Тугры дус - җан азыгы
классный час по теме

Нәҗмиева Энҗе Миннехан кызы

Дуслык

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл duslyk.docx50.9 КБ

Предварительный просмотр:

Тугры дус - җан азыгы

Эчтәлек:

  1. 1- 6 сыйныфлар өчен тәрбия сәгәте

2.     7-11 сыйныфлар өчен тәрбия сәгәте

1- 6 сыйныфлар өчен тәрбия сәгәте

Тема: Тугры дус - җан азыгы.

Максат:дуслашу өчен  кирәк  булган сыйфатларга ия  булуның  асылына төшендерү. Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбияләү.  

Эпиграф: ”Дусларны бик сайлап кына эзләргә кирәк- дустың синнән әйбәт булсын. Дуслык нык булсын өчен, үзеңә дә бик тырышырга кирәк”

Дәрес  барышы.

I. Уку мәсьәләсен кую.

- Кечкенә генә хикәяне тыңлагыз, шуннан чыгып, бүгенге дәреснең темасын үзегез әйтеп бирегез:

Кәрим белән Камил – аерылмас дуслар. Бергә мәктәптә баралар, бергә кайталар. Дәресләргә дә бергә әзерләнәләр. Урамда да бергә булалар. Арып туктагач, йә берсенә, йә икенчесенә кереп ял итәләр, тамак ялгыйлар, аннары денди уйныйлар, телевизор карыйлар. “Менә ичмасам дуслар!”-диләр алар турында.

Ләкин бер вакыйгадан соң ике арадагы дуслык кинәт кенә суынып китте, әйтерсең лә аннан кара песи үтте.  Очрашканда да малайлар бер-берсен күрмәмешкә салыштылар.

Яңа уку елын Кәрим икенче мәктәпкә күчеп каршылады. Озакламый Камил дә мәктәбен алыштырырга мәҗбүр булды. Күпләр бу вакыйгадан үзләренә гомерлек сабак алдылар. Ә ул һич уйламаган-көтмәгәннән генә килеп чыкты.

Укулар тәмамланырга ай ярым чамасы калгач, Кәримне шифаханәгә салдылар. “Кимендә бер ай ятарга туры килер, - диделәр табиблар, - малайның үпкәсенә салкын тигән”.

 Бу хәбәрне ишетү белән сыйныф җитәкчесе Рәсимә апа балаларга, дәресләр тәмамлангач, таралышмаска кушты. “Киңәшләшеп алырга кирәк”, - диде ул.

  Укучылар сөйләшүнең нәрсә турында барачагын сизенмәделәр түгел. Иртән, дәресләр башланыр алдыннан, Рәсимә апалары белән Кәримнең әнисе Сәлимә апаның сөйләшеп торганын күреп алганнар иде алар.

Сыйныф җитәкчесенең сүзе кыска булды.

-Иртәгедән башлап, чиратлап, шифаханәгә йөрергә кирәк, югыйсә Кәримнең сыйныфта утырып калуы ихтимал, - диде ул, - Ягез, кем беренче булып аңа ярдәм кулын суза?

-Барысы да, әлбәттә, Камил инде дигәндәй, карашларын малай ягына төбәделәр. Тик тегесе ни өчендер кулын күтәрергә яисә нинди дә булса сүз әйтергә ашыгып бармады. Бүлмәдә чебен очкан да ишетерлек тынлык урнашты. Аны Рәсимә апалары бозды.

-Камил, ник дәшмисең? Синең иртәгә дустың янына барырга теләгең бармы? – дип сорады, малайның партасы янына якын ук килеп.

-Камил теләр-теләмәс кенә урыныннан торды, үзенә төбәлгән дистәләгән күзләрдән карашын читкә борып һәм:

-Минем спорт түгәрәгенә барасым бар, безнең тренер бик усал, - диде.

Кемнән-кемнән, әмма Камилдән андый җавап булыр дип берәү дә көтмәгән иде. Укучылар, Рәсимә апалары кабыныр һәм малайны тирги башлар, дип уйладылар. Ләкин апалары, үзен өстенә бозлы су сипкәндәй итеп тойса да, сер бирмәде. Ул бүлмәгә күз йөгертеп чыкты да, иң арткы партага утырган яңа укучы Гаязның кул күтәргәнен күреп: -

Ни әйтергә телисең, Муллаянов? – дип сорады.

Рөхсәт итсәгез-мин барам, -диде малай.

Синең мәктәпкә килгәнеңә 2-3 көн генә, Кәрим белән юнле-башлы танышып та өлгермәгәнсеңде әле,- дип шик белдерде сыйныф җитәкчесе.

Анысы шулай, тик шифаханәдә танышырбыз дип уйлыйм, - диде  малай, - анда минем әнием медсестра булып эшли. Аның белән без Кәримне тиз табарбыз. Ышаныгыз...

-Ихлас күңелдән яңгыраган үтенеч умарта кортыдай гөҗли башлаган сыйныфны тиз тынычландырды.  

Рәзсимә апалары дулкыннанудан: «-Рәхмәт, Гаяз, син чын кеше икәнсең! – дия генә алды...»

I. Дәреснең темасын ачыклау.

-     Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

  • Камилнең хыянәте, Гаязның чын дус булуы турында. (Тугры дус - җан азыгы).

III.Уку мәсьәләсен чишү.

1. Әйт, синең дустың кем- синең кем икәнен әйтеп бирермен.

- Мин сезгә бөек галимебез  Ризаэтдин Фәхретдиннең “Шәкертлек әдәбе” хикәясеннән бер өзек укыйм.Риваятне тыңлап, анан нинди нәтиҗә ясап була? дигән сорауга җавап бирү.

  Берничә кеше юлчы булып  бер  шәһәргә килгәннәр  һәм шәһәр халкына: “Шәһәрегезнең  яхшылары кемнәр дә, усаллары кемнәр икәнлеген  ике көндә белдек, чөнки үз арабыздагы яхшылар һәм усаллар үзебезгә мәгълүм иде, шуларның һәрберсе сезнең шәһәр халкыннан үзләренә дуслар таптылар”, - дигәннәр.

  • Шәһәргә килгән юлчылар арасында нинди кешеләр булган?
  • Яхшылар һәм усаллар.
  • Яхшылар шәһәрдә яхшы кешеләр белән, ә яманнар  яман кешеләр белән ни өчен нәкъ шулай дуслашканнар?
  • Димәк, берәүнең дустына карап, аның нинди кеше икәнен белеп була.

2. Төркемнәрдә эшләү.

1 бирем. Дуслыкның төрләре.

-  Дуслыкның нинди төрләрен беләсез? / Җаваплар/.

-  Кызлар дуслыгы, малайлар  дуслыгы, халыклар дуслыгы,туганнар дуслыгы, табигать белән дус лык,хайваннар белән дуслык, китап белән дуслык.

Дуслыкның шушы төрләренә кагылышлы шигырьне тыңлап карыйк.

2 бирем.Уен “Мин башлыйм, син дәвам ит” .Дус,  дуслык  сүзләре  белән бәйләнешле мәкальләр белән танышу(мәкальләрне тәрбияче башлый, укучылар  дәвам итә).

  • Дусны ашыкмыйча гына сайла,...тапкач – тиз алыштырма.

-Әйт дустыңны – әйтермен үзеңнең ... кемлегеңне.

- Йөз сум акча булганчы – йөз ... дустың булсын.

- Дус көйдереп әйтер, дошман ... көлдереп әйтер.

       -    Дусларны бәхет бирә, ә бәхетсезлек ... сыный.

  - Юләр дустың булудан акыллы дошманың ... артык.

-   Дусны ашыкмыйча гына сайла, тапкач- ... тиз алыштырма.

       - Дусларыңны рәнҗетсәң, дошманнарың ... куаныр.

3 бирем.Яхшы дусның сыйфатларын әйтеп бирегез.

  • Нинди кешене  без дус дип атыйбыз? Укучыларның җаваплары тыңланыла:
  • Ул сиңа тугры, сине авырлыкта ташламый, ярдәмгә килә.
  • Сөрләрне саклый белә.
  • Юк- барга үпкәләми, ачуланмый.
  • Ул сине аңлый, вак- тияк кимчелекләрне гафу итә.
  • Башка кешеләр янында гаепләеңне сөйләми, ләкин үзеңә ялгышларны
  • йөмшак итеп күрсәтә.
  • Дус уз гаепләрен таны белә.
  • Синең фикерләреңне хөрмәт итә.

Дуслык  җыры.

Ачуланышып яшәргә

Юк безнең вакытыбыз.

Күрәсезме урам буйлап

Ничек бердәм  атлыйбыз.

Бездән көнләп кала җилләр,

Кояш елмая, көлә.

Урам буйлап, матур җырлап,

Сыйныфташ дуслар килә.

Безнең дуслык җырыбызны

Отып алсын  бар җиһан.

Дуслык  җырына  тынычлык,

Җиргә иминлек сыйган.

Дусларың гына булсын.

Егылсаң торып була,

Торсаң йөгереп була,

Йөгерсәң җитеп була -

Дусларың гына булсын!

Сөйләшеп-уйлап була,

Күп нәрсә белеп була,

Шаяртып-көлеп була –

Дусларың гына булсын!

Күңелле яшәп була,

Үсеп һәм ныгып була,

Дошманны егып була –

Дусларың гына булсын!        

- Нәрсә ул дуслык?

- Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә нигезләнгән мәхәббәт. – Халыклар дуслыгы, иҗади дуслык. Берәр нәрсә белән артык мавыгу, аны ярату хисе. – Китап белән дуслык урнаштырдым.

4 нче бирем. Балаларның шәхси тәҗрибәсеннән.

- Үзегез укыган китаплардан, караган кинодан, тыңлаган тапшырулардан чын дуслыкны күрсәткән мисаллар китерегез. (Җаваплар).

-Үзегез белгән кешеләрдән сез кемнәрне чын дус итеп саныйсыз?

- Акыллы кеше акыллылар белән дуслыкка омтыла. Кешеләр үзләренә ошаганнарны гына дус итә алалар. Аларны  уртак фикер, бердәм караш берләштерә. Әйтик, малайлар бергә дәрес хәзерлиләр, түгәрәккә бергә йөриләр, спорт белән шөгыльләнгәндә дә алар бергә.

3. Безнең киңәшләр. Дус сайлаганда, эзләгәндә менә боларны исеңдә калдыр.

Үзеңә дус сайлаганда, эзләгәндә менә боларны исеңдә калдыр:

  1. Дустың акыллы булсын.Чөнки татар халкында  шундый мәкаль дә бар: “Дустың үзеңнән яхшырак булсын”.
  2. Дустың күркәм әхлаклы булсын. Дустыбыз безне һаман яхшылыкка өндәп,  начар эшләрдән  тукта торган кеше булырга тиеш.
  3. Дустың киңәш бирүче, хаталарыбызны күрсәтеп төзәтүче, кирәк вакытта безне тәнкыйть итүче  кеше булсын.
  4. Дустың серләрне  саклаучы булсын. Кеше үзара сөйләшеп,  кайгы – шатлыкларын, серләрен дуслары белән уртаклашып күңелен  бушатасы килгән вакытлары була. Кеше,  серләрен дуслары белән уртаклашса, күңеле тынычлап кала. Дус кеше мондый очракларда  игътибар белән тыңларга,  кирәк булганда ярдәм итәргә, сер саклый белергә тиеш.
  5. Дустың динле һәм ышанычы көчле булсын.

Дус итеп сайлаган кешенең динле һәм әдәпле булуы кирәк, чөнки динсез кеше үз – үзенең дошманыдыр. Үз – үзенә дошман булган  кеше  башкаларга чын дус була алмый. Ә кем сон ул чын дус?

  Чын дус – эшебез төшкәндә ярдәмче, ялгызлык килгәндә хәлебезне белә  торган кешеләр.

Дусны тапкач  саклый белергә дә кирәк. Дуслыкны саклау өчен нинди сыйфатларга  ия булырга кирәк?

Җаваплар:  түземле , сабыр, вәгъдәле, ихлас күңелле.

Дәресне мин “Дуслар кирәк” шигыре белән тәмамлар идем.

Дуслар кирәк.

Дуслар кирәк шатлыкларны бүләр өчен,

Дуслар кирәк кайгыларны җиңәр өчен.

Дуслар кирәк серләреңне чишәр өчен,

Кыен чакта сиңа ярдәм итәр өчен.

Дустан яхшы кеше бармы бу дөньяда?!

Дуслар – җилкән тормыш дигән зур дәрьяда.

Кояш сыман нурын сибә тирә-якка,

Ай шикелле юл күрсәтә кирәк чакта.

Миннән теләк: бик күп булсын дусларыгыз,

Дуслар белән уртак булсын уйларыгыз.

Дус ул – юлдаш, дус ул – сердәш, дус ул – терәк,

Җир йөзендә яшәр өчен дуслар кирәк!

4. Галимгә сүз бирәбез. К.Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия” китабының 105 нче ачып укыйк.

“Бер хәким үзенең углына әйтте: “Әй угыл, кемне теләсәң, аның белән сөйләш, мөгамәлә кыйл, йөреш, кунакка чакыр, үзең бар. Әмма биш төрле кемсәнә(кеше белән) аралашма. Әүвәл (иң беренче) ялганчыкеше белән әңгәмә кыйлма, чөнки ялганчы кешенең сүзе су өстенә ялган язган кебектер, ышанычы юктыр, якынны ерак кыйдыр, еракны якын итәр. Дәхи ахмак вә надан күренсә дә, вакыйгадан, зарардыр. Вә дәхи комсыз кеше белән аралашма. Чөнки ул кеше гел синнәнөмид итеп кенә торыр. Янә дәхи саран кеше белән юлдаш булма. Чөнки саран кеше сиңа һичбер зарардан хали (буш ирекле) булмас. Әгәр дә аңар хаҗәтең төшсә, сине кимсетер вә хур кыйлыр. Хосусән, сәфәрдә саран кеше белән юлдаш булма. Дәхи вә куркак вә җебегән белән аралашма, чөнки куркак  кеше белән һич имин булмассән”

- Чын дустыгызда нинди сыйфатлар  булмаска тиеш? (ялган, наданлык, комсызлык- саранлык, куркаклык- җебегәнлек).

V. Рефлексия (Йомгаклау).

- Дәреснең темасын искә тешерегез.

-  Дуслык темасына карата нинди гыбрәтләр алдыгыз? (Дусларны биксайлап кына эзләргә кирәк- дустың синнән әйбәт булсын.).

- Үзегез өчен нинди нәтиҗә ясадыгыз?(Дуслык нык булсын өчен, үзенә бик тырышырга кирәк).

- Бу сүзләрне бүгенге дәреснең эпиграф итеп тактага яздык. Җөмләне хор белән кабатлыйк hәм үзебезнең йөрәкләребезгә гомер буена салыйк, беркайчанда ынытмыйк. Хор белән укыйлар: “Дусларны бик сайлап кына эзләргә кирәк- дустың синнән әйбәт булсын.Дуслык нык булсын өчен, үзенә дә бик тырышырга кирәк”.

VI. Өйгә эш:

  • Өй эшен вариантлап  бирәбез:
  1. “Чын дус- нинди ул?”  дигән темага җавап әзерләп килергә.
  2. Чын дус турында хикәя, хәдисләрне эзләп табу.

7-11сыйныф өчен тәрбия сәгәте

Тема: Тугры дус - җан азыгы

Максат: дуслашу өчен  кирәк  булган сыйфатларга ия  булуның  асылына төшендерү. Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбияләү.  

Дәрес  барышы.

I. Уку мәсьәләсен кую.

- Кечкенә генә хикәяне тыңлагыз, шуннан чыгып, бүгенге дәреснең темасын үзегез әйтеп бирегез:

Бер йегет үзенең дуслары күп булуы белән бик нык горурланган.Мәхәбәтен очраткач, йөләнешергә көн билгеләп куйган. Туйга әзерләнгәндә, аңа әтиси дә булышкан. Башка эшләр арасында туйга чакыру открыткаларын тарату да әтисенә кушылган иде.

      Туй көне җиткәч, кызыганычка каршы, мәҗелескә йегетнең бер дусты да килмәгән. Әтисен бик ачуланып:”Минем дусларымны ник чакырмадың?”дип әйткән. Әтисе:”Мин чакырдым, ләкин чакыру открыткасы урынына синең исемеңнән ярдәм сорап язу җибәрдем”.

II. Дәреснең темасын ачыклау.

-  Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

- Чын hәм ялган дуслык турында. (Тугры дус - җан азыгы).

- Ни өчен егетнең дуслары ярдәм сорап җибәрелгән язуга җавап бирмәгәннәр?

- Алар чын дуслар түгел.

- Хикәянең героена бәя бирегез: ул үзе чын дусмы, юк микән?

- Ни өчен ул үзедә чын дус түгел дип уйлыйсыз?

III.Уку мәсьәләсен чишү.

1.  Әйт, синең дустың кем- синең кем икәнен әйтеп бирермен.

- Мин сезгә бөек галимебез  Ризаэтдин Фәхретдиннең “Шәкертлек әдәбе” хикәясеннән бер өзек укыйм.Риваятне тыңлап, анан нинди нәтиҗә ясап була? дигән сорауга җавап бирү.

       Берничә кеше юлчы булып  бер  шәһәргә килгәннәр  һәм шәһәр халкына: “Шәһәрегезнең  яхшылары кемнәр дә, усаллары кемнәр икәнлеген  ике көндә белдек, чөнки үз арабыздагы яхшылар һәм усаллар үзебезгә мәгълүм иде, шуларның һәрберсе сезнең шәһәр халкыннан үзләренә дуслар таптылар”, - дигәннәр.

  • Шәһәргә килгән юлчылар арасында нинди кешеләр булган?
  • Яхшылар һәм усаллар.
  • Яхшылар шәһәрдә яхшы кешеләр белән, ә яманнар  яман кешеләр белән ни өчен нәкъ шулай дуслашканнар?
  • Димәк, берәүнең дустына карап, аның нинди кеше икәнен белеп була.

2. Төркемнәрдә эшләү.

1 бирем. Дуслыкның төрләре.

-  Дуслыкның нинди төрләрен беләсез? / Җаваплар/.

-  Кызлар дуслыгы, малайлар  дуслыгы, халыклар дуслыгы,туганнар дуслыгы, табигать белән дус лык, хайваннар белән дуслык, китап белән дуслык.

Дуслыкның шушы төрләренә кагылышлы шигырьне тыңлап карыйк.

2 бирем. Уен “Мин башлыйм, син дәвам ит” . Дус,  дуслык  сүзләре  белән бәйләнешле мәкальләр белән танышу (мәкальләрне тәрбияче башлый, укучылар  дәвам итә).

  • Дусны ашыкмыйча гына сайла, ...тапкач – тиз алыштырма.

       -   Әйт дустыңны – әйтермен үзеңнең ... кемлегеңне.

       -    Йөз сум акча булганчы – йөз ... дустың булсын.

       -    Дус көйдереп әйтер, дошман ... көлдереп әйтер.

       -    Дусларны бәхет бирә, ә бәхетсезлек ... сыный.

       -   Юләр дустың булудан акыллы дошманың ... артык.

       -   Дусны ашыкмыйча гына сайла, тапкач- ... тиз алыштырма.

       -   Дусларыңны рәнҗетсәң, дошманнарың ... куаныр.

3 бирем. Яхшы дусның сыйфатларын әйтеп бирегез.

  • Нинди кешене  без дус дип атыйбыз? Укучыларның җаваплары тыңланыла:
  • Ул сиңа тугры, сине авырлыкта ташламый, ярдәмгә килә.
  • Сөрләрне саклый белә.
  • Юк- барга үпкәләми, ачуланмый.  
  • Ул сине аңлый, вак- тияк кимчелекләрне гафу итә.
  • Башка кешеләр янында гаепләеңне сөйләми, ләкин үзеңә ялгышларны
  • йөмшак итеп күрсәтә.
  • Дус уз гаепләрен таны белә.
  • Синең фикерләреңне хөрмәт итә.

- Нәрсә ул дуслык?

- Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү һ.б. хисләргә нигезләнгән мәхәббәт. – Халыклар дуслыгы, иҗади дуслык. Берәр нәрсә белән артык мавыгу, аны ярату хисе. – Китап белән дуслык урнаштырдым.

4 нче бирем. Балаларның шәхси тәҗрибәсеннән.

- Үзегез укыган китаплардан, караган кинодан, тыңлаган тапшырулардан чын дуслыкны күрсәткән мисаллар китерегез. (Җаваплар).

-Үзегез белгән кешеләрдән сез кемнәрне чын дус итеп саныйсыз?

- Акыллы кеше акыллылар белән дуслыкка омтыла. Кешеләр үзләренә ошаганнарны гына дус итә алалар. Аларны  уртак фикер, бердәм караш берләштерә. Әйтик, малайлар бергә дәрес хәзерлиләр, түгәрәккә бергә йөриләр, спорт белән шөгыльләнгәндә дә алар бергә.

3.  Безнең киңәшләр. Дус сайлаганда, эзләгәндә менә боларны исеңдә калдыр.

Үзеңә дус сайлаганда, эзләгәндә менә боларны исеңдә калдыр:

1. Дустың акыллы булсын.Чөнки татар халкында  шундый мәкаль дә бар: “Дустың үзеңнән яхшырак булсын”.

2. Дустың күркәм әхлаклы булсын. Дустыбыз безне һаман яхшылыкка өндәп,  начар эшләрдән  тукта торган кеше булырга тиеш.

  1. Дустың киңәш бирүче, хаталарыбызны күрсәтеп төзәтүче, кирәк вакытта безне тәнкыйть итүче  кеше булсын.
  2. Дустың серләрне  саклаучы булсын. Кеше үзара сөйләшеп,  кайгы – шатлыкларын, серләрен дуслары белән уртаклашып күңелен  бушатасы килгән вакытлары була. Кеше,  серләрен дуслары белән уртаклашса, күңеле тынычлап кала. Дус кеше мондый очракларда  игътибар белән тыңларга,  кирәк булганда ярдәм итәргә, сер саклый белергә тиеш.
  3. Дустың динле һәм ышанычы көчле булсын.

- Дус итеп сайлаган кешенең динле һәм әдәпле булуы кирәк, чөнки динсез кеше үз – үзенең дошманыдыр. Үз – үзенә дошман булган  кеше  башкаларга чын дус була алмый. Ә кем сон ул чын дус?

Чын дус – эшебез төшкәндә ярдәмче, ялгызлык килгәндә хәлебезне белә  торган кешеләр.

Дусны тапкач  саклый белергә дә кирәк. Дуслыкны саклау өчен нинди сыйфатларга  ия булырга кирәк? (Җаваплар:  түземле , сабыр, вәгъдәле, ихлас күңелле).

- “Дуслар кирәк” шигыре.

Дуслар кирәк.

Дуслар кирәк шатлыкларны бүләр өчен,

Дуслар кирәк кайгыларны җиңәр өчен.

Дуслар кирәк серләреңне чишәр өчен,

Кыен чакта сиңа ярдәм итәр өчен.

Дустан яхшы кеше бармы бу дөньяда?!

Дуслар – җилкән тормыш дигән зур дәрьяда.

Кояш сыман нурын сибә тирә-якка,

Ай шикелле юл күрсәтә кирәк чакта.

Миннән теләк: бик күп булсын дусларыгыз,

Дуслар белән уртак булсын уйларыгыз.

Дус ул – юлдаш, дус ул – сердәш, дус ул – терәк,

Җир йөзендә яшәр өчен дуслар кирәк!

4. Галимгә сүз бирәбез. К.Насыйриның “Китаб-әт-тәрбия” китабының 105 нче ачып укыйк.

 “Бер хәким үзенең углына әйтте: “Әй угыл, кемне теләсәң, аның белән сөйләш, мөгамәлә кыйл, йөреш, кунакка чакыр, үзең бар. Әмма биш төрле кемсәнә (кеше белән) аралашма. Әүвәл (иң беренче)  ялганчыкеше белән әңгәмә кыйлма, чөнки ялганчы кешенең сүзе су өстенә ялган язган кебектер, ышанычы юктыр, якынны ерак кыйдыр, еракны якын итәр. Дәхи ахмак вә надан күренсә дә, вакыйгадан, зарардыр. Вә дәхи комсыз кеше белән аралашма. Чөнки ул кеше гел синнән өмид итеп кенә торыр. Янә дәхи саран кеше белән юлдаш булма. Чөнки саран кеше сиңа һичбер зарардан хали (буш ирекле) булмас. Әгәр дә аңар хаҗәтең төшсә, сине кимсетер вә хур кыйлыр. Хосусән, сәфәрдә саран кеше белән юлдаш булма. Дәхи вә куркак вә җебегән белән аралашма, чөнки куркак  кеше белән һич имин булмассән”

- Чын дустыгызда нинди сыйфатлар  булмаска тиеш? (ялган, наданлык, комсызлык- саранлык, куркаклык- җебегәнлек).

V. Рефлексия (Йомгаклау).

- Дәреснең темасын искә тешерегез.

-  Дуслык темасына карата нинди гыбрәтләр алдыгыз? (Дусларны бик сайлап кына эзләргә кирәк- дустың синнән әйбәт булсын.).

- Үзегез өчен нинди нәтиҗә ясадыгыз?(Дуслык нык булсын өчен, үзенә бик тырышырга кирәк).

- Бу сүзләрне бүгенге дәреснең эпиграф итеп тактага яздык. Җөмләләне үзебезнең йөрәкләребезгә гомер буена салыйк, беркайчанда ынытмыйк. Дусларны бик сайлап кына эзләргә кирәк- дустың синнән әйбәт булсын.Дуслык нык булсын өчен, үзенә дә бик тырышырга кирәк”.

- Чын дус сүзен сез ничек аңлыйсыз?

- Эчкерсез, аңа ихлас бирелгән.

 - Холкы күркәм, күңеле яхшы булган кеше.

- Чын дус йөз елдан соң да дус булыр. Яхшы киңәш әйтсә генә дусны чын диеп була.

- Чын дус алдыңда мактамас, артта мактар, кирәк вакытта сине яклар.

VI. Өйгә эш:

  • Өй эшен вариантлап  бирәбез:
  • “Чын дус- нинди ул?”  дигән темага җавап әзерләп килергә.
  • Чын дус турында хикәя, хәдисләрне эзләп табу.

Җиргә мәңгелеккә килмәгәнбез,

Кадерен беликче без дуслыкның!

Дуслык – иң шәфкатьле йолдызы ул

Кеше күңелендәге офыкның!

VII. Эстәмә материал. Тест. Настоящий ли ты друг?

1. Вспомните вашего самого лучшего друга. Какие из перечисленных ниже качеств вы цените в нем больше всего?

а) надежность - он никогда вас не подведет;

б) солидарность - он всегда будет только на вашей стороне;

в) чуткость - он всегда знает о вашем настроении прежде, чем вы о нем поведаете;

г) верность - он всегда с вами, что бы вы ни сделали;

д) совместимость - вам хорошо в его компании.

2. Если друг пришел к вам поздно вечером в слезах, что вы сделаете?

а) угостите чаем и успокоите;

б) не откроете дверь, изобразите, что вас нет дома;

в) сделаете вид, будто вам нужно уходить;

г) пригласите его войти, но укажете, что вам надо рано утром вставать;

д) извинитесь, что не можете его впустить сейчас, но пообещаете встретиться завтра.

3. Вы выслушиваете длинную историю бед одного друга, а в это время появляется другой, который тоже нуждается в вашем сочувствии. Что вы сделаете?

а) предложите первому другу присоединиться к беседе;

б) объясните первому другу, что вас ждут в ином месте;

в) объясните второму другу, что заняты проблемами первого;

г) оставите их вдвоем, чтобы они поддерживали друг друга;

д) начнете отвергать все просьбы, с которыми к вам обратятся.

4. Сколько у вас было друзей в первые десять лет вашей осознанной жизни?

а) ни одного;

б) один;

в) два;

г) трое;

д) четверо и более.

5. Сколько ваших друзей знакомы друг с другом?

а) все;

б) почти все;

в) не все;

г) немногие;

д) двое или никто.

6. Друг хочет одолжить у вас новый костюм прежде, чем вы успели его хотя бы раз надеть. Что вы сделаете?

а) согласитесь без всяких сомнений;

б) согласитесь, но неохотно;

в) согласитесь, но только если просит человек, которому вы доверяете;

г) скажете, что сами хотели его надеть;

д) признаетесь, что хотели бы быть первым, кто его наденет, но предложите что-то взамен.

7. Если один друг попросит вас солгать ради него другому, вы:

а) наотрез откажетесь;

б) откажетесь брать на себя такое обязательство, пока не разузнаете всех обстоятельств;

в) откажетесь и сообщите второму другу о просьбе первого;

г) предложите вместо этого посредничество с условием сказать правду;

д) согласитесь, но поясните, что ненавидите такие дела и занимаетесь ими первый и последний раз.

8. Какое из следующих животных вам наиболее симпатично:

а) панда;

б) кошка;

в) собака;

г) обезьяна;

д) слон.

9. Ваши друзья:

а) люди примерно одного типа, но отличаются от вас;

б) все похожи друга на друга;

в) разные и по-разному к вам относятся.

10. Считаете ли вы своих одноклассников:

а) настоящими друзьями;

б) друзьями на время, пока вы в школе;

в) может быть, друзьями, а может, нет, в зависимости от конкретной личности;

г) вы редко заводите дружбу с одноклассниками;

д) вы никогда ни заводите дружбу с ними.

11. Какое качество, на ваш взгляд, является главным для того, чтобы быть настоящим другом:

а) внимательно выслушивать жалобы на ваши беды;

б) избавлять от одиночества;

в) доставлять удовольствие от общения;

г) всегда быть на вашей стороне;

д) оказывать вам практическую помощь иногда или даже всякий раз, когда вы в этом нуждаетесь.

12. Что вы считаете наиболее важным в дружбе:

а) оказывать поддержку другу в любой ситуации, какой бы она ни была;

б) изъявлять желание дать совет, когда вы считаете, что в нем есть потребность;

в) изъявлять желание дать совет, когда об этом просят;

г) следить за тем, чтобы никогда не давать советов;

д) всегда быть готовым выслушать друга.

ОЧКИ

 

А

Б

В

Г

Д

1

10

5

15

0

20

2

20

0

5

15

10

3

15

10

10

15

20

4

0

5

10

15

20

5

15

20

10

5

0

6

20

10

10

0

15

7

15

10

0

5

0

8

5

0

10

20

15

9

0

5

10

-

-

10

0

10

20

15

5

11

10

15

20

0

5

12

15

0

5

10

20

От 0 до 70. Вы уверены в своей способности быть наилучшим другом - вот только надо убедить в этом других. Но в глубине души вы понимаете, что друзей у вас не так уж много, только узкий круг ваших почитателей, которых привлекает ваша сила. Вас согревает их уважение, но вы человек, который берет все и ничего не дает. Если они намереваются вас о чем-либо попросить, вы отказываетесь либо заводите новую дружбу.

От 75 до 125. Ваши друзья не так уж плохи, но вы порой проявляете эгоизм, когда сталкиваются ваши и их интересы. Представляйте себя на их месте. Если вы подводите друзей, то, как правило, это происходит потому, что вы не разделяете их точку зрения. Если вы стремитесь к подлинной дружбе, вы должны быть готовы к самопожертвованию ради окружающих.

От 130 до 185. Вы самый лучший из возможных друзей - великодушный, внимательный, верный, полный сочувствия, но не рабской преданности. Ваши друзья знают, что на вас можно положиться, и вы всегда готовы уделить время, чтобы попытаться им помочь.

От 190 до 220. Вероятно, вы хотели бы считать себя самым лучшим из

Психологи. 13 правил настоящей дружбы

1) делиться новостями о собственных успехах

2) оказывать эмоциональную поддержку

3) добровольно помогать в случае нужды

4) стараться, чтобы другу было приятно в твоем обществе

5) доверительность по отношению к другу и уверенность в том, что друг не проболтается

6) защищать друга в его отсутствие

7) возвращать долги и оказанные услуги

8) быть терпимым к остальным его друзьям

9) не быть назойливым, не поучать 9) не критиковать друга в присутствии других людей

10) сохранять доверенные тайны

11) не ревновать друга к другим людям и не критиковать его иные дружеские отношения

12) не быть назойливым

13) уважать автономию.

Притча. Три сита.

Один человек спросил у Сократа:

– Знаешь, что мне сказал о тебе твой друг?

– Подожди, – остановил его Сократ, – просей сначала то, что собираешься сказать, через три сита.

– Три сита?

– Прежде чем что-нибудь говорить, нужно это трижды просеять. Сначала через сито правды. Ты уверен, что это правда?

– Нет, я просто слышал это.

– Значит, ты не знаешь, это правда или нет. Тогда просеем через второе сито – сито доброты. Ты хочешь сказать о моём друге что-то хорошее?

– Нет, напротив.

– Значит, – продолжал Сократ, – ты собираешься сказать о нём что-то плохое, но даже не уверен в том, что это правда. Попробуем третье сито – сито пользы. Так ли уж необходимо мне услышать то, что ты хочешь рассказать?

– Нет, в этом нет необходимости.

– Итак, – заключил Сократ, – в том, что ты хочешь сказать, нет ни правды, ни доброты, ни пользы. Зачем тогда говорить?

 

                                     ПРИТЧА. БОГАТСТВО, ДРУЖБА И ЛЮБОВЬ

Жил на берегу моря старец. Был он совершенно один, и никого у него не было на всём белом свете.

И вот однажды поздним вечером он услышал стук в дверь. Старик спросил:

– Кто там?

За дверью ему ответили:

– Это твоё богатство.

Но старец ответил:

– Когда-то я был сказочно богат, но это не принесло мне никакого счастья.

И не открыл дверь. На следующий день он вновь услышал стук в дверь.

– Кто там? – спросил он.

– Это твоя любовь! – услышал он ответ.

Но старец сказал:

– Я был любим, и сам любил безумно, но это мне не принесло счастья! – и опять не открыл дверь.

На третий день к нему снова постучали.

– Кто там? – спросил старик.

– Это твоя дружба! – услышал он в ответ. Старец улыбнулся и открыл дверь:

– Друзьям я всегда рад.

Но вдруг... вместе с дружбой к нему в жилище вошли и любовь, и богатство. И старец сказал:

– Но ведь я пригласил только дружбу!

На это вошедшие ответили ему:

– Ты столько лет прожил на земле, и до сих пор не понял одну простую истину? Только вместе с дружбой приходят и любовь, и богатство!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тугра

Өстәмә мәгълүмат бирү. Реферат...

Тугра

Өстәмә мәгълүмат бирү. Реферат...

Классный час "Яхшы суз-жан азыгы"

Я участвовала в конкурсе "Самый классный классный" и заняла 3 место....

Халкыбызның тугры улы

Язучы-журналист, шагыйрь, тарихчы, Россиянең гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Дамир Хәйрулла улы Гарифуллинның тормыш юлын, әдәби иҗатын һәм күпкырлы эшчәнлеген...

Халкыбызның тугры улы

Күренекле шәхес Дамир Гарифуллинның эшчәнлеге....

Яхшы суз жан азыгы

яхшы сүзнең яхшы тәрбиә бирүдә тоткан урынын күрсәтү;-         матур сәзлэр кулланып сойләм телен үстерү;-         укучы...