" Мәрҗәннәргә тиң китап"
материал по краеведению по теме
Гүзәл Кама Тамагы китабын тәкъдим итү кичәсе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
guzl_kama_kitabyn_tkdim_itu.doc | 71 КБ |
Предварительный просмотр:
КАМА ТАМАГЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
КЕЛӘНЧЕ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
" Мәрҗәннәргә тиң китап"
( Гүзәл Кама Тамагы китабын тәкъдим итү кичәсе)
2007
Сәхнә бизәлеше:
Сәхнәгә зур итеп китапның макеты ясап куелган. Уң якта китап күргәзмәсе: "Мәрҗәннәргә тиң китап". Чакырылган кунакларга урындыклар куела.
А. Б. Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмый, гасырлар үтсә дә югалмый торган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел. Бәясен бернәрсә белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен әһәмияте арта барган бу кыйммәтле хәзинә-китаплар.
Менә безнең алдыбызда- шушы рухи байлыкның берсе – “Гүзәл Кама Тамагы” дип исемләнгән китап.
Кадерле дуслар! Бүген без сезнең белән " Гүзәл Кама Тамагы" китабын тәкъдим итү кичәсенә җыелдык.
А. Б. " Гүзәл Кама Тамагы" дип исемләнгән районыбыз китабында, районның үткәне һәм бүгенгесе, төбәк тарихы, монда туып, шушы җир туфрагында уйнап үскән фидакарь шәхесләр, көн сулышына кагылышлы язмалар тупланды. Бу китапның дөнья күрүе, районыбыз тарихын, аның зыялы кешеләрен мәңгеләштерергә ярдәм итә, милләткә хезмәт иткән шәхесләрне, андагы хезмәкәрләрне тарихка кертеп калдыра.Бу китапта хәзерге көндә яшәгән авыллар белән бергә югалган авыллар, югалган чишмәләр, туган якның табигате, районның сәяси һәм экономик торышы да яктыртыла.
Бу китап- районыбыз халкы, читтә яшәүче якташларыбыз өчен энҗе-мәрҗәннәргә тиң бүләк.
А. Б. " Бүдә эчери, сүзләр онытылалар, җир йөзендә бар да югала, тик гомер узганын белдереп төшкән рәсемнәр, язган җөмләләр киләчәккә калалар".
Ленин орденлы укытучы Камил Сафин 1961 нче елда 79 яшьтә фотосурәт артына әнә шундый зирәк фикерен терки.
Чынлап та яшәеш йомгагы чорналганда тупланган мизгел- хатирәләр киләчәккә үткәннәрдән сәлам хаты булып баралар. Шуңа күрә менә китап языла.
А. Б. Китапның авторы- Хәмзә Бәдертдин . Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Республика журналистларның " Бәллүр каләм-1999" премиясе лауреаты. " Шәһри Казан" газетасының хатлар бүлеге мөхәррире.
Хәмзә Фәрһат Бәдертдинов (24.09. 1959 ел.)- Апае районының Сатмыш авылыннан. Буа ветеринария техникумын, Казан дәүләт университетын, Ленинград югары партия мәктәбен тәмамлый. 1979 нчы елдан бирле журналист. " Дөньядагы бердәнбер Сатлыш" һәм " Татарстаннан читтәге татар галимнәре" китаплары авторы. Казанда яши.
А. Б. Китапның кере\ш өлешенә күз салыйк.Ул" Тулы бәхет туган якта" дип атала.( 6 бит тулысынча укыла.)
А. Б. Китап белән танышуыбызны дәвам итәбез. Ул нинди бүлекләрдән тора соң? Эчтәлеккә күз салыйк.
1нче бүлек- " Авыллар һәм калалар.
- нче бүлек- " Галимнәребез".
- нче бүлек- " Язучылар"
- нче бүлек- " Батырлык"
- нче бүлек- " Сәнгать"
- нчы бүлек- " Заман кулъязмасы"
Йомгаклау. " Белешмәләр өстәле"
А. Б. 1 нче бүлекне башлыйбыз. Ул " Авыллар һәм бистәләр" дип атала. (укучы чыга һәм шигырь укый.)
Таң атканда төшләремдә Кайтам туган ягыма, Урманнары шаулап торган Ямьле Идел буена.
Кайтам, имеш, яланаяк Урман буйларын буйлап Туган якның шифалы Чиста һавасын сулап
Челтерәп аккан чишмәләрнең Эчәм, имеш, суларын,
Шунда сайраган кошларның Тыңлап моңлы җырларын
Колач җәеп үземне Каршылый ак каеннар Урман буйлап сузылган Чәчәкле киң болыннар
Туган якның йомшак җиле
Чәчләремнән сыйпыйдыр.
Шатлыгымны көйгә салып
Сандугачлар сайрыйдыр. Нинди гүзәл туган ягым Өлгергәннәр игеннәр Тук башаклы арышлар Саргаеп баш игәннәрэ
Төшләремдә бик еш кайтам Сиңа Кама Тамагы Минем өчен синнән гүзәл Ямьле төбәк юк тагын.
А. Б. Кама Тамагы районы ресбубликаның көнбатышында урнашкан. Үзәге Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистә.Районның территориясе 1201 кв. километр, халкы 18630 кеше, шул исәптән бистәдә яшәүчеләр- 7371, авыл җирендә яшәүчеләр- 11259. Төп милләт-татарлар- 49, 3 , руслар- 48,1 , мордва- 1,0, чувашлар- 0,6.
Районда эрозияле- дендуацион җирләр, калкулыклар, чокыр-чакырлар бар.Район гипс, долошет, балчык чыганакларына ия.Каралҗым- соры, көлсу туфраклар өстенлек итә. Биредә язгы һәм көзге бодай, арыш, арпа, борчак, шикәр чөгендере игелә. Бакчачылык алга киткән. Терлекчелекнең төп тармаклары- сөт, ит терлеге һәм дуңгыз асрала. Район территориясендә май заводы, нефтефлотның ремонт- эксплулуатация базасы, гипс руднигыгы, ашлык кабул итү пункты бар.
Кама Тамагы үзенең сихри табигате белән генә түгел, ә күренекле кешәләре белән дә дан тота.
(Шигырь укыла. " И мөкатдәс таулар иле". Хәмит Вәлиди
А. Б. " Соклану хисен уйлап чыгарып булмый. Ул, матурлык йогынтысын тоеп, күңелдә үзеннән- үзе шытып чыга. Гаҗәпләнү чагылышы кайтавазына әйләнеп, тәмле сүзләр тезмәсендә канатлана.
Гүзәл Кама Тамагында соңгы елларда төзелеш тармагындагы үзгәрешләргә игътибарлы караш ташлаучылар да әнә шаккатып тел шартлаталар.
(Китаптан укып дәвам ителә. 543- 544 б.)
А. Б. Ә хәзер сезнең игътибарга районның гимнына әверелгән җырны тәкъдим итәбез.
Әлеге җыр ничек иҗат ителде? " Казан педагогия институтының музыка факультетын тәмамлагач, 1968 нче елда Кама Тамагында беренче музыка мәктәбен оештыручы Нариман Хәсәнов моның тарихын болай искә төшерә : " Сүзләрен укып кара әле,- дип, адашын Нәриман Камаловның шигырен алып килде. Ошады! Күптәнге хыялны тормышка ашырып , җыр язарга булдым. Районнарның гына түгел, күп авылларның да җырлары бар ич. Ә нигә безнеке булмаска тиеш?
1986 нчы елда, район смотры вакытында, көйне уйнап күрсәттем. Мәдәният бүлеге мөдире Рашата Фәйзрахманов, кызыксынучанлык күрсәтеп, аның нотасын яздырып алды. Шуннан үзешчәннәребез аны җырлый башлады
1990 нчы елда Кама Тамагына концерт куярга килгәч, җырчы артист Газинур Фарукшин тыңлап карады. " Гүзәл Кама Тамагы"н үзе белән Казанга алып китте дә, Татарстан радиосына яздырды.( 18 б.)
Җыр: " Гүзәл Кама Тамагы". Н. Камалов шигыре, Н. Хәсәнов көе. Җырлый:
А. Б. 1 нче бүлекне дәвам итәбез: Туган авылыбыз- Келәнче турында әңгәмәбезне башлыйбыз.
( Сәхнәгә 3 кыз чыга һәм Г. Тукай сүзләренә язылган " Туган авыл" җырын башкаралар)
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм
Шуңа күрә сөям җаным, тәнеи белән
Кыз сөйли: Әйе, Туган җир! Зәңгәр күгеңне, якты кояшыңны туйганчы күреп, чәчәк исләре белән сугарылган шифалы һаваңны туйганчы иснәп яшәр өчен туган кешегә нинди якын һәм изге син! Талдан матур итеп ү
үрелгән бишегеңнән төшеп, йомшак чирәмеңә аяк баскан көнемнән үк гомерем буена гашыйк мин. Безне туендыручы да, киендерүче дә, кабатланмас өр- яңа җырлар белән сөендерүче дә син ул, Туган җирем, туган авылым- Келәнче!
АБ. Келәнче авылы район үзәге, Кама Тамагыннан 33 чакырым ераклыкта урнашкан.Авылның озынлыгы ике чакырымнан артык. Апае һәм Тәтеш районнары белән чиктәш. Авылны икегә бүлеп Шаһьян елгасы ага. Зәңгәр күл буендагы Чабырлы тау итәгендә җәелеп яткан Якты чишмә, Көмеш чишмә, Гөбердәвек чишмә, Сердәш чишмәсе, Асыл чишмә, Энҗе чишмәсе, Ахак чишмә, Җырчы чишмә, Карасу чишмә, Изге чишмә, Карт бакча чишмәсе авылыбызга ямь өстенә ямь өсти. Авыл оешуга 500 еллар бар.
Келәнче авыл җирлеге территориясендә урта мәктәп эшли, анда 59 укучы бала белем ала, балалар бакчасында 15 бала тәрбияләнә. Агымдагы елда 10 укучы урта мәктәпне тәмамлады, 1 нче сыйныфка 3 укучы керде.Үзәктә район кулланучылар кооперациясе системасы кибете эшли, бер шәхси эшмәкәр кибете халыкка хезмәт күрсәтә.
Авылыбызда мәчет бар. һәр җомга саен моңлы азан тавышы яңгырый.
Авыл халкына почта бүлекчәсе, фельдшер- акушерлык пункты хезмәт күрсәтә.
Мәдәният йорты каршында " халык театры" уңышлы эшләп килә. 6263 экз. китап фонды белән китапханә эшли. Ел буена 350 укучыга булышып, якынча 7433 китап белән тәэмин итә.
Келәнче авыл җирлеге территориясендә 168 шәхси хуҗалык исәпләнә, аларда 412 кеше яши. Шуларның 152 се пенсионерлар, 160 ы эш көчендәге кешеләр, 7 яшькә кадәр 16 бала һәм 8 яшьтән 14 яшькә кадәр 45 бала һәм 39 ы яшүсмерләр.
А. Б. Без, Келәнчеләр, үз халкыбыз белән горурлана алабыз, чөнки хезмәт җиңүләре белән горурланырлык кешеләребез шактый. Авылда 9орден йөртүче бар. Билалов Гыйльфан Хезмәт Кызыл Байрагы, Гафиятуллин Хәбир, Гарифуллин Фәһим 3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены, Ногманов Вазыйх " Октябрь революциясе ордены, Бариев Шәһит, Гомэров Мәҗит, Ногманов Вазыйх, Нәҗмиева Гөлсем, Хәмзина Мәгъзүмә " Почет билгесе" ордены коваллеры. Гатауллин Хәниф " Татарстанның атказанган механизаторы" исемен йөртә. Бүгенге көндә мәдәният йортын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәҗмиева Гөлсем җитәкли.
Әйе, без үзебезнең якташларыбыз белән горурланабыз. Район үзәгендә яшәүче үзешчән шагыйрә Хәлиуллина Мөнирә апа да үз иҗатында туган ягына дан җырлый.
Шигырь укыла: " Туган авылым минем Келәнче"
Туган авылым минем Келәнче
Яшәргә син безне өйрәттең
Чит җирләрдә ташлап йөргәндә
Төшләремә кереп йөдәттең.
Туган авылым, туган җирем Истән чыкмыйсың бер дә Ераклардан кайталар Сине сагынып күрергә Читтә яшәп озак еллар
Ниләр генә күрсәк тә
Туган авыл истән чыкмый
Ташлап озак йөрсәк тә Гафу итче, туган авылым, Бик күп еллар ташлап киткәнгә. Истән чыгасың юк һич тә Гомерлеккә ташлап китсәм дә.
Онытмыйк, туган җирләрне, Онытмыйк, чишмә суларны.
Онытмыйк, чана шуган
Карлы- бозлы тауларны.
Җиләк җыйган аланнар, Кузгалаклы тугайлар, Печән чапкан болыннар, Күктә сайрар тургайлар.
Бу бит балачак еллары, Су коенган сулары Торып- торып искә төшә, Сагындыра шулары.
Төрле- төрле үлҗннҗр ашадык, Алабута, жуа, кычыткан. Шулар саклап калды безне
Төрле- төрле үләннәр ашадык, Алабута, жуа, кычыткан. Шулар саклап калды безне Яклап торган явыз ачлыктан.
Кырлар кардан ачылгач, Халык кырга сибелде. Эчерек бәрәңге җыеп, Аннан кәтер пешерде.
Еллар үтеп олыгайсак та, Без шуларны искә алабыз.
Җыр: " Туган авылым Келәнче" Җырлый:
А. Б. Бүген кичәгә без, авылыбызда туып, шушы җир туфрагында уйнап үскән, тырышып хезмәт иткән, җиңү үрләре яулаган фидакарь шәхесләребезне чакырдык. Алар шушы китапка кертелгәннәр. Икенче төрле әйтсәк, китап геройлары бездә кунакта.
А. Б. Беренче кунагыбыз белән таныштыруны башлыйбыз.
" СССР да данланды- Сугыш һәм хезмәт ветераны Шәһит Бариев
турында.
" Җитмеш төрле һөнәр иясе- Билалов Гыйльфан ;
" Инженерга тиң тракторчы"- Гарифуллин Фәһим;
" Тургайларны тыңлап, торналарны озатып..."- Гатауллин Хәниф,
" Кырык елда тупланган тәҗрибә"- Хәбир Гафиятуллин;
"Җиенә җиткереп"- Гомәров Мәҗит
"-Орденлы бригадир"- Ногманов Вазыйх;
" Авылда каласы килеп"- Нәҗмиева Гөлсем;
" Кечкенә баланы баккан кебек"- Хәмзина Мәдинә.
(Алар турында сөйләнә һәм үзләренә сүз бирелә)
(Аларга багышлап җыр башкарыла)
Җыр:
А.Б. Ә хәзер 5 нче бүлек- " Сәнгатькә тукталып китик.
.Әлеге бүлектә дала киңлегенә моң таратып кылганнарны йокыдан
уятырлык җырчыларның һәм сәхнәдәге уеннарында тормыш
чынбарлыгын чагылдыручы артистларның, хикмәтле сүзләрдән әсәрләр тудырган милләтнең телен яшәтүче язучы- шагыйрьләребезгә багышлана.
А.Б. Тау ягы сандугачлары Нигә болай үзгәләр Бер күренеп китәләр дә Үзәкләрне өзәләр
Исемнәре җисеменә
Шулкадәр тәңгәл килә
Ала да яулап үзенҗ
Күңелнең бер өлешен,
Хәтерләтә җырлы- моңлы
Туган якның инешен
А. Б. Ә хәзер әлеге бүлеккә кертелгән авылдашыбыз Абдуллин Илфат турындагы язманы укып китик. ( китаптан 4316.)
А. Б. 2004 нче елда июль аенда Кама Тамагы районы авылларында фольклор экспедициясе булып ките. Алар халык авыз иҗатына караган мәгълүматлар тупладылар . Экспедиция барышында туган уй-фикерләр, фольклорга һәм этнографиягә караган кайбер табышлар әлеге китапның " Халык күңелендәге иҗат бүлегендә бәян ителә.
Җыелган материаллар бай, кызыклы, үзенчәлекле. Хәзерге фольклорга хас булганча, иң популяр жанр- мифологик хикәятләр. Алар Су ияләре, изгеләр, параллель дөнья вәкилләре- җен- пәриләр турындагы, алар белән очрашуларны тасвирлаган әсәрләр.
Безнең төбәктә кайчандыр изгеләр культы көчле булып, хәзер дә күпмедер сакланып калган.Халык изге дип саналган урыннарга барып йөри, сәдака илтәләр, корбан чалалар, дога кылалар, әйткә нәзерләрен үтәп баралар.
А. Б. Халыкның ике зур бәйрәме булган. Бу- Чабыр һәм Сабан туе. Чабыр- җыенның бер төре.Хәзер бу турыда китаптагы язманы тыңлап китик.
" Чабыр" 352 б. Укыла
Йомгаклау өлеше.
А. Б Кадерле дуслар! Кичәбез ахырына якынлаштык. Бүген сез китапның кайбер бүллекләре белән тулысынча таныштыгыз. Бөтен бүлекләренә дә бер кичәдә генә тукталып тору мөмкин түгел. Шулай булгач, китапның калган өлешен үзегез укып чыгарсыз дип ышанып калабыз.
Сезне күркәм кешеләрнең уңышларына соклану тойгысы, халкыбызның күркәм сыйфатларын саклаучы милли горурлык шатлыгы киләчәккә таба озата барсын.Китап дәвамында сезнең дә хезмәт уңышларыгыз турында укырга язсын иде.Буыннар чылбыры өзелмәсен иде, дигән теләктә калабыз.
Ә килгән кунакларга үзебезнең рәхмәт хисләребезне белдерәбез, һәрвакытта да яшьләгә үрнәк булып калыгыз. Киләчәктә дә сезнең белән шулай аралашып, күрешеп яшик.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Китап укып елый алганнарның күңелендә булмый каралык"
Укучыларда китап укуга кызыксыну уятырга мөмкинлек бирәчәк тәрбия сәгате....
"Соңгы китап" - тәрбия чыганагы
Әмирхан Еникинең "Соңгы китап" әсәре буенча доклад...
Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.
Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...
Класс сәгате. Кызыл китап ни сөйли?
Класс сәгате яки экологик кичә өчен сценарий үрнәге....
Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле
Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның ролеМәктәптә тәрбия һәм белем бирү эше нигездә китап ярдәмендә тормышка ашырыла. Шул максаттан укучыларда китап укуга...
Укучыларның рухи байлыгын үстерүдә китап уку һәм сәнгатьле укуның роле
укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү, китапка мәхәббәт тәрбияләү....
Китап - акыллы киңәшче.
Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен кабатлау дәресе....