Углерод удивительное вещество
презентация к уроку по химии (9 класс) по теме

Фазулянова Луиза Икрамовна

Разработка урока с презентацией   на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uglerod-_udivitelnoe_veshchestvo.doc93.5 КБ

Предварительный просмотр:

Химия дәресе, 9 класс.

Фазулянова Луиза Икрамовна – Балтач муниципаль районы Нөнәгәр гомуми урта белем бирү

                    мәктәбенең химия, биология укытучысы

Тема: Углерод – гаҗәеп матдә.

Тип: яңа материалны өйрәнү

Форма: дәрес – презентация, эзләнү дәресе.

Дәреснең максаты: укучыларны углеродның гаҗәеп матдә булуының серләренә төшендерү.

Дәреснең бурычлары:

Белем бирү: химик элемент һәм гади матдә буларак углерод, аның табигый кушылмалары һәм аларның әһәмияте

                      турында белемнәр формулаштыру.

Күнекмәләрне үстерү: логик фикерләү, булган белемнәрен кирәкле урында куллана белү осталыкларын   үстерү.

          Тәрбияви: төгәллек, игътибарлылык, эшләгән эшнең нәтиҗәсе һәм сыйфаты өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: “Углерод – гаҗәеп матдә” электрон презентациясе,интерактив такта, компьютер, проектор, “Известьташлар” коллекциясе,    графит, стакан белән су, кызыл тушь, активлаштырылган күмер.

Лаборатор эш өчен укучылар өстәлендә “Известьташлар” коллекциясе, графит, “Углеродның визит карточкасы”.

Әзерлек этабы: ике укучыга “Известьташлар һәм аларны куллану” темасына чыгыш хәзерләргә.

Дәрес барышы:

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Оеш

тыру

Исәнләшү, укучыларны елмаеп сәламләү

Эмоциональ һәм психологик настрой булдыру

Исәнләшү, бер-берсен елмаеп сәламләү; төркемнәргә бүленеп утыру

Мотивлаштыру

Химик элементлар алар матдәләрнең нигезе

Алардан тора бар галәм һәм дә тереклек үзе

    “Алтынчы номерда яшим өстенлекләрем бик күп

      Кешеләр белән дус без хаттә туганнар кебек

      Моннан мең еллар элек мәгарәләр яктырттым

     Рыцарьлар һәм ханымнарның киемнәрен ялтыраттым

     Әгәр йомшак хәлдә булсам дәфтәргә яза алам

     Бу элемент мин булам я, ничек дип аталам?”

  • Укучылар, нинди элемент турында сүз бара?
  • Бүген дәрестә без углерод элементын тик-шерәбез һәм аның визит карточкасын төзибез
  • Нәрсә ул визитка, анда нәрсәләр булырга тиеш?

Җаваплар:

  • Бу элемент углерод
  • Визиткада төп, мөһим мәгълүматлар кыска һәм конкрет итеп язылырга тиеш

Актуальләштерү

Визиткада яшәү урыны - адрес күрсәтелергә тиеш.

  • Углеродның адресын - Д. И. Менделеевның периодик таблицасындагы урынын билгеләгез
  • Атом төзелешен һәм электрон формуласын төзегез

Экраннан дөреслеген тикшерәбез

Периодик таблица белән эш:

  • № 6
  • Икенче период
  • Дүртенче төркем
  • Төп төркемчә

                    +6С 1s22s22p2

(Тактада бер укучы эшли, калганнары урыннарда)

Яңа материалны өйрәнү

Проблема кую:

Ни өчен углерод табигатьтә аерым урын алып тора, ягъни ул үзе һәм аның кушылмалары  бик күп һәм күптөрле?

Мини- лекция:периодик таблица- күпэтажлы, күп квартиралы йорт, анда яшәүче элементлар арасындагы мөнәсәбәтләр бик катлаулы. Йортның кырыйларында яшәүчеләр үз тирәсендәгеләр белән бәйләнешләр хасил итмиләр, ә каршы яктагылар белән бик җиңел кушылалар. Ни өчен?

Ә углерод йортның уртасында яши, соңгы сүрүендәге 4 электронын бирсә дә, алса да барыбер,шуңа күрә бертөрле йогынты ясый. Шулай ук башка углерод атомнары белән 4 бәйләнеш ясый.Бу бәйләнешләрнең ничек урнашуына карап, берничә төрле гади матдә барлыкка китерә 

Җаваплар:

Периодик таблицадагы урынына һәм атом төзелешенә бәйле

Металлар электроннарын бирәләр, неметаллар электроннарны читтән алалар

  • Нәрсә ул аллотропия?
  • Нинди элементларның аллотропик төрләрен беләсез?
  • Углеродның аллотропик төрләре турында ниләр әйтә аласыз?

Җаваплар.

Схемадан аллотропик төрләрне карау һәм визиткага язу

Яңа материалны өйрәнү

 

  • Углерод элементы физик үзлекләре буенча капма –каршы булган 2 гади матдә барлыкка китерә.

  • Ничек уйлыйсыз, бу нәрсәгә бәйле?

Җаваплар.

Кристаллик челтәрдә углерод атомнарының ничек

урнашуына бәйле

Алмаз кристаллары –октаэдр,

ә графит кристаллары призма формасына ия

Углеродның ясалма юл белән табылган      

аллотропик төрләре дә бар.

Алар турында дәреслектән укып алыгыз

әле (80 бит,1-3 обзацлар)

Нәрсәләр белдегез?

Дәреслек белән мөстәкыйль эш.

Җаваплар.

Визит карточкасына язу

Ә хәзер бераз ял итеп, хәрәкәтләнеп алабыз. Үзегезне углерод атомнары итеп хис итегез һәм графитның кристаллик челтәрен төзегез.

Әгәр графитны катализатор катнашында,104 МПА басым, 1200-1600 С

температурада җылытсак, ул алмазга әверелә

Бер-берсе белән куллар ярдәмендә бәйләнеп, төрле кристаллик челтәр барлыкка китерәләр

Яңа материалны өйрәнү

Күмернең үзенә генә хас үзлеге бар. “Мороз Иванович” әкиятеннән өзек:”Ә Рукодельница шулкадәр уңган, аның өчен пычрак суны саф чишмә суыдай итү берни тормый; ул җиңелчә генә кәгазьне бөкли, берничә күмер кисәге һәм ком сибеп җибәрә дә, челтерәп аккан чишмәдәй саф чиста су кувшинга агып төшә”

Рукодельница чистартуның нинди ысулларын куллана?

Демонстрацион тәҗрибә: Язу карасы салынган суга активлаштырылган күмер салып болгатабыз, су чистара

Җаваплар.

-Фильтрлау(ком)

-Адсорбция (күмер)

Активлаштырылган күмер

Гадәттәге шартларда углеродның барлык аллотропик төрләре дә химик инерт матдәләр, ә югары температурада алар активлаша һәм металлар, неметаллар, металл оксидлары, неметалл оксидлары, кислоталар, тозлар белән реакциягә керә.

- Ничек уйлыйсыз, углерод химик реакцияләрдә кайтаручы булырмы, оксидлаштыручымы?

Җаваплар:

- Кайтаручы да, оксидлаштыручы да булырга мөмкин

Яңа материалны өйрәнү 

  • Кайтаручы буларак, углерод нәрсәләр белән реакциягә керә?    

  • Оксидлаштыручы буларак, углерод нәрсәләр белән реакциягә керә?    

Тактада һәм визит карточкаларда реакция тигезләмәләре язу, оксидлашу дәрәҗәләрен билгеләү

2С+О2=2СО

С+О2=СО2

СuO+С=Сu+ СО

3C+4Al=Al4C3 карбид

C+2H2=CH4   метан

Яңа материалны өйрәнү

Табигый карбонатлар зур практик әһәмияткә ия.Сезнең алдыгызда углеродның кайбер кушылмалары бар.

                Лаборатор эш: Табигый карбонатлар

  1. Минералларны карагыз, исемен һәм формуласын языгыз.
  2. Төсләрен һәм катылыгын билгеләгез

Лаборатор эшне башкару, визиткаларга язу.

Яңа материалны өйрәнү

Известьташ төзелештә киң кулланыла. Аның турында укучылар чыгышын тыңлыйбыз.

Ике укучы известьташның үзлекләре һәм кулланылышы турында   чыгыш ясый

  (кушымта 1)

Ныгыту

  • Шулай итеп, без сезнең белән углерод элементын өйрәнеп, аның визит карточкасын төзедек
  •  Углеродның визит карточкасы нинди?

Һәр төркемнән бер укучы визит карточкасына анализ ясыйлар

Йомгаклау

  • Визит карточкасы төзү сезгә алга таба кирәк булырмы?
  • Углерод чынлап та гаҗәеп элементмы, ни өчен?
  • Өй эше бирү
  • Билгеләр кую

        

Җаваплар:

Визитканы химик матдәләргә генә түгел, төрле күренешләргә, вакыйгаларга,әсәрләргә дә төзергә мөмкин

Дневникларга өй эшләрен язу, билгеләр кую

Рефлексия

  • Ә хәзер үзегезнең эшчәнлегегезгә анализ ясап, рефлексив тестлар тутырыгыз
  • Йомгаклау

Тестның кайбер пунктларына аңлатма биреп үтәләр

Кушымта 1 

 1 нче укучы. Известьташ – утырма тау токымы, ул бер минералдан (СаСО3 – кальциттан) тора, эшкәртү өчен чагыштырмача йомшак таш. Аны сындырырга, пычкы яисә пычак белән кисәргә, шомартырга мөмкин. Тигезләп киселгән блокларны бик төгәл урнаштырсаң, шома стена хасил була. Ак таш өстенә сынып китәр дип курыкмыйча, төрле бизәкләр ясау да уңайлы. Известьташ атмосфера йогынтысына бирешми. Чиста известьташлар ак яки ачык соры төстә була, кайчак кара известьташ та очрый.

   Төзүчеләр һәм архитекторлар известьташны еш кына ак таш дип атыйлар. Татарстан территориясендә известьташлар моннан 235 миллион еллар элек барлыкка килгән. Чыганаклары Идел һәм Кама елгалары, аларның кушылдыклары тирәсендәге үзәнлекләрдә тупланган. Кама тамагы районындагы ике урында известьташ сәнәгатьтә файдалану өчен чыгарыла.Монда табылган известьташ республика өчен генә файдаланылмый, ә бәлки Идел буеның башка төбәкләренә, шулай ук чит илләргә дә җибәрелә.

  2 нче укучы. Известьташ борынгы Казан шәһәре корылмаларын төзүдә дә файдаланылган, бигрәк тә Казан Кремле архитектура һәйкәлләре төзелешендә.

   Спасс манарасын кору якынча 1556 нчы елга – ак таштан Казан Кремлен төзи башлаган вакытка туры килә. Манараның нигезен 23х23м зурлыгындагы квадрат тәшкил итә, диварлары калын (2,25м), алар ак таштан төзелә. 17 нче гасыр ахырында манарага кирпечтән ике сигезьянлы кат һәм чатыр өлеше өстәп төзелә, манара хәзерге рәвешне ала. Манарадан сулга һәм уңга таба Кремль диварлары сузылган, аларның гомуми озынлыгы 1760 м, шуның 600м Псков осталары тарафыннан ак таштан 1556 - 1568 елларда салына. Стеналарның биеклеге 6,5м, калынлыгы 3 м га җитә.    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка интегрированного урока "Вода-удивительное вещество"

Разработка интегрированного урока химии-географии-биологии "Вода-удивительное вещество", есть презентация...

Презентация к интегрированному уроку "Вода-удивительное вещество"

Презентация "Вода - удивительное вещество является дополнением к конспекту урока"...

Химичесский вечер на тему "Самое удивительное вещество"

Номинация: Методическое описание массового мероприятия (с приложением сценария)...

Вода – самое известное и самое удивительное вещество.

Урок химии в 8 классе по теме:  Вода – самое известное и самое удивительное вещество....

Интегрированный урок по химии и физике 8 класс Вода – удивительное вещество

Данный урок был проведен с целью интегрировать знания о свойствах и значении воды в природе, полученных на уроках химии, физики, биологии;  систематизировать и дополнить знания о физических свойс...

Углерод, простое вещество.

Разработка урока с применяемыми педегогическими технологиями по новым требованиям ФГОС....