Творчество
материал по литературе (10 класс) по теме
Моя поэзия, посвященная разным темам, написанное в разное время
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ich_khbibullina_fniya.doc | 95 КБ |
Предварительный просмотр:
Хәбибуллина Фәния Гаделша кызы, муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Күл-Черкен төп гомуми белем мәктәбе”.
Туган елым- 1957, 11нче февраль. Гади авыл укытучысы мин: физика-математика укытам. Балачак хыялларымны тормышка ашыру ниятеннән башта Арча педагогия училищесын (1976), аннан соң Казан дәүләт педагогия институтын(1981ел, физмат) тәмамладым. Арчада укыганда Гөлсинә Рәхимҗановна җитәкләгән иҗат түгәрәгенә йөри идем. Аның йомшак тавыш белән әдәбият дөньясы яңалыкларын сөйләве әле дә колакта чыңлый кебек тоела. Иң беренче шиырьләремне Мәгъсүм Харисович (Ренат Харис әтисе, минем беренче татар теле укытучым) укыган иде. Төрле кичәләр өчен сценарийлар язарга һәм аларны алып барырга бик яратам.
422411, РТ, Буинский район, с.Черки-Гришино, ул. Школьная д.39
№ телефона: дом. (843)-74-43-2-08
Раб.(843)74-43-2-45
Сот.9377766731
Эл.почта. 1428000134@tatar.mail.ru
Китап
Борынгыдан, изгеләрдән
Безгә калган ядкарь- китап.
Хакыйкатьне, күп язмышны,
Чал тарихны үзенә туплап.
Кол Шәрифнең үткен сүзе,
Кол Галинең күңел күзе,
И, Тукайның моңлы җаны
Ничек сыйган сиңа бары?
Хәзер менә кадере китте:
Шүрлекләрдә ята тезелеп,
Тузан җыйнап, җаны елап,
Иң нечкә кыллары өзелеп!
Кешелекне коточкыч афәттән
Савыктыра ала тик китап.
Сериаллар кызык булсалар да,
Йөрсәләр дә роботлар атлап.
Кеше рухын саф тылсымы белән
Авыр чакта китап терелтә.
Китап безне хаталардан саклый,
Шифа бирә, яктыга илтә.
Кырлайда
Тукай килгән шигъри бәйрәменә,
Кайткан Тукай бүген Кырлайга.
Ике илаһи зат очрашканнар,
Урманче да кергән шул җайга.
Тау битенә чатыр-тирмә корып,
Чишмәләрдән сулар эчәргә.
Шүрәлене, Су анасын эзләп
Кырлай урманнарын гизәргә.
Бакый ага Тукайны ияртеп,
Кайсы аланнарда йөргәндер.
Аллеяда калган гүзәл сыннар,
Бәлки төшләренә кергәндер.
Әй, изге җан! Кунакчыл да бит син
Безгә каршы чыгып баскансың.
Килегез, бер чәйләп алырбыз,- дип,
Ишекләрне киереп ачкансың.
Үксез калдырса да сине язмыш,
Син халкыңны үги итмәдең.
Гади сүздән шигъри һәйкәл үрдең,
Син сазыңны ташлап китмәдең!
Шигъри җаның нечкә кыллар аша,
Бүгенгегә килеп тоташа.
Син бүген дә янәшәдә, Тукай!
Уйный сазың безнең моң аша.
Туган авылыма
Язгы кояш җирне үбә,
Яз да җирне сагынган.
Җир кояшны сагынгандай
Мин дә сине сагындым.
Авылыма күңелем белән
Өзелеп – өзелеп тартылдым.
Язгы алмагач ап-ак калфак
Туйга диеп ябынган.
Очып кайтам яннарыңа
Күңелем сиңа талпынган.
Туган авылым сине ташлап
Башка китмәм яныңнан.
Туган авылым урамына
Яшел келәм ябылган.
Кайттым сиңа гомерлеккә
Бер дә китмәм яныңнан.
Туган авылым син бит минем
Йөрәгемә салынган.
Язгы рәшә
Зәңгәр таңда зәңгәр күлгә
Килдем зәңгәр болынга.
Өсләремдә зәңгәр күлмәк,
Зәңгәр умырзая кулымда.
Зәңгәрләнгән язгы урман
Кушылган болытларга.
Зәңгәр күктән зәңгәр болыт
Илт зәңгәр хыялларга
Хыялдагы зәңгәр күзләр
Чакыра еракларга.
Өметләрем дә зәңгәрсу
Тырыш аны акларга.
Зәңгәр кошчыкларым кайткан
Күрергә туган җирне.
Зәңгәр рәшә артларыннан
Сагынып туган илне.
Шушы тоташ зәңгәрлектән
Күзләр чагыла икән.
Зәңгәр рәшә артларына
Ниләр чакыра микән?
Яратам язлар аша
Яз җитүгә күңелкәем күккә аша,
Ярдан-ярга тулып ташкан Зөя аша,
Хыялларым язын чынга аша,
Синең йөрәк, минем йөрәк аша.
Сәлам җибәр ташудагы бозлар аша.
Болытларда казлар каңгылдаша,
Күрешәбез инде шулар аша,
Хәбәр көтәм синнән еллар аша,
Минем күңел, синең күңел аша.
Ап-ак карда калган умырзая аша.
Хатлар килә яз җилләре аша,
Әллә көләм инде яшьләр аша,
Иң беренче тамган яңгыр аша,
Сөюеңне белгерт таңнар аша.
Сыный безне язмыш давыл аша,
Яратам мин сине язлар аша.
Кайчан языйм?!
Егермедә яздым илһамланып,
Егермедә һәркем гүзәл чак!
Яшьлегемә шигырь язу көчен
Биргән иде миңа балачак.
Кырыкта да язам, илһам көчле,
Кырыкта бит һәркем сөйкемле.
Кырыктагы шигырь язу көчен
Миңа яшьлек бирә шикелле.
Алтмышта да язармын дип торам,
Ходай бирсә тәнгә көч-сихәт.
Болытларда йөзә шигъри җаным,
Җирдә син бар, рәхмәт, мәхәббәт!
Көзге ташу
Тын су буенда, гел син уемда,
Мин ашыкмый керләр чайкадым.
Икәү генә шулай яр буенда
Сер бүлешкән елны айкадым.
Ул көздә бит бозлар киткән иде,
Без дә никтер өчәү уйнадык.
Ник шул көндә ташкын хисләр аша
Аерылу мәкерен тоймадык.
Мин сизмәсәм, йөрәк ялгышыдыр...
Минем йөрәк артык яратты.
Синең йөрәк аны аңламады,
Салкын карга төреп таш атты.
Ә син инде ,бәгърем, шул көннән соң,
Мәхәббәтең кемгә аңлаттың?
Беренчеләр бик кадерле алар,
Өзелепләр кемне яраттың?
Һәр сулышым саен сине уйлыйм,
Күз алдыма сине китереп.
Син бик ерак хәзер, хәбәр көтәм
Туар таңнаң, сәлам җиткереп.
Изге эш
Җиңел мәсьәлә булды бу-
Әнә энҗесе балкый!
Телен үчекләп елмая,
Тигезләмәләр –бакый.
Квадраты, биквадраты,
Гадие, сызыкчасы.
Дискриминант йөри шунда,
Җанга якын барчасы.
Җинел мәсьәлә бугай ла,
Әнә тешләре балкый.
Җемелдәп тора күзләре,
Җавабы ишек шакый.
Ачып чыгар ишегеннән,
Күренеп тора- җавап.
Укучым изге кеше бул,
Телимен сиңа савап.
Каенкаем
Ялгыз каен ярга ауган.
Аңа кем тигән икән?
Әллә минем кебек аны
Яры югалткан микән?
Шулай да ул яфрак ярган
Киләчәккә өмет баглап.
Үзең киттең дә оныттың
Инде үзең эзләп тап!
Яфраклары шул каенның
Иелеп суга тигән.
Өзелеп сагынган, ахры,
Сөйгәнем миңа килгән.
Рәхимсезлекләргә каршы
Каен кызы көрәшә.
Сүзләре бик күп җыелган
Ике йөрәк серләшә.
Әңкәйгә
Сугыш, сугыш, каһәр суккан сугыш
Кем язмышын ничек бормаган.
Чәчәк кебек чагын әңкәемнең
Шушы ләгънәт сугыш урлаган.
Егерме бер яшьлек чагы булган
-Сугыш!- дигән хәбәр килгәндә.
Үксегәннәр арыш арасында
Егетләре чыгып киткәндә.
Шул китүдән авыл егетләре
Хәбәрләрсез генә югалган.
Очсыз-кырыйсыз басу өсләрендә
Кайгыртырга илне кыз калган.
-Чалгы белән унбиш сутый ары
Чаба идем ул ел көнгә,- ди.
Кайгылары – хәсрәтләре белән
Бер көн тигез иде елга,- ди.
Кыш керүгә Апас урманына
Җибәргәннәр окоп казырга.
Дошман безгә җитсә, төшсен өчен
Танк белән үлем базына.
Туң балчыкка тимер кыйнаганда
Клин килеп төшкән башына.
Аңсыз килеш озак җирдә яткан,
Ярдәм килгән чакта каршына.
-Аңга килгәч Апас больнисында
Толымнарым капшап карадым.
Тездән узган ике толымым юк,
Кем кискән дә нигә бу адым?
Толым гына түгел,баш ватылган,
Каным аккан булган исәпсез.
Безнең кебек ачы нужа күргән
Япь-яшь кызлар булды хисапсыз!
Ат та җиктек,сука тартып чәчтек,
Фашист кына җиңә күрмәсен.
И ходаем,безнең күргәннәрне
Оныкларым минем белмәсен.
Ярты гасыр артык башым сызлый,
Йокысыз ятам озын төннәрдә.
65 ел илем тыныч яши
Шуңа сөенәм соңгы көннәрдә.
Хәбибуллина Фәния Гаделша кызы, Күл-Черкен төп гомуми белем мәктәбе, югары категорияле математика укытучысы,
№ телефона: дом. (843)-74-43-2-08
Раб.(843)74-43-2-45
Сот.9377766731
Эл.почта. 1428000134@tatar.mail.ru
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Элективный курс "Дон в творчестве А.С. Пушкина и А.С. Пушкин в творчестве донских писателей"
Донской край богат своей историей. Самобытный и прекрасный, он манил к себе многих известнейших людей. Восхищался им и А.С. Пушкин. Настоящая программа элективного курса призвана осветить периоды преб...
«ТВОРЧЕСТВО ПЕДАГОГА ДОПОЛНИТЕЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ – ЗАЛОГ ТВОРЧЕСТВА ЕГО ВОСПИТАННИКОВ»
Учреждения дополнительного образования прочно занимают собственную нишу – здесь собственный выбор деятельности, возможность для каждого ребенка реализоваться в разнообразном творчестве....
интегрированный урок музыка и изо : "Кукла в творчестве Д.Д.Шостаковича. Матрешка как разновидность народного творчества"
интегрированный урок музыка и изо :"Кукла в творчестве Д.Д.Шостаковича. Матрешка как разновидность народного творчества"...
Александр Исаевич Солженицын. Жизнь. Творчество. Своеобразие раскрытия «лагерной темы» в творчестве писателя.
Данный материал о жизни и творчестве писателя, сюжет и история рассказа "Один день Ивана Денисовича"...
Доклад по творчеству М.Ф. Достоевского на тему:"Символика чисел христианского календаря в творчестве Ф.М.Достоевского".
Символика чисел христианского календаря в разных произведениях Ф.М.Достоевкого,которые проходят на уроках литературы в старших классах....
Творчество Виктора Михайловича Васнецова. Урок ИЗО 6 класс по теме "Реальность и фантазия в творчестве художника"
Презентация познакомит учащихся со сказочно- былинным жанром в живописи на основе картин В.М. Васнецова....