"Кәрәзле телефон: файдалымы әллә зыянлымы?" темасына класс сәгатенең план-конспекты
классный час (5, 6, 7, 8 класс)

Марданова Зульфия Анфасовна

Тема. Кәрәзле телефон: файдалымы әллә зыянлымы?

Максат:

-         кәрәзле телефонның укучылар тормышындагы ролен ачыклау;

-         кәрәзле телефонның кеше сәламәтлегенә тәэсирләре белән таныштыру

                                        - үз  сәламәтлегең турында кайгыртучанлык, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәсе тәрбияләү

Скачать:


Предварительный просмотр:

Ютазы муниципаль районы

“Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе”

 муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

 “Кәрәзле телефон: файдалымы әллә зыянлымы?”

темасына класс сәгатенең план-конспекты

Төзеделәр:

Мәрдәнова З.Ә.

Хәлиуллина Р.Ә.

Тема. Кәрәзле телефон: файдалымы әллә зыянлымы?

Максат:

  • кәрәзле телефонның укучылар тормышындагы ролен ачыклау;
  • кәрәзле телефонның кеше сәламәтлегенә тәэсирләре белән таныштыру
  • үз  сәламәтлегең турында кайгыртучанлык, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәсе тәрбияләү;

Класс сәгатенең барышы.

   Габделфәт Сафин башкаруында “Кәрәзле телефон” җыры яңгырый. Укытучы сыйныф сәгатен шул җыр астында башлап җибәрә.

  1.  Уңай психологик атмосфера тудыру.
  1. Укытучының кереш сүзе.

- Исәнмесез хөрмәтле укучылар, әти-әниләр, кунакларыбыз! “Исәнмесез!”- без бу сүзне көн саен әйтәбез. Сез , кешеләрнең  очрашканда,  шуның белән бер – берсенә  сәламәтлек теләүләре турында уйланганыгыз бармы икән? Бардыр дип уйлыйм, чөнки сәламәтлек -  ул зур байлык. Сәламәт кеше тулы тормыш белән яши, уйный – көлә, җәмгыятькә бик күп файда китерә. Кызганычка каршы, без сәламәтлек турында авырый башлагач кына уйланабыз. Ә бит көндәлек тормышта кулланыла торган күп кенә чараларның безнең сәламәтлегебезгә зур зыян китерүе мөмкин.

   2) Уку мәсьәләсе кую. Сыйныф сәгатенең темасын, максатларны ачыклау.

    - Ә ни өчен башта “Кәрәзле телефон” турында җыр   тыңладык та, сүзне сәламәтлеккә бәйләп дәвам иттем?

        Көтелгән җавап. Без бүген кәрәзле телефоннар, аларның файдасы һәм зыяны  турында сөйләшәчәкбез.

  Максат: кәрәзле телефоннарның кеше организмына тәэсирен ачыклау.

  Бурычлар:

- кәрәзле телефоннарның килеп чыгу, аларның камилләшә бару тарихы, төрләре белән танышу;

- кәрәзле телефоннарның өстенлекләрен, аларның зарарын ачыклау;

- кәрәзле телефоннар нурландырган электромагнитик кырның  кеше организмына ничек тәэсир итүен өйрәнү.

  2.     Әйе, бүген без кәрәзле телефоннар турындаа сөйләшербез. Бу – шактый актуаль тема, чөнки бүген телефонны барысы да: беренче сыйныф укучысы да, пенсионерлар да куллана. Беренче эш итеп  кәрәзле телефонның барлыкка килүе турында укучыларның чыгышларын тыңлап китәрбез.

2.1.    ... Тәүге кәрәзле телефонны уйлап табу тарихы сугыштан соңгы чорларга барып тоташа. 1947 нче елда АТ&Т компаниясе, ә төгәлрәге аның Bell Laboratories тикшеренү лабораториясе беренче булып шундый аппарат ясау идеясе белән чыга.

            Шул ук вакытта  телефонны уйлап табучылар аны автомобильдә куллану идеясе белән генә чикләнә. Аппарат, туендыру чыганагыннан башка, 30-40 кг авырлыкта була .

2.2. 50нче елларда автомобиль телефоннарын акрынлап кечерәйтә башлыйлар. 70нче еллар башына ук алар 12-14 кг га юкара. Ә 20 елдан соң Motorola компаниясе инженеры Мартин Купер 1 кг нан чак кына авыррак телефон уйлап таба. Кәрәзле телефон прообразы – график дисплейлы, сәгатьле, клавиатуралы трубка 80нче елларда эшләнә.      

Motorola DynaTAC телефоны 1,15 кг авырлыкта булган һәм 3995 долларга сатылган. Кыйммәт торуына карамастан, аны алырга зур чиратлар сузылган.

    2.3.   Motorola DynaTAC 8000Х ут-диодлы дисплей белән җиһазландырылган һәм төзелеш кирпече зурлыгында булган. Әлеге аппарат аша беренче булып 1983 елның 13 октябрендә АКШта тәүге коммерция кәрәзле элемтә челтәрен сафка бастырган Ameritech Mobile компаниясе президенты Боб Барнет шалтыраткан. Телефон ярдәмендә сәгать буе сөйләшергә мөмкин булган, ә көтү режимында эшләү вакыты сигез сәгатькә җиткән. Челтәрдән файдаланган өчен абонент түләве аена 50 долларга төшкән, ә бер минутлык шалтырату өчен сөйләшүләр аеруча күп  булган вакытта 40 цент һәм калган сәгатьләрдә 24 цент түләргә туры килгән. Әмма бу аппаратны сатуга йогынты ясамаган.

    2.4.         1988 елда спутник элемтәсе ярдәмендә кәрәзле телефоннар 10ар км.дан ала башларлык итеп камилләштерелә.

          Соңрак кесә телефоннарын будильнигы, кинокамерасы, фотоаппараты, SMS, MMS тапшыргычлары, диктофоны, плейердан тыш, миникомпьютеры булган смартфоннар алыштыра. Аларда кино карарга, текст белән эшләргә, Интернетка чыгарга мөмкин.

2008 ел азагына кадәр 4 млрд кеше кесә телефоннарыннан файдаланган.

         2.5. Соңгы берничә ел эчендә кәрәзле телефон элемтәсе киң үсеш алды. Телефоннарны сайлап алу мөмкинлеге зур булу, телекоммуникацион хезмәт күрсәтүнең сыйфаты үсү, бәясе бар кешеләр өчен дә мөмкин булуы шуңа китерде: дөньяда  300 миллион кеше кәрәзле телефон куллана, шуларның 8 миллионнан артыгы Россиядә (Россия халкының 80%).   Кайберәүләрдә ул берәү генә дә түгел, икешәр, өчәр. Илдә теркәлгән кәрәзле элемтә абонентлары 200 миллионнан да артып киткән.

3. Бүгенге көндә иң популяр булган аралашу чарасыннан безнең мәктәп укучылары да, укытучылары да файдалана. Шул уңайдан без укучылар һәм укытучылар арасында сорашу үткәрдек. Хәзер  сезне мәктәптә үткәрелгән анкетирование нәтиҗәләре белән таныштырасым килә. Сорауларга җавап бирүдә ___ укытучы, ___ укучы катнашты.

     АНКЕТА  нәтиҗәләре

  • 1. Кесә  телефоннарыннан  файдаланасызмы?

Бар  84%,  юк- 16%

 2. Кәрәзле  телефонның   өстенлекләре нидә?

Укытучылар:

 3. Телефон  аша  көнгә  күпме   вакыт    сөйләшәсең?

4. Телефон  аша  сөйләшкәннән  соң уңайсызлык,   дискомфортны сизәсезме ? сизәм 89%  ; сизмим 11%

Укытучылар  сизәм 2 (20%), сизмим 8 (80%)

5. Сез беләсезме, электромагнит кырларының кеше организмына йогынтысы турында ?       беләм 42% белмим 58%

                                        укытучылар        Беләм 100%

6. Телефон аша сөйләшмәсәң дә , ул сезне  база белән  ешлыгы  секундка 1 тапкыр тоташтыруын беләсеңме?

Беләм 3 (16%) ;  белмим16 ( 84%)

Укытучылар: беләм 60% (6), белмим  30% (3), җавап бирмәгән 1(10%)

7. Телефоннан  файдаланганда  саклык  чараларын үтисезме?  

Үтим – 11 (58%); юк- 4  (22%); сирәк кенә : 2  (11%) кайчакта :2(11%)

Укытучылар: үтим 5 (50%),үтәмим 2(20%),сирәк 1 (10%), кайчакта 1(10%), үтәргә тырышам 1(10%).

8. Кесә  телефоныннан  даими  файдалану  ихтыяҗы  бармы?

 Әйе 10 (53%);    юк- 8 (42%);  әйтә алмыйм 1(5%)

Укытучылар әйе 5 (50%), юк 5(50%)

9. Ничек уйлыйсыз, укучыларга кәрәзле телефон кирәкме?  

Кирәк  : 14 (74%) ; Кирәкми :3 ( 16%)   Кайчакта :2( 10%)

Укытучылар:кирәк 7 (70%), кирәкми 3( 30%)

10. Ничек  уйлыйсыз,  әти-әниләрең телефонның  бала  организмына  йогынтысы  турында  беләләрме?

Беләләр  13(68%);  әйтә алмыйм, белмим -5 (26%);  белмиләр 1( 6%)

Укытучылар:беләләр 5 ( 50%), белмиләр 2 (20%),тиешлечә белмиләр 3(30%)

Укытучылар :11.Телефоныгыз ничә симкалы?

1 симкалы- 6 (60%), 2 симкалы – 4 (40%)

Гаиләгез дә ничә телефон бар ?

2 телефон  3 (30%)

3 телефон 3 (30%)

4 теленон 3(30%)

5 телефон 1 (10%)

  4. Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кесә телефоны көндәлек тормышыбызның гадәти билгесенә әйләнде. Элегрәк аннан эшлекле кешеләр генә файдаланса, бүген кече яшьтәге мәктәп баласыннан алып әби-бабайларга кадәр кесәсендә телефон йөртә. Әлеге элемтә чарасының файдасы бәхәссез, ләкин шул ук вакытта галимнәр, табиблар аның сәламәтлеккә зыяны турында да сүз алып бара. Җитмәсә, соңгы вакытта әлеге замана “уенчыгы” кесә каракларын җинаятькә ымсындыру объекты буларак “дан казанды”.

    -  Сезнең җаваплардан күренгәнчә, сәламәт яшәү безнең үзебездән тора икән. Без иң беренче чиратта үзебезнең сәламәтлегебез өчен нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнен белергә тиешбез. Безнең бүгенге класс сәгатебезнең темасы да сәламәтлек белән бәйле – “Кәрәзле телефон сәламәтлек дошманымы?” Һәм без шушы сорауга җавап табарга тырышырбыз. Иң беренче сезнең фикерләрне тыңларбыз. Моның өчен без “Акыл штурмы” үткәрербез. Сез аның кагыйдәләрен беләсез:

 - фикер кабатланмаска тиеш;

   - күпме идея, шулкадәр яхшы;

   - тәнкыйтьләмәскә.

5. Акыл штурмы.

Телефонның файдалы һәм зарарлы якларын санарга.

Файдалы                                              Зарарлы

сөйләшергә мөмкин                          комачаулый

уйнарга мөмкин                                 нурланыш

рәсемнәр                                            күз күреме начарая

интернет                                            акча чыганагы

фото

хәбәр

уңайлы

  • Бүген без диңгезләр, материклар, хәтта океаннар аша да аралаша, сөйләшә алабыз. Бүгенге көндә җир шарының бер генә дә цивилизацияле илендә дә кәрәзле телефон үтеп кермәгән  урын юктыр.  Ә аның организмга зарары турында табиблар ничек уйлый соң?

Бу турыда белгечләр фикерен тыңлап үтик. Сүзне Кәрәкәшле ФАПында эшләүче Миләүшә Кәбировнага бирәбез.

6.    Соңгы елларда кесә телефоннары тормышыбызга шулкадәр нык үтеп керде ки, ул хәзер әби кулында да, бәби кулында да. Сүз дә юк, әгәр өлкәннәр аны эш өчен генә файдаланса, уңайлы әйбер. Балалар,яшүсмерләр кирәксә дә, кирәкмәсә дә тәүлек буенча телефонны куймый. Транспортта, урамда хәтта концерт-спектакльләрдә,мәктәптә дә колагына кесә телефонын куеп сүз куертучыларның күбесе – балалар, яшьләр. Укытучылар мәктәп һәм вузларда мобиль куллануны тыю ягында. Калифорния колледжларында бу тыюлар күптән гамәлдә инде. Соңгы вакытта кәрәзле телефоннар безнең мәктәпкә дә зур тизлек белән үтеп керде.

Нинди маркадагы һәм нинди бәядәгеләре генә сатылмый кесә телефоннарының. Ә менә зыяны турында уйлап караганыбыз бармы соң? Тикшерүчеләр тәҗрибәләре аның сәламәтлек өчен куркыныч булуын раслый.

Норвегия һәм Дания белгечләре тикшеренүләре раслаганча, кесә телефоннарыннан файдаланучылар баш авыртуга, йокы килүгә, ярсучан-лыкка башкаларга караганда күбрәк зарарлана икән. Шуңа күрә галимнәр кесә телефоныннан даими файдаланучыларның иммунитетларына куркыныч янавы турында кисәтә.

Кесә телефоны башка приборлардан аермалы буларак эшләгәндә ми һәм күзләргә бик якын тора. Аннан чыккан электромагнит нурланышы тукымаларга үтеп кереп аларны җылыта һәм әлеге тәэсир организмның функцияләре бозылуына китерә. Бигрәк тә моңа нерв, йөрәк-кан тамырлары эндокрин системасы сизгер. Күз күреме дә начарланырга мөмкин.

Психолог фикерен ишетик.

   7. Психиатрлар исә телефоннарга бәйлелекне психик авыруның яңа формасы дип ышандыралар. Телефоннан күп сөйләшүчеләр, наркоманнар кебек үк, үзләренең телефонга бәйле булуларын, моның авыру икәнен танырга да, аңларга да теләми. Телефонга бәйлелек чиренен беренче билгеләре көненә 30 минуттан да күбрәк сөйләшу яки куллану. Кесә телефонының функцияләре күбрәк булган саен, телефон хуҗасының психик планда «наркоман» булу куркынычы да арта.

Ә менә әйтегез әле, кемнәргә кесә телефонын кулланырга ярамый?

8. Фәттахова М.К.  Табиблар йөкле хатыннарга, 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләргә кесә телефоныннан файдаланырга рөхсәт итми. Шулай ук нерв авыруларынын, эпилепсиядән җәфаланучыларның да аннан ераграк торуы хәерле. Антенналары артка урнаштырылганнары электромагнит нурланышын тоткарлап торырга сәләтле. Нурланыштан саклану өчен телефон аппаратына махсус чехол да кигезергә мөмкин.

  Кәрәзле  телефон  белән саксыз эш иткәндә бигрәк тә түбәндәге факторлар күзәтелә:

1)Телефон экраны каршында утыручы баланың гәүдә тотышының гел бер позада булуы;

2) Күзләргә күп көч килү;

3) Кул чукларының зарарлануы;

4) Электр кыры һәм электромагнитлы нурланыш

5) Телефонда озак вакыт кул белән эшләгән кешеләр табибка еш кына буыннар сызлавына һәм мускуллар хәлсезлегенә зарланып мөрәҗәгать итә. Аларның, гадәттә, умыртка сөяге дә үзгәреш кичергән була.

6) Озак вакыт бер урында хәрәкәтсез утырганлыктан, аяк, җилкә, муен, кул мускуллары киеренкелек кичерә, һәм аларда кан әйләнеше, матдәләр алмашы бозыла; таркалу продуктлары жыела.

7) Телефонда  тоташтан (баланың яшенә карап) 15-40 минуттан артык утырырга ярамый.

8) Әлеге шөгыльне саф һавада булу, физик күнегү, хәрәкәтле уеннар белән чиратлаштыру шарт.

9) Монитор каршында утырганда эш төрләрен алыштырып тору мөһим;

10) «Компьютерчылар»да еш очрый торган тагын бер авыру - кул чукларының зарарлануы (кистевой туннельный синдром)  телефонда озак утыручыларга да яный. Монысына клавиатура «гаепле». Текст җыйганда кул озак вакыт асылынган хәлдә торганлыктан, бармакларны хәрәкәтләндергәндә, сеңерләр сөяккә һәм кимерчәккә ышкыла. Нәтиҗәдә, берничә сәгать эшләгәннән сон, бармаклар ойый яки аларның очына энә белән чәнчегән кебек тоелырга мөмкин. Куллар авырайган сыман була һәм еш сызлый башлый. Ни кызганыч, кайберәүләр әлеге күренешне һичничек компьютерда эшләү яки телефонда уйнау нәтиҗәсе дип уйламый һәм авыруны «азындыра». Табибка мөрәҗәгать иткәндә инде хирург ярдәме кирәк булуы бар.

Куллар һәм бармак чуклары арымасын өчен вакыт – вакыт түбәндәге күнегүләрне ясарга кирәк:

- Кулларны йодрыкка төйнәргә, ике кулның да бармакларын берьюлы җәеп җибәрергә, яңадан кулларны чиратлаштырып шуны ук кабатларга.

- Ике кулны беләзекләрдән аска һәм өскә бөкләргә, яңадан  шуны һәр кулны чиратлаштырып эшләргә.

Физкультминутка . Әлеге күнегүләрне эшләп карау

9. Телефон белән бәйле ннди җинаятьләр күзәтелә.

10. Балаларны “челтәр”дән ничек аерырга?

  Бала  туу белән озак та үтми әти-әниләребез үзләренең фәлән меңнәргә алган кәрәзле телефоннарын сабыена тоттыра. Бала әти-әнигә комачау гына итмәсен һәм еламасын. Әмма алдагы көндә балалары өчен нинди куркыныч янавы турында алар аңламыйлар да?! Ә балалар, бакчага килгәндә үк компьютерны белә, телефонның әти-әниләр керә алмый һәм эшли алмый торган функцияләрен дә ничек үтәүне үзләштерә, интернетның сайтларына кереп, үзенә кирәкле мультфильм яисә клип карый ала. Балалар бакчасына килгән әти-әниләр балаларының яңа технологияләр үзләштерә алулары белән горурлана, сөенә. Безнең бала – шундый оста яисә үсеше шундый киң, ул компьютер технологияләрен үзләштерде, дигән мактанулы сүзләр ишетергә була. Ә балагыз телефоннан дөрес файдалана  беләме дигән сораулардан читләшәләр. Әйе, әти-әниләрнең хаталары зур һәм алар нидән гыйбарәт соң?

 Хөрмәтле әти-әниләр, әбиләр, бу уңаййдан сезнең дә фикерегезне ишетәсе килә иде. Балагыз телефоннан көненә күпме вакыт файдалана? Бу уңайдан гаиләдә нинди чикләүләр кертелгән? Бала белән конфликт килеп чыкканы юкмы?

Әти-әниләрнең фикерен тыңлау.

11.  Видеоролик карау.

12. Кесә телефонына реклама.

5 минут вакыт бирелә. (рәсем, җөмләләр, шигырь белән булса да ярый)

Укучылар 2 төркемгә бүленә: 1 нче төркемгә - уңай реклама;

                                                   2 нче төркемгә - антиреклама.

13. Рекламаларны тыңлау.

14. Йомгаклау.

- Укучылар, без бүген сезнең белән кесә телефонының уңай һәм тискәре яклары турында сөйләштек.

Шуларга өстәп сезгә берничә киңәш биреп китәсе килә:

  • Телефонны аралашу чарасы буларак түгел, ә элемтә чарасы итеп кенә файдаланырга кирәк;
  • Телефоннан 3 минуттан да артык сөйләшмәскә;
  • Телефонны кесәдә түгел, сумкада йөртергә кирәк;
  • Йоклаганда телефонны баш турысына куеп ятмаска.

15. Ә хәзер бер-беребезгә матур сүзләр әйтеп саубуллашыйк.

      Безнең сыйныф сәгатендә катнашкан барлык белгечләргә, ата-аналарга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сөйләшүдә катнашучы балалар да, өлкәннәр дә телефоннан дөрес файдаланыр, сәламәтлекләре турында кайгыртыр , дип ышанып калабыз һәм буклетлар таратабыз. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект открытого занятия "Изготовление сумочки для мобильного телефона"

Работа выполняется в технике выжигания по ткани. Занятие проводится с ребенком, имеющим ограниченные возможности здоровья и находящимся на надомном обучении....

5 класс. Мордкович, Зубарева, план-конспект урока по теме "Степень числа"

 Урок изучения нового материала по теме: "Степень числа"...

Урок биологии. 8 класс. "Зрительный анализатор"(План-конспект)

Зрительный анализатор, его значение в жизни человека, в познании окружающего мира. Роль и взаимосвязь трёх отделов анализатора: периферического, проводникового и центрального. Строение и функции глаза...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание  дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование  техники выполнения  передачи  мяча ...

План-конспект классного часа "Телефонный этикет"

Государственное бюджетное образовательное учреждениеначального профессионального образованияпрофессиональный лицей №44 г.Уфы Классный час Тема: Телефонный этикет. УФА - 2015 Форма ...

"Минем гаиләм: ни өчен мин аны яратам" темасына сыйныф сәгатенең план конспекты

Тема: Минем гаиләм: ни өчен мин аны яратам .Максат: укучыларда гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру; аларга әти-әни, әби-бабай хакын хак­лау кирәклеген аңлату; балачактан үзеңне бәхетле гаилә тө...

План - конспект урока по теме "«Телефонный разговор", модуль 4, 6 класс, учебник "Английский в фокусе"

План - конспект урока по теме "«Телефонный разговор", модуль 4, 6 класс, учебник "Английский в фокусе"....