Социаль дәрес конспекты "Ишетмәүче һәм күрмәүче кешеләр белән танышу".
классный час (7 класс) на тему
Разработка классного часа на тему "Знакомимся с людьми, которые не видят и не слышат" (на татарском языке)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
cotsial_drese_konspekty.docx | 301.83 КБ |
Предварительный просмотр:
Cоциаль дәресе конспекты
"Күрмәүче һәм ишетмәүче кешеләр белән танышу"
. Дәресне җиһазлау:
1) проектор һәм тавыш колонкаларына тоташкан компьютер; экран өчен проектор;
2) күзлек-битлек (шарф яки яулык) күзләр өчен – 3-4 данә;
3) исе нык килеп тора торган ризыклар: лимон, әфлисун, суган, сарымсак һ. б.
4) Стакан белән эчә торган су һәм яулык;
5) Дермография һәм Дактилология белән таблицалар
Аудитория: 6 класс
Максат:
1) ишетү һәм күрү сәләте чикләнгән кешеләргә карата гуманлы мөнәсәбәт формалаштыру;
2) чукрак һәм сукыр кешеләрнең прблемалары турында балаларның белемнәрен арттыру.
Бурычлар:
1)сораулар ярдәмендә ишетү һәм күрү сәләте чикләнгән кешеләрнең проблемаларына карата кызыксындыру тудыру;
2) инвалидлар белән аралашуда каршылыкларны җиңәргә ярдәм итү .
Дәреснең структурасы:
1. Оештыру өлеше.
1992 елның 3 декабре БМОның Генераль Ассамблеясы тарафыннан Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде , дөресрәге Халыкара инвалидлыгы булган кешеләр көне дип әйтү яхшырак булыр иде.
Гадәттәгечә, бу көнне Россия Федерациясе тарафыннан инвалидларның көндәлек тормышта очрый торган авырлыкларына иҗтимагый инвалидлар оешмаларын җәлеп итү максатында инвалидлар өчен төрле чаралар үткәрелә. Бүген без Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ишетү һәм күрү сәләте чикләнгән кешеләргә ярдәм итү өчен оештырылган “Берләшү” фонды белән берлектә зәзерләнгән социаль дәрестә катнашачакбыз . Әйдәгез, иң беренче фондының эшчәнлеге турында ролик карап китик әле.
2. Белемнәрне актуальләштерү.
"Берләшү “ фонды турында ролик карау (5 минут)
Шулай итеп, сез бүген безнең дәрестә нинди кешеләр турында сүз барачагын аңладыгыз инде, әйеме? Бүген мин сезгә күрми дә ишетми дә торган кешеләр турында сөйләшергә тәкъдим итәм.
"Сукырлар һәм чукраклар: кемнәр алар ? Аларга ничек ярдәм итәргә?" дигән презентация күрсәтелә.
Караганнан соң сораулар бирелә.
Тормышта сезнең күрми торган кешеләр белән очрашканыгыз булдымы?
Аларның күрми торган кешеләр икәнен каян белдегез?
Сез ничек уйлыйсыз, бу тормышта яшәргә аларга кем һәм ничек ярдәм итә?
Ә ишетми торган кешеләрне очратканыгыз булдымы?
Каян белдегез аларның ишетмәгәннәрен?
Ничек аралашалар икән соң андый кешеләр?
Ә кемнең дә булса ишетми дә, күрми дә торган кешеләр белән очрашканы булдымы?
Ничек уйлыйсыз, бу дөньяда яшәү авырмы икән андый кешеләргә?
Ничек ориентлаша икән соң ул? Ишетү һәм күрүдән башка тагын нинди хисләр ярдәм итә дип уйлыйсыз ? – Ис сизү.
Без ничек ярдәм итә алабыз андый кешеләргә? – Ирекле озатучы-тәрҗемәче.
“Сукырлар һәм чукраклар дөньясы” исемле ролик карау (3,5 мин.).
3. Практик дәрес
1. Исне таны.
Катнашучыларга бәйләнгән күзләр белән исе буенча ризыкларның исемен әйтергә кирәк (мәсәлән, әфлисун, сарымсак).
- Исегезгә төшерегез әле, нинди очракларда сезгә күргән килеш тә ис сизү органыгызны кулланганыгыз бар?
2: Күрми торган кеше белән аралашу.
Өч кеше чакырыла (2 малай, 1 кыз). Аларны өч урындыкка утырталар. Өчесенең дә күзләрен бәйлиләр . Тагын өч укучы чакырыла һәм аларга биремнәр тәкъдим ителә:
1) стаканнан су эчерергә;
2) башына яулык бәйләтергә;
3) ботинкасының бавын чишәргә.
Биремнәрне тәмамлаганнан соң фикер алышу була: биремнәрне үтәүчеләр һәм күрми торган кешеләр ролен үтәүчеләр нинди хисләр кичерделәр.
Нәтиҗә
Без сезнең белән күрү сәләтен югалткан кешеләргә бу дөньяда ориентлашу ничек авыр икәне тоярга тырыштык.
Ә хәзер әйдәгез,уйлап карыйк әле , ишетмәүче кешеләр ничек аралашалар икән? Чыннан да, алар башка кешеләрне тавыш һәм иреннәренең селкенүе ярдәмендә аңлыйлар , ә үзара ешрак жестлар ярдәмендә аралашалар.
4. Яңа материалны өйрәнү.
Ә хәзер, әйдәгез, уйлап карагыз: ишетми дә, күрми дә торган кешеләр ничек яши икән? Күз алдыгызга китердегезме?
Сукырлык һәм чукраклык ул күрү һәм ишетү сәләтенең икеләтә бозылуы. Андый кешеләрне ничек үпкәләтмәскә? Аларга ничек ярдәм итәргә?
Мин сезне хәзер сукыр һәм чукрак кешеләр белән аралашуның гади юлы белән таныштырырга телим. Күз алдына китерегез: ул укырга, язарга өйрәнгән, тик безне ишетә һәм күрә алмый. Сез басма хәрефләрне беләсезме? Хәтерлисезме язылышларын? Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз һәм күңелегездән генә "әни" сүзен язып карагыз. Килеп чыктымы? Ни өчен килеп чыкты? Чөнки сез һәр хәрефенең образын хәтерлисез. Мондый аралашу ысулы "дермография" дип атала, ягъни, икенче төрле әйткәндә, басма хәрефләр белән уч төбеня язуны аңлата.
Укучыларга дермография белән таблица күрсәтелә.
Укучыларга парлашырга тәкъдим ителә. Берсе иптәшенең учына хәрефләр язып карый, ә икенчесе нинди хәреф язганын белергә тиеш. Күзләр йомык.
Ә хәзер ашыкмыйча гына төрле сүзләр язып карагыз. Бармакларыгыз белән уч төбенә яхшылап басыгыз. Берегез яза, ә икенчегез йомык күзләр белән ул сүзне “укырга” тиеш.
Хәзер әйтегез инде: кыен булдымы? Ни өчен?
Уч төбенә язылган укучылар үзләренең уй-кичерешләре белән бүлешәләр. Алга таба катнашучылар ролләре белән алмашынылар.
Тагын бер аралашу ысулы ул хәрефне аркага язу.
Шулай ук тагын бер төрле әлфбаны әйтеп китәргә кирәк. Ул “дактилология" дип атала. Бу әлифба буенча , андагы һәр хәрефкә бармакларның аерым бер торышы туры килә.
Алып баручы даклилология белән таблица күрсәтә.
Әйдәгез, бармаклар ярдәмендә берничә сүз әйтеп карыйбыз: кыш, дус, ярату һ.б. Ә хәзер бармаклар ярдәмендә җырлап карыйк: ля-ля. Ә хәзер көләбез: һа-һа-һа.
Нәтиҗә
Күңелле, кызык килеп чыга, әйеме? Ләкин бит андый кешеләрнең проблемалары бөтенләй көлке түгел, дөресме? Һәм без аларга ярдәм итә алабыз. Ә алар үзләренең тормышны яратулары, максатчанлыклары, тормышның төрле өлкәләрендә югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән безгә үрнәк кәүрсәтәләр һәм тормышта кыенлыкларны җиңәргә өйрәтәләр. Менә нәрсә ди бу уңайдан Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры урынбасары.
Ролик карау " В. Ш. Каганов мөрәҗәгате” (3 мин.).
Вениамин Шаевич әле генә “Уч төбендәге сүзләр” фильмы турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.
Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен фильм әнә шулай атала? – Чөнки сукыр һәм чукрак кешеләр нәкъ менә шулай аралашалар.
Әйдәгез, аның фрагментын карыйбыз.
5. “Уч төбендәге сүзләр” фильмыннан фрагментын карау (5 мин.)
Фильм турында фикер алышу:
Фильм сездә нинди тәэсирләр калдырды? Геройларга тормыш каршылыкларын җиңеп чыгу авыр булдымы? Аларның спектакльдә катнашулары уңыш китердеме? Сезгә ошадымы? Сез спектакльгә килергә теләр идегезме?
6. Дәрескә йомгак. Гомумиләштерү .
Ролик карау "Ялгызым караңгыда" (1 минут).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Р.Вәлиевнең "Ике"ле шигыре белән танышу.
7нче сыйныфның рус телле балалары өчен татар теле дәресләрендәкомпьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...
“ФИЗИК КУЛЬТУРА, СПОРТ,ТУРИЗМНЫҢ СӘЛАМӘТ ЯШӘҮ РӘВЕШЕН ФОРМАЛАШТЫРУДА НАРКОМАНИЯ, ТӘМӘКЕ ТАРТУ, ЭЧКЕЧЕЛЕК ҺӘМ БАШКА СОЦИАЛЬ КҮРЕНЕШЛӘР ПРОФИЛАКТИКАСЫ.”
Район сыйныф җитәкчеләре семинарында ясаган чыгыш....
И.Юзеев"Таныш моннар"
конспект,урока предназначен для изучения жизни творчества И.Юзеева...
"Г.Тукай премиясе лауреатлары"(Ф.Яруллинның иҗаты белән танышу)
Укучыларны Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты, күпкырлы талант иясе булуы белән таныштыру. ...
М.Җәлил иҗаты белән танышу.
Тема:М.Җәлил иҗатына күзәтүМаксат:1.Укучыларны М.Җәлил шигырьләре белән таныштыру. 2.Уку күнекмәләрен,иҗади фикерләү...
Таныш моңнар.(И. Юзеевнең тормыш һәм иҗатына багышланган уен – тамаша)
Илдар Юзеев укучыларга шагыйрь, драматург, халык телләреннән төшми торган җырлар авторы буларак таныш. Күңелләрдә ул яшьлек, мәхәббәт, яз, матурлык җырчысы булып калды. Аның иҗаты акрын гына сызылып а...
Аҡмулла ижадында социаль мотивтарҙың сағылышы
дәрес өлгөһө...