Авылым тарихы
материал по краеведению на тему

Галиахметова Гульнара Габдулловна

Чыты авылы тарихы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avylym_tarihy.doc81.5 КБ

Предварительный просмотр:

Туган авылым тарихы

Кай яктан, дип дуслар сорый

Чыты минем авылым.

Искә төшсә йөрәк елый,

Басып йөрәк давылын.

Чыты авылы яныннан,

Мишә уратып ага.

Шатлык өстәп ерак юлдан,

Чыршылар каршы ала.

   Питрәч районы Кама алды Татарстанның табигый-географик районына керә. Ул төньяктан Биектау, Арча районнары белән, көньяктан – Балык Бистәсе, Лаеш районнары, көнбатыштан – Саба районы һәм Көнчыгыштан Казан шәһәре белән чиктәш. Районның мәйданы якынча 1361 кв.м. Татарстан Республикасы мәйданының 2% алып тора. Район җирләрен сугарып Мишә, Сула, Үшнә һәм Нурма елгалары ага. Үшнә-Нурмага, Нурма-Мишәгә кушыла. Мишә исә Лаеш янындагы Камага коя. Озынлыгы 102 км., райондагы киңлеге 35-50 метр, максималь тирәнлеге 3-5 метр. Район үзәгеннән ерак түгел табигать кочагына сыенып утырган бик матур Чыты авылы бар.  

Безнең Чыты авылы бик борынгы авыл. Рус тарихчысы Михаил Худяков үзенең “Казан ханлыгы тарихы” дигән хезмәтендә Чыты авылындагы иске зиратны ХIV гасырга карый дип яза. (М.Худяков. Очерки из истории Казанского ханства).

Авылның борынгы калдыклары Мишә елгасының сулъяк ярында, хәзерге Чыты авылыннан чакрым ярым ераклыкта урнашкан. Элеккеге авыл Алтын Урда чорына карый. Борынгы авыл елга буена урнашкан булган. Елганың рельефына караганда ул мул сулы булган, ярлары биек. Борынгы зират урыны сакланып калган. Кабер урыннары иңеп-иңеп тора. Анда иң борынгы язулы кабер ташы бар. Аксакаллар сөйләве буенча, бу изге кабер санала. Җәй көне яңгырлар яумаганда, корылык булганда  авыл картлары җыелышып иске зиратка баралар. Догалар укып, Аллаһыдан ялварып халыкка, илгә, җиргә иминлек, шифалы яңгыр сорыйлар.

Авылның климаты – уртача континенталь климат. Бу климат артык озын булмаган җылы, ә кайбер елларны эссе җәе һәм уртача салкын кышы белән характерлана. Мондый климат кешеләр, үсемлекләр һәм хайваннар өчен уңайлы. Явым-төшемнәрнең еллык күләме 440-460 мм, ә парга әйләнү күләме 550-570 мм га җитә. Шуңа районда явым-төшем җмтәрлек түгел. Безнең як урманнарга бик бай. Тирә ягыбызда нарат, чыршы, шулай ук катнаш урманнар бик күп. Елның теләсә кайсы фасылында да урман үзенә күрә хозур.

Авылыбызның атамасы каян килеп чыккан соң?

Беренче фаразлау: Идел-Кама болгарларында “нур”, “якты” мәгънәсенә ия булган Чутай дигән ир-ат исеме кулланышта йөргән. Болгар каберташ язмаларында Чутай исеме белән очрашабыз. Чутай мәҗүси болгар-татар исеме, Татарстанның Балтач районында Чутай дигән татар атамасына әверелеп, безнең көннәргәчә сакланган. Республикабызның Апас һәм Лениногорск районнарында Чути, Питрәч районында Чита (Чутай исеменең төрдәшләре булган Чути һәм Чита анонимнарыннан ясалганнар) дигән татар авыллары бар. *(Миллимирасыбыз җәүһәрләре. Гомәр Саттар – Мулилле, филология фәннәре докторы, академик, КДУның татар теле кафедрасы мөдире).

Казан ханлыгы вакытында да хәзерге атамасы белән яши.

Икенче фаразлау: 1552 елның 2 октябрендә Явыз Иван Казанны камап алганнан соң, христиан динен тарату өчен башка дин тотучы халыкларга карата көчләп  христианлаштыру сәясәте алып барыла башлый. Мондый афәт Питрәч районын һәм авылларын  һәм безне Чытыны да читләп узмаган. Казан баскынчылар кулы астында калгач, гаярь ирләр якын-тирә урманнарга качып, дистә еллар буе көрәш алып барганнар. Аларда яңадан азат, хөр тормышка кайту уе сүнмәгән-сүрелмәгән. Тирә-юньдәге татар авыллары яндырылган, кылычтан уздырылган, диннәре мыскыл ителеп, чукындырылган вакытта да бабаларыбыз бу афәтләрдән котылып калу юлын тапканнар. Иске авылдан ерак түгел хәзерге авыл урнашкан урында  чытырманлык, әрәмә, зирәклек булган, безнең Чыты халкы исә үзләренең диннәрен, телләрен, гореф-гадәтләрен  саклап калу өчен, шушы чытырманлык эченә кереп яшеренгән.  Авылга беренче нигез салучылар чытырманлык талларын кисәләр, зиректән йортлар салалар, җирләрне эшкәртәләр. Шулай итеп чытырманлык сүзеннән Чыты атамасы килеп чыккан, дигән фаразлау бар.

Бу авылга бары тик динен саклап кала алган, курку белмәс каһарманнар гына килеп урнаша алган. Мескенлеккә төшкән, дененнән язган яки яздырылганнарга бу авылда урын булмаган. Соңрак чорларда да патша властьлары бу авылга сакланыбрак караганнар. Җәбер-золым белән килгән очракта да, бу авылдан исән-сау чыгалмасларын сизеп эш иткәннәр.

                            Авылыбыз мәчетләре төзелү тарихы

1552 нче елның июнь  аенда, яңа төзелгән стрелецлар полклары белән тулыландырылган, 150 хәрби туп белән баетылган урыс армиясе Явыз Иван җитәкчелегендә Казанга юнәлә. Свияжскига тоткарлыксыз килеп җитеп, шунда ярты ай чамасы ял итеп сугышка хәзерлек үтеп, урыслар 23 август көнне Казанны камап ала. Бер айдан артыкка сузылган аяусыз сугыштан соң, 2 октябрь көнне Казан шәһәре кара  канга  батырылып яулап алына. Дәүләт һәм хөкүмәт оешмалары, илдәге бөтен хакимият юкка чыгарыла, гаскәр тар-мар ителә, бөтен Казан ханлыгы яулап алына. Дәүләт юкка чыкканнан соң, татарның сәяси тарихы Россия империясе эчендә дәвам итә һәм бөтенләй икенче төсмер ала. Залык буларак сакланып калу, туган телен, күп гасырлык мәдәниятен вә динен югалтмау, ниһаять, элекке дәүләтчелеген һәм мөстәкыйльлеген торгызу өчен милли азатлык хәрәкәтенә әверелә.

 Казан алынганнан соң Урта Иделдә чәчәк аткан ислам мәдәниятенең үсеше кинәт өзелеп-туктап кала. Яңа хуҗалар алып барган христианлаштыру сәясәте ислам архитектурасының үсешен бик авыр хәлдә калдыру белән беррәттән, гомумән, бу төбәктә мөселман диненең яшәвен шик астына куя. ХVI йөзнең II яртысы һәм ХVII йөз тулысы белән милли һәм социаль изүгә каршы көрәштә уза. Казан алынуга ук татарлар, кулларына корал тотып, дәүләтне торгызу өчен көрәшкә күтәреләләр: татарларга чирмешләр, башкортлар, кайбер башка халыклар да кушыла. Урыс дәүләте мондый күтәрелешләрне рәхимсез бастырып бара. Татарларны көчләп чукындыру башлана, мәчетләрне җимереп, алар урынына чиркәүләр салырга тотыналар. Татарларның зур сулар буендагы иң яхшы җирләре тартып алына, урыс алпавытларына һәм Рәсәйнең үзеннән килгән качкын крестьяннарга бирелә.

 Рухи эзләнүләр, мөселман мәдәнияте үсүдән туктаган, гаять түбән төшкән шартларда да ерак авылларда Казан татарларының шәһәр мәдәнияте, теле, аң-белемгә омтылу, дин әле сакланып килә. М.Худяков язганча, атаклы мөгаллимнәр, дин белгечләре  ерак салаларда ачкан байтак мәдрәсәләр чәчәк ата. Шәрекъ илләре белән элекке элемтәләр торгызыла, сәүдә юллары белән аннан төрле китаплар килә. Тырыш авыл муллалары аларны күчереп яза, шулай борынгы традиция өзелмичә дәвам итә.

  Моңарчы һәр мәчет аерым рөхсәт алып салынып килә, шулай ук рөхсәтсез төзелгәннәре дә була. казан белән Свияжск архиерейлары да, татарлар да бу мәсьәләдә Мәскәүгә күп хатлар язалар. Әйтик, Свияжск монастыре архимандриты Дмитрий 1742 елда элекке кенәзләр һәм патшалар заманында “мөселманнарга яңа мәчет салырга тыела иде”, дип башкала идарәчеләренең исенә төшерүне кирәк дип таба. Татарлар исә анда юллаган үтенечләрендә Казан алынганнан соң, бабаларыбыз заманында мөселман кануны буенча төзелгән мәчетләр булган һәм алар бүгенге көндә дә бар, ни өчен христианнарның, яңа керәшеннәрнең үз гыйбадәтханәләре бар да, безнең мәчетләрне җимерергә әмер бирәлә, дип мәсьәләне кабыргасы белән куялар.

 Моңа каршы 1744 елда Изге Синодтан шактый томанлы җавап алына:

“... элекке указлар нигезендә яңа мәчетләр салырга йөрүчеләргә рөхсәт бирергә ярамый, шулай да мәчетнең борынгы икәнен руханилар расласа яисә шушы урында элек мәчет торганлыгы исбатланса, яңа керәшеннәрдән ерак җирдә яшәүче татарларга моны эшләргә мөмкин”, -диелә анда. 1744 елда Казан епархиясендә исәпләнгән 536 мәчетнең 418 е инде җимертелгән була. Җимерүнең сәбәбен мәчет санының билгеләнгән нормага туры  килмәве белән аңлаталар: норма буенча 200-300 мөселманга 1 мәчет тиеш икән.

1756 елда татарлар дәүләтнең ислам диненең законлаштырылуына ирешәләр.

Шушындый авыр сынау, изүләрне дә үз башыннан кичергән татар халкы. Иң мөһиме сынмаган, сыгылмаган, татарлыгын, динен югалтмаган, көчле баш имәс, горур булып калган. Чыты авылы халкы да шушы авыр сынаулы чорларда да исән-имин,  диненә тугърылык саклый алган. Хәзерге вакытта онытыла башлаган гореф-гадәтләр, динебезгә мөнәсәбәт әкренләп булса да яңадан күтәрелә башлады.

Чыты авылы мәчетенә мулла булып Черемышево ягыннан Багаутдинов Баһави  бабай килә. В.И.Ленин Чытыда аларга кич килә, иртәнге якта аны яшертен рәвештә ат белән тирес каплап Балык Бистәсе ягына озатып куйганнар. Димәк В.И.Ленин үзе Чытыда булып безнең авылыбыз тарихына да кереп калган.

Иске мәчетебез җимерелгәч, авылыбыз ятим калган кебек була. Бу мәчетне 1768 елда Әҗемов токымыннан чыккан Хаҗи Мостафа бин Нәзир бин Әҗем Казанда салдыра. Соңыннан 1886 елда Мортаза Әҗемов бу мәчетне безнең Чыты авылына күчереп салдыра. Шуннан бирле 1939-1940 елларга кадәр мәчет тулысынча эшләп килә. Анда ураза һәм корбан гаетләрендә тәкъбир әйтеп намазә укыганнар. Мәчет манарасы авылны нурландырып, ерактан күренеп торган. Тирә-як авыллар Чыты авылын “мәчетле авыл” дип йөрткәннәр.

1989 елның 6 октябрендә мәчетнең манарсы авып төшә, авылны караңгылык баскан кебек була. 1990 елның июль-сентябрь айларында колхоз председателе Низамов Әсгать Сөнгатулла улы Балык Бистәсе районы Күки авылыннан осталар чакыртып яңа мәчет салдырды. Авылыбызны ямьләндереп, күңелләребезне сафландырып җимерелгән мәчет урынына яңа мәчет калыкты.

Мәчет барда – иман бар.

Иман барда- бәхет бар, намус бар.

Иман барда – мәкер юк.

Иман барда-хөсетлек юк.

Бу шигъри юллар бик тә туры килә. Авылыбыз картлары һәр көн биш вакыт намазга мәчеткә җыела һәм авыл халкын намазга чакырып, күңелләрне яхшылыкка, чисталыкка өндәп азан тавышы яңгырый.

                       

                       Авылыбызда колхозлар төзелү тарихыннан.  

1927-1928 елларда кризис халәте урнаша: икмәк хәзерләү планы өзелә, шәһәрләрдә ачлык куркынычы яный. Сталин авылда “бөек борылыш”, авыл хуҗалыгын тоташ күмәкләштерү башлануын әйтеп, махсус мәкалә белән чыгыш ясый. Тәкъдим ителгән күмәкләштерү программасы һәр җирдә колхозлар төзүне, кулаклар сыйныфын бетеръне күздә тоткан.

Тиз арада күмәкләштерүне тормышка ашыру күрсәтмәсе алган җирле хакимият органнары тизрәк колхозлар төзүгә курс тотканнар.

1930-1931 нче елларда Чыты авылында да колхозлар оеша башлый. Авылда ике колхоз: “Труд” һәм “Чулпан” исемендә төзелә. Беренче булып колхозга керүчеләр 12 хуҗалык була. “Труд” колхозы рәисе итеп Сәләхетдинов Фәйзрахман, “Чулпан” колхозы рәисе итеп Әгъзәмов Газим сайлана.

1929 нчы елны авылда комсомол оешмасы төзелә. Беренче комсомол секретаре итеп Исмагилова Разия сайлана. Беренче комсомоллар: Габдрахманов Фәйзрахман, Булатов Харис, Надертдинов Гәләветдин. Колхозлашу елларында бу активлар төп көч булалар.

Бөек Ватан сугышы башлангач, “Труд” колхозының рәисе Фәхриев Гыйльметдин сугышка китә. Аның урынына Хөсәенов Сәйфетдинне рәис итеп куялар. Сугыш авылдан бер-бер артлы имән кебек ирләрне үзенә тартып ала. Сугышка киткән элеккеге рәис Фәхриев Гыйльметдин яраланып кайта. Яңа яңадан үз вазыйфасын башкаруны йөклиләр. Яралары төзәлгәч ул кабат фронт сызыгына баса һәм шул китүдән кире туган якларына кайтырга насыйп булмый, батырларча һәлак була.

Председатель итеп сугыш кырыннан яраланып кайткан Сәйфетдинов Галәветдинне куялар. Ул бу урында шактый еллар көч куя.

1954 енче елда “Труд” һәм “Чулпан” колхозлары бергә кушыла. Колхоз рәисе итеп Хафизов Гыйлмехан сайлана. 1957 нче елны халык рәис итеп Шәле авылында туып-үскән, һөнәре буенча укытучы булган Сафин Фәйзрахман Әхмәтҗан улын сайлап куялар. Ул Чытыда берничә ел укытучы булып эшли, эш белән үзен күрсәтә. Фәйзрахман Әхмәтҗан улы колхозны аякка бастыруда зур өлеш кертә. Төзелешләргә зур игътибар бирә. Чыты авылы “Ленин байрагы” колхозына рәис итеп күрше Иске-Йорт авылыннан Мөхәмәтҗанов Гиниятулла сайлана. Ул эшләгән чорда Чыты һәм Иске-Йорт авылларында мәдәният йортлары салына.

Соңыннан колхозны Фәйзрахманов Идиятулла, Фәйзрахманов Рафикълар җитәкли. 1976-1958 елларда колхоз рәисе булып Чыты авылы кешесе Кәримов Габделбарый эшли. 1985-1987 елларда җитәкче вазыйфасын Идрисов Галимҗан Котдус улына тапшыралар.

1988-1993 енче елларда җитәкчелек эшен Низамов Әсгать Сөнгатулла улы башкарды. Аның тырышлыгы белән 30 балага исәпләнгән балалар бакчасы, терлекчеләр йорты, торак йортлар сафка басты. Әсгать  Сөнгатулла улы Биектау районына күчерелү сәбәпле аның урынына колхоз рәисе булып Идиятов Йосыф Миннулла улы сайлана. 2001 елда авыл халкы авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе итеп яшь авыл хуҗалыгы белгече Валиуллин Азат Миңнулла улын сайлап куя.

 2005 елда Чыты җитештерү кооперативы инвесторлар кулына күчте. Аның директоры булып Гаянов Айдар Фикатович була. 2008 елда Гилязетдинов Раяз Рәшитович җитәкчелек итә. Директор булып  Надыйр Нургалиевич та эшләде.

Язмыш сынавын кичкән шагыйрь

   Чыты авылыннан чыккан танылган кешеләр шактый. Шуларның берсе, безнең горурланырлык шәхесебез  - Бәйрәмгали Колыев –Мәүлә Колый ХVII йөзнең  II яртысында иҗат иткән күренекле татар әдибе. Ул Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Кол Гали, Сәиф Сараи, Мөхәммәдъяр, Кол Шәриф кебек фикер ияләренең асыл рухи бакчаларыннан азык алып, үз шигъри дөньясын тудырган олы шагыйрь.  Казан өязендәге Чыты (Хәзерге Питрәч районы) авылында дөньяга килгән. Аның тормыш юлы хакындагы мәгълүматлар бөтенләй билгесез диярлек. Шагыйрьнең иҗатына, шул чор документларына, шәҗәрәләргә һәм риваятьләргә нигезләнеп филология фәннәре кандидаты Марсель Әхмәтҗанов Мәүлә Колый биографиясен беркадәре ачыклауга иреште. Яңа мәгълүматларга караганда,  ул Казанда мәдрәсәдә белем алган. Аның исеме ХVII гасыр ахырында хөкүмәт һәм татарлар арасындагы гауга-низагъларга бәйләнешле документларда да телгә алынган. Мәүлә Колый җитәкчелегендәге Казан ягындагы төрле татар авылларындагы татар крестяннары 1678 елда Биләр шәһәре хәрәбәләре янына күчеп урнашканнар. Патша хөкүмәте, әлбәттә, бу хәл белән ризалашмый, һәм 1699 елда Петр I фәрманы белән татарлар ул җирләрдән куылганнар. Мәүлә Колый иптәшләре белән Шушма буена, Иске Иштирәк авылына барып урнашакан.

 Мәүлә Колый хикмәтләренең кулъязма күчермәләре Казан, Петербург, Уфа шәһәрләрендәге гыйльми оешмаларда сакланалар. Аның әсәрләренең яңа күчермәләре хәзерге вакытта да татарлар яши торган төбәкләрдә, сирәк булса да табылып тора. Әдипнең бу әсәрләре теркәлгән кулъязма җыентык шушы юлларның авторы тарафыннан 1990 елның гыйнварында Әгерҗе районының Яңа Акхуҗа авылында Фазлый ага Габдрахмановтан (1908-1995) алынган иде. Ул хәзер Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә “606 т.” Шифры белән саклана. Сүз уңаеннан, бу җыентык белән бергә Фазлый бабайдан алынган тагын өч кулъязма хакында да кыскача мәгълъмат бирик. Боларның берсе 1765 елда Меңләр авылында Монасыйп бине Мәскәү кулы белән язылган дини риваятьләр, икенчесе ХVIII гасыр ахырында күчерелгән дини хикәятләр, ә өченчесе 1902-1903 елларда мәшһүр Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алган татар шәкертләренең дәрес конспектларыннан гыйбарәт. Алар хәзерге вакытта Татарстан Милли китапханәсендә сакланалар.  

 Бу исә очраклы хәл түгел. Гаҗәеп хәл, безнең көнгә кадәр килеп җиткән урта гасыр әдәби ядькәрләренең авторлары ил-халык тарихындагы фаҗигале вакыйгаларның иң кискен чорында яшәгәннәр: Кол Гали-Болгар дәүләте җимерелү елларында, Сәйф Сараи – Аксак Тимер яулары заманында, Мөхәммәдъяр һәм Кол Шәриф – Казан мәмләкәтенең һәлакәт алды чорында, Мәүлә Колый – рус дәүләтен дер селкеткән крестьян  кузгалышлары һәм “царизмның татарларга каршы хәлиткеч һөҗүмгә күчү” дәверендә әдәби җәүһәрләр иҗат иткәннәр.

 Русия тарихында ХVII гасыр буйдан-буйга  халык кузгалышлары белән тулы булуы мәгълүм: И.Болотников җитәкчелегендәге 1606 елгы восстаниегә зөялеләр күтәрелеше ялгана. 1609  елда вотяклар һәм чебоксарлылар күтәрелә. 1648-1660  елларда Мәскәү, Псков, Новгород кебек шәһәрләрдә әледән-әле һөнәрчеләр кузгалышы дөрли. 1662 елда башкортлар корал  ала. Бу кузгалышларның кульминацион ноктасы булып Степан Разин җитәкчелегендәге крестьян күтәрелеше тора. Тарихи документлар күрсәтүенчә, Идел-Урал буе халыклары ХVII йөздәге крестьян күтәрелешләрнең үзәгендә булган. Кызганычка каршы, И.Болотников, С.Разин, Җангали Вәлиәхмәтов һәм Хәсән Карачурин кебек каһарманнар  җитәкләгән крестьян сугышлары рәхимсез рәвештә бастырылган. Баш күтәрүчеләрне асканнар, зинданнарга япканнар, йорт-җирләрен, авылларын көл-күмер иткәннәр, крестьян җитәкчеләрен җәзалауның иң рәхимсез ысулларын кулланганнар. Исән калганнарны кимсетү тагын да көчәйгән.  1678-1699 еллар арасында Бәйрәмгали Колыев (Мәүлә Колый)  җитәкчелегендәге крестьяннарның ата-бабалары туфрагыннан аерылып, урнашу өчен  төрле төбәкләргә куылып йөртүләре дә очраклы булмаган дия алабыз. Тарихи документларга караганда Мәүлә Колый да халкыбызның ата-бабаларыбызның изге туфрагыннан куылу вакыйгаларында татар крестьяннарының җитәкчесе булган. Шушы чорда яшәгән шагыйрь һәм философ Мәүлә Колый күз алдында шаулаган трагик тарихи хәл-вакыйгаларга битараф була алмаган, чөнки рухи яктан кыерсытылган,җирсез һәм хокуксыз калган, дәүләтчелеген югалткан, дине һәм теле тыелган халыкның өмет-инануларын, кайгы-сагышларын, киләчәкнең билгесезлегеннән гаҗиз булган әрнү-газапларын үз йөрәге аша үткәрмәгән кеше шагыйрь була алмый, әлбәттә.

 Коллык тәртипләренә һәм милли изүгә түзеп тора алмаган крестьяннар күтәрелешенең трагик ирек яулау идеаллары белән бәрелешкә кергән. Күпмедер вакытка халык күңелендә скептиклык уяткан, өметсезлеккә этәргән, икътисады һәм иҗтимагый изүнең көчәюеннән котылу юлларын ортодоксаль ислам да күрсәтә алмаган. Шуңа да ул дәвер шагыйрь-философларның, билгеле дәрәҗәдә., фикри ирек биргән суфыйчыл фәлсәфәгә мөрәҗәгать итүләре, “хакыйкать” эзләүләре, һичшиксез, заман хаҗәте белән аңлатыла.

 Мәүлә Колыйның:

                                       Беләм үзем – канда мән:

                                       Юл таба алмас чүлдә мән, -

Дип, әрнеп язуы шушы чор кешесенең рухи халәт чагылышыдыр мөгаен?

 Безнең Чыты халкы татарларның Пугачев явында да катнашкан. Чыты авылыннан бу яуга 300 кеше, күрше Иске-Йорт авылыннан 100 кеше киткәнлеге мәгълүм.*****

                                        Авылның алтын куллы осталары

 Һөнәрчелек безгә борынгы чорлардан – ерак бабаларыбыздан күчкән. Татар халкының борынгы бабалары күн җитештерү белән дан тоткан. Күн әйберләр Казан ханлыгы чорында да бик киң кулланышта булып, читкә чыгарылган товарның шактый өлешен алып торган.

 Археологик табылдыклар агач эшенең дә киң кулланышта булуы турында сөйли (балталар, өтергеләр, бораулар һ.б.). Чүлмәкчеләр югары сыйфатлы итеп, матур бизәкләр белән бизәп, төрле-төрле савыт-сабалар ясаганнар. Казанда һәм Казан ханлыгында таш кисү эше ифрат киң таралыш тапкан. Ул төзелеш эше һәм архитектурада гына түгел, ә язулы вә бизәкле кабер ташлары эшләүдә киң кулланылган. Чыты авылының үзендә дә элек-электән таш чыгарганнар. Таштан абзар-куралар, сарайлар төзегәннәр, бакчаларны таш белән әйләндереп алганнар.

  Бабаларыбыз һөнәрен үзләштергән оста куллы кешеләр бүген дә Чыты авылында шактый. Балта осталары үзләренең хезмәтләре белән матур, төзек йортлар төзеп, капкалар, абзар-куралар салып шатландырып торалар. Болгавыр гасырлар шавын, еллар гарасатын исән-имин кичкән Чыты авылында бүген дә тормыш гөрли. Мәчетенең манарасыннан җаннарны дәвалап, күңелләрне сафландырып һәр көн азан яңгырый, яңа йортлар төзелә.

“Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк!” дигән әтем бик туры килеп тора. Яшьләребез  авылыбызның килеп чыгышын, нинди сынаулар аша үткәнен, күп гасырлык  тарихын  яхшы белә. Димәк Чыты авылының киләчәге бар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авылым тарихы (История моей деревни)

История моей семьи, нашего рода меня волновала со школьных лет. Ведь именно через изучение истории рода, семьи молодое поколение осознает себя как продолжителей дела предшествующих поколений. Кем были...

Авылым тарихы

история родного края...

Йосыф Хуҗинның “Уртак язмыш кояшыбыз”(Иске Җияш авылы тарихы)дигән китабын тәкъдир итү кичәсе.

Сценарий внеклассного мероприятия ,посвященый презнтации книги...

Уразай авылы тарихы

Татарлар — иң ерак заманнарда ук дәүләт булып көн күргән мәдәниятле, горур халык. Гасырлар буе үз йолаларын саклыйлар алар, гореф-гадәтләрен югалтмыйлар. Шуның белән без — горур халык, бөек нәсел....

Җәмәки авылы тарихы.

История села Емикеево...

Туган авылым тарихы

Һәркемгә үз туган җире кадерле, чөнки һәрбер кешенең тормышы  бишектән, авыл янындагы тугайлардан, басуларда җыр сузучы тургайлардан, челтерәп аккан чишмә суларыннан, әти-әни йорты бусагасы...