Ил тарихы-минем тарих. (В истории страны - моя история)
методическая разработка по истории (11 класс) по теме

Хайруллин Ринат Миннегаянович

Сценарий интеллектуальной игры, посвященной к юбилею Татарской АССР (на татарском языке)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatassr.doc72 КБ

Предварительный просмотр:

Ил тарихы-минем тарих.

Татарстан минем республикам,

Россиянең матур җирендә.

Ленин аңа үзе исем кушкан,

Бәхет теләп гоме-гомергә.

 Татар халкы – төрле тарихи сикәлтәләр узган бөек халык.Евразия далаларында беренчеләрдән булып үзенең дәүләтен булдырган халкыбыз, 1552 нче елдан бирле изелеп, кыерсытылып яшәп тә тзенең телен, милли аңын,  дәүләтен булдыруга өметен югалтмыйча яшәде. Тарихи борылыш моментларында, килеп туган хәлдән файдаланып, дәүләтчелеген кире кайтарырга омтылды. Хакимияткә большевиклар килгәч, татар халкын кан урталай бүлеп , халкыма дәүләтчелек формасы бирделәр. Татар халкын икенче сортлы халык дәрәҗәсенә төшереп төзелсә дә, Татарстан АССР төзелүнең тарихи әһәмияте бик зур булды. Дүрт гасырга якын дәүләтсез яшәгән халык өчен бу  олы җиңү иде. Әлеге вакыйгаларга да 90 ел узып киткән. 2010 елның май аенда ТАССР төзелүнең 90еллыгын билгеләп үтәчәкбез.

   Милләтебез тарихында үзенең лаеклы эзен калдырган ТАССР тарихын өйрәнү аша да үсеп килүче буында милли үзаң, ватанпәрвәрлек, гражданлык позициясе тәрбияләргә мөмкин. Республикабыз мөгаллимнәре бу мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска тиешләр. Мәктәпләрдә, лицейларда әлеге истәлекле датага багышланган чаралар  узарга тиеш.

   Шундый чараларның берсен журнал укучыларга тәкъдим итәм.

Чара узасы бүлмәгә, мөмкинлектән чыгып, ТАССР Гербы һәм Флагы урнаштырыла. Шулай ук ул чорларның милли хәрәкәт активистларының портретлары эленә. Укучыларга алдан әдәбият тәкъдим ителә, сораулар уйлап куела. Алып баручы һәм ярдәмчеләр билгеләнә. 4 уенчыга эш урыннары - өстәл һәм урындыклар, нәтиҗәләрне язып бару өчен табло әзерләнә. Шулай ук компьютер, экран, проектор кирәк була.

  Уен-ярыш ике турда уза. Беренче турда катнашучыларның барысына да бер үк төрле сораулар тәкъдим ителә, һәм икенче турда катнашу өчен 4 укучы сайлап алына. Сораулар компьютерга җыела, экранга төшереләләр.

   Катнашалар: 9-11 класс укучылары.

1нче тур өчен сораулар.

1.ТАССРның беренче конституциясе кайчан кабул ителә?

1937ел, 25 июнь.

2. Ул кайда кабул ителә?

Татарстан Советларының 11 гадәттән тыш съездында.

 3. Гражданнар сугышы фронтларында кулына корал тотып Совет властен яклап көрәшкән бер язучыны, аның иҗатын беренче булып тирәнтен өйрәнгән А.Яхин  “пуля тизлегенә ияләшкән каләм” иясе дип атый. Сүз кем турында бара?

Шамил Усманов.

4. ТАССРның дәүләт символларын тасвирлап бирегез.

5. “Казан каймасы” төзелеше ничәнче елларда башкарыла?

  Октябрь 1941-февраль 1942елларда.

Уйлау өчен бер минут вакыт бирелә. Укучылар җавапларны кәгазь битләренә язалар, җавапларның төгәллегенә карап 4 укчы икенче турда катнашу өчен сайлап алына.

Икенче тур.

Экранга комьютерда эшләнгән махсус сетка төшерелә.

 Беренче блок - Тарих

1

2

3

4

Икенче блок - Мәгариф

1

2

3

4

Өченче блок - Мәдәният.

1

2

3

4

4 блок - Авыл хуҗалыгы.

1

2

3

4

5нче блок – Фән

1

2

3

4

 Саннар артына гиперссылка ярдәмендә сораулар яшерелгән. Уенда катнашучылар чират буенча үзләре теләгән блоктан, үзләре теләгән санны атыйлар. Оператор әлеге сан артына яшерелгән сорауны ачып бирә. Санны атаучыдан башкалар 1 минут эчендә җавапларны кәгазь битенә язалар да, ярдәмчеләр җыеп алып тикшерүчеләргә илтеп бирәләр. Санны атаучы җавапны язмыйча гына әзерли, башкалардан җаваплар җыеп алынгач, үз җавабын телдән әйтә. Нәтиҗәләр махсус таблода күрсәтелеп барыла. Шулай итеп чират икенче укучыга күчә.

                                  Нәтиҗәләр язып бару өчен табло.

  Уенчыларның

 исем фамилияләре

1нче блок

2нче блок

3нче блок

4нче блок

5 блок

и

т

о

г

о

1

2

3

4

1

2

3

4

1

2

3

4

1

2

3

4

1

2

3

4

Дөрес җаваплар буенча баллар санала, һәм урыннар билгеләнә.

Икенче тур өчен сораулар:

1нче блок - Тарих.

1. Эчке Россия һәм Себер мөселманнары -  татар һәм башкортларның – милли-мәдәни автономиясе турында. Декларация  кайда, кайчан, нинди утырышта кабул ителә?

  Җавап: 1917 елның 22 июлендә Казанда Бөтенроссия мөселманнарының 2нче корылтае, мөселман руханилары корылтае, Бөтенроссия мөселман хәрбиләренең 1нче корылтаеның берләштерелгән утырышында.

2. 1918 елның гыйнварында Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты составында Эчке Россия мөселманнары эшләре комиссариаты төзелә. Аның белән Мөселман социалистик комитеты рәисе Мулланур Вахитов җитәкчелек итә.

  Комиссариат нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш була?

   Җавап: Мөселман халкы күпләп яшәгән районнарда сәяси һәм мәдәчн-агарту, мөселман хәрби частьларын оештыру, нәширлек эшчәнлеге белән.

3. Идел-Урал штатын төзү турындагы резолюция кайчан, кайда игълан ителергә тиеш була?

  Җавап: 1918нче елның 1 мартында Казанның Театр мәйданында.

4. ТАССР төзелү турындагы Декретка кемнәр, кайчан кул куя?

Җавап:ХКС рәисе В.И.Ленин, БҮБК рәисе М.И.Калинин, секретаре А,С.Енукидзе. 1920нче елның 27 маенда кул куялар..

2нче блок - Мәгариф.

1.Яңаәлифкә күчү турындагы карар кайчан кабул ителә?

Җавап: 1927 елда.

2. Республиканың кайсы шәһәр һәм район үзәкләрендә укытучылар әзерләү техникумнары ачыла?

Җавап: Казанда, Чистайда, Тәтештә, Алабугада, Спаста.

 3. Техникумнарда, Юрары уку йортларында эшче-крестьяннардан чыккан яшьләргә, татар яшьләренә уку мөмкинлеге тудыру өчен нинди чаралар күрелгән?

Җавап: Эшчеләр факультетлары (рабфаклар) , Татар эшчеләр факультетлары оештырылган.

4. Тарихка “82 хаты” дип кереп калган вакыйга нәрсә турында бара?

Җавап: Татар интеллегенциясенең партиясез бер төркеме И.В.Сталинга һәм өлкә комитететы пленумына, латин графикасына күчүнең кирәк түгеллеген раслап хат яза. Аңа 82 кеше кул куя.

3нче блок - Мәдәният.

1.Бренче татар операсы кайчан куела һәм аның исеме ничек?

Җавап: 1925 нче елда “Сания” операсы куела.

2.Бренче  татар профессиональ композиторын һәм рәссамын атагыз.

Җавап: Профессиональ рәссам Б.Урманче, профессиональ, композитор С.Сәйдәшев булалар.

3. “Кеше рухы инженерлары” лип кемнәрне атыйлар?

Җавап: Партия телендә язучыларны, мәҗбүри идеологик йөкләмә белән сугарылган әсәрләртудыручы иҗат интеллигенциясен атыйлар.

4. 20 нче гасырның иң күренекле татар прозаигы Гаяз Исхакый нинди

стильдә иҗат итә?

Җавап: Ул реалист була.

4нче блок - Авыл хуҗалыгы.

1. ТАССРда “Бөек борылыш” компаниясе кайчан башлана? Аңа юнәлешне нәрсә бирә?

  Җавап:Бу компаниягә юнәлешне Сталинның 1929 елның 7 ноябрендә дөньгән “Бөек борылыш елы” исемле мәкаләсе юнәлеш бирә.

2. Төп авыл хуҗалыгы эшләрен башкаруда, колхозларны һәм совхозларны ныгытудагы күренекле хезмәтләре өчен ТатАССР Ленин ордены белән кайчан бүләкләнә?

 Җавап: 1934 елның январенда.

3. 1930 елның маенда ВКП(б) ҮК “Татарстан партия оешмасының хәле һәм эше турында” махсус карар кабул итә. Әлеге карарда сүз нәрсә турында бара?

Җавап: Ул карарда республикада коллективлаштыру белән җитәкчелек итүдә Татарстанның милли үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча, дини хрофатлар белән көрәштә чамадан тыш тырышлык күрсәтү кимчелек дип билгеләнә.

4. 1933 елның маенда Бөтентатар ударник колхозчыларының беренче съезды була. Анда хөкүмәт исеменнән 25 иң яхшы колхозга автомобилләр һәм авыл хуҗалыгы машиналары бүдәк ителә. Бу миссияне хөкүмәт исеменнән кембашкара?

Җавап:БҮБК рәисе М.И.Калинин.

5нче блок – Фән.

1. 1941 елның  августыннан 1942 елның маена кадәр Казанда СССР ФА президиумы эшли. Аның белән кемнәр җитәкчелек итә?

Җавап: Вице-президентлар О.Ю.Шмидт һәм Е.А.Чудаковлар.

2. Сугыш елларында Казанда А.И.Йоффе җитәкчелегендә СССР ФАның хәрби-диңгез фәнни-техник мәсьәләләре6 комиссиясе оештырыла. Әлеге комиссиянең эшчәнлеге нәрсәдән гыбарәт була?

Җавап: Ул хәрби корабльләрне миналар куркынычыннан саклау буенча фәнни эшләр үткәрүгә юнәлеш бирә, яңа типтагы суднолар төзүдә катнаша.

3. 1943 елның 25июнендә Татарстанда җирендә гаять мөһим вакыйга була. Нинди вакыйга ул?

Җавап: Бу көнне зур күләмдә “кара алтын” запаслары булган Шөгер ятмасы ачылды, Г.Х.Хәмидуллин бригадасы бораулаган 1 нче разведка скважинасыннан нефть фонтаны бәреп чыга.

4. 1942 елда Казанда бер лаборатория гаять яшерен шартларда “Уран” программасын гамәлгә ашыру белән бәйле программа буенча эшли. Программаның максаты нинди, аның белән кем җитәкчелек итә?

Җавап: Программаның максаты - совет атом-төш коралы эшләү була. Проектны И.В.Курчатов җитәкли.

Нәтиҗә.

Иң күп бал җыючы абсалют җиңүче дип табыла. Гран-при тапшырылырга мөмкин.

Калганнарга, бал җыюларына карап, “Иң яхшы фән белгече”, “Иң яхшы мәдәният белгече”, “Иң яхшы трихчы”  дипломнары тапшырылырга мөмкин. 

                                                      Ринат Хәйруллин,

                                                     Мамадыш районы, Урта Кирмән урта мәктәбенең

                                                      тарих укытучысы.   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

программа элективного курса по истории "История страны в истории моей семьи"

Курс предназначен для более глубокого изучения истории России в 9-ом предпрофильном классе....

Проектирование внеурочной деятельности обучающихся на основной ступени общего образования. Программа курса «История страны в истории края»

Данная программа  предполагает знакомство учащихся с историей деревень,  с некоторыми событиями, происходившими на территории нынешнего Масловского сельского поселения  на протяжении не...

История села- в истории страны.

Исследовательская работа учителя и учеников об истории села Уржум....

История села- в истории страны.

Исследовательская работа учителя и учеников об истории села Уржум....

История села- в истории страны.

Исследовательская работа учителя и учеников об истории села Уржум....

"От истории семьи к истории страны"

В ходе исследовательской работы изучен и систематизирован материал, связанный с историей династий Поспеловых, Матвеевых, построено генеалогическое дерево. В результате составлена родословная, которая ...

Проектно-исследовательская работа по английскому языку "История страны в истории памятников. Лондонский Big Ben и Кремлевские Куранты"Купцова Светлана, 6 класс

Проектно-исследовательская работа ученицы 6 класса Купцовой Светланы "История страны в истории памятников. Лондонский Big Ben и Кремлевские Куранты"...