Милли уеннар
методическая разработка по теме

Фазуллина Гульшат Хавиловна

Өстәмә белем бирү үзәкләренә йөрүче балалар белән үткәрү өчен хәрәкәтле уеннар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon milli_uennar.doc100 КБ

Предварительный просмотр:

Майламыйча купмый

Түгәрәк уртасында берәү тәңкә салып йөри. Бөтен кешеләргә салып бетергәч ул:”Тәңкә батыр,сикереп тор”,- ди.

Тәңкәле кеше:”Майламыйча купмый”,- ди. Шуннан соң тәңкә салучы йә бер җыр башкара,йә биеп күрсәтә,аннан болар урыннарын алышалар: җырлаган (биегән) кеше утыра,икенчесе тәңкә салучы була.

Самовар

Самовар һәм әби сайлап куела. Калганнары читкәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга ширбәт исемнәре әйтеп чыга,аларны “самовар” ишетмәскә тиеш. Әби, “самовар”ның колгын тотып: “Чәй эчәргә килә-килә... шикәр!”- ди.

“Шикәр”,акрын гына килеп, “самовар”ның аркасына төртә дә үз урынына барып утыра. “Самовар” карый, балаларның барысы да баш бармакларын өскә каратып утыра.

“Самовар” кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, тоткан бала  “самовар”була.  Белмәсә, “шикәр” гә икенче исем кушылып,уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган “сомавар”га җәза бирелә.

Мәкаль  әйтеш  

Балалар түгәрәкләнеп утыралар. Берәүнең кулында төйнәлгән кулъяулык була. Ул алар алдына чыгып баса да әйтә:

- Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә,икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин, сезгә  мәкальнең яртысын әйтеп, бу яулыкны кайсыгызга булса да ыргытырмын да, “бер,ике,өч...” дип, алтыга хәтле санармын. Мин шулай санаганчы,яулык тигән кеше тиз генә шул   мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш. Әйтә алган кеше  мәкаль төенен чишкән дип санала,әйтә алмаучыга җәза бирелә.

Шулай ди дә,уен башлана. Әйтик,уртадагы бала: “Ни чәчсәң,...”- дип,яулыгын берәү гә ыргыта. Яулык тигәне аңа: “Шуны урырсың”- дип җавап бирә ...

Ыргытучы алтыга хәтле санаганчы җавап таба алмаган кешегә җәза бирәләр. Яулыкны алган соңгы кеше,тагын берәр  мәкальнең беренче яртысын әйтеп ,яулыкны икенче кешегә ыргыта. Уен шулай дәвам итә.

Ашханә

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уенны алып баручы уртага чыгып баса һәм түгәрәктәге балаларның һәммәсен ризык исемнәре белән атап чыга. Аннан соң ашханәдә булган берәр вакыйгатурында ирекле хикәя сөйли башлый. Хикәягә балаларга кушылган ризык исемнәрү керү мәҗбүри.

Хикәя барышында исеме чыккан бала әйләнеп алырга тиеш. Әгәр моны эшләмәсә,ул уеннан чыгарыла. “Ашханә” дигән сүз чыкканда барлык балалар да әйләнәләр. Уен түгәрәктә бер генә бала калганчы дәвам итә. Ул җиңүче була.

        

Түбәтәй

Балалар түгәрәккә басалар. Түбәндәге җырны җырлый- җырлый түбәтәйне бер-берсенә бирәләр.Җыр ахаранда түбәтәй кемдә кала,шуңа “җәза” бирелә (бии,җырлый, шигырь сөйли,әтәч булып кычкыра һ.б.) Уен шулай дәвам итә.

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм,- дигәнсең.

Түп-түпү түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдү тукталды.

Көн-төн

Балалар түгәрәкләнеп басалар.Уртага берәү чыга. Ул- “ябалак”, түгәрәктәгеләр “кошлар” булалар

Ябалак “төн”дип кычкырса, “кошлар” куллар белән кош очкандагы хәрәкәтләр ясыйлар. Ә “көн” дисә,барысыда катып калалар. Әгәр шул вакыт берәрсе селкенсә,ул уеннан чыгарыла.

Уен, шул рәвешчә, түгәрәктә бер генә “кош” калганчы уйнала. Ул җиңүче була.

Ватык телефон

Балалар бер рәткә тезелеп утыралар. Бер бала уенны алып баручы була. Ул иң беренче булып утырган баланың колагына тиз генә бер сүз әйтә. Анысы үз чиратында янындагы иптәшенә,ә ул- күршесенә... Шулай итеп, бу сүз , колактан-колакка әйтелеп, теземнең икенче башына барып җитә. Шуннан соң уенны алып баручы сүз барып тукталган соңгы баладан:

“Нинди сүз?”- дип сорый. Тегесе әйтә. Әгәр сүз дөрес барып җитмәсә,ул рәт

Буенча сүзнең кемдә “җозылганлыгын”эзләп китә. Сүзне бозган бала артка барып утыра. Аның алдындагы бала уенны алып баручы була.

Утыр-утыр, Мәликә

Мәйданчыкның бер очына сызык сызып куелаю Бу “урман чите” була. Сызыктан 2-3 адым арырак аю торган урын билгеләнелә. Мәйданчыкның каршы ягына “балалар өе” сызып куела.Бер бала “аю” итеп билгеләнелә. Калган уйнаучылар үзләренең өйләрендә урнашалар.

Тәрбияче:”Урманга барабыз”,- ди. Балалар гөмбә,җиләк җыйган сыман,бер бөгелеп,бер тураеп,урманга киләләр һәм әйтәләр:

Аю бабай урманында

Җиләк,гөмбәләр җыям.

Аю өендә утыра,

Безгә карап үкерә.

Аю бу вакытта үз урынында утырырга тиеш. Балалар “үкерә” дигән сүзне әйтүгә ,аю,үкереп ,урыныннан тора,ә балалар өйгә йөгерәләр. Аю аларны тотарга (әбәкләргә) тырыша. Тотылган баланы аю үз өненә алып китә. Балалар яңадан җиләк,гөмбә җыя башлыйлар.

Аю 2-3 уйнаучыны тоткач, яңа аю сайлана,һәм уен яңадан кабатлана.

Нардуган

Бер бала уртага чыгарыла. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап,кулга-кул тотынышып, шушы нардуган җырын җырлап әйләнәләрю Ул үзенә бер көйгә җырлана:

Син уртада,без кырыйда,

Әйләнәбез,нардуган,

Син нишләсәң,ни кылансаң,

Мин дә шуны булдырам!

Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар да шул хәрәкәтне ясыйлар. Кем шуны булдыра алмаса,уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә.

           

Энә, җеп, төен

Бу уен ачык һавада да,бүлмәдә дә уйнала.

Балалар, кулгу-кул тотышы,түгәрәкләнеп басалар. Бер бала-энә,икенчесе- җеп,өченчесе төен булып, шул тәртиптә бер сафка тезеләләр. Энә,балалар арасыннан төрлечә йөреп,җеп белән төенне адаштырырга тырыша. Тегеләре берберсеннән калмыйча аның артыннан йөриләр. Әгәр берәрсе адашып калса,аның урынына икенче бала уйный. Ә тегесе түгәрәккә баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә.

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Балалар иҗат үзәгенең

Пучы филиалы

Уенны  оештыручы -  Г.Х.Фазуллина

Май, 2010 ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык уеннары. Аулак өйдә уйналган уеннар.

Аулак өйдә уйналган уеннар турында белешмә....

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы

"Кызыклы татар теле" - уеннар җыелмасы...

Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары

"Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары" темасына фәнни эш. Дәрестән тыш чараларда, сыйныфтан тыш уку дәресләрендә кулланырга мөмкин....

Дәресләрдә уеннар, күрсәтмә Һәм дидактик материаллар куллану

Дәресләрдә уеннар, күрсәтмә Һәм дидактик материаллар куллану...

Открытый урок на тему "Кышкы уеннар" 4 сыйныф

Тема: Кышкы уеннар.Максат: Кыш темасына караган лексиканы искә төшерү;              "Кышкы уен" тексты өстендә эшләү, кышкы уеннар турында сөйли белү күнекмәләре бул...

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

Милли мәгариф - милләт киләчәге

Материалда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының милли мәгариф эшчәнлеге яктыртыла...