Уразай авылы тарихы
занимательные факты по краеведению по теме

Шамсиева Гульназ Миннегараевна

Татарлар — иң ерак заманнарда ук дәүләт булып көн күргән мәдәниятле, горур халык. Гасырлар буе үз йолаларын саклыйлар алар, гореф-гадәтләрен югалтмыйлар. Шуның белән без — горур халык, бөек нәсел.

    Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк” – дигән Ш. Мәрҗәни.  Без моңа юл куймаска тиеш! Эш – гамәлләребез белән юл күрсәтеп, яшь буында халкыбызга, туган җиребезгә хөрмәт, мәхәббәт , бөек милләтебез белән горурлану хисләре тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urazay_avyly_tarikhy.docx24.58 КБ

Предварительный просмотр:

-                                                             Татарстан Республикасы

                                                               Азнакай муниципаль районы

                                                               Уразай төп гомуми белем

                                                               бирү мәктәбе китапханәчесе                                                                          

                                                               Шәмсиева Гөлназ Миннегәрәй  

                                                               кызы    

                                                                89600748592  

                                                                gulnaz73-09@mail.ru                              

                        Уразаем - туган авылым ...

                                                    “ Галәмнәргә илткән олы юллар

                                      Туган туфрактан бит –

                            Тын сукмактан –

  Авыл сукмагыннан башлана” (Зөлфәт)

    Азнакай шәһәреннән ерак түгел мәһабәт Чатыр тау итәгендә күркәм бер авыл урнашкан. Уразай дип атала ул, моннан тыш халык хәтерендә Аю авылы дигән атама да саклана. Риваятьләрдән авылның атамасына кагылганнары аеруча игътибарга лаек. Булачак авыл урынына беренчеләрдән булып Уразай карт килеп утыра. Калын урман белән капланган тирә - якта аюлар да күп була. Авылның ике төрле аталуы шуннан.

   Тарихи документлардан күренгәнчә, Юрмый волосте старшинасы Урманай Уразаев булуы хакында әйтелә. Волость халкы ризалыгын алып ул иптәшләре белән  1745 нче елның гыйнварында үзләренең Зәй буендагы шактый зур җирләрен Аверьян Назар улы Ждановка сата. (Материалы по истории Башкирской АССР, том 5.-Москва, 1960 – ст.185).  Әлеге старшинаның әтисе – Уразай карт кайчандыр Уразай авылына нигез салучы икәнлеге шик уятмый. Гадәттә, яңа урынга күчеп килүчеләр булса, авыл шуның исеме белән аталган. 1795 елда авыл 33 хуҗалыктан торган. Халыкның төп өлешен типтәрләр (72 ир – ат һәм 78 хатын – кыз) һәм ясаклы татарлар 137 ир –ат  һәм 35 хатын – кыз, калганын башкортлар (19 ир – ат һәм 16 хатын –кыз) һәм йомышлы (“слуңивые”) татарлар 8 ир –ат һәм 7 хатын –кыз тәшкил итә. Соңрак йомышлы татарлар башка урынга күчерелә, ә инде югарыда телгә алынган 3 катлау (типтәр, башкорт, ясаклы татарлар) бераз үзгәрешләр белән 1917 нче елга чаклы саклана.

  Ясаклы татарлар халык телендә “Казан татарлары” яисә “Казан ягы кешеләре” дип йөртелгән. Идарә итүнең контон системасы яшәгәндә (1798 – 1864 нче еллар) Уразай башкортлары  - 12 нче башкорт кантонында күрсәтелә.

   1829 нчы елгы мәгүлүматлар аерым игътибарга лаек. Авылда 52 хуҗалык исәпләнә. Күпчелеген типтәр ( 37 хуҗалык), калган өлешен “башкорт”( 10 хуҗалык), һәм ясаклы татар ( 4 хуҗалык) алып тора.   18 гасыр урталарында авыл төбәк өчен характерлы сословиеләр  – башкорт, типтәр, ясаклы татарлардан торган. 1764 нче елда, мәсәлән, Уразайда 29 ир – ат типтәр теркәлә. “Башкорт”ларның саны турында 18 гасыр ахырына чаклы нинди дә булса мәгълүмат юк, әмма алар авылда яшәгән, чөнки Уразай картның чыгышы шул катлаудан.

      Уразай авылы элек – электән Юрмый волостена керә. Уразай авылына кайчан нигез салынган соң? Урманай Уразаевның 1745 елда җир сату турындагы килешүенә нигезләнеп, аның әтисе Уразай карт бу килешүгә чаклы, ягъни 17 гасыр ахыры, 18 гасыр башларында яшәгән, авыл чама белән нәкъ шушы чорда барлыкка килгән дигән фикер дөреслеккә туры килә.  Авылга килеп урнашканнарга өч төрле исем биргәннәр: башкортлар, типтәрләр, казан кешесе. Башкортлар һәм татарлар башта бергә яшәгәннәр, җир –сулары да бергә булган. 19 нчы йөз башларында бакыр чыгару белән шөгыльләнгәннәр, бу эшне урындагы халык эшләмәгән, каяндыр килгән кешеләр башкарган. Бакыр базларын имән баганалардан ныгытма терәүләр ясап текмәләр белән тишекләрне ныгытканнар.Эшчеләр шунда ук яшәп эшләгәннәр. Бу бакыр базларын халык телендә “пот кул” дип йөрткәннәр. Бакыр казу эшләре 19 йөзнең икенче яртысыннан соң тукталган. (Уразай авылы карты Лотфуллин Сибгатулла әйтеп яздырган истәлекләрдән, 1950)

                              Авылның көнкүреше...

    Игенчелек һәм терлекчелек – халыкның төп шөгыле. Хатын – кызлар кыр эшләреннән бушаган вакытта йоннан, киндер, сукна сукканнар. Ирләрнең бер өлеше (башкорт сословиесенә кергәннәре) чиратлашып 5 йорттан атлы 2 кеше ел саен Оренбург линиясендәге төрле крепостьларга хәрби хезмәт үтәргә йөргәннәр. Хезмәт иткәндә алар жалованье һәм “атларга ремонт алганнар” . Типтәр сословиесендәгеләр исә Оренбург шәһәрендәге 2 мең атлы типтәр полкына чират буенча хәрби хезмәткә алынганнар. Ясаклы татарлар казнага оклад (салым) түләгәннәр. /Россия борынгы актлар дәүләт архивы, 1355 фонд, 1 тасвирлама, 1877 саклау берәмлеге, 250 -253 т.т/

   19 гасыр уртасына авылда яшәүчеләр саны шактый арта.1858 нче елны, мәсәлән, ир –атлардан барлыгы 334 кеше теркәлә. Имана җирлеге саннан чыгып һәм сословиеләргә карап бүленә: типтәрләргә һәм ясаклы татарларга җан башына 6.9 дисәтинә, башкортларга – 15 дисәтинә туры килә. 1885 нче ел ахыры – 1886 нчы ел башына Уразай Азнакай волостендагы зур авыллардан санала. Анда барлыгы 193 хуҗалык исәпләнә, 505 ир – ат һәм 497 хатын – кыз яши. Авылда йортлар хуҗалыклар санына караганда күбрәк (барлыгы 276) була.    

   Авылда сәүдә эшчәнлеге үсә. Азнакай волостенда (ул Әгерҗе, Азнакай, Әсәй, Балтач, Сәпәй, Туйкә, Уразай һәм Александровка авылларыннан торган) 9 лавка булган, шуның дүртесе Уразайга туры килә. 1889 нчы елны Уразайда 200 хуҗалыкта 1135 кеше яши. /Список населенных мест Самарской губернии по сведениям 1889 г. – Самара, 1890. – с.59/ Гасыр ахырына (1897 ел) Уразайда хуҗалыклар саны шактый арта. Анда 233 хуҗалык, 630 ир – ат, 606 хатын – кыз исәпләнә. Бу күрсәткечләр буенча ул Азнакай вулысында 4 урында тора. Стәрле елгасы гасыр ахырында мул сулы елгалардан санала һәм тегермән тоту өчен уңайлы була. 1897 нче елгы мәгълүматлар анда 3 авылның 3 тегермәне булуны күрсәтә.

                               Гыйлем йорты  - мәктәбем...

      Авыл уртасында 2 катлы мәһабәт мәктәп бинасы тора. Балаларга югары белемле 13 укытучы белем бирә. Мәктәп бүгенге көнгә хәтле күп  сынаулар үткән.

1927 нче елда Бөгелмә контонына караган 4 класслы башлангыч мәктәп була. Авыл балалары беренче тапкыр 4 почмаклы таш йортта укый башлыйлар.  Барлык авыл балаларын Кәримов Хаҗи исемле кеше укыта. Үзенә генә укучы балалар күп булганга (120 бала)  күрә, икенче укытучы итеп Бәдертдинов Зәкиҗанны куялар. Аның берүзенә 80 укучысы була. Балалар ике сменада укыйлар. Колхозлашу елларыннан соң, мәктәп мөдире Ермаков дигән кеше берничә йортны кушып, мәктәп төзетә. Ул киткәч, Хәсәнов Сабит мәктәп мөдире булып кала. Бу вакытта авылда укый – яза белүчеләр 20 процент чамасы була. 1928 -1929 нчы елларда мәктәптә беренче мәртәбә латин алфавиты керә. Латин алфавиты башта газеталарда гына кайта. Шуннан өйрәнеп балаларны укыта башлыйлар.   Бәдертдинов Зәкиҗан:

” Балаларны икегә бүлеп, берсендә яхшырак, икенчесендә начаррак укучыларны укыттым” , - ди. Айлык хезмәт хакы 25 сум була. 1932 нче уку елында Уразай 1 баскыч эш мәктәбендә Хәсәнов Сабит, Хәкимов Әкрәм, Галиева Мәйшәкәр, Хафизова Сафия, Аслаевлар укытучы булып эшлиләр.

      1933 нче ел 17 нче январь беркетмәсендә беренче мәртәбә “Пионерларның саны артса да, сыйфат ягы түбән тора”,- дигән җөмлә укырга була. Бу – пионер хәрәкәте 1933 нче елда Уразайда да башлануын күрсәтә. 1934 нче елда класста утырып калучылар – 8, көзге сынауга калучылар  - 5 була. Укучыларның дәрескә йөреше түбән була. Укучылар пионер яшендә булсалар да, пионерга керүчеләр аз: 99 укучының 35 генә пионер булган.Моның сәбәбе күпчелек ата – аналарның каршы килүе, “Болай йөрсәгез, үтерерләр” – дип куркытулары булган.    1937 -38 нче уку елында Мөхәммәт Минаҗиев, Сабит Хәсәнов, Факия Айдагулова, Сәкинә Латифуллина, Гәрифә Хәсәнова, Семен Ковалев көндез укучыларны, кич белән зур яшьтәгеләрне укытканнар, җәмәгать эшләрендә актив катнашканнар. Ул елларда пионер һәм октябрят группалары белән эшләүдә Сылу Хәеретдинова, Сәгъдә Ермакова һәм Сәлимә Хәсәноваларның хезмәте зур була.

 Мәктәптә берничә буын балаларына белем һәм тәрбия биргән мөгаллимнәр:  Миннәхмәт һәм Мөслимә Латифуллиннар , Сафина  Мөшәрәфә, Гыйздетдинова Әкълимә, Әхмәдишина Люция, Галәүов Фәрит,  Таһир һәм  Флюра  Маликовларның хезмәтләре алдында баш иябез. Бүгенге көндә иң өлкән укытучыбыз Люция апа Әхмәдишина, 34 ел мәктәпне җитәкләгән, балаларның “икенче” әтисе булган Таһир абый Маликов, Флюра апа Маликовалар исән –сау, балаларының, оныкларының кадер –хөрмәтен тоеп яшиләр.

                                 Авыл уртасында – иман йорты...

     Туган авылым берничә урам булып сузылып төзелгән. Халык аралашканда югары оч, түбән оч дип сөйләшә. Һәр очның үз иман йорты бар. Ерактан балкып күренеп торучы изге йортларга әби – бабайларыбыз  намаз укырга, Коръән ашларына җыела. Ураза гаетенә читтә яшәүче авылдашларыбыз да кайта.  Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, элек тә безнең авылда ике мәчет булган. “Башкорт” очы мәчетенә Хәҗимулла Хөсәенов указлы мулла булып торган. Шул ук мәхәлләдә икенче мулла булып Кашафетдин  Хөсәенов тора. 1994 нче елның 25 нче декабрендә авылда беренче агач мәчет салына. Мәчет төзелешендә бөтен авыл халкы катнаша.                    

        Типтәр очында Гариф Шәрипов указлы мулла булып торган. Икенче мулласы – Мөхәммәтзакир Шәмсетдинов исәпләнгән. Ә мәчетнең мөәзине булып Латифулла Галиуллин саналган. Иске мәчет 1918 нче елда төзелгән. Ә менә 1978 нче елның 12 июлендә давыл вакытында мәчет җимерелеп төшә. Районда сакланып калган иң соңгы мәчет була ул. Аның бу вакытка кадәр сакланып килүе – авыл халкы динне, йола –гадәтләрне аеруча ихтирам итүе хакында сөйли. Бу урында кибет төзү турында сүз чыккач та, авыл халкы дәррәү күтәрелеп нигезне саклап кала.  2005 нче елның 3 июнендә бу мәчетне яңарту максатыннан беренче нигез ташы салынды. Һәркем ихлас күңелдән мәчет файдасына үз өлешен кертә. Мәчеткә юкка гына “Ихлас” дип исем бирелми. Нигез ташыннан алып, барлык төзелеш эшләрен дә авыл халкы үз көче белән башкара. Бүгенгесе көндә бу мәчетнең имамы булып Фоат хәзрәт тора. Аның нәсел тамыры дини кешеләргә барып тоташа. Хәзрәтнең бабасы, Галәветдин бабай, иске мәчеттә имам булып тора.  Һәр ике мәчеттә Нәҗип хәзрәт белән Фоат хәзрәт балаларга дин сабаклары өйрәтәләр,җәйге ял вакытында лагерь оештыралар,  авыл өстендә моңлы азан тавышы яңгырап тора.    

                          Шушы яктан, шушы туфрактан...

       Авылыбыз халкы  күренекле улы Әнәс Кари улы Кариев белән горурланып яши. Укытучы һәм шагыйрь Әнәс Кари улы Кариев 1920 елның 11 июнендә туа. Аның әтисе муллалыгын ташлаган урта хәлле крестьян була. Колхозлашу елларында Кари аганың мал – мөлкәтен тартып алалар,  гаиләсен  Пермь якларына сөрәләр. Әнәс мәктәптән соң Үзбәкстанның Өргәнеч шәһәрендә институтта укый, аны Кызыл дипломга  тәмамлый. Туган якларына кайтып, укытучы булып эшли. Шул чор матбугатында бер – бер артлы шигырьләре басылып чыга. Ул үзенең кыска гына гомерен балалар әдәбиятына багышлаган шагыйрь. Аның “Тамчы тамганда”, “Гөлбакча”, “Күңелле ял”, “Дуслык”, “Беренче адымнар”, “Хуш килдегез, кошлар”, “Тамчы һәм чишмә” шигырь җыентыкларын укучылар яратып укыйлар.

                          Ачы сагыш булып искә төшә ул еллар...

Сугыш сүзе һәрвакыт кешеләрнең йөрәгенә шом сала, уяу булырга чакыра, тынычлык, бәхетле тормыш турында уйланырга мәҗбүр итә. Тәмамлануына тиздән 70 ел булса да, ул китергән михнәт – газаплар, тормыш сынаулары хәзерге буын күңелендә озак сакланыр әле.   Бөек Ватан сугышына авылдан 298   кеше, алар  арасында 7 хатын – кыз  сугышка китә.187 авылдашыбыз Ватан азатлыгы өчен барган аяусыз сугышларда яу кырында ятып калалар.  Сугыш чорында төп эшче көч хатын –кызлар, яшүсмерләр була.Алар ябык атлар, яки хуҗалыклардагы савым сыерларын җигеп сабан сөрү, тырмалау, чәчүлек орлыкны Ютазы станциясеннән күтәреп яки бәләкәй арбалар белән тартып кайту, аны җылы җир куенына сибү, тишелеп чыккан үсемлекләрне карап – тәрбияләп үстерү, кул ураклары белән уру, көлтә бәйләү, чүмәләгә кую, ашлыкны сугып, “кызыл олаулар” белән дәүләт амбарларына озатуны намус эше, ил алдындагы изге бурычны үтәү дип кабул итәләр.Моның өстенә гаиләләрдә 5-10 ар баланы тәрбияләү, ашату, өс –башларын карау аларның чандыр иңнәренә авыр йөк булып төшә. Төнлә чыра яктысында җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, дәүләт заемнарын сатып алып үзләреннән лаеклы өлеш кертеп Җиңү көнен якынайталар. Сугыш ветераннарының сафлары елдан –ел кими бара, без аларга барлык хөрмәтне күрсәтергә бурычлы. Сугыш чорында тылда фидакарь хезмәт куеп, җиңү өчен бөтенесен эшләгән апалар,әбиләр, тол калганнарның хезмәте батырлыкка тиң. Авыр елларда батырлык һәм сабырлык күрсәткәннәре өчен чиксез рәхмәт аларга!

                                          Баш иябез Сезнең алда...

          Сугышның бөтен михнәтен күргән бердәнбер авылдашыбыз II группа сугыш инвалиды,”Кызыл Йолдыз”, “Бөек Ватан сугышы” орденнары кавалеры Марданшин Мөҗәһит Гаделшә улы исән – сау гомер кичерә. 1942 нче елның августында сугышка китеп, Белоруссия территориясен фашист оккупантларыннан азат итү өчен барган сугышларда каты яралана ул. Аягын югалткан, башка яралары да булган егет 1944 нче елның августында туган якларына кайта.” Башта бик авыр булды, аннан соң күнегелде инде, нишлисең бит яшәргә кирәк”, - ди ул. Гомере буе “Энгельс” колхозында эшли.  Хатыны Катифә белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. “Сугышны үз күзләре белән күрмәгән, җаны – тәне белән татымаган кеше генә нәрсә икәнен  белми. Дөньялар тыныч, илебез күге  һәрчак аяз булсын. Аналарның, балаларның күз яшьләре түгелмәсен”,- ди карт ветеран.   Бүгенге көндә Азнакай шәһәрендә  хөкүмәт бүләк иткән, бөтен уңайлыклары булган йортта, балаларының кадер – хөрмәтен тоеп исән – сау гомер кичерәләр алар

     Тарих! Биш кенә хәрефле сүз булса да, үз эченә меңнәрчә-миллионнарча еллар, күпме гасырлар сыйдырган. Гомер итү башланганнан бүгенге көнгә кадәр күпме сулар аккан, күпме буыннар алышынган.

    Татарлар — иң ерак заманнарда ук дәүләт булып көн күргән мәдәниятле, горур халык. Гасырлар буе үз йолаларын саклыйлар алар, гореф-гадәтләрен югалтмыйлар. Шуның белән без — горур халык, бөек нәсел.

    Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк” – дигән Ш. Мәрҗәни.  Без моңа юл куймаска тиеш! Эш – гамәлләребез белән юл күрсәтеп, яшь буында халкыбызга, туган җиребезгә хөрмәт, мәхәббәт , бөек милләтебез белән горурлану хисләре тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз.  

                                                                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авылым тарихы (История моей деревни)

История моей семьи, нашего рода меня волновала со школьных лет. Ведь именно через изучение истории рода, семьи молодое поколение осознает себя как продолжителей дела предшествующих поколений. Кем были...

Авылым тарихы

история родного края...

Йосыф Хуҗинның “Уртак язмыш кояшыбыз”(Иске Җияш авылы тарихы)дигән китабын тәкъдир итү кичәсе.

Сценарий внеклассного мероприятия ,посвященый презнтации книги...

Җәмәки авылы тарихы.

История села Емикеево...

Туган авылым тарихы

Һәркемгә үз туган җире кадерле, чөнки һәрбер кешенең тормышы  бишектән, авыл янындагы тугайлардан, басуларда җыр сузучы тургайлардан, челтерәп аккан чишмә суларыннан, әти-әни йорты бусагасы...

Авылым тарихы

Чыты авылы тарихы...