“Яман гадәтләрдән саклан!”
методическая разработка (8 класс) на тему

Ваганова Альбина Ильсуровна

Ата-аналар җыелышы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_syynyf_zh.yaman_gadtlrdn_saklan.docx82.63 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                            Ваганова Альбина Илсур кызы

8 сыйныф

Ата-  аналар җыелышы

Тема: “Яман гадәтләрдән саклан!”

Максат:  Ата-аналарда яман гадәтләргә карата тискәре караш, мөнәсәбәт булдыру.

Бурычлар:

1. Яман гадәтләрнең бала үсешенә тискәре йогынтысы турында белемнәрне актуальләштерү;

2. Яман гадәтләрнең барлыкка килү сәбәбе турында ата-аналарның белемнәрен тулыландыру;

3. Яман гадәтләргә дучар булган яшьүсмерләргә ярдәм итү юлын билгеләү.

Үткәрү формасы: түгәрәк өстәл (круглый стол)

Җиһаз: компьютер, интерактив такта, кәгазь битләре

Алдан эшләнелгән эш:

1.Укучылар аноним рәвештә таблица тутыралар, шунда үзләренең уңай һәм тискәре гадәтләрен язалар;

Минем уңай гадәтләрем

Минем тискәре гадәтләрем

.......

......

2. “Брейн-ринг” рубрикасын үткәрү өчен ата-аналарга биреләсе сорауларны төзү;

Көн тәртибе:

I. Кереш сүз.

II. “Сиңа ачам серемне” рубрикасы.

III. “Брейн-ринг” рубрикасы.

IV. “Ассоциация” уены.

V. “Яман гадәтләр белән көрәшү” иҗади бирем.

VI. “Атаклы педагоглар, психологлар киңәшләре” рубрикасы.

VII. Йомгак.

Җыелыш барышы

I. Кереш сүз. 

Хәерле кич, хөрмәтле әти –әниләр! Бүгенге җыелышыбызны бөек мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин сүзләреннән башлыйсым килә:

зирятдин

“Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да, тәнең сәламәт булмаса, рәхәтлек сизмәссең.”

- Чыннан да, бу сүзләрдә хаклык бар. Тәнең вэ җаның сәламәт булмаса, дөньяның ямен, тәмен тоеп, киң сулыш алып  яшәп булмас иде. Ә сәламәт булыр өчен яман гадәтләр белән дуслашмаска кирәк. Бүгенге җыелышыбызда, түгәрәк өстәл артында,  гадәтләр турында сөйләшербез. Җыелышыбызның темасы : “Яман гадәтләрдән саклан!”.

        Балалар үсә...Кичәге бала чага бүген инде яшьүсмер. Алар үскән саен каршылыклар туа, проблемалар җитдиләнә. Бүген мин Сезне, һәр кешене тормыш юлында сагалап торган, кайбер очракларда тормышны астын өскә китерергә сәләтле булган  яман гадәтләр турында уйланырга чакырам. Газиз балаңны ничек эчкечелектән, тәмәке тартудан, наркоманиядән саклап калырга? Бәлки без бүген яман гадәтләрдән саклану, аларга бирешмәү ысулларын таба да алмабыз, ләкин бу проблеманы аңларга тырышып карарбыз.

        Гадәт ... Бу сүзне без бик еш ишетәбез. Һәр кешенең үз гадәтләре бар: яхшысы да, яманы да. Безнең балаларыбыз үзләренең уңай һәм тискәре гадәтләре турында нәрсәләр яза икән.

II. “Сиңа ачам серемне” рубрикасы.

        Укучылар аноним рәвештә таблица тутыралар, шунда уңай һәм тискәре гадәтләрен язалар. Ата-аналар таблицадагы язмалар белән танышалар, фикер алышалар, бер нәтиҗәгә килергә тырышалар.

Минем уңай гадәтләрем

Минем тискәре гадәтләрем

.......

......

III. “Брейн-ринг” рубрикасы.

        Сыйныф җитәкчесе ата-аналарны кызыксындырган сораулар бирә, ә алар җавап эзлиләр, фикер алышалар.

  • Бала белән тәмәке тарту, эчкечелек, наркомания, отыш уйнау турында сөйләшүдән файда булыр микән?
  • Яман гадәтләр  турында яшьүсмер белән ничегрәк сөйләшергә, нинди ысуллар кулланырга?
  • Яман гадәтләр турында сөйләшер өчен балам кечкенә түгелме?
  • Яшьүсмер белән сөйләшкәндә нәрсәгә басым ясарга?
  • Баланың нинди яман гадәтләргә дучар булуын ничек белергә?
  • Тәмәке тарту, эчкечелек, наркомания, отыш уйнау турында мин нәрсә сөйли алам?

IV. “Ассоциация” уены.

        Хөрмәтле әти-әниләр! 2 минут эчендә түбәндә бирелгән сүзләргә ассоциация сүзләр язарга кирәк.

Гадәт:    

Тәмәке:

Исерткеч эчемлек:

Сәламәтлек:

Профилактика:

Кайсы сүзгә ассоциация сүзләр күбрәк табылды? Ни өчен ? Фикер алышу.

V. “Яман гадәтләр белән көрәшү” иҗади бирем.

        Яман гадәтләргә ничек бирешмәскә? Туры юлдан тайпылмыйча, үз юлыңны ничек табарга?  Балаларны яман гадәтләрдән ничек сакларга? Балага карата нинди таләпләр куярга?

        Хөрмәтле ата-аналар, алдыгыздагы  ак битләргә, бу сорауларга җавап биргәндә кулланырдай 5 кагыйдә языгыз.

Уңышлы дип табылган 5 кагыйдә:

  • Балага карата түземле булырга;
  • Балага карата игътибарлы булырга;
  • Әдәплелек һәм нәзакәтлелек кагыйдәләрен бозмаска;
  • Үзеңне бала урынына куя белергә;
  • Сыгылма контроль системасы оештыру;

VI. “Атаклы педагоглар , психологлар киңәшләре” рубрикасы.

        Без бүгенге яман гадәтләргә багышланган җыелышыбызда безне борчыган сорауларга бергәләшеп  җавап бирергә, проблемаларны чишергә, балаларыбызны тагы да яхшырак аңларга тырыштык. Ә атаклы педагогларыбыз нәрсәләр киңәш итә икән, шуңа игътибар итик әле.

  •  Сәламәтлекне саклыйсың килсә, һәр эшеңдә сак бул.

 (бөек мәгърифәтче, атаклы педагог  Ризаэддин Фәхреддин);

  •  Мин белгән бердәнбер матурлык – ул саулык

(Генрих Һейне, немец язучысы);

  •  Саулыкны сатып алып булмый ( “Чирнең сәбәбен белеп, аны китереп чыгаручы нәрсәләрдән сакланырга кирәк. Мәсәлән, тирләп салкынга чыгу, исле (күмер исе, агулы ис) бүлмәдә тору, майлы ризыклар ашау, исерткеч эчемлекләр эчү, әфьюн кабу - болар барысы да чирләүгә китерә”. Р.Фәхреддин);
  •  Балаларыгызны яхшы багыгыз. Аларны яхшы тәрбия кылыгыз.

   (бөек мәгърифәтче, атаклы педагог  Ризаэддин Фәхреддин);

  •  Аракы эчү, тәмәке тарту, отыш уйнау – шайтанның гамәлләреннән булган пычрак эшләрдер. Алардан сакланыгыз. Дөнья вә ахирәт сәгадәтенә, бәхетенә ирешерсез.

(Маидә сүрәсе, аять90)

  •  Бала ата-ананың көзгесе, үзегез үрнәк була белегез.

(атаклы педагог  Ризаэддин Фәхреддин)

VII. Йомгак.

        Хөрмәтле әти – әниләр, җыелышта актив катнашуыгыз өчен рәхмәт. Бала тәрбияләүдә сезгә уңышлар телим.

Алдагы тормышыгызны кадерләп яшәгез!

Начар гадәтләрдән, серле кешеләрдән ераграк йөрегез.

Дөнья ямьле шуны белегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яман гадәтләр - кешелек дошманнары" сыйныф сәгате (8 сыйныф)

Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре буенча төзелгән сыйныф сәгате...

Методическая разработка урока. Зәйнәб Биишева. Яҡшы һәм яман

Методическая разработка урока на башкирском языке...

Комсомольская молодость моего дедушки Яманов Семён

Доклад на научно практическую конференцию...


 

Комментарии

Халилова Роза Ахатовна

Афәрин! Бик кирәкле һәм файдалы материал.Миңа бик ошады.Киләчәктә сезгә уңышлар теләп,алга таба да сездән файдалы материаллар көтеп калам.

Сагдиева Айгуль Рафилевна

Рәхмәт. Файдалы киңәшләр, үз эшемдә дә кулланырга мөмкин.