Олимпия уеннары башланырга 500 көн.
классный час (5 класс) по теме
Олимпия уеннары башланырга 500 көн. 5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
olimpiya_uennary.docx | 55.62 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Олимпия уеннары башланырга 500 көн.
Максат: 1. Укучыларда олимпия уеннары тарихы белән кызыксыну уяту, спорт төрләре белән таныштыру, 2014 нче елда уздырылачак Сочидагы олипиада турында мәгълүмат бирү.
2. Сәламәт яшәү рәвешенә өндәү;
Сыйныф сәгатенең барышы.
Җиһазлау: “Олимпия уеннары башланырга 500 көн” презентация.
Сыйныф сәгатенең барышы.
Укытучы : Укучылар, бүгенге сыйныф сәгате “Олимпия уеннары башланырга 500 көн”дип аталыр. Ә Олипиада турында төгәлрәк белер өчен, безгә Чебурашка ярдәмгә килер. Чебурашка- Олиипия уеннарында Россия җыелма командасының талисманы булып тора. Ул безгә: Олимпия уеннары тарихын, Олимпия Хартиясе, Олимпия уеннары атрибутлары, Олимпия шигаре (девизы), Олимпия мәсләге (принципы), Олимпия эмблемасы, Олимпия байрагы, Олимпия медальләре, Олимпия анты, Олимпия уты, уеннарның рәсми эмблемасы, талисманы һәм шигаре турында сөйләр.(слайд 1,2 )
Укытучы: Олимпиада — 4 ел саен уздырыла торган дөньядагы иң зур спорт ярышлары. Хәзерге вакытта Олимпия уеннары җәйге һәм кышкы уеннардан тора. Алар ике ел саен чиратлашып уздырылалар. Олимпия уеннарында меңләрчә атлет ярыша. Олимпия чемпионы булу спортчылар өчен иң югары дәрәҗәләрнең берсе. (слайд 3)
Олимпия уеннарының тарихы бай. Борынгы Олимпия уеннары Грециядә безнең эрага кадәр 776 елдан безнең эраның 393 елына кадәр уздырылган. Безнең заман Олимпия уеннарының беренчесе 1896 елда Афиналарда уздырыла. Шулай итеп Олимпия уеннары, тарихы буенча, Борынгы Олимпия уеннарына һәм Хәзерге заман Олимпия уеннарына бүленәләр. (слайд 4,5)
Укытучы: Ә хәзер төгәлрәк танышып китәр өчен сүзне укучыларга бирик.
Укучы: Борынгы Олимпия уеннары
Борынгы Грециядә Олимпия уеннары зур спорт һәм дин бәйрәме булган. Алар шулай ук 4 ел саен уздырылган. Борынгы грекларда Олимпиада хәтта вакыт үлчәү чарасы да булган. Уеннар вакытында сугышлар туктатылып торган (бу кагыйдә күп тапкыр бозылган). Борынгы Олимпия уеннарында Грециянең төрле шәһәр-дәүләтләреннән вәкилләр катнашкан. Җиңүче булып бер генә кеше билгеләнгән
Грециягә римлыларның тәэсире арткач Олимпия уеннарының дәрәҗәсе төшә. Борынгы Римда христьян дине рәсми дингә әйләнгәч Олимпия уеннарына мәҗүсилеккә кебек карый башлыйлар. 393 елда Феодосий I императоры мәҗүси культларны һәм шулар белән бергә Олимпия уеннарын да тыя. (слайд 6 )
Укучы: Хәзерге заман Олимпия уеннары
Борынгы Олимпия уеннары халыкта бөтенләй онытылып бетми. Аларга охшаган ярышлар Франциядә, Грециядә һәм башка илләрдә кат-кат оештырыла. (слайд 7,8 )
Грек шагыйре Панайотис Суцос Олимпия уеннарын яңадан кайтарырга кирәк дигән фикер белдерә.
Хәзерге Олимпия уеннары күтәрелүендә Франция бароны Пьер де Кубертенның (фр. Pierre de Coubertin ) әһәмияте зур. Пьер де Кубертен спорт ярышлары халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм сугышларга каршы чара дип уйлый: «Дөнья яшьләре үзләренең көчләрен сугыш кырларында түгел, ә спорт ярышларында сынашсыннар».(слайд 9 )
Үзенең фикерләрен ул 1894 нче елда Париж университетында (Сорбонн) узган халыкара конгресста җиткерә. Конгресста катнашучылар Грециянең башкаласы Афиннарда 1896 елда Олимпия уеннарын уздырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр.
Уеннарны оештыру өчен Халыкара Олимпия Комитеты төзелә. Аның беренче президенты булып Деметриус Викелас сайлана. (слайд 11)
Укучы 3. I Олимпия уеннары бик уңышлы уза. Ярышларда 14 илдән килгән 241 атлет катнаша. Греция җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелеге Олимпия уеннарын һәрвакыт Грецияда уздырырга теләк белдерә. Моңа каршы Халыкара Олимпия Комитеты чыга. Уеннарны 4 ел саен һәм төрле шәһәрләрдә уздырырга булалар.
IV һәм VII Олимпия уеннарына кертелгән кышкы спорт төрләре дә кертелә (1908 нче ел – сынлы шуу, 1920 нче ел –сынлы шуу, хоккей). 1921 нче елда Лозаннда узган Олимпия Конгрессында кышкы спорт төрләре өчен VIII Олимпия уеннары уңаеннан Кышкы спорт төрләре атнасы уздырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Ул 1924 нче елда Франциянең Шамони шәһәрендә үткәрелә. Соңыннан бу вакыйганы I Кышкы Олимпия уеннары дип йөртәләр һәм аларны даими рәвештә үткәрә башлыйлар. (слайд 12 )
1924 – 1992 елларда Кышкы һәм Җәйге Олимпия уеннары бер елны үткәрелеп килә, ә 1994 нче елдан башлап 2 ел саен чиратлашып уздырыла башлый.
1932 елдан башлап Уеннарда катнашучылар яшәп торсын өчен оештыручы шәһәрләр махсус Олимпия авылы төзетәләр. (слайд 12 )
Укучы 4. Олимпия Хартиясе
Олимпия Хартиясе олимпия хәрәкәте өчен төп документ. Аның нигезендә Халыкара Олимпия Комитеты эшли.
Олимпия Хартиясе 5 өлештән тора. Әйдәгез аларны экраннан карап китик.
Беренче өлеш Олимпия хәрәкәте һәм аның эшчәнлеге турында (статусы, Олимпия символикасы һ.б.).
Икенче өлеш Халыкара Олимпия Комитетына багышланган (Комитетның, Комитет президентының, әгъзәләрең, комиссияләрең статуслары, аларны сайлау тәртибе, рәсми телләр һ.б.) Халыкара Олимпия Комитетының рәсми телләре икәү инглиз һәм француз телләре.
Өченче өлештә халыкара спорт федерацияләренең Олимпия хәрәкәтендәге рольләре күрсәтелгән.
Дүртенче өлеш Милли Олимпия Комитетлары эшчәнлеге турында (роле, бурычлары, символикасы һ.б.)
Бишенче өлеш Олимпия уеннарына багышланган (уздыру урынын сайлау тәртибе, оештыручыларның җаваплыгы, уздыру тәртибе һ.б.) ( слайд 13)
Укытучы: Укучылар, хәзер әйдәгез, Олимпия уеннары атрибутлары белән танышыйк.
Олимпия шигаре (девизы)
Олимпия шигаре өч латин сүзеннән тора: Citius, Altius, Fortius. Төгәл төрҗемә иткәндә бу сүзләрнең аңлатмасы “Тизерәк, биегрәк, батырырак”, ләкин күпчелек телләргә аларны “Тизерәк, биегерәк, көчлерәк” дип тәрҗемә итәләр (инг. Faster, higher, stronger; рус. Быстрее, выше, сильнее). Тик шулай да, физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчлерәк булырга өндәү күздә тотыла. (слайд 14 )
Олимпия мәсләге (принципы)
Олимпия мәсләге: Олимпия уеннарында иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу, тормышта көрәш җиңү тантанасыннан әһәмиятлерәк булган кебек. Көрәшү җиңеп алудан өстенрәк (инг. The most important thing in the Olympic Games is not to win but to take part, just as the most important thing in life is not the triumph but the struggle. The essential thing is not to have conquered but to have fought well.)
Пьер де Кубертен 1896 нчы елда билгеләгән. (слайд 15 )
Олимпия эмблемасы
Олимпия эмблемасы бер-берсенә үрелгән зәңгәр, сары, кара, яшел һәм кызыл төсле биш боҗрадан тора. Биш боҗра биш континент билгесе дип санала: зәңгәр төсле боҗра – Аурупа, кара – Африка, кызыл Америка, сары – Азия, яшел – Австралия. Боҗраларның үрелүе – континентларның берләшүе.
Ләкин бу рәсми аңлатма түгел. Эмблеманы тәкъдим итүче Пьер де Кубертенның боҗраларны континентлар белән бәйләүе дә билгеле түгел.
(Альтернатив аңлатма: һәр илнең байрагында да ким дигәндә бер олимпия боҗрасы төсе бар.) (слайд 16)
Олимпия байрагы
Олимпия байрагы ак төстә һәм аңа Олимпия эмблемасы төшерелгән. Беренче итеп байракны 1920 нче елда Антверпенда (Бельгия) VII Олимпия уеннарында кулланалар. Байрак Олимпия уеннары булачак шәһәрдә саклана. (слайд 17 )
Олимпия медальләре
Ярышларда җиңүчегә Алтын медаль бирелә (чынлыкта исә ул көмеш, ләкин калын итеп алтын белән йөгертелгән), икенче урын өчен көмеш, өченче урын өчен бронза медаль бирелә. Медальләрне махсус тантана вакытында өләшәләр, җиңүченең милли гимнын уйнала һәм беренче, икенче, өченче урыннар алган катнашучыларның милли байраклары күтәрелә. (слайд 18)
Олимпия анты
Олимпия антының сүзләрен Пьер де Кубертен тәкъдим иткән һәм беренче тапкыр VII Олимпия уеннарында (1920 нче елда) биргәннәр. Хәзер аның эчтәлеге бераз үзгәрде.
Спортчылар анты:
Командаларыбызның абруе һәм спорт даны өчен бөтен катнашучылар исеменнән мин бу Олимпия уеннарында аның кагыйдәләрен хөрмәт итеп һәм үтәп, допинг һәм наркотикларсыз, чын спорт рухында катнашуыбызга сүз бирәм. (инг. In the name of all the competitors I promise that we shall take part in these Olympic Games, respecting and abiding by the rules which govern them, committing ourselves to a sport without doping and without drugs, in the true spirit of sportsmanship, for the glory of sport and the honour of our teams.) (слайд 19 )
Хөкемдарлар анты:
Бөтен хөкемдарлар һәм рәсми затлар исеменнән мин бу Олимпия уеннарында аның кагыйдәләрен хөрмәт итеп һәм үтәп үзебезнең вазифабызны чын спорт рухында гадел башкаруыбызга сүз бирәм. (инг. In the name of all the judges and officials, I promise that we shall officiate in these Olympic Games with complete impartiality, respecting and abiding by the rules which govern them in the true spirit of sportsmanship.) (слайд 20 )
Олимпия уты
Олимпия факелын Олимпиядә махсус көзге аша кояш нурларыннан кабызалар. Факел ярдәмендә утны узачак Олимпиаданың төп стадионына җиткерәләр. Уеннар ачу тантанасы барышында факел утыннан узачак Олимпиаданың төп стадионында урнашкан махсус кәсәдә ут кабызалар. Ул Уеннар тәмамлангыйнча яна.
Олимпия утын кабызу йоласы борынгы грекларда ук булган һәм Пьер де Кубертен аны яңадан кайтара. Беренче тапкыр Утны Җәйге Олимпия уеннарында 1928 нче елда, Кышкы Олимпия уеннарында 1952 нче елда кабызалар. (слайд 21 )
Уеннарның рәсми эмблемасы, талисманы һәм шигаре
Һәр Олимпия уеннарының үзенең эмблемасы, талисманы һәм шигаре була. Аларны оештыручы як, гадәттә, үзенең милли мирасына таянып уйлап чыгара. Уеннар эмблемасы һәм талисманнары сувенир итеп тә сатыла һәм оештыручыларга байтак акча китерә. Сезнеж игътибарга 2014 нче елда Сочида уздырылачак XXII Кышкы Олимпия уеннарыныэмблемасы, логотипы, шигаре (девизы) бирелгән. (слайд 22 )
Уеннар ачу тантанасы
Тантана вакытындагы театральләштерелгән тамаша Уеннар үтәчәк шәһәрнең һәм илнең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Тантана вакытында илләр парады уза. Парадта беренче булып Греция, алардан соң калган илләр вәкилләре алфавит тәртибендә баралар, соңгы итеп оештыручы ил вәкилләре чыга. Халыкара Олимпия Комитеты президентына һәм Уеннарны Оештыру комитеты җитәкчесенә сүз бирелә. Олимпия, Греция һәм хуҗа ил байраклары күтәрелә, гимннары уйнатыла. Олимпия антлары ант ителә. Тынычлык символы булган күгәрченнәрне күккә очыралар. Грециядән алып кайткан Олимпия факелынан Олимпия утын кабызалар.
Уеннар ябу тантанасы
Уеннарны ябу тантанасы өчен махсус саубуллашу тамашасы оештырыла. Уеннарда катнашучылар шулай ук парад ясап узалар, ләкин барысы бергә, илләргә бүленмичә. Гимннарны яңадан уйнаталар, ләкин бу юлы байракларны төшерәләр. Олимпия байрагын Халыкара Олимпия Комитеты президентына бирәләр, ә ул исә аны булачак Уеннар хуҗасына тапшыра. Халыкара Олимпия Комитеты президентын сүз тотып рәсми төстә Уеннарны япкач, Олимпия утын сүндерәләр.
Укытучы: Олимпия уеннарында нинди спорт төрләре буенча көч сынашалар икән?Әйдәгез, экранга карап китик. (Слайд 23,24 )
Халыкара Олимпия Комитеты билгеләгән Олимпия спорт төрләре.
Оештыручыларда Олимпия спорт төрләрләреннән тыш өстәмә 1-2 спорт төреннән ярышлар уздыру хокукы бар.
Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаган татарлар һәм Татарстан спортчыларының исемнәре белән дә танышып китик. (слайд )
- Альбина Әхәтова – биатлон төрләре чаңгы эстафетасы буенча көмеш медаль иясе (Нагано, 1998), бронза медаль иясе (Солт-Лейк-Сити 2002), Олимпия чемпионы (Турин 2006), чаңгы узышлары буенча ике бронза медаль иясе (Турин, 2006)
- Зиннәтулла Билалетдинов – хоккей буенча көмеш медаль иясе (Лэйк-Плэсид, 1980 ел), олимпия чемпионы (Сараево, 1984 ел)
- Наилә Гыйләҗева – фехтование буенча олимпия чемпионы (Монреаль, 1976), көмеш медаль иясе (Мәскәү, 1980)
- Ольга Данилова – чаңгыда 15 км йөгерү һәм эстафета буенча Олимпия чемпионы, (Нагано, 1998), Гундерсен системасы чаңгы узышлары буенча Олимпия чемпионы (Солт-Лейк-Сити, 2002)
- Светлана Демина – стендка ату буенча көмеш медаль иясе (Сидней, 2000)
- Ирек Зиннуров – судагы поло буенча көмеш медаль иясе (Сидней, 2000) бронза медаль иясе (Афиннар, 2004)
- Алина Кабаева – гимнастика буенча Олимпия чемпионы (XXVIII Олимпия уеннары, 2004)
- Николай Колесников, авыр атлетика буенча Монреаль-1976 җиңүчесе.
- Земфира Мефтахетдинова – стендлы ату буенча XXVII Олимпия уеннары чемпионы (Сидней, 2000 ел), XXVII Олимпия уеннарының бронза медале иясе (Афиннар, 2004 ел)
- Алия Мостафина – гимнастика буенча XXX Олимпия уеннары җиңүчесе.
- Фәрхәт Мостафин – грек-рим көрәше буенча XXI Олимпия уеннарының бронза медале иясе (Монреаль, 1976 ел)
- Лилия Нуретдинова – җиңел атлетика буенча XXV Олимпия уеннары чемпионы (Барселона, 1992 ел)
- Роза Салихова – волейбол буенча ике тапкыр олимпия чемпионы.
- Гөлнара Самитова-Галкина – җиңел атлетика төре стипль-чез (каршылыклар белән йөгерү) буенча XXIX Олимпия уеннарың дөнья рекорды белән олимпия чемпионы (Пекин, 2008 ел)
- Динара Сафина – теннис буенча XXIX Олимпия уеннарың көмеш медаль иясе (Пекин, 2008 ел)
- Шәзам Сафин – грек-рим көрәше буенча XV Олимпия уеннарының чемпионы (Хельсинки, 1952 ел)
- Эльвира Сәгъди — спорт гимнастикасы буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы (Мюнхен-1972, Монреаль-1976).
- Шамил Сериков — грек-рим көрәше буенча XXII Олимпия уеннарының (Мәскәү) чемпионы
- Федор Симашев — чаңгычы, Кышкы Олимпия уеннары-1972 (Саппоро, Япония) чемпионы
- Шамил Хисаметдинов – грек-рим көрәше буенча XX Олимпия уеннарының чемпионы (Мюнхен, 1972 ел), СССР атказанган спортчы һәм тренеры
Укучылар, Олипия уеннары уздырылган һәм уздырылачак урыннарны да белеп китик әле.(слайд 25,26)
Җәйге Олимпия уеннары:
Ел | Уеннар | Урын | Ил |
VI Олимпия уеннары (уздырылмады) | |||
XII Олимпия уеннары (уздырылмады) | |||
XIII Олимпия уеннары (уздырылмады) | |||
Кышкы Олимпия уеннары (слайд 27,28)
Ел | Уеннар | Урын | Ил |
(V) Кышкы Олимпия уеннары (уздырылмады) | |||
(V) Кышкы Олимпия уеннары (уздырылмады) | |||
Укучылар, игътибар иткәнсездер 2014 елда Олимпия уеннары Рәсәйдә Сочида уздырылачак. Сочида уздырылачак Олимпия уеннарына 500 көн калып бара. Сочида уздырылачак Олимпия уеннары турында икенче сыйныф сәгатьләрендә сөйләшербез. (слайд 29)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар.
Аулак өйдә уйналган уеннар турында белешмә....
"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы
"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы...
Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары
"Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары" темасына фәнни эш. Дәрестән тыш чараларда, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә кулланырга мөмкин....
Дәресләрдә уеннар, күрсәтмә Һәм дидактик материаллар куллану
Дәресләрдә уеннар, күрсәтмә Һәм дидактик материаллар куллану...
Открытый урок на тему "Кышкы уеннар" 4 сыйныф
Тема: Кышкы уеннар.Максат: Кыш темасына караган лексиканы искә төшерү; "Кышкы уен" тексты өстендә эшләү, кышкы уеннар турында сөйли белү күнекмәләре бул...
Милли уеннар
Өстәмә белем бирү үзәкләренә йөрүче балалар белән үткәрү өчен хәрәкәтле уеннар...
Сочида оештырылган 22 нче кышкы Олимпия уеннары. Дәрескә кулланма.
Сочида- олимпия уеннары...