Баулы районы Татар Кандызы "әфганчылары"
проект по истории (9 класс)

Ахметзянова Роза Гамировна

Безнең авылда туып-үскән "әфганчылар" турында

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kandyz_avyly_fganchylary.docx17.81 КБ

Предварительный просмотр:

Татар Кандызы авылы “әфганчылары”

      Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 елның 15 февраль көненнән соң 33 ел вакыт узып киткән.

     Хәтер тере буламы? Әлбәттә! Исән кайткан “әфганлылар” безнең арада. Алар “анда” булганнар. Сугышчан дуслары турында истәлек алар йөрәгендә мәңге саклана.

     Шул еллардан бирле күп сулар аккан. Әмма әфганчыларыбыз кичергән язмышны сулар, еллар гына юа алмый. Алар безнең белән, алар – безнекеләр, безнең арада.  Шуларның 8е - исән-сау кайта алучы “бәхетлеләр” – безнең авылдашларыбыз.

1) Шамсуллин Альберт Марс улы. 1962 елның 26 августында  Татар Кандызы авылында туган. 1969-1979 елларда Тат.Кандыз урта мәктәбендә укыган.  1980 елда Бөгелмәдә шоферлар курсын тәмамлаган.

       1980-1982 нче елларда Әфганстан сугышында катнашкан. Армиядән соң 1 ел Кандызда шофер һәм комбайнер булып эшли. Аннары Узбәкстанга китә, Ташкент шәһәрендә яши. Язмыш җилләре Казахстанга ташлый, анда булачак хатыны Нинаны очрата.Өйләнгәч, Читага күчәләр.Анда 1990 елда кызлары Рита туа. 1998 нче елда Альберт Марс улы авырып китә һәм вафат була.

     2) Салыев Фраиз Фазлыйәхмәт улы.1963 елның 7 маенда  Татар Кандызы авылында туган. 1970-1980нче елларда Тат. Кандыз урта мәктәбендә укыган.  

     В 1980-1984 елларда Казанда  танкистлар әзерләү училищесында укыган. Аңа «лейтенант» хәрби чины бирелә һәм Германиягә хезмәт итәргә җибәрелә.

    1986нчы елның сентябрендә Әфганстанга җибәрелә.Анда Пули-Хумри, Кабул шәһәрләрендә хезмәт итә. Әфганстаннан иң соңгылар рәтендә 1989 елның 14 февралендә чыга.

     1989-1992нче елларда Хәрби академиядә укый.

     1992-1997 елларда Чиләбе өлкәсе Чибәркүл шәһәрендә полк командиры урынбасары булып хезмәт итә.

     1998-2003 елларда Екатеринбург шәһәрендә 34нче дивизия командирының урынбасары, техника өлкәсе буенча җитәкче булып эшли.

       2003-2005 елларда Идел буе-Урал хәрби округының кораллану буенча штаб җитәкчесенең урынбасары (Екатеринбург шәһәрендә).

       2005-2006 елларда Себер хәрби округының 36нчы армия командующие урынбасары (Чита өлкәсе, Борзя шәһәре).

       2006-2008 елларда РФ Хәрби көчләренең Генераль штабы Хәрби Академиясендә укый.

       2008-2019 елларда бик зур хәрби дәрәҗәләрдә эшли. 35 ел гомерен РФ Хәрби көчләрендә хезмәт итүгә багышлый.

        Дәүләт бүләкләре: орден «За службу в ВС СССР» III степени , медаль «За боевые заслуги». «Генерал-майор» дәрәҗәсенә  2006 елның февралендә ирешә.

        Тормыш иптәше Римма апа белән 3 егет үстерделәр.Бүген Фраиз абый ШЗСА автомобиль заводында директор урынбасары булып эшли. Екатеринбург шәһәрендә яшиләр.

3) Нуретдинов Газинур Шамил  улы. 1963 елның 5 октябрендә  Татар Кандызы авылында туган. 1971-1981 елларда Тат. Кандыз урта мәктәбендә укыган.  1981 елда Бөгелмәдә БИПТ ка укырга керә.

          1982-1984 нче елларда Әфганстан сугышында катнашкан. Баглан

     провинциясендә хезмәт иткән.

     Бүген Соль-Илецк шәһәрендә яши.Ике ул тәрбияләп үстерделәр.

    «Воину-интернационалисту от благодарного афганского народа» медале белән бүләкләнгән.

       4) Габсабиров Ирек Газиз улы. 1965 елның 15 ноябрендә  Татар Кандызы авылында туган. 1972-1982 елларда Тат.Кандыз урта мәктәбендә укыган. Мәктәптән соң Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаган.

       1984-1986 нчы елларда Әфганстан сугышында катнашкан.

Разведчик, кече сержант, отделение командиры, в/ч пп 71183.

«Воину-интернационалисту от благодарного афганского народа» медале белән бүләкләнгән.

        Бүгенге көндә Баулыда яши. 2 бала тәрбияләп үстерделәр.

5) Әхмәтҗанов Рамис Мияссәр улы. 1965 елның 1 декабрендә  Татар Кандызы авылында туган. 1973-1983 елларда Тат.Кандыз урта мәктәбендә укыган.  1984 елда Әлмәттә шоферлар курсын тәмамлаган.

       1984-1986 нче елларда Әфганстан сугышында катнашкан. Шиндант шәһәрендә хезмәт иткән.

     Гомер буе төрле-төрле машиналарда шофер булып эшләде. Бүгенге көндә Баулыда УТТ да эшли. Кандызда яшиләр, хатыны Роза белән 2 ул, 1 кыз тәрбияләп үстерделәр.

   «Воину-интернационалисту от благодарного афганского народа» медале һәм бик күп юбилей медальләре белән бүләкләнде.

  6) Нуретдинов Римир Дамир улы. Татар Кандызында 1967 елның 15 гыйнварында туган. 1974-1984 елларда урта мәктәптә укыган.1984-1985 елларда  «Южный» совхозында механизатор булып эшләгән.

 1985-1987 елларда Әфганстан сугышында катнашкан. Пу́ли-Хумри́  шәһәрендә хезмәт иткән.

1987 елда Бөгелмә БИПТына укырга керә. Укып бетергәч Себердә, аннары Баулыда 10 ел автобус йөртүче булып эшли. Бүгенге көндә Кандызда яши, Себердә вахта методы белән эшли. 1 ул тәрбияләп үстерделәр.

      «Воину-интернационалисту от благодарного афганского народа» медале һәм  юбилей медальләре белән бүләкләнде.

7) Талипов Мәсгуть  Мәгъсүм улы. Татар Кандызында 1967 елның 8 маенда туган. 1974-1984 елларда урта мәктәптә укыган.1984-1985 елларда  «Южный» совхозында механизатор булып эшләгән.

1985-1987 елларда Әфганстан сугышында катнашкан.

1987 елда Бөгелмә БИПТына укырга керә, аны уңышлы тәмамлап чыга. Бүгенге көндә Баулы аграр көллиятендә механик булып эшли. Баулыда яши, хатыны Альмира белән 1 ул, 2 кыз тәрбияләп үстерделәр.

      “Афганская слава” дигән орден, «Воину-интернационалисту от благодарного афганского народа» медале һәм  юбилей медальләре белән бүләкләнде.

   8) Вәлиуллин Венер Әсгать улы. Татар Кандызында 1967 елның 9 августында туган. 1974-1984 елларда урта мәктәптә укыган.1984-1985 елларда  «Южный» совхозында механизатор булып эшләгән.1985елда Бөгелмәдә шоферлар әзерләү курсларында укыган.

 1985-1987 елларда Әфганстан сугышында катнашкан.

 Гомер буе төрле машиналарда шофер булып эшләде.  1 ул, 1 кыз тәрбияләп үстерделәр. 2022нче елның 13 апрелендә вафат булды.

«Воину-интернационалисту от благодарного афганского народа» медале һәм  юбилей медальләре белән бүләкләнде.

      Бу 8 Кандыз егетенең сугыштан исән-сау кайтуларына без бик шат. Алар бик күп авырлыклар кичергәннәр, ләкин интернациональ бурычларын намус белән үтәгәннәр. Илебез аларның күрсәткән батырлыкларын онытмаса иде!

     Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк! Әфганстан  сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбыз, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иям.

     Ничек кенә булмасын, әлеге вакыйгаларга нинди генә бәя бирелмәсен, безнең теләк бер: җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!

                                                             Әхмәтҗанова Роза Гамир кызы

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстанның Балык бистәсе районы татар авыллары исемнәре һәм микротопонимнары.

Исемнәрне өйрәнү, теге яки бу географик атаманың килеп чыгуы белән кызыксыну ни өчен кирәк? Аларның кайчан һәм ничек барлыкка  килүе, нинди мәгънә белдерүе барыбер түгел мени? Газета укыйбызмы, р...

"Баулы-хәзинәләр чишмәсе" татар әдәбиятыннан IX сыйныфлар өчен электив курс программасы

    Халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру, укучыга ул яшәгән республика, район, авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.Туган төбәгебезнең тарихын ө...

"Туган ягым - "кара алтын" иле" темасына инша. Баулы районы турында.

Туган Баулы районыбызга багышлап "Туган ягым - "кара алтын" иле" темасына язылган инша. Укучым эше....

Баулы районы Татар Кандызы авылының күренекле шәхесләре.

Рәшит Әхмәтҗанов, Илдус Әхмәтҗанов турында...

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Татар Бизнәсе авылында 1941 – 1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән авылдашларыбыз исемлеге язылган истәлек һәйкәлен ачу тантанасы эшкәртмәсе

Сценарий митинга, посвящённого открытию памятника участникам Великой Отечественной войны деревни Татарская Бездна в рамках социального проекта "Родная деревня  - татарская Бездна"....