Математикадан диагностик эш. 5 класс.
тест по математике (5 класс)
Кереш диагностик эш тест формасында бирелә. Диагностик эш 18 биремнән тора, №10, 11, 16, 18 биремнәрен чишү ике-өч гамәлдән тора, шуңа күрә алар 2 шәр балл белән бәяләнә, калган дөрес биремнәр өчен 1 әр балл куела. Гомуми 22 балл.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Кереш диагностик эш тест формасында бирелә. Диагностик эш 1 | 22.82 КБ |
Предварительный просмотр:
Математикадан диагностик эш
(5 класс укучылары өчен)
Максат: укучыларның башлангыч сыйныфларда алган белемнәрен тикшерү.
Кереш диагностик эш тест формасында бирелә. Диагностик эш 18 биремнән тора, №10, 11, 16, 18 биремнәрен чишү ике-өч гамәлдән тора, шуңа күрә алар 2 шәр балл белән бәяләнә, калган дөрес биремнәр өчен 1 әр балл куела. Гомуми 22 балл.
Билгеләр:
0-11 балл - «2» ле билгесе
12-16 балл – «3» ле билгесе
17-19 балл– «4» ле билгесе
20-22 балл – «5» ле билгесе
Вариант I
1. Исәпләгез: 7324 – 2545=…
1) 5889; 2) 9869; 3) 4779; 4) 4889.
2. Исәпләгез: 318 · 32 =…
1) 10076; 2) 10176; 3) 9176; 4) 9286.
3. Исәпләгез: 4824 : 36 =…
1) 134; 2) 404; 3) 128; 4) 224.
4. Ахырдан кайсы гамәл эшләнә: 540 – 82 : 2 + 13·3
1) тапкырлау; 2) бүлү; 3) кушу; 4) алу?
5. 3 м 4 см = …
1) 34 см; 2) 304 см; 3) 340 см; 4)3004 см.
6. Яклары 4 см һәм 13 см булган турыпочмаклыкның мәйданын табыгыз.
1) 34 см2; 2) 17 см2; 3) 52 см; 4) 52 см2.
7. Турист машинада 552 км юлны 6 сәг барган. Машинаның тизлеге күпме?
1) 92 км/ч; 2) 3312 км/ч; 3) 94 км/ч; 4) 84 км/ч.
8. Саматның 32 маркасы бар, ә Камилнең 4 маркага әзрәк. Камилнең ничә маркасы бар?
1) 34; 2) 8; 3) 120; 4) 28.
9. Галия 42 бит укыган, ә апасы Галиядән 2 тапкырга күбрәк бит укыган. Апасы ничә бит укыган?
1) 44; 2) 21; 3) 84; 4) 40.
10. Ике пункттан бер үк вакытта кара-каршы ике мотоциклчы чыккан. Аларның берсенең тизлеге 60 км/сәг, икенчесенең тизлеге 70 км/сәг. Әгәр ике пункт арасы 390 км булса, алар ничә сәгатьтән соң очрашырлар?
1) 12 сәг; 2) 2 сәг; 3) 3 сәг; 4) 5 сәг.
11. Дүрт зур һәм өч кечкенә цистернада 136 т нефть бар. Әгәр зуррак цистернада 25 т булса, бер кечкенә цистернада ничә тонна нефть бар?
1) 36 т; 2) 100 т; 3) 5 т; 4) 12 т.
12. Ягы 14 см булган квадратның периметрын табыгыз.
1) 56 см; 2) 48 см; 3) 28 см2; 4) 56 см2.
13. Исәпләмичә генә, 19044 : 529 өлешендә ничә цифр икәнен белегез?
1) 3; 2) 4; 3) 5; 4) 2.
14. Тигезләмәне чишегез: 54 : х = 6.
1) 9; 2) 7; 3) 8; 4) 4.
15. Автобус 35 балага исәпләнгән. 329 баланы сыйдырыр өчен ничә автобус кирәк булыр?
1) 8; 2) 11515; 3) 9 (4 ост); 4) 10.
16. Исәпләгез: 8 сәг 16 мин – 4 сәг 21 мин = …
1) 4 сәг 35 мин; 2) 5 сәг 47 мин;
3) 3 сәг 55 мин; 4) 12сәг 37 мин.
17. Дүрт мисалның берсе генә дөрес эшләнгән. Бүлүне эшләмичә генә, бу мисалны табыгыз.
1) 417:5= 81 (11калд); 2) 149 : 5 = 29 (4калд.);
3) 537 : 7 = 78 (9калд.); 4) 235 : 4 = 85 (1 калд).
18. Саматның 16 маркасы бар, ә Камилнең 48 маркага күбрәк. Камилнең маркалары Саматныкыннан ничә тапкырга артыграк икән? Мәсьәләне чишү өчен аңлатма төзегез?
1) 48 +16 : 16; 2) 48 : 16; 3) (48 + 16) : 16; 4) (48 – 16) : 16.
Вариант II
1. Исәпләгез: 9342 – 5465 =…
1) 4807; 2) 4887; 3) 4877; 4) 3877.
2. Исәпләгез: 263 · 21 =…
1) 10076; 2) 10176; 3) 9176; 4) 9286.
3. Исәпләгез: 10836 : 43 =…
1) 207; 2) 252; 3) 243; 4) 235.
4. Кайсы гамәл ахырдан эшләнә: 570 + 14 · 4 – 48 : 3
1) кушу; 2) алу; 3) тапкырлау; 4) бүлү.
5. 5 км 26 см = …
1) 526 м; 2) 5260 м; 3) 5026 м; 4) 5206 м.
6. Яклары 6 см һәм 12 см булган турыпочмаклыкның мәйданын табыгыз.
1) 18 см2; 2) 36 см2; 3) 72 см2; 4) 42 см.
7. 144 км лы юлны 24 км/сәг тизлек белән бару өчен күпме вакыт кирәк?
1) 3456 сәг; 2) 6 сәг; 3) 120 сәг; 4) 168 сәг.
8. Класста 14 малай, ә кызлар малайларга караганда 2 гә күбрәк. Класста барлыгы ничә кыз?
1) 7; 2) 28; 3) 12; 4) 16.
9. Оста 36 деталь, ә аның укучысы 4 тапкырга кимрәк деталь ясаган. Укучы ничә деталь ясаган?
1) 40; 2) 32; 3) 9; 4) 45.
10. Аралары 24 км булган ике авылдан бер үк вакытта кара-каршы ике җәяүле чыккан. Аларның берсенең тизлеге 3 км/сәг, икенчесенең тизлеге 5 км/сәг булса, алар ничә сәгатьтән соң очрашырлар?
1) 12 сәг; 2) 2 сәг; 3) 3 сәг; 4) 5 сәг.
11. Туристлар 60 км/сәг тизлек белән ике сәгать поездда, ә аннары 3 сәг җәяү бардылар. Барлык юл 132 км. Туристлар җәяү нинди тизлек белән барганнар?
1) 4 км/сәг; 2) 5 км/сәг; 3) 22 км/сәг; 4) 8 км/сәг.
12. Ягы 12 см булган квадратның периметрын табыгыз.
1) 144 см; 2) 48 см; 3) 36 см; 4) 48 см2.
13. Исәпләмичә генә, 146454 : 231өлешендә ничә цифр икәнен белегез?
1) 3; 2) 4; 3) 6; 4) 5.
14. Тигезләмәне чишегез: 63 : х = 9.
1) 4; 2) 8; 3) 7; 4) 6.
15. 54 т йөкне күчерү өчен 5 тонналы ничә машина кирәк булыр?
1) 10; 2) 7270; 3) 11; 4) 16.
16. Исәпләгез: 6 сәг 18 мин – 2 сәг 41 мин =
1) 3сәг 77 мин; 2) 3сәг 37 мин; 3) 4сәг 1мин; 4) 2сәг 51мин.
17. Дүрт мисалның берсе генә дөрес эшләнгән. Бүлүне эшләмичә генә бу мисалны табыгыз.
1) 512 : 6 = 84 (8ост); 2) 156 : 5 = 31 (1ост);
3) 443 : 8 = 54 (1ост); 4) 168 : 5 = 3 (4 ост.).
18. Беренче киштәдә 45 китап, икенче киштәдә беренчедәгегә караганда 30 китапка әзрәк. Беренче киштәдә китаплар икенчедәгегә караганда ничә тапкырга күбрәк? Мәсьәләне чишү өчен аңлатма төзегез?
1) 45 : 30; 2) 45 : (45 + 30);
3) 45 : 15 – 30; 4) 45 : (45 – 30).
Диагностик эшнең җаваплары:
Биремнең номеры | ||||||||||||||||||
Вариант I | 3 | 2 | 1 | 3 | 2 | 4 | 1 | 4 | 3 | 1 | 4 | 2 | 1 | 3 | 4 | 3 | 2 | 3 |
Вариант II | 4 | 1 | 2 | 2 | 3 | 3 | 2 | 4 | 3 | 3 | 1 | 1 | 4 | 1 | 3 | 2 | 2 | 4 |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Входная диагностика 7 класс
Входная диагностика для 7 класса по биологии включает в себя два варианта тестовых заданий, позволяющие оценить уровень остаточных знаний за прошлый учебный год по предмету....
ВХОДНАЯ ДИАГНОСТИКА 8 КЛАСС РУССКИЙ ЯЗЫК
ВХОДНАЯ ДИАГНОСТИКА 8 КЛАСС РУССКИЙ ЯЗЫК...
ВХОДНАЯ ДИАГНОСТИКА 5 КЛАСС
Входная диагностическая работа по немецкому языку для 5 класса. Позволяет выявить уровень знаний учащихся по предмету после окончания начальной школы....
Диагностика 6 класс
Итоговая рабоба по истории России в 6 классе...
Диагностика 6 класс
Итоговая рабоба по истории России в 6 классе...
Диагностика 10 класс
Итоговая работа по обществознанию в 10 классе...
Обществознание экспресс-диагностика 5 класс Е.С.Коралькова Т.В.Коваль
20 проверочных работ для текущего контроля по всем темам курса с ответами...