Җәмәки авылы тарихы.
статья по краеведению на тему

Сагьдиева Танзила Хатиповна

История села Емикеево

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhmki_avyly_tarikhy.docx21.1 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                   Җәмәки авылы тарихы.

Җәмәки авылы элеккеге Бәки волосте,Тәтеш өязе,  Казан губернасына карый.

Хәзер бу авыл юк инде.

        Элекке заманнарда Каратал авылы белән Җәмәки арасында куе таллык булган. Шул тал буендагы чирәмлеккә хуҗалык атларын җибәрә торган булганнар. Ә шурәлеләр атларга атланып, аларга ашарга ирек бирмичә, төне буе чаптыра торган булганнар имеш, бер акыллы карт атының сыртын сумала буяп җибәрә. Шүрәле сумалага ябыша. Авылга кайта. Шүрәлене рәнҗетәләр, мыскыллыйлар һәм ул авылыгыз 60 йортка да җитмәсен дип каргаган ди.Бу, әлбәттә , риваять кенә. Җәмәки авылының  үсмәвенең  төп сәбәбе – җирнен  аз булганлыгыннан килгәндер,могаен. Аның  барлык сөрелә торган җире 270 гектар. Урман, болынлык, көтү көтәрлек җире юк.  Бакча җирләре, зиярат, чокыр- чакыр барысы 25 гектар чамасы. Авылда барлык җан иясе 400 җан, аннан да артып киткән.Җәмәкинең Үләмә дип йөртелә торган елгасы бар. Үләмә елгасына куп авылларның чишмә сулары килеп тоташа.Мәсәлән: төньяктан – Варваровка, Көрәле, Казиле, Каратал авылы су арасында, көнчыгыштан – Шәпкә, Яңа Сала, Бәби авылы, Кече Кариле, Олы Кариле, Чаллы, Кече Бортас, Олы бортас, Балчыклы, Суыксу авыллары бар.Көньяктан – Олы Болгаер, Кече Болгаер, Келәнче авылы, Бәки, Бишалап, Атабай сулары. Ә көньякның  Борнаштан килә торган Чилчә суы язын килә, җәен кибә .Менә шул сулар барысы да Чорныш, Кыртапа, Олы Барыш, Түбән Барыш, Олы Күккуз, Кече Күккуз авыллары аша барып Зөя суына катыша.Җәмәки авылында халык күрше авылларга караганда фәкыйрь яши. Нинди зур Үләмә суы булуга карамастан, су тегермәне төзүче дә булмаган. Җил тегермәне дә юк иде авылда. 60 хуҗалыкның 25 е атсыз иде. Өч кенә хуҗалыкта икешәр ат булган ( Вәли, Әйфетдин, Ваһап).Бу хуҗалыкларның  үз икмәкләре яңа  иген өлгергәнче җитә торган була. Хәттә, сугылмаган арыш кибәннәре дә торып кала иде. Калган хуҗалыкларның  күбесе үз икмәкләрен яңа елга, кайберләре язга хәтле генә  җиткерә ала торган булган.

        Инде кыскача гына Җәмәкинең тарихына тукталып китик.Шактый борынгы авыл булган ул.Е.Чернышевның “Селения Казанского ханства” исемле хезмәтеннән күренгәнчә,Җәмәки “Эмикеево” исемле астында русларның ханлык яулап алынганнан соң,уналтынчы гасыр азагында төзелгән “писцовая книга”ларында ук телгә алына.1781 елга караучы, “Ведомость о наместничестве Казанском” исемле белешмәлектә аның турында мондый искәрмә бирелгән: “Д.Эмикеево-жители в ней служилые татары  выселившиеся из разных окольных деревень”. Шул тирә-юньдәге авыллар кешеләреннән яңа урында иң беренче булып йорт торгызган кеше,мөгаен,Җәмәки исемле бабай булгандыр.

 Җәмәки авылы 17 гасыр башында барлыкка килә, аңа нигез салучы морза Емикей була.1646 елда  мөселман алпавыты Көрмәкәй Емикеев яшәгән.

18 гасыр ахыры-19 гасыр башында монда 22 ир-ат,21 хатын-кыз 9 йортта яши.          

...Җәмәки борынгы чорда ук  барлыкка килгән авыл булса да,бервакытта да зур авыллар дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган.1866 елда нәшер ителгән белешмәлектән күренгәнчә, 1858 елда Җәмәкидә 24 йорт исәпләнеп, аларда 64 ир- ат һәм 68 хатын- кыз көн иткән. 1909 елда дөнья күргән белешмәлеккә күз салсак, 1897 елда Җәмәкидә 118 ир- ат һәм 103 хатын – кыз яшәгәнлеген белербез. Инде “  Школьная сеть по Тетюшскому уезду. 1906 год.”  Исемле документка күз төшереп алыйк. Аңардан шул чорда Җәмәкидә мәктәп мәктәп яшендәге 22 бала исәпләнгәнлеген, әмма авылда мәдрәсә булмаганлыктан аларның белем алу бәхетеннән мәхрүм булып яшәүләрен, шушы нәрсәне искәреп, өяз хакимиятләренең Җәмәки  сабыйларын Атабай мәдрәсәсендә укыта башларга карар иткәнлеген белергә мөмкин.1910 елда Җәмәки мәчетенең имамы булып Нурулла Гарифуллин эшли,ул авыл мәктәбендә 40 шәкерткә белем бирә. Менә тагын бер кызыклы мәгълүмат. 1911 елда Тәтеш өязе Земство Җыены ерганакларны ныгыту,су чыганакларын,сулыкларны төзекләндерү,яңаларын булдыру буенча киң колачлы программа кабул итә.Җәмәкидә ике урында ерганаклар аша чыгып йөрү урыннары эшләү,аларның читләрен таш һәм читәннәр белән сипләү мәйданда ерганакның башлаган җирен һәм тирәләрен ныгыту,шулай ук авылда кое казу бурычы куела.Ә.Баяновның “Тау ягы повесте” герое,төнлә Черныш аша туган авылына кайтып баручы яшь егет Тәбрик Җәмәки урамында нәкъ шул коега юлыккандыр инде:”Әнә сиртмәле кое...Ул да истәлек,ерак заманнардан калган истәлек шикелле.Төбенә карасаң,ул заманнарны күреп тә була торгандыр.Чү,анда,кое төбендә нәрсә җемелди?Йолдызлар түгелме соң?Шулай шул,йолдызлар!”

1930 елда авылда К.Маркс исемендәге колхоз тезелә һәм аның председателе булып Хәлил Насыров куела.1957 елда бу хуҗалык үзәге Иске Казиле авылында булган Ленин исемендәге колхоз белән берләшә.

     Җәмәки  авыл  кияве Әхсән Баяновның “Төлке тоту кыен түгел”әсәрендә дә Җәмәки авылы турында телгә алына.   ...Үләмә буеннан өскәрәк,зират тирәсенә күтәреләбез.Җәмәкилеләрнең ничәмә-ничә буыны җирләнгәндер шушы изге урында!Әле бүген дә,күрше авылларга сибелеп беткән булсалар да,Каратал авылы кешесе Борһан абый Нуретдинга әйтүенчә,җәмкилеләр иске йолаларына турылыклылар-вафат булган туганнароын биредәге зиратка җирләүләрен дәвам итәләр икән.Әлеге таралышкан җәмәкилеләрне рухи яктан бертөрле укмаштырып,берләштереп торучыбердәнбер урын.Газиз урын!

...Кече һәм Зур Күккүз,Түбән һүм Чернышевка,Җәмәки һәм Атабай,Кече Бортас,Бәби һәм Олы Кариле-Үләмә буендагы бу авыллар,елганың зәңгәр җебенә тезелгән энҗе бөртекләре булып,чал борынгылыктан бирле үзара аралашып,татулыкта яшәгәннәр.Ни үкенеч,бүген шушы тезмәнең,шушы мәрҗәннең “Җәмәки” дигән бер энҗесе юк инде: ниндидер аянычлы бер ялгышлык белән тезмәдән өзелеп төшкән дә,мәңелеккә югалаган.Әмма ышанып бетәсе килми: чыннан да мәңелеккәме соң?Чыннан да,шулай итеп мәңгелеккә җуйган микәнни инде Үләмә үзенең  күркәм бер энҗесен?                          

Җәмәки  авыл  кияве Әхсән Баяновның “Төлке тоту кыен түгел”әсәрендә дә Җәмәки авылы турында телгә алына. Үләмә-кечкенә бер инеш.Җәй көне юаш кына,тыныч кына агып ята.Басмалар салынмаган булса,чалбар балакларыңны сызган да,бернидән шикләнмичә,чык аркылы.Кыш көне дисәң,ул бөтенләй юк шикелле,үзәннәр белән тигезләнә,мескенәя.Ләкин яз җитсә!..

Яз җитсә,тыныч һәм мескен яткан барлык көннәренең үчен кайтара ул.Әллә кайлардагы биеклекләрдән,тау өсләреннән төшкән кар сулары дәррәү җыела да тыйнак төсле тоелган елгаларның астын өскә әйләндерә-үзәннәр кайчакларда Идел шикелле олы дәръяга әверелә.Бозлар ага.Боз өсләрендә яна-яна учаклар ага... Терлекләр ага-һәлакәткә таба... Билгеле,мондый чакта олы-олы бозлар яр буйларында да утырып кала.Кечкенә инешләрдә  шулхәтле зур бозлар каян чыга икән дип,гомер буе яшәп тә гаҗәпләнәсең.      

Кемнәр генә мулла булмады бу мәчеттә.Шыр диваналарны да күрде халык.Шәкүр карак белән бер компаниядә йөргән адәм дә берничә ел мулла булып кешеләрне күңел сафлыгына,гаделлеккә өндәде...Мәчет салырга кайтарылган нарат бүрәнәләрне ат итеп атланып уйнадылар малайлар.Халыктан кабат-кабат акча җыйды картлар.Эшкә яраклы ирләр Тәмте урманында агач кисте,агач ташыды.Дин чәчәк атсын дип тугел ,авылыбыз  башкаларныкыннан ямьсезрәк булмасын дип эшлиләр алар.

Авыл уртасындагы манара Җәмәки халкына сәгать ролен дә , маяк ролен дә ути. Манарада беренче кояш нурлары балкыгач,сукачы иртәнгелекне ашый. Манара куләгәсе мәчет кыегына җиткәч, сукачының  хатыны төшкелекне әзерләргә керешә, кырдагы ире яки малае бу вакытларда атларына хәл алдыра. Манара куләгәсенең иң кыска чагында ризык өстәлгә куела – тиздән сукачы кайтырга тиеш.        

Җәмәки авылында 1925 елда танылган партия һәм дәүләт эшлеклесе,1983 елдан ТАССР Верховный Советы Президиумы председателе Әнвәр Бәдретдин улы Баһаутдинов туа.        

Баһаветдиновлар нәселе зур һәм көчле нәсел.Кемнәр генә юк бу нәсел кешеләре арасында:дәүләт эшлекләре,инженерлар,укытучылар, врачлар түзечүләр,экономистлар,фәнни хезмәткәрләр,спортчылар һәм башкалар өчен үрнәк.Барысы турында да күп язарга,озак итеп сөйләгә була.Шулай да Бәдретдин Баһаутдинов гаиләсенә күбрәк тукталасы килә.Гаиләдәге 8 баланың икесе сабый чакта ук вафат була.Ә калган алтысы илгә танылган кешеләр,һәрберсе олы шәхес.

      Баһаветдинов Әнвәр Бәдретдин улы 1925 елның 27 ноябрендә Җәмәки авылында туган,дәүләт эшлеклесе Казан дәүләт универсететының тарих-филология факультетын (1959)елда тщмамлаган.    

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авылым тарихы (История моей деревни)

История моей семьи, нашего рода меня волновала со школьных лет. Ведь именно через изучение истории рода, семьи молодое поколение осознает себя как продолжителей дела предшествующих поколений. Кем были...

Авылым тарихы

история родного края...

Йосыф Хуҗинның “Уртак язмыш кояшыбыз”(Иске Җияш авылы тарихы)дигән китабын тәкъдир итү кичәсе.

Сценарий внеклассного мероприятия ,посвященый презнтации книги...

Уразай авылы тарихы

Татарлар — иң ерак заманнарда ук дәүләт булып көн күргән мәдәниятле, горур халык. Гасырлар буе үз йолаларын саклыйлар алар, гореф-гадәтләрен югалтмыйлар. Шуның белән без — горур халык, бөек нәсел....

Туган авылым тарихы

Һәркемгә үз туган җире кадерле, чөнки һәрбер кешенең тормышы  бишектән, авыл янындагы тугайлардан, басуларда җыр сузучы тургайлардан, челтерәп аккан чишмә суларыннан, әти-әни йорты бусагасы...

Авылым тарихы

Чыты авылы тарихы...