерләргә, дөрес язу закончалыкларын үзләштерергә мөмкинлек бирә. Язу процессында да, я...

Тәрбиядә ата йогынтысы

Әти- әнниләр җыелышы өчен...