Туган ягым - илхам чишмэсе
материал по краеведению на тему
Предварительный просмотр:
Туган ягым-илһам чишмәсе.
Максат:1)үткәннәрне кабатлау,туган як әдипләре,аларның әсәрләрен искә төшерү,укучыларны якташ язучыларның туган як белән бәйләнешле иҗатлары белән таныштыру,шигырьләрен уку.
2)якташ язучыларга багышланган проектлар аша укучыларда логик фикерләүне үстерү,алган белемнәрен гамәлдә файдалану,үзеңне төрле эштә сынап карау һәм бәйләнешле сөйләм эшен дәвам итү.
3)туган төбәк,аның әдәбиятына,халкына мәхәббәт ,соклану һәм горурлык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: ноутбук,мультимедиапроект,магнитафон,якташ язучылар иҗатына багышланган презентация,”Гүзәл Кама Тамагы” китабы.
Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм үстерү,проектлар яклау дәресе.
Дәрес алымнары:Укытучы сүзе,өстәмә материаллар кулланып,фикер алышу,сорау-җавап,укучылар чыгышы.
Яңа педагогик технологияләр: үстерешле укыту һәм укытуда проектлар куллану.
Предметара бәйләнеш: сәнгать.
Дәрес барышы.
I Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
Туган як ул-туган йортыбыз,туган авылыбыз.Ватаныбыз... Ул гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы,яшәүгә көч һәм дәрт бирүче,күңел терәге булды.Безнең Кама Тамагы районының бай һәм гүзәл табигате үз халкы күңеленә затлы орлыклар,илаһи рухи байлык сала.Шуңа да районда андый затлар,күренекле шәхесләр күп.Шулар арасыннан- якташ язучыларыбыз.
“ Тау ягы. Шулай дип дәү сүзләр белән язып куйдым да,бик зур эш кырган шикелле,үз язуыма үзем сокланып карап тордым. Бигрәк тә күңелгә якын сүз инде Тау ягы.Ләкин без,Тау ягы малайлары,дип мактануы гына җиңел икән. Ул як табигатьнең матурлыгын,кызларның гүзәллеген,егетләрнең уңганлыгын,әбиләрнең аклыгын,бабайларның ныклыгын язар өчен шагыйрь булырга кирәктер” ,дип яза сезгә таныш булган якташ драматургыбыз Т.Миңнуллин. Мөгаен, шуңа да безнең төбәгебездән бик күп талантлы әдипләр,һәвәскәр шагыйрьләр чыккан, гомум татар әдәбиятында үз урыннарын лаеклы рәвештә алганнар.Мәсәлән,татар поэзиясендә үз йолдызын тапкан Гадрахман Сөнгати, татар драматургиясенә нигез салган Ф.Халиди,”Шәмсекамәр”драмасы белән танылган М.Әблиев, халыкыбызның онытылмас шаһите Ибраһим Гази,драматургиябезнең йөзек кашы Т.Миңнуллин,укучыны кызыктырып,тыңлаучыны мавыктыручы яшь драматург Р.Сәгъди һ.б. бик күпләрне әйтергә булыр иде.(2 мин)
II.Уку максатын чишү. (Укытучы презентацидәге слайдлар аша әлеге язучыларның иҗатлары белән таныштырып китә. Программада бирелгән әсрләреннән өзекләр укып, кыскача анализлап кителә.(5 мин)
Укытучы.: Хәзер мин сезгә үзебезнең авыл халкыбызның изге урынына багышланган шигырьдән өзек укып китәм. Бу өзек кайсы әдипнеке һәм аның исеме ничек дип атала?
Сиңа килдем,чабыр тавым
Сагынып килдем сине тагын,
Тыңлар өчен серләреңне
Кем атлары монда чапкан.
Кемнәр килеп уклар аткан.
Чатыр корып учак яккан,
Сагыш ягып дәва тапкан
Исемнәрен белмәдеңме?..
Чабыр,Чабыр,Чабыр тау
Башны уйга салыр тау.(Укучылар Т.Миңнуллинның “Чабыр тау”шигыре икәнлеген әйтәләр.)(3 мин)
Укытытучы: Укучылар,инде без дәресебезнең төп өлешенә күчәбез.
“ Әгәр дә язучыны аңларга теләсәң,аның туган ягында бул”,-ди Гете. Дөрестән дә,әгәр дә язучының язган әсәрен аңларга теләсәң,беренче чиратта, аның туып-үскән төбәге,табигате һәм тормыш юлы белән танышырга кирәк. Чөнки барлык язучыларның да иҗаты туган яклары белән бәйле.
Билгеле булганча, төбәк язучыларының иҗат тематикасы күп тармаклы. Шулар арасыннан мин беренче булып,туган як,аның табигате турындагы әсәрләрен алыр идем.Чөнки бу тема аларның иҗатларында кызыл җеп булып үрелеп бара. Барыннан да бигрәк, аларга туган як илһам чишмәсе булып тора.
Мин сезгә “ Туган ягым-илһам чишмәсе”исеме астында якташ язучыларыбызның туган як белән мөнәсәбәттә туган иҗатлары буенча проект эше биргән идем.Сез аны ай дәвамында этаплап төркемнәрдә эшләдегез. Хәзер сез аларны яклап китәрсез.
II.Уку максатын ныгыту.
I-төркем.1 укучы.Якташ шагыйребез Х.Вәлидинең авылыбызга атап язган “Сәлам,Келәнче” шигырен укыганнан соң, аның иҗаты белән кызыксыну теләге туды.
Олуг әдип И.Газинең якташы Х.Вәлиди Олы Карамалының чишмә суларын эчеп үскән,урман-болыннарын,кыр-басуларын иңләгән ,шул чакта алган нечкә хисләр нык сеңгән күрәсең.Ул хисле шагыйрь, күңеленә генә сыймый,ул аларны шигъри юлларга тезә.: Кочып алган Иделне күк,
Идел зәңгәр күк алсу.
Туган яклар,туган җирнең
Көзләрендә җанга яз
Ак болытлар ял итәләр,
Лабач тау түбәсендә.
Кайда йөрсәм дә тау ягы-
Туган як гел исемдә.
Тау ягы болыннарында,
Гөлҗимеш тә бөрлегән.
Оныта алмый гомергә дә,
Тау ягын кая барып күргән,-дип шагыйрь үзенең туган ягы турында сокланып яза.Әйе,чыннан да, туган ягын өзелеп сөйгән шагыйрь генә әнә шулай бай сурәтләргә ,бизәкләргә төреп яза.Бәлки,ул туган авылыннан бик иртә киткәнгә, туган ягы турында якты истәлекләр калдырып,матур шигырьләр язагандыр..
Аның “Таллар”шигырен укыганда күлнең зәңгәрлеген,илаһи тынлылык күз алдына килеп баса.Балачак хатирәләренең туган як матурлыгы белән үрелеп баруы шигырьнең тәэсир көчен тагын да арттыра. ( Ук.-чы “Таллар” шигырен укый.)(4 мин)
2 ук.(укучы сөйләгәндә слайтлар күрсәтелә)”Идел таңнары” аша аның шигырьләрен укый бара идем. Х.Вәлидинең туган ягын яратып сурәтләгән шигырьләрен укыгач,аның иҗаты белән якыннан танышырга теләдем. Чыннан да, Х.Вәлидинең иҗаты кызыклы икән. “ Иҗатыма килгәндә, мин мәктәптә укыганда ук шигырьләр язу белән шөгыльләнә идем. Шигърият сөю,күрәсең,ана сөте аша, бишек җыры белән кергәндер”,-дип искә ала ул бер хатирәсендә. “ Иң беренче фатыйханы 1967 нче елда олуг әдип Нәкый ага Исәнбәт биргән иде,иҗат эше гаять газаплы вә тынгысыздыр,ләкин мин аны тәмле газап,ямьле тормыш газабы дияр идем”,-дип искә ала эшче- шагыйрь.
Аның беренче шигырь җыентыгын “Иман” нәшрияте бастырып чыгара.Шушы нәшрияттә бер-бер артлы тагын 3 җыентык дөнья күрә. Аның шигырьләре заманга аваздаш. Хәмит ага теле,туган иле,милләте өчен чын йөрәктән кайгыра. Үзенең күп кенә шигырьләрен шушы темага багышлый.....Аның бу шигырьләрендә туган илгә,телгә мәхәббәт,якты хисләр белән сугарылган.
Х.Вәлидинең иҗаты күпкырлы.8 китап авторы. Х.Вәлидигә,аның барлык хезмәтләрен истә тотып,аксакаллар шурасы карары белән” Милләт шагыйре”дигән мактаулы исем бирелә.
Әйе,Х.Вәлиди- чын-чынлап халык бәгыреннән үсеп чыккан шагыйрь. Халык моңнарыннан шытып чыгып үскән, XX гасыр шагыйрьләре кебек үк тере-шәп йөгерек,халык телендә сөйләшә белә.
Ул бүген дә районыбыз белән тыгыз элемтәдә тора.Күрәсең,пенсиядә булса да,районны онытмый.Безнең як,аның язмышы,киләчәк планнары белән кызыксынып,сорашып-белешеп яши.Аның бер сәламендә мондый юллар бар: “Саумы,”Идел таңнары”
Саба җиле,сөт өсте күк изге таң!
Нихәл итмәк,”Тау ягы”н шул яратам.
Шунда туып- үскәнгәме,әйтә алмыйм,
Әкияти як! Бу якны мин һич сөеп туя алмам!” Әнә шулай туган ягын гаҗәеп тылсымга төреп сурәтли ул.
Аның турында “ Шәһри Казан”газетасының 2001 елның февраль ае санында “И мөкатдәс таулар таулар иле”исемле мәкаләдә :”Таш каланың күп катлы таш йортында гомер кичерә Хәмит ага .Әмма күңеле белән көн саен туган ягының болыннарын,кизләүләрен,тауларын бер урап кайтмаса,җаны тыныч түгел. Бала чагы ,яшүсмер чоры Таулар ягының шигырьләргә керерлек Кәриле,Кәзиле,Кече Карамал,Каратай,Салтык,Келәнче авылларына-яшьлектә калган ай Зөһрәсенә охшаш кызның чиләгеннән эчкән сулар,Һәркемгә ачык колачлы күгәрченле капкалар,балдак серен саклаучы күлләр янына алып кайтты. Тау ягы –аның кендек каны тамган җире,шуңа күрә күзгә күренмәс җепләр белән шигырь җанлы кешеләрне шунда тарта”,дигән юллар бар.
Әйе,бары тик авыл табигатен яратып,иртәнге сандугач сайравын тыңлап үскән кеше генә шагыйрь була ала ,үз төбәгенең табигате турында үтә дә матур хисле шигырьләр яза ала торгандыр.(4 мин)
II-төркем укучылар. (Слайт ачыла )1 нче укучы
Хәзер мин үземнең проектымда якташ шагыйребез И.Беляевнең тормышы һәм иҗаты турында таныштырып китәм.
“Авыл тирәсендә таулар,калкулыклар,табигатьнең һәр почмагын легендарлар саклый сыман”,дип язган. И.Беляевнең әлеге шигъри юллары ук миндә кызыксыну тудырды.Мөгаен,әлеге шигъри юллар һәр укучыны да үзенә җәлеп иткәндер.( И.Беляевнең тормыш,иҗатын презентация аша таныштырып кителә.(4 мин)
2нче укучы.
Менеп бассам Лабач түренә
И Тау ягым,туган ярларым,
Каерылып үрдә карадым.
Тойдым шунда гомер акканын,
Газизлеге җирнең артканын,-дип туган ягының үзе өчен газиз булуы турында әнә шундый җылы хисләр белән язаган Беляевннең 5 китабы нәшер иткәнлеге мәгълүм.Язучы-тәрҗемәче,әдәбият белгече –текстолог Рәис Даутов шагыйрь һәм журналист Ислам Беляевка “Татар энциклопедиясе”ннән урын яулашкан.2002 елда дөнья күргән I томның 347 битендә аңа багышланган мәкалә бастырган,китап дөньясында яшәүче аксакал И.Беляевне “XXгасыр әдипләре” белешмәсендә дә тарихка калдырырга җыена. Китапларының гомуми тиражы 205000 данә белән исәпләнә .
РСФСР Кинематогграфия дәүләт комитетының Казан кинохроникасы мөхәррире,1967 елдан Татарстан китап нәшрияты мөхәррире(1964-67), 1967 елдан Татарстан китап нәшрияты өлкән мөхәррире И.Беляевны 140 битле “Солдат төймәсе”,(1974),118 битле “Чәчәк куям”(1978), җыентыклары публицист- очеркист итеп таныта.
Шиырьләрендә күңеле белән үргә кунган И.Беляев гаҗәеп чагыштырулары белән шаккаттыра.Күренекле шагыйрьләр М.Хөсәен, Гәрәй Рәхим, Резедә Вәлиева мөхәррирлегендә дөнья күргән “ Кояшлы таулар”(1966), “Кояш законы”(19690,”Язгы яшен”(1976) китапларының 204 битенә теркәлгән 114 шигырен укучыларына хисле күчтәнәч итеп тарата.
Туган җирен сагынып яшәүче И.Беляев еш кына төшләрендә күрә.Ул Памирның альпинистлары сукмагыннан йөргәндә дә,совет-япон яшьләре очрашуында катнашканда да,галәм белән сөйләшкәндә дә, Монголиядә сакта торганда... хисләр өермәсендә кайнаган күңелен гел авылы белән бәйли. Уйларны тормышның үзеннән алган күренешләр тылсымына ялгап җаннарны эретә. Әйтерсең лә колакка дала иркенлегеннән сихри тояк тавышлары ишетелә. Ә сыгылмалы көянтәгә эленгән тулы чиләкләрнең сулары чайпалганда күзләр чишмә юлындагы сылу кызлар карашы белән сугыла. Авыл аша узган чакта читәннән үрелгән бакча,чүлмәк кигән казыклар,капка төбендә гапләшүче,акъяулыклы әбиләр,инеш буендагы сыгылмалы тал,яшьләр уенга чыкмаганга моңайган болын,буш нигез үгилеге,җәйге эсседән әйрән эчеп сусавын басучы агай,болытларны күреп үсүче агачлар...күзаллана. (1укучы “Туган як әкияте”шигырен сөйли.)( 4 мин)
Әнә шулай И.Беляев хисләренең сагынулы җилкәннәре аны гел туган җиренә якынайтып тора.
III-төркем.
1 укучы: Данышлының 1969 нчы елларда ук район газетасында шигырьләре басылып килә.
“Тау ягы”,дип кемдер исем кушкан
Дөрестән дә,бездә таулар күп,
Тик шулай да әзрәк хәтер кала,
Әйтерсең лә тигез җирләр юк,-дип шаяртып яза ул.
Ул һәрвакыт үз туган ягы,аның кешеләре турында горурланып яза:
Туган ягым-туган җирем,
Мин гашыйк таңнарга.
Инеш буйлата тезелгән
Өянке- талларга.
( укучы презентация аша Данышлының тормышы турында таныштыра.( 4 мин)
2 укучы.Аның Рәшит абый Салаватов-Данышлы исеме республика укучыларына да таныш.Данышлының шигырьләре,кыска язмалары “Татарстан яшьләре”,”Ватаным Татарстан”, (аның аерылмас дусты,киңәшчесе була)”Чаян” битләрендә басыла.
2001 нче елның 1 нояберендә,65 яше якынлашу уңаеннан.”Идел таңнары” газетасында аңа багышланган “Шагыйрьҗан” исемле мәкалә басылды.Туган көн уңаеннан котлау сүзләре ирештерелә.Синнән матуры юк,и Илем!”дип Идел таңнарын өзелеп сагынучы авторның укучыларга берничә шигыре дә тәкъдим ителә.
Язмада: “Аның шигырьләр тупланмасы калын дәфтәргә генә сыешмый инде.70 яшенә китабын бастырып чыгарып,түбәсен күккә тидерәсе иде”,-дигән фикер әйтелә. Әмма шагыйрь мондый көн җиткәнне көтеп тора алмый,2002 елның 10 апрелендә вафат була.
Укытучы: ” Саный китсәң,бездә бик күп алар ил тоткасы булыр чын ирләр...” дигән мәгънәле сүзләр язып калдыручы Рәшит Данышлының мирасын барлау, әлбәттә, бик кирәк.бәлки, укучылар киләчәктә сезнең арадан галимнәр, журналислар чыгар һәм сез аның үтә дә серле, кызыклы мирасын барлауга үзегездән зур өлеш кертерсез. (“Елмаеп торсын кеше”шигырен икенче укучы укый)(3 мин)
IV-төркем. 1нче укучы.Биш диңгезнең маягы-
Гүзәл Кама Тамагы.
Нинди матур! Шау чәчәктә
Ак сиреньнәр таудагы.
Районыбызның гимнына әверелгән әлеге “ Гүзәл Кама Тамагы”җырның авторы Нариман Камалов белән якыннан танышу өчен без үз проект эшчәнлегебезне аның иҗатына багышладык. (Слайтта аның тормыш, иҗат мизгелләреннән күренешләр күрсәтелеп, бер укучы кыскача таныштырып сөйли.( 4 мин)
2нче укучы.1997 елда Н.Камалов укучыларга “Чап син,әйдә,армагым”дигән 190 битле сайланма әсәрләрен тәкъкдим итә,укучыларны автобиографиясе белән болай таныштыра:
Күзләрем-кояш,
Керфекләрем- нур,
Җырым-чишмә
Зәңгәр тауларда.
Сабый чагым
Салтык авылында
Су буенда үскән талларда...
Монда сүз башын шагыйрь Ә.Гадел яза.Иҗатына матур бәя бирә”...Ул шагыйрь һәм язучы исемнәрен сәләте белән раслый.Уйланулар-сызланулары йөрәк аша үткәреп,буранны да елатырлык шигырьләр яза алу үзе үк каләмлелек турында сөйли.Ә “Хатынь кыңгыраулары” шигырендәге хәсрәт әллә ничә миллион җанны тетрәтергә җитә.
? Җырлап торган шигырьләре сафында-“Туган көнең белән”, 1993 елда “Халык күңелләре” дигән телевизион конкурсында җиңгән “Карлы яңгыр,” 2002 елда башкаручылар алышында танылган “Җыр керсен күңелгә”,2003 ел җыр конкурсында лауриат исеменә лаек булган “Азалия”...шулай ук һәм башка бик күп җырлары радиодан ишетелгән,телевизор экраннарында яңгыраган,төрле кичә,концертларда җырланган“Онытма,Болгарым,мин барын”,”Зөһрәкәй”,“Серле төндә”,”Киләчәккә хатлар”,”Туй чәчәге””...-аларның саны биш дистәдән артып китә.
Әлеге җырлап торган шигырьләрегә көй язучылар арасыннда- Зөфәр Хәйретдинов, Луиза Батыр-Болгари,Ганс Сәйфуллин, Рәшит гобәйдуллин, Илфат Дәүләтшин, Оскар Усмановлар һәм башка бик күп композиторларны атарга була.Сүзләргә сәхнәдән моңлы яшәеш бирүче Галина Казанская,Резедә Шәрәфиева, Асаф Вәлиев, Алсу Хисамиева, Габделфәт Сафин һәм бик күп җырчыларыбызның исемнәрен атарга була. Бу урында әйтәсе килә: “ Йә, әйтегез, композиторлар һәм артистлар тагын кайсы шагыйрь иҗатына бу кадәр игътибар бирәләр?”
Әйе, татар илендә мондый бәхетләр күп түгел.Әмма гаҗәеп тыйнак холыклы Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы(1997) Республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре(2003) Н.Камаловның сирәкләр исемлегендә алыштыргысыз урыны бар.Боларның һәммәсе белән танышкач, миндә аңа карата соклану һәм горурлану хисе туды.(Магнитафонда салмак кына“Онытма,Болгарым, мин барын” җыры яңгырый.( 4 мин)
IV Рефлексия,бәяләү.
Укытучы: 1 Укучылар,барыгызга да рәхмәт.Мин бик шатмын,чөнки сез якташ язучылар иҗаты турында шактый гына мәгъләматлар туплагансыз Йомгаклап шуны әйтәсем килә:сез сөйләп узган якташ язучыларыбызның барысына да уртак үзенчәлекле хис ...Алар туган төбәгебез табигатеннән илһам ала,шигырьләрендә туган ягыбызның табигатен олылап,кадерләп,бай сурәтле бизәкләргә бизәп,иң назлы сүзләрне кулланып,зур илһам белән иҗат итәләр. Аларның соклангыч иҗатына,туган ягыбыз табигатенә карата янәдән горурлану,соклану хисе туа.
Дөрес,укучылар, бүгенге дәрестә якташ язучыларыбызның барысы турында да сөләшеп бетерә алмадык,чөнки алар шактый. Киләчәктә дә без якташ язучыларыбыз белән танышуны дәвам итәрбез.(2мин)
IV Өй эше.
Мин сезгә “Нинди гүзәл минем туган ягым!” темасына сочинение язып килергә тәкъдим итәм.
Бүгенге дәрестә сезнең барыгызга да проет эшчәнлегегез өчен югары бәя куям.
(Дәрес ахырында укучылар башкаруында Н.Камаловның шигыре, Нариман Хәсәнов көе. “Гүзәл Кама Тамагы “ җыры яңгырый.)( 2 мин)
КАМА ТАМАГЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ КЕЛӘНЧЕ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Бәйләнешле сөйләм үстерү,проектлар яклау дәресе
Дәресне үткәрде: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Саттарова Әлфия Миңнегали кызы
2011
2011
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган ягым - Татарстан
Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....
Туган ягым – хәзинә
С.Хәким шигырьләрен иҗади-үстерешле технология ярдәмендә өйрәтү...
Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.
1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....
"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше
Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...
Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"
Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....
Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем
Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем...