Укучыларга киңәшләр
план-конспект
Предварительный просмотр:
Балаларга үгет-нәсыйхәт. Ризаэддин бине Фәхреддин.
Укучыларга киңәшләр.
*Иртән йокыдан торгач юыныгыз, чәчләрегезне тарагыз, көндәлек кием киегез, чәй эчкәннән соң дәресләрегезне кабатлагыз.
* Мәктәпкә иртәрәк барыгыз, вакыты җиткәндә үзегез белеп әзерләнегез.
* Мәктәпкә баргач, әдәп белән үз урыныгызга утырыгыз, дәрес вакытында сөйләшмәгез, гыйлем өйрәнү өчен ихлас белән тырышыгыз.
* Китап, кәгазь һәм башка язу әсбапларыгызны чиста тотыгыз, каләмегезне киемегезгә сөртмәгез. Бу эшләр бердән әдәпкә каршы, икенчедән авыруга сәбәп була.
* Мәктәп юлында уйнамагыз, төрле нәрсәләрне туктап карап тормагыз, очраган һәрбер бала белән сөйләшеп вакытыгызны бушка үткәрмәгез.
* Мәктәп эчендә кычкырышып уйнаучы тәрбиясез балалар белән иптәш булмагыз.
* Бер төрле дәрес биргәндә икенче дәресне карап утырмагыз. Укытучы бирә торган дәрескә күңелегезне салыгыз. Дәрес вакытында сөйләшмәгез һәм башка эшләргә күңелегезне бирмәгез.
* Укытучыгыз берәр нәрсәне укырга, язарга яки ятларга кушса, җиренә җиткереп үтәгез.
* Кечкенә вакытта пөхтә һәм тәртипле булу баланың акыллы булуына билгедер. Шуның өчен кимнәрегез һәрвакыт чиста, ә китап, дәфтәрләрегез тәртиптә булсын.
* Стенага асып куйган карталарга, шулай ук урамда йөргәндә коймаларга, капкаларга төрле язулар язмагыз, чөнки бу эшләр тәрбиясезлек галәмәте.
* Туп белән булган уеннар буыннарны ныгыта, тәнне сәламәтләндерә, андый уеннардан читтә тормагыз.
* Дәресләрегезне әзерләмичә йокларга ятмагыз.
* Мәктәптә һәм башка җирдә әдәпсез сүзләр сөйләмәгез.
* Дәресләрне күп калдыру яки дәрескә соңга калып килү иптәшләрдән артта калуга сәбәп була. Шуның өчен дәресләргә йөрүгә игътибарлы булыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.
Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....
Класс җитәкчесенең, БДИга хәзерлек, имтихан бирү вакытында, укучыларга һәм ата-аналарга психологик - педагогик ярдәме
Класс җитәкчесенә ярдәмгә...
Укучыларга патриотик тәрбия бирү
Тарих дәресләрендә һәм иҗади эшчәнлек аша укучыларга патриотик тәрбия бирү....
3 нче сыйныфның рус төркемнәрендә укучыларга татар теленнән эш рограммасы
3 нче сыйныфка эш рограммасы Хәйдәрова Р.З....
![](/sites/default/files/pictures/2013/02/19/picture-130344-1361263371.jpg)
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренең роле.
Ризаэддин Фәхреддин....
![](/sites/default/files/pictures/2014/01/11/picture-361427-1389418402.jpg)
Китапханә ишекләре укучыларга ачык
Сыйфатлы белем алу, уку- укыту һәм мәдәни мирасны тапшыру чарасы буларак, китапка ихтыяҗ даими саклана.Фәннең һәр тармагы дистәләрчә китап, журналлардагы мәкаләләр һәм башка материаллар аша тәкъ...
![](/sites/default/files/pictures/2013/02/11/picture-195612-1360591654.jpg)
Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү. Презентация.
Укучыларга әхлак тәрбиясе бирү - укытучылар һәм әти - әниләрнең төп бурычы.Әхлак тәрбиясе бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып тора. 5 нче сыйныфларга әхлак тәрбиясе бирү тәҗрибәсенн...